Поэзия
Салих Баттал «Татарлар елмаеп үлделәр... Исән калырбыз дип өмет итеп үз-үзеңне алдау нәрсәгә! ...Җәлилчеләр менә күрештеләр душ алдында соңгы мәртәбә... Яшәделәр бер җан, бер тән булып, көрәштеләр янып бер утта. Үлгәндә дә алар бер-береннән калса калыр ярты минутка. ...Күрештеләр. Дуслык, кешелекнең бөек дәрәҗәле бер чагы. Бу мәңгелек кысыш — Курмаш кулы, Алиш ирене, Булат кочагы... Көрәштәшләр күңел төшермиләр, бернәрсәгә юньләп ис китми. «Үлем җиле исә күңел гөленә, яфрагын да ләкин селкетми. Үтерегез, әйдә, үтерегез, котырыгыз, аннан, биегез, тик шагыйрьгә кара китерегез, һәм кулына каләм бирегез!» 1 Кайда инде хәзер каләм, кара?!. Язылыр урынын соңгы җыр тапмый. Соңгы җырын Муса шырпы белән сабын өсләренә тырнаклый. Башкалар да үз сабынын суза — җитте «автограф» алыр чак. «Без үлмибез, мәңге яшибез, диләр, Муса шигыре белән юынсак». Култык һәм кул таякларын бергә штативы итеп фотоның, ботинкасын аппараты итеп маташуын күргәч Батталның, 1 М. Җәлил шигыреннән. — Рәсемгә төшәбез! — дип, бер төркем Муса тирәсенә елышты... Бу көйдергеч шаярудан сакчы куркып — карамаска тырышты. Тик кояштан кем күз йомып котыла?!. Күрде... Башкалар да күрделәр. Мәңге яңгырар бу өч сүзлек җөмлә: — Татарлар елмаеп үлделәр!.. Ике ЮЛЧЫ Ике юлчы сәфәр чыккан. Атлыйлар алар сак-сак, һәр адымга план корып. Ун адым гүя — максат. Исерекләр дә түгел бит, юл да такыр лабаса, нигә сират күпереннән үткәндәй алар баса? «Егылма... Тор!.. Шулай бас!» —дип олысы кечесенә әйтә. Гәрчә егылырга чират җиткән үзенә. һәм үзенең максатына сөйрәлеп җитте чак-чак: ишек төбендә эскәмия, шуңар утыру — максат. Сәфәр түгел, эстафета. Бу — яшәү алымнары: яшенең — беренчеләре, картының — актыклары. Ә үзләре гади генә йөреп кайттык дип саный — туксан яшьлек бабасы һәм тугыз айлык бер сабый. Әнгам Атнабаев Талантлы башкорт әдибе — шагыйрь һәм драматург Әнгам Атнабаев исеме Татарстан укучыларына да яхшы таныш. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләр республикабыз сәхнәләрендә уйналды, шигырьләре әледән-әле газета- журналларда күренә килә. Февраль аенда Ә. Атнабаевка 50 яшь тулды. Әдипне олы бәйрәме белән кайнар котлап, укучыларыбыз игътибарына аның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез. Сау булыгыз! « Язын килгән кошлар көзен китә, Кояшлар да чыга баерга... Кешеләрне язмыш очраштыра, Язмышларны юллар аера. Канатларны җилләр каергандай, Юллар алып китә еракка; Кемне илтеп ташлый теге ярга, Кемне илтеп бәрә бу якка — Юллар алып китә еракка. Бер-беребезне күреп туялмадык, Сөйләшәсе сүзләр күп калды; Сезнең белән күзне-күзгә терәп, Аттырасы иде күп таңны! Кайгыларны шатлыкларга салып, Күтәрәсе иде бер тустак! Җырласак та, хәтта еласак та, Гафу итәр иде бит дуслар. Вакыт — мәңгелек тә, гомер — кыска, Китәрләргә сукты сәгатьләр. Кунак булып килә белгән кебек, Китә белү дигән гадәт бар. Сез каласыз, дуслар, без китәбез, Атларыбыз инде җигелгән... Сагынуыбыз сезгә килеп торсын Иртән искән йомшак җил белән. Таулар белән таулар очрашалмый, Кеше белән кеше очраша... Бер-беребезне күреп очрашмасак, Очрашырбыз әле җыр аша... Очрашырбыз әле җыр аша! Машиналар Шаяру катыш Җәй туктамый, кьпр туктамый машиналар, Көн йокламый, төн йокламый машиналар! Җир өстеннән, су өстеннән, су астыннан, һавалардан ашыгалар машиналар. Заманында тизлек һәм көч берәмлеге Булган атлар хәзер бездән көнләшәләр: Утарларның киртәсеннән башын сузып, Моңсу гына кешнәп безгә эндәшәләр. Туктамыйбыз, тыңламыйбыз, ашыгабыз: Тизлек кирәк, тизлек кирәк кешеләргә! Мөмкин булса машинада керер идек Читән аша керә торган күршегә дә. Акыллы да, акылсыз да машиналар, Сәбәпчеләр яманга да, яхшыга да... Тора-бара, бара-тора үзебез дә Әйләнмәсәк ярар иде машинага. Көтмәгәндә килде яңгыр, Давыллап, шаулап койды, Болытларны бертуктаусыз Яшен камчылап торды. Аһ, күкләрнең күкрәүләре Тетрәтте йөрәкләрне. Тыныч кына гамьсез яшәү Пәрдәсен ертып бәрде. Урамнарга алып чыкты, Елатты, шатландырды, Яшен кебек уйнап торган Толпарга атландырды. Алып менде болытлардан Күкләрнең зәңгәренә... һәм яндырды утларының Тәмугтан зәһәрендә... Көтмәгәндә китте яңгыр, Ул башка җирдә коя... Офык читендә яшенли, Еракта күкрәп куя. ...Син дә шулай үтеп киттең, Керәсең төшкә сирәк... Ерактагы күкрәү сыман Сулкылдап куя йөрәк. щ «к. У.» м I 145 «Бер алманы бишкә бүләек, ..Беребез өчен беребез үләек...» Дип җырлаган безнең бабайлар, Дип җырлаган безнең атайлар... Бер алманы бишкә бүлгәннәр, Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сыналган төрле заманда: Яхшы заманда да, яманда... Ил өстенә кытлык килгәндә, Ил таянган шушы ирләргә: Бер телемне бишкә бүлгәннәр. Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сыналган төрле заманда: Ут-давыллы, яулы яланда... Ил өстенә дошман килгәндә, Ил таянган шушы ирләргә: Бер үлемне бишкә бүлгәннәр, Берсе өчен берсе үлгәннәр. Җыр сынала әле һаман да, Мәшәкатьле әле замана... Ил өстенә кайгы килгәндә, Ил таяна шушы ирләргә... Бер кайгыны бишкә бүләләр, Утка-суга бергә керәләр. Тормыш дигән бөек яланда Җыр яңгырый әле һаман да — Үткән буыннарның авазы, Ата-бабаларның наказы: «Бер алманы бишкә бүлегез, Берегез өчен берегез үлегез!» Сагынганда аккан суга кара, Сулар булып шаулап мин агам, Ярларына дулкын кага, димә, Йөрәгеңә килеп мин кагам. Сагынганда болытларга кара, Кара болыт булып мин агам, Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, димә, Күз яшьләрең булып мин тамам. Сагынганда яуган карга кара, Ак бураннар булып мин явам, Ак бураннар адаштыра, димә, Сине адаштырган мин һаман.