ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫНЫҢ IV СЪЕЗДЫ Узган елның ноябрендә Казан консерваториясенең актлар залында Татарстан композиторларының IV съезды булып үтте. Съезд татар композиторларының симфоник әсәрләрен тыңлау белән башланды. Съезд барган көннәрдә актлар залына җыелган күп санлы музыка сөючеләр шәһәребезнең музыка училищесы, музыка мәктәпләре һәм консерватория студентларының әсәрләрен, комлоэиторларыбызның яңа җырларын, инструменталь әсәрләрен зур игътибар белән тыңладылар Кичләрен Муса Җәлил исемендәге опера һәй балет театрында Фәрит Яруллинның «Шүрәле». Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетлары, Рәшит Гобэйдуллинның «Җиһангир». Хөс- нул Вәлиуллинның «Самат» опералары һәм Луиза Хәйретдинованың балалар өчен язылган «Мәкерле песи» операсы куелды. Татарстан Композиторлар союзының ике съезд арасындагы эше турында отчет докладын ТАССР Композиторлар союзы идарәсенең элекке җитәкчесе Нәҗип Җнһанов ясады. Ревизия комиссиясе эше турында доклад белән комиссия председателе, композитор Исмай Шәмсетдинов чыкты Докладлар буенча фикер алышуларда композиторлардан Анатолий Луппов. Ша мнл Шәрнфуллнн. Леонид Любовский. музыка белгечләре Мәхмүт Ннгьмәтжанов. Роза Исхакова. Галина Касаткина, ша гыйрь Илдар Юзеев, культура министры урынбасары, шагыйрь Ренат Харисовлар чыгыш ясады РСФСР Композиторлар союзының беренче секретаре, РСФСРның халык артис ты А. Я Эшпай, профессор Г И Лнтин- ский, РСФСР Композиторлар союзы секретаре В. Г. Агафонников. РСФСР Композиторлар союзы секретаре. Башкортстан Композиторлар союзы идарәсе председате ле Заһир Исмәгыйлов. Удмуртия АССР Композиторлар союзының җаваплы секретаре 10 Л. Толкач. Чувашия АССР Композиторлар союзыннан РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе В А Ходяшев. РСФСР Композиторлар союзының Урал бүлеге идарәсе члены профессор Б Д Ги балик иптәшләр дә фикер алышуларда катнашып. Мәскәүдә, күрше республикалар һәм өлкәләрдә яшәүче композиторларның дуслык сәламнәрен җиткерделәр һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар Съезд Мирсәет Яруллин. Бату Мулюков Фасил Әхмәтов. Рафаэль Белялов. Хөсиул Валиуллин, Ренат Еннкеев, Алмаз Мона- сыйпоп. Заһид Хәбибуллни. Рөстәм Яхин- нар составында Татарстан Композиторлар союзының яңа идарәсен сайлады Композиторлар союзы идарәсенең председателе итеп Мирсәет Яруллин, председатель урынбасарлары ител Бату Мулюков һәм Фасил Әхмәтов. ревизия комиссиясенең председателе итеп Исмай Шәмсетдиновлар сайланды. Биш көн барган бу зур иҗади сөйләшүдә Мәскәүдән. тугандаш республикалардан килгән кунаклар. КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлнев. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов, КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре А Г Ка- дыйрова иптәшләр катнашты. ТАТАР РАДИОСЫНА 50 ЕЛ Ноябрь аенда Татарстан Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты эшчәнлегенә 50 ел тулды Шул уңай белән шәһәребезнең Яшьләр үзәге йортында тантаналы кичә уздырылды. Анда радиотапшырулар, телевидение, ра- дио-телеүзәк. элемтә работниклары, язучылар. журналистлар, партия, совет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты Җыелышны ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X