МӘҢГЕЛЕК СӘЯХӘТ
Шагыйрь күпме генә алга, киләчәккә карап яшәмәсен, ул барыбер үткәннәренә борылып карамый булдыра алмый. Чөнки үткәннәрдә — аның тормыш һәм үсеш юлы, матди һәм рухи биографиясе, шигырь юлларына әверелгән уйфикерләре, гамьнәре, кичерешләре. Әхсән Баянов үзенең чирек гасырдан артыграк вакыт эчендә язылган шигырьләр һәм поэмалар җыентыгын «Елларга сәяхәт» 1 дип атаган икән,. бу очраклы хәл түгел. Шагыйрь, әйтерсең, үткәннәренә караш ташлый, тормыш һәм әхлак тәҗрибәсен барлый, үзе белән бергә укучысын да узган кәннәргә сәяхәткә чакыра. Сәяхәт исә кешенең кичерешләрен, рухи дөньясын баета, фикер офыкларын киңәйтә, аны ер-яңа серле киңлекләргә алып чыга. Китап Сибгат ага Хәкимнең кереш сүзе белән ачыла. Өлкән шагыйрь үзәнең еч битлек кенә кереш сүзендә гаять кыйммәтле, уйландыра торган фикерләр әйтә. Шагыйрь турында шагыйрь сейли, монысы да кызыклы. Чфек гасырлык иҗат... Шагыйрьнең иҗатын, үсешен, характерын билгеләүче китап. Бу поэзиядә генә әле. Әгәр проза, драматургия һәм башка жанрлардагы зшчәнлеген дә искә алсак, Әхсән Баянов- ның шактый актив һәм нәтиҗәле иҗат итүен танырга туры килә. Әйе. Ә. Баянов терпе жанрларда иҗат итә. Яхшымы бу, начармы? Кисеп кенә әйтү кыен. Әмма шунысы хак: Ә. Баянов проза һәм поэзия мәйданында да нык басып торган, селтесен кысып тоткан һәм күпләр белән бәхәсләшә, кеч сынаша алырлык корәшче егетне хәтерләтә Җегәре бар. куәте, дәрманы бар... Җыентыкны укыган саен әнә шуңа ышана барасың. «Яшьлек дәфтәреннән» дип аталган беренче бүлектәге шигырьләр тын гына агып яткан, үз көе, үз моңы булган талгын чишмәне хәтерләтәләр. Нигездә алар табигать, мәхәббәт турындагы шигырьләр. Аларның саф сөю, ярату хисләре, камиллеккә, гүзәллеккә омтылыш белән сугарылган булуы куандыра. Сине уйлап, ахры, табигатьне. Бар доиьяны сеям. яратам. Яки: Бу даньяди иогжиэа юк. диләр. Ә синең соң. синең күзләр? Бу бүлектәге кайсы гына шигырьгә юлыкма, аларда бернинди сьжрау, зарлану, үксү, үкенү юк! Мәхәббәт хисләре бөтен, вакланмаган, чәчелмәгән. Үрелеп яшен жыям кулга — Барысы да сиңа. снңа'.. Лирик геройның әнә шулай көчле итеп ярата алуына ышанам мин. Олы мәхәббәт олы хисләр таләп итә, әхлакый яктан көчле, ныклы шәхес булуыңны сорый. Шушы сыйфатларга омтылып яшәү үзе ук матур күренеш түгелмени? Дөрес, соңгы бүлектәге кайбер мәхәббәт шигырьләрендә шушы төп лейтмотивка ят булган авазлар да яңгырап китә (мәсәлән, «Тәрәзәң ачыла үткәнгә-.» дип башланган шигырь һ. 6.). Мәхәббәт димәктән. аны тарайтып, кечерәйтеп аңлау зур хата булыр иде. ХатынКызга мәхәббәт — тормышны, дөньяны яратуның бер өлеше генә әле ул. Шагыйрь үзенең йөрәгендә тормышка, дөньяга карата чиксез һем олы мехеббет йөртергә тиеш. Әнә