Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛЬЯНОВЛАР ГАИЛӘСЕ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ

 

Шул исемдәге истәлектән өзек ария Ильинична — Ульяновлар гаиләсендә төпчек кыз. Гимназиядә укыган елларында ул еш авырый торган була — шунлыктан Владимир Ильич үзенең хатларында аңа сәламәтлеген сакларга, эш белән азрак шөгыльләнергә, укуы гел яхшы билгеләренә генә бармаганда артык борчылмаска киңәш итә. Абыйсының кайгыртучанлыгына Мария Ильинична: «Эшләргә икән, бары тик җиренә җиткереп эшләргә», дип җавап бирә. Шушы сүзләре аның гомере буена девизы булып әверелә. Мария Ильинична Владимир Ильичны фидакарьлек белән ярата иде һәм «Правда» газетасы эшче-хәбәрчеләренең берсенә хатында: «Ул минем һәрчак сөекле абыем булды» дип язды. Яшьлек елларын нан ук ул абыйсының дусты һәм турылыклы көрәштәше булып китә. 1895 елда, Владимир Ильичны төрмәдән азат итү мәшәкатьләре белән йөрер өчен, алар әнисе белән Петербургка киләләр. Шул чакта Мария Ильинична Надежда Константиновна Крупская белән таныша, һәм алар гомерлеккә дуслашалар. Мария Ильинична Мәскәүдә хатын-кызлар өчен югары курсларда укый, ләкин, канәгать булмыйча, аны ташлап чыга. 1898 елда Бельгиягә—Брюссельгә китә, анда җитди рәвештә француз телен өйрәнергә керешә. Әмма бер елдан соң аңа укуын өзәргә туры килә, чөнки Мәскәүгә кайтуына ул кулга алына һәм Нижний Новгородка сөрелә. Бу — беренче сөрген, ләкин соңгысы булмый... Мария Ильинична француз телен өйрәнү өчен һәр мөмкинлекне файдалана һәм соңрак укуын Парижда тәмамлап, француз телен укытырга хокук ала. Ул немец һәм инглиз телләрен дә яхшы белә һәм сөргендә тәрҗемәләр белән шөгыльләнә. Мария Ильинична Владимир Ильич белән өзлексез элемтәдә яши. Төрмә һәм сөргеннәрдә Ильичны китаплар белән тәэмин итә, кызыксындырган мәсьәләләр буенча яңа хәбәрләрне җиткереп тора, чит илләрдә чыккан политик һәм экономик әдәбият турында мәгълүматлар әзерли. Мария Ильинична хатын-кызлар хәрәкәтендә зур эш алып бара. Хатынкызлар һәм балалар язмышына кагылышлы һәр нәрсәне күңеленә якын ала. Бервакыт алар Надежда Константиновна Крупская белән Пермьдә балалар йортында булалар. «Ничек инде ул шундый балаларны яратмаска мөмкин! Алар бит безнең балалар. Бары тик мәхәббәт белән генә алардан чын совет гражданнары тәрбияләргә мөмкин», — ди Мария Ильинична. Ул үзе дә шундый тәрбияче иде. Аның олы күңеле «Правда» газетасында, совет контролендә эшләгәндә аеруча зур тирәнлек белән ачылды... Үткәннәргә күңелем белән кайтып, Ульяновлар гаиләсенең гүзәл хатынкызлары белән очрашуларымны хәтерләп, көндәлек алып бармаганыма үкенәм, шунлыктан бик күп очрашуларымны тулысыңча күз алдына китереп бастыра алмыйм. Әмма шунысын әйтәм: ул очрашулар күңелемдә олы миһербанлылык хисе, акыл сизгерлеге һәм хатын-кыз иркәләве җылысы булып калдылар.