Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЧЕЛӘР МӘРХӘМӘТЕ

Хәрби комендант язмалары ырык беренче елның июлендә фронтка чыгып киткәндә, мин, аяусыз сугышның кырыс таләпләренә буйсынып, ватарга һәм җимерергә генә түгел, хәрабәгә әверелгән авыл һәм шәһәрләрне яңадан үземә үк төзешергә дә туры килер дип уема китермәгән идем. Алай гына да түгел, бу эшне безгә Германиянең нәкъ үзендә башкару бурычы йөкләнде. Ләкин аңа кадәр әле сугышның чиксез авыр сынаулары аша үтәргә, чигенүләр газабын татырга, вакытлыча оккупантлар кул астында калган җирләрне азат итеп, фашизмның үз өненә барып җитәргә кирәк иде. 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Везенберг шәһәренә мин 1945 елның маенда килеп кердем. Аның кешесез калган җимерек урамнары буйлап атлаганда, өстемнән хәрби киемне әле тиз генә салырга туры килмәячәген бик яхшы аңласам да, бу шәһәрнең коменданты булырмын дигән уй башыма да килмәгән иде. Җиденче майда фронт хәрби комендатуралары белән җитәкчелек итүче бүлек начальнигы полковник Гончарукның көтмәгәндә чакыруы мине каушатып җибәрде. — Сезгә Везенберг шәһәренә, аның якын-тирәсендәге авыллар һәм поселокларга хезмәт күрсәтү өчен хәрби комендатура оештыру бурычы тапшырыла, — диде полковник. Аннары кыска гына итеп өстәп куйды: — Комендант итеп сезне билгелим. — Нинди күрсәтмәләрегез булыр? — Бернинди дә... Син совет офицеры, — диде полковник кинәт «син»гә күчеп. — Йөрәгең һәм намусың ничек кушса, шуңа таянып хәрәкәт ит, капитан. Ләкин бернәрсәне — монда, немец җирендә, син үзеңнең Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте вәкиле икәнлегеңне онытма. Минем өчен яңа һәм тынгысыз хезмәт әнә шулай башланды. Ул көннәрдә шәһәрдә әйтерсең лә тормыш бөтенләй тынган иде. Нацистлар пропагандасы тарафыннан соң чиккәчә куркытылган барлык кешеләр диярлек, йортларын ташлап, якын тирәдәге урманнарга һәм авылларга качканнар. Шунда ук иснәнеп йөрүче кораллы гитлерчылар әледән-әле Совет Армиясе солдатларына һәм офицерларына һөҗүм итәләр. Бу хәл исә хәрби комендатура хезмәткәрләренә өстәмә бер куркыныч тудыра иде. Шәһәр хуҗалыгы тулысыңча чыгырыннан чыккан, күперләр һәм юллар җимерелгән. Везенбергка концлагерьлардан азат ителгән хәрби әсирләр һәм тоткыннар килеп тулды. Аларны урнаштырырга, авыруларны һәм яралыларны дәваларга, азык-төлек мәсьәләсен кичекмәстән хәл итәргә кирәк иде. Комендатураның фашистлар белән көрәштә чыныккан тәҗрибәле кешеләренә таянып, без әнә шул бурычларны тормышка ашыра башладык. Миров шәһәрендә Везенберг хәрби комендатурасының филиалын ачтык, килүчеләрне исәпкә алу пункты оештырдык. Соңга таба репатриантлар лагере төзелде. Аның начальнигы итеп Чабаксар шәһәрендә туган полковник Николаев билгеләнде. Беренче көннәрдә Везенберг һәм Миров шәһәрләре урамнарында Европаның дистәдән артык ил кешеләре — фашизм тоткыннары элгән милли флаглар җилфердәвен күрергә мөмкин иде. Совет солдатларына һәм офицерларына үзләренең эчкерсез рәхмәтләрен белдерү өчен комендатурага төркем-төркем булып кешеләр килә башлады. Аларны азат итү хөрмәтенә шәһәр мәйданында һәм комендатура бинасы каршында митинглар уздырылды. Ул