АРХИТЕКТОР ИСМӘГЫЙЛЬ ГАЙНЕТДИНОВ
Бөек Октябрь кояшының бәрәкәтле нурлары астында татар халкының талантлы уллары һәм кызлары арасыннан күп сан» лы сәнгать осталары үсеп чыкты. Шуларның берсе — архитектура профессоры Исмәгыйль Гайнетдинов. Ул инде җитмеш яшен тутырып килә ’. Бөтенсоюз һәм Татарстан архитектура сәнгатендә күренекле урын тоткан бу корым-төзем 1 остасының иҗаты хакында җитди бер монография язарга да күптән вакыт инде дип беләм. Бу мәкалә әнә шул кимчелекне әз булса да төзәтү теләгеннән чыгып, дөньядагы иң могтәбәр архитектура институтларыннан берсе — Мәскәү архитектура институтында шәһәр төзү кафедрасы мөдире булып эшләүче профессор Исмәгыйль Гали улы Гайнетдиновның архитектура мәйданында майтарган зур хезмәтен тәкъдир итү, укучыларны аның белән кыскача таныштыру максаты белән язылды. Революциягә кадәр хәлле гаиләләрдән чыккан татар яшьләренең бик азы югары уку йортларын тәмамлый алсалар да, аларга, потенциаль сәләтләре нинди генә зур булмасын, фән һәм гыйлемнең биек үрләренә күтәрелү мөмкин түгел иде. Ә инде Исмәгыйль кебек ярлы эшче гаиләсендә туып үскән яшьләргә югары белем институтларының бусагасыннан атларга да мөмкинлек булмый. Аның эшләрен күзәтеп, иҗади әсәрләрен бәяләгәнче, Исмәгыйль теземчелек мәйданына килеп чыкканга кадәр татар халкының архитектура эшләре ни хәлдә булганлыгын кыскача гына күз алдына китерик. Шул вакытта гына останың бу өлкәдәге зур хезмәтен тәкъдир итү ипле булачак. Татар халкының элекке чорда төзү-төэүчелек, калалар һәм салалар кору мәйданындагы активлыгы хакында сүз ачсак, уналтынчы гасырга кадәрге һәм унсиПрофессор 1! Г Гайнетдинов үткән елнын 21 октябрендә вафат булды. Bv мәкалә ШУШЫ аянычлы вакыйгага кадәр үк язылган булганлыктан, без аны үзгәртмичә деньяга чыгаруны тиешле таптык — Редакция ’ Корым — сооружение мәгънәсендә, тезем — зодчество. СӘНГАТЬ гезенче гасырның икенче яртысыннан соңгы чор турында сөйләргә туры килә. Татар халкының борынгы корылыш әсәрләреннән бик азлары гына сакланган. Мәсәлән, Казанда Сөембикә манарасыннан башка бер әсәр дә юк. Тарихи әсәрләрдә. фәндә Сөембикә манарасы дип аталып йөрүе аның Сөембикә ханша заманында корылган булуын курсәт». Каюм Насыйри да шулай ди. Моннан башка ф шәһре Болгарда, Касыйм каласында һәм Чулман-Идел, Агыйдел буйларының башка төбәкләрендә ярым хәрабә хәлендәге берничә таш корылышны әйтеп китәргә мөмкин. Дөньяның корым әсәрләре куп заманнарда һәм күл илләрдә таш корым рәвешендә сакланган. Урта Азия, Иран, Мисыр. Рум һәм башка илләрнең корымнары таштан, кирпечтән салынган булган. Аерым игътибар белән корылмаганда агач өйләр тиз җимереләләр, харап булалар. Идел буе халыклары, шулар җөмләсеннән татар халкының йорт-каралтылары күбрәк агачтан салынганлыктан, кыска гомерле булганнар. Хәер, өйләре агачтан булса да, җәмәгать биналарын, храмнарны халык таштан салырга тырышкан. Мәгълүм ки, Казан каласында электә дә таш сарайлар һәм мәчет- мәдрәсәләр булмаган түгел. Князь Курбский, мәсәлән. Казанның бик күрекле булуын, таш мәчетләр, сарайлар булуын язып калдырган. Боларга мәшһүр сәяхәтче Олеари- ның 1630 елда ясап калдырган рәсемнәре бер чама иллюстрация була ала. Шиһаб Мәрҗани башка чыганаклардан файдаланып, XVI йөздә «кала эчендә сигез манаралы бер җомга мәчете һәм таҗик ермагы дип аталган урында янә бер мәчет вә мәдрәсә» булуы турында