Логотип Казан Утлары
Роман

АГЫЛА БОЛЫТ

18 ай бездә генә түгел, Германия белән Польшада да май инде — табигатьнең нң ямьле чагы. Бөтен җирдә сагынып'көтелгән яңарыш, саф яшеллек, кырларда, болыннарда чәчәкләр, игеннәр шаулап үсә. Табигать бит кайдадыр туплар гөрселди дип үзенең барышын туктатып тормый, вакытында бөреләре ачыла, вакытында куе яшел яфраклары ялтырый, кояш көннән-көн юмартлана бара. Тик әсирләр генә моны күрми кебек. Аларның йөзләре һаман сүрән, ә сагышлары шул хәтле тирәнәйгән, күктә торналар күрсәләр дә, күзләреннән яшь атылып чыга. Муса шагыйрь кеше — ул бигрәк тә табигать кочагына ыргыла иде. Әмма күңел чәбәләнүләрен ул шәфкатьсез рәвештә басарга тырыша. Дөрес, ул Берлинда гына ябылып ятмады. Аны әле Радомда, әле Познаньда, әле Крушинода, әле Дрезденда һәм башка җирләрдә урнашкан лагерьларда күрделәр. Аның ашыгып барган юлында һәр жирдә дуслары очрады. Әле татарлар, әле руслар, әле әрмәннәр, әле поляклар килеп чыкты. Үзе элек яшәгән лагерьларга Муса ешрак бара, монда аның дуслары да күбрәк иде. Демблин лагеренда әсирләрне зур бер баракка җыйдылар, «концерт була», диделәр. Моны ишеткәч, күпләр ачы итеп көлемсерәде генә. «Тапканнар күңел ачар чак!» диләр иде шикелле аларның сүрән күз карашлары. Билгеле, тел белән ачыктан-ачык, әйтмиләр, әмма хисләрен бөтенләй яшерә дә алмыйлар. Ак эмигрантларның нәрсә сайраулары аларны аз гына да кызыксындырмый, ә алардан башка бу җәһәннәм базында кемнең җырларга күңеле күтәрелсен Шуңа күрә сәхнәгә урта буйлы, кара костюмлы, чәчен кыекка тараган бер кеше чыккач, рәтләп кул да чапмадылар. Концертны алып баручы, — әсирләр аны шунда ук танып алды, — ул кухняда эшләүче әсир Гайнан Кормаш иде, «Гумеров шигырьләр укый дигәч» тә, «залда» җанлану сизелмәде, гүя алар- ның җаннарын салкын боз зынҗырлаган иде. Беренче шигырьләрдән соң да күңелдәге кара боз эремәде. Муса лагерьдан киткәннән бирле әсирләр составы бөтенләй диярлек үзгәргән. Яна әсирләр Мусаны күреп белми, ә Гумеров дигән фамилия аларга гомумән бер нәрсә әйтми иде. Шигырьләре болан ярый кебек, азатлыкны, ирекне җырлый, Иделне, Уралны сагына, туган илгә турылыклы булырга, дошманга буйсынмаска чакыра. Тик нинди дошманга буйсынмаска, кемнәр иленә кайтырга чакыра. Әнә бит фашистлар да үзләренең батальоннарын «Идел-Урал» диләр, газеталарын да шулай... Туган як моңнары, халык җырлары яңгырый башлагач кына әсирләр әкренләп җанланып китте, йөзләре яктыра төште, сүнгән күзләрендә очкын күренде. Алар ак эмигрант артистларны көткән иде, ә сәхнәгә һаман үз иптәшләре чыга торды. Зиннәт Хәсәнов Сарман җырлары белән үзәкләрне өзде. Фәрит Солтанов халыкчан итеп мандолина чиертте. Аннары пәрдә артыннан озын буйлы, киң җилкәле әсир чыкты. Кемнәрдер аны да танып алдылар. Бу — Дим Алишев иде. Аны «Казан филармониясенең артисты» диделәр, ләкин Димнең Казанда булганы да юк иде. — Кайту маршы! Дим, «зал»ның тынычланганын бераз көтеп, чын артистларча бик ягымлы тавыш белән сузып җибәрде: Без — җиңелмәс данлы ил батыры. һич какшамас безнең изге антыбыз. Зур давыллар һәм даулар аркылы. Таң аттырып бер көн илгә кайтырбыз. Алга. алга, якты таңга йөрәк ашкына. Безне анда көчле дауга Ватан чакыра. Әй. егетләр, әйдә, алга атлагыз. Дошманнардан туган илне саклагыз. Муса, сәхнә артыннан «зал»га карап, бу җырны аеруча дулкынланып тыңлады. Бу аның сүзләре иде. Күр, фикерләре әсирләргә барып җитә, әнә ничек алкышлыйлар! Дим инде яңа җыр башлады. Дәртле, тыелгысыз көй яңгырады. Муса чак кына көлемсерәде. Без кайтырбыз туган илгә. Таулар-сулар аша. Я җиңәрбез шушы елда, Я үләрбез шушы юлда. Я ясарбыз тамаша! Шуннан соң бер «артист» бик моңлы итеп скрипка сыздырды, гүя барысын үзе белән әллә кайларга — ямьле сахраларга алып китте. «Танылган артист» Шәриф Әмировка сүз биргәч, ул бер дә көчәнмичә, нәкъ айлы төндә авыл урамындагыча, борынгы озын көйгә калын тавыш белән җырлый башлады Ай-Һай да гына дими көйләр килми. Кайгылар ук күрми ир булмый Нинди генә итеп сөйләсәң дә. Чит-ят илләр туган ил булмый Шәрифнең икенче җыры да шул ук рухта булып, тик көе генә башка иде. Сахраларга чыксам ялгыз башым. Чулпан йолдыз минем юлдашым Чулпан йолдыз булса, һай. юлдашым. Мең дошманга торыр бу башым. Әмиров күбесенчә халык җырларын башкарды. Туган ил, үзенең сөекле уллары белән җыр ярдәмендә ихлас күңелдән сөйләште кебек. Ут аларны, әсирлеккә төшкән өчен, каһәрләмәгән, каргамаган, читкә - какмаган, аларга әүвәлгечә ышана, дошманны үз өнендә тукмагыз, шуннан сон гына туган илгә якты йөз белән кайтырсыз дия кебек - Җырның шундый хасияте барлыгын, җыр кайчакта тыңлаучыларга бик күп нәрсә әйтүен, аларның йөрәк түрендә яткан яшерен уйларын дәррәү кузгатуын гитлерчылар әллә белми, әллә «бу азиатлар жырында ♦ андый бөек нәрсәләр булмаска тиеш» дип исәплиләр инде, югыйсә, £ болан җырларга рөхсәт итмәсләр иде. Әйе. туган жыр үзенең сөекле ул- ч ларына турылыклы хезмәт итә, аның чын мәгънәсен үз балалары гына ° аңлый иде. < Сәхнә артына баскан Мусаның шатлыгы минут саен арта барды. Ул шундый җырлар ижат иткәне өчен газиз халкына, аның искитмәле бай теленә, жәүһәрдәй саф моңнарына күңеленнән мен рәхмәт укыды Бу минутта аның белән янәшә Ясәви бабай басып торса, үз халкыңның ♦ биниһая кодрәтенә таянып, дөрес эшлисең, улым, халык үз балалары ® белән ничек сөйләшергә кирәклеген белә ул. Аның һәр сүзе уллары кү- ° целендә фәкать үзенчә генә яңгырый бит. Читләргә ул мәгънәсез бу- л> лып тоелса, көзге жил тавышы гына булып ишетелсә, үзенекеләргә ка- Jj дере бернинди алтыннарга сатып алгысыз кыйммәт, дияр иде. Муса үзен башта салкын каршы алуларына һич үпкәләмәде, хәтта = сызгырып сәхнәдән кусалар да рәнҗемәс иде. Чөнки ул үз фикерләрен ф ачыктан-ачык әйтә алмый, ә ымын тиз генә төшенеп җиткермәделәр, s дөресрәге, мондый ымны анардан көтмәгәннәр иде. Шуның белән бергә Муса репертуар сайлауга җитди игътибар ки- х рәклегенә инанды. Монда встән-өстән генә эш итәргә ярамый Бердән. < әсирлектә легионерларның күңелләре йомыклана төшкән, күп нәрсәгә ч ышанмыйлар да бугай, ә гитлерчылар көн саен аларның акылларын “ чуалта торган нинди генә мәгънәсез сүзләр лыгырдамыйлар Аннары * немец цензурасы иртәме-соңмы үзенең беренче ялгышын аңлар. Аның шымчылары, сәрхушләре бу «залда» да, мөгаен, утыра торганнардыр. Алар хуҗаларына барысын җиткерерләрдер Мусаның Демблинга килеп чыгуының төп сәбәбе, билгеле, шигырь уку түгел иде. Моннан соң ул үз шигырьләрен гомумән укымастыр бәлки, чөнки монда чын шигырьләргә урын юк, кннаялеләрен дә рөхсәт Итмәсләр, ә буш шигырьләр укуда ни мәгънә? Ул җыр-музыка капелласына артистлар сайлап алырга килде. Бу эшкә беренче килүләрендә үк тотынган иде. Шунысын әйтергә кирәк, легионда бер генә чын артист та юк иде. Гомумән әсирләрне «артистлыкка» өндәү җиңел булмады, күпләр бу турыда сөйләшә башлау белән үк сүгенеп, кул гына селтәделәр, ә чын максатны аңлатырга нртә иде. Аннары биредә «артистларны» талантына карап алмадылар, ә бөтенләй башканы күздә тотып сайладылар. Бүгенге концерт шул сайлап алынган «артистларга» үзенә күрә бер смотр булды. Ип элек концертны алып баручы — аның художество җитәкчесе Гайнан Кормаш һәр яктан уңай тәэсир калдырды: кайчандыр, әле армиягә кадәр, илдә үзешчәннәр белән эшләве, анда алган тәҗрибәсе биредә дә үзең нык сиздерә. Сәхнәдә ул үзен иркен тота, һич каушамый, сш кына декламатор булып та чыгышлар ясый. Бүген ул аеруча бер осталык белән Җәлилнең «Урман». «Кошчык», «Мәхәббәт һәм томау» һәм тагын башка көлкеле шигырьләрен укыды. Тыңлаучыларның йөзләрендә әле сагыш, әле тәвәккәллек, әле елмаю күренде. Шаркылдап көлүчеләр дә булды Лагерь шартларында бу әйтеп бетергесез уңай күренеш иде. Димәк, шигырьләр әсирләрдә кешелек тойгыларын уята Ә кеше үзен кеше итеп сизсә, ул инде икенче алымын атларга да әзер Ихтимал, монда Гайнанның «артистлыгыннан» тыш Җәлилнең үзенең биредә булуы, анын нинди хисләр белән януын белү дә декламаторга ярдәм иткәндер Шигырь уку гади әйбер генә уку түгел бит Мусаның, һәм иптәшләренең ышанычын һәрьяклап казанган, иптәшлеге, турылыклыгы хәтәр эшләрдә сыналган шул Гайнан Кормаш «Җыр-музыка капелласына» язылуга иң нык каршы торучыларның берсе булды. — Чыпчык башы хәтле талантым белән дә черчетларга хезмәт итмәскәме тагы! — диде ачудан буылып. — Черчетларгамы, үзебезнекеләргәме! — диде Муса тыныч кына. Ләкин барлык төшендерү чаралары белән дә Гайнанны җиңә алмагач, Муса актыккысына ябышты — аңа ничек кенә булса да Гайнанны «капеллага» тарту кирәк иде, чөнки художество җитәкчесе итеп аңардан да кулай кешене күрмәде. — Бәлки, Гайнан болай уйлый торгандыр, — диде Муса кыза төшеп, — мин кухняда, ачка үлмим әле, сугыш беткәнче шул җылы урында посып ятармын, ә башкалар туган ил өчен башларын салалар икән, салсыннар, анда минем ни эшем бар! Бу бик каты, шул ук вакытта зур ышаныч белән әйтелгән сүзләр иде. Гайнанның ябык йөзенә кан йөгерде. — Муса абый, — диде ул, тынын чак кына алып, — сез мине шул хәтле түбән җан дип уйлыйсызмы? Ил язмышы турында сүз барганда мин үземнең мескен гомерем турында гына кайгыртаммы? — Нишлисең, шундый рәхимсез нәтиҗә ясарга да туры килә, Гайнан,— диде Муса. — Без гадәттән тыш шартларга куелган, безнең күп сөйләп торырга мөмкинлегебез юк: яки, яки! Шуннан соң гына Гайнан капеллага язылырга, аның җитәкчесе булырга ризалык бирде... Әле үткән килүләрендә үк Муса Гайнанга «артистларны» сайлауда таләпчән булырга задание биреп калдырган иде. Бу эшне Гайнан бик тырышып үтәгән, ул сайлаган кешеләрнең Муса һичбересен кире какмады. Фәрит Солтановны госпитальдән барып алдылар, «шәп артист» Рушат Хисаметдиновны башка лагерьга күчергәннәр икән. Едлннода очрашабызмы дип калдылар. — Рәхмәт, егетләр, — диде Муса, концерт беткәч, — шатландырдыгыз. Иртәгә Едлинога чыгабыз. Төп тору урыныгыз анда булыр. Сезне, ягъни барлык «артистларны», дүртенче батальонның культвзводына билгеләячәкләр. Аның бер яхшы ягы шунда — сез строевой занятиеләр- гә йөрмәссез, каравыл нарядларында тормассыз. Художество җитәкчегез итеп Гайнан Кормаш билгеләнә. Ул — командир, аның сүзе—закон. Таралышкан чакта Муса, Гайнанны читкә дәшеп: — Мин хәзер госпитальгә керәм, аннары тагын очрашырбыз, — диде. Шул ук бүлмә, беренче очрашулардан соң монда бернәрсә диярлек үзгәрмәгән, тик ярдәмче генә юкка чыккан, врач бер үзе. Ул тагы ябыга төшкән. Мусаны күрүгә бик шатланды, хәл-әхбәл сорашты. Муса аңа барысын сөйләп бирде. — Яхшы булган. Дәвам итегез. Иптәшләрнең сүзе шул. Биредә без ‘ шулай әкрен генә кыймылдыйбыз, — диде врач. Икенче көнне инде Мусалар Едлинода иде. Демблннда сәләмәләрдән генә йөргән әсирләрне легион формасында күргәч, Фәритнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Башка иптәшләренең йөзләрендә әллә ни үзгәреш күренмәгәч, мөгаен, госпитальдә тәмам җебегәнмен, дип уйлады ул. «Артистларга» да шундый ук форма бирделәр. Күңел һич тартмаса да, кулыңны өзеп ташлый алмыйсың, беләктә шул нәләтләнгән «Идел- Урал» эмблемасы. Шунысы гаҗәп, аерым-аерым алсаң, Иделе дә, Уралы да җанга газиз, әти-әниең кебек якын, алар татар-башкортларның күңелләрендә сүз белән әйтеп бирә алмаслык татлы сагыну хисе уята, ә менә шул ук сүзләр яшел нашивка эчендә нәкъ камышлар арасыннан шуышып баручы зәһәр еланга охшый — күр дә тор чагып егар. «Артистларны», Муса әйткәнчә, IV батальонның эшче ротасына — культвзводка билгеләделәр, строевой подготовкадан, каравыл хезмәтеннән азат иттеләр, аның каравы, репетицияләр көн саен, атнага бер тапкыр — легионерларга концерт бирергә, ягъни аларның боек күңел- ф ләрен күтәрергә приназ алдылар. Моны рота командиры — немец офи- и церы строй алдында әйтте. Аннары өстәде: «Ышанам, — диде, — намус з белән хезмәт итәрсез». о Берлинга кайтып китәр алдыннан Муса «артистларны» жыеп, үзев нен соңгы күрсәтмәләрен бирде: репертуарга күбрәк халык җырларын < кертегез, Тукай, Такташ шигырьләрен укыгыз Алар һәр легионерның з җанына үтемле. Шулай икәненә ныграк ышанасыгыз килсә, аларны < укыганда легионерларның күзләренә карагыз, барысын үзегез күрерсез, ф диде. _ Гайнан Кормаш белән Муса аерым, күзгә-күз карашып сөйләште, аеруча уяу булырга кушты, аннары Фәрит Солтанов белән икесен якын арада Берлинга «кунакка» чакырды Едлинодан Муса бик канәгать булып кайтты. Димәк, музыкаль взвод бар инде. Ләкин бу — зур эшнең башы гына. Асылда бит Мусаны музыкаль капелла үзе кызыксындырмый, ул ярдәмче чара гына, аның исеме артына яшеренеп меңләгән әсирләрне, беренче батальондагыча, аңлы көрәшкә күтәрерлек, нык дисциплинага корылган яшерен оешма төзү. Билгеле, капеллага кергән барлык «артистлар да» ул яшерен оешмага катнаша алмый, чөнки берәү бик яхшы «артист», булып та башка ягы туры килмәскә мөмкин. Берлинга кайткач та Муса бу турыда кат-кат уйланды. Иң ышанычлы иптәшләрдән ант алырга кирәк. Моңа гади бер нәрсәгә караган шикелле карарга ярамый, кешеләрнең моңа йөрәге җитәрме, калтырамаслармы? Яшерен оешмага керү — ул инде үз гомереңне кызганмау дигән сүз. Билгеле, «кунаклар» чакырганда иң элек кемнәрне өндәү турында да Муса алдан уйланды. Гайнан Кормаштан башлау аңа беренче чиратта кирәк иде. Икенчесен кемне алырга? Яна оешкан капелланы аз вакытка булса да җитәкчесез калдырырга ярамый. Гайнан булмаганда дилбегәне нык тотарлык' кешеләр капеллада калырга тиеш. Күп уйлангач, ул Гайнан белән бергә Фәрит Солтановны чакырды. Фәриткә репетицияләр әллә ни кирәкми, ул кылларны болай да ярыйсы оста чиертә. Бер атнадан Муса Гайнан белән Фәритне Берлинда каршы алды Вокзал тирәләрендәге бер тыкрыкта, ярым подвалда урнашкан бер ашханәдә тамак туйдырдылар — Муса алдан талоннар алып куйган иде. Шунда ук лагерь хәлләрен сорашып өлгерде «Артистлар» концерт биргәннәр икән инде. Болай уңышлы гына чыккан шикелле. Иптәшләр тырыша, үзләренең «чын» артист икәнен күрсәтергә омтылалар, «филармония солисты» Дим Алишев бигрәк ашкына икән. «Миңа бу егетлегем өчен атказанган дигән мактаулы исем бирсәләр ярамый микәнни»,— ди. Гайнан аңа шаяртып: «Янак төбеңә берне бирермен», — дигән. Дим анысына да канәгать. Бер көнне ул Гайнанны аптыратып бетергән: — Гайнан, син безнең андый-мондый гына җитәкче имәс, ә худҗи- тәкче, — дигән. — Синең кодрәтеңнән барысы килә. Өйрәт мине уйнамый уйный торган артист булырга Гайнан күз кырыйлары белән аңа бик озак карап торган Юк. Дим Алишен, мәвәк яратучы Габдулла Батгшл кебек, юри шаярмый, йөзе ГАБДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ җитди, хәтта бераз аптыраулы, мөгаен, аның чын артист буласы бик киләдер. Ахырда Гайнан шаркылдап көлеп җибәргән. — Юләр, уйнамый уйный торган артист буламыни? — Ник булмасын, — дигән Дим Алишев, — менә син бер дә уйнамыйсың кебек, ә үзең сәхнәдә кем генә булмыйсың! Әле томаулы хәчтерүш гашыйк, әле үләргә җыенган, әмма матур кыз күргәч, җан бирергә оныткан, берьюлы терелеп, яшәреп киткән әкәмәт карт... Мин уйнаган булам, үрле-кырлы сикерәм, кыланам, ләкин миннән берни чыкмый, миңа карап беркем көлми, юләр, идәнне җимерәсең ич дип кенә кычкыралар, ә син кыланмыйсың да — барысының авызы ерык. — Юләр, мин үзешчән артист мәктәбеннән ләбаса,— дигән Гайнан,— акылың булса, күп фәлсәфә сатма, кыланма, чәчең коелыр, лучше ике күзеңне дүрт итеп иптәшләреңә бак: яхшы якларын үзеңә күчер, начар якларын кабатлама. Кеше өйрәткәннән генә филармония артисты булып булмый. Яңак төбеңә бирсәләр дә рәт чыкмас. — Юкәдә икән чикләвек,— дигән Дим күңелсез генә. — Юкәдә шул!