АКЫЛ ҺӘМ ШИГЪРИЯТ КИТАБЫ
Табышмаклар — халык иҗатындагы иң популяр жанрларның берсе. Ял сәгатьләре, кичәләр, викториналар, КВН ярышлары һичкайчан да табышмак әйтешүсез генә узмый. Жанрның тормышчанлыгы, яшәүчәнлеге нәтиҗәсендәдер, мегаен, хәзерге конгә кадәр дистәдән артык махсус табышмак җыентыгы дөнья күргән. Күптән түгел by исемлеккә тагын бер яңа хезмәт өстәлде. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторында хәзерләнеп, Татарстан китап нәшриятында басыла торган 12 томлык «Татар халык иҗатыяның икенче томы — «Табышмаклар» җыентыгы чыкты. 4072 табышмакны эченә алган бу китап томны тезүче, филология фәннәре кандидаты X. Мәхмүтовның «Татар халык табышмаклары» исемле кереш мәкаләсе белән башлана. Автор табышмакларның килеп чыгуын борынгы җәмгыятьнең социаль-зконо- мик шартларына бәйләп аңлата. Иҗтимагый үсешнең түбән баскычында яшәгән кешеләр бөтен әйләнәтирәлекне җанлы итеп күз алдына китергәннәр. Борынгы аучы, мәсәлән, хайваннарны, киекҗенпеклорне кеше сейләмен аңлау сыйфатына ия дип уйлаган Табигатькә һәм табигать күренешләренә мөнәсәбәттә дә шундый хыялый караш өстенлек иткән. Имеш, кырларда, урманнарда, елга-күлләрдә ниндидер акыллы затлар яши. алар еш кына кешеләргә зыян салып торалар Менә шундый дошман көчләрне алдау, аларга үзләренең уй-нивтләрен белгертмәү өчен, кешеләр яшерен телдән файдаланганнар Сунарга чыкканда киекләрне һәм ау коралларын үз исемнәре белән атау тыелган — жанварлар ишетеп качып китәр дип уйлаганнар. Алар турында сөйләшергә кирәк булганда «хайваннар аңламый торган» алмаш исемнәр, сүзләр кулланылган. Автор бу күренешнең калдыкларын хәзерге татар телендә до шактый күл таба. Мәсәлән, Себер татарларында аюны хәзер дә «олы ата», «олы әке», «керен», «хуҗа» кебек исемнәр белән атап йөртелер икән. Шулай ук еланны «кара таяк», «камчы», «каеш» кебек алмаш исемнәр белән атап йөртү гадәте сакланган. Халык үз вакытында мондый ышануларга зур әһәмият биргән, хәтта төрле афоризмнар аша аларның ни эчен кулланылганлыгын да аңлаткан: Елан дисәк, ялата. Кайчы дисәк, тмк ята. Чуан Аясән. чыга, ди. Коры ботак дисәк, коры!, ди Мәкалә авторы яшерен телнең ясалыш принципларын табышмакларның ясалу алымнары белән чагыштыра һәм алар арасында күзгә бәрелеп торган охшашлыклар күрә. Әйтик, еланның алмаш исеме — •камчы». Ә елан турындагы табышмакта: «Җиз камчыны тотып булмый», диелә Кайбер алмаш исемнәр исә бернинди үзгәрешсез табышмак булып киткәннәр Мәсәлән, зиратның алмаш исеме — «төтенсез ааыл». Ә табышмагы — «Тәтәйсез авыл — ул нәрсә?» Шундый фактлардан чыгып. X. Мохмүтов жанрның башлангычы борынгы яшерен телдәге алмаш исемиер'е, әйберне турыдан-туры атамыйча, аның хакында читләтеп әйтүләргә барып тоташа дигән нәтиҗәгә кило. Борынгылар табышмакка тылсым чарасы Т итеп тә караганнар. Табышмак турыдан-туры йола составына кергән. Әмма хезмәт процессында кешенең чынбарлык серләренә торган саен тирәнрәк төшенуе, табигать көчләрен инде чын-чынлап буйсындыра башлавы нәтиҗәсендә, борынгы мифологик ышанулар өчен дә җирлек югала бара. Яшерен тел һәм аның белән бәйләнгән табышмакның тылсымчылык роле дә акрынлап юкка чыга. Халык табышмакка күңел ачу чарасы итеп карый башлый, шулай итеп, табышмак сүз сәнгатенең бер төре буларак үсеп китә. X. Мәхмүтов бу фикерләрен исбатлаганда могтәбәр галимнәр В. П. Аникин, Д. К. Зеленин, И. М. Колес- ницкая, К Насыйри, Н. Исәнбәт, шулай ук таҗик, башкорт һ. б. халыклар фольклорчылары хезмәтләренә таяна. Табышмакларның тематикасы уңае белән автор үз халкыбызның материаль һәм рухи культурасына бәйләнешле үзенчәлекләргә игътибар итә. Татар табышмакларына гына хас булган тематик үзенчәлекләр эзли. Әйтик, безнең халыкта уку-язу, аң-белемгә