шундый олы мәхәббәт утларында өзгәләнсә, җирнең кечкөнә ген» кайгысын да. шатлыгын да уртаклашып яшәсә генә шагыйрь дигән бөек исемме йөртергә хакы бар аиың. Ш Мәхәббәтем яши Үзем белән бергә. Ләкин калыр. Шушы дөнья төсле шаулап калыр Миннән сон да. Ә. Баянов үзенең тыйнак, эчкерсез мәхәббәтен шушы юлларда ышандырырлык итеп мәңгеләштерә алган. Чыннан да, әгәр кешенең тормышны яратуы үзе белән бергә үлә, «теге дөнья»га китеп бара торган булса, яшәүнең һәм йөрәк тулы теләк-омтылышларның мәгънәсе калыр идеме икән? Һәр буымның әйтер сүзе була, һәр буын җирдә үз эзен калдыра. Берәүләрнең эше яңа кала, яңа төзелешләр, икенчеләрнең исә әдәбият, культура, фән һәм техника өлкәсендәге ачышлар рәвешендә тарихка, чынбарлыкка кереп кала. 40— 50 нче еллар... Бу буынның характеры нинди? Нинди уй-гамь, борчулар, идеаллар, теләкомтылышлар белән яши алар? Тоткан кыйблалары нәрсә? «Елларга сәяхәт» китабында әнә шундый сорауларга җавап табарга мөмкин. Ә. Баянов үз исеменнән генә түгел, үз буыны исеменнән дә сөйли. Аның «мин»е сәнгатьчә гомумиләштерү көченә ия. Шагыйрьнең Кояш тирәсендә әйләнүче Җиребезгә карал: — Юк. мин матрос.— ут кабынса сиңа. Сүндерермен яки янармын! — дип ихластан әйтүендә тулы бер буын язмышы, иминлек хакына күкрәген теләсә нинди утлар каршына куярга әзер торучы патриот характеры ярылып ята. Шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты тын гына агып яткан чишмәне хәтерләтә дигән идек. Әмма һәр чишмә, мәгълүм булганча, елгаларга, диңгезләргә барып кушыла. Ә Баянов иҗаты да тора-бара мул сулы елга кебек гайрәтләнеп, киңәебрәк ага башлый. Аның инде хәрәкәте дә. дулкыннары да бүтән. Шагыйрьнең характеры, иҗат диапазоны поэмаларда аеруча калку чагыла. «Диңгез шавы» дигән поэманың исеме үк шаушулы, давыллы дөньяга алып кереп китә. Мәхәббәт хисләре билгеле бер эшкә, хәрәкәткә үсеп әверелсә, хәлиткеч вакыйгалар фонында гүзәл сыйфатлары белән ачылса гына үзенең тылсымлы көче белән тәэсир итә ала — автор әнә шушы хакыйкатьне яклый, сөю-яратуга омтылган яшь йөрәкләр адресына әнә шундый олы чакыру ташлый. Кыска гына поэма. Ә шуңарда никадәр киеренкелек, яктылык, җылылык, кешелеклелек, никадәрле матурлык һәм рухи батырлык! 1957—1958 нче елларда язылган шушы поэмасында ук инде шагыйрь үзенең драматик киеренкелеккә корылган әсәрләр язарга сәләтле булуын раслаган икән. «Сез аңларсыз мине» әсәрендә исә яшьлеге сугыш елларына туры килгән буынның язмышы бөтен тирәнлеге белән ачыла. Ятим калган малай... Унбер яшьлек кыз... Сугыш олыларны ут эченә суырып алган, зурлар эше әнә шушы сабыйлар кулына тапшырылган. Унбер яшьлек Әгъния яз-көзләрдә челтәр бозны ватып ялан аяк килеш бала кере юа. Малай үсә, тик кызның