МУСА ҖӘЛИЛ ҺӘМ КАРШЫЛЫК ХӘРӘКӘТЕ ПОЭЗИЯСЕ
Татар әдәбиятының бөтендөнья, шул җөмләдән Европа күләмендә тоткан урыны һәм роле әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Безнең алда әнә шул кимчелекне бергәләшеп күпмедер күләмдә бетерү бурычы тора. Моның өчен исә гомуми характерда сүз йөртүләр генә җитми, ә бәлки конкрет материалларга таянып эш итү сорала. Укучыга тәкъдим ителә торган бу мәкаләнең төп максаты шундый конкрет материалга — Муса Җәлилнең героик лирикасы белән француз Каршылык хәрәкәте шагыйрьләре арасындагы бәйләнешкә тукталудан гыйбарәт. Солдат поэзиясендә Муса Җәлилнең үз урыны бар. Ул вакытлыча дошман тозагында калып, чәнечкеле тимер- чыбыклар белән әйләндереп алынган лагерьда фашистлар белән йөэгә-йеэ очрашкан әсирләр исеменнән сәйли. Моабит шигырьләрендә үлемгә хөкем ителгән, әмма дошман каршында тезләнмәгән керәшчелорнең драматик язмышы, рухи ныклыгы тасвирлана. Шагыйрь һәм аның лирик герое бер генә минутка да язмышка буйсынмыйлар. ...мине синнән аера Чәнечкеле тимер коймалар. Аерса да тәнне, коллык сеймәс Мәгърур күңелем өчен юк алар. Моабит циклына кергән шигырьләрдәге төп идеяләрнең берсе әнә шул. Геройның рухи кече фашизм дәһшәтеннән һәр вакыт өстен тора, тантана итә. Монда әсирлеккә тешсә дә кулыннан коралын ташламаган, каршылык күрсәтүен, керешүен дәвам иттергән сугышчы күз алдында тотыла. Муса Җәлил шигырьләренең дөньякүләм яңгырашка ия булулары нәкъ өнә шуның белән аңлатыла да Муса Җәлил иҗатын, бигрәк тә аның Моабит шигырьләрен француз Каршылык хәрәкәте поэзиясе белән янәшә куеп, чагыштырыл карау кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, 1940 елда Франция яулап алынгач, аның территориясенең шактый элеше фашистлар кул астында кала. Француз әдипләренең күпчелеге бу чорда гитлерчыларга каршы җәелеп киткән бөтенхалык хәрәкәтенә кушыла. Антифашистик көрәш торле формаларда алып барыла. Антифашистларның тәвәккәл эшчәнлекләре аркасында Франциядә дистәләрчә гаэета-журналлар чыга башлый патриотик характердагы күп санлы әсәрләр басыла. Бу юнәлештә актив эшләүчеләрдән 1939 елда ук инде поэтик көчләрне бергә туплый башлаган шагыйрь һәм нашир Пьер Сегерсны күрсәтеп үтәргә була. Ул солдат поэзиясе үрнәкләрен «Каскалы шагыйрьләр» дигән исем астында аерым җыентыклар итеп чыгара башлый. Соңга таба Кар Т шылык хәрәкәтенең елга бер чыга торган «Поэзия» альманахын редакцияли, куп кенә яшерен нәшриятлар эшендә якыннан катнаша. 1941 елда ул илдәге башка яшерен басмалар янына француз азучыларының милли комитеты органы — коммунистлар партиясе инициативасы белән оештырылган атналык «Лэттр франсэз» газетасы өстәлә. Бу яшерен басманы хәзерләүне коммунист язучы, соңыннан гитлерчылар тарафыннан атып үтерелгән Жак Декур үз өстенә ала. Франциянең үзендә яшерен эш алып баручылар үрнәгендә бу гомуми эшкә үлем лагерьларына куылган әсирләр, Алжир, Англия һәм башка илләрдәге француз сугышчылары зур өлеш кертәләр. Вакыйгаларның кайнар эзеннән барып, алар французларның авыр трагедиясен һәм халыкның киләчәккә булган өметләрен чагылдырган шигырьләр иҗат итәләр. Француз шагыйрьләренең авазы бөтен дөньяга тарала. Көрәшнең алгы сафына баскан бу поэзия сугышчыларның күңелләрен күтәрә, җиңүгә ышанычларын арттыра, дошманнар йөрәгенә курку сала. Француз Каршылык хәрәкәте әдәбияТы турында