Безнең сафка
ӘНӘС КАМАЛГА 70 ЯШЬ атар театрының «атасы» исемен йөрткән күренекле драматургыбыз Га- лиәсгар Камал традицияләрен дәвам итүче һәм үстерүчеләр арасында аның үз улы Әнәс Камал да бар. Әнәс Галиәсгар улы Камалетдинов 1908 елның 20 февралендә Казанда туа. Кече яшьтән театр һәм драматургиягә якын булган егет яшьли әдәбият һем сәхнә мәсьәләләре белән кызыксына башлый. Бу исә аны Казан театр техникумына алып килә һәм кече яшьтән кулына каләм алырга мәҗбүр итә Әнәс Камалга үзенең беренче комедиясе «Хуҗа Насретдин әфәнде»не язганда әяе 13 яшь тә булмый. Дөрес, аның тәүге әсәрләре әле матбугатта басылмый, шуңа да карамастан, аның өметле генә яшь драматург булуы күзгә ташлана. Ул әсәрләр үзешчәннәр тарафыннан сәхнәгә дә куела. Әмма еллар узган саен үз өстендә өзлексез зшләүләр нәтиҗәсендә аның әсәрләре дә җитдиләнә, камилләшә баралар. Ул аеруча бер пәрдәлек пьесалар һәм комедияләр язучы драматург буларак таныла. Ә. Камалның 1931 елда «Ике көч» һәм «Давыл» әсәрләрен эченә алган беренче җыентыгы дөнья күрә. Ә бүген исә инде ул дистәләгән китап авторы. Аның әсәрләре бигрәк тә үзешчән театр коллективлары тарафыннан яратып сәхнәләштереләләр. Моны, беренчедән. Ә. Камал әсәрләренең кыска һәм оста язылулары белән аңлатсак, икенчедән, драматург үзенең әсәрләрендә халык өчен зур әһәмияткә ия мәсьәләләр, актуаль проблемалар күтәреп чыга. Аның әсәрләрендә совет кешеләренең иҗади хезмәте һәм аларның коммунистик киләчәккә омтылышы ачык чагылыш таба, искелек калдыклары һәм тормыштагы тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәш күрсәтелә. Бер үк вакытта Ә. Камал эстрада өчен шигырьләр һәм интермедияләр авторы да. Аның ул әсәрләре шәһәр һәм авыл сәхнәләрендә аеруча зур уңыш белән яңгырыйлар. Еш кына ул язучыларның аерым әсәрләренә, республикабыз театрларында куелган яңа постановкаларга карата тәнкыйть мәкаләләре белән дә чыга, рецензияләр яза. Бигрәк тә аның әтисе Г. Камал турындагы истәлекләре, очерклары, хикәяләре зур әһәмияткә ия. Бу әсәрләр әдәбиятыбыз классигының тормыш һәм иҗат юлын тагы да тулырак һәм бөтенрәк итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр Әлеге тема исә Әнәс Камалны һаман да кызыксындыруында дәвам итә. якын елларда ул укучыларга һәм театр сөючеләргә үзенең яңа хезмәтен тәкъдим итәр дип ышанырга кирәк. Әнәс Камал тәрҗемәче буларак тә зур активлык белән эшләгән әдип Аның Н. Островский, Л. Толстой, С. Маршак, А. Гайдар, С. Михалков, А. Барто һәм күп кенә башка рус язучыларыннан тәрҗемәләре шул хакта сәйли Татарстан Язучылар союзы, «Казан утлары» журналы һәм аның зур укучылар аудиториясе әдипкә ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары тели| Т В. Г. ВОЗДВИЖЕНСКИЙГА 50 ЯШЬ әнкыйтьче, әдәбият галиме өчен илле яшь — иң өлгереп җиткән, тирән белем һәм тәҗрибә туплаган чор. Галим һәм педагог, әдәбият-сәнгать тормышын тирәнтен аңлап эш итүче тәнкыйтьче В. Г. Воздвиженский үз иҗат юлының нәкъ әнә шундый дәверен кичерә. Ул Мәскәү университетының филология факультетында белем ала, шунда ук совет әдәбияты өлкәсендә фәнни эшкә керешә, академик Л. И Тимофеев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлый. Ә 1956 елдан башлап аның бөтен тормышы һәм гыйльми-әдәби эшчәнлеге Казан белән бәйле. Монда ул В. Маяковский, Л. Леонов кебек данлыклы рус совет әдипләрен генә түгел, иң күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатын да өйрәнүгә ныклап керешә. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил. LU. Усманов һәм башка каләм осталары мирасын өйрәнеп язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән татар әдәбияты һәм милли культурасы хәзинәләрен бөтенсоюз укучысына якынайтуга хезмәт итә. Патриот-шагыйрь М. Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын фәнни өйрәнү өлкәсендә В Воздвиженский аеруча тырышып эшли. 1969 елда Мәскәүнең «Наука» нәшрияты аның «Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» исемле китабын бастырып чыгарды. Авторның бу хезмәте М. Җәлил шигъриятен тикшерүдәге киң колачлылыгы белән аерылып тора. Филология фәннәре докторы Нил Юзиеө сүзләре белән әйткәндә, «тикшеренүнең максаты, хезмәтнең кыйммәте һәм яңалыгы — М, Җәлил шигъриятенең тирән тамырларын, сәнгать нигезләрен ачуга омтылуда, бу шигъриятнең башка * совет шагыйрьләре белән эстетик бердәмлек тәшкил итүен исбатлауда, «Моабит пәфтәрләре»н эпоха белән янәшә куеп, сугыш елларындагы әдәби үсеш фонында карый белүдә». Күп кенә катлаулы теоретик мәсьәләләр күтәрелүенә дә карамастан, Муса Җәлил турындагы бу китап әдәбият белгечләренә дә, киң катлау укучылар массасына да бердәй диярлек аңлаешлы. В Воздвиженский М. Җәлил иҗатын өйрәнүен һаман да дәвам иттерә. «Художественная литература» нәшриятында галимнең патриот-шагыйрь турында ике яңа күләмле хезмәте басылып ята. Беренче китапта автор шагыйрьнең кешелек сыйфатларын, аны дулкынландырган уй-тойгылар тирәнлеген, М. Җәлил шигырьләрендәге тормыш сөючәнлекне. кешелек горурлыгын бөтен тулылыгында күрсәтергә омтыла. Икенче хезмәте исә Җәлил шигърияте белән французларның Каршылык хәрәкәте поэзиясе арасындагы эчке бәйләнешләрне тикшерүгә багышланган. Моннан тыш, «Татар совет әдәбияты тарихы» дигән күмәк хезмәтнең герой-шагыйрьгә багышланган бүлегендә Воздвиженский М. Җәлил иҗаты буенча тупланган фәнни тикшеренүләрне гомумиләштереп, билгеле бер йомгак ясый. В. Воздвиженскийның бу хезмәтләре Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертә. Соңгы елларда ул Идел белән Урал арасында яшәүче халыклар әдәбиятларының | социалистик реализм юнәлешендә эстетик бердәмлек буларак үсешен һәм үзара йогынтысын өйрәнүгә багышланган хезмәт өстендә эшләде. Бу өлкәдәге тикшеренү совет әдәбият фәнендә беренче тәҗрибә дияргә мөмкин. СССР Фәннәр академиясе чыгара торган «Күп милләтле совет әдәбияты тарихы» исемле алты томлы хезмәттә Воздвиженский «Идел һәм Урал буе халыклары әдәбияты» бүлеге авторларыннан берсе буларак катнаша. ■ Воздвиженский күп еллардан бирле Казан университетында совет әдәбияты курсы буенча лекцияләр укый, ул шулай ук бүгенге әдәбиятның мөһим темалары буенча берничә махсус курс авторы да Партияле әдип В. Воздвиженский гыйльми һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген үзләренең партия оешмасында һәм Татарстан Язучылар союзында төрле җәмәгать эшләре белән бергә алып бара. Студент яшьләр, башлап язучылар арасында да, өлкән әдип һәм галимнәр арасында да хөрмәтле кеше ул. Илле яшен тутырган көндә хезмәттәшебез В. Г. Воздвиженскийга нык сәламәтлек, яңа иҗат / уңышлары телибез. ГЕННАДИЙ ИВЛЕВ. Т МӘСГУТ ШӘРИФУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 50 ЕЛ әсгут Шарифуллин кыска, ләкин иҗади яктан үзенчәлекле гомер кичерде. Ул 1928 елның 18 февралендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Рәтамак авылында крестьян гаиләсендә туа. Бала чактан ук рәсем ясарга, китап укырга ярата. Стена газеталары чыгару, клубны бизәү кебек эшләрнең барысын да ул башкара. Шуның өстенә колхозда да эшли. Армиядән кайткач, 1953 елда М. Шәрифуллин Казанга килә һәм заводта авто- матлаштырылган станокларны көйләүче слесарь булып эшли башлый Таләпчән егет үзлегеннән белемен күтәрә. Уку теләге аны Казанның художество училищесына китерә, Шунда ул партиягә алына. 1959 елга кадәр М. Шәрифуллин — Татар академия театрында рәссам, аннан Казан телевидениесында художество цехы башлыгы. М. Шәрифуллиның хикәяләре матбугат битләрендә 1956 елдан күренә башлый, һәм бер ел да үтми, «Айлы төндә» исемле беренче китабы дөнья күрә. Авыл кешеләренә багышланган «Еллар үткәч» дигән повесте һәм «Туганнар» исемле пьесасы әле дә күпләрнең хәтерендә Мәсгут Шәрифуллин 1962 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә Каты авыру әдипкә үзенең барлык мөмкинлекләрен, бай күңелен ачып салырга ирек бирми. Иҗаты бөтен киңлегенә ачылып китә башлагач кына, утыз сигез яшендә язучы вафат була. Шушы елның 18 февралендә аның тууына 50 ел тулды.