үз аяклары йөрмәс була. Яшь бер гомер белән хушлашасың. Фаҗига йөрәкнең кай җирендер өтеп ала... Җирән аткаен җигеп урманга йөрүче, өсләренә агач ауганда да Кояшка карый белүче малайны ничек инде яратмыйсың, аның көчле ихтыярына ничек сокланмыйсың ди! Драматик киеренкелек бүлектән-бүлек- кә арта бара. Тормыш буяулары куе һәм ышандырырлык итеп салынган. Ялган юк! Әсәрдә моң бар, моңсулык бар. Ялган кояш, ялган ай һ. б. булырга мөмкин, ләкин ялган моң була алмый — ышандыру көченең сере әнә шуңарда. Ә бит сәнгать әсәрендә моңга, моңсулыкка ирешү бик үк ансат түгел. Моның өчен тормышның үзәгендә торып сөйләү, катлаулы бәрелешләрне тирәнтен тоя һәм кичерә алу, олы җанлы була белү кирәк. Имән агачына кемдер элеп калдырган сабан калагы чыңлавыннан Җир авазын тыңлый алган, кояшны япь-яшь кыз итеп күрә алган, табигатьтәге авазларны — чишмә чылтыравын, тәкәрлек һәм акчарлаклар тавышын изге көрәш юлында һәлак булган әтисенең сүзләре дип кабул итә алган шагыйрьнең исә олы җанлы, шәфкатьле булуына ышану кыен түгел. Әсәрдә тагын бер кызыклы момент бар. Мич кырыена җылынырга дип кергән чегәннәр, авторның үз сүзләре белән әйтсәк: Әнк юып элгән керләрне һәм Чалбарымны чәлеп сызганнар... Авыр еллардагы шушы вакыйганы искә төшергәннән соң шагыйрь: «Нишлим, белмим, яши белмим һаман»,—дип үзенең йомшаклыгыннан «зарланып» ала. Кешеләргә ышану, янәшәдә явызлык, тупаслык, мәкер, хәйлә, әшәкелек бардыр дил күз алдына да китерә алмау— Сабый җанлы мондый кеше чынлап та «яши» белмидер бәлки? Бәхәсләшмим, ләкин аидыйларның яшәве тормышны бизи, аны матур итә. җирдә гаделлек һәм чисталык тантана итәчәгенә ышанычны арттыра. «Сез аңларсыз мине» әсәре, үзенең эчке җепләре белән, яңа бер буынның елгереп җитүе, совет кешесенең формалашуы мәсьәләләренә барып тоташа. Әлеге буынга хакыйкать эзләү, ялганны күрәлмау, дәреслеккә һәм әхлакый камиллеккә омтылу. гаделсезлеккә һәм веҗдансызлыкка каршы керәш, дөнья гаме белән яшәү кебек олы сыйфатлар хас Әткәйләр даны — килер буын өчен рухландыргыч үрнәк, яшәү нормаңны һәм идеалларыңны билгели торган изге биеклек. Лирик герой тормышны яңача үзгәртел коручыларның язмышы хакында да уйлана, «үзенең йөрәк тибешен байракларда калдырган» әтисе белән горурлана. Илне, халкыңны. Ватаныңны яратуның чишмә башы әнә кайларга барып тоташа икән! Бу тема «һәйкәл» исемле драматик поэмада тагын да үстерелә, эпик планда хәл ителә. Шартлылыкка мөрәҗәгать итеп, автор үткәннәр белән бүгенгенең бәйләнешен, намус һәм икейөзлелек, сафлык һәм мәкерлек, тугрылык һәм хыянәт, чын һәм ялган патриотизм арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа югарылыкта, өряңа яссылыкта художникларча чишә алган. Фәлсәфи тирәнлек... Шушы