сөйләгәндә, аның яшерен шартларда басылуын һәм таратылуын, моның исә оперативлык, эчтәлекнең максималь дәрәҗәдә тыгыз булуын таләп иткәнлеген һич тә истән чыгарырга ярамый. Бу таләп-- ләрне үтәү исә барыннан да элек лирик поэзиягә йөкләнә. Менә шуңа күрә дә оккупация чорында француз әдәбиятында лирик поэзия үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Француз поэзиясе тарихына бу чорда Поль Элюар һәм Луи Арагон, Робер Деснос һәм Андре Френо, Жан Кассу һәм башкалар менә дигән гүзәл сәхифәләр өстиләр. Бу хакта шагыйрь Жан Марсенак түбәндәгечә язды: «Иртәләрнең берендә кояш бөтенләй күренмәс булды, төн үзенең зур ачылган күзләре белән безнең йөрәкләргә кереп утырды, җыясы ризыгыбыз тамагыбыздан үтмәс булды... һәм шул вакыт шагыйрьләр калкып чыкты. Ярсуларын тыя төшеп, алар Францияне үз кулларына алдылар һәм... азатлык җырда коткарып калынды...» Сегерс, Арагон, шулай ук башка шагыйрьләрнең тырышлыгы белән 1943 елның июлендә һәм 1944 елның маенда яшерен төстә «Шагыйрьләр намусы» исемле шигырь китаплары басылып чыга. Ул китапларда Поль Элюар, Луи Арагон, Робер Деснос, Андре Френо һәм шулай ук исемнәре билгесез башка шагыйрьләр катнаша. «Антифашистик поэзия» төшенчәсе фашистларга каршы көрәшүче эмигрантлар поэзиясен, яшерен оешмаларда, төрмәләрдә, концлагерьларда, баракларда язылган шигырьләрне үз эченә ала. Сегерс үз альманахының 1940 елда чыккан беренче санында ук инде әсир шагыйрьләрнең әсәрләренә киң урын бирә. Ә 1943 елда тулы- сынча алар иҗатына гына багышланган махсус җыентык бастырып чыгара. Концлагерьларның барлык михнәт-газапларын ватандашлары белән тигез бүлешкән әдипләр анда да чын шагыйрь булып калалар. Алар француз халкының һәм аның поэзиясенең тормышчанлыгын, яшәргә, көрәшергә сәләтле булуын раслыйлар. Әлеге җыентыкта Эдит Тома псевдонимы белән басылган бер шигырь укучы күңелендә аеруча тирән тәэсир калдыра: Әй, син тынлык, әй, син матурлык! Ишетелә кошлар тавышы. Ә узәндә искән җилләргә Килеп кушыла йөрәк сагышы. Эшафотта элмәк тирбәлә. Богау чыңы җанны сызлата. Кулаягым минем чылбырда, Җәй һәм җырлар — авыр йозакта. Җыентыкка Андре Френо шигырьләре дә урнаштырылган. Бранденбург концлагеренда иңнәренә күтәреп цемент ташыган шагыйрьнең шигырьләре шул цементтан бушаган кәгазь кисәкләренә язылган. Концлагерьдан аларны Франциягә Луи Арагонның «элемтәчесе» алып кайткан. 1944 елның февралендә егерме алты яшьлек француз шагыйре Жак Лоран Германиядә үлем җәзасына хөкем ителә. Аны поездда кулга алалар. Чемоданыннан антифашистик поэмалар һәм листрвкалар табыла. Бухенвальдта ул Либкнехт, Люксембург һәм Ленинга багышлап «Өч Л» дигән поэма иҗат итә. Лагерьда кемдер аның өстеннән донос ясый. «Азатлык, мин сине ялварып сорамыйм, чөнки үз йөрәгеңне, үз каныңны ялварып сорап булмый. Соңгы сулышыма кадәр син минем һәр күзәнәгемдә»,— дип яза ул үзен атарга алып китәсе төнне. Яшь коммунист Мадлен Риффо француз Каршылык хәрәкәтендә унсигез яшеннән катнаша башлый. Фашист офицерларына көпә-көндез һөҗүм иткәне өчен кулга алына. Аны бик каты газаплыйлар һәм Френ төрмәсенә ябалар. Париж азат ителер алдыннан төрмәдәге барлык тоткыннарны төрле концлагерьларга озаталар, үлемгә хөкем ителгәннәрен аталар. Зур һәм буш төрмәдә өч кенә тоткын торып кала. Алар арасында Мадлен Риффо да була. Ниндидер могҗиза