Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮРГӘЗМӘ ӘСБАП

Күргәзмә әсбап, ниһаять, укучыларга аң-белем бирү эшендә алыштыргысыз коралга әверелде. Ул алыштыргысыз коралга мин үзем бер күрүдә үк менә болай гашыйк булдым Шул жан кисәгем ярдәме белән без — алдынгы укучылар — класста иң катлаулы мәсьәләләрне дә тун әйләндергәндәй әйләндереп кенә салабыз, дөньяның иң ерак почмакларына да күз ачып йомганчы барып кайтабыз. Матур әдәбият турында әйтеп тә торасы юк. Күргәзмә әсбапларны файдалана башлаганнан бирле укучылар тарафыннан аны үзләштерү күп мәртәбәләргә артты. Шулар аркасында хәзер мин үзем матур әдәбият гыйлемен укучылар башына мичкәгә чиләкләп су тутыргандай тутырам. Ул суны келәт бикләгәндәй бикләп куям. Мактанып әйтә дип уйламагыз, бер мин генә алай итмим, әлбәттә. Яңалыктан баш тартмаучылар тагын да бар. Ә шулай да... Мин менә бүген күргәзмә әсбаплар файдаланып дәрес бирәм, дәресемә тирәюнь авылларыннан җыелган укытучылар кереп утырдылар һәм авызларын ачып, күзләрен шар итеп шаккатып торалар. Күргәзмә әсбапны шул аны ярата белү генә җитми. Аны алдан әзерләргә кирәк. Ә әзерләү өчен уйланырга кирәк. Ә уйлану өчен менә монда, кем әйтмешли, ул-бу булырга тиеш. Мәсәлән, Тукаебызның «Гали белән Кәҗә» шигырен укып кына да чыгып була. Аннан соң Гали яшәгән заманның караңгылыгы, культу- расызлыгы турында сөйлисең, клублар ачык булмау сәбәпле, мәдрәсәләрдә укытучылар булмау сәбәпле Галинең бердәнбер күңел ачу шөгыле кәҗә ашату кебек бик дөрес фикерне без барыбыз да әйтә-әйтә туеп беткән инде. Ә менә әдәбиятны тормыш белән күбебез бәйли белми әле. Шул максатны тотып кәҗә дигән мал иясенең, ягъни шигырьдәге икенче төп геройның, үзебезнең авыл ит һәм йон балансында тоткан урынын авыл советыннан алган саннар белән исбат иткәч, күрше авыллардан җыелган укытучылар егылып китә яздылар. Ләкин күргәзмә әсбап дигәнемне, билгеле, закускасына калдырдым. Кереш дип аталган өлешен сөйләп бетергәннән соң тамак кырып җибәрүем булды, ишектән иске ыштан, иске чикмән кигән малайның килеп керүе булды. Кунаклар, билгеле, кулында яшел үлән күреп ул малайның әлеге төп уңай герой Гали икәнлеген абайлап алдылар. Ишек тагын ачылып китте. Бу юлы аннан озын сакаллы, кәкре мөгезле Минһаҗ завхозның кәҗәсе пәйда булды. Кәҗә Гал i > кулындагы үләнне тәмләп ашады, башта ни өчендер кычкырып _ куйды, башын чайкады. Шулай да сакалын селеккәч кенә чыгып « китте. £ Дәрес турында фикер алышкан чакта мин Гали булып киенгән күр- А ше авыл малаеның үз исеме дә Гали икәнлеген әйткәч, төрле авыллар- 2 дан җыелган укытучыларым бөтенләй телсез калдылар Наратлыдан килгән укытучы сорау биреп маташкан була: — Тукай кәҗәсе тәрәзә аша сакалын селкетә, ә сезнеке ник класска керә? — имеш. * Алдан әзерләп куйган тирән иронияле җавабым белән авызын кап- “ ладым куйдым тегенең: х — Кәҗәгез тәрәзә янына килерме, сакалын селкетерме, әгәр сел- “ кетсә, аны укучылар класста утырып күрерләрме? Ул кадәрен үзе- Г гез эшләп карарсыз, — дидем. Шуннан сон мина сорау биреп маташу - чы булмады. ’ ' ~ Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повесте буенча үткәрелгән 4 ачык дәрестә күргәзмә әсбапларның тагын да хәтәррәген кул- * ландым. Кәҗә иясе Минһаҗ завхоз, Фәтхулла хәзрәт кебек киенеп, класска бер кәрҗин йомырка күтәреп керде. Менә шул эшләп утырган телевизорга шуЛарны берәмберәм бәрә башлады. Үзе бәрә, үзе берөзлексс; «аллаһе әкбәр, аллаһе әкбәр» дип сөйләнә. Анысын нәкъ әсәрдәгеч • итә. Хәзерге телевизорлар бик нык бит алар, ай-һай, йомырка бәреп кенә бу карт вата алыр микән, дип уйлап утыралар бугай кунак укы тучылар. Тыныч булыгыз, коллегалар, бар да исәпкә алынган, бар да алдан уйланылган. Минһаҗ завхоз, йомыркалар бәрелеп беткәч, телевизор янына килде дә — шап аягы белән экранга. Челпәрәмә китерде. Бар да ах иттеләр. Әйтәм ич, күргәзмә әсбап әллә нинди могҗизалар эшли ала, дип. Телевизор эченнән аягын тартып алгач, Минһаҗ алдан ятлаган сүзләрен менә дигән итеп кабатлап чыкты: — Менә күрдегезме, мәсәлән, бабагыз карт ни эшләде? Сез булсагыз, бәлфараз, авызыгызны ачып торган булыр идегез әле Шундый матур итеп кабатлады, Наратлы укытучысы хәтта башын чайкап куйды, онытылмасын дип булса кирәк, блокнотына да нидер язып алды Язарлык та булды шул. Син ул бала-чагага элеккеге хәзрәтләрнең наданлыгын, вәхшилеген сәгатьләр буе аңлат — барыбер хәтерләрен дә калдыра алмыйлар. Ник дисәң, безнең әдәбияттагы барлык хәзрәт ләр дә шундый ук наданнар, шундый ук вәхшиләр. Ә үз күзләре белән иң кыйммәтле телевизорны да тибеп ватуын күргәч, ышанмый кая бар сыннар. Гомерләренә онытмаячаклар. Шуннан сон мин күренекле шагыйребез Һади Такташның «Мока- май» дигән шигырендәге идея эчтәлекне күргәзмә әсбаплар белән ачып салырга тиеш идем. Әйтергә кирәк, бу ачык дәрескә аеруча нык әзер ләндем. Класска урманнан гына кисеп алып кайтылган юан-юан ике каен кертеп бастырдык. Аларны стеналарда махсус ясалган ыргакларга трослар белән тарттырып куйдык. Беркайда да булмагандай шаула сыннар өчен, район ашханәсенең вентиляторын ботакларына каратып урнаштырдык. Бу эшләрне читтән чыраен сытып карап торган Наратлы укытучысы директорга ниндидер язу илтеп бирде. Мине директор кабинетына чакырттылар. — Сез ике малайны югарыга, һаман яктыга, каен башына үрмәләтергә җыенмыйсыздыр бит? — дип сорады директор. — Канцеляриядә чишенеп маташалар,— дидем.— Сигнал булгач та үрмәләячәкләр. — Шигырьдәге үрмәләү урынын укып кына күрсәтерсез, —дип. фәрман бирде директор. Ни эшләмәк кирәк. Тыңламый булмый бит. Ничек итеп әзерләнгән дәрес харап булды! Бар да шул Наратлы укытучысы аркасында. Ә шулай да яңалыкны кабул итә алмаучылар да очрый дип әйткән идем ич.