митингларда фашистлар тырнагы астында газап чиккән элекке хәрби әсирләр чыгыш ясадылар. Алар бер-берләрен кочаклыйлар, үзләрен коткаручыларны үбәләр, шатлыктан елыйлар иде. Соңгы атыш тавышлары тынды. Рейхстаг өстендә җиңү байрагы җилфердәде. Немец халкы тарихында өряңа сәхифә ачылды. Немец коммунистлары көндәлек тормыштагы теләсә нинди эшне башкарырга алындылар. Алар җирле халык белән бергә урамнарны хәрабәләрдән чистарттылар, шәһәрдә һәм районда нормаль тәртип урнаштырырга булыштылар, социал-демократларның, демократик караштагы кешеләрнең адресларын табып, аларның күбесе белән бәйләнешкә керделәр, әңгәмәләр уздырдылар, бергәләп хәрәкәт итү юлларын эзләделәр. Мондый кешеләрнең алгы сафында Германия коммунистлар партиясе членнары атлады. Алар арасында 1922 елда алган партия билетларына Эрнест Тельман үзе кул куйган Эрнест Петерес, Ганс Цандер, Альфред Иогансон, Рихард Роде һәм башкалар бар иде. Аларның һәркайсы Везенберг һәм Миров шәһәрләрендә эшне җайга салу өчен зур көч куйдылар. Ләкин «беренче сәгатьтән башлап активистлар» дип аталган иптәшләр күпме генә тырышлык һәм түземлелек күрсәтмәсеннәр, совет кешеләренең ярдәменнән башка алар көтелгән уңышка ирешә алмаган булырлар иде. Җиңелгән илгә дөнья тарихында беренче тапкыр бөтенләй башка характердагы җиңүчеләр — эшчекрестьяннар дәүләте солдатлары килде. Алар пролетар интернационализм рухында, гуманизм рухында тәрбияләнгән кешеләр иде. һәм җиңелүчеләрнең күз алдында алар үзләре хәтта уйларына да китерә алмастай нәрсәләр эшләнде. Ә бит бездә — җиңүчеләр илендә азык-төлеккә әле карточка системасы иде, көнбатыш чикләре бездән алып Иделгә кадәр булган территориядә күпме авыллар һәм шәһәрләр җимерелгән, таланган иде! Ә менә шул илнең җиңүчеләре, кичергән газаплар һәм искиткеч зур югалтулар өчен үч аласы урынга, немец халкына ипи һәм консервлар өләшәләр, тормыш тизрәк үз эзенә төшсен өчен кулларыннан килгәннең бөтенесен эшлиләр. Совет Армиясе солдатларының тыныч халыкка тимәүләрен күреп. немецлар башта безнең комендатураларга кыяр-кыймас кына, аннан көннән-көн кыюрак мөрәҗәгать итә торган булдылар. Бик күпләр совет солдатларының алар җиренә үч алучылар булып түгел, азат итүчеләр булып килгәнлекләрен акрынлап төшенә башлаганнар иде инде. Боларның барысы да яңа Германия өчен көрәштә немец коммунистларының эшен шактый җиңеләйтте. Әмма «яңа Германия» дигән төшенчә нәрсәдән гыйбарәт иде соң? Бу сорауга Германия коммунистлар партиясе үзенең 1945 елның 11 июнь өндәмәсендә җавап бирде. Тарих тәжрибәсе күрсәткәнчә, диелгән иде ул өндәмәдә, бары тик эшчеләр сыйныфының крестьяннар, интеллигенция, урта катлауларның демократик даирәләре һәм башка барлык демократик көчләр белән тыгыз элемтә урнаштыруы гына, илдә империализм һәм милитаризм нигезләрен юк итәргә, тынычлык сөюче демократик Германия дәүләтен төзергә мөмкинлек бирәчәк. ♦ Сугыш учагына әверелгән бу илдә тормышны яңабаштан үзгәр- “ теп корырга алыну, ничә еллар буена нацистлар пропагандасы гип- £ нозы тәэсирендә яшәгән кешеләр белән аңлашу өчен ул чакта нинди » көчле оптимизмга ия булырга, киләчәккә һәм халыкка никадәр = ышаныч багларга