аркасында улем тырнагыннан котылган Мадлен төрмәдә кулына каләм ала. Яшь шагыйрьнең «Йомарланган йодрык» исемле шигырьлр җыентыгына кереш сүзне Поль Элюар үзе яза. Париждан Освенцим үлем лагерена озатылган еврей хатын-кызлары анда «Па- рижанкалар» дигән яшерен группа оештыралар. Аларның бердәмлеге, ирек хакына үзләренең тормышларын да корбан итәргә әзер торулары һәркемдә соклану һәм ышаныч тудыра. Бу группада катнашучылар берничә җыр язалар. Зур сәнгать әсәре югарылыгында тормасалар да, ул җырларда көчле пафос һәм эпик характер бар. Авыр сынау елларында поэзия дошманга каршылык күрсәтүнең төп формасы була. Менә шуңа күрә дә Каршылык хәрәкәте шагыйре Жан Марсенок болай дип яза: «Икмәк паегыбыз һәм поэзия паегы бар иде, шулар безне үлемнән коткарып калды» Поэзия әсәрләре ил-җирләреннән аерылган тоткыннарга рухи көч бирә, аларга ахырынача көрәшче булып калырга булыша. Моны раслау өчен «Моабит дәфтәрлә- ре»нең Франциядәге концлагерьларда язылган шигырьләр белән бик нык аваздаш булуларын әйтеп үтү дә җитә. Муса Җәлилнең фашистлар әсирлегендә язылган шигырьләре дә коллыкка, дошманның вакытлы тантана итүенә каршы торган зур реаль көч. Поэзия Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә батырлык чыганагы булып хезмәт итә, авыр шартларда аларга бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Ул шигырьләрдә сүз һәм эшнең, поэзия һәм биографиянең тулы бердәмлеге, аерылгысыз булуы ачык чагыла. Шундый ук бердәмлекне без Каршылык хәрәкәте шагыйрьләре иҗатында да күрәбез. Луи Арагон «Хөкем вакытында җырлаган кеше турында баллада»- сына эпиграф итеп реаль геройның — Франция коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены Габриэл Периның үләр алдыннан язып калдырган: «Яңадан яши башласам, мин шул ук юлымны кабатлар идем»,— дигән сүзләрем ала. Бу һич тә очраклы хәл түгел. Гомуммилли хәрәкәттә турыдан-туры катнашу француз поэзиясе өчен социаль тәрбия һәм гражданлык тәҗрибәсе мәктәбе ролен үти. Анда халык белән, җәмгыять һәм аерым кешеләр белән тыгыз бәйләнештә булу кирәклеге кискен чагыла. 1943 елның июнендә Жан Тардье: «Поэзия, хәтта иң интим поэзия дә үз эченә бикләнә алмый. Дөресрәге, без бикләнә алмыйбыз, үзебез эчен генә бикләнергә безнең хакыбыз юк», — дип язды. һәм, чыннан да, француз Каршылык хәрәкәте поэзиясенә геройның халык белән, ватандашлары белен конкрет бәйләнештә булуы характерлы. Мондый бәйләнешне еэәргә бернинди төрмәләрнең дә. чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган концлагерьларның да кече җитми. Шул уңай белән үзен туган иленең, халкының бер елеше итеп санаган Муса Җәлилне искә төшереп үтми мөмкин түгел. Моабитның ялгыз камерасында да Ватанына тугрылыклы булып калган герой-шагыйрь менә болай ди. Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомеренең тик бер чаткысы. Без сүнсәк тә. безнең кыюлыктан Арта бары аның яктысы. Яшерен оешмаларда, концлагерьларда керешкән һем иҗат иткән шагыйрьләрнең максат уртаклыгы аларның поэтик авазларын да бер-берсенә охшаш итә. 1944 елның 1 маенда Поль Элюар һәм Луи Арагон «Европа» исемле яңа антология бастырып чыгаралар Анда Робер Десносның бер поэмасы да урнаштырыла. Шунысы характерлы, нәкь шул кенне (1 майда) бу шагыйрьне Бухенвальд концлагерена китерелер. Ул 1944 елның 22 февралендә кулга алынган була. Десносны хакыйкать җырчысы дип атыйлар. Үзе өчен иң авыр вакытларда да ул дөреслекнең күзенә туры карый. Кулга алынганнан соң язган «Туган яклар» дигән шигырендә Деснос үзенең соңгы көннәре якынлашуын сизә. Ләкин рухи төшенкелеккә бирелми. «Моабит дәфтәрләре»ндә дә бу тема үзәк урынны алып тора. Муса Җәлил дә ачы чынбарлыктан йөз чөерми. Үлем көткән минутларында да совет иленең җиңәчәгенә ышана. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла. Яңадан Робер Десноска өйләнеп кайтыйк. Лагерьдан яңа гына азат ителгән Деснос 1945 елның 8 июнендә тифтан үлә. Чех тәрҗемәчесе һәм тәнкыйтьчесе Адольф Крупа раславынча, гомеренең соңгы көннәрендә шагыйрь төрле кәгазь кисәкләренә карандаш белән нәрсәләрдер сызгалый. Бу аның хатынына багышлап язылачак поэмасының караламалары булырга тиеш. Синең хакта күпме хыялландым, Синең хакта күпме сөйләдем. Истәлегең булып шәүләң генә Калачагын ник соң белмәдем. Синең кояш тулы тормышыңда, Кояш балкып торган көнеңдә Бер кат түгел, йөз кат шәүлә булып Калдым бугай инде үзем дә. Менә шушыңа охшашлы шигырьләр Десносның һәм аның лирик героеның кешелеклелек хисләрен тулысынча саклап калулары турында сөйлиләр, һәм без Муса Җәлилнең дә шундый ук поэтик позициядә торганлыгын яхшы беләбез. Иң авыр шартларда да ул интим кичерешләрдән ваз кичми. Җәлилнең Моабит, Тегель, Шпандау төрмәләрендә утырган көннәре турында мәгълүматлардан һәм аның үзенең лирик шигырьләреннән безнең күз алдына олы җанлы, тирән кичерешле кеше образы килеп баса. Аның герое — үз язмышы турында уйланып, җирдә эзем калырмы- юкмы дип кайгыра һәм борчыла белә торган шәхес. Муса Җәлил һәм аның каләмдәшләре — француз Каршылык хәрәкәте шагыйрьләре өчен әнә шул нәрсә бик мөһим һәм кадерле. 1944 елның февралендә Луи Арагон «Яшерен рәвештә язылган 33 сонет турында» дигән мәкалә бастыра. Анда сүз немец төрмәсендә утырган Жан Кассу әсәрләре хакында бара. Л. Арагон аның чын мәгънәсендә интернационалист булуына басым ясый. Бу хакта сүз барганда без яңадан Муса Җәлилгә тукталып үтмичә булдыра алмыйбыз. Ул, немец милләтеннән булган фашист палачларының барлык кабәхатлеклә- рен һәм мыскыллауларын үз башында кичергән совет шагыйре, Германиянең үзенә пычрак ыргытмый, һәркемгә билгеле булган «Алман илендә» шигырендә ул бөтен немец халкының кешелеккә дошман булуына ышанырга теләми, Гитлер Германиясенә Бетховен һәм Гейне, Маркс һәм Тельман Германиясен каршы куя. Француз Каршылык хәрәкәтенең иң күренекле шагыйрьләреннән берсе Поль Элюар исемен яңадан бер тапкыр телгә алмыйча үтү мөмкин түгел. Бу зур шагыйрь коммунистлар партиясе сафына 1942 елда керә. Ватаны өчен иң авыр чакта ул Каршылык хәрәкәтенең күренекле вәкиленә әйләнә. Аның шигырьләре кулдан-кулга күчерелеп таратыла, листовкаларда басыла, чын халык поэзиясе үрнәкләре югарылыгына күтәрелә. Фашистлар тарафыннан «куркынычлы» кеше дип игълан ителгәч, ул ай саен торган урынын алыштырырга мәҗбүр була. Тыелган яшерен китапларны һәр очракта үзе белән алып китә һәм аларны ватандашлары арасында тарата. Үзе гестапо эзәрлекләвеннән качып йөргән хәлендә, төньяк һәм көньяк Франциядәге яшерен группалар арасында элемтә урнаштыра, кечкенә генә бер типография табып, аны яшерен әдәбият бастыру өчен җайлаштыра. Каршылык хәрәкәтендә актив катнашу аның иҗатына зур йогынты ясый. Элек