Хәсәнов ачты КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев КПССның Татарстан өлкә комитеты. ТАССР Верховный Советы Президиумы. ТАССР Министрлар Советы исеменнән котлау белән чыкты Татарстан радиосының илле еллык эше турындагы докладны ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты председателе Ф Г Надый- ров ясады СССР Министрлар Советының Дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитеты председателе урынбасары Г 3 Юш- кявичус тантаналы җыелышта катнашучыларга котлау белән мөрәҗәгать итте һәм комитетка СССР дәүләт телерадиосының Почет грамотасын тапшырды Юбилярларны республикабыз журналистлары исеменнән «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш X Хамма- тов. Казан радиотапшырулар станциясенең элекке технигы, хәзер СССР Элемтә министрлыгының Дәүләт проект институты баш белгече, техник фәннәр докторы, Дәүләт премиясе лауреаты В М Тимофеев, шагыйрь Зәки Нури. РСФСРның атказанган артисткасы Рәшидә Җнһаншннл Чаллы шәһәренең ташчылар бригадасы бригадиры В С. Мәүликов. «Әлмәтнефть» идарәсенең өлкән операторы Социалистик Хезмәт Герое А Ш Сафиуллин. Лаеш районы «Победа» колхозы председателе Д Җ Вә лиуллни. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф Ә Илдарханова. Мордовия АССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты председателе В. П Бочкарев иптәшләр котлады Тантаналы утырышта Татарстан Министрлар Советы Председателе Г И. Усманов. КПСС өлкә ко.мнтетынын икенче секретаре Ф. И Панин, ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары А. М. Котов. ТАССР халык контроле комитеты председателе М. М. Репеев һ. б. 'иптәшләр катнашты. Тантанага килгән кунаклар республикабызның сәнгать осталары концертын карадылар. Татар радиосына 50 ел тулу уңае белән радио тапшырулар һәм радио-телевиденне үзәге работникларыннан бер төркем иптәшләргә РСФСРның атказанган культура работнигы. Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде, күп кенә работниклар Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы. КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Министрлар Советының Почет грамотасы. СССР Дәүләт телерадиосының Почет грамотасы. «Телевидение һәм радио отличнигы». «Почетлы радист» билгеләре белән бүләкләнделәр. КОММУНИСТЛАР КИҢӘШӘ Язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан Язучылар союзы һәм китап нәшрияты партия оешмаларының берләштерелгән утырышы булды. Партия Үзәк Комитетының октябрь (1977 ел) Пленумы йомгаклары яктылыгында язучыларның һәм нәшрият работникларының бурычлары турындагы докладны нәшрият директоры Г. Н. Шәрәфетдинов сөйләде. Ул, әдәбиятыбыздагы соңгы еллар уңышын билгеләп үтү белән бергә, вакыйга булырлык зур әсәрләрнең азрак язылуын әйтте, кайбер язучыларның китапларын тәнкыйтьләде. Доклад буенча фикер алышуларда Геннадий Паушкин, Габдрахман Минский, Риза Ишморат, Шамил Рәкыйповлар катнашты. Җыелыш язучыларның иҗат активлыгын үстерү һәм нәшрият эшен тагын да яхшырту буенча карар кабул итте. ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ Чаллы шәһәренең «Энергетик» культура сараенда яшь һәм башлап язучыларның беренче зона конференциясе булып үтте. Татарстан Язучылар союзы идарәсе һәм ВЛКСМ өлкә комитеты тарафыннан оештырылган бу конференцияне Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты председателе урынбасары Г М. Хәкнмова ачты Чаллы шәһәре. Тукай. Түбән Кама, Зәй һәм Алабуга районнарының яшь әдәби көчләре Татарстан Язучылар союзының партоешма секретаре, драматург Туфан Миңнуллинның чыгышын һәм «Совет әдәбиятында — КамАЗ» дигән докладны (докладчы Рафаэль Мостафнн) зур кызыксыну белән тыңладылар. Чаллы әдәби берләшмәсе «Ләйсән» (җитәкчесе Р. Лотфуллин), Түбән Кама әдәби берләшмәсе «Кама таңнары» (җитәкчесе Р Хисмәтуллин). Зәй әдәби берләшмәсе «Зәй энҗеләре»нең (җитәкчесе Р. Сәлим- җанов) эше турындагы отчетлар да игътибар үзәгендә булдылар. Конкрет әсәрләрне тикшерү укучы балалар иҗатыннан башланып китте. Шуннан соң яшь язучылар ике көн буена проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть секцияләренә бүленеп, жнтдн әдәби сөйләшүдә катнаштылар Конференция житәкчесе Илдар Юзеев. язучылардан Аяз Гыйләжев. Туфан Миңнуллин. Шәүкәт Галиев. Шамил Рә- кыйпов. Гәрәй Рәхим. Сажидә Сөләймано- ва. Габдулла Шәрәфи. Михаил Скороходов. Эдуард Касыймов. Татарстан Язучылар союзы секретаре, тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин һ. б яшь көчләрнең әсәрләре- • нә җентекле анализ ясадылар. Конференция барган көннәрдә Тукай районының Биклән авыл мәктәбендә Габдулла Тукай музее ачылды By тантанага катнашкан язучылар музейга, автографларын язып, китапларын бүләк иттеләр. Конференциянең йомгаклау утырышында КПСС өлкә комитеты инструкторы II К Хәйруллин, КПССның Чаллы шәһәр комитеты секретаре Л. В. Шилова, партиянең Тукай райкомы секретаре Л. И. Пя- тибратова. ВЛКСМның Чаллы шәһәр комитеты секретаре Фәүзия Харисова. Алабуга педагогия институты ректоры, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, проза секциясе исеменнән Аяз Гыйләжев. поэзия секциясе j исеменнән Илдар Юзеев ике көн дәвам иткән конференциянең уңай нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Чаллы шәһәренең яшь язучылары Мәхмүт Газизов һәм Равил Вәлиев СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итәргә лаек дип табылдылар. Күп кенә яшь язучыларның әсәрләре Татарстан китап нәшриятына, республикабыз газетажурналла- рына басарга тәкъдим ителде. Конференциянең эше Чаллы промышленность предприятиеләренә сәяхәт, мәктәпләрдә очрашулар һәм зур әдәбн-музыкаль кичә белән тәмамланды. БАЛАЛАР ҺӘМ ТЕАТР РСФСРның культура һәм Мәгариф министрлыклары. ВЛКСМ Үзәк Комитеты һәм Бөтенроссня театр җәмгыяте президиумы инициативасы белән өченче ел инде илебездә «Театр һәм балалар атналыгы» үткәрелә. Республикабызда үткәрелгән бәйрәм * ноябрь ахырында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында тантаналы рәвештә башланып китте. ТАССР культура министры урынбасары Р. М. Харисов, мәгариф министры урынбасары Р В. Шакиров. ВЛКСМ өлкә комитеты секретаре Ф Ә. Илдарханова. Бөтенроссня театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе Р. А. Җиһаншина балаларны театр атналыгы ачылу белән котладылар. Тантанадан соң шәһәребезнең яшь тамашачылары Казан театрлары артистлары башкаруында спектакльләрдән өзекләр карадылар. Атналык дәвамында республикабыз авыл ларында һәм шәһәрләрендә мәктәп балала--ж рының спектакльләргә культпоходлары, яшь тамашачылар конференцияләре, күренекле