кирәк иде! Сугыш беткәннән соң беренче көннәрs дә кемгә таянырга? Намуслы, аек фикерле немецларның күбесе гес- а тапо зинданнарында һәм концентрацион лагерьларда җәзалап үте- ™ релгән. Гитлер властька килгәнче Германия коммунистлар партия- “ сендә член булып торган өч йөз мең кешенең яртысыннан күбрәге - юк ителгән. = Әйе, яңа тормыш төзи башлау юлында немец коммунистларын зур авырлыклар көтә иде. Везенберг һәм Миров шәһәрләрендә яшәүче ♦ халыкның тормыш-көнкүрешен көйләп җибәрү безгә дә җиңел бул- = мады. Комендатура хезмәткәрләренә, ял һәм йокыларын онытып, зур " көч түгеп эшләргә туры килде. Әйтеп үткәнемчә, ул вакытта әле шәһәр тирәләрендәге урманнарда яшеренеп калган гитлерчылар- * ның безгә каршы кораллы һөҗүмнәр оештыру куркынычы да бетмәгән иде. £ 1945 елның 8 маенда, мәсәлән, авиация хезмәте батальоны Be- 7 зенберг — Миров юлында фашистлар засадасына эләгә. Ике арада * көчле атышлар башлана. Совет солдатлары һәм офицерлары үз-үз- ™ ләрен аямыйча сугышалар. Әмма аларның кайберләре, җиңү көнен Ф күрә алмыйча, күзләрен мәңгелеккә йомалар. Мондый хәлләр ул көнж нәрдә әледән-әле кабатланып торды, фашистлар армиясе капитуля ция ясаганнан соң да сугыш дәвам иткән очраклар булды. Везенберг шәһәрендә яши башлауның икенче көне иде. Комендатурага бер немец килеп керде. Аны лейтенант Прокопенко кабул итте. Немец аның өстәленә ике пистолет чыгарып куйды. — Каян алдыгыз боларны? — дип сорый лейтенант. — Үзегезне- келәрме? — Юк, үземнекеләр түгел, — ди әлеге кеше, — мин Везенберг шәһәренең элекке бургомистрын һәм фашистлар партиясе җитәкче сен кулга алып, ябып куйдым. Аларны сезгә тере килеш тапшырам, әйдәгез, барып алыгыз үзләрен. Җиңел генә кулга төшкән бу зур «трофейларны» тизрәк барып алырга кирәк иде. Мин, тагын бер солдат, тәрҗемәче кыз һәм әлеге кеше үзе машинага төялдек тә юлга чыктык. Бераз баргач, тәрҗемәче кызга карыйм, аның йөзе ап-ак булган: «Бер генә минутка туктагыз әле», — дип пышылдый ул миңа. Машина туктый, төшәбез. «Мин аны кайдадыр күргән кебек булам, сез аңа ышанмагыз, безне ул берәр тозакка алып бармагае», — ди кыз... Безгә «трофейлар» вәгъдә иткән бу кешене тентеп карый быз. Аның кесәсеннән корылган «вальтер» пистолеты чыга. Шуннан без комендатурага әйләнеп кайттык, сораша башладык, җирле немец коммунистларын чакырдык. Бу кеше үзен Эрих Зелье дип атады. Тикшерүләр менә нәрсәне ачыклады: Эрих гестапо ялчысы булып чыкты. Берлинга һөҗүм башлангач, ул, махсус задание алып, Везенберг урманына килгән, анда урман каравылчысы йор тына урнашып алган. Безнең гаскәрләр Везенбергка керәсе көнне Эрих шәһәрнең электр станциясен шартлаткан. Элек ул Америкада ■шәгән булган. «Форд» автомашиналары алып, аларны Германиягә китереп сату белән шөгыльләнгән. Сугыш башлангач, Германиягә кайткан. Эрихның күп әшәкелекләр эшләгән һәм киләчәктә дә эшләргә ниятләгән явыз фашист икәнлеге беленде. Ул безнең комендатура кешеләрен алдап алып китеп юк итәргә план корган булган. Тәрҗемәче кызның сизгерлеге аркасында без исән калдык һәм зур җинаятьче фаш ителде. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү җиңел эш түгел иде. Беренче көннәрдә комендатура хезмәткәрләренә качып киткән алпавытларның элекке имениеләрендә ярдәмче хуҗалыклар оештырырга туры килде. Моның өчен без эшкә концлагерьлардан азат ителгән кешеләрне файдаландык. Бу ярдәмче хуҗалыклар шәһәр кешеләрен ит, май. сөт, яшелчә һәм башка продуктлар белән тәэмин иттеләр. Везенбергка якында гына урнашкан Равенсбрюкта гитлерчылар тарафыннан хатын-кызлар концентрацион лагерьлары төзелгән булган. Аларда егермедән артык илдән куып китерелгән тоткыннар газап чиккән. Ул тоткыннарның 92 меңе үзләренең азат ителү көннәрен көтеп ала алмыйча дөнья куйган. Фашистлар тоткынлыгыннан коткарылганнарга безнең комендатура хезмәткәрләре кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүне, ашату һәм уңайлырак йортларга урнаштыруны оештырдылар. Сәламәтләнгәч, аларны туган илләренә озаттык. Киткәндә Советлар Союзы һәм Европа илләре гражданнары үзләрен үлемнән коткарып калулары өчен совет сугышчыларына чиксез зур рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар. — Озак елларга сузылган газаплардан соң 1945 елда безгә яңадан ирек һәм тормыш китергән сәгатьләрне кайнар рәхмәт хисләре белән искә алабыз, — диде Эрнест Тельманның тормыш иптәше —үзе дә Равенсбрюк концлагеренда утырган Роза Тельман, фашизм тоткыннарына багышланган милли һәйкәлләрне ачканда. — Җиңелмәс Совет Армиясе сугышчылары безне каршылаган һәм кочып алган, «Тельман, Тельман» дигән сүзләр белән яшь солдат мине тәбрикләгән минутлар минем һәм минем дусларым өчен мәңге онытылмас минутлар булды. Совет солдатының сүзләре Германиянең үткәнен һәм киләчәген гәүдәләндергән барлык немецларга юнәлдерелгән иде. Без барыбыз да гитлерчыларга каршы көрәшкән халыклар, безнең рәхмәтебез фашизмны җиңүгә өлеш керткән барлык милләт ирләренә һәм хатынкызларына барып ирешсен! Гестапочылар кылган ерткычлыклар турында концлагерьлардан азат ителгән тоткыннар, немец коммунистлары һәм безнең комендатура хезмәткәрләре күп санлы кешеләр катнашкан җыелышларда сөйләделәр. Хәрби әсирләргә ярдәм күрсәткән һәм үзләренең җинаятьчел әмерләрен үтәүдән баш тарткан өчен фашистлар утыз меңнән артык немецны атканнар. Равенсбрюк концлагеренда немец хатын- кызлары да булган. Советлар Союзының һәм Европа илләренең басып алынган районнарында гитлерчылар эшләгән ерткычлыкларны үз күзләре белән күргән шаһитлар сөйләгәндә залда утыручылар нәфрәтләнәләр һәм елыйлар иде. Совет кешеләре немецлар алдында үзләрен яманатлы итмәсеннәр өчен комендатура хезмәткәрләре үзебезнекеләрнең һәр адымын күзәтеп торды. Немецлар совет солдатына көннән-көн зуррак ышаныч һәм ихтирам белән карый башладылар. Немец һәм совет халыклары арасында дуслык ныгыганнан-ныгый барды. Халыкны тәрбияләү эшенә немец коммунистлары актив кушылдылар. Германиянең көнчыгыш өлешендә үзәк дәүләт органнары әле төзелмәгән ул көннәрдә безгә бик күп төрле кыенлыкларны җиңәргә туры килде. Ул чакта Германиядәге җирле үзидарәләр безнең хәрби комендатура җитәкчелеге һәм контрольлегендә эшләделәр. 