катлаулы поэтик манерада язган лирик шагыйрь көрәшкә хезмәт итә торган шигырьләре өчен укучыга тиз барып җитә алыр- лык яңа, реалистик алымнар таба. Үлемсез батырлык һәм дошманга нәфрәт турындэ һәркемгә аңлаешлы сүзләр белән яза башлый. Җәлил һәм Элюар иҗатларын бер дәрәҗәгә куел тикшерү монда бәлки ясалма да булып тоелырга мөмкин. Бу шагыйрьләрнең язмышлары төрлечә, биографияләре, иҗат ысуллары бер-беренә охшаш түгел. Әмма аларның сугыш елларында иҗат иткәи шигырьләренең үзара якынлыгы тышкы охшашлыкта түгел. Бу якынлык — аларның нинди художество позицияләрендә торуында, фашизм белән көрәш чорында иҗатларының нинди роль уйнавында, иҗат тенденцияләренең тирәнлеге нинди булуында. Элюар лирикасында гәүдәләнгән төп нәрсә — басып алынган, әмма көрәшүен дәвам иттергән Франциянең драматизмы. Шагыйрь үзе әсирлектә булмаган Ләкин ул иленең, шуның белән бергә үзенең дә әсир икәнлеген ачык тойган. Менә ни өчен аның газаплары Муса кичергән газаплар белән аваздаш яңгырый Элюар һәм Җәлил кичергән трагедияләренең чыганагы вакытлыча булса да фашизм, изү, вәхшилек тантана иткән чынбарлыкка түзеп тора алмау. Бу трагедия — Җәлилдә «Бүреләр», «Вәхшәт» Һәм башка шундый шигырьләрендә. Җиргә тере килеш күмдермәс өчен, ананы үз баласын пуля астына куярга мәҗбүр иткән фашистлар вәхшилегеннән дә зуррак тагын нинди явызлык бар?! Әйт сии миңа, миллион еллар яшәп. Син бакчалы, күлле, чәчәкле. Күрдеңме тик бер кат үз гомереңдә Мондый хурлык, мондый вәхшәтне!! Элюарның «Поэзия һәм дөреслек* җыентыгындагы шигырьләрендә дә халык кайгысын гәүдәләндергән образлар Франциядә оккупантлар кылган җинаятьләрне фаш итүче образлар белән чиратлашып килә. Әмма Җәлилдә дә, Элюарда да кара көчләрнең башбаштаклыгы, котырынулары кешеләрдә курку түгел — нәфрәт, өметсезлек түгел — каршылык күрсәтү өчен ихтыяр көче тудыра Менә шуңа күрә дә аларның гитлерчыларга, палачларга каршы юиәлтелгән шигырьләре — дошманның чын йөзен фаш итү, аның идеалларын кире кагу ул. Фашизмның вәхшилегенә түзел тора алмау хисе аны юк итү өчен турыдан-туры көрәшкә өндәүгә күчә. Авторлар нацизмның кешелеккә каршы асылын гиперболик формаларда ачыл бирү өчен гротеск һәм фантастик образларга мөрәҗәгать итәләр Муса Җәлилнең «Төрмә сакчысы» шигырендә эсэсчы кан һәм күз яшьләре белән туенучы үлем ялчысы итеп сурәтләнә. Бай метафораларга нигезләнгән «Таш капчык* шигырендә гитлерчылар режимы кеше мәетләрен тартучы тегермән белән чагыштырыла. «Сихерле йомгак» шигырендә фашистлар Германиясе безнең күз алдыбызга әкиятләрдә сөйләнә торган явыз көчләр патшалыгы булып килеп баса. Үзләрен Франциягә хуҗа ител санаучы гитлерчы вәхшиләрнең чын йөзен ачып салу өчен Поль Элюар да көчле, гади һәм укучыга аңлаешлы сурәтләү чаралары куллана. Аның сугышка кадәрге иҗатында явызлык еш кына реаль тормыштан ерак булган ниндидер мәңгелек көч итеп күрсәтелә Хәзер исә шагыйрь әсәрләрендә бу абстракт көч мәкерле дошманны күз алдына китереп бастырырлык конкрет образлар белән алышына. «Хайваннар һем явыз җаннар» дигән шигырендә Элюар үз Ватанын канга батырган илбасарлар турында ышандырырлык итеп сөйли. Килә алар штыкларын сузып, Хәнҗәрләрен тагып киләләр. Ранецларында тик үзләренең • Үлемнәрен алып киләләр. Палачлары килә күкрәк киереп, Алар ечен хисләр чит нәрсә. Дагаланган пычрак итекләрен Мактал җырлый алар, җитмәсә. Поль Элюар героик француз патриотларын әнә шуларга каршы куя. Ватандашларын ул һәлак булган көрәшчеләргә алмашка чакыра. 