артистлар, драматурглар, компо- зиторлар белән очрашулар, караган спектакльләр турында фикер алышулар уздырылды Казан шәһәренең яшь хәбәрчеләре «Театр сәхнәсендә революция» дигән темага прессконференция үткәрделәр. Казан шәһәренең пионер активы сараенда <Октябрь тудырган сәнгать» темасына актерлар һәм укучы балаларның җанлы сөйләшүе уздырылды Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышлап үтхәрелгән театр бәйрәме балалар күңелендә дулкынландыргыч зур вакыйга булып калды. КҮРГӘЗМӘ ЗАЛЛАРЫНДА Казан дәүләт университетында яшь В И. Ульянов катнашкан студентлар сходкасына узган елның декабренда 90 ел тулды. Бу бөек датаны каршылап, республикабыз Художниклар союзы Татарстан сынлы сәнгать музеенда кызыклы күргәзмә оештырды. «Совет сәнгать осталары әсәрләрендә яшь Ленин образы» дип аталган бу күргәзмәдә Татарстан рәссамнарыннан тыш Мәскәү, Ульяновск, Чабаксар һ. б шәһәрләрнең осталары да катнашты Татарстан рәссамнарыннан К Максимов, В Куделькнн. Е Киселева, С. Лывнн, В Маликов. Р Ннгъмәтуллнна, В Рогожин, Т Зуева, Е. Зуев, И. Снмбирии, Р Имашев һ. б. әсәрләрен күргәзмәгә дип махсус атап яздылар. Музейның 3 залын биләп торган күргәзмәгә 35 авторның 100 әсәре — сынлы сәнгать. графика, скульптурасы куелган иде. Алар арасында Харис Якуповның «Пролог», В. Скобеевның «М Вахитов һәм Г Ибра- һимов В И Ленин янында», X. Якупов һәм Л. Фәттаховларның бергәләп ясаган «В И. Ленинның ТАССРны оештыру турындагы Декретка кул куюы» кебек рәсем сәнгатен сөючеләрнең яратып караган картиналары да бар В. И Ленинның яшьлеген, университет елларын, Кохушкннода сөргендә булган вакытларын чагылдырган бу күргәзмә күп санлы тамашачылар күңелендә тирән эз калдырды Мәскәүдә СССР Сәнгать академиясе залларымда яшь рәссамнарның Бөтенсоюз күргәзмәсе булып үтте Бу җаваплы күргәзмәдә беренче тапкыр катнашучылар арасында СССР Сәнгать академиясенең Казан остаханәсе (җитәк чесе РСФСРның халык художнигы Харис Якупов) рәссамнары 3 Гнмаев, С. Слесарский, 111 Шәйдуллин, Ф Якуповлар бар иде Иҗат алымнары төрле булган бу талантлы яшьләрнең «Дежур кыз Фәния» (3 Гн маен). «Студент рәсеме» (С Слесарский). «Саша» (Ш Шәйдуллин), «Җылы җил» (Ф Якупов) дип исемләнгән әсәрләре башкала тамашачыларында зур кызыксыну уятты. РОССИЯ ФЕСТИВАЛЕНДӘ Октябрьның 60 еллыгына багышлап, милли драматургия һәм СССР халыкларының театрлары фестивале игълан ителгән иде. РСФСР фестивалендә өч йөзгә якын театр катнашып, шулардан 44 спектакльгә I иче Дәрәҗә диплом бирелде Алар арасында Г Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (М Кәрим трагедиясе буенча «Ташлама утны, Прометей» спектакле өчен), М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия театры (Туфан Миңнуллиннын «Үзебез сайлаган язмыш» драмасы буенча куелган спектакль өчен), Тува драма театрының рус труппасы (Илдар Юзеевнең «Сандугачлар килгән безгә» драмасы буенча куелган спектакль өчен) бар. «Сандугачлар килгән безгә* спектакле ин яхшы 12 спектакль белән бергә Ленинград шәһәрендә күрсәтеләчәк. Шулай ук автономияле республикаларның дүрт драматургы, пьесалары өчен, I иче Дәрәҗә дипломга лаек булды Аларның икесе татар драматурглары — Туфан Миннуллнн һәм Илдар Юзеев СОВЕТ ПОЭЗИЯСЕНӘ 60 ЕЛ Бөек Октябрьның 60 еллыгына багышлап, Мәскәүнең «Художественная литература» нәшрияты ватаныбыз шагыйрьләренең дүрт томлык шигырьләр китабын чыгарды «Совет поэзиясенә 60 ел» дип исемләнгән бу дүрт томлыкның өченче китабында татар поэзиясе вәкилләре .