1945 елның июнь башында Везенберг, Миров шәһәрләрендә һәм якындагы торак пунктларда шәһәр һәм авыл бургомистрлары билгеләнде. Везенберг шәһәре һәм районы бургомистры итеп билгеләү өчен 1922 елдан Германия коммунистлар партиясе члены Эрнест Петерес кандидатурасы, аның урынбасары итеп коммунист Альфред Иогансон, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп коммунист Рихард Роде, полицейский идарәсе начальнигы итеп билгеләү өчен Германия коммунистлар ♦ партиясе члены Ганс Цандер иң кулай кандидатуралар иде. Шәһәр- u дә һәм районда җитәкче постларга күп кенә антифашист комму- 2 нистлар һәм демократик карашлы кешеләр куелды. Алар үзләренә '■ йөкләнгән бурычларны намус белән башкардылар. ... Везенберг, Миров, Найштрлиц шәһәрләре Берлиннан төньяк- * көнбатышта 80—100 километр ераклыкта урнашканнар. Илнең ур- а. тача климатлы бу районнарында авыл хуҗалыгы алга киткән. Та- ? бигый шартлар әйбәт:шәһәр тирәләре нарат урманнарына һәм күл- “ ләргә бай. Ул җирләр борын-борыннан немец князьләренең, графла- = рының, Берлин аксөякләренең ял итү, күңел ачу урыны булып саналган. Әлеге районнар хәзерге көндә дә үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. ГДРда яшәүче дусларыбыз анда һәр ел саен * ун меңнәрчә хезмәт ияләренең ял итәргә килүләре турында язалар. х Везенберг, Миров шәһәрләре тирәләрендәге күп санлы торак пунктлар 3 ни өчендер Вустов, Штразин, Конов, Белов, Кляйн Квасов. Узерин, п Миров, Рыхлинг һәм башка шундый рус фамилияләренә охшашлы * исемнәр белән аталалар. Күп еллардан бирле шунда гомер кичергән кешеләрнең раславынча, ул җирләрдә кайчандыр славяннар яшәгән £ һәм әлеге исемнәр шул вакыттан калган. Миров шәһәреннән ерак та t түгел үзенең күп санлы лабораторияләре белән Рыхлинг институты ' урнашкан булган. Гитлер армиясенең барлык төр коралларына шун- * да сынау уздырганнар. Сугыш вакытында тимер-бетоннан күп санлы ® күзәтү манаралары төзелгән. Сынаулар уздырыла торган полигон меңнәрчә гектар мәйдандагы чәчүлек җирләрне биләгән. Бу полигонга якын авылларда яшәүчеләр башка урынга күчерелгәннәр. Алар- дан калган каралты-куралар бомба һәм снарядлар сынау вакытында җимерелгән. Сугыштан соң да әле анда ярылмыйча калган бомба һәм снарядлар аунап ята иде. Барлык хәрби корылмалар безнең тарафтан юк ителде. Бушап калган җирләр крестьяннарга бүлеп бирелде. Немец активистлары катнашында урып-җыю эшләре башкарылды, ашлык, яшелчә һәм бәрәңге әзерләнде. Озак та үтмәде, завод- фабрикалар эшли башлады, күперләр, юллар ремонтланды, мәктәп- • ләр, больницалар, кинотеатрлар, клублар ачылды. Боларның барысы да, әлбәттә, җиңел генә эшләнмәде, безгә һәм немец коммунистларына карата төрле провокацияләр булып торды. Бигрәк тә иптәш Иогансонга үч алу белән янадылар, аның исеменә имзасыз хатлар яуды, аны руслар ялчысы дип атадылар. Ләкин шуңа да карамастан, немец коммунистлары куркып калмадылар, эшләрен тагын да тырышыбрак дәвам иттерделәр. Яңа уку елы якынлашкач, без аеруча кыенлык алдында калдык. Балаларны укыта башларга кирәк, ә дәреслекләр юк, элекке укытучыларның яртысыннан күбесе — фашистлар партиясендә член булып торган кешеләр. Безнең алга яңа укытучылар әзерләү. Геббельс пропагандасыннан арындырылган дәреслекләр булдыру бурычы килеп басты. Бу катлаулы эшне башкару хәрби