багышланган табышмаклар аеруча күп. Моны автор борынгы бабаларыбызның уку-язу, аңбелемгә зур әһәмият бирүләре белән аңТабышмаклар, халык иҗатының башка жанрлары кебек үк, халыкның тормыш-көнкүрешен. уйхыялларын. төрле этаплардагы социаль хәлен чагылдыра. Фольклорчы халыкның әүвәлге тормышын, социаль хәлен өйрәнүдә табышмакларның кыйммәтле чыганак булуына да аерым игътибар бирә. Аларда халыкның социаль һәм дини изүләргә карата протесты, җәберчеләргә карата ирониясе чагылыш табуны билгеләп уза. «Ишектән керә дә, түргә менеп утыра», «Башы чалмалы, акылы чамалы» (мулла), «Корыган чыршы башында котырган сарык кычкыра» (мәзин) дигән табышмакларда халык дин әһелләреннән ачы көлсә, мылтык һәм самавар турындагы табышмакларда хезмәт кешесенең социаль тигезсезлеккә карата тәнкыйди карашы чагыла. Кечкенә генә нәл ташы, Ханнар, биләр юлдашы. Ике чите су булыр. Уртасында ут булыр. Байларны көлдерер. Ярлыларны бөлдерер Теркәлеп калган беренче табышмакларны без 1303 елда төзелгән «Коман мәҗмуга- сы»нда очратабыз. Кереш мәкаләдә шул заманнан алып хәзерге көнгәчә табышмакларны җыю, бастырып чыгару һәм фәнни өйрәнүгә җентекле күзәтү ясала. К. Насыйри, Г. Арсланов, X. Бәдигый, X. Ярми һ. б. ларның табышмакларны бастыру һәм өйрәнүдәге хезмәтләре ассызыклап күрсәтелә. Н. Исәнбәт бу өлкәдә аеруча зур көч куйган галим. Ул, табышмакларны җыйнап бастыру белән бергә, аларны чын-чынлап фәнни нигездә өйрәнүче дә булды. Җыентыкны төзүче хаклы рәвештә аның бу эшчәнлегенә югары бәя бирә. Китапның төп әһәмияте, әлбәттә, табышмакларның үзләрендә Текстларны сайлауда төзүче зур таләпчәнлек күрсәткән диясе килә. Ул җыентыкны төзегәндә 38 исемдәге китап, газетжурнал һәм кулъязма фондлардан файдаланган. Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор фондыннан алынган табышмаклар томның шактый өлешен тәшкил итәләр. Ул текстлар арасында әле матбугатка беренче мәртәбә чыкканнары да бар. Мәсәлән: Атасы чарык әйләндерә. Угылы пычагын яный. (Күк күкрәү, яшен.) Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар. (Тоз.) Утырдым төпкә. Карадым күккә. Тоттым ак каен. Яладым маен (Орчык белән йон зр.таү.) Табышмаклар, фольклор фәнендә кабул ителгәнчә, тематик классификация ясап «<Кук җисемнәре», «Җир һәм аның рельефы». «Ел фасыллары», «Табигать күренешләре». «Әдәбият, уку-язу», «Музыка кораллары» кебек 33 төркемгә бүлеп бирелгәннәр. Бүлекләрдә башта табышмакларның җавабы. ә аның астына шул җавапка караган текстлар китерелә. Бу принцип томның эчтәлеген ачык күз алдына китерергә ярдәм итә һәм китаптагы табышмаклардан файдалануны җиңеләйтә. Томның ахырында урнаштырылган искәрмәләр бүлегендә төп өлешкә кергән табышмакларның вариантлары китерелә, текстларда очраган архаик һәм диалекталь сүзләргә, борынгы тормышкөнкүреш детальләренә, этнографик элементларга кызыклы гына аңлатмалар бирелә. Алар табышмакларның шигъриятен ныграк тоярга, эчтәлеген яхшырак аңларга ярдәм итәләр. Мәсәлән, китапның 40 нчы битендә мондый табышмак бар: Казыкка бәйләнгән икс атым дулый. Дуласа да бер тирәдән кнтә алмый Җавабы — Тимер казык, Акбүзат, Күкбүзат йолдызлары. Бу табышмак беренче ка рашка бер дә аңлашылмый тесле. Баксаң, бу татар халкының кук җисемнәре турындагы бер легендасына нигезләнгән әсәр икән. Искәрмәләрдән укыйбыз: «Берсе ак, икенчесе күк атны тимер казыкка бәйләп куйганнар, имеш Алар шул казык тирәсеннән читкә китә алмыйча һаман утлап йөргәннәр. Бервакыт аларны җиде карак (Җидегән йолдыз күздә тотыла) урлап китәргә ниятли. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан, әй, чабалар, әй, чабалар, әмма һаман куыл җитә алмыйлар, имеш» Тагын бер мисал. Китапның 92 битендә «Суда селәйман» дигән табышмак китерелә. Җавабы — селек Инде искәрмәләргә күэ салыйк. Анда болай дип язылган: «Легендалар буенча. Сөләйман патшаның тәхете һәр вакыт су өстендә эленеп торган, имеш Бу хакта бахшы-шаманиарның им- том сүзләрендә дә искә алына. Сөлекне Сөләйман исеме белән атау алар арасындагы аһәңдәшлек белән аңлатыла». Әлбәттә, бу табышмаклар бик борынгы булып, халыкта мифлар, легенда-риваять- ләр актив кулланылышта булган заманда популяр булгандыр Легендасы онытылгач, аңа нигезләнгән табышмак та аңлашылмас булган Фольклорчының мондый онытыла өшкән табышмакларга «җан өреп» узуы бик әйбәт нәрсә. X. Мәхмүтов. искәрмәләр аша. куп кенә табышмакларны 14 иче гасыр язма истәлеге «Коман мәҗмугасыиндагы табышмаклар белән чагыштыра, андагы борынгы төрдәшләрен күрсәтеп бара. Бу исә халык иҗаты белен кызыксынучыларга табышмак жанрының тарих дәвамында үсеш-үзгәрешен. яшәешен күзалларга ярдәм итә Әлеге чагыштырулар тел тарихын өйрәнүчеләр эчен дә кызыклы булыр дип ышанасы килә Сүз дә юк, «Табышмаклар» томының уңай яклары турында әле күп сөйләргә булыр иде. Әмма бу хезмәт кайбер кимчелекләрдән дә азат түгел. Әйтик, җыентыкка урнаштырганда мөстәкыйль табышмакларны аларның вариантларыннан анык аера алмау очраклары күренгәли. «Иләгемнең кысасы аркан, төбе таш» (җылым); «Мыегы озын, акылы кыска, үзе суфи, урлашырга оста» (мәче): «Сөяк авыз, ит сакал, бер йерме- шен күреп кал» (әтәч) кебек табышмаклар образлылык һәм шигъ'рилек җәһәтеннән мөстәкыйль әсәрләр Әмма алар вариантлар буларак искәрмәләр бүлегендә генә урын алганнар КиресеНчә. «Өй әйләнәсе кыл дилбегә»; «Өй буйлатып аркан иштем», «Өй артында сары аркан», «Өй аркылы аркан чорналган»; «Өй әйләнәсендә кы« зыл пута»; «Өй әйләнә, өйгә ефәк бәйлә* нә» (җавабы: өй стенасы арасындагы мүк) кебек бер-берсенә шактый якын торган табышмакларның барысын да төп текстка кертүнең хаҗәте булдымы икән?- Табышмаклар арасына халык иҗатының башка төрләреннән адашып килеп кергән текстлар да очрап куя. 213 биттәге 3782 номерлы «табышмак»ка күз салыйк. Жомга көне кан дэгел. Чу.тля меселмая дәгел. һагжем муллакы мөселман дисә. Ул да мөселман дэгел. Аның җавабы «сүз уйнату» диелгән. Авазларның бер төрле яңгырашына нигезләнеп ясала торган мондый әсәрләр халык иҗатында аз түгел Алар бигрәк тә балалар фольклорында нык таралган һәм алдавычлар дигән атама белән йөртелә Табышмакларны төркемләүдә дә кайбер чатаклыклар очраштыргалый. Мәсәлән. XXIX бүлек «Төрле темага караган табышмаклар» дип исемләнгән. Ә табышмакларның тематикасына күэ салсаң, аларның күбесе бер сферадан булып күренә магнит, электр агымы, ток, корыч кою. атом, тимерче эше. завод гудогы, фотоаппарат һ. 6. Моны «физик күренешләр техник приборлар. производство» дигән бүлек итеп бирү отышлырак булыр иде Телевизор, радио турындагы табышмаклар да. үз оясын таба алмыйча, ничектер һәм нигәдер «музыка кораллары» бүлегенә кереп кунаклаганнар *ХХХ1П бүлеккә җавабы билгесез табышмаклар тупланган Дөрес, алар шигъри яктан да, образлылык җәһәтеннән до игътибарга һичшиксез лаеклар Әмма ул табышмакларны укучыга тәкъдим итеп, җавап җибәрүләрен үтенүне әллә ничә елга бер генә чыгарыла торган басма аша эшлеу нәтиҗәле булырмы икән? Җавапларны көндәлек матбугатка адреслатырга кирәк булгандыр бәлки... Сүз дә юк, бай һем катлаулы бер жанрны һәр яктан анализлап, системага салу авыр эш Монда ара-тире киткән «кыеш- мыеш»лар гына тезүче хезмәтенә ДӘ. томның дәрәҗәсенә дә әллә ни күләгә төшерә алмый Шунысы куанычлы: һәм фәнни, һәм практик кулланма булырлык файдалы китап дөньяга чыкты. Җыентык — фольклор белгечләре әдәбият һәм сәнгать осталары укытучылар, тәрбиячеләр студентлар мәктәп балалары эчен генә түгел, ә киң катлам укучыларыбызга да күркәм бүләк