яза. Археологик казынулар күрсәткәнчә, татарларда кирпеч-силикат эшләре алга киткән булуы билгеле. Болгар заманында таштан кору осталыгы югары дәрәҗәдә булган. Болгар осталарының рус калаларына барып кору-төзү эшләрендә катнашулары, мәсәлән, Владимирда, Псковта чиркәүләр салышулары ышанычлы тарихи чыганак- “ ларда күрсәтелә. X XVI гасырдан соң, татарларда таш биналар салу, тимерчелек белән шөгыльләнү * тыелган чорда, металл һәм тимердән ясау, таш пулатлар салу һөнәрләре җуела, оны- а. тыла башлый. Профессиональ таш корым-төзу осталыгы югала бара Бары 1767 елда гына, Екатерина II Казанда булган чагында, татарлар, патшага С гариза биреп, Казанда таш мәчет салырга рөхсәт алалар Таш пулатлар корылмауның башка сәбәпләре дә булгандыр: татар халкы гасырлар буе бик фәкыйрьлектә яшәгән. < Шул ук Мәрҗани яза: «Мулла Габдерәшит мәчет мөһиме өчен Хаҗи Тархан (Өстер- хан) шәһәренә кадәр мөзул итмеш», ди. Димәк, патшадан рөхсәт алынса да. Казан үз халкыннан таш мәчет салырлык мая җыя алмаган. Идел буенча Әстерханга кадәр төшеп акча җыеп кайтканнар. Болар ул вакытта татар халкы өчен корылыш-төэелеш эшләренең нинди авыр булганлыгын күрсәтә. Шуннан соңгы заманда Казанда берничә таш мәчет салына Боларның төзүчеләре һәм корымчылары кемнәр булгандыр, анысын тикшеренүчеләр архивлардан ачыклар. Чөнки ул заманнарда инде архитектура 1>әм калачылык тәртипкә салына. Шәһәрләр алдан корылган план белән төзелә башлый. Биналарны да алдан хәзерләнгән проект белән сала торган булганнар. Хәтта авыл мәчетләре дә теземче ясаган проект белән корыла. Татарларны чукындырырга тырышкан каратун-миссионерлар татар мәдәни хәрәкәтен бөтен көчләре белән юк итәргә омтылган заманда татар халкы бик мескенлеккә төшеп, архитектура үз эше түгел, аңарга омтылырга да кирәк түгел дип уйлау дәрәҗәсендә тора. XVIII—XIX гасырларда байтак таш биналар корылса да, татарлардан профессиональ архитекторлар чыкмаган. Ләкин агач корылыш дәвам итә. Аның формалары да. стиле дә саклана. Агач корымның теземе, бизәкләре дә сакланып килгәнен хәзер дә күреп торабыз. Авыз иҗаты әсәрләре сакланган кебек, халык ңррымының төп үзенчәлекләре дә сакланып килә һәм һаман үсмәктә. Бары тик Бөек Октябрь революциясе генә халкыбызның зур мәдәни көчләрен уятырга, аякка бастырырга һәм эшкә җигәргә мөмкинлекләр бирде Талантларга олы юл капкалары ачылды. АРХИТЕКТОР ИСМӘГЫПЛЬ ГАЙНЕТДИНОВ Исмәгыйльнең биографиясендә гадәттән тыш берни дә юк. Атасы Гали абзый, фәкыйрьлек, җир азлыктан интегеп, 1912 елда бөтен гаиләсе белән ОлыМәңгәр авылыннан (Татарстан, Арча районы) Чиләбе шәһәренә күчеп китә. Бу вакытта Исмәгыйльгә бишенче яшь кенә була әле. Чиләбедә Гали абзый әле йөкче, әле ат караучы, әле урам себерүче булып эшли. Исмәгыйльнең әнисе байларда пешекче булып хезмәт итә. Унике яшенә кадәр Чиләбе татар мәктәбендә укыганнан соң Исмәгыйльнең үзенә дә эшләргә туры килә. Ул итек тегү һөнәренә өйрәнә һәм берничә еллар итекче булып эшли. Укуга һәвәслеге дә зур була. Революция биргән киң мөмкинлекләр яшүсмер егетне дәртләндереп тора. Ул. үзлегеннән укып һәм хәзерләнеп, 1925 елда җидееллык рус мәктәбенә укырга керә. Аны егерме яшендә тәмам итеп, шул ук елны Казан индустриаль техникумы рабфагында укый башлый. Күп тә үтми, шушы техникум нигезендә Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты ачыла, һәм 1931 елда ук инде Исмәгыйль Гайнетдинов институттан төзүче инженер дипломы алып чыга. Әүвәл ул прораб ярдәмчесе, аннан соң прораб булып Казан төзелешләрендә эшли. Исмәгыйльнең күңелендә иҗади төзелеш эшләренә омтылыш нәкъ менә шушы елларда туа да инде. Айлар, еллар үтү белән аның бу теләге көчәя бара. Ниһаять, 1936 елда ул Казан шәһәр советы янындагы проектлау остаханәсендә архитектор булып эшли башлый. Останың гомерендә зур борылыш ясалган чак бу. һәм аның моннан соңгы гомере бөтенләе белән архитектура, теземчелек эшенә багышлана. 1936 елның көзендә Исмәгыйль конкурс аша Мәскәүдәге СССР Архитектура академиясенең аспирантурасына уза. Аспирантура курсын тәмамлаганнан соң. академия президиумы карары белән аны калачылык (градостроительство) институтында эшкә калдыралар. Менә шушы институтта яшь архитекторның интенсив теземчелек эш- чәнлеге киң колач ала. 1939 елда Исмәгыйль Гайнетдинов шунда ук кандидатлык диссертациясен яклый. Соңрак Мәскәү архитектура институтына гыйльми-педагогик эшкә күчә. 1965 елда Исмәгыйль Гайнетдиновка профессор дигән гыйльми исем бирелә. Педагоглык Исмәгыйль аганың табигатендә төп хасиятләрнең берсе дисәк ялгыш булмас. И. Гайнетдинов Казан архитекторлары белән якыннан бәйләнешен һичкайчан өзми. Казан төзүче инженерлар институтында архитектура факультеты ачу буенча әзерлек эшләрендә актив катнашып, ул әлеге факультетның беренче яшь архитекторлары чыгарылышын хәзерләүгә күп көч куйды. 1977 ел чыгарылышында да имтихан комиссиясенең рәисе булып эшләде. Исмәгыйль Гайнетдинов — күп санлы гыйльми һәм фәнни-популяр хезмәтләр авторы. Әле Казанда эшләгән елларында ук ул «Сызымнар, аларны сыза һәм укый белү», «Шрифт үрнәкләре» дигән ике китап язып Татарстан китап нәшриятында татар телендә бастырып чыгарган иде. Моннан соң төрле матбугат органнарында татарча һәм русча илледән артык китап һәм мәкаләләре дөнья күрде. Исмәгыйль Гайнетдиновның кору-төзүдәге практик эшчәнлегенә килсәк, аның иң күркәм әсәрләре белән без республикабыз башкаласы Казанда көн саен диярлек очрашып торабыз. Әмма иң әүвәл 1938 елда Мәскәүдә — Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә корылган Татарстан павильонына тукталыйк. Ул хәзер сызымнарда гына сакланып калган. Бу павильон төземчелек мәйданына чыккан яшь Һәм сәләтле останың егетлек дәрте белән ясалган беренче җитди әсәре була. Бу чорда ул инде ____________________________________________________________________________ корым-төзем эшләрендә яхшы ук тәҗрибә алган, классик һәм милли төзем формаларын нык үзләштергән белгеч. Аңарга бары шул белемнәреннән тулы файдаланып, осталыгын күрсәтерлек бер объект кирәк була. Шул вакыт хөкүмәтебез Мәскәүдә совет иленең уңышларын күрсәтерлек зур Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсен оештыру турында карар кабул итә. Татарстан павильоны проектына да махсус конкурс ачылып, анда күп кенә танылган архитекторлар катнаша. Исмәгыйльнең проекты беренче премияне ала һәм Татарстан павильонын төзү аның проекты буенча башкарылырга тиеш була. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендәге Татарстан павильоны. 1940 елгы фоторәсем. Оста бетен җыйган тәҗрибәсен, сәләтен, күңелендәге хыялларын бергә туплап, җан-фәрманга эшкә керешә. Сызымнар берсе артыннан берсе кәгазьгә тешә, рулон- рулон калькалар киштәләргә еелә. Срок зур түгел, көннәрне төнгә ялгап эшләргә туры килә. һәм. ниһаять, проект әзер. Исмәгыйль һәр детальнең, һәрбер кечкенә генә тезем кисәгенең дә үзе хыял кылганча ясалып чыгуын тели. Ул коручы инженерлар, һөнәрчеләр, металл осталары, агач осталары белән сәгатьләр, көннәр уздыра. Кадерле сәнгать әсәре, бигрәк тә архитектура әсәре төзер өчен теземче проект сызымнарыннан башлап, ишекләрне тупсаларына утыртканга кадәр һәр нәрсәне үзе карал, үзе күрсәтеп торып эшләтергә тиеш. Исмәгыйль шундый. Ул тәрәзәнең шпингалетын да үзе теләгәнчә ясата. Бу оригинал һәм нәфис тезем әсәрендә архитекторның бөтен иҗади хыялы, классик көнбатыш архитектурасы, көнчыгыш төзем стильләре һем татар халкының төзелеш сәнгате хәзинәләре барысы да тиешле чагылышын тапкан иде Бетенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе Советлар Союзында яшәүче халыкларның тезем сәнгате казанышларын да дөньяга танытты. Татар павильоны тамаша өчен күренекле урында һәм башка павильоннар янында теземчелек сәнгатенең иң җитди иң камил ясалган әсәрләреннән берсе булып торды. Шул вакыттагы совет матбугатында бу бинаның гүзәл сыйфатлары хакында күп язылган. Чыннан да, павильон татар тезем сәнгатенең шедевры иде. Якын киләчәктә татар халык сәнгатенең музее, әлбәттә, корылса кирәк. Ул музей шул павильон проекты белән ясалса, татар тезем сәнгатендә зур казаныш булыр иде. Илленче еллар уртасында Казан елгасы тамагы киңәйтелеп. Казан янында зур елга порты салынды. «Зур су» Казанның өйләренә тәмам орынып. Яңа бистәнең эченә килеп керде диярлек. Өчәр катлы пассажир теплоходлары Казанның кырыена килеп туктый башладылар. Портта мәһабәт кыяфәтле елга вокзалы ансамбле калкып чыкты И. Гайнетдинов проекты белән корылган бу ансамбль менә ике дистә ел буе тирә- юньгә ямь биреп, үзеннән нур таратып утыра. Элекке ике бистә арасы хәзер шәһәрнең иң матур төбәкләреннән берсе. Татарстан проспектының бу очы шушы ансамбль урнашкан мәйданга килеп терәлә. Кремль диварлары яныннан башлап елга портына, аннары Татарстан проспектына борылып киткән дуганың очы шәһәрнең иң күркәм паркларыннан берсө булып бара Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры. Бу төбәктә яңа корылышлар булыр әле. Эшне дәвам иттерәчәк теземчеләр Исмәгыйль ага 1 салган идеягә төшенеп, ул төбәкнең архитектура бердәмлеген сакларлар дип ышанасы килә. Ерактан килә торган теплоходлар өчен якты маяк кебек ялтырап торган вокзал Идел ягыннан Татарстанның башкаласы Казанның парад капкасы булып тора. Шәһәрдән барганда да, су өстеннән шәһәргә килгәндә дә ансамбльнең узәге булган вокзал шул кадәр җиңел тамаша кылына ки, гүя ул табигый рәвештә җирдән үсеп чыккан. Җиңел формалардан корылган бу бина шәһәрдән килгәндә унике җыйнак, сылу колоннасы, төрле төстәге майолик паннолары белән күңелгә шатлык биреп каршы ала. Шәһәр белән зур елганы һәм портны тоташтырып баглаган бер алтын боҗра кебек ул. Вокзал бинасы берсе шәһәр тарафына, икенчесе елгага караган ике фасады белән табигать һәм зур корылыш арасында органик бердәмлек, уртаклык хисе тудыра. Бинаның урта бүлеме үтә күренмәле пыяла диварлардан ясалган. Бу бүлектә пассажирлар залы. Алар, урыннарыннан да кузгалмастай, бу ике витраж аша елга өстен һәм вокзал алды мәйданын тамаша кыла алалар. Вокзалның бөтен ансамбле, сәяхәтчеләргә төрле уңайлыклар тудыра торган павильоннары— барысы да портның җир-су хосусиятләрен исәпкә алып планлаш- тырылган. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера-балет театры архитекторның әсәрләре арасында аерым бер урын тота. Әүвәл шуны әйтергә кирәк, театр бинасын проектлауның үзенә генә хас мәҗбүри шартлары бар. Ул шартлар аның конструкциясендә әһәмиятле роль уйный. Шунлыктан опера-балет театры биналары конструктив яктан берсеннән-берсе аз аерыла. Исмәгыйль өчен дә шул кысаларда эшләү зарур була. Шулай да останың теземчелек хыялы ашкыр булса, ул театр таләпләренә буйсынырга тиешле схема нигезендә дә үзенең иҗади кодрәтен күрсәтә ала. Исмәгыйль ага опера театрын бер киң симфоник музыка кебек хыял кылгандыр төсле. Күләме дистәләрчә мең кубик метр булган бинаны тамашачының күзен ялык- «Ага» дип. останы хөрмәтләү йөзеннән әйтелә,— Автор тырмаслык, йөрергә уңайлы итеп, бизәкле маршлар, баскычлар белән җиһазлау тәҗрибәле остадан да гаять зур иҗади киренкелек, чиксез дәрт, илһам таләп итә. Ул баскычлардан сез гади көнкүреш мәшәкатьләрен, хафә-борчуларны тышта калдырыл, сәнгать дөньясына керәсез. Оста аларны әнә шундый булырлык ител ясаган да. Гардероб бүлегендә өске киемнәрегезне салып, мәрмәр баскычлардан күтәрелгәндә сезнең күңелне бер шатлыклы шаукым, якты бер хис биләп ала. Чыннан да, гади бер ♦ бинаның беренче катыннан икенче катына менү генә түгел, бәлки көндәлек тормыш дөньясыннан сәнгать дөньясына күчү бу. Хакыйкатән, төзүченең ул әсәргә сарыф иткән иҗади кодрәте хәйран калырлык, һәр детальне үзе карап эшләткәнен искә алсаң, куйган хезмәте чиксез зур. Бу дәү сәнгать бинасының эчләп-тышлап һәр почмагында, һәр деталендә пөхтәлек, нәзакәтле зәвык билгесе бар. Театрның музыка йорты икәнлеген истә тотып, оста бинаның бөтен почмакларындагы, түшәм һәм диварлардагы декорга музыкаль рух бирә, гүя аның һәрбер бизәге җырлый, моңлана, бии, уйный Бина борынгы классик стильдә төзелгән, ләкин терәкләрен, капительләрен, тәрәзә яңакларын, башка кисәкләрен ясаганда татар декоратив бизәкләре хәзинәсе урынлы һәм мул файдаланылган. Моның өчен илһам һәм хыялыңа киң ирек бирү белән бергә, бик сизгер ритм тойгысына ия булырга, һәр нәрсәдә гармоник пропорциягә ирешергә кирәк. Останың бу шедевры шундый югары иҗади дәрт белән тудырылган да. Казанның Карл Маркс урамыннан узганда химия-технология институтының садә- дорик стильдә ясалган мәһабәт портал колоннадасы игътибарны җәлеп итә. Элекке эшләреннән берсе булган бу бинада ук инде И. Гайнетдинов иҗатына хас билгеләр күренә. Ул — җыйнаклык, тыйнаклык һәм пөхтәлек. Бина урамнан эчкә кертеп салын- ф гаи. Маркс урамына аның бары кечкенә ян фасады гына чыга. Ләкин теземче ул бинаны К. Маркс урамы ягыннан күрсәтәсе килә, һәм шул кечкенә мәйданлы фасадны — ул ротон формасындагы дорик колонналар белән терәкләнгән портик рәвешендә хәл 2 итә. Бу — бер иҗади тапкырлык. Зур уку йорты бинасын без шул мәһабәт пор- -тикка карап истә калдырабыз. Исмәгыйль шул ук утызынчы елларда Казанда янә о. берничә бина төзи. Шулар арасында мехчылар клубын һәм башкаларны күрсәтергә 54 була. Е Без төзем остасы Исмәгыйль аганың еч-дүрт әсәренә генә аерым тукталып уздык. Илле еллык иҗат гомере эчендә ул алтмыштан артык проект ясаган, конкурс- < ларда аның унлап эше беренче премия белән билгеләнгән илледән артык проекты 14 эшкә ашырылган. Без әле аның монументлар корудагы хезмәтләре хакында әйтмәдек. Шулерның премияләргә лаек булганнары арасында Орджоникидзе шәһәрендә шагыйрь Коста Хетагуровка, Уфада Салават батырга салынган һәйкәлләрнең архитектура' өлеше Исмәгыйль ага проекты белән төзелде. Гали абый улының табигатендә аерым сирәк зәвык, камиллеккә омтылыш һәм талымсыз эшчәнлек тупланган икән. Казанга килеп, корымчылык институты рабфагына кергән вакытта аны җитәкләп йөргән кеше булмаган. Үзенә хас бер эчке сизем аны бу институтка китерә. Инде бу сукмакка кереп алгач, архитектураның олы урамына барып ирешергә аның дәрте дә. дәрманы да, теләге дә, тырышлыгы да җитә Ул үз инициативасы белән борынгы татар корым һәм тезем әсәрләрен, җимерелгәниәренең хәрабәләрен тикшерел, татар архитектура формаларын табу юлында гыйльми эзләнүләр алып барды. Аңардан алда бу юнәлештә сукмак салган осталар юк иде Тарихи әсәрләре начар сакланган безнең халыкның корым-төзем һәм, гомумән, материаль культурасын тикшереп өйрәнү өчен зур ашкыну һәм зур тырышлык, түзем кирәк Шуңа күрә дә Исмәгыйль Гайнетдиновны яңа чорда милли архитектурабызга яңадан нигез салучы дип атарга хакыбыз бар. Ләкин бу гади реставрация түгел, реконструкция дә түгел, яңадан иҗади ясау иде. Чын иҗади кодрәте булган сәнгатьче иҗатында, ул нинди генә тарихи әсәрләрдән файдаланып эшләмәсен, классик шедеврлар аның иҗатына нинди гене йогынты ясамасын, заман рухы, дәвернең эстетик үлчеме сизелеп торырга тиеш. Исмәгыйль АРХИТЕКТОР ИСМӘГЫЙЛЬ ГАЙНЕТДИНОВ ага эщчәнлегендә һәр вакыт заман белән бергә атлады. Илле еллык иҗат гомерендә ул эзләнүдән һич туктамады, һаман яшь, һаман егет булып калды. Оста әүеәл үзенең белем, зәвык һәм акыл үлчәвенә салып, төзелештәге борынгы формаларның хәзерге заманга хас булган кыйммәтләрен билгели. Шуннан соң гына алардан файдалана. Югарыда әйтеп киткәнебезчә, татар архитектура әсәрләре бик аз санда калган, оу әсәрләрне кадерләп саклауны үзенең изге бурычы санап, шул хакта гамь чигеп йөрүчеләрнең берсе — Исмәгыйль ага. Сөекле Татарстанына, Казанга аны күп җепләр бәйли. Иң күркәм иҗат җимешләре дә Казанга баглы аның. Ул Казанда үзе сызган биналар — бигрәк тә күп дәрт вә дәрман сарыф иткән опера һәм балет театрының хәле белән һаман кызыксынып-хафаланып тора. Казанга килгән саен театрга барып, бинаның нинди хәлдә булуын тикшереп үтә. Бинаның тышкы һәм эчке күренешендә берәр чатаклык күрсә, борчыла башлый. Бу табигый. Иҗади эшләрендә җитди булган остага шулай тиештер дә. Иҗади намуслылык — аның төп сыйфатларыннан берсе. Без аның белән 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаштык. Мәскәүнең Зур театрында йомгаклау концерты эскизларын ясау өчебезгә— Исмәгыйль агага, рәссам Чыңгыз Әхмәровка һәм миңа тапшырылган иде. Байтак бәхәсләшергә туры килде. Ләкин бу тәмле иҗади бәхәс иде. Исмәгыйль болай тыныч, тыйнак кеше булса да, эш өстендә кызып бәхәсләшеп, үзенең багымын каты яклый белә. Иҗат кешесе өчен бу Һич тә яман сыйфат түгел. Дәртсез эшләнгән әсәрләрдә сүлпәнлек була. Аның әсәрләрендә сүлпәнлек юк. Барча эшләре дәрт һәм аерым пөхтәлек белән ясалган. Халкыбызның профессор-төземче Исмәгыйль Гайнетдинов белән горурланырга хакы бар. Ул эшче халкы арасыннан чыккан, тырышлыгы, намуслы хезмәте һәм илһамы белән гыйлем һәм сәнгатьнең югары баскычларына ирешә алган. Аның тормышы яшь буынга чыннан да үрнәк булып торырлык.