ВЛАДИМИР ИЛЬИЧНЫҢ СЕҢЕЛЕСЕ
Мария Ильиничнаның бөтен тормышы Ильич тормышы һәм эшчәнлеге белән аерылгысыз бәйләнгән. Ул Сембер (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туып үсә. Әтиләре мәгариф фрон тында армый-талмый хезмәт иткән кеше була. Югары культуралы бу гаилә үз заманының алдынгы интеллигенциясе мәнфәгатьләре белән кызыксынып яши. Ир һәм кыз туганнар үзара бик тату булалар. Ильич яшь чагыннан ук кечкенәләргә — сеңелесе Мария Ильинична һәм энесе Дмитрий Ильичка карата аеруча җылы мөгамәләдә була һәм алар каршында гаять зур авторитет белән файдалана. Абыйсы Александрның (1887 елның 8 маенда) җәзалап үтерелүе уңае белән әнисе, апалары һәм Ильичның кайгы кичерүе тугыз яшьлек Мария күңелендә тирән эз калдыра. Россиядә әле эшчеләр хәрәкәте күтәрелә башлаган гына вакытта бөтен иҗтимагый укладны тамырыннан үзгәртеп кору юлларын эзләгән абыйсының һәлакәте турында хәбәр алынгач, Ильич әйткән сүзләрне ул гомерлеккә хәтеренә сеңдерә. Александр Ильич чикләнмәгән золым һәм изелүгә каршы ялгыз көрәшчеләр юлын сайлаган булса, Ильич: «Без башка юл белән барырбыз»,— ди, һәм Мария Ильинична шушы башка юл, Ленин юлы белән барды. 1895 елда, Мария Ильиничнага 17 яшь чакта, Петербургта Ильичны кулга алалар. Әнисе һәм апасы белән Мария Питерга килә, абыйсы белән күрешүләргә йөри, киң колач белән эшчеләр хәрәкәте җәелеп килүен күреп-белеп тора. Апасы Аннадан. Ильичтан яшерен эш алып бару серләренә өйрәнә. 1899 елда Мәскәүдә Мария Ильинична кулга алына һәм Нижннйга сөрелә. Мәскәүгә кайткач, Мария Ильинична эшкә тагын да ныклабрак керешә. 1901 елның мартында, апасының ире Марк Тимофеевич Елизаров белән берлектә, партиянең Мәскәү оешмасы эше буенча башта төрмәгә утыртыла, аннары Самарага сөрелә. Ул чакта чит илдә Ильич көче белән гомум рус социал-демократик «Искра» газетасын чыгару оештырыла. «Чаткыдан ялкын кабы ныр» — «Искра»ның лозунгысы шундый. Бу ялкын революцион янгын булып дөрли башлый. Чөнки Россиядә эшчеләрнең бәйләнешлә- 10» I4T М рен ныгыту, оештыру буенча армый-талмый эш алып баручы куәтле оешма бар иде. Массалар арасында пропаганда һәм агитация эше җәелдерелә барды. Оялчанлыгы һәм шул ук вакытта гадәттән тыш инанганлыгы, үз сүзендә нык торучанлыгы өчен без Мария Ильиничнаны яратып «аю баласы» дип йөртә идек. Барыбыз да аның кайгыртучанлыгын тоеп яшәдек. «Аю баласы »н яратмаска мөмкин түгел иде. Самарада Мария Ильинична Кржижановский, Ленгник, Красиков кебек «Искра» агентлары белән берлектә партиянең II съездын әзерләшә. 1903 елда II съездда большевиклар ягына баса. Эш колач җәя бара. 1905 ел якынлашкан чак иде бу. 1904 елның январенда Киевтә Мария Ильинична, апасы Анна Ильинична, энесе Дмитрий Ильич һәм аның хатыны Зинаида Павловна Кржижановская, Р. Образцова һәм башкалар белән берлектә, кулга алына. Июнь аенда төрмәдән чыгарылгач, бик сизгер күзәтү астында яшәү сәбәпле, эшләргә мөмкинлек булмый, һәм ул 1904 елның ахырында Женевага Владимир Ильич янына күченә. Шунда абыйсы җитәкчелегендә революцион эшкә чума. 1905 елда Питерга кайтып, эшчеләр арасында эшкә кушыла. 1907 елда, реакция кысрыклый башлагач, Мария Ильинична Ильич җитәкчелегендә Марксның «Кугельманга хатлар»ын һәм «Зор- гега хатлар»ын тәрҗемә итәргә утыра. 1908—1909 елларда Женевада һәм Парижда яши, Сорбоннада укый (француз телен ул яхшы белә торган була). Мария Ильинична Ильичның отзовистларга һәм партиянең башка төрле дошманнарына каршы көрәшендә булыша. 1910 елда Мария Ильинична Саратовка килеп урнаша һәм, 1911 елда кулга алынып, өч елга Вологда губернасына җибәрелә. Анда тимер юлчылар арасында эшли, большевиклар партиясен ныгытуда булыша. Мария Ильинична һәрчак Ильич турында кайгыртучанлык күрсәтеп яшәде: аның кием-салымы, туклануы турында кайгыртты, аны көнкүреш ваклыклары борчуыннан сакларга тырышты. 1917 елның мартыннан 1929 елның язына кадәр Мария Ильинична «Правда» газетасының секретаре, аннары редколлегия члены булып эшләде. Массалар белән эшли белүе, халык фикеренә ленинча колак салу гадәте аны эшче-хәбәрчеләр хәрәкәтен актив оештыручы итеп күтәрде. Мария Ильиничнаны күпләр белә, ул үзе дә бик күп кешеләрне: эшчеләрне, хәбәрчеләрне белә, хәтерли иде. Ильичның тормышына һөҗүм итү вакыйгасын, аның авырып ятуын һәм үлемен Мария авыр кичерде. Ильичны ул бик ярата иде һәм абыйсы да аны шулай ук яратты. 1933 елның 8 мартында ул Ленин ордены белән бүләкләнде. Партиянең XIV съездында ул ЦКК члены булып сайланды, аннары аның Президиумына кертелде, партия юлын бозуларга каршы көрәш алып барды. Партиянең XVII съездыннан башлап ул — совет контроле комиссиясендә, бераздан шул комиссиянең жалобалар бюросы мөдире. Бу эштә ул аеруча ачылып китте, һәртөрле ялгышуларны, бозуларны төзәтү өчен, совет эшен яхшырту өчен күп тырышлык куйды. Бу эшен ул үзе дә яратып, рухланып башкарды. Үзенең көчен ул кызганмый иде. иртәдән төнге сәгать дүртләргә кадәр ялсыз, тәнәфессез эшләде. Авыру килеш тә район, Мәскәү шәһәр һәм өлкә конференцияләре эшендә актив катнашты. Конференциядән кайтып ул үзен начар хис итә башлады, урынга ятарга мәҗбүр булды һәм шул ятуыннан күтәрелә алмады. 13 июнь. 1937 ел