Муса Җәлил, Һади Такташ. Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан, Оибгат Хәким. Әхмәт Исхак. Әнвәр Давыдов. Нури Арсланов. Равил Файзуллин, Зәки Нури. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һ б шагыйрьләрнең әсәрләре урнаштырылган. ЯЗУЧЫГА — РӘХМӘТ Сентябрь азакларында Самарканд шәһәрендә язучыларның республика конферен циясе булып, анда «Яка кеше шәхесен тәрбияләүдә хәзерге заман совет әдәбиятының бурычы» дигән темага зур сөйләшү уздырылды Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышлап үткәрелгән бу конференциядә татар язучылары исеменнән тәнкыйтьче Рафаэль Мостафнн катнашты һәм ул «Совет әдәбиятларының үзара йогынтысы һәм бер-берен баетуы, яңа кеше образын иҗат итүдә гомуми һәм специфик аерымлык» ди гән темага чыгыш ясады СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ ФИНЛЯНДИЯДӘ Хельсинки шәһәрендәге Тукай җәмгыяте чакыруы буенча Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Айрат Арсланов җитәкчелегендә, реелублакабыэяың бер төркем сәнгать осталары фяплянднадә булып кайттылар. Хельсинки һәм Тампера шәһәре. Яраен- пяя эшчеләр поселогы тамашачылары РСФСРның атказанган. ТАССРның халык артисты. Тукай бүләге лауреаты Илһам Шакиров. Г- Тукай исемендәге татар дәү ләт филармониясе солисты Римм* Кбраһв- мова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтов (скрипка). Марат Сираҗетдинов (фортепиано), баянчы Рокыя Ибраһнмов.1 һәм сәхнә остасы Ай рат Арсланов башкаруында Г. Тукай шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны, татар совет композиторларының әсәрләрен дулкынланып тыңладылар КИЧӘЛӘР, ОЧРАШУЛАР Татарстан язучылары Куйбышев өлкәсе хезмәт ияләре белән әледән-әле очрашып торалар Язучы Хәсән Сарьян, шагыйрь Галимҗан Латыйп һәм «Казан утлары» журналы хезмәткәре Абдулла Сәләхетдиновлар катнашы белән уздырылган әдәби кичәләр өлкәнең Келәүле районында зур күтәренкелек белән узды. * , * * Куйбышев шәһәре металлургларының татар җыр һәм бию ансамбле «Ялкынлы яшьлек»кә халык ансамбле дигән исем бирелде Бу бәйрәмдә Татарстан язучыла- рыннан Мәхмүт Хөсәен, Зөлфәт. Разил Вә- лиев, матур әдәбиятны пропагандалау бюросының җитәкчесе Эльс Гаделев катнашты Куйбышев шәһәре яшьләренең ялкынлы биюләре һәм җырларына кушылып, татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады * * * «Казан утлары» журналының бүлек редакторлары, шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гатауллин һәм Роберт Миңнуллиннар -X. Ямашев исемендәге мех берләшмәсенең 1 нче тулай торагында журнал укучылары белән очраштылар, аларга редакциянең алдагы ел планнарын сөйләделәр, шигырьләр укыдылар. * * * Шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин, Зиннур Насыйбуллин һәм Роберт Миңнуллин Чүпрәле районында булып, «Казан утлары» Исемле әдәби кичәләр үткәрделәр. Укучыларны «Казан утлары» журналының планнары белән таныштырдылар, үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. * # Язучы Нәби Дәули Зеленодольск шәһәренең Куйбышев исемендәге клубында, Казан хәрбиләре янында булып, үзенең китаплары буенча үткәрелгән