комендантның политик эшләр буенча урынбасары капитан Довги Андрей Родионович өстенә төште. Аңа уку-укыту эшләрен оештыру гына түгел, культура-агарту чараларын тормышка ашыру бурычы да йөк- ләтелгән иде. Бу мәсьәләләрне хәл итү буенча Германиядәге Совет хәрби администрациясеннән тиешле күрсәтмәләр алынды. Кино, театр һәм башка культура-агарту учреждениеләре аның җитәкчеле ге һәм контрольлеге астында эшли иде. Ул иң авыр бурычларны төгәл һәм җиренә җиткереп үтәп килде. Шверин шәһәрендә 1945 елның август аенда булып үткән киңәшмәдә урып-җыю эшләрен төгәлләү, ашлык тапшыру, көзге чәчү сроклары, халыкка икмәк һәм азык-төлек бирү нормалары, совет хәрби комендатураларының экономик, хуҗалык һәм культура эш- чәнлегендәге бурычлары билгеләнде. Комендатура хезмәткәрләре Довги, Добраквашин, Беляев, Васильев, Серебряков, Фокин, Булатов, Зәйнуллин, Хәйруллин һәм башка офицерларның исемнәрен мин зур рәхмәт хисе һәм тирән ихтирам белән искә алам. Германия Демократик Республикасы халкына тыныч тормыш шартлары тудыру буенча алар кулларыннан килгәннең бөтенесен эшләделәр. Везенберг һәм Миров шәһәрләренең коменданты булып эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды. Совет Армиясе офицеры һәм коммунист буларак, бу постта мин безнең совет гуманизмы идеяләрен үткәрүче икәнлегемне бик яхшы аңлый идем, җирле халыкка мин Совет дәүләтенең Германиягә карата нинди политика үткәргәнлеген җайлап кына төшендерергә тырыштым. Дөресен әйтим, гади немецларның психологиясе кайвакыт мине гаҗәпкә калдыра иде. Хәтеремдә, шулай бервакыт миңа өлкән яшьтәге ике кеше: «Безнең шәһәрнең коменданты итеп руслар ничек сезне, татар милләтеннән булган кешене билгеләргә уйладылар?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Безнең илдә, Советлар Армиясендә теге яки бу җаваплы эшкә билгеләгәндә кешенең нинди милләттән булуы хәлиткеч роль уйнамавы аларның башына да сыймый иде. Әйе, фашистлар пропагандасы бер расаның икенчесеннән өстен булуы, Советлар Союзы халыклары арасындагы милли дошманлык турында немецларга аз тукымаган шул! Көннәрнең берендә комендатурага үзләренә җир алган крестьяннар килеп керде. «Менә безгә бүлеп бирелгән җирләрнең элекке хуҗасы язган хат, — диделәр алар, кулларына тоткан кәгазьне миңа сузып. — Ул бездән үч алу белән яный, озакламый кире әйләнеп кайтачакбыз, ул вакытта бездән бернинди шәфкать көтмәгез, дип куркыта. Без инде хәзер нишләргә тиеш булабыз?» , Комендатурада аларга: «Тыныч булыгыз, яңа Германиянең чын хуҗалары хәзер сез үзегез», — дип аңлаттылар. 1946 елның ахырында Везенберг хәрби комендатурасы Найштр- лиц шәһәре хәрби комендатурасы белән берләште. Мине Найштрлиц өязе комендатурасының авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы итеп билгеләделәр. Шуңа бәйле рәвештә миңа йөзләрчә авылларда булырга, урып-җыю, ашлык әзерләү эшләре, терлекчелекне үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә туры килде. Бүлеккә йөкләтелгән бурычларны үтәүдә миңа ярдәмчеләрем: лейтенант Лебедев һәм лейтенант Русляков зур булышлык күрсәттеләр. Алар гитлерчыларга каршы авыр сугышларда берничәшәр тапкыр катнашкан куркусыз