—дип кабатлаган Гайнан. — Әллә яңа гына белдеңме? Боларны тыңлагач, Муса рәхәтләнеп көлде. Димәк, «артистлар» чынлап тырыша. Бу — яхшы, бик яхшы. Тамакларын туйдыргач, Муса аларны «Татар комитетына» алып барды, ә көннең бер вакытында Тиргартында — зоопаркта булдылар. Зоопарк бик зур, монда әйтерсең кара урман. Тамаша кылып йөрүче кешеләрдән бер читтәрәк, читлек янында туктадылар. — Шул кара маймылларга караган булыгыз, ә үзегез мине игътибар белән тыңлагыз, — диде Муса иптәшләренә шыпырт кына. — Ватанга турылыклы булырга ант итәргә хәзерме? Гайнан син? Фәрит? Алайса. минем арттан кабатлый барыгыз. Муса антларын пышылдый башлады: — Яшерен оешмага кергән чакта, мин, явыз дошманга каршы соңгы сулышыма кадәр көрәшергә, группаның өлкәне кушканнарны берсүзсез үтәргә, туган Ватаныбызга һәрьяклап ярдәм итәргә тантаналы сүз би- рәм. Әгәр кирәк була калса, туган Илем өчен гомеремне дә кызганмам. Дошман кулына төшсәм, бернинди газаплаулар-жәзалауларга карамастан, яшерен оешма һәм дуслар’ турында бер сүз әйтмәскә ант итәм. Әгәр бу тантаналы антымны бозсам, мине Ватан дошманы, фашистлар лакее дип санагыз... Бер минут эчендә әйтелгән гади генә сүзләр кебек, ә эчләренә кешенең бөтен героик гомерен ала. Зоопаркта йөренгән чит кешеләрдә бернинди шик уятмас өчен,, ант биргәннән соң, Муса иптәшләрен тәбрикләп кулларын кысмады, бүгеннән яшерен оешмага рәсми керүләре белән котламады, читлек яныннан берни булмаган кебек киттеләр. Алар читлек янына килгәнче дә дуслар иде, киткәндә исә гади дуслыктан югары күтәрелгәннәр — алар ант иткән көрәшче дуслар иде. Тик бик үткен күзәтүче генә бу минутта якында пәйда булса, Гайнан белән Фәрит бу мизгелдән соң бүтән кешеләр булып җитлеккәнлеген, күңелләре ныгуын абайлар иде. Әмма андый гайре табигый күзәтчеләр адым саен очрамый шул. — Бүтән иптәшләрдән дә вакыты белән ант алырбыз, — дип пышылдады Муса. — Без иреклеләр төркеме түгел, аңлы көрәшчеләр. Безнең өчен шул көрәштән дә изгерәк эш юк. Ниһаять, көннең бер вакытында Муса белән Гайнан икәү генә калдылар. Фәрит Солтанов якташы Гариф Шабаевка иярде. Алар икесе дә Үзбәкстаннан, сөйләшер сүзләре күп. — Безнең дә, Гайнан, күзгә-күз карап гәпләшәсебез бар,—диде Муса.— Музыкаль капелла инде яши, үзәге —яшерен оешма — көч туп- лый. Бу яхшы, бик яхшы. Ләкин бу безнең тулы максат түгел әле... Син айсбергларның ни икәнен беләсеңме? ’ Гайнан аңа гаҗәпләнеп карады. — Әллә тагы. Ишеткәнем бар, күргәнем булмады. Зур диңгезләрдә йөзә торган пар тауларымы, боз тауларымы шунда. . — Мин дә аларны кинода гына күрдем. Ә китапларда алар турында күп укыдым. Айсбергларның су өстендә йөзә торган өлеше артык зур 5 булмый икән, ә су астындагы күзгә күренми торган өлеше, киресенчә, ? бик зур була... Менә без дә шулай, туган. Су өстендә йөзә торган өле- - шебез — музыкаль капелла— бәләкәй, ә су астындагысы — сугышчан « подразделениеләр, сугышчан бишлекләр — Алып батыр... — Фу, бу шагыйрьләрне, берьюлы төшенмисең дә < — Ашыкма, Гайнан, хәзер аңлатам. Моны мин күктән алып әйтмим, . бу шагыйрьләр хыялы гына түгел. Совет-герман фронтына җибәрелгән _ беренче «Идел-Урал» батальонының язмышы сиңа билгеле. Алар под- ® разделениеләрдә сугышчан бишлекләр оештырган булганнар, шул нәр- ? сә взводларны, роталарны цементтай беректергән. Кыскасы, практика моның безнең шартларда дөрес икәнен раслаган. Безгә менә шул тәж- „ рибәне файдаланырга кирәк. Ләкин сугышчан бишлекләрне оештырган- -■ да үтә саклык таләп ителә. Алар бер-берсен вакытысәгате җиткәнче “ белмәсеннәр. Әгәр провал-фәлән — моны да күздә тотарга тиешбез — шул бишлек кенә сафтан чыга. Төшенәсеңме? — Төшенәм. — Хәзер безнең төп эшебез — шул бишлекләрне оештыру. Бер үк ва- * кытта взвод, рота, батальон командиры да булырдай кешеләрне исәпкә ? алу. Саклык өчен аларны сугышчан бишлекләргә кертмәү яхшы булыр =( шикелле. Бу соңрак эшләнер... Синең Зиннәт Хәсәнов ничек? — Боевой командир. — Син аны сакла. Кирәк чагы булыр. Алар сугышчан бишлекләрне оештыру, подразделениеләргә кемнәрне командирлар итеп сайлау турында байтак сөйләштеләр Муса бер нәрсәгә бик шат иде: Гайнан барысын бик тиз төшенде, ана бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәкми иде. Аннары ул бик күп әсирләрне белә икән, аларның кылларын тартып-тартып карарга өлгергән. — Әлбәттә, тормышта әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы мөмкин,— дип дәвам итте Муса — Киңәшергә кирәк була. Мин һәр вакыт синең янда була алмыйм. Бу эшкә, минемчә, Зиннәтне тарт Ана кайбер нәрсәләрне ачарга мөмкин. Аннары Демблнндагы врачны күрергә тырыш. Ул сиңа ышанычлы кешеләрне әйтер, кайбер нәрсәләрдә ярдәм дә итәр. Синең турында ул белә. Сөйләшер алдыннан миннән сәлам тапшырырсың. — Булды, Муса абый. — Мондагы иптәшләр мине Мөршид дип йөртә. Син дә, кирәк булганда, шул исемне куллан — Төшендем. — Алайса, шуның белән түгәрәклик. Мин Едлннога ешрак барырга тырышырмын Онытма, синен көндәлек догаң — айсберг Тик моны хәзергә икәү генә белик. Үзенең эчке дулкынлануын Муса иптәшләренә күрсәтмәскә тырышты, Берлин урамнарында да, «Татар комитетында» да аларга бик игътибар лы булды. Ниһаять, иптәшләре кайтып киткәч тә аның рухи халәтендә ӘЛЛӘ ни үзгәреш күренмәде шикелле Шулай берничә көн үтте. Инде тәңа-м тынычланам дигәндә Берлин зоопаркында күреп калган кара маймыллар Мусаның төшенә кереп йөдәтә башлады Башта алар читлекләре янына килгән Мусаларга кур кып, шыпырт кына читтән карап тордылар, аннары, нәрсәдер сизенеп, пошынырга, чинарга, үкерешергә, үрле-кырлы сикереп мәтәлчек атынырга керештеләр. Шуннан соңгы төннәрдә читлекләреннән сикереп чыгып, дүрт аякланып, парк буйлап җан-фәрман чабыша башладылар, гүя патшалыкларына рөхсәтсез-нисез килеп кергән Муса белән аның иптәшләренә бармак янап: «Яшерен серегезне бёләбез, беләбез!» — дип акырыштылар. Аннары бөтен көтүләре белән каядыр чабып киттеләр, агач башларына үрмәләп менделәр, тагын бирегә килеп життеләр, җыйнаулашып, Мусаларны үзләрен читлеккә ябарга маташа башладылар... Мондый төннәрдә Муса кара тиргә батып уяна иде. 19 Әллә совет авиациясе, әллә союзникларныкы Берлинны бер өзлексез бомбага тота. Кап-кара күктә самолетлар үкерә, аэростатлар чайкала, зенит снарядлары шартлап ярыла, прожектор кылычлары айкала. Совет авиациясе тарафыннан әле 1941 елның августында ук караңгылыкка чумарга мәҗбүр ителә башлаган фашист башкаласы хәзер бу дәһшәтне бик еш татый. Таш шәһәр кинәт нигезенәчә дерелдәп, урыныннан, купкандай була, аннары бар авырлыгы белән жәһәннәмгә убылып төшә кебек. Бомбоубежищеда болай да тонык кына янган электр утлары, сү- нәм-сүнәм дигәндәй, селкенеп китә. Куркынган, нәрсәдер пышылдаган немецларның җансыз, кансыз чырайлары күренә. Ул да булмый, баягыдан да дәһшәтлерәк итеп, бөтенләй якында гына тагын бомба шартлый, шәһәр ухылдап ала. — И мәрхәмәтле хода! — дип илерә язып кычкыра карт немка. Башкалар эндәшми, авыз эчләреннән дога укынып, түшәмгә карыйлар. Бер гомер вакыт үтте кебек, отбой булып убежищедан кайтканнан соң сәгатенә карагач, Шәфи Алмас үз күзләренә үзе ышанмый торды: нибары ике сәгать узган. Ул инде үзенең алты катлы йортын тыштан да, эчтән дә карап чыгарга өлгергән иде: исән-имин, ватылган жире күренми, бомбалар читтәрәк төшкән, ахрысы. Аннары Шәфи Алмас, яңадан эшли башлаган редакциягә дә туктамыйча, өскә, кабинетына узды, шкафтан шнапс алып, бер-бер артлы ике рюмка эчеп җибәрде. Немец аракысы аның салкыная башлаган кан тамырларын аз җылытты. Ул башын ике кулы белән кысып, киң өстәленә таянган хәлдә озак утырды. Хәзер Шәфи Алмас корбаны өстенә сикерергә җыенучы әлсерәгән карт ерткычка охшый иде — теләге зур, көче чамалы. Иөзе кыйшайган, күзләрен кан баскан, куллары калтырый, бөтен тәнендә ниндидер әшәке көчсезлек. Койрыгын ике бот арасына кысып чапкан эт кебек каядыр күз күрмәгән якка шыңшый-шыңшый йөгерер иде, аннары я үкереп уларга, я, тәвә кошы кебек, башын канат астына яшереп, аяклары белән тиберченергә тотыныр иде. Күрәсең, убежищедагы куркулары әле узмаган аның. Тагын берничә рюмка аракы эчкәч кенә ул яңадан «Идел-Урал» газетасы турында уйлый башлады. Шәфи Алмас үз кул астындагы кешеләр алдында чын фикерләрен яшереп тормады, моны кирәк дип тә санамады. Редакция белән бөтен «Идел-Урал» комитетын, аның төрле бүлекләре белән бергә, ул инде яулап алынган җирләр итеп карады, ә яулап алынган җирләрдә җиңүчеләр теләсә нәрсә эшләргә хаклы. Бу, билгеле, аның үз фәлсәфәсе түгел, хуҗаларныкы, ләкин Шәфи Алмасның шашкан хыялларына да туры килә. Дөрес, канатны киң җәяргә гитлерчылар аңа ирек бирмәсләр, аның белән әллә ни санашып та тормаслар, чөнки Шәфи Алмас алар каршында бары тнк сатлык эмигрант кына. Ул моны бик яхшы аңлый. Шуңа күрә эченнән еш кына сыкрана. Югары үреләсе бик килә, буе кәрлә. Рәхим Саттарны редакциядә Шәфи Алмас башта ук яратып бетермәде. Ул немец унтер-офицеры формасын йөртсә дә, Шәфи Алмас ана ышанмады. Рәхимнең әрсез кара күзләре, кәкре борыны, әллә нәрсәләр яшергән сыман күренгән буйсынмас көлүе, ирекле холкы — ул гел үзенчә эшләргә тырыша — баш мөхәррирнең җан ачуларын чыгара иде. Ул Рәхимнең газетадагы мәкаләләрен аеруча шикләнеп укыды, юл араларында бер-бер нәрсә юкмы дигәндәй, кайта-кайта карады, күңеленә чак кына ошамаган урыннарый рәхимсез рәвештә сызды, я бөтенләй ерт- калап кәрзингә атты. Ләкин шул ук мәкаләләр, берникадәр үзгәртелеп, яңадан полосаларда күренәләр иде. Кайчагында Шәфи Алмас аларның астыртын зәһәрен сизми кала, я аракыдан башы чатнаган чагы була, я алдым-бирдемиәр белән әвәрә килгән, чуалган көннәре була, — җибәрә, ә газета басылгач күрсә дә, эчтән көеп, тыштан дау күтәрми, чөнки хуҗаларыннан эләгүдән курка — газета басылганчы ни карадың дип муеныңны борырга күп алмаслар. Мондый минутларда Шәфи абзаңның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китә, ул мөхәррирлек эшенә ризалык бирүенә үз-үзен тирги. Төрле Ишбулмаслардан, Сәрхушләрдән бик курка. Аларның да башны ашавы мөмкин. Бераздан тагын уйлап куя: ул бит немецларны да шактый шәп алдый: газета кирәк-яракларына дип билгеләнгән акчаның күп өлеше Шәфинең үз кесәсенә кереп кала. Шулай булгач.. Бер фикер Шәфи Алмасның башына торган саен ешрак килә: аңа калса, совет командованнесе Рәхим Саттарны немецларның гомуми эшенә күбрәк зыян китерү максаты белән герман тылына махсус җибәргән булса кирәк. Менә шуны гестапога тотып бирсәң иде! Ул чагында алар Шәфинең вак-төягенә күз йомарлар иде. Саттар гомумән үз фикерләре белән герман дәүләтенә зарарлы кеше, редакция эшенә һич мәгъкуль имәс, дип кайта-кайта уйлады редактор. Ул чегән токымыннан нәрсә көтәсең, үзе дә юньләп эшләми, башкаларны да котырта Мәсьүл редакторның бу фикер-зарлары бер вакыт ачыктан-ачык донос төсен алачак, әмма хәзергә әле кайбер нәрсәләр аның кулын тотып тора Иң мөһиме — исбаты азрак. Шәфи Алмас тәҗрибә буенча яхшы белә: мондый чакта гестапо төгәл сорый, аларга ярылып яткан фактлар булсын, синең алайболай уйлануларың, шикләнүләрен аларны кызыксындырмый, алар үзләре уйлый белә һәр совет кешесе — әсирме ул. түгелме — барыбер алар каршында потенциаль дошман. Бу — Адольф Гитлер тәгълимәте! Монда тагын четерекле як шунда: Рәхим Саттарны редакциягә алырга тәкъдим иткән беренче кеше — Шәфи Алмас үзе булды. Дөрес, анарчы немецлар аны тикшергән, ләкин кирәк чакта алар киресен дә әйтә беләләр ич Бу вакытта «Идел-Урал»ның хәле аеруча мөшкел булуын, каләм тотып эшләрлек кешеләр җитешмәвен кемгә сөйлисен3 Үзен шагыйрь дип тәкъдим иткән, бик һаваланган Ишбулмаслар бушбугаз гына булып чыкты, тәтәйләргә йөрүне белә дә аракы чөмерә Шәхси җаваплылык Шәфи Алмасны һәр вакыт акылдан язарлык дәрәҗәдә тетрәтә иде. Болай чакта теләсә нинди явызлыктан, теләсә нинди мәкердән тартынып тормаган, курыкмаган, киресенчә, моны сәүдәгәрлек җорлыгы итеп санаган, иң четерекле хәлләрдән дә шома чыга белгән Шәфи Алмас асылда вак һәм куркак җан иде Менә шул ваклыгын,-шул куркаклыгын башкаларга күрсәтмәс өчен ул үч алырга ярата. Үзенә аз I ына да зыян килмәвен сизгәндә ул бигрәк тә зәһәрләнә. Теге вакытта ул Рәхим Саттарның бер мәкаләсен газетага керттер- мәгән иде. Менә шул мәкаләдәге фикерләр легионерлар арасында йөргән бер листовкада тагын да ачыграк төстә кабатлана икән, хәтта рус- татар дуслыгы турында Тукайдан китерелгән юллар да бар. 3 «к, У.» м з 17 Моны Шәфи Алмаска шымчылары хәбәр итте. Бу бик җитди сигнал иде, абзаң хәтта урыныннан сикереп торды, кыйшайган йөзенә явыз^ тантана билгесе чыкты. «Әһә, эләктеңме, чегән!» диде кулларын тырпайтып. Аннары уйга калды: юньсезләр, листовканың үзен җибәрә белмәгәннәр. Болай синең коры сүзләреңә кем ышансын, үз бәяңне күтәрер өчен уй- лап чыгаргансың диячәкләр әле тагын. Шәфи Алмас шул ук көнне лагерьга үзенең махсус кешесен җибәрде, аннары Ишбулмасны да шунда озатты. — Менә нәрсә, кәгазь сандугачы,— диде ул аңа турыдан-туры,— бүгенгә хәтле синең кулыңнан эш килгәне юк.гБолай булгач, шигырьләр китабыңны чыгаруны да туктатырга туры килер. Сөйләмә!—дип кычкырды Шәфи Алмас бүртенеп, — синең буш вәгъдәләреңне күп ишеттек, ә үзең тәтәйләрне генә беләсең, дуңгыз кебек... — Хөрмәтле Шәфи әфәнде, мин бөтен көчем белән тырышам бит... — Тырышасың!.. Менә соңгы Мәртәбә кисәтәм, аннары миңа үпкәләмә. Бүген үк Едлинога .кит. Анда, легионерлар арасында, яшерен листовкалар йөри башлаган ди. Шуларның берсен таш астыннан табып булса да кулыңа төшереп кайт. Кисәтәм, нинди эш белән йөрүеңне берәү дә сизмәсен! Лыгырдасаң, муеныңны өзәрбез! Төшендеңме? — Төшендем, Шәфи абзыкаем! Җанымны фида итеп үтәргә тырышырмын сезнең боерыкны. — Бар! Әмма Шәфи Алмасның махсус кешесе дә, хәсрәт шагыйрь дә буш кул белән кайттылар — листовка юкка чыккан. Шәфи Алмаска сүгенергә генә калды. Агарынган, дер-дер калтыраган Ишбулмасны кабинетыннан артына тибеп чыгарды. Эх, нинди козырьны кулдан ычкындырганнар, ахмаклар! Бераз суына башлагач, шиккә төште: шаяртмадылармы икән карт исәрне? Ул тешләрен шыгырдатты. Әгәр кулына эләксәләр, Коръән үбеп ант итә ала, менә шулай өзгәләр иде ул аларны!—ул кулларын да бутап алды. Ярсуы басыла төшкәч, аеграк акыл белән болай уйлады: юк, монда шаярту булмаска тиеш, ник дисәң, картага артык зур нәрсәләр куела. Әсирләр булса да башлары бер генә бит. Шәфи Алмас әзрәк тынычлана башлады. Тагын бер рюмканы әйләндереп каплады. Шунда «Идел-Урал»ның беренче батальонында булгаи үтә күңелсез хәлләр исенә төште. .Алар совет-герман фронтына җибәрелгән батальонның шанлы җиңүләре турында шатлыклы хәбәрләр көтеп торганда шундый удар булды, Шәфи Алмасны гына түгел, бөтен Гитлер командованиесен шаккатырды — аяз көндә яшен сукты диярсең: бөтен бер батальон, барлык коралларын алып, совет партизаннары ягына чыга! Ахыр килеп, сүз бер батальон турында гына барса, сугыш вакытында каян килеп кая китмәс иде, монда зуррак нәрсә: нацистларның мәкерле планы — СССР халыкларын үзара бәрелештерү планы челпәрәмә килә бит. Аннары начар үрнәк аеруча зарарлы ул, башка милли легионнарның да татарлардан өлге алуы бар. Татар легионының бәдсе гомумән төште. Эх, татар барда хәтәр бар, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул! Бу күптән онытылган әйтем кинәттән генә Шәфи Алмас күңеленә килеп, бөтен тәнен чемердәтеп алды. Дөрес, беренче батальонда булган хәлләрне Гитлер командованиесе йомарга тырышты, ләкин... без капчыкта ятмый бит. Карт бүренең маңгае тирләп китте. Ул киң өстәлгә ныграк иелде, гүя аны сытарга, изәргә теләде. Иреннәре кыйшайды, күзләре тәмам кечерәеп, тар ярыклар сыман гына калды, аларда зәһәрле ут ялтырады. Котыртучыларның эзенә төшәр өчен легион командиры белән берлектә Шәфи Алмас бар чараларны күрергә тырышты. Фетнәчеләрнең барысы беренче батальон белән китеп бетмәгәндер бит. Эх, табасы иде шуларны, тотасы, эләктерәсе иде, аннары Шәфи Алмас тантана итә белер иде! Монда инде ул хуҗаларыннан арттырып җибәрергә дә тартынмас иде. Бу бер Шәфи Алмаска гына түгел, гомумән, барлык куркак, барлык сатлык җаннарга диярлек хас нәрсә. Аларны ниндидер әхлакый чикләрдә тотып тора торган бернәрсә дә юк бит. Алар бәйдән ыч- ф кыйган, шашынган явызлыкның үзе. _ Лагерьдан буш кул белән кайткан шәхси вәкиле, әллә чыннан, әл- = лә үзенең булдыксызлыгын яшерер өчен, яңа әләкчеләр таптым, дип § әйтте. Шәфи Алмас, аны тыңлагач, иреннәрен кыйшайтты. Бер-ике әләкче белән нәрсә эшләп була! Ул каһәр суккан большевиклар үлсә § үләләр, әмма үзләре урынына яңа батырлар калдырып. Каян таба тор- 5 ганнардыр шундый каһарманнарны Менә синең дә шундый шоңкар < егетләрең булса иде! дип, Шәфи Алмас ихтыярсыздан дошманнарына ♦ сокланып куйды. Кем үстерә аларны, кем тәрбияли диген' а Шунда Шәфи Алмас яңадан Рәхим Саттар турында уйлый башла- ° ды. Фетнәчеләр башында шул чегән егете тормыймы икән? Вакыт-вакыт £ Шәфи Алмас: шул, нәкъ үзе!