Логотип Казан Утлары
Публицистика

 КАҺАРМАНЛЫК

Мария Ильинична Ульянова данлыклы большевиклар гвардиясеннән профессиональ революционер иде. Кырык елдан артык ул Коммунистлар партиясе эшенә фидакарьлек белән хезмәт итте. Кайда гына эшләсә дә, ул аңа бетмәс-төкәнмәс энергиясен салып, янып, бирелеп эшләде. 1917 елның языннан алып 1929 елга кадәр («Правда» газетасында эшләгән чорында) Мария Ильиничнаның оештыручы һәм публицист таланты ачылды. Минем уйлавымча, «Правда»га, моңарчы кешелек дөньясы белмәгәнкүрмәгән яңа хәрәкәтне — эшче-крестьян хәбәрчеләре хәрәкәтен үстерүгә багышланган еллары — гүзәл большевик Мария Ильинична Ульянованың каһарманнарча хезмәт иткән еллары. Чынлыкта ул бөтен редакциянең эшчәнлеген җитәкли иде. Аның эш көне иртәнге сәгать тугызда башланып, еш кына төн уртасына кадәр сузыла иде. Кичләрен редакциягә алдынгы эшчеләр җыела. Эштән бераз ял итеп алгач, алар үзләренең яраткан газеталарына ашыгалар. Чөнки биредә үзләре өчен мөһим булган эшләр хакында редакторлар белән кара-каршы утырып әңгәмә корырга мөмкин булуын беләләр. Алар редакциягә үзләре язган хатларны, мәкаләләрне алып киләләр, бергәләшеп шуларны тикшерәләр. Яхшы дип табылганнары «Правда»да басыла. Мария Ильиничнаны алар хөрмәт итәләр, яраталар. «Правда»ның унбиш еллыгын бәйрәм иткәндә барлык хезмәткәрләр аның хезмәтләрен икърар итәргә, газетаның бөтен агымдагы эшен җитәкләүче турында — редакциянең секретаре Мария Ильинична турында барлык коммунистларга, совет яшьләренә, бар халыкка сөйләп бирергә теләк белдерделәр. Аның хөрмәтенә нинди дә булса кичә яки тантаналы җыелыш оештыру хакында уйларга да ярамый иде. «Правда» газетасы эшендә үзенең шәхси өлешен зурларга маташуларны ул тимердәй ныклык белән кире кагып килде. Һәм бер төркем иптәшләр «Мария Ильинична» дигән тыйнак кына исемле мәкалә яздылар. Редакция секретарена күрсәтелмичә генә, ул «Правда» газетасында 1927 елның 6 маенда басылып та чыкты. Мәкаләгә газетаның кырык ике журналисты, шул исәптән әлеге юлларның авторы да, кул куйган иде. Анда шулай дип тә язылган иде: «һәр механизмны хәрәкәткә китерүче пружина була. «Правда»ның газет көне әйләнешен ун ел дәвамында хәрәкәттә тоткан ялыкмас, һәрчак нык тартылган, киеренке, корыч пружинасы Мария Ильинична булып килде һәм әле бик озак булачак. Без, «Правда» хезмәткәрләре, үзебезнең тормышыбызны, көндәлек эшебезнц аңардан башка күз алдына китерә алмыйбыз, бүгенгесе көннәрдә «Правда»ның бөтенсоюз күләмендәге юбилеен аның белән бергә бәйрәм итүебез белән без бәхетле».