укучылар конференцияләрендә катнашты Аларның күп санлы сорауларына җавап бирде, иҗат планнары белән уртаклашты. Язучы Юдино тимер юлчылар клубында үткәрелгән яшьләр һәм остазлар кичәсендә дә катнашты. Хезмәт һәм сугыш ветераннарына, аларның яшь алмашчыларына әсәрләреннән өзекләр укыды. * * Казан дәүләт университеты «Әллүкн» әдәби берләшмәсенең элекке членнары, шагыйрьләр Фәннур Сафин, Роберт Миңнуллин, Җәүдәт Дәрзаманов һәм әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов Казандагы 10 нчы интернат-мәктәп укучылары белән очраштылар. Укучыларга «Әллүки» берләшмәсенең тарихы, аның язучылары турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар * * * Казан педагогия училищесының актлар залында композиторлар Бату Мулюков һәм Әнвәр Шәрәфиевнең студентлар һәм укытучылар белән очрашуы булды Бу кичәдә сүз Татарстан композиторларының музыкаль әсәрләре турында барды, сәхнә осталары һәм Казан студентлары башкаруында концерт бирелде. ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Әлмәттә яшәүче язучылар, сәнгать вәкилләре һәм журналистлар Шашин исемендәге Ленин орденлы «Татнефть» берләшмәсендә очрашуда булдылар, әдәбият, сәнгать һәм производство яңалыклары турында фнкер алыштылар. Әдип Маликов, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова. Гамил Афзал, Юныс Әминов, Әлмәт татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Гали Хөсәенов. музыка училищесы дирижеры В Чепкасов һәм башка иптәшләргә, нефтьчеләрне коммунистик һәм эстетик тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен, «Татнефть» берләшмәсенең һәм нефть-газ промышленносте профсоюзы өлкә комитетының мактау грамоталары тапшырылды. Генераль директор урынбасары Үзбәк Саттаров «Татнефть» берләшмәсе һәм нефтьчеләр профсоюзы өлкә комитеты исеменнән бүләкләнүчеләргә яңа нжат уңышлары теләде. Язучылар нефтьчеләргә китапханә бүләк иттеләр. ♦ * * Лениногорск әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы әдәби осталык мәсьәләсенә багышланды. Татарстан язучыларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Әдип Маликов, Тукай бүләге лауреаты Гамил Афзал. Шамил Бикчурин яшь авторларның иҗатлары турында сөйләделәр. * * « Бүлек язучылары нефть районнарындагы әдәби көчләр белән тыгыз элемтәдә яшиләр Баулы әдәби берләшмәсендә Сәет Кальметов, Җәмит Рәхимов. Әлмәт һәм Азнакай әдәби берләшмәләре утырышларында Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал, Рафаил Төхфәтуллин. Мәхмүт Хәсәнов иптәшләр яшь авторлар белән очраштылар, аларның әсәрләренә төпле анализ ясадылар. Азнакай поселогындагы бораулау эшләре идарәсе клубында язучы Мәхмүт Хәсә- новның иҗатына багышланган әдәби кичә уздырылды Нефтьчеләр язучының әсәрләре турында фикерләрен әйттеләр Яшь шагыйрь Нур Әхмәдиев үзенең яңа шигырьләрен укыды Мондый кызыклы кичәләр Азнакайдагы 1 нче һәм 2 нче номерлы урта мәктәпләрдә дә үткәрелә Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова КамАЗ төзүчеләре белән еш очраша һәм Чаллыдагы әдәбият берләшмәсе членнарына иҗади ярдәм күрсәтә Аның композитор Әнвәр Бакиров белән иҗат иткән «КамАЗ җыры» Бөтенроссия конкурсы бүләгенә лаек булды Шул хезмәтләрен искә алып. С Сөләйманова «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән значок белән бүләкләнде.