Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПАРОДИЯЛӘР ҺӘМ ЭПИГРАММАЛАР

КамАЗга бар Бар шагыйрьләр җирдә купкан чакта. Юл биргәндә бар да туктап чатта, Бик аз гына шунда, бик аз гына, КамАЗ белән бары намаз гына Рифмалашмый калган заманда Мин дә йөрдем, йөрдем КамАЗда. Сибгат Хәким. «Дәверләр капкасы«ннап. Сызылып-сызылып таңнар аткан чакта, Шагыйрь халкы йоклап яткан чакта, Мин дә йөрдем, йөрдем Кимәдә1 . «Хәкимеңә күпме җыр биргәнсең, Лауреатка кадәр үстергәнсең, Хет бер җырлат, Киме, мине дә!» Шунда әйтте Киме: «Әйе,— диде,— Кимесез ул Сибгат соң кем иде?! Ләкин «Киме, Киме» дия торгач, Миндә шигъри тема кимеде. Шуңа бар шагыйрьләр купкан чакта, Хәкимемә юл биргәндә чатта, Бик аз гына, бары бик аз гына, Илһам җыеп кына бераз гына Йөрде Сибгат, йөрде КамАЗда... ... Син дә, егет, җырга бар анда!» «Төн буе ятам, шигырьнең Юлларын уйлап, Моңнарын уйлап. Начар шигырьләр язарга Тукайдан оят, Такташтан оят» 2 . Ә укучыдан оятмы?.. Кем торган уйлап?! ’Күлле Киме — С. Хәким туган авыл. г Г. Афзал шигыре. Урманга бер сүз Бөек Шелли җанын үзенә тарткан диңгез! Синдбад үзенең сәер бәхетен тапкан диңгез! Робинзонга яңа тормыш биргән диңгез!.. ...Колумблар, куш йөрәкләр гизгән диңгез!.. ...Авырса да тозлы җилдән, сусаудан җан, Китә алмам, сездә калам, калам, диңгез. Рәдиф Гатауллин. * Диңгезга бер сүз». Шүрәлеләр җанын үзенә тарткан урман! Былтыр үзенә коры утын тапкан урман! Л. Леонов язган русский куе урман! Урманчылар өчәр норма куган урман! Бөек Шишкин рухи азык тапкан урман! Без пикникта йөзәр грамм капкан урман! ... Саф һаваңда күпме рәхәт чигә бу җан, Китә алмам, синдә калам, калам, урман! Ертык җырлар Кайбер шагыйрьләр шигырьләрендә мәкальләрне кирәгеннән артык күп кулланалар. Мәкальне күп куша, ләкин һаман Образлары булмый өр-яңа. «Җырның ертыгы юк» дигән саен... Ямаулы җыр туа дөньяга. Ә син килдең... Элеккеге диңгезче Миргазыян Юныска. Без гади авыл малае... Зур дөньяга күтәрелдек Без абзар артларыннан. Ә син килдең ераклардан, Ак канатлы корабларда — Занзибар якларыннан. Сәяхәтләрдән кайттың да, Син каләм алдың кулга. Сәнгатьтә дә, әдип, шул ук Миргазыян булып кал син, Тик миргә зыян булма!