офицерлар иде. Белгечлекләре буенча беренчесе агроном, икенчесе зоотехник буларак, бу иптәшләр үз эшләрен намус белән башкардылар. Найштрлиц өязенең хәрби коменданты, минем турыдан-туры начальнигым, хәзерге көндә Киев шәһәрендә яшәүче запастагы подполковник Виталий Герасимович Роленконы мин бүген дә җылы хисләр белән искә алам. Ул белемле һәм зур культуралы менә дигән кеше иде. Оста оештыручы сәләтенә ия булганы өчен аны комендатура хезмәткәрләре генә түгел, өязнең барлык намуслы кешеләре яраттылар һәм ихтирам иттеләр. Германия социалистик эшче-крестьяннар дәүләтен аякка бастыру өчен ул бик күп эшләде. ГДР эшчеләр сыйныфының Үзебезгә тапшырылган мактаулы миссияне үтәгәннән соң, мин туган илгә кайтырга җыена башладым. Мине озатырга немец коммунистлары Эрнест Петерес, Альфред Йога неон, Ганс Цандер, Рихард Роде һәм башкалар килгән иде. Безнең комендатура хезмәткәрләренә рәхмәт белдергәннән соң алар совет кешеләренә социализм төзү эшендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләделәр. Үз нәүбәтебездә немец дусларыбызга без дә иң матур теләкләребезне белдереп саубуллаштык. 1967 елның октябрь ахырларында мине партиянең Татарстан өлкә комитетына чакырдылар һәм Германия Демократик Республикасыннан килгән бер хат бирделәр. КПСС өлкә комитеты секретаре исеменә адресланган ул хатта мондый сүзләр язылган иде: «Хөрмәтле иптәш секретарь! Бөек Октябрь социалистик революциясенең илле еллыгы уңае белән без 1945 елдан соң яңа тормыш төзүдә немец халкына булышкан совет сугышчыларын кунакка чакырмакчы идек. Совет һәм немец халыклары вәкилләре белән мондый очрашулар безгә дәүләтләребез һәм партияләребез арасындагы туганнарча дуслык ны киләчәктә тагын да ныгыту өчен кирәк. Без Сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Хәзерге көндә Казанда яшәүче Мөхәммәт Латыйп улы Галиев Везенберг шәһәренең беренче совет хәрби коменданты булып хезмәт иткән. 1967 елның 9 ноябреннан без аны бер атнага Германия Бердәм Социалистик партиясенең Найштрлиц район комитеты кунагы итеп чакырабыз». калдырды. Найштрлиц шәһәренә килгәч, мин Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышлап Германия Бердәм Социалистик партиясе шәһәр комитеты үткәргән тантаналы утырышта катнаштым. Партиянең шәһәр комитеты секретаре докладыннан соң СССР Германия дуслыгы җәмгыяте делегациясе җшгәкчесе профессор Румянцев чыгыш ясады. Председательлек итүче аннары миңа сүз бирде. Трибунага менеп, залдагыларны котлап бетерүемә, минем яныма ике кеше — Германия Бердәм Социалистик партиясе ветераннары Эрнест Петерес һәм Рихард Роде иптәшләр күтәрелде. Мине алар трибунада ук кочып алдылар, бу минутта һәркайсыбызның күзен нән яшь бәреп чыкты. Әйе, егерме ел вакыт узгач, без кабат очраштык. Алда инде әйтеп үткәнемчә, мин Везенбергта комендант булып хезмәт иткәндә Эрнест Петерес шәһәр бургомистры, Рихард Роде партия шәһәр комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире итеп билгеләнгән иде. Тантаналы утырыш уздырылган көнне үк, немец дусларыбыз белән бергәләшеп, Везенберг шәһәренә юл тоттык. Анда Октябрьның 50 еллыгы хөрмәтенә хезмәт ияләренең пар тыныч тормышын төзү