БӘХЕТЛЕРӘК КЕМ БАР БЕЗДӘН?
Һавадандыр Йөрәк кыса кайчак, Тын кысыла... һавадандыр, диләр, һавадандыр... һавадандыр — Урасы ашлыкны черетә яңгыр, һавадандыр — һава Җирдәге бар нәрсәгә кагылып тора, Ил-җирләрне минем белән тоташтыра — Кипрны да, Кытайны да, Ливанны да, Чилидагы канга баткан диварны да... Танкларның Җирне бозып даңгырдавын... Тын кысыла. Йөрәк кыса. һавадандыр... Никтер еллар хәзер ак кар кебек — Салмак бөтерелә... Бик тиз тына... Биткә түгел, Янган иреннәргә түгел, Чәчкә куна. Ява... эри... ява... эри... ява... эри... Карлы башымны чөеп мин Эзләр салып йөрим. Эзне вакыт көри... Көрәгәне эри, Җиргә сеңә, Ташкын булып кушыла елгаларга... Зәңгәр болыт безнең эзләр, Көмеш балык, кызыл алма, Яшел кына... Ак кар түгел, Ап-ак килеш безнең башка Тормыш яме куна. Кермим — Тәрәз ачтым, Кер, кар, Сиңа әйтер сүзем бар. — Әйтер сүзең җылыдыр, Ул җанымны җылытыр, Кеше түгел—эрермен... Тәрәзәң яп, Кермим. — Ишек ачтым, Кар, кер, Сөйләшеп утырыйк бер. — Я сөйләрсең моң-зар, Кеше түгел бит мин, кар — Давылга әйләнермен... Ишегең яп, Кермим. Ялкын юрау Гөжли-гөжли учак яна — Шәүләсе чаршауда уйный. Солдаткалар җыелганнар, һәркайсы үз ирен уйлый. Чатный-чатный учак яна — Шәүләсе чаршауда уйный. Учак янында малайлар һәркайсы әтисен уйлый. Ак чаршауда сугыш бара. Ялкын ялмый, төтен ургый. Шәүләләрнең хәрәкәтен Барысы үзенчә юрый... Ак чаршауда манзаралар Алмашына берөзлексез. — Әнә минем әти атта — Аһ, аның аты сөрлекте... Барысы да борылып карый Шул малайның анасына. Аның куздай кызыл йөзе Көлгә әйләнеп бара сыман. — Ялгыш күргәнсеңдер, улым, Сөрлеккәндер дошман аты... Ялкын шәүләсе кызарткан Яулыгының читен капты. Дүрт ел ядрә ерып йөреп, Аның ире исән кайтты... Төнге урман Битемне нидер тырнады — Ботак булдымы, Поши мөгеземе? Алда нидер ялтырады — Черек эземе, Бүре күземе? Нидер аякка чорналды — Агач тамырымы, Еланмы? Муеным нидән чыланды — Чыкмы, тирме, Әллә канмы? Чабам... Чабам... Чабаммы? — Табан җирне тоймый... Капчык урынына башыма Кап-караңгы дөнья каплап, Куркаклыгым өчен мине Шаулый-шаулый Урман кыйный... — Быелгы елның Үткән елдан Аермасы нидән тора? — Кеше күбрәк йортлар сала, Кошлар азрак оя кора... Яшел клавишлар Яфракларга Шыбыр-шыбыр яңгыр ява. Яшел клавишлар батып-чүгеп ала. Яңгырый агач, Чыңлый чәчәк, Җырлый үлән... һәм күңелдә яңгыр эзе булып Илаһи моң-тынлык кала. Тәрәзә, парланып, дөньяны каплады, Түзмәде, тулышты һәм елап җибәрде. Бер тамчы яшь сызып төште яп-якты эз. Шул тамчы яшь эзе аша Ачыграк күрдем дөньяны... Яратмыйм кешеләр елаганны, Ә елаганнарын күрсәм, Күз яшьләреннән Күземне ала алмыйм. Бәхетлерәк кем бар бездән? Карда йөрдек, Балчык издек, Чирәмгә басабыз тиздән — Бәхетлерәк кем бар бездән? Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Зырылдатып әйләндердек — Бәхетлерәк кем бар бездән?!. Тетрәде Җир, корылык узды. Андыйларга гына түзгән. Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Зырылдатып әйләндердек — Бәхетлерәк кем бар бездән?!. Кыш килде көз уртасына. Кырны карга бутаса да, Ач калмадык, амбар тулы — Андыйларга гына түзгән. Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Зырылдатып әйләндердек — Бәхетлерәк кем бар бездән?!. Көнне бизи хезмәт яме. Төнне бизи үбешүләр. Яшь хатыннар бәби таба, Тапкан саен сөенә-сөенә... Әхлагыбыз нык нигездә. Шундый тормыш өметсезме?!. (Андыйларга гына түзгән!) Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Зырылдатып әйләндердек — Бәхетлерәк кем бар бездән?!. Дошманнар кимесәләр дә, Гайбәтләре арта бара. Колак тулды, йөрәк тулды Илебез өстенә койган Төрле телле шакшы сүздән. Күңелебез һаман да саф, Байрагыбыз һаман чиста!.. Гайбәтләргә генә түзгән. Җиребезне исән килеш Кояш тирәли тагын бер Рәхәтләнеп әйләндердек — Бәхетлерәк кем бар бездән?!. Карлар кичтек, Балчык издек, Чирәмгә басабыз тиздән! Беребез тирәли беребез Беребез тирәли беребез Якыная алмыйча йөрибез... Сорыйсың: — Ник алай, әйтеп бир. Мин әйтәм: — Син — Кояш! Ә мин — Җир. Әйтәсең: — Нәкъ шулай, нәкъ шулай — Син Җир шул, ә мин — Ай! Ярты Ай... Беребез тирәли беребез Якыная алмыйча йөрибез... Малай әйтә: — Беләсеңме, Айны күктә кем кабыза?.. Белмисең шул — Минем абый... Шырпы сызып.... Кызчык әйтә: — Беләсеңме, Айны күктә кем сүндерә?.. Белмисең шул — Сүндерттерә күрше кызы...