1942 елда Поль Элюарның «Хәбәр» дигән шигыре фашистлар тарафыннан атылуга хөкем ителгән француз көрәшчеләренең исемлеге янына Париж стеналарына ябыштырыла. Шигырьдә суз Франциянең азатлыгы өчен фашист тоткынлыгында һәлак булган меңнәрчә исемсез геройларның берсе турында бара. Ләкин шагыйрь аны кызганып яшь түкми, ә үч алырга чакыра. Андый шигырьләр Каршылык хәрәкәте көрәшчеләрендә киләчәккә ышаныч һәм батырлык рухы тәрбиялиләр. Муса Җәлилнең Моабит циклындагы шигырьләрендә дошман каршында тез чүкмәү, соңгы сулышкача кыю көрәшче булып калу кебек мотивларның өстенлек итүе турында сөйләп тә торасы юк. Әсирнең кайгы хисләрен аның каршылык күрсәтүгә юнәлдерелгән нәфрәте күмеп китә. Ләкин Җәлил геройлары да, Элюар геройлары да бары тик көрәш белән генә яшәмиләр. Иң авыр минутларда да алар тормышны тулы килеш кабул итү сәләтен югалтмыйлар. Фашистларның кансызлыгына Элюар һәм Җәлил кешенең якты хисләр, кичерешләр белән тулы дөньясын каршы куялар. Кешенең матур сыйфатларыннан берсе төсендә һәр ике шагыйрь мәхәббәткә дан җырлыйлар. Элюар мәхәбәтнең чын мәгънәсен кешеләрнең бер-берләре белән эчкерсез мөнәсәбәттә булуларында күрә. Чәнечкеле тимер чыбык эчендәге концлагерьларда һәм төрмәләрдә газап чигүче миллионнарча гади французларның язмышын күреп борчылган шагыйрь аларны юатырга, аларга көч һәм дәрт бирергә тели. Шулай ук ул, туганнарына, якыннарына, улларына ярдәм кулы сузарга чакырып, аларның сөйгәннәренә, хатыннарына, аналарына мөрәҗәгать итә. Миллион эшче... миллион тоткын монда Көтеп тора фашист карарын. Төрмәләрдән алып чыккан юллар Төшләренә керә аларның. Муса Җәлил дә шул ук образны—тоткынлыктан иреккә алып чыгарга тиешле юллар образын куллана: Юллар, юллар! Мине илкәемнән Аерып ерак алып киттегез. Яңа дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез. Авыр сынаулар аша узган мәхәббәткә һәм сөйгән кешесенә тугрылык темасы «Моабит дәфтәрләре»ндәге байтак шигырьләрдә урын ала. Муса Җәлил һәм Поль Элюар иҗатында лирик поэзиянең күп кенә үзәк, мәңгелек проблемалары — кешенең тормыштагы урыны, үлем һәм үлемсезлек, ирек турында язылган шигырьләр шактый күп. Муса Жәлилнең «Ирек» шигыре, мәсәлән, кеше тормышының, яшәешнең иң югары мәгънәсе булган ирекне, азатлыкны, бәйсезлекне раслый. Бары тик ирек кешене кеше итә, аның тормышын мәгънәле, тулы эчтәлекле итә. Нәрсә соң ул, иркем булмагач, Бар булуым белән юклыгым.— ди шагыйрь бу хакта тирән уйланып. 1942 елда Поль Элюар да шул ук фикерне диярлек әйтә: Мин сине татыр өчен тудым. Азатлык! Әйтелгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: бер үк иҗат шартлары һәм көрәш максатларының уртаклыгы, беренче карашка бер-берләреннән ерак булып күренгән әдипләрнең поэтик позицияләрен үзара якынайта. Чагыштырганда алар арасындагы аермалыкларны да күрсәтергә мөмкин булыр иде, әлбәттә. Муса Җәлил социалистик реализм сәнгате вәкиле буларак иҗат итә. Ә француз Каршылык хәрәкәте шагыйрьләренең эстетик программасы шактый чуар, кайбер очракларда хәтта буталчык. Шуңа күрә күп кенә поэтик темаларны чишкәндә совет шагыйре һәм француз әдипләре арасында кайбер аермалы яклар да бар. Анысын инде махсус тикшерергә кирәк.