—дип әйтергә әзер тора, әмма аеграк уй- R лангач, карт доносчы бу фикереннән кире кайта: нигезсез! Рәхим Сат- £ тар ваграк эшләргә ярар, ә җитәкчелеккә батмас, үзен артык әрсез тота, с акылы, хәйләсе җитешми. Большевиклар мондый кешене башлык итмәс, о алар акыллырагын, хәйләкәррәген тапканнардыр. Алайса, кемне? Моны- = сын инде Шәфи Алмас тәгаен белми, уйлап-уйлап та башына китерә < алмый. Каян белергә икән? Моны абвер ялчылары гына белсә белер. £ Солтан Гарип? Ул баш мөхәррирне дә төпсез иләккә утыртырга күп < аЛмас, ул үзе хуҗаларның табанын ялый бит. Аңа әле тырышырга да тырышырга кирәк. Юк, хәзергә Солтан Гарипләр үз юлларында йөреп я торсын, ә җае чыкса, Шәфи аңардан да файдаланыр, ләкин вакыт бар- < да үзенә тырышырга кирәк... Әйе, ул фетнәче, мөгаен, кайда булса башка төштәдер, күрер күздән ераграк, ышанычлырак урынга оялагандыр. «Идел-Урал»да булса, Шәфи аны бер күрмәсә бер күрер иде. Мондый нәрсәләргә аның күзе, иншалла, үткен, борыны сизгер Андый явызның редакциядә булмавына ул янә бер шатланып, мөселман алласына да, немец алласына да мең кәррә шөкерләр укыды. Аннары уйлап куйды: аллалар алар еракта, күктә, җирдәге хәлләрне барысын күрми калулары мөмкин бит. һәм ул редакциядәге һәр сотрудник артыннан күзәтүне бермә-бер көчәйтергә булды. Моңарчы да андый күзәтү булды, шайтан дигән каһәр җитмеш җиде төскә керә ди бит, ул, теләсә, хәтта үз хатыныңны үзеңә сата ала. Шәфи Алмас айнып киткәндәй булды, кара, көчсез минутлар узды, ул инде эшкә тотыныр алдыннан була торган күтәренке бер дәрт белән тагын бер рюмканы тотты, иреннәрен бөрештереп кысты, аракының бөтен сихәтен эченә сеңдергәндәй булды. Инде редакциягә төшәр өчен урыныннан кузгалды. Каһәр генә суксын! Ишек төбенә барып җитмәде, тагын, җан өзгеч тавыш белән, һава тревогасы сиренасы үкерергә тотынды. Шәфи Алмас, акны, караны күрмичә, түбәнгә — подвалга ыргылды. Ул бункерның авыр ишеген япканда, өстә беренче бомбалар гөрселдәп ярыла башлады. Сүнәм-сүнәм дип җемелдәгән электр утлары яктырып киткән генә иде, кинәт яңа, әүвәлгеләреннән бермә-бер көчлерәк гөрселдәү ишетелде. Кинәт дөм караңгы булып китте, утлар сүнде. Ниндидер хатын-кыз, акылдан язып, нечкә тавыш белән илерергә тотынды. Шәфи Алмас үзен-үзе белештермәде. Ул әллә бар. әллә инде җәһәннәмгә очты. Күлмәк якасын өзеп бугазын капшады. Ниндидер әби. барлык изгеләрне шаһитлыкка чакырып, нацистларга нәләт укый башлады. Аның тавышы ярты сүздә өзелде, яңа гөрселдәүләр ишетелде Аларнын бетәсе юк иде шикелле. 20 Муса бүлмәсендә ут караңгы, җитмәсә, тышта яңгыр коя. һава тревогасы юк-югын да, аның бит һәр минут яңгыравы мөмкин. Шагыйрь аны шатланып та, борчылып та көтә. Ут караңгы, әмма дала егетенең күзләре әле яхшы күрә, кара мәрҗәннәрдән вак-вак хәрефләр юлларга бик тигез яталар, ул ашыга. Кайчак тынып кала, карашын каядыр караңгы почмакка теки, гүя ул әллә ничә мең чакрымнан туган илен күрә, дуслары белән көлеп, сөйләшеп йөри, кадерле Әминәсен, сөекле Чулпанын иркәли, аларга иң йомшак, иң гүзәл сүзләрен әйтә кебек: «Миннән сезгә хәбәр китерсәләр, минем турыда әллә нәрсәләр сөйләсәләр, Муса илен алмаштырган дисәләр, ышанмагыз. Сезгә һәм илемә мин беркайчан хыянәт итмәм. Илемә фәкать күбрәк файда китерер өчен, үзем теләп, шөпшә оясына кердем. Моннан исән-имин котылу ихтималым юктыр да бугай. Бар җырымны илгә багышладым...» Муса тирән хыялларыннан аерылып башын күтәрде. Шигъри -юллар, ерак йолдызлар кебек, бер җемелдәделәр дә сүнделәр. Алар әле кәгазьгә түгелер дәрәҗәдә өлгереп җитмәгән иде. Килер бер көн, алар күкрәктән ташып, ургылып чыгарлар, шагыйрьнең мөкатдәс васыяте булып буыннарга калырлар, аларга чикләр дә, киртәләр дә, төрмәләр дә булмас, туган илгә барып җитәрләр, аннары тагын мәңгелек сәяхәткә чыгып китәрләр. Алар бөтен дөньяга яңгырар, шагыйрь сүзе шундый канатлы ул, йөрүдән мәңгемәңге туктамас, кешелек аларны һичкайчан онытмас, иң пакь, иң нечкә хисләр белән төрле телләрдә кабатлар... Мусаның шигърият дәрьясына чумган мондый тылсымлы-борчулы төннәре Берлин шәһәрендә бер генә булмады, бакчаларда яки су буенда сирәк-мирәк йөргәндә дә күңелендә шигърият нурланды, ә кайчакта төн йокысыннан кинәт уянып, кәгазь-карандаш алды. Шагыйрь илһамы, бигрәк тә көрәшче-шагыйрь илһамы, назлы иркә түгел, махсус вакыт сорамый, ул гүя күк күгәрчен — бер дә көтмәгәндә тәрәзә төбенә килеп куна, сыйларга җимең бармы дип сорамый, гөрләргә тотына. Ишетәсеңме, юкмы — бусы инде синең эш. Иренмәсән, вакытында кәгазьгә төшерсәң, син бәхетле, чөнки икенче тапкыр, иңәлеп чакырсаң да, тәрәзәң төбенә килеп кунмый ул. Кайчагында тылсымлы илһам да килми, кул каләмгә үрелми. Андый чакта Мусаны кешенең мәңгелек юлдашы — истәлекләр били. Ул дөньяда күп яшәмәсә дә, истәлекләре гаҗәп бай иде аның. Тик уйлары ни өчендер һаманһаман яшьлек елларына кайтты. Күрәсең, кеше гомерендә бу чор — дөньяны беренче ачу чоры — аеруча матур, хәтердә аеруча нык уелып кала. Ул туган авылы Мостафаны күңеленнән бер генә буйламады. Комсомолда эшләгән Орск өяз комитеты, Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе, Мәскәү дәүләт университеты, «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы» журналлары редакцияләре, .каләмдәш дуслары исеннән чыкмады. Болар барысы да аның иҗат биографиясе белән үрелеп барды. Ул аеруча бер дәрт белән МОПР оешмасында Александр Фадеев белән бергә эшләде, халыкара революцион хәрәкәтне өйрәнде, аның беренче шигырьләр җыентыгы — «Барабыз» 1925 елда МОПР көтепханәсендә басылып чыкты. Анда «Кисәкләр» поэмасы бар. Поэма 1923 елда Германиядә булган тарихиреволюцион вакыйгаларны чагылдыра. Рур эшчесе белән рус эшчесенең дуслыгын, көрәш хисләрен җырлый... Билгеле, әгәр хәзер ул поэмага кабат кайтып эшләргә мөмкинлек булса, Муса күп нәрсәне өстәр, күп нәрсәне үзгәртер, яшьлек беркатлылыкларын алып ташлар иде — хәзер бит ул чын Германияне белә! Шунысы тагын бик характерлы: Германия татар шагыйренең иҗатында шактый урын ала, гүя аның бүгенге көненә басма булып сузыла... Ә тышта һаман яңгыр коя, вакыт-вакыт яшен яшьни, күк күкри. Мусага исә дәһшәтле туплар тавышы ишелгәндәй тоела. Ул, сагаеп, башын күтәрә, сулыш та алмыйча диярлек тыңлый... Иртә белән ялтырап кояш чыкты, төнге яшенле яктыр әйтерсең бул- ♦ маган да. Муса, плащын беләгенә салып, башына эшләпәсен киеп. Бер- н линның Штеттин вокзалына төште. Бүген Едлинодан Берлинга — экс- ? курспягә «артистлар» килергә тиеш. Билгеле, алар үз теләкләре белән ° килми, аларны чакырганнар. Каршы алырга, Мусадан тыш, немецлар- < дан һәм «Идел-Урал» комитетыннан вәкилләр килгән иде. Кунаклар, Мусаны вагон тәрәзәсеннән үк күреп, шатланып кул бол- с гый башладылар. Аларның кайберләре Мусаны Демблин буенча гына * хәтерли. Шагыйрь аруланган, өсте-башы шомарган — костюм, галстук, ♦ ЭШЛӘПӘДӘН. а Муса иптәшләре белән үз итеп күрешсә, немецлар исә салкын, тәкәб- ° бер исәнләште, «комитетчылар» төче елмайган булып кыланды. Вокзалдан «артистларны» шәһәр уртасындагы «Александрплац» ч гостиницасына алып киттеләр. Биредә алар урнашкан арада Муса әле ® берсе, әле икенчесе белән сөйләшеп өлгерде. Дим Алишевка күчтәнәч с әзерләгән иде — берничә җыр тексты бирде. — Берсе, Дим, синең яратканың — «Казан сөлгесе» көенә җырлана, z Әйттерерсең дә инде, — диде Муса, үзе шунда ук көйли башлаган Дим- * гә сокланып карап торды. Гайнан Кормаш шәп өйрәткән икән бу пәһ- £ леван егетне «уйнамый уйнарга», карасана, чын артист кебек кылана < бит, бахыр! £ — Ә монысының көе бармы? — дип сорады Дим, икенче кәгазьне » кулына алып. Муса җавап биргәнче, күңелендә кинәт туган көйгә әкрен* генә көйли дә башлады: * — Менә үзең дә таба яздың ич көен, — диде Муса көлеп. — «Башкорт маршы» бу. Синең чын башкорт җырларын ишеткәнең бардыр ич. Шәп җырлар! Көйләре—алтын. Ир-егетләр моңы Бераздан кунакларны сәяхәткә — Берлин шәһәрен карарга алып чыктылар. Алар шәһәр күрке — Тиргартенда да булдылар — Капеллага килеп кушылуыңа чын күңелдән шатмын, Рушат,— диде Муса Хисаметдиновка, зоопарк урманы буйлап бара-бара Төрле җәнлекләр, ерткыч хайваннар, гаҗәеп кошлар урнашкан читлекләргә, вольерларга «артистлар» кызыксынып карады, Рушатны алар әллә ни җәлеп итмәде Муса сорауларын дәвам иттерде. — Кайларда, нинди лагерьларда булдың, агай-эне арасында кыю егетләр бармы» Рушат Демблиннан сон кайсы лагерьларда булуын, андагы хәлләр, «кыю егетләр» турында Мусага, җәелмичә, мөмкин кадәр кыска итеп сөйләп бирде. — Ә безнең хатлар анда күренәме?—дип сорады Муса. — Күрснгәли. Егетләр аларны кызыксынып укын Берсе миннән вәгъдәләр алгач кына күрсәтте үземә Бета бу. диде. Бер ау таграк урында Муса, бармагы белән ымлап, 1 аннан Кормаш- ны да үз яннарына чакырды. Аннары төшенә кереп йөдәткән кара маймылларга күрсәтеп: _ Сез шу I кара шайтаннарга багып, мине игътибар белән тыңлагыз — дип пышылдады. Ул Совет Армиясенең бик каты һөҗүмгә күчүен әйтте,—Дошман хәзер үзенең агитациясен тагын да көчәйтәчәк Ана Әй. батырым, яуга бар. Шуның үчен бүген ал. Ил Юлайның баласы син. Дошманыңны кыр да сал. Сал. сал. сал!! каршы үз сүзебезне ныграк әйтергә кирәк. Бу эштә җыр-музыка капелласыннан тулырак файдаланырга, төрле чаралар уйлап табарга. Исегездә тотыгыз: без үзебезнең концертларда күңел ачу максатын куймыйбыз, бусы тышкы кабык кына... «Артистлар» Берлинда ике көн «кунак» булды. Ике көн буена Муса- алар яныннан китмәде, үзенә кирәкле кешеләрнең барысы белән аерым- аерым сөйләшергә өлгерде, кайберләреннән ант та алды. Кыскасы, бу ике көннең һәр минутын ул зур эш өчен файдаланырга тырышты. Ниһаять, пропаганда министрлыгындагы махсус очрашуга бардылар. Түрәләр «коллары» алдында үзләрен бик эре тотты, үгет-нәсихәтләрен теш арасыннан гына сиптеләр. Кайберләре, тавышларын күтәреп, бармак янап та алды. Аларның тәкәббер мин-минлеге исә «артистлар»ныц эчке горурлыгын гына арттырды. Шәһәр урамнарында, музей залларында йөргәндә «артистлар» үзләрен иркенрәк хис итте. Немец халкының гасырлар буе ургып торган талантына, сәләтенә, эш сөючәнлегенә чын күңелдән сокландылар. Бу халыкның сәламәт тәнендә фашизм бары тик яман шеш кенә. Музейда бу күзгә аеруча нык бәрелә. Ләкин бу яман чирне алар үзләре генә җиңеп чыга алмас, ул бик тирәнгә киткән. Монда «үткен пычаклы хирурглар» кирәк. Эх, әгәр шул көннәргә кадәр исән-имин яши алсалар, «артистлар» да бер-бер эшкә ярап куярлар, Берлин урамнарында гаҗәеп зур «концерт», Дим җырлаганча әйтсәк, «тамаша» бирерләр иде. Рушатның йөзе уйчан. Гайнан Кормаш моны күреп: — Рушат абый, күңелне төшерергә ярамый, мөкаддәрдә язылган шатлыклы көнгә ерак калмый пнде. — диде елмаеп. — Мөкаддәре нидер тагы, белмим, безнең әби шулай әйтә торган иде. Тпк әбиләр ялган сөйләмәс, чөнки алар ялганны зур гөнаһка санаган. — Әкият дигәндә безнең Ош карчыклары да төшеп калганнардан түгел иде,— диде Рушат күңелсез генә. — Ә мондагы әбикош ничек синеңчә? Рушат төшенеп җитмәде. — Әбикош? Нинди әбикош тагы ул? — Комитетта утырды ич, күрмәдеңмени? — Матур немканы әйтәсеңме? Гайнан көлеп куйды. — Рәтең беткән икән, Рушат абый! Үз милләтең кешесен танымыйсың. — Кит аннан! — Менә шул чибәрне инде мондагы бер егет үзләренчә «әбикош» дип атый икән. Могҗизамы? — Аңа ук барып җитмәсә дә, кызык. Кәләпүшле әфәнделәр булгач, калфаклы мадамнар да бардыр, — диде Рушат сүрән генә. Экскурсиядән китәр алдыннан Муса Гайнан Кормаш белән Рушат Хисаметдиновка берәр пачка «күчтәнәч» бирде. Болар Совинформбюроның соңгы сводкалары, легионнарга дип аталган махсус листовкалар иде. Листовкалар латин хәрефләре бёлән типографиядә басылган. Өстә ятканына Гайнан күз кырыйлары белән 'карап алды: «Хөрмәтле иптәшләр! Без ничек кенә җәфа чиксәк тә, Туган ил безне онытмас. Фашистларның алдауларына ышанмагыз, алар барыбер җиңеләчәк. Менә, мәсәлән, Совинфррмбюро үзенең соңгы көннәрдәге белдерүендә болай дип яза...» • — Рәхмәт,, — диде Кормаш Мусага, — болар легионерларга икмәк кебек кирәк. Хәтта икмәктән дә битәр, хәзер инде әсирләр карын турында гына уйламыйлар. — Шулай булуы бик һәйбәт. Тик серне йөрәктә саклагыз,— дип кисәтте Муса иптәшләрен.— Беренче уңышлардан башыгыз әйләнмәсен. Сабан туе алда әле, аңа әзерләнәсе дә әзерләнәсе. Яшерен оешмага яңа членнар алырга бик үк ашыкмагыз. Без оешманың составын киңәйтү бурычын гына куймыйбыз. Ватан өчен, халык өчен җанын корбан итәргә курыкмаган егетләр генә бу оешмага керергә хаклы. Безне һәр жнр- дә бик нык эзлиләр. Арага провокатор керүдән сак булыгыз. Карыкмагыз да, гамьсезлеккә дә юл куймагыз. Элемтәчеләр, конспирация шартлары буенча, үзләренә беркетелгән биш-алты кешене генә белә, алар белән генә эш итә. Гайнан Кормаш 5, исә, Җәлилнең ике кулының берсе буларак, лагерьлардагы хәлләрдән күбрәк хәбәрдар. Муса аның белән сөйләшкәндә, нәкъ Абдулла Алиш ~ белән сөйләшкәндәге кебек иркенрәк җәелсә дә, Рушат алдында алай * итми иде. Бу Рушатка ышанып бетмәүдән түгел, бәлки шул ук конс- з пирация шартларын күздә тотудан килә. Аннары Муса үзе дә бар нәр- ? сәне белми, аны кайбер немец антифашистлары һәм башка милли ле- * гион вәкилләре белән генә бәйләнешкә керттеләр. Яшерен шартларда бу инде бик күп нәрсә. □ Муса инде Гайнан Кормаштан айсбергтагы хәлләр турында, нәрсә- ' ләр эшләргә өлгерүен сүз арасында сораштырган иде. Гайнан, гадәтен- £ чә, кыскакыска гына җаваплар бирде. Госпитальдәге табибны да күр- я гән. Уңышлы. £ Иркенләп сөйләшергә вакыт тимәгән иде, менә хәзер генә икәүдән- ° икәү калдылар. Гайнан аңа сугышчан бишлекләрне оештыруның бары- s шы турында тулырак сөйләде. Табиб әйтеп биргән кешеләрнең кайбер- < ләре белән күрешеп сөйләшкән дә. Ярыйсы егетләр. — Уңышлы башлагансың, тик кабаланма гына — Белом. Мин бит егетләргә күптән күз сала киләм. Аннары Зиннәт 2 булыша. — Ничек, каршы сүз әйтмәдеме? — Юк, хуплады гына. — Син ана командир күзлегеннән караганың бар идеме? — Монда, Муса абый, бер түгел, биш карыйсың. — Үзенә бер-бер нәрсә сиздереп куймадыңмы? — Юк, Муса абый. Дуслык — дуслык белән, сер — сер белән. — Дөрес, бу турыда «хәрби советта» киңәшербез. Гомумән, командирлар мәсьәләсен «хәрби совет» карар Монда башбаштаклык һич ярамый, Гайнан. — Төшендем Күрсәтмәдән бер адым читкә китмәм — Бик яхшы. Аннары шуны да исеңдә тот, Гайнан: хәзер сезгә элеккедән күп кыенрак шартларда эшләргә туры килә. Гитлерчылар легионерларга аз гына да ышаныч юк икәненә төшенделәр инде. Батальоннарда әләкчеләр санын арттырганнар дигән хәбәр бар. Сез аларны белергә тырышыгыз. Сездә ниндидер Исхаков дигән бер әшәке бәндә бар икән... — Беләбез, фельдшер. Әшәкенең әшәкесе. __ Тагын бардыр. Уяу булыгыз! Сездәге батальон тулысынча әзер бугай? _____ _ — Әйе. Иптәшләр тизрәк фронтка озатсыннар дип көтәләр. Беренче батальоннан кимеп эшләмәбез диләр. — Юк. Гайнан, бездә булган мәгълүматларга караганда, әзер батальоннарны хәзер фронтка җибәрмәячәкләр. Мөгаен, тылда файдаланырлардыр Мондый шартларда безнең төп бурыч - батальоннарда восстание күтәреп, аларны поляк партизаннары белән кушу Әрмән легионы да шулап эшләргә җыена Бу — беренче чиратта, аннары инде нәрсә кирәген вакыйгалар үзе күрсәтер Хәзер барыннан да бигрәк уяулык кирәк. Тагын менә нәрсә. Лагерьларда черчетләр кайбер легионерларны кулга ала башлаган Берннчәсен. большевик агитаторлары дип, строй алдында атканнар да. Алар арасында безнең кешеләр юк. Димәк, гитлерчылар яшерен оешманың барлыгын сизенәләр, тик анык белми* ләр генә. Шуңа күрә «җәтмә* салалар. Муса берничә минут уйланып торды, аннары Гайнанның күзләренә туры карап: — Тагын бер ашыгыч эш бар, дускай,—диде. — Үтә ышанычлык дүрт кеше хәзерлә. Кимендә икесе шофер, берсе радист булсын. Картаны яхшы белсеннәр. Немецча яки полякча сөйләшсәләр бигрәк яхшы. Тагын нәрсә? Бу эшкә аеруча батыр кешеләр кирәген аңлыйсыңдыр. Алар һәр минут әзер булсыннар. Башкаларга бу турыда сер итеп тә сөйләмә... Миңа сорауларың бармы? — А(нлашыла, Муса абый. — Едлинога кайтып кергәндә аеруча сак булыгыз. Сез юкта әллә нинди провокация оештырулары мөмкин. Гомумән, артны-алны карап йөрергә кирәк. Рота яки батальон командиры кайларда булдыгыз, нишләдегез дип сораулары мөмкин. Каушамыйча жавап бирегез. «Артистлар» Едлинога кайтып кергәндә анда тыныч, бернинди хәвеф- хәтәр сизелми иде. Бары тик моның шулай икәненә тулысыңча ышангач кына Гайнан Мусаның заданиесен үтәргә кереште. Әгәр аның алдан бернинди әзерлеге булмаса, кешеләрне яхшы белмәсә, бу эш чиксез авыр булыр иде. Ул юлда ук кемнәр белән сөйләшә башларга кирәклеген күңеленнән билгеләде. Соңыннан аларның берәвен генә кире какты, чөнки ул госпитальдә булып, заданиегә әзер түгел иде. Берлиннан кайткач, «артистларны» төрле лагерьларга концертлар белән еш йөртә башладылар. Алар Радомда, Крушинода, Демблинда, Узидомда, Дрезденда булдылар. Концертлар һәр җирдә ярыйсы уңышлы үтте. Дим үзенең яңа җыры — «Башкорт маршы» белән шаулады, «Казан сөлгесе» көенә жыпланган җыры да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Зиннәт Хәсәнов Сарман яклары көйләре белән дан алды. Шәриф Әмиров борынгы җырларны бик оста, үзенчәлекле башкарды. Музыкантлар — Фәрит Солтанов, Рушат Хисаметдинов мандолина чиртте, скрипачлар үзәкләрне өзеп скрипка сыздырдылар. «Артистларның» һәр адымын Муса бик яхшы белеп тора иде. Маршрутларны һәр вакыт министрлык билгеләде. Еш кына Муса үзе дә алар белән бергә йөрде. Шундый очрашуларның берсендә Гайнан Кор- маш аңа заданиенең үтәлүен, дүрт кешенең әзерләнүен әйтте. — Бик яхшы булган, — диде Муса. — Озакламыйча безне Едлинода «кунакка» көт —һәм бераз уйлап торгач өстәде:—Хәзер, дус, иң мөһиме — айсберг, айсберг. Бигрәк тә аның күзгә күренми торган өлеше! 