сыйфат җитешмәсә, әсәр тәэсир итү көченнән мәхрүм булыр иде. Шөкер, автор тирәннән алдыра, катлаулы һәм гыйбрәтле язмышлар дөньясына курыкмый керә. Тормышта үз-үэеңне, әткәңне, буыннар дәвамын — димәк, тарихны, хакыйкатьне исбат итәргә омтылу... Кешелекле, яхшы ниятле омтылыш бу! Югыйсә, яудан соң батырлар күбәя дигәндәй, фидакарь җаннарга ышыкланып үз-үэеннән «герой» ясарга теләүчеләр җай чыкканны көтеп кәнә торалар. Чын батырлык рухы — мәңгелек, иртәме-соңмы, гаделлек барыбер өске, кояш яктысына калкып чыга — «һәйкәл» поэмасы өнә шундый кешелеккә аккорд белән тәмамлана. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, поэмалар шикелле үк, «Төнге бәхәс» балладасы һем «Букетманара» легендасы да драматик киеренкелекне корылган. Әгер шулай әйтергә яраса, киеренкелек — сәнгать әсәренең йөрәге ул. Киеренкелек — көрәш, рухи яктан сыналу. Әнә шундый көрәш нокталарын таба һәм күрә белгән, аларны художество көче белән сурәтли алган әдип кенә бай тарихлы әдәбиятта үзенең үзенчәлекле авазын яңгырата ала. Художество көче белән дип әйтүебез юкка түгел. Конкрет шигырьгә мөрәҗәгать итик: Төн. Тайга. Учак яна. Кыз егетнең беләгеннән: «Бәхет юк дөньяда» дигән сүзләрне укый. «Син чынлапмы? Шулай уйлыйсыңмы?» Егет җавап бирми, утлы кисәү белән беләгендәге сүзләргә баса Менә сиңа җавап! Көтелмәгәнчә. Әгәр тайга уртасында шәһәр кадәр шәһәр салучы шушы егет телдән җавап биргән булса, валлаһи, ышанмас та идек! —Күрә белгән, дидек. Әйе, шагыйрьнең бәхетле язмышы аның күрә белү «сәләтенә» дә нык бәйле. Асылда язучы яки шагыйрь ачкан күренешләр, вакыйгалар, хакыйкатьләр, ул тудырган дөнья — һәммәсе дә тормышта, тирәягыбызда тулып ята. Әдип әле шуларны «беренче булып» күрә алуы белән көчле! Юкса таныш һәм билгеле булган хакыйкатьләрнең шигырьдәншигырьгә күчеп йөрүе укучыны дулкынландырмый, аңа эстетик ләззәт бирә алмый. Олы поэзиядә беренче карашка берберсениән шактый ерак шикелле тоелган ике сыйфат — лирика һәм фөлсәфи-луб- лицистик агым һәр вакыт янәшә баралар Кояш нурларында тып-тын оеп яткан мәһабәт диңгез кайчак шаулап, давыллап алган шикелле, лирика да киеренке һәм масштаблы фикерләр белән чиратлаша. Безгә калса. Ә. Баяиоеның иҗат үсеше дә шушы эздән күтәрелә. «Йоклый кошлар». «Йолдызлар җитә һәркемгә». «Баш ияргә мөмкин» һ. 6 шигырьләр шулай дип әйтергә нигез бире. Теалзнергә немки if бары тугаи жиргэ. Баш иирга — бары мэхаббаткз' ■Йоклый кошлар» исемле шигырьнең мәгънәсе укучы аңын актив эшчәнлекке этәрә, уйлар нрексездән җир һем халыклар язмышына, сугыш һәм тынычлык темасына килеп тоташа. Фикер тирәнәя, сурәтләү колачы, масштаблылык киңәя. Шагыйрьнең шигъри байталы тора-бара традицион форма рамкаларын җимереп чыга, иркенлеккә омтыла... Моның сәбәбен шуның белән аңлатырга кирәктер бәлки? Шагыйрь—хакыйкать сакчысы. Хакыйкать ул үзеиең капма-каршысы булган ял- ган шикелле үк әрсез, талымсыз түгел, аны сакларга кирәк—поэзиянең тагын бер югары миссиясе әнә шул. Ә. Баянов- ның «Дөньяга ялвару» шигыре дөреслекне, табигыйлекне яклап чыгучылар тавышына үзенчәлекле аваз булып кушыла. Хисләрдә, мәхәббәттә һәм, гомумән, тормышта, күңел дөньябызда ясалмалылык булырга тиеш түгел. Бу исә укучыда теләктәшлек уята. Шагыйрь—табигать сакчысы да. «Сәяхәтнамә» (Кама этюдлары) әсәрен укыганда шигырь юллары арасыннан гражданин йөрәкле шагыйрь күтәрелә. Табигатьне сакларга кирәклек турында чаң кагу безнең әдәбиятка соңгы елларда гына килеп керде. Бу юнәлештә әле яңа эзләнүләр, һичшиксез, булачак. Кагылсалар ялгыш... Парашюттан сикерә алмас Тормыш Сәнгатьчә төгәллек белән әйтелгән әнә шушы юлларда да шагыйрьнең гражданлык хисләре алгы сызыкка ургып чыга. «Берәүләр — бомба, икенчеләр кызга чәчәк сузган» заманда битараф яшәү мөмкин түгел. Равил Фәйзуллинның Мәскәүдә рус телендә чыккан «Саз» җыентыгына сүз башында тәнкыйтьче Рафаэль Моста- фин, хаклы рәвештә, болай дигән иде: «Гражданлык хисе—дөньяда барган барлык хәлләргә, үз халкың һәм барлык кешелек язмышына югары сизгерлек күрсәтү». Математик төгәллек белән әйтелгән бу фикер чын гражданлык хисен купшы Һәм ялтыравык сүзләргә төренгән ясалма хисләрдән аера белүгә рәхәтләнеп хезмәт итә ала. Чыннан да, халкыңның, кешелекнең, ахыр чиктә, планетаның язмышы турында борчылып, тынгысыз җан булып яшәү генә гражданин йөрәкле икәнлегеңне раслауда — бәхәссез дәлил. Әйе, бу дөньяда шагыйрьне дөрләтеп, аны тынгысыз җан итеп яшәткән ике нәрсә бар, болар — мәхәббәт һәм нәфрәт! Икесе ике полюстагы шушы төшенчәләр, ахыр чиктә, кешелеклелек һәм гражданлык хисе дәрәҗәсенә күтәреләләр. Ә. Баяновка туктаусыз эзләнү хас. Үз моңын, үз юлын дип әйтүем түгел, алары инде күптән табылган, һәр әсәргә яңа бер «ачкыч», көтелмәгән бизәкләр табарга омтылып эзләнә ул. Әмма шагыйрь иҗаты бар яктан да камил икән дип аңларга да ярамас. Аның байтак кына шигырьләрендә стиль кыенлыгы сизелә, урыны-урыны белән кайбер җөмләләр хис һәм акыл тарафыннан авыррак үзләштерелә. Әмма шунысы гаҗәп: аларда ихлас хисләрнең, тормышның, чынбарлыкның «тупырдап» торуы әлегә кимчелекне укучы күзеннән ерак яшерә. Йолдызларын җыеп галәмеңдә. Җиргә бүләк итсәм. Шул җитә. Шагыйрь алтмышынчы еллар башында ук биргән шигъри вәгъдәсе каршында тугрылыклы яши. Без, җир кешеләре, аңардан яңадан-яңа йолдызлар көтәргә хаклы. Иҗат — мәңгелек сәяхәт ул Шагыйрьне, шул исәптән... укучыларны да килЪчәктә якты киңлекләр, яңа биеклекләр көтеп тора дип ышаныйк.