эшенә керткән хезмәтләрен искә алып, Най- штрлиц хезмәт ияләре аны үз шәһәрләренең почетлы гражданины итеп сайладылар. Найштрлиц шәһәренә кунакка барган чакларында аны хәзер дә үз туганнарыдай якын күреп кабул итәләр. Моңа кадәр дә инде мин немец дуслардан ГДРга кунакка чакырып язган хатлар алган идем. 1967 елның 5 ноябренда Берлинга килеп төштем. Аның урамнары буйлап узганда Германия Бердәм Социалистик партиясе Үзәк Коми теты урнашкан яңа биналарны, халык укытучылары йортын, ♦Москва» кунак йортын зур дулкынлану белән карадым. ГДР башкаласы танымаслык булып үзгәргән иде. Немец дуслар мине шәһәр һәм атаклы Берлин зоопаркы белән таныштырдылар. Безгә дус илнең башкаласы миндә онытылмаслык м&тур тәэсир тия, профсоюз, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашында тантаналы җыелышы үткәрелде. Мин дә котлау сүзе әйттем. Яшьләр һәм партия ретераннары белән очрашулар унөч көн буена дәвам итте. Найштрлицта 7 ноябрьда шәһәр хезмәт ияләренең совет кунаклары белән берлектә уздырылган зур митингысы аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле булды. Бу митингта Германия Бердәм Социалистик партиясенең округ комитеты секретаре иптәш Герхард Цетлер ялкынлы речь белән чыкты. Соңыннан без Найштрлиц шәһәрен фашистлардан азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куйдык, шәһәр җитәкчеләре белән бергә Везенберг урта мәктәбендә булдык, укучылар, фанер-мебель, балык комбинатлары эшчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативы членнары белән очраштык. Штраззгаа, Конове авылларында, Миров, Феюс- тенберг шәһәрләрендә дә безне көтеп алынган кунак итеп каршыладылар. Германия-Совет дуслыгы җәмгыятенең Найштрлиц бүлеге председателе иптәш Гарольд Минов белән бергә элеккеге Равенсбрюк хатын-кызлар концлагеренда безгә кабат булырга туры килде. Хәзерге көндә анда милли музей оештырылган, егерме илдән җыелган экспонатлар куелган, тоткыннар җәзалап үтерелгән җиргә чәчәкләр кую өчен махсус урын ясалган. Аның Советлар Союзы өчен билгеләнгән өлешенә без дә чәчәк бәйләмнәре куйдык. Элеккеге дуслар белән кабат очрашу, яңа дуслар белән танышу миндә матур хатирә калдырды. 1970 елда, җавап визиты белән, Казанда Германия-Совет дуслыгы җәмгыятенең Найштрлиц бүлеге председателе иптәш Гарольд Минов булып китте. Үз иленә кайткач, Германия Бердәм Социалистик партиясенең Нойбранденбург округ оешмасы органы «Франс Эрде» газетасында ул «Казаннан сәлам» исемле мәкаләсен бастырып чыгарды. ... Ике арадагы дуслык элемтәләре елдан-ел ныгый. Немец дуслардан мин ай саен дистәләрчә хат алам. Миңа Германия Бердәм Социалистик партиңсенең Везенберг шәһәр комитеты секретаре Хайне Брун, Найштрлиц шәһәр комитеты секретаре Карл Мюллер, Нойбранденбург шәһәрендәге округ спорт мәктәбе директоры Гарольд Минов, 1922 елдан бирле Германия Бердәм Социалистик партиясе члены Ганс Цандер һәм Анна Петерес, Маргарита Иогансон һәм башка иптәшләр яза. Үзләренең хатларында алар немец халкына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен совет кешеләренә тирән рәхмәтләрен белдерәләр, илебездә коммунистик җәмгыять төзү эшендә яңадан-яңа уңышлар телиләр.