Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫРНЫҢ БЕР ТӨШЕНДӘ КОЯШ

Павлов йорты... Павлов йорты .. Утырмаган кеше Монда роман язып, Кычкырды күк шул йорт подвалыннан Миңа Рамазанов. Кинәт шунда куркынычны тойдым Минем өскә килгән, Кычкырды күк Сталинградча усал: Саклан снайпердан. Павлов йорты. Йөрмә герой эзләп Монда син әсәргә, Кешелегең өчен сөенәсең Кая сөялсәң дә. Шәһәр паркы, аерым кабер... Шәһәр паркы, аерым кабер, һәйкәл. Илләр урый-урый, Сталинград өчен һәлак булган Рубен Ибаррури. Күңел өчен сынап, Сталинградның Җирен карыйм чукып: Шул кабердә бергә рус солдаты — Ята Каменщиков. Көттең, ана, айлар, еллар көттең, Хаттан-хатка көттең, Шул кабердә, шунда рухы татар Фәттахетдиновның. Парк. Кабер. Идел буйларының Моңсу искән җиле. Шул җил белән килә ераклардан Моңсу испан җыры. Данлы Курган. Тып-тын торасыңмы, Ятып елыйсыңмы... Сталинградка кушып булмый бүтән Шуннан зур исемне. Зират өстендә иртә-кич Тора кошлар чыр-чуы, Кешенең җаны, күрәсең, Мәңге шулай борчулы. Көтүче Яшел тугае, болыны, Дөньясы бер җыр кебек, Баскан ул көтү алдына Бөек дирижер кебек. Казан дәүләт педагогия институтының 100 еллыгына. Әй, мәһабәт бина, сиңа карыйм, Караган күк гашыйк көнче кыз, Кайнап, шаулап синдә булып узды Ким дигәндә ярты көнчыгыш. Хәтерлимен синең ишегеңнән Курка-курка кергән чакларны, Каршылады залларыңда түрдә Толстойлар — көрәк сакаллы. Буразнадан — сиңа, изге йортка, Тышта калды гүя гөнаһлар. Язу өлкәсендә Толстойлар Әле һаман миңа графлар. Әй, мәһабәт бина, изге нигез, Калын ишек, калын таш идән. Әле һаман мин шул графларның Алларына килеп баш иям. Яшьлегемдә минем фатихалар Бик күп иде, тоттым имтихан, Гомерлеккә бары берсе калды: Җырларыма биргән фатихаң. Русның танылган шагыйре Михаил Львов белән Очраштык, татар икәне Күзеннән беленеп тора. Мавзолей ишеге төбендә Очраштык, йөз шат аның, Гүя бер тапкыр югалтып, Шушында үз татарын Яңадан тапкан шикелле, Үскәнбез аерым, ләкин Бер тигез хезмәт итәбез: Ул-дәүләт, ә мин-хәким. Ул баксаң, Дәүләт 1 малае, Гап-гади Рәфкать икән! Әйләнеп кайтсаң аслыңа, Үзеңә рәхәт икән. Очраштык, изге минутлар Нигә икән аз була? Ленин алдында кешеләр Кайта кинәт аелына. Яшибез ватанлы, илле һәм төрле телле булып, Нигәдер Ленин алдында Калабыз милли булып. Очраштык, берберебезне Шушында аңлый төштек, Сүз бирдек татарча, телне Сакларга ант итештек. Сусау Күңелгә минем, туган як, Бигрәк тә якын шул син, Кырларың өстеннән искән Җилләргә хәтле сусыйм. Туктаусыз янган җанымда Калды тик сусау гына, Мин бит бәхетле бары син Бәхетле булсаң гына. Ник болай сагышлы иттең Бу кадәр мине соң син? Аерылып бер көн дә узмый, Яңадан сиңа сусыйм. Бу нинди гомерем буена Бетмәгән сусау икән? Үлгәндә башым очында Су салып торсаң икән. Бер авыл каен утырткан Бер авыл каен утырткан, Полосада гел каен, Гел каен, шаулый көн саен, Бер каен һәр тол саен. Сөйли кайгысын үзенчә Шул каеннар толларга, Толлар — каеннарга... авыр Бар да тып-тын торганда. ' м. Львовның етмее — Даүлатша. Да ү патша Шаһи улы Габитов. Тукай дәфтәреннән Кирәк түгел төрле афишалар, Кирәк түгел төрле игъланнар, Бәйрәм икән, юбилее икән Тукай үзе йөри иң алдан. Көе, моңы — бар да үзенеке, Хәсрәтләнмә: каян җыр алыйк? Тукай дидең: хәрәкәткә килә Халык үзе, үзе зур тарих. Татарлары, белмим, кая киткән? Зурмы, киңме, тап-тар гынамы, Анда түгел хикмәт, килгән яшәп Җаекта бер татар урамы. Тора-бара барыбер бетәр иде; Башка исем белән аталды: Хәзер — Тукай, гомер буе шулай Саклап калган Тукай татарны. Бәрәңге төбе өям Син шигырь язарга өйрән, Балаңның телен өйрән, Ә мин көрәгем алам да Бәрәңге төбе өям. Өям уртасында торып Үзем сызган сызыкның, Талый газабы үземнән Үзем ризасызлыкның. Әйтерсең бүген күңелгә Бар әрнү туры килгән, Онытылып, башым күтәрми, Бәрәңге төбе өям. Безгә хәтле йөз мәртәбә сынап, Кулы белән капшап йөз кабат, Дәрдмәнднең шигырьләрен Вакыт Җыйган юллап, җыйган мыскаллап. Үлчәр өчен бизмән алган Вакыт, Вакыт — Судья, Вакыт хәл итә, Тоткан, үлчи, кыл уртада бизмән, Ике якта — ике тәлинкә. Бер ягында — шигырь, бер ягында Алъяпкычы тулы, ал тулы Дәрдмәнднең Урал тауларыннан — Комнан арчып алган алгыны. Китерә, сала, алтын баса кайчак, Карап торган кебек ул моны, Очып килеп шунда тәлинкәгә Дәрдмәнднең куна былбылы. Тигезләнә үлчәү, алтыннарга Шигырьләре аның бәрабәр, Уза еллар, төшми бәяләре, Заман белән бергә баралар. Юк гамем гүя бу җирдә, Юк гүя бала-чагам, Яшь вакыттагы шикелле Барамын полосадан. Күкри күк, саламын колак Ерак алкышларга мин, Барамын кебек алданып, Төрле ал төсләргә мин. Арышның саргылт серкәсе Арышның саргылт серкәсе Ябышкан да арышка, Селкенә иртәнге җилдә Күнеп көткән язмышка. Мин дә бу җирнең вакытлы Кунагы, иркәсе күк. Торам әз генә эләгеп, Арышның серкәсе күк. Артта җәй Шакир Нигъмзтҗаноака Печәннәрне ерып йөреп, Җиргә тараласың да, Ятасың, ятасың җәйнең Яшел тарамасында. Кайный чәй, ташый болыннар, Дүрт якта дүрт көтүче, Уртада һаман да тормыш, Гел дөнья — көтү эше. Кайный чәй, кайный тормышым. Кайный йөрәккәемнең Хисләре, хисләре кайный Каен җиләкләренең. Артта җәй, артта хуш исле Җиләкле тарамалар, Уйларым тарамалар күк Бу җиргә таралганнар. Кайтуым сезнең якларга Бераз кунак булыйм дип, Әйтсәләр: Хәким малае Үлде, вафат, кулыйн I дип, Ышанма, белеш, мари дус, Селтә бары кулыңны, Миңа син, беләм, беркайчан Теләмәссең кулыйнны. Беркайчан сезнең урманны Төнлә урлап кисмәдем, Җырладым ике халыкның Фәкать уртак хисләрен. Урманнар белән сөйләшкән Телеңне тыңлап куныйм, Кардәшлек, дуслык хакына Кичерер бәлки кулыйн. Кырның бер төшендә кояш Кырның бер төшендә кояш, Күләгә бер төшендә, Уйнады шулай ике төс Минем гомер эчендә. Шул кырларында гомернең Тынмый көрәште җаным, Сайлады үзенә бу җирнең Мәңге кояшлы ягын. 1976—1977