21 Бүген Шәфи Алмас йортында зур мәҗлес —хуҗа үзенең илле яшь тулган көне һәм «Идел-Урал» штатының президенты» итеп сайлануы хөрмәтенә мәҗлес үткәрә. Аның өе зыялы кунаклар белән тулы. Сугыш вакытында мондый туйлар гадәти булмаса да, югары катлау өчен, аерым тантаналы очракларда, ярый, күрәсең. Зур залның ишекләре киң ачык, төрле зиннәтләрнең күбесе җыеп алынган булса да — шәһәрне бомбага тоталар ич — стеналар, шкафлар бөтенләй шәрә димәссең, барысы шәрык рухы белән сулый. Савытсабалар, төрле хикмәтле вазалар, келәмнәр, тагын әллә нинди затлы зиннәтләр — бар да Төркиядән, гарәп илләреннән килгән. Шунда ук көнчыгышның атаклы мәчетләре Мәккә вә Мәдинә сурәтләре. Әллә кайдан әкрен генә шәрык музыкасы да сибелә. Шәфи Алмас үзе дә баштанаяк мөселманча киенгән — ул төрек подданные ич — «бондый мыз-мезләрне» унга-сулга чәчә, җитмәсә, мәҗлестә берничә төрек журналисты да бар. Залда кунаклар тула барган саен шәрык рухы, нацистлар рухы белән аралашып, тагын арта төште. Ирләр хәтфә түбәтәйдән, фәстән, хатын-кызлар энҗеле калфаклардан, Шәмсинур баштанаяк милли ки- * емнән. £ Залда Познань фабриканты Мөхәммәт Кемал Яушев күренде. Күк- § рәтендә нацистларның алтын значогы ялт-йолт итә. Күрүгә, кунаклар- « ның күпчелеге аңа таба омтылды, ихтирам күрсәтеп, күрешә, саулык < сораша башладылар. Шәфи Алмас та түбәнчелек белән каршы алды, 5 кунакның мөбарәкләүләрен илтифат белән тыңлады. Аннары яңа кунакларны каршыларга ашыкты. — Мәрхабә, хуш киләсез. Боерыңыз, боерыныз. * Ул алтын алма кебек балкый, тик күзләре генә тынычсыз. Ихтимал, “ ул үз иминлеге өчен күбрәк борчыла торгандыр, ихтимал, бу сәүдәгәр- х лек гадәтедер. Капитал дөньясында шунсыз ярамый, йоклап ятсаң, «• «президент» дип тормаслар, авызыңдагымы тартып алырлар. Фабрикант Мөхәммәт Кемал Яушев Шәфи Алмасның күптәнге дус- u ты һәм көндәше. Ул Яушевның һаман тауга үрмәләвек, үз фабрикала- £ рында бик төшемле сугыш кирәк-яраклары җитештерүен, бер галәмәт баюын көнләшеп күзәтә. Соңгы вакытларда Яушев Познаньда тагын бер = кәрханәнең— радноаппаратлар эшләп чыгара торган заводның хуҗасы £ булып алган. Фюрерның чикләнмәгән мәрхәмәтеннән файдалана шул * ул. Ачык авыз булсаң, «Идел-Урал» нәшеренне дә умырыр Аңардан * барысын көтәргә була — карчыга! Тырнаклары үткен! ч Ишектә профессор фон Менде күренде. “ — Көтәмез, көтәмез, хөрмәтле профессор. Боерыңыз. Рәхмәт, рәх- u мәт, фон Менде әфәнде. Кая ул йөз яшькә хәтле яшәү. Картаябыз шул. Рәхмәт, әлегә бирешергә исәп юк, милләт юлында... — Ул күзләре белән хатынын эзләде, күрмәде. Тапкан кәҗәләнер вакыт. — Аһ, әнә Шәмсинур ханым, сезнең уңган шәкертенез. Мин бер генә минутка сезне аның карамагына калдырам, хөрмәтле профессор, мен кәррә гафу, кунаклар. Шәфи Алмас тагын кемнәрнеңдер ягына атлады. Ишек артында бер яшь егет белән сөйләшегГ торучы шагыйрь Муса Җәлил күзенә чалынса да, анда ул туктамады — Исегез китмәсен, Муса әфәнде, болар эмиграциянең коела башлаган чәчәге, сугышка кадәр алар күбрәк, ыгы-зыгылырак иде Хәзер әкренләп башка илләргә сызалар, — диде башына хәтфә түбәтәй кигән яшь егет. Бу — Шәмсинурның улы Илдархан иде. Бүген генә Польшадан командировкадан кайткан Муса юлда әзрәк арганталган булса да, шеф чакыргач килми калырга ярамый иде. Мондагы кешеләрнең күбесен, «Идел-Урал» комитеты, Розенберг министрлыгы тирәсендә чуалучылардан башкаларын, ул белми иде. Илдарханның туры килүе шәп булды, сорашты да. залны да күзәтте. Муса бик сак иде. Ул күзләре белән Сәрхушне эзләде. Сайлау кампаниясе вакытында бик тырышып йөргән иде, хәзер нигәдер күренми Әллә ерактан күзәтәме, әллә берәр яры китеп барганмы? Ваграк чукмарбашлары — Әхмәт Симай шулай дигән иде бит —биредә булырга тиеш. Мондый мәҗлесне алар күзколаксыз калдырмас. _ Әтиегез биредә нигә юк? — дип сорады Муса Илдарханнан, ә күзләре һаман зур зал буйлап йөрде. Кунаклар артканнан-арта бара иде. . ____ _ . f — Әти мондый мәҗлесләрне яратып бетерми, аларга ыөрү — бушка вакыт үткәрү, ди. — Президент мәҗлесе ич бу! — Булса ни, безнең әти ул политикага катнашмый. Илдархан үзе әнисе килгәнгә килгән, ә әнисенә килми калырга ярамый икән. . I «Кызык та икән боларда семья мөнәсәбәтләре», дип уйлады Муса. Аның күзләре, зал уртасында кунаклар белән камалган хәлдә, бик эре, '* мәгърур басып торган фабрикант Яушевка тукталды. Яушевлар турында аның ишеткәне бар иде, менә бүген аларның берсен күрергә дә туры килде. Чыннан да ач сөякле карчыгага охшаган икән, күзләре үткен, башы кечкенә, кыска чәче агара башлаган. Кыяфәтендә эрелек, кәпе- рәйгәнлек. — «Идел-Урал»дан кешеләр алырга килгән ул, — диде Илдархан фабрикантка ымлап, — полякларга ышаныч юк ди, мөселман агай-энеләрне өсләреннән караучы итеп куймакчы икән Мәһабәт гәүдәлеләрен генә сайлаган, күргәч ук котлары алынсын дип әйтә икән. Берлин туфрагына аяк басканнан бирле әллә ни күп вакыт үтмәсэ дә, Муса эмигрантларның табигатен бераз аера башлаган иде. Ул эш арасында аларның әле берсе, әле икенчесе белән сөйләште, бигрәк тә Шәмсинур Идриси белән сөйләшүләр аңа күп нәрсә бирде. Ул эмигрантлар белән һәр вакыт аралашып яшәгән. Эмигрантлар монда төп ике төркемгә бүленә: бер ишеләре совет властена каршы, әмма Россияне үз ватаннары итеп саный, алар Россияне советлардан азат ителгән килеш күрергә тели; икенчеләре — киребеткәннәр, ягъни гражданнар сугышы елларындагыча катып калганнар. Алар большевизм белән агуланган бөтен Россияне җир йөзеңнән юк итү ягында торалар, ике йөз миллион кеше бетсә бетәр, аның каравы, «азат дөнья» иркен сулыш алыр дип фараз итәләр. Беренчеләре совет властена, коммунизмга каршы каһарманнарча «көрәшүче», «изге коткаручы» итеп Гитлерга мәдхия укый, әмма аның Россия кешеләренә карата аеруча кансызлыгын өнәп бетерми; икенчеләре, киресенчә, нацистларның ерткычлыгына кинәнеп кул чабалар, афарин дип акыралар. Татар эмигрантлары, билгеле, үзләренә аерым төркем тәшкил итми, алар әлеге шул гомуми ике төркемнең я тегесенә, я монысына якын торалар. Баштарак алар: «Руссия халкы кулына корал алса, советларга каршы күтәрелер»,— дип лаф орды. Әмма бу хәл булмагач, татар эмигрантлары үзләренә аерылып: «Кафергә ышаныч юк, менә мөселманнар изге бурычларын үтәми калмаслар»,—дип, төкерек чәчәргә тотындылар. Беренче татар легионы батальонында булган мәгълүм хәлләрне ишеткәч, аларның да күзләре шар булды. Эмигрантларны болай ике төркемгә бүлү хакыйкатькә бөтен яктан туры килеп бетмәсә дә, хәзергә Муса шул кадәресен генә белеп өлгерде. Менә Шәмсинур Идрисине һәм аның ирен кайсы якка кертергә — ул аптыраган. Шәмсинур гитлерчылар органы «Идел-Урал»да эшли, ләкин аның юлын, Шәфи Алмас кебек, бәхәссез кабул итәме, әллә кабул иткән булып кылана гынамы? Шәмсинурның бердәнбер улы Илдархан бер тапкыр Мусага әйтеп ташлады: «Гитлер-югенд сафларына кермәс идем дә. аннан башка югары мәктәпкә укырга алмыйлар бит». Бу зур мәсьәлә буенча семья эчендә сүз булмый калмагандыр, әлбәттә. Менә шул нәрсә Мусаны еш кына уйландыра. Аннары ул үз-үзенә әйтеп куя: ярар, тормыш бер ачыклык кертер әле, уйлап кына моның очына чыга алмассың. Әмма бер нәрсә шактый ачык: Шәмсинурга серләреңне чишәргә ярамый, шулай ук аңардан бөтенләй кул селтәү дә акыллы булмас. Әхмәт Симаи аны әбикош дип бер сүзсез дошман санаса да, хәзергә Шәмсинур Мусаларга ачыктан-ачык каршы килеп маташмый бит. Шәмсинур үткен акыллы хатын, теләгәндә ул бик күп зыян итә алыр иде. Шәфи Алмас алар каршында туктаган иде инде. — Бәрәкалла, мин сезне күрми дә торам, Муса әфәнде,—диде, ниһаять, хуҗа.—Түргә боерыныз, хәзер утырта башлыймыз. Тагын берничә кунакны гына көтәсе калды. Безнең мөселман кардәшләр, борынгы гадәт буенча, көттерергә ярата, ә немецлар, мәдәниятле халык, бик 1 төгәл, минуты илә килеп җитәләр Ниһаять, кунакларны, дәрәҗәләренә карап, утырта башладылар— * урыннар алдан язып куелган иде. Түрдә фон Менде һәм башка немец- g лар, алар белән янәшә фабрикант Мөхәммәт Кемал Яушев, бүтән дәрә- 5 жәле кунаклар. Алар уртасында, йөзек кашы кебек ялтырап, доктор » Шәмсинур Идриси утыра. Каршы якка шагыйрь Муса Җәлилгә урын _ билгеләнгән. Шәфи Алмас барысын алдан уйлап эшләгән. Яушев мәҗ- 5 лесләрдә мактанырга ярата, ә Муса әче телле, түзмәс, теге борчак сибә - башлагач, берничә сүз белән авызын каплар. Монда Шәфи Алмас үзенең күптәнге көндәше Яушевтан үч алмакчы иде. * Мәҗлеснең рәсми өлеше — Шәфи Алмасның туган көне, «Идел- = Урал» штатының президенты» итеп сайлануы уңае белән котлаулар. 2 милләт юлында илаһи уңышлар теләүләр, аннары мөхтәрәм Шәфи » әфәнденең купшы җавап сүзен тыңлаулар беткәч, тостлар күтәрелгәч. £ ниһаять, Яушев поляк эшчеләреннән көләргә тотынды: янәсе ахмаклар алар, бүгенгәчә фюрерның бөек идеалларын аңламыйлар, мәгънәсез = саботаж ясамакчы булалар, туң башлар! Яушев аларны берьюлы акыл ' га утыртырга булган: «Идел-Урал^дан егерме биш татар ала да, кул- = ларына камчы тоттырып, поляклар өстеннән сакка куя, имеш — У-у-ухх! дип бер кычкырып җибәрсәләр, һы! — диде Яушев калын * тавыш белән. Бөтен мәҗлеснең игътибар итүен күргәч, шаркылдап кө ь леп җибәрде. — Афарии, Мөхәммәт Кемал әфәнде!—дип кычкырды кемдер. < — Болай булгач, башларына кызыл фәс тә кирәк бит, мыек чылгый - лары бер аршын булсын — Карәхмәт! — диде Муса елмаеп. Әле революциягә кадәр Оренбурда Яушевларның галәмәт зур кибе тенә бер кергән иде ул. Әллә әтисе, әллә башка бер кеше сөйләгән иде «Яушевлар акчаны көрәп кенә алалар. Аларның кибетләре бер Оренбур да гына түгел, Ташкентта, Симипалатта, Казанда, тагын әллә кайларда гөрли. Эшне зур колач белән алып баралар, эре сәүдәгәрләр алар, без нең кебек тегенди-мондый вак кәсепчеләр түгел». Ул чакта Муса кайчан да булса Яушевларның берсен очратырмын яңа пешкән «президент» өендә аның белән бер өстәл янында кара-кар шы утырырмын дип уйламаган иде. Дөнья булгач, утырырга туры ки лә икән. Баштарак Яушев Мусаның ачы кинаясен төшенеп бетермәде, дөрес рәге, мондый җөрьәт әсир шагыйрьдә булыр дип башына китермәде — Карәхмәт! — диде ул көр тавыш белән —Казандылар Карәхмәт дип үлә инде. Ләкин үзләре үк аны Кабан күленә батырганнар. Ха ха-ха! — Ул, мөгаен, батып үк бетмәгәндер, югыйсә, Яушев әфәнде биредә аны үзенә ялчы итеп алмас иде — Ә нигә алмаска, әйдә безгә дә хезмәт итсен, фәсен дә кнертермез, мыек та үстертермез. Безнең кодрәттән килә ул. — Шамакайлар кия торган кызыл фәсләргә кодрәтегез җитсә дә — Нәрсә, нәрсә әйттенез?! — Бик арзанлы хезмәтчеләр сайлыйбыз түгелме, Яушев әфәнде5 Андыйларны безнең милләт кешеләре арасыннан табу, ай-һай, җиңел булырмы икән? — диде Муса бик җитди итеп — Карарбыз! Сез шагыйрь булсагыз да, алтынның биниһая көчен белмисез әле — Минем каршымда ул сары шайтан гына — Боны башка берәү әйткән инде, чөнки үз кесәсендә шомарып беткән бакыры да булмаган! Шәфи Алмас, тавышның зурга китүеннән куркып, сүзне гади шаяруга борды, аннары бөтенләй йомды. Ул үзенекен эшләде, артыгы аңа кирәкми, хәтта зарарлы иде. Ул белә: кунаклар аны яратып бетермиләр, түрендә утырсалар да, эчтән көләләр, күптән түгел булган «президент» сайлаулары моны бик ачык күрсәтте. Яушевның йөзе пешкән чөгендер кебек бүрткән иде. Шәмсинур Ид- риси, өстәл астыннан аның кулын кысып, күзләре белән фон Мендегә ымлады. Яушев барысын аңлады, яңадан шагыйрь белән бәрелешен кузгатмады. Ләкин үз дигәнен барыбер эшләде, «Идел-Урал» комитетыннан үзенә кирәкле кешеләрне сайлап алып китте. Шагыйрьгә кешеләр аша әйтеп калдырган: — Авызында ана сөте кипмәгән әле шагыйрь әфәнденең, шул да Яушев белән чәкәшергә маташа. Фон Мендегә рәхмәт укысын, югыйсә, кемлеген йөзенә чәпәп әйтеп биргән булыр идем. 22 Әхмәт Симай, билгеле, Шәфи Алмасның мәҗлесендә булмады. Аңа бу өйгә ара-тирә килгәләп йөрергә рөхсәт ителсә дә, «мәрхәмәт» шуннан артыкка узмады. Аннары һәр килгәндә Әхмәтнең нинди дә булса яңа сәбәбе әзер булырга тиеш иде. Муса белән фабрикант Яушевның чәкәшеп алу хәбәре эмигрантлар арасында шактый киң таралып өлгергән иде. Шунысы кызык, эми- лар — Әхмәт эмигрантларны шулай атый иде — Мусаны артык гаепләми, мәсьәләнең политик ягы бөтенләй күрсәтелми, янәсе ике кеше, башларына киткәч, мәҗлестә бераз бәрелешеп алган — шул гына. Артык һаваланырга яраткан Яушев оттырган. Күрәсең, кемнәргәдер ниндидер сәбәпләр аркасында фабрикантка күләгә төшерергә кирәк, менә уңай очрактан файдаланып авыз чайкыйлар, хәтта Яушевның националь-социа- лйстлар партиясе вәкиле булуына карамыйча. Димәк, үзара ызгышлар! Әхмәт Симай үзенең очкырлыгы аркасында менә шуны белә алды. Аннары тагын бер нәрсәгә инанды — монысы аны шактый борчуга да төшерде — шау-шулы мәҗлес арасында яңа пешкән «президент», «тәхеткә» утыргач беренче зур хезмәте итеп булса кирәк, гестапога Рәхим Саттар өстеннән шым язган. Әхмәт Симай моның барлык якларын төбенәчә ачыклый алмады. Бәлки карт төлке шушы юл белән гомумән яшерен оешмага кармак сала торгандыр. Ни генә булмасын, Әхмәт бу турыда бик ышанычлы кешедән ишетте һәм кичекмәстән Мөршидкә хәбәр итәргә кирәк дип тапты. Бу вакытта Әхмәтнең кәефе гомумән яхшы иде. Яшерен оешманың йомышларын Голландиядә уңышлы башкарып кайтканга, вак-төяккә борчылырга аның нигезе дә юк иде кебек. Тормыш исә алга яңа мәсьәләләр куя тора, гамьсезлеккә чумарга ирек бирми. Бер көнне радиостудиядә чираттагы тапшыруларга хәзерләнеп утырганда аның янына Ишбулмас килеп керде. Авызы тузган чабата башы кебек ерылган иде. — Ну, малай, котла абзаңны!—диде ул, кесәсеннән уч төбе хәтле китап чыгарып.