ХУРЛЫК ТАМГАСЫ
Сугыштан соң Чехословакия җирендә безнең полкның өлкән офицерлары эш белән Брно шәһәренә еш кына баралар иде. Хәтерем ялгышмаса, 1945 елның май азакларында иде бугай, штаб начальнигы белән миңа да Брнога барырга туры килде. Брнога җитәрәк безне бер харби машина куып узды да юл читенә туктады. Ул машинадан бер майор чыгып кулын күтәрде. Аның янына без дә килеп туктадык. Штаб начальнигы машинадан төшүгә, майор белән дусларча күреште. Ул шунда, безгә бер сүз дә әйтмичә, майор машинасына утырып китеп тә барды. Штаб шоферы моңа бер дә гаҗәпләнмичә юлын дәва*4 итте. Ул, шәһәр уртасына җитәрәк, нәни генә мәйданда машинасын туктатты да штаб начальнигын шушында көтәчәгебезне әйтә Машинадан төшеп, көпчәкләренә типкәләгәч: — Дускай) Миңа сакчы кирәкми, боегып утырма син. төш тә кызлар күзлә, нач- штаб тиз генә бушамас әле. Мин черем итеп алам, төнлә йокымның рәте булмады. Тешемдә хатынымның бер кибет мөдиренә кияүгә чыкканын күрдем, — диде Мин. аңа татлы йокы теләп, машинадан төштем дә көрсенеп куйдым. Их. әгәр дә мин турист булсам, бу тарихи шәһәрне буеннан-буена йөреп чыгар идем бит1 Шулай да мин, юк дигәндә, штаб машинасы яныннан йөз илле метр чамасы булса да китә алам ич әле. Шул форсаттан файдаланып, үзәк урамга чыктым. Сирәк-мирәк кенә безнең хәрбиләр дә очрый, мин офицерларга честь бирәм, ә солдатлар — миңа. Як-якка карап бара торгач, архитектура бизәкләре белән чуарланган зур бинага күзем төште. Биредә, һичшиксез, музей булырга тиеш дигән уй белән урамның икенче ягына чыктым. Бу йортның имән ишекләре шыр ачык иде. Өскә мәрмәр баскычтан менәсе. Баскычның як-ягында бронзадан коелган нечкә билле кызлар басып тора. Бу күркәм фигураларны да күргәч, биредә музей икәненә тәмам ышандым. Ишек янындагы киндер пумала белән итекләрдәге тузанны сөрткәч, баскычтан менә башладым. Каршыма муенына автомат аскан бер чех егете төшеп килә иде. Аның башында каска бер кулында — сары буяу тулы чиләк, икенчесендә — зур гына пумала. Ул миңа якынлашкач, пумаласы белән ымлап, бирегә керергә ярамаганлыкны аңлатты. Ярар ярамагач ярамый инде. Мин борылып урамга чыктым. Чыгуга бу бинада нинди оешма төпләнгәнлеген чамалап булмасмы дип, чех телендә язылган күрсәткечкә күз йөртә башладым. Минем арттан ул чиләкле егет тә чыккан икән. Ул миңа, тагын ымлап кына, биредә торырга ярамаганлыкны аңлатты, нәрсәдер булачагын сиздерәсе килеп күзен кысты. Мин тиз генә урамның икенче ягына чыгып тротуарга бастым. Озак та үтмәде, автоматлы чех патриотлары бер төркем кешеләрне алып чыктылар да, аларны урамга каратып, бер рәткә тезеп бастырдылар. Бу кешеләр миңа кинофильмнарда күргән симез банкирларны, фабрикантларны хәтерләтте. Өсләрендә бостон костюм, аякларында ялтырап торган лаклы туфлилар. Патриотларның берсе команда биргәч, алар урамга аркалары белән борылды. Икенче мәртәбә команда булгач, кулларын күтәрделәр. Өченче командадан соң, миңа күз кыскан егет пумаласын сары буяуга батырды да бу капкорсакларның аркаларына фашистлар эмблемасы— свастика сурәте ясый башлады. Бу тамашаны күрүгә, авызымны ачыл таш булып каттым) Мин дөньяда мондый мәсхәрәле җәза барлыгын белми идем 6ит1 Бу капкорсаклар башта үзләрен дәрәҗәләре белән масайган турәләр сыман тоттылар. Ә менә аркаларына хурлык тамгасы чәпи башлагач, сыгылып төштеләр, йөзләреннән кан качты. * Тамга салынып бетүгә, аларны урам буйлап алып киттеләр. Мин башта хурлык тамгасына дучар булган әфәнделәрне немецлар дип унлаган идем, алар чехлар икән: шәһәр идарәсенең фашистларга сатылган чиновниклары, булып чыктылар. Миңа монысын чал чәчле пехота капитаны әйтте. Ул да. минем кебек, чех дусларның Гитлер ялчыларына карата булган нәфрәтләренә сокланып карап торган иде.