— Менә нинди зур бәхеткә ирештем: шигыр мәҗмугам чыккан, типографиядән кереп алдым, көтә-көтә йөрәк түзмәде. Күпме тырыштым, Казанда чыгармадылар, ә монда... рәхим нт! Шатлыктан юарга булдым. Син килерсең бит. — Командировкага китеп калмасам.., — Радиода бер тапшыру оештырсагыз иде шул турыда, ә? ~ Башта хуҗалар карасыннар, рөхсәт булса, бездән эш тормас. Ярын, минем вакыт бик тыгыз, «президентның» мәкаләсен хәзерлим. — Син инде килми калма. Муса ничек, килерме? — Кеше өчен әйтә алмыйм — ну, килмәс дип уйлыйм. — Ә мин ана китабымны автограф язып бирсәм? — Анысы синең эш. Бигайбә. — Әхмәт кәгазьләренә төртелде. Ишбулмас башкалар янына күчеп утырды. Әхмәт анын китабын ку лына алып та карамады. * Әхмәт Мусаны күрергә ашыга иде. Турыдан-туры күрә алмаганга, кич белән Алиш квартирасына барды, барлык борчылуларын ана сөй- § ләп бирде. Бигрәк тә Шәфи Алмасның Рәхим Саттар өстеннән язган « шымы турында борчылып сөйләде. «Боларны тиз генә Мөршидкә жит- < кер», диде, «Очкыр бик борчыла диген», диде. з — Тагын бер яңалык, Абдулла абзый: Сәрхуш мәләвен кайткан. ; Соңгы вакытларда югалып торуының сәбәбе шул — Австриядә булган . икән. Көч җыйган, имеш. Хәзер эшкә тотыныр инде. Бу турыда Мөршидкә аерым әйт, үзе шулай кушкан иде. Тагын шуны белдем: «мыз-мез» “ мәҗлесендә ваграк чукмарбашлардан берәү бер тәтәй белән булган... г Бүген генә яныма Ишбулмас кергән иде. Китабы чыккан, мәҗлес оешя тырырга йөри. Радиода шул турыда тапшыруны сорады. Сасысы борынга бәреп тора. Кабәхәт! Шуннан соң Әхмәт радиостудиягә кайтты һәм иртәгәге тапшырулар- “ га мәкалә язарга утырганда башына кызыклы бер уй килде: яна пешкән «президенттан» юл күрсәтмәле берәр кәлҗемә яздырып алып булмасмы ~ икән. Аның кәефе хәзер шәп булырга тиеш, үзен чын тәхеттә сизеп, бе- % рәр мөһим нәрсә ычкындырып ташламасмы? Әхмәт шунда ук Шәфи Алмаска шалтыратты, үзенең бнк шатланга- * иын әйтте: җәмәгатьчелек аның сайлауларда җиңеп чыгуын алкышлый, янәсе. Аңа әллә ничә җирдән шалтыратканнар, эфирга хәбәр итүен co- рыйлар — татар милләтенең гүзәл уңышын дөнья белсен, диләр. u — Шул уңай белән берәр җитәкче рисалә язсагыз бик яхшы булыр иде, президент әфәнде. Без аны бик зурлап тапшырыр идек. — Тапшырдыгыз бит инде, — диде Шәфи Алмас, тыйнаклык саклаган булып. — Хәзер җәмәгатьчелек сезнең олы сүзне һәр көн көтә. — Ярын, уйлап карармын. Барып чыга торган булса... Әхмәт «президент» кеше бик назланыр дип көткән иде, Шәфинең вәгъдә бирә язып куюын ишеткәч, шөһрәткә сусаган икән абзан, дип уйлады. Студиядән чыкканда Әхмәт, башка вакытлардагыча, кесәсенә берничә вак радиодеталь салды. Вакыт-вакыт такылдаудан баш тартмаган Әхмәт кайбер нәрсәләр турында авы? да ачмый. Ул әбикошның үзен күзәтүен белә, хәтта Шәфи Алмас өен дә тыныч калдырмый, «президентның» башын әйләндерер дип куркамы икән әллә? һәрхәлдә, Әхмәтнең бу өйгә бушка килеп йөрмәвен сизә булса кирәк. Ике көннән соң, алдан телефонда шалтыратып, ул Шәфи Алмасларга тагын керде. Керсә, әбнкош анда утыра инде! — О, Шәмсннур ханым,—диде Әхмәт, бернәрсә белмәгәнгә салынып, — сез бу араларда студиядә нигәдер күренми тордыгыз. Авырмадыгызмы? — Доктор авырса да белмиләр улыр, башкалар авырмасын. — Анысы табнгыйдер, Шәфи әфәндегә шалтыраткан идем — зарланмады. Тик бераз томау төшкән, ахрысы, борыным сызгыра, диде. Шәмсннур Әхмәтнең ирониясен ачык сизсә дә, берни әйтмәде, ана күз читләре белән генә сәер карап алды. — Кыен сезнең һөнәр, Шәмсннур ханым, — диде Әхмәт, һаман берни күрмәмешкә салынып. — Кеше .сыкрамый торамы соң. — Әйе шул. Адәмнәр авырмаса, мәдәниятле илләр докторлар хәзерләмәс иде. Шәмсинурның гаҗәпләнүен бик ачык сизеп, Әхмәт шаяртыбрак сөйләшүен туктатты. Бу әбикош үзенең яшерен уйларын башкалар белеп алудан бик курка булса кирәк. Ара-тирә аның теленнән милләттәшләренә карата уңай сүзләр ычкынгалый, әмма, Әхмәт фикеренчә, болар бары тик сүзләр генә, ул үз милләтен белми, алың уй-фикерләрен төшенми. Шәмсинур буржуаз җәмгыять кешесе, ә биредә барысы да акчага корылган. Гитлерчылар бүген аңа яхшы түлиләр, ул аларга гадел хезмәт итә һәм күз йома. Түләми башласалар — икенче хуҗаларга ялланыр, аларга да гадел хезмәт итәр. Карт әнисеме, әбисеме бала чагында аңа туган телен аз-маз өйрәткән, бәлки җырлар җырлап, әкиятләр дә сөйләгәндер, әмма Ватан хисен алар аның йөрәгенә тирән сала алмаганнар, балалары җыры юк сандугач булып үскән... Әхмәт тирән көрсенүен чак баса алды. Туган җирләреннән аерылган кешеләрнең аяныч язмышлары турында аның болай ук тирән уйланганы юк иде. Дөресен әйткәндә, ул аларны кызганмый, аның фикеренчә, монда бары тик алар үзләре генә гаепле. Шулай да бу тормыш кешене шул хәтле гарипләндерер дип күз алдына китермәгән иде. Әбикош кешечә йөри, кешечә сөйләшә, хәтта ачулана ала, ә рухы... Шәмсинур гаҗәпләнүен тиз генә яшереп өлгерде. — Сезнең эшләр бара ничек, Әхмәт әфәнде? — дип сорады ул. — Радиодамы? Ал да гөл, — Әхмәт үзенең гадәти мактанчык тонына күчте.— Немец сводкаларын беренче чиратта шаулатабыз.— Доктор ханымның шикле карашын сизеп исә өстәде:— Профессор фон Менде шулай куша. — Тыңлаучыларыңыз ышанамы? — Башларына тай типкәнме әллә... фюрер сүзенә ышанмаска! Шәмсинур тагын, күз читләре белән генә Әхмәткә карап, сорады; — Т-тай типкән... була пи? Әхмәт көлеп җибәрде. Күр, әбикош аның каһкаһәсен тотып алды бугай. Инде кыен хәлдән ничек чыгарга, ничек җавап бирергә?! — Сез бу уенчак тәгъбирнең мәгънәсен бик яхшы аңлыйсыз, Шәмси-’ нур ханым. — Ышанычлырак булсын өчен Әхмәт салпы якка салам да кыстырды. — Сез татар телен миннән яхшырак беләсез. Мин прастуй халык сүзләрен генә беләм, сез китап сүзләрен дә... — Шулай да, Әхмәт әфәнде, тай була ни? — Тай тай була инде... Ничек әйтергә, бала атмы, бәләкәй атмы. — Ә кемнең башына типкән? «Бик дөрес аңлагансың, браво, майкушым әбикош» дип әйтәсе килде Әхмәтнең. Ләкин соңгы минутта фикерен үзгәртте. — Әлбәттә, юләр әсирләрнең! Сорау белән җавап арасында бер мизгел пауза бар иде. Шул нәрсә акыллы Шәмсинурны сагайтты. Әхмәт тә, уйламыйчарак кулланган халык сүзе өчен, дөресрәге, аңа тиз генә аңлатма таба алмавына үкенеп куйды Башыбыз әйләнә башлаган бугай. Әбикош студия тапшыруларын өендә тыңламый димә. Татарчаны да ул ярыйсы яхшы белә бугай, ә кайбер буташтыруларны юри эшләмиме икән? Әхмәтләр немец сводкаларындагы аерым атамаларны еш кына я бозып, я ике мәгънәлерәк итеп бирәләр, янәсе татарчаны монда кем аңлый, кем төшенә. Әнә Шәмсинур нинди нечкә әйберләрне эләктергән бит! Дошманны юләрсетеп карау ул үзеңне дә түбәнәйтү. Ничек моңарчы шуны аңламады. Очкыр! Разведчик бит аерым-аерым вак кына детальләрне дә бергә җыя, шулай җыйгач, алар бөтенләй башка төс ала. Әйтик, җитәкче мәкаләләрдә юри катлаулы әйләнмәләр кулланулар, хәзерге укучыга мәгънәләре аңлашылып бетми яки бөтенләй кире мәгънәле иске сүзләр кыстырулар_________________________________________________Әх мәт үзе дә аларны аңлап бетермим дигән иде бит — радио тапшыру- ларда күпме була Шуның өстенә укыганда бутаулар, ялгыш әйтеп җибәрүләр, тотлыгулар нихәтле тагы. Никадәр ачык авызлык! Имеш, газетаның подшнвкасы кала, радиотапшыруларныкы калмый, янәсе? Теләгәндә һәр радиотапшыруны магнитофон тасмасына язып алып булмыймыни. Немецларда бу яңалык инде бар ич. Шәфи Алмас бу якка чыгуга барысы да аякка бастылар, баш иеп * исәнләштеләр. Шефның йөзе таушала төшкән, күз кабаклары шешен- t гән, борыны калынайганрак шикелле һәм ниндидер шәмәхә төскә кер- 5 гән. Мәҗлестән соң аның тиешенчә айнып җиткәне юк иде әле, ахрысы з — Шәфи әфәнде, сезне авырый дип шалтыраттылар, — диде Шәм- < синур борчылып. — Зарар юк, — «президент» мәгънәсез генә кулын селтәде, — уты- - рыңыз. Картлар шыгырдый инде ул, менәсез, яшьләр, бирешмәнез Әхмәт әфәнде, сезне бик озак көттергәндермен, ахрысы. Чак язып бетердем. Башка бер әйбәт уй килеп мәмнүн иткән иде, кәгазьгә төшергәнче онытылды, каһәр. Әйтеңез, әле, илһам дигәнең шундый назлы нә.мәстә- кәймени ул? — Шагыйрьләр шулайрак диләр, журналистның илһамы — аның аякларында,— диде Симай каламбур сымаграк итеп. Шәфи Алмас көлеп җибәрде: — Бурзайлыкка дисәнез мин инде карт. — Бур-зай була ни?—дип тиз генә сорады Шәмсинур. ру сүздә дә ул нидер сизде кебек. — Бурзаймы? Әхмәт әфәнде, әйтеп бир әле доктор ханымга шул Рәсәй сүзенең мәгънәсен. — Йөгерчек эт, ау эте. Шәмсинур буялган иреннәрен тешләде. Шәфи Алмас аның чырае үзгәрүен күрде бугай, авыр сулап, сүзне бүтәнгә борды — Яра0, бәлки уңышлырак сүз дә табармыз. Аякларның дәгел, каләмнең бераз җитезрәк булуы кирәк иде дә, нишлисең... Бәлки Шәмсн- нур ханым булышыр. Акыл өстенә акыл — куш беләзек диләр иде борын. — Сезнең үзегезгә тагын күрсәтергә кирәкме, президент әфәнде? — Шәмсинур ханым карап чыкса, шул җитәр — Баш өсте. Әхмәт саубуллашып чыгып китте. — Нинди рисалә ул? —дип сорады Шәмсинур — Гадәти. Президент буларак кайбер күрсәтмәләр бирдем — Профессор фон Менде карап чыктымы3 — Президент рисаләсенә. Шәфи Алмас «цензура кирәкме?» дип әйтмәкче булган иде, ләкин актык секундта тел төбендәгене әйтми калды, симез йөзе кызарды. — Җитәкче рисаләләрне профессор мәҗбүри карарга тиеш бит. — һай, алла! Шундый кечкенә нәрсә... Минем үз башым юкмыни — Шәфи әфәнде, язманы редакция мөхәррирләре кулына биргәнче фонМенденең рөхсәте булырга тиеш бит Редакция аның бер хәрефен дә үзгәртми була. Моны сез беләсез. Бу тәртипнең үзгәргәне юк Шәфи Алмас тирләгән маңгаен сөртеп алды һай, нихәтле җыерчык икән маңгаенда! — Ярар, Шәмсинур ханым, шауламыек, үзеңез караңыз да Шәмсинур үзенекен кабатлады Юк, Шәфи әфәнде, бик зур күңелсезлек бар була Нишләргә соң? —диде «президент» бик зәгыйфь тавыш белән. Кире алыныз! «Шәфкатьсез!» дип чак кычкырып җибәрмәде Шәфн һәм тамагын кыргалап телефонга үрелде: ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ О В — Әхмәт әфәнде, сезме? Рисаләне кире кертеңез әле. Бер фикер онытылган. — Мәкаләгез бик шәп бит. Бигрәк тә бер шалапай турында. Шәфинең күңеле күтәрелде. — Ха-ха! Шалапай...—Шәмсинурның сытылган чыраен күреп, ул тиз генә өстәде: — Шулай да кире кертеңез әле. — Аларга ошаса, бигрәк тә!—диде Шәмсинур каты итеп. Аннары йомшаграк тавыш белән сорады: — Ша... ша... була кем? — Ша?.. Ә, шалапаймы? Шул инде, чегән малае. — Эфирга тапшырасы рисаләдә... редакция мөхәррире турында.,, Бу... Рөхсәт булмый торып... Шәфи Алмас берни әйтмәде, ул курчак президентның ни бәя торганын бу минутта бик яхшы аңлады булса кирәк. Сайлаулардан соң беренче мәртәбә үзенең аяныч хәленә әрнеде. — Башына... тай типсә була ни? —дип кинәт сорады Шәмсинур. — Кемнең, минекенәме?!—дип кычкырды Шәфи Алмас, артына капыл борылып. — Юләр, ахмак була! Шул секундта ачы тавыш белән сирена үкерә башлады — һава тревогасы. Хәзер ул торган саен ешрак кабатлана. Гитлерчылар инде сугышның беренче айларындагыча совет авиациясен тар-мар иттек дип шапырынмыйлар, киресенчә, үзләре бункер юлын такырайтып бетерде. — Шәмсинур ханым, тизрәк бу-бу... бункерга! — дип калтыранган тавыш белән кычкырды Шәфи Алмас. Үзе, йөгереп килеп, өстәл тартмаларыннан бик кабаланып нидер эзли башлады. Тапмады, ишеккә йөгерде. Идән уртасында туктап калды. Тагын өстәле янына атылды, тартмаларны шалт-шолт ачып япкалый башлады. — Шәмсинур ханым, Шәм!.. Шәмсинур күптән инде бүлмәдән чыгып киткән иде. Кинәт бөтен җирдә утлар сүнде. Шәфи Алмас дөм караңгыда калды. Анда атласа да, монда сугылса да — бары тик таш стенага килеп төртелде-... 23 Болытларга тигән Колама тау башлары... Бала чакта Муса ул тау башына менәргә, кояшта җылынган үлән арасына чалкан ятып зәңгәр күккә, тау-тау күчмә ак болытларга әсәрләнеп карарга бик ярата торган иде. Күпме шигырьләр чыгарды ул шунда! Шигырьләр аның яшь күңеленнән тау елгасыдай шаулап агалар иде кебек. Аннары ул күзләрен йома, яңагына кунган, җиңелчә кытыклаган бөҗәкне кулы белән сыпырып төшерә, нәрсәгәдер елмая, битендә кояш җылысын тоя, аңа рәхәт булып китә. Янындагы чәчәкләрне исни, күңелендә шигырь ургыла башлый: «Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр...» Кинәт төртелеп кала, өлгереп җитмәгән, ахрысы, әле. Бервакыт Колама тау башында Муса куркыныч кара болытлар да күрде. Алар бер-берсе белрн бәрелешә, сугыша, ачулы ишеләләр иде кебек. Муса, гаҗәпләнеп, аларга озак карап торды. Болытлар инде таралышып беткән чагында, кинәт яшен яшьнәп китте. Менә бүген дә, Берлин өстендә, нәкъ ул чактагы кебек, чалт аяз күктә яшен яшьнәмәсенме! Бәлки бу яшен дә булмагандыр, тәрәзәдән карап алган Мусаның күзенә генә кинәт шулай чагылып киткәндер. Бәлки... Рәхим, яхшы тыңла,— диде Муса, карашын биек тә, тарда тәрәзәдән алып Саттарның каратут йөзенә текәлде.—Без сиңа бик зур, үтә җаваплы задание бирергә уйлыйбыз. Син шуңа ризамы? Алар Муса Җәлилнең Шарлотенбург урамындагы бүлмәсендә сөйләшеп утыралар иде. Муса яшь шагыйрь Рәхим Саттарга нинди тәвәккәл адым атларга кирәк икәнен ахырынача аңлый, ләкин башка чара юк. Рәхим исә эшнең никадәр җитдилеген төшенеп җитми бугай. 1?ке кУ л лап,— диде ул, уйлап та тормастан. Тукта, Рәхим, ашыкма йомыш дигәнебез бик хәтәр, бик Солдат фәкать шундый заданиене үтәргә күнеккән, Муса абый. Мин тыңлыйм,— диде Саттар, Мусаның күзләренә керердәй булып Мин синнән бүтән җавап көтмәгән идем, Рәхим. Без уйлаштык, бу эшкә синнән дә кулай кеше юк кебек. Синен акылына, батырлыгы- * на тулысымча ышанабыз... н Рәхим ялтырап торган күзләрен Мусадан алмады. Гажәп бер нәр- 5 сә, Казандагы әдәби кичәләрдә алар к\п мәртәбәләр бергә шигырь укыдылар. Гадәттә Муса, Татарстан Язучылар союзы җитәкчесе буларак, < шагыйрьләргә бер бер артлы сүз бирә торган иде. Яшьләр, билгеле. 5 дулкынлана, кабалана. Җитәкче исә сүз бирер алдыннан аларнын күз- 5 ләренә карый: әзерләрме? Әзер булмасалар, беразга кичектереп тора Ләкин кайчан да булса яшь шагыйрьгә менә хәзергечә үтә җаваплы сүз ♦ бирермен, дулкынланганын ачык күрермен, әмма сабыр итеп торырга - һичбер әмәл булмаячагын әйтермен дип уена да китермәгән иде Муса 5 ул чакта. п — Чама белән август урталарында Едлинода «Идел-Урал» легионы- * нын икенче батальоны баш күтәрергә тиеш, — диде ул - Аннары, шу- и лай ук баш күтәргән күрше әрмән батальоны белән кушылып, поляк с партизаннары ягына чыга, шуннан обстановкага карап, сугыша-сугыша, ° Польша жирен, Белоруссиянең оккупацияләнгән өлешен үтеп Кызыл = Армиягә кушыла Шул турыда безнең командованиегә алдан хәбәр итәргә кирәк Аңлашыламы? * - Артыгы белән! Горький дөрес әйткән, без кыюларның шашкынлы- < гын мактап җырлыйбыз! - диде Рәхим, чиксез дәртләнеп — Бүлдермә, Рәхим Тыңла Әрмән батальоны белән дә, поляк пар- * тизаннары белән дә бәйләнеш бар Едлинода тагын дүрт иптәш сиңа ләрме әллә Кеше уйларын белү ансат түгел шул, бигрәк тә гомер буе алдарга, чын йөзен яшерергә күнеккән бәндәнең уен Бәлки үзе монда булмаса да, Шәфинең фикерләрен Солтай Гарип биләгәндер. Бу Сәрхуш белән алар рухи кардәш, сүзләре туры килә, тик моны башкаларга белдерергә теләмиләр. Соңгы вакытта Солтан Гарип тагын юкка чыкты Кая китте? Легионга юл алмадымы? Муса ул явызның эзгә басып йөргәнен сизенә иде. Әхмәт Симайга, Сәрхушның кая киткәнен белергә тырыш, тип махсус әйтте Әхмәт бөтен очкырлыгын эшкә җигеп тырышса да. бернәрсә белә алмады. Бу хәл Мусаны шактый борчыды Ул барысын ныклап уйларга тырышты, әмма аның уйлары эзлекле акмады, каршылыклы булды күз алдына әле Рәхим Саттар, әле Солтан I арип. әле Шәфи Алмас килде Монда тагын Муса үзе дә бар иде. әмма ул ничектер икенче планга кала килде. Каймакта Абдулла Алиш. Рәхим Саттар, Әхмәт Симай күренеп китә Күр. Казанда гына түгел. Берлинда да бөтен бер Татарстан Язучылар союзы бүлеге тупланган диярлек Гагын I аннан Кормашны да кушарга кирәк. Димәк, алар үзләре өчен дә. Татарстанның бөтен язучылары өчен дә эшлиләр Начар эшләсәләр - иптәшләре аларны гафу итмәс. Муса үзләренә тарих тарафыннан зур җаваплылык йөкләнгәнен тагын бер тапкыр тирәнтен хис итте. Язучылар — алдынгы идеология отрядларының берсе. Дошман ул отрядны һәр вакыт эчтән йомшартырга маташып килде. Туган илдә дә черек бәндәләр аңа сырышып карады, ләкин анда аларга юл бикле иде, ә монда шуларның берсе — ниндидер Ишбулмас, Шәфи Алмас канаты астында, аның нәшриятында үзенең мөнәҗәтләрен аерым китап итеп бастырып чыгарган, Муса ул китапчыкны кулына тотып караган иде. Сәдакага биргән шомарып беткән тиен кебек кызганыч, төссез, мәгънәсез китап Илен алмаштырган, дошман багында сайраган сатлык җан күңеленнән нинди юньле шигырь чыксын ди. Аннан бары тик мәет исе генә килә. Муса ул китапны шунда ук җирәнеп кулыннан ташлады. Хәзер исенә төшкәч тә ул мескен шагыйрь кисәге аңарда ачы җирәнү хисеннән башка бер тойгы уятмады. Ул, Ишбулмасны тизрәк онытырга теләп, вагон тәрәзәсеннән тышка карады: анда да җанга якын бер нәрсә юк иде. Муса күзләрен йомды, үзе белән бер поездда баручы яшь патриот шагыйрь Рәхим Саттар турында уйлый башлады. Рәхим хәтәр давылларга каршы чыгып китәргә җыена. Муса, билгеле, аның сәфәре җиңел булуын тели. Ләкин әсирлектә үзенең җәяү үткән канлы юлы, шул юлда үлеп калган асыл ирләр күз алдына килеп киткәч, ул көрсенүен чак тыеп кала. Нигәдер, аеруча ачык булып үзе белән бергә атлаган, аннары авып калган Ленинград эшчесе исенә төшә. Ул гүя әйтә: «Мин егылдым, бу була торган хәл, ә син исән, син бирешмә, туган, безнең өчен дә тырыш. Исән булсак, нәрсә эшләячәгебез сиңа билгеле бит». Ниһаять, Едлинога килеп җиткәч, иптәшләре арасында Муса беркадәр тынычланды. Шәфи Алмас шунда ук легион командиры янына китеп барды. Алар анда бер сәгать чамасы сөйләшеп утырдылар. Аннары командир машинасына утырып, каядыр чыгып киттеләр. — Алмас алдым-бирдемгә китте —иң зур түрә белән! — диде Гайнан Кормаш Муса янына килеп. — Юлда муеннары сынса, тагы да әйбәтрәк булыр иде, — диде Муса.— Ләкин шулаймы икән? — Бераз эндәшми торгач, Кормашка Рәхим Саттарның монда икәнен әйтте. — Ул синең арысланнарыңны үзе белән алып китәр. Алар әзерме? — Күптән әзер. — Яхшы. — Гайнанның күзләрендә сорау галәмәте күреп өстәде:— Кичен сөйләшербез, барысын аңлатырмын. Аннары Рәхимне күрерсең. Иртәгә иртән алар юлга чыга. Кирәк-яракларның барысы да бармы? — Бар. — Кәгазьләр? — Фамилияләрен генә куясы калды. —Аларын минем белән сөйләшкәч куярсыз. Рәхимдә сезгә күчтәнәчләр бар. Солтанов барып алсын. Ә син албастының ник килгәнен белергә тырыш. Бу бик мөһим. — Эшләрмен. Муса музыкаль капелла белән мәш килде, репетицияләрен карады, якшәмбе көнгә легионерларга концерт оештырды. Шунда ул яннарында бөтерелүче ач яңаклы бер легионерга игътибар итте Бу кешене ул моңарчы күргәне юк иде. Кирәксезгә кабалана, бер дә юкка ыгы-зыгы килә кебек. Әйтерсең бик кирәкле эш башкара Кем? дип сорады Муса Гайнан Кормаштан, аны бер үзен туры китереп һәм күзләре белән ач яңаклы, тар йөзле легионерга күрсәтте. — Яна легионер, пропагандист. — Фамилиясе? Мәхмүт Ямалетдинов,— һәм көлемсери төшеп өстәде:—легионерлар Мәхмү диләр — Мәхмү?! Кешеләрнең исемнәрен бозу яхшы нәрсә түгел, моны бигрәк тә балаларга әйтәләр^ Ләкин монда балалар юк бит. Ә зурлар шаярып исем ♦ бозмый инде. Кайчагында моның өчен бик җитди сәбәпләре булса гына ь Муса бармагын иреннәренә куйды, бу аның иптәшләрен кисәтүе иде. 2 Ул, әлбәттә, берни белми, бу бәндәнең Солтан Гарип белән бергә абвер ° агенты икәнен башына китерми. Бары тик, саклыкка өндәп, иптәшләрен генә кисәтте. < Кич булды Муса, Гайнан Кор.машны чакырып, Рәхим Саттарлар- з ның эше турында сөйләште. Мәхмү бу хакта бернәрсә дә белмиме дип * кайта-кайта сорашты — күңеле тынычланмады, ахрысы Гайнан йо- ♦ мышларны үтәргә җыенгач та аны туктатты я — Сабыр, туган,— диде уйланып кына Аның күз алдыннан ач о яңаклы Мәхмү китмәде. Нигә аның исемен шулай бозганнар: Мәхмү! * Мондый чакта Муса үз күңеленә каршы бара алмый иде — Өстәмә шик уятмас өчен мин аларны кабат күрә алмам Минем ™ һәр адымны күзәтәләр булса кирәк. Син дә сак бул Минем исемемнән с Рәхимнәрнең кулын кыс, уңыш телә. Ышанабыз, диген -Тагын бераз п уйланып торгач сорады:— Мин бая әйткәннәрне үти алдыңмы5 Нигәдер х әйтмәдең. — Тулысыңча үти алмадым әле, Муса абый,—диде Гайнан, туп-ту- х ры итеп.—Түрә белән албастының нәрсә турында сөйләшкәнен белеп * булмады Ә барулары поляк спекулянтларына булган Шофер минем ң таныш, ул әйтте. Анда тагын бер мөһим нәрсә ишетеп кайткан Познань10 да подпольщиклар бер заводны яндырганнар ди Икенче заводтанмы, * икенче цехтанмы — яхшы гына белми — татар егетләре полякларга пулемет частьлары алып чыгарга булышканнар Соңыннан бер сатлык җан шунда татар белән полякны гестапога тоттырган Албасты хәзер түрә өендә лаякыл исерек ята — Рәхмәт, — диде Муса, Шәфинең үзасыл табигатенә турылыклы булуы турында уйлап.— Моннан соң да белгәләп тор Безнең тирәдә козгыннар еш ишелә. Сак булыгыз. Задаииене тулы үти алмавы өчен Мусадан кимендә шелтә көткән Гайнан, аның рәхмәт сүзен ишеткәч, аптырый төшеп калды Шулай да куркынычның зурлыгын төшенде Ләкин моны бары тик Рәхим группасы өчен борчылу дип кенә уйлады — Сез артык хафаланмагыз, Муса абый, без аңлыйбыз, барысын җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз Төнлә Муса айсберг мәсьәләләре белән шөгыльләнде, күрәсе кешеләрен күрде, кирәкле күрсәтмәләрен бирде Ул иптәшләренең эшеннән ярыйсы канәгать иде. Алар мәсьәләнең җитдилеген аңлыйлар Барысын хәрбиләрчә төгәл үтәргә тырышалар, җиңел караиг, ваемсызлык юк Икенче көнне, инде бераз айный башлаган Шәфи Алмасны күреп, Муса: — Кайтмыйбызмы, Шәфи әфәнде,— диде - Чонда хәзергә минем эшләрем бетте. Ә Берлинда эш өелеп ята — Үзем 1Ә шуны әйтергә дин чыккан идем, — диде Шәфн карлыккан тавыш белән. - - һай. башым Тик, чиркәүгә барып та попны күрмәгән кафер шикелле, артистлары! ызны күрми китү килешмәс Бер ярты сәгатьтән мин килермен, артистларыгызны җыегыз.—диде һәм икенче ишектән чыккан немец офицеры ягына юргалап китте Аннары, култыклашып, ниндидер бүтән ишеккә кереп югалдылар «Президентның» кыланышына карап Мусаның төкерәсе килде. Шул ук ишектән, кызарып-бүртенеп, Ямалетдинов атылып чыкты. Күрәсең, әле яңарак кына аны бик каты пешергәннәр, кулындагы кәгазьләре идәнгә төшеп чәчелеп китте. Ул, куркып, як-ягына карана-карана, калтыранган куллары белән аларны җыйды да ялт итеп коридордан чыгып китте. Үзенә карап торган Мусаны күрмәде дә бугай. Муса «артистлар» янына кайтты, озакламый Шәфинең киләсен әйтте. Гайнан, Мусаны читкә чакырып алып, Рәхимнәрнең исән-сау килеш Едлинодан чыгып киткәннәрен пышылдады. Лагерь тыныч. — Яхшы булган, — диде Муса. — Шеф алдында «артистлар» кулларында «Идел-Урал» газетасын тотсыннар. Шәфи алай-болай сораша калса, газета турында бары тик уңай җавап кына бирсеннәр. Сорашма- са да, кулыгызда үз газетасын күргәч, күңеле булыр. Күрү бит кайчагында сүзгә караганда күбрәкне әйтә. Шәфи Алмас «артистларга» бер сәгать чамасы үгет-нәсихәт укыды, аларны бөек фюрер эше өчен бөтен көчләрен, талантларын кызганмаска чакырды. Репетицияләрендә булды. Күз чите белән «артистларның» кулларындагы газетага карап-карап алды. Аннары Шәфи Алмас белән Муса Берлинга кайтып киттеләр. 24 Ниһаять, «Идел-Урал» батальоннарында восстание күтәрү үзенең төгәлләнү чорына керде. Бу аерата җаваплы, хәтәр эшкә ахырынача җитәкчелек итүне дә яшерен оешма Муса Җәлилгә тапшырды. «Идел- Урал» легионындагы хәлләрне бүтәннәргә караганда яхшырак белә, андагы кешеләр, командирлар, восстаниенең яшерен пружиналары белән таныш, әрмән батальоны һәм поляк партизаннары белән бергәләп эш итү планнары турында мәгълүмат бар. Ул бит лагерьларга берничә тапкыр барып кайтты, «хәрби совет» киңәшмәләре үткәрде. Шунда восстание планы каралды. Билгеле, боларны шартлы рәвештә генә «киңәшмә» дип атарга мөмкин иде, чөнки анда бик аз кеше катнашты. Ләкин көне-сәгате җиткәч, әлеге айсбергның күзгә күренмәгән өлеше дә өскә калыкмыйча калмас. Әмма хәзергә әле боларны бары тик күңел күзе генә күрә. Берлинда Мусаның нинди юлга әзерләнүен бары ике кеше — Абдулла Алиш белән Әхмәт Симай гына белә иде. Алар Мусага иң яхшы теләктә иделәр, кулларыннан килгән барлык чаралар белән аңа булыштылар. Аларны бер нәрсә аеруча шатландырды: яшерен оешма шагыйрьнең үз гомерен саклап калу турында да кайгырта иде. Восстаниедән соң гитлерчылар Җәлилне барыбер тыныч калдырмаячаклар, бу көн кебек ачык. Шулай булгач, оешма бик авыр хәлдә калса да, шагыйрьнең баш күтәрүчеләр белән китүе хәерлерәк. Муса Берлиндагы эшләрен дә түгәрәкләргә кереште, күрәсе кешеләрен күрде, сөйләшәсе кешеләр белән сөйләште. Хәзер тизрәк легионга китәргә кирәк. Командировкасы мөмкин кадәр озынрак сроклы булырга тиеш. Моның өчен бик ышанычлы сәбәп табарга кирәк, ул бер яктан да шик уятырлык булмасын. Югыйсә, гитлерчыларның, бер-бер нәрсә сизеп алсалар, Мусаны бөтенләй легионга җибәрмәүләре мөмкин. Ул чагында бөтен эш тоткарланачак, хәтта җимерелүе мөмкин. Ә «Идел- Урал» легионында обстановка шактый катлаулы. Рәхим Саттарның юкка чыгуы — аңа бер айдан артык вакыт үткән иде инде — гестапочыларны аякка бастырырга тиеш, бигрәк тә кулларында Шәфи Алмас кебек турылыклы агентларының доносы булгач. Соңгы вакытларда тагын бер нәрсә мәгълүм булды: гитлерчылар «Идел-Урал»ның әзер батальонын, взводларга бүлгәләп, төрлесен төрле җиргә җибәрергә приказ әзерлиләр икән. Димәк, легионны түгел, батальонны да бөтен килеш саклау ның гаять хәтәр икәнен сизенәләр. Алар үзләренең бу мәкерле планнарын бик тиз тормышка ашырып куюлары бар. Мондый чактгә репетицияләр белән бергә алып барылды. Репетицияләр көн саен булды. Алар уенча, «Шүрәле» бер үк вакытта «опера» һәм «балет» булырга тиеш Аның үз көйләре шактый, Сәйдәш көйләрен, халык моңнарын нык файдаландылар. Әле «Салкын чишмә», «Печән өсте», «Дисәнә», «Дүдәк» көйләре яңгырады, әле үзләре чыгарган «Таң», «Кайту» маршлары сызылып китте. Барысы күтәренке рухта иде. Репетицияләрне якындагы урманда, эчкәрәк кереп ясый башладылар. Немецларга «Шүрәле» өчен урман кирәк, урмансыз булмый, дип аңлаттылар. Алар моңа ышандымы? Бу бик сай яшерелгән хәйлә түгел идеме? һәрхәлдә, легион командованпесе каршы да килмәде, үзенең күзәтчеләрен «артистларга» тагылып йөрүдән дә туктатмады, һич югында, бер унтерофицер белән әлеге министрлык вәкиле аларга иярә торган иде. ' Генеральный репетициягә кадәр әле берничә көн вакыт бар. Шул кыска вакытны Муса төп эш өчен минутына кадәр файдаланырга тырышты. Ул бик күп кешеләр белән сөйләште, аның янына боевой под- разделен иел әрдән вәкилләр килеп йөрде. Ул өч-дүрт кеше катнашы эе- лән генә яшерен киңәшмәләр үткәрде. *Бер ышанычлы кеше сакта 'орды, андыймондый шикле кеше күренсә, ул шунда ук махсус сигнал бирергә, ә тыныч булса, әкрен генә «Күгәрчен* көен көйләргә тиеш • Күк күгәрчен жнргә тәшә Бергәләп герләшергә. ♦ Ерактан ук ишетелеп торган бу җыр Мусаны да бер кадәр тынычлан- з дыра иде, югыйсә аның күңеле бер дә урынында түгел, ул бит иптәшлә- § ре белән соңгы очрашуга бара! Барысы да әзерме? Иң кирәклесе оныл тылмаганмы? < Кинәт Муса туктап калды аның алдында гаҗәеп матур чәчәкләр § иде! Вакыты никадәр тар, эше никадәр тыгыз, ашыгыч булмасын, ша- < гыйрь шагыйрь инде, ул матур чәчәкләр алдында бер генә секундка булса да туктамыйча түзмәде — матурлык кайда гына, нинди генә шартларда очрамасын, нечкә күңелне дулкынландырмыйча калмый бит ул «Эһ» ® дигәнче бала чагы, Саелмыш болыннары, Колама тау итәкләре, Казан « янындагы чәчәкле урманнар күз алдына килде Ул чәчәкләрне нелеп п өзеп алды да иснәде. Алардан бик нәфис хуш ис аңкый иде Тагын алар- « да сүз белән әйтеп биреп булмый торган бер гүзәллек бар иде: әллә «■» кайдан, бик ерактан, сагындырган ирек җиле исә иде кебек. „ Муса, шул хуш исне тойган хәлдә, иптәшләре янына ашыкты Дүрт легионер, юан агач кәүсәләренә сөялеп, аны көтәләр иде инде Муса * алар янына утырды да, бар киеренкелеген эчкә йотын, сөйли башлады: £ — Партизаннар һәм әрмәннәр белән бәйләнеш кабат тикшерелде, * иптәшләр. Тулы тәртип Шулай итеп, спектакльгә хәзерлек төгәлләнде Z дияргә ярый. Инде Гайнан, Сәйфелмөлек һәм Рушат әйтсеннәр: барлык тиешле урыннарга, участокларга кыю егетләр куелганмы, алар хәрә- ® кәткә әзерме?*- — Куелган, әзер, — диделәр барысы бертавыштан — Иблисләрен кемнәр чәнчелдерә — билгелеме? — Билгеле, билгеле — Элемтәне кисүчеләр, сакчыларны алып ташлаучылар? Спектакль вакытында кемнең кайда булуы, кемнең кем артыннан чыгасы? — Барысы генеральный планда каралганча Муса иптәшләренең күзләренә берәм-берәм карады. Берәү дә карашын яшермәде, һәммәсе туры, кыю карап торды, аларда тәвәккәллек үтә күренә иде, бердәм сулый — Иптәшләр, тагын бер тапкыр кнсәтәм. — диде Муса бераз эндәшми торганнан сон, барлык звенолар да сәгать механизмы кебек төгәл эшләгәндә генә постановканың уңышы тәэмин ителүе мөмкин һәркем үзенә йөкләтелгән бурычларны тагын бер тапкыр уеннан кичерсен Генеральный репетициягә хәтле хәл ителмәгән бер генә вак-төяк тә калмасын. Кормаш, Сәйфелмөлеков, сезнең участоклар аеруча мөһим һәм җаваплы, моны исегездә тотыгыз. Сакчылар, иблисләр, элемтә үзәктә. Спектакльнең «кендеге» шуларга тоташа Рушат, син үзеңнең тө- керткечләрецне зур юлга алып чыгасын Атларга солы бирелгәндер бит? Я, егетләр, андый-мондый үзгәрешләр юкмы? — Юк, юк,—диде барысы өчен Кормаш, хәрбиләрчә кыска, төгәл итеп Минем соңгы сорау боевой подразделениелар ничек? — Айсберг өчен борчылмаска мөмкин, анда хәзерлек бетте инде,— диде Муса тирән ышаныч белән. — Я. егетләр, спектакль башланырга команда булыр, барыгыз, минутына әзер булыгыз Бутафория мәсьәләсе дә хәл ителгән Күршедәге эшчеләр батальоны безнең спектакльгә кушылыр! а әзер сигнал гына көтәләр Шулап итеп. «Шүрәлегә» соңгы репетициягә барысы да әзер иде Урман эченнән хор башкаруында дәртле җыр яңгырады Безнең йөрәкләр утта яналар. Утта яналар азатлык өчен. Үлем — дошманга, ирек — дусларга, - Соңгы көрәшкә чыгабыз бүген!III 25 Культвзводтан Берлинга бер кеше җибәрү турында Гайнан Кормаш Муса'Җәлилдән күрсәтмә алган иде. Ул гадәти фашистик агитация материаллары белән бергә тагын кайбер нәрсәләр алып кайтырга тиеш. — Бу кайбер нәрсәләр безгә «Шүрәле» өчен бик кирәк. Кара, егет вакытында кайтып җитсен,— диде Муса. — Күчтәнәчләрне Алиш бирер, алар әзер. Бу җаваплы эшкә Кормаш батырлыгы, турылыклыгы күп мәртәбәләр сыналган, лагерьда әле хәзергә артык кирәге булмаган Габдулла Батталны билгеләде, һичбер вакытта төшенкелеккә бирелми торган, теләсә нинди кыенлыктан исән-имин чыга белгән, мәзәк, үткен сүз яратучы Габдулла Баттал яшерен оешманың бу йомышын да җиренә җиткереп үтәр шикелле тоелды. Берлинга аның беренче баруы түгел иде. Бер үк вакытта мондый хәтәр эшне үтәүченең башка сыйфатлары да искә алынырга тиеш булган. Әмма бу ахырынача уйлап эшләнмәгән. Әлеге дә баягы, тагын шул тәҗрибә җитенкерәмәү бәласе. Шәхси батырлык, илгә, яшерен эшкә турылыклы булу подпольщикларның һәрберсендә җитәрлек. Кирәк чакта алар утка да, суга да керә, хәтта бер сүзсез үлә беләләр. Әмма яшерен оешма кешеләреннән, аерым зада- ниеләрне үтәгәндә, күбрәк нәрсә сорала икән! Габдулла Баттал туры, хәйлә-мазар белми торган ачык холыклы егет иде. Кешегә ул бик тиз ышана, үзе һнчкайчан, һичкемне алдамагач. башкалар да нәкъ шундый дип уйлый. Явыз дошманнар итеп ул бары тик фашистларны гына саный, алар белән сөйләшә дә белә иде. Аның киң холкындагы шул якларны иптәшләре ахыргача белеп бетермәделәрме, тиешенчә исәпкә алмадылармы, Кормаш аңа бу турыда ләм- мим димичә, Берлинда Абдулла Алишны күрергә, ана «Шүрәле»гә, ягъни восстаниегә хәзерлекнең уңышлы баруы турында сөйләргә, аңардан берничә мең русча, татарча, полякча листовкалар алырга да, тизрәк легионга әйләнеп кайтырга кушты. Соңгы минутта батальон командиры Габдулла Батталга ярдәмгә легионер Мәхмүт Ямалетдиновуы билгеләгән. Батальон командиры белән, билгеле, сүзгә кереп булмый, аның кушканын карусыз үтиләр. Моңа да тиешле игътибар ителмәгән, ахры. Габдулла Баттал, икәү булгач, юл кыскара дип, хәтта шатланган Гайнан Кормаш аны инде кабат күрә алмаган, аның белән Мәхмүт Ямалетдиновның да баруын белгәч, иптәшен, «Мәхмүдән сак бул» дип, махсус кисәтергә өлгермәгән. Вагонда Ямалетдинов белән Баттал сөйләшеп китәләр. Хәйлә-мазар- сыз кешегә гади генә гәпләшү кебек, ә чынында Мәхмү еракка селтәнеп кармак сала. Ул үзенең Үзбәкстаннан икәнен әйтә, элек комсомолец булуын, үзешчән түгәрәкләргә катнашуын сөйли. — Эх, бар иде рәхәт көннәр, Абдилдә абый. Хәзер бер кычкырып җырларга тартыныпсың... — Ул Батталга күз читләре белән карап алды: бер җөмләдә ике тапкыр казакъча сүз! һәм, түзмәде, сорап куйды: — Абдилдә... Габдулла абый, — тиз генә төзәтте үзенең хатасын,— сезнең Урта Азиядә булганыгыз бармы? III Романдагы жырларның күбесен Ташкенттан Исхак Зәбиров җибәрде Ул җәлил- че Гарәф Фәхретдиновнын архивыннан күчереп алган. Гарәф Фәхретднновның әйтүенә караганда, бу жырларның күбесенең авторы Муса Җәлил икән (Г Ә ) Баттал Татарстан егете, Урта Азия халыкларының тел үзенчәлекләрен белеп бетерми. Ул Фоат Сәйфелмөлеков кына бер тапкыр Мәхмү- гә: «Үзен мин Үзбәкстаннан дигән буласың, үзең казакъчалап җибәрәсең»,— дигән булган. Юк, Биләр турында җыр ишеткәнен бармы? Без менә шул җырларда җырланган гүзәл якныкы булабыз инде, — диде Баттал горурла- ♦ нып. н Габдулла абый, — диде Ямалетдинов жинел сулап, — вакыты бе- 3 лән миңа Биләр җырларын бер өйрәтерсең әле. Туган илләр искә төш- § кәндә, бер әйттерәсе килә. Мәхмүт Габдуллага минут саен күбрәк ошый барды. ч — Тиздән, туган, бичуралар кая керергә тишек тапмас. Без дә үзе- 5 безнең Казаныбызга кайтырбыз. Менә кайда ул җырларның асыллары, * җаның күпме тели, шул хәтле тыңла, — диде. ♦ — Ул изге сәгатьне кул кушырып көтеп тору килешмәстер, Абдил- » дә абый, — диде Мәхмү һәм тагын төртелеп калды. Ләкин үзен бик тиз ° кулга алды. — Көтеп торулары да туйдырды. Ничәнче ел инде интегә- « без. Меңләгән әсирләрне көрәшкә күтәрүче яшерен оешма юкмыни? Безгә элек гел әйтәләр иде: фирка барысын да булдыра дип. «Кара, бу Мәхмү шактый кыю сөйләшә бит, курыкмый да. Мөгаен, = чын комсомолец булгандыр», — дип уйлады Габдулла Баттал эченнән, әмма яшерен оешма, аның кешеләре турында юлдашына бер сүз әйт- = мәде. g — Мин, брат, үзем фиркасыз идем, андый зур нәрсәләр турында уй- * ларга минем баш җитми. Аннары шунысы да бар: азрак уйласаң, баш * азрак авырта. «1 Берлинда Ямалетдинов Габдулла Батталдан бер адым калмады, “ итәгенә тагылып йөргәндәй йөрде. u — Мондый галәмәт каланы мин, Габдулла абый, төштә дә күрмәдем. Кара урмандагы кебек икән. Күз ачып йомганчы адашырсың. Син, Абдилдә абый, зинһар дип әйтәм, мине үзеңнән калдырмапсын инде. Яхшылыгыңны үлгәнче онытмам. — Солдат бул, солдат шыңшымый,—диде Баттал, шулай да Ямалетдиновны үзеннән калдырмады, аңа көчсезгә ярдәм итү ошый иде. Алиш «Шүрәле»гә әзерлекнең уңышлы баруына эченнән бик шатланса да, тыштан берни сиздермәде. Берни булмаган кебек, «Идел-Урал» плакатларын ачып күрсәтеп бирде, арага шпагат белән бәйләнгән берничә пачка листовка салды, Батталга аларны күзләре белән генә күрсәтте. Баттал аңлаганлыгын белдереп баш какты — Ярар, егетләр, — диде Алиш кырыс кына, — юл кешеләрен тотмыйм, аннары үземнең дә эшем күп; газета чыгарабыз. Хушыгыз, исән- сау кайтыгыз. — Абдулла абый,— диде Ямалетдинов Батталга, яңадан поездга утыргач, — теге калын кашлы, көмеш тешле абын кем булды? Бик кота күз төпләрен сөртеп алды. — Үз иптәшләреңә үзең ышанмагач Әйтерсең мин _ Әйттем бит солдат бул, шыңшыма Юләр, күп белгән кешенең башы таз була.-диде Баттал көлеп - Әгәр тегеләр килеп алай-болай тенти башласалар, менә бу пачкаларны сиздерми генә тәрәзәдән ат. Шуңа күрә капчыкның авызын бәйләмәдем, тәрәзәгә якын куйдым. ры сүләште. — Кәнфнтләнеп тормас инде безнең белән Ни өчен килгәнне белә ич. Үзең күрдең —безгә нинди плакатлар бирде. Аннары, брат, шунысы да бар: редакциягә простой кешене алмаслар Ул без генә синең белән тегесен илтергә, монысын китерергә ярыйбыз Мәхмүләр без. Ямалетдинов турсайган булды. Байтак вакыт эндәшми барды. Хәт — Легионерлар өчен ич болар, ничек инде тәрәзәдән атарга? — диде Ямалетдинов. — Их син. Мәхмү. Менә кара,—Баттал шпагат белән бәйләгән листовканың кире ягын ача төшеп күрсәтте. Аның беренче сүзе зур хәрефләр белән: «ИПТӘШЛӘР!» дип басылган иде. — Аңладыңмы? — Абдилдә абый, жаным, без шундый әйберләр дә алып кайтабызмыни?— дип пышылдады Ямалетдинов. — Ай, нинди бәхеткә ирештем мин! Радомга кайткач. Баттал листовкаларны Гайнан Кормашка бирде. Гайнан күзләре белән Ямалетдиновка күрсәтте. — Ул хәзер үзебезнеке инде... Курыкма, — диде Габдулла. Шулап итеп. Гайнан факт алдында калды. Билгеле, әгәр ул Ямалетдиновның кемлеген белсә, актыккы чарадан тартынып тормас иде. Әмма «үзебезнеке» булгач, ничек кул күтәрелсен. Шулай да полякча листовкаларны, җырчы Шәриф Әмировка биреп, ераграк яшерергә кушты. Татарча листовкаларның бер өлешен Ямалетдиновның үз матрацы эченә яшертте. «Ул-бу булса, үзе эләгә», дип уйлады Гайнан. Ямалетдинов барактан беркая чыкмады Төнлә Гайнан аны күзәтеп ятты. Бераз тынычлангач кына йоклап китте. Төн урталарында ул кинәттән уянды. Караса, Мәхмүтнең койкасы буш! Гайнан сикереп торам дигәндә генә ишектә ике кулы белән эчен тоткан Ямалетдинов үзе күренде. Гайнанның йокламавын күргәч, бер секунд эчендә үлек кебек агарды. — Үләм, Гайнан абый, жаным!—диде ул еламсырап. — Эчем бо- рыпборып кисә. Лазарет ачылганчы чыдый аламмы, юкмы? Эч авырту әсирләр арасында гади бер күренеш, аңа ничек ышанмыйсың. Шулай авыр, газаплы төн үтте, ә иртә белән йомышчы солдат килеп музыкантлар взводын инструментларын алып ашханәгә барырга чакырды. Командир репетициягезне үзе карамак була, диде. Ашханәгә якынлашу белән үк «артистлар» аның солдатлар белән уратып алынуына игътибар иттеләр. Ә ашханәдә музыкантларны разведка начальнигы каршы алуын күргәч. Гайнанның шиге калмады: провал! Ул күзләре белән Ямалетдиновны эзләде: «пропагандист» ин арткы рәттә калтыранып басып тора иде. Гайнан берьюлы төшенде, бу фашистлардан куркудан түгел, бу башкадан Эх, ник төнлә бумады шул Мәхмү көчекне?!. Болар барысы Гайнанның башыннан яшен тизлеге белән узды һәм шундый ук тизлек белән карар да кабул итте ул: бар гаепне үз өстенә алырга, мөмкин булса, взводны коткарырга. Мусаны бутамаска. Хәзер ул ашханәдә күренми. Бәлки аңа тимәгәннәрдер. Ямалетдинов аны белми ич. . Габдулла Баттал да нәкъ шул турыда уйлана. Аның уйлары әле Гайнанныкы төсле кискен түгел иде: ул Ямалетдиновны баштан ахыргача гаепләүдән ерак тора. Әнә юлда нинди сүзләр сөйләде бит Шуның өстенә комсомолец булган... Баттал, күзләре белән Ямалетдиновны эзләп, күңелен күтәрергә теләде. Бер генә секундка аларның күзләре очрашты Мәхмү шунда ук читкә борылды Баттал аңа күпме карарга тырышмасын, Ямалетдинов башын күтәрмәде Шунда Габдулланың күңелендә дә шик уянды, беренче тапкыр ул иптәшләре алдында үзенең гаебен таныды. ’ Разведка начальнигы, кәгазьгә карап, кулга алынган кешеләрнең фамилияләрен төртелә-төртелә кычкыра башлады. Иң элек Гайнан Кормашның фамилиясен әйтте. Аны шунда ук каядыр алып киттеләр. Ул көнне кулга алынган легионерларның саны утызлап булып, алар арасында Ямалетдинов та бар иде. 26 Радомдагы «Идел-Урал» батальонында восстание күтәрү ундүртенче августка билгеләнгән булган, ә унынчы августта жәлилчеләрне кулга ала башлыйлар. Бу эш бер ^к вакытта диярлек Берлинда, Радомда, Познань һәм башка җирләрдә үткәрелә Димәк, восстание планы геста- ф пога алдан билгеле булган Кемнәр эшләгән бу кара хыянәтне? Мәхмүт н Ямалетдиновмы? Ул күп нәрсәне белмәгән булса кирәк. Восстание пла- з нын абвер өстәленә Солтан Гарип китереп сала, ләкин ул да ялгыз- с ярым эш итмәгән, әлбәттә. а Иң элек Муса Җәлилне кулга алалар. Кайда, кайчан, ничек — моны < якын иптәшләреннән берәү дә белми калган Мусаны Варшавадамы, з Радомдамы тотканнар, имеш, дип әйтәләр. Бәлки шулайдыр, бәлки . < Башта Мусаның якын иптәшләре үзләрен кеше ышанмастай нәрсә- ф ләргә ышандырып караганнар: бөтен музыкаль взводны хәбес итсәләр итсеннәр, әмма Муса иректә йөри торгандыр, ул бәлагә эләккән иптәшләренә ярдәм кулын сузарга мөмкинлек Үабар кебек. Хәлбуки, чынбарлык аяусыз, ул буш хыялларда йөзәргә күп вакыт бирми, Варшава төрмәсенә барып җитү белән үк тоткын «артистларның» бу алсу хыяллары челпәрәмә килә. Алар менә нәрсә күрәләр: төрмә ишегалдында ике стражник инде бирегә алдан китерелгән Муса Җәлилне ерткычларча кыйнап торалар, тимер дагалы итекләре белән тнпкәлиләр иле... Шагыйрьнең йөзе кан эчендә... Төрмәчеләр жаргонында бу — «профилактика» дип атала икән, яңа тоткынның язмышы фашист тырнагында шулай башланып китә. Мусаны төрмә ишегалдында — кеше күзе алдында кыйнап аның иптәшләренең дә ихтыярын берьюлы сындырырга уйлыйлар гитлерчылар. Гүя алдан әйтеп куялар: акыллы булмасагыз, барыгызны да шул язмыш көтә. Монда ике сүзнең буласы юк «Артистларны» һәркайсын бер кешелек камераларга ябалар Бу камералар нәкъ таш табут кебек — кысан, караңгы, суларга һавасы җитми. Сорау алуга барганда кулларны артка каерып богаулыйлар, сорауларга кирәкле җавап бирмәсә, тоткынны икенче бүлмәгә алып чыгалар да, аяктан егып, төрмәчеләрнең берсе башына, икенчесе аякларына атланып утырып, резин шланглар белән алмаштилмәш дөмбәсли башлый. һуштан язгач, башына салкын су коялар, айныгач, тагын сорау: яшерен оешманың максаты нәрсәдә, җитәкчеләре кемнәр, җинаятьчел листовкаларны кайда бастыра идегез, кемнәр аларны яза иде. Белмим, дигәч, тагын кыйныйлар, һуштан язса, тагын салкын су сибәләр, аягына басып тора алмаса гына камерага илтеп ташлыйлар Төрмәчеләр бик яхшы белә: алар кулына эләккән тоткыннарның күбесенең теле тиз генә ачылмый «Артистлар» исәтагында ныграк булып чыкты Шуңа күрә аларга «акылга утыртуның» тулы бер системасын куллана башладылар Шул газаплар эчендә күпме вакыт үткәидәр, әйтүе кыен, «артистлар» көн исәбен югалтты, караңгы камера эчләре тагын да караңгылана төште кебек гүя кара төн1 башланды Ниһаять, аларның кайберләрен гомуми камераларга күчерә башладылар, ләкин, тел белмәгәч, барыбер, биредә дә алар үзләрен ялгыз хис итте. Аннары төрмәдә теләсә кемгә сер ачарга ярамый, гитлерчылар тоткыннар янына юри үз кешеләрен утырта Монысын инде һәр тоткын белә иде. _ Төрмәдә бары тик Мәхмүт Ямалетдинов кына күренмәде Бергә кулга алдылар, бергә Варшавага китерделәр, аннары аның белән ни булгандыр — билгесез. Башка иптәшләрен Гайнан я сорау алуга барганда, я һава суларга чыгарылганда күргәли иде. ә Ямалетдинов күзгә чалынмады «Ник мин сине теге төнне буып үтермәдем’» дип янә бер тапкыр ГА Б ДРАХМА Н ӘПСӘЛӘМОВ үкенде Кормаш. Гитлерчыларның аны башка легионерлар арасына да иснәнергә җибәрүләре мөмкин бит. Дөрес, сугышчан бишлекләр турында ул берни 'белми шикелле, шулай да... Ичмаса, ничек тә булса Мусага хәбәр итәсе иде. Иптәшләре дә Мәхмүнең чын йөзен беләләрме икән? Төрмәдә тагын Фәрит Солтанов белән Дим Алишев юк иде. Димне нигәдер бөтенләй кулга алмадылар, ә Фәритне иптәшләре бер скрипач белән икесен легионерларның ял йорты дип аталган Узидомга концертлар куярга җибәргәннәр иде. Узидом ял итәр өчен матур гына почмак, сихәтле диңгез һавасы, яшеллеге бар. Әмма Фәриткә моның ләззәтен татырга туры килмәде. Югыйсә, Кормаш әйтеп куйган иде: «Син, Фәрит, бераз гына ял итеп сәламәтлегеңне ныгыт. Булмады. Чираттагы, концерт бетмәс борын ук бер гестапо офицеры килеп аңа: «Сине Муса Җәлил чакыра», диде. Шуннан аны алып та киттеләр. Фәритнең йөрәгенә ут төште, юл буе уйланды: «Ахрысы, эләктерделәр. Кайдадыр, нәрсәдер булган...» Ул яшерен оешмага биргән анты турында борчылды. Саклый алырмы? Юк, ни генә булса да антны бозмас, тап төшермәс... Кайтышлый Фәрит Берлинга кагылырга, Алишны күреп, сөйләшергә, ул биргән «күчтәнәчләрне» алырга тиеш иде. Алиш аны бәлки көтәдер, ә Фәрит инде аны күрә алмас. Ул кайгыра, ниндидер моңсу бер караш белән тирәягына күз сала. Ят кешеләрнең ят йортлары, ят урамнар бүген аеруча ямьсез кебек, бер якты карашны-очратмассың, сак астында булмаган кешеләр дә ничектер йомыкланып калган, яшеренгән кебек. Җанга якын бер нәрсә очрамый. Ичмаса, бала елмаюы булсачы! Фәрит укытучы бит, ул эчкерсез бала елмаюының самимилеген анлап, ичмаса, бер куаныр иде. Берлинда, пересыльный төрмәдә утырганда, Фәрит Солтанов, тәмам аңга килә. Беренче тетрәү, беренче каушау үтә. Ул үз-үзенә читтән, салкын акыл белән карарга тырыша. Берлинга китергәннәр икән, димәк, Берлин группасында нәрсәдер булган. Фәритнең үзе янында бер нәрсә тапмадылар, концертында шулай ук шикле нәрсә юк иде. Ни булсын, мандолинада халык көйләрен чирттергән... Көтмәгәндә аны түбәнгә, көтеп тору бүлмәсенә төшерделәр. Биредә ул, гимнастеркасы ерткаланган, бил каешы салдырып алынган Мәхмүт Ямалетдиновны күреп туктап калды. — Сине дә эләктерделәрмени —диде Ямалетдинов калтыранган тавыш белән һәм күз төпләрен сөртеп алды. Аннары ашыгып-кабала- нып пышылдарга тотынды. Лагерьда кулга алулар булган, бөтен музыкаль взводны төрмәгә япканнар, Мәхмүтне үзен менә анйвн ары, моннан бире тинтерәтеп йөртәләр. — Без бит, Фәрит абый, бер начар эш тә эшләмәдек, нигә безне?.. — диде Ямалетдинов еламсырап. Озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, аларны, өсте ачык машинага утыртып, каядыр алып киттеләр. Берлин артта калды. Машина жил кебек оча. Сакчы нидер мырлап бара, автоматын әсирләргә төбәгән. Бер тапкыр ул, сул күзен кысып, автоматына күрсәтте, бармак янады, янәсе, шаярмагыз. Кая алып баралар? Бераздан Польша җире башланды. Димәк, Радомга? Юлда Фәрит уйлады: димәк, бөтен «артистларны»... Болай булгач, эш җитдиләнә, күрәсең, кемдер саткан... Шунда ул Ямалетдиновка карап алды, Гайнан Кормашнын сүзләре кылт итеп исенә төште. Гайнан: «Бу Мәхмү белән саграк булыгыз, аның алдында капчыгыгызны ашыгып чишмәгез», дигән иде бит. Бу ач яңаклы адәм Фәритнең үз күңеленә дә нигәдер ятып бетми иде Тотып яманларлык начар ягы да юк шикелле — әзрәк шыңшый, мескенләнә— анысы бар. Шуның өчен генә күңел үз итмиме? Ямалетдиновның барлык сорауларына Фәрит бары тик бер генә сүз белән җавап бирде: — Белмим. Мәхмүт сагыз кебек ябышты, Солтановнын сөйләшергә теләмәвен күрә торып, бер үк сорауны төрле яктан китереп бирде — Нинди гаебебез өчен безне кулга алдылар? Ни дип инде жавап бирергә? Ниһаять, Фәрит түзмәде, шактый тупас итеп өзде ♦ — Лыгырдама әле, Мәхмү Гаебең бар икән, җавабың узен бир. н Минем — юк. § Ямалетдинов барысын төшенде булса кирәк, авыр сулый башлады. ° Синең белән бергә бәлагә эләккән иптәшеңне чамасыз җәберсетү—< әйтеп бетергесез зур тупаслык. Әмма бу очракта Солтанов үзендә ан- ч дый күңел кыйналу газабын нигәдер сизмәде, хәтта бу турыда уйлап 3 та карамады. Ул бөтенләй икенче нәрсә белән мәшгуль иде Ямалет- * диновның «бөтен музыкаль капелланы сыпырдылар» дигән сүзләре дө- ♦ рес булса кирәк. Югыйсә, Фәритнең бер үзен Узидомга барып кулга а алмаслар иде. Ә ни өчен Ямалетдиновны Берлинга китергәннәр? — дип ° кинәт үз-үзеннән сорады Фәрит. а Ул Ямалетдиновны» Габдулла Баттал белән Берлинда булуын, Аб- * дулла Алишны да сатканлыгын белми иде Солтанов керфекләрен күтәрмичә генә Ямалетдиновка карады, йө- £ зендә таплар бар барын, ләкин чынлап кыйналганныкына охшамый, ә бил каешын салдырырга, гимнастеркасын ерткаларга күп вакыт = кирәкми. £ — Нәрсә болай йөземә багасын, Фәрит абый, - дип сорады Ямалет- * динов әкрен генә.— Матурладылар шул, уннан да салалар, сулдан да. * Күздән утлар оча! ч Солтанов иреннәрен кыйшайтты: < — Ничек түздең? и Аныц тавышында мыскыллау ярылып ята иде Ямалетдинов моны әллә сизмәде, әллә сизүен бик тирән яшерде: — Түздем инде... Бусы бит аның башы гына әле Варшава төрмәсе ишегалдында Фәрит Солтановны. машинадан төшереп, эчкә алып киттеләр. Тимер ишекләр, озын һәм ярым караңгы тар коридорлар. Бер кеше юк, монда җан иясе дә калмаган кебек Фәритнең күңелендә шом туды, бөтен тәне өши башлады. Ямалетдинов машинада калды Камерадагы беренче минутларны Фәритнең һич онытасы юк. Салкын, җепшек таш төрбә, ярым караңгы — почмакларда өрәкләр посып утыра сыман. Кабер тынлыгы шундый була торгандыр инде, Солтанов- ка ул кинәт чукракланды кебек тоелды Шылт иткән тавыш ишетелми, гүя бу тынлык мәңгегә урнашкан. Фәрит дер-дер килеп калтырана Кемнәр монда икән, берсен генә бер күз белән күрсәң иде, дип уйлады ул аннары Нәрсә турында сорыйлар икән, нәрсәдән, кемнән сакланырга? Шушы бетмәс-төкәнмәс уйлар белән күпме вакыт уткәндер, ул белмәде Хәзер кичме, нртәме, көндезме — анысын шулай ук тәгаен генә чамалый алмый \ңа калса, вакыт туктаган иде кебек, җиһаннан ниндидер коточкыч зилзилә шаулап, үкереп үткән дә, хәзер барысы, шул исәптән Фәрит үзе дә. хәрабәләр астында калган шикелле, тик моннан чыгу, котылу гына юк сыман. Шулай оеп утырганда — бу мен елдан соц булды кебек,— ишек ачылды, сакчылар кереп. Фәритнең кулларын артка каерып богауладылар, аннары каядыр түбәнгә алып төшеп киттеләр. «Допроска Антны онытма» — Фәритнең башында шул гына иде. Беренче рәсми сораулар бик җиңел үтте. Солтанов аларга җавап бирде. Аннары төп сораулар башланды: нинди яшерен оешма сезгә күрсәтмәләр биреп торды, кемнәр җитәкчелек итте, җинаятьчел листовкаларны кайдан ала идегез?.. . — Белмим, мин бер нәрсә белмим,— диде Фәрит. 4 Дүрткел күзлекле, чандыр йөзле тикшерүче, тылмач аркылы: — Тагын бер тапкыр әйтәм, дөресен генә сөйләгез. Бу сезнең язмышыгызны җиңеләйтәчәк,— диде. — Мин бары тик дөресен генә сөйлим: мин бер нәрсә белмим,— диде Фәрит. — Сез югары белемле укытучы, яшь кеше — уйлагыз. Мин сезне кызганам...— Тикшерүче йомшак кына сөйләште, мәкерлелеген һич күрсәтмәде, ул гүя Фәритнең ышанычын яуларга тели иде. — Белмим, мин бер нәрсә белмим. — Белмисез?—тикшерүченең тавышында янау яңгырады. — Белмим... Шуннан соң Фәритне, икенче бүлмәгә алып чыгып, аяктан бәреп ектылар... һуштан язгач, салкын су сибеп, аңына китерделәр. • — Я, хәзер сөйлисеңме? — Мин бер нәрсә...— дип пышылдады Фәрит канлы иреннәрен көчкә кыймылдатып. — Аз булган икән. Фәритне ярым үлек хәлендә камерага китереп ташладылар. Иртәгесен инде ул берничә минутлык прогулкага чыга алмады. Аннары тагын сорау алдылар, тагын эштән чыгарып кыйнаулар китте, аңын җуйгач кына камерага илтеп ташладылар. Шулай хәтсез көннәр үткәч, кыйнаулар нигәдер туктатылды. Фәритне һава суларга чыгара башладылар. Бер вакыт ул Гайнан Кормашны күреп калды. Көчхәл белән таныды. Гайнан да аны күрде. Күзләре очраштылар. Ә икенче көнне шул ук урында Гайнан бөтерелгән кәгазь кисәге ташлады. Фәрит күреп калды, прогулка вакытында, ботинкасының бавын бәйләгән булып, кәгазьне сиздерми генә күтәрде. Аның йөрәге дулап тибә башлады. Нәрсә әйтә иптәше? Бу бит беренче хәбәр. Камерага кайткач кына Фәрит язуны укый алды. Анда бары бер генә сүз: «Мәхмү...» Ә янында фашист билгесе. » Солтанов барысын аңлады, сизенүләре дөрес булган икән. Бик озак оеп утырганнан соң гына Фәрит үзенең йомарланган кулларына карый алды. Алар күгәреп чыкканнар, катканнар иде. Ачып карады — бармаклары кыймылдамый. Уйлары да өшегән иде шикелле аның. Ул берни турында да эзлекле фикер йөртә алмады. — Сатлык җан!—дип кенә пышылдады ахырда. 27 Әллә кайдан ерактан тонык кына җыр, моңлы татар җыры ишетелә. Күпме әсирләрнең күңелләрен җылыткан, никадәр өметләндергән ул аларны чит-ят җирләрдә! «Артистлары» тагы... Аларның берсе дә профессиональ түгел, әмма алар җырлый яки музыка чиртә башласа, кырык үлемне күргән йөзләгән, меңләгән әсирләрнең күзләреннән кайнар яшь атылып чыга торган булган. Ә хәзер менә шул «артистларның» берсе — бер кешелек камерада ялгызы моңаеп утыра. Аның киң далаларга, иркен Урал тау үзәннәренә күнеккән моңлы тавышына төрмә камерасы чиксез кысан, күкрәген тутырып сулар өчен һава җитешми, ә тыңлаучылары күзгә күренми. Ләкин ул бернигә карамыйча, надзирательләрнең сүгенүләренә, карцер белән янауларына игътибар итмичә, җырлый да җырлый, Ул белә һәм күңел күзе белән күрә: кайсыдыр камераларда, колакларын стенага куеп, иптәшләре тыңлый аны Ул аларга өмет сандугачы җибәрә, белсеннәр, биредә алар ялгыз түгел. Элек җыр — канатлы җыр — әсирләрнең боек күңеленә өмет чаткысы салып килгән булса, хәзер «артистларның» үзләренең күңелен юата Өметсезләнмә, бел: бүген көн караңгы, иртәгә ялтырап кояш чыгар' Талгын гына ага, һич туктамый. Ярларында беек Идел-су-у •- Кайлардадыр, зәнгәр урманнарда 2 Безгә дәшә кәккүк: ку кутку-у! о Кайлардадыр, зәнгәр урманнарда Тәсбих әйтә кәккүк: ку-ку-ку-у! < Әсирләр моны бик яхшы аңлый иде: карурманнарда кәккүк тавы- з шы — ул партизаннар өндәве. Алар кемне куарга, кемнән үч алырга * кирәген белә. ♦ Иптәшләренең кайберләрен прогулкаларда гына күргән, канберлә- а рен бөтенләй күрмәгән Фәрит Солтанов, тыны кысылып, тынлап тор- о гач, кинәт үзүзенә сер ачкан кебек: — Бу безнең җырчыбыз Шәриф Ә.миров ич!—диде, күкрәгендә дус- ч лык тойгылары ташыды. Мондый тирән кичерешне аның беркайчан ® татыганы юк иде әле. Бу төнне Фәрит, чамасыз йончыган булуына карамастан, бик озак п йоклый алмады, бөтен гомере күз алдыннан үтте Күпме генә нәрсә х күрергә өлгергән иде соң бу егерме биш яшьлек егет? Еракта калган < кояшлы Үзбәкстан, сөекле җанашы яшен тизлеге белән күз алдыннан.* үтеп китте. Көн саен бара торган мәктәбе томан эчендә күренеп калды. < Кичләрен, буш вакытларында, челтерәп аккан арык янында, чинар төбенә утырып, мандолина чиртә торган иде. Күнеле теләгәндә генә ш уйнап, кайчагында атналар буе сорнаен кулына алмады. Шул һөнәре * ерак илләрдә, әсирлектә бер килеп ярап куяр дип кем уйлаган ул чакта? Артист булу аның хыялында да һич юк иде. Башына төшкәч, башмакчы буласың икән. Фәрит, ниһаять, йокымсырады, ул инде төш күрә иде Ә йокыдан ул кара тиргә батып уянды Дөм караңгы иде. Бик әкертенлек белән зиһене ачылды Фәритнең, ул үзенең аяныч хәле турында тагын уйлана башлады. Гайнан Кормашка рәхәт, ул бер сүз белән күп нәрсә аңлатырлык хәбәр бирде, аңа ышаныч белдерде Монда бит «ышану» сүзенең мәгънәсе бермә-бер зур, тирән, хәтта изге. Кормаш инде төрмәнең ачы чынбарлыгын татыган кеше, ихтимал, аңа Фәриттән күбрәк эләгә торгандыр. Шуннан соң, берничә көн үткәч, төрмә душында юынган чатында, Солтанов Гайнанның үзен очратты Бу юлы кешечә сөйләшә алдылар. — Тикшерүчеләр төрле провокацияләр куллана, ул алай әйтте, бу болай әйтте, диләр,— диде Гайнан.— Ышанма, барысы да ялган Җавапларны ничегрәк бирергә кирәген әйтте Ип мөһиме бер яна фамилия атамаска. Син бер нәрсә белмисен, сиңа бер нәрсә әйтмәделәр — Ә Мәхмү — сволочь! Аңа берни сөйләмичә дөрес иткәнсең Нибары берничә минут, шул берничә минут эчендә Кормаш Фәрит Солтановка киләчәк өчен гүя бөтен бер программа сызып бирде Соңыннан коточкыч сорау алулар, әллә нинди провокацияләр, син — яшерен оешманың иң актив члены булгансың дигән ялганнар вакытында Гайнанның киңәшләре Фәритнең исеннән чыкмады Аңын югалтып егылганда да аның канга баткан иреннәре: «Мин бер нәрсә белмим» дип пышылдады. . Бер вакыт яңадан йөри алырлык хәлгә килгәч. Фәрит ишегалдындагы агач башларыннан сары яфрак коелганын күрде «Хәзер сентябрьме, октябрьмы?-дип уйлады Фәрит Аннары ишегалды үзе дә үзгәргән кебек. Мөгаен, аны башка камерага күчергәннәрдер, ә ул берни хәтерләми! Бер тапкыр ул төрмә ишегалдында Зиннәт Хәсәновны күреп калды. Аны танырлык түгел иде: кара чәче агарган, гәүдәсе, бабайларныкы кебек, бөкрәйгән. «Нишләткәннәр ерткычлар!» дип уйлады Фәрит. Икенче тапкыр бәлки күз карашлары белән алмашырлар. Фәритнең иптәшен сәламлисе килде. Ләкин ул аны кабат нигәдер күрә алмады. Әмма төрмәнең хәтсез күп баскычларының берсендә Рушат Хисаметдинов белән йөзгә-йөз очрашкач, чак кычкырып җибәрмәде. Билгеле, туктап сөйләшергә ярамый иде. Кинәт нурланып киткән күзләре генә берберсенә текәлделәр. Әйтелмәгән күпме серләр, моңнар бар иде аларда! Варшава төрмәсендә Фәритнең Муса Җәлилне дә күргәне юк иде. Гестапо аның группа җитәкчесе икәнен белә булса кирәк, югыйсә, һәр вакыт диярлек аның турында сорамаслар иде. Ә бүген тикшерүче үзе әйтте: «Сезнең Мусагызны Берлинга алып киттеләр инде, сезне дә тиздән анда озатачаклар. Анда сөйләрсез, анда сөйләтә беләләр», диде. Бу чираттагы янау, куркыту иде бугай. Чын булса, монда яңалык та бар: аларны Берлинга күчерәләр икән, димәк, аларның эшенә киңрәк төс бирәләр. Бу инде аерым батальонда, аерым кешеләр тарафыннан котыртып эшләнгән бер «фетнә» генә имәс, бу инде гомум Германия күләмендә алып барылган, нацистларның төп нигезләренә сугып, аны дер селкеткән, аның яшәвенә куркыныч тудырган шау-шулы политик процесс. Гитлерчылар аны никадәр кечерәйтергә, гади бер «корткычлык» итеп, ә аңа катнашучыларны «гади» агентлар итеп күрсәтергә тырышмасыннар, эшнең әнә шулай зурга китүе, җитмәсә, ГеббельсРозенберг ведомстволары — ягъни фашизмның йөрәгенә якын җирдә алып барылуы аның гадәти нәрсә түгеллеген белдерә иде. Гитлерчыларның «легионерларга» карата чиксез каты кыланулары да шуның белән аңлатыла торгандыр. Шунысы гаҗәп, хәзер Фәрит беренче көннәрдәгечә курыкмый. калтырамый башлады. Фашистларның ерткычлыкларын татып өлгергәнгәме. әллә киләчәктә дәһшәтлерәкләрен көткәнгәме, үзен ныграк тотты. Әлбәттә, ул күнекте дип әйтеп булмый, киресенчә, хәзер артык каты булмаган бәрү-сугу да аның бөтен тәнендә сүз белән аңлатып булмаслык авырту, сызлану уята иде. Ләкин ни өчен бу газапларны кичерүен аңлаган кеше чыдамас җирдән чыдый икән, гүя эшләгән эшенең максаты аңа түземлек бирә. Үзе күреп белгән, йомшак холыклы, кешеләр белән көлеп-елмаеп кына сөйләшә торган Абдулла Алиш турында камерада Фәрит еш уйлый башлады. Ул кай ягы беләндер аңа охшый, күңеленә хуш килә иде. Алар асылда икесе дә бер профессия кешеләре, дөньяга карашлары да бер төстә бугай. Шундый хәтәр эшкә тотынуларының төбендә дә бер нәрсә — балаларга булган чиксез мәхәббәт ята булса кирәк. Бары тик шул олы мәхәббәт хакына гына булмастайны эшләргә, күп авырлыкларга түзәргә мөмкин. Шуннан Фәритнең уйлары тагын үзеннән-үзе Мәхмүт Ямалетдинов- ка күчте Бу хәчтерүш бәндәне дә укытучылар тәрбияләгән бит. Ул да, башкалар кебек, китаплар укып соклангандыр, алар кебек, зур эшләр турында хыяллангандыр, тумыштан берәү дә явыз җан булып дөньяга килми. Күрәсең, барысы формаль эшләнгән, укытучылары йомыкый бала ^җанына тирәнтен үтеп керә алмаган, ә кемнәрдер аңа юл тапкан, эчтә йомылып яткан «нәни шайтан»га азык биргән — ул үскән дә үскән. Мөгаен, башка профессия кешеләре, ялгышларының тирән тамырларын эзләгәндә, үзләренең эштәге кимчелекләрен, кайдадыр күрсәткән гамь- сезлекләрен укытучы кебек үк ачык күрми торганнардыр. Шундый каршылыклы, чишеп булмастай катлаулы, үкенечле уйлар эчендә үтә иде Фәритнең төрмәдәге көннәре Кешене уттан алып суга сала торган газаплар бетәсе юк сыман тоелган бер көнне Фәриткә, кулларына богау^ салдылар да, камерадан чыгарга куштылар. «Тагын допроска» дип уйлады Фәрит. Тәне, алдагы газапларны тоеп, ихтыярсыз бөреште. ♦ Конвой аны сансыз коридорларда туктатмыйча ишегалдына ук алып ь чыкты. Тонык ут яктысында «кара козгын»— фашистларның үлем ав- § томашинасы күренде. g Фәрит кинәт туктады. «Атарга алып баралар икән!» дип уйлады. Саубуллашкандай, кара күктә анда-санда җемелдәшкән йолдызларга ч чиксез сызлану белән карап алды. S Машинада Фәрит үз күзләренә үзе ышанмыйча торды: өнме, төшме? * Әллә шулай күренә генәме? Машинада бер-берсенә сыенып Гайнан Кор- ♦ маш, Зиннәт Хәсәнов һәм Габдулла Баттал утыра иде. Әллә каяндыр « ут яктысы төшкәнгәме, әллә тоткыннарның йөзләре эчке нурдан якты- | рып торгангамы, Фәрит өчесен дә ап-ачык күрде, хәтта тере, җанлы күз л> алмалары ялтырый иде. Әгәр шул мизгелдә биредә мәшһүр художник булса, бу күзләрне сурәтләми һич түзмәс иде! Нихәтле газаплы көннәр- S дән соң шундый аяныч урында очрашу! Бу минутта Фәрит белән дуслас рының күңелләрендә ташыган тойгыларны ничек сурәтләргә?! Бер-бер- ° сен кочарлар иде — куллары богаулы, бер-берсенең исемнәрен кычкы- = рырлар иде — эндәшергә ярамый. Мөмкин булса, берберсен күрмәсен 2 өчен, гитлерчылар аларның күзләрен дә чукып алырлар иде Бу күзләр- х дә дөньядагы бар яхшылык, беренче чиратта, биниһая кайнар дуслык * бар иде. Сугышчан дуслык! Кем белә, бәлки нәкъ менә шул кичтә Фәрит Солтановның язмышы “ хәл ителгәндер. Иптәшләре аның бар гаебен үз өсләренә алып, «юк, ул u катиашмады, моны мин генә эшләдем!» диделәр. 28 Гестапо, нихәтле тырышмасын, яшерен листовкаларның кайларда басылуын башта тәгаен белә алмады. Листовкалар я типографиядә, я стеклографта басылган, я кулдан язылган, я машинкада сугылган була иде. Шундыйларның берсен гестапо Едлинода кулга төшерде. Җентекләп өйрәнә башлагач, машинканың бер хәрефе бозык икәнлеге беленде. Шуннан бозык хәрефле язу машинкасын Польша белән Германиядә эзләү башланды. Бер кибән эченнән бер энәне эзләү никадәр читен булса, бу да шуның шикелле зур мәшәкать иде. Дөрес, рус хәрефле машинкалар Польшада яки Германиядә шулай да чикле, аларның кайларда булу ихтималы да гестапога чама белән билгеле. Тик аларның һәрберсен аерым-аерым карап чыгу бик күп вакытны алды Ахыр килеп шундый бозык хәрефле рус машинкасы немец пропаганда министрлыгында табылгач, гестапочыларның күзләре атылып чыга язды. Башка китерергә мөмкин булмаган хәл: фашизмга каршы аяусыз көрәшкә чакырган совет листовкалары ата фашист Геббельсның борын төбендә басылган ләбаса! Союзиикларның авиациясе төннәрен Берлинны бик еш бомбага тота Министрлыктагы барлык бүлмәләрдән сотрудниклар бомбоубежищега төшеп яшеренә, өстә фәкать дежурныйлар гына кала Менә шул иркенлектән файдаланып, радиотапшырулар хезмәткәре дежурный Әхмәт Симаев листовкалар баскан! Әхмәтләрне кулга алырга биш гитлерчы килә Алар барысы да гражданский киемдә була Радиопропаганда бүлегендә эшләүчеләргә стена буена басарга боералар, үзләре бөтен бүлмәне, өстәлләрне, кә- .. 51 газьләрне карап, тикшереп чыгалар, сотрудникларның һәммәсен тентиләр, документларын җыялар, язулы кәгазьләрен аерым бер төргәккә төрәләр. Әхмәтнең документларын алган гитлерчы, аның таныклыгын укыгач: — О-о, Зимаев!— диде нидер белгән кебек. Аннары Әхмәтнең өстә- . лен янә бер тапкыр, бу юлы җентекләбрәк, карап чыкты, хәтта өстәл * тартмаларының асты ике катлы түгелме дип тә тикшерде. Әхмәт күзләре белән гитлерчының һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Өстәл эчендә андый-мондый нәрсә яшерелмәгәнгә, Әхмәт аннан курыкмады. Әмма гитлерчының тиз-тиз хәрәкәтләнүче озын, үлекнеке кебек ак бармакларына карап: «Тентергә өйрәнгән, ләгънәт!» дип уйлады. Ихтимал, ахыр килеп кулга аласыларын белгәнгәме, үзен шул сынауга алдан хәзерләгәнгәме, Әхмәт артык курыкмады, тик бик аз эшләп калуы өчен генә үкенде. Бу көнне ул соңрак көтә иде. Аннары Алишлар турында уйлап алды: аларның хәлләре ничек икән, аларга тимәсәләр ярар иде. Радиода эшләүчеләрнең барысы да кулга алынганлыгын әйттеләр. — Ә сезнең белән, Зимаев, тора торган бүлмәгезне карап чыгарга тиешбез,— диде башлык. Әхмәт чак кына агарынды. Әллә тәҗрибәсезлек, әллә тәвәккәллек, әллә тагын бер нәрсә шунда — Әхмәтнең бүлмәсендә үзе җыйган әзер радиотапшыргыч тора иде. Ул хәтта еракка яшерелмәгән дә. Бу инде гестапо кулында зур дәлил булыр, алар аяк терәп аны гаепли алырлар, чөнки радиотапшыргычның нәрсәгә кирәк икәне бик яхшы билгеле Шкаф артыннан радиотапшыргычны чыгарган гитлерчы явыз шатлык белән иреннәрен кәкрәйтте: — Әһә, совет шпионы! Әхмәт соң мәртәбә үзенең бәләкәй бүлмәсенә, кечкенә өстәленә, гестапочы кулындагы блокнотына карап алды. Анда Мусаның бер шигыренең русча тәрҗемәсе бар иде. Ярый әле, кем шигыре икәне күрсәтелмәгән. Ә Әхмәт үзе русча шигырьләр язгалый, татар шигырьләрен русчага тәрҗемә иткәли иде. Әхмәт Симайга моңсулык хас булмаганга, ул тормышының гаять кыен минутларында да югалып калмый, аңарда балаларча тәвәккәллек, бераз гамьсезлек һәм ташып торган самимилек бар иде. Менә хәзер дә ул, инде һичкайчан бирегә әйләнеп кайтмаячагын белсә дә, бүлмәдән үз алдына көлемсери төшеп чыгып китте, хәтта гитлерчы, бармагын чигәсенә куеп, күзләре белән Симайга күрсәтеп, иңбашларын җыерды. Икенчесенең карашы кырыс, ул гүя: «Рус шпионы белән сак бул» дип кисәтә иде. Әхмәтне Александрплацтагы Тегель төрмәсенә алып килделәр. Биредә гитлерчылар, нәкъ Варшава төрмәсендәге кебек,, тоткыннарны физик яктан сындыруны күздә тоталар икән. Җәзаларның иң катыларын кулланалар. Әхмәт үзе белән бергә кулга алынган кешеләрнең кайсы камераларда утыруларын белми иде. Алар яшерен оешма членнары түгел, әгәр дөресен генә сөйләсәләр, алар ягыннан әллә ни куркыныч юк шикелле. Хәер, гестапоның алымнарын белмәссең. Шәфи АлЯас, билгеле, бигрәк тырышыр, аңа үзенең ачык авызлыгын яшерергә кирәк булыр, Әхмәткә «җылы» мөнәсәбәт күрсәтүен нинди булса мәкер белән эшләгәнлеген әйтер. Аңардан барысын көтәргә була. Әбикош та Әхмәтне мактамас. Сәрхуш аны турыдантуры белми. Ваграк чукмарбашлары беләләрдер. Димәк, Сәрхуше дә белә. Алар инде тырышырлар, бергә унны өстәрләр. Әхмәт студиядә юк чакта Сәрхуш үзе дә кереп чыккан булган Әхмәтне бер кешелек камерага яптылар. Бнш-алты адым алга- артка атларлык кына урын. Урын-җир ятагы белән стенага кайтарып бикләнгән. Түшәм янындагы бердәнбер тәрәзәдән сыек кына яктылык сирпелә. Әхмәт сызгырына башлады, башына бер-бер артлы күңелсез уйлар килеп китте. «Алар тәэсиренә хәзердән үк бирелергә ярамастыр. Күп яшәгән, күп күргән бабайлар әйткән ич — кеше тәмугка да күнегә дип Без дә күнегербез әле.» > Әмма күнегүләре, ай-һай, читен булды. Йокларга ятар алдыннан н өстәге бөтен киемнәрне салдырып алалар, күлмәк-ыштаннан гына каласың, кулаякларга богау салына. Стенага кайтарып бикләнгән S сәкене төшерәләр, юрган, матрац, мендәр урынына юка гына җәймә < Менә шул «җылы» урында син төн үткәрергә тиешсең Тешең тешкә ч тими, дер-дер калтыранасың, тәнең күгәреп чыга, юеш салкын эченә үк 5 үтә. Берничә көн Әхмәтне беркая чакырмадылар, гүя шушы салкын таш ♦ ләхеттә мәңгегә оныттылар, һава суларга ялгызын гына чыгардылар а «Абзаца почет зур, Берлинның бөтен саф һавасын бер үземә сулата- ° лар, малай», дип үзалдына мыскыллы көлемсерәде ул. п Уйларын тәртипкә китерергә Әхмәтнең вакыты җитәрлек иде. Әхмәт * үзе бик күп нәрсә белә, шулармын никадәре гестапога мәгълүм икән, и нәрсәдән аеруча сакланырга, нәрсәне танырга, нәрсәдән кискен рәвештә с баш тартырга? Радиотапшыргыч алар кулында, моңа алар аеруча басым ясарлардыр Барысын үз өстецә алырга, беркемне бутамаска = Радиотапшыргычны нинди максат белән җыйдыгыз дип сорарлар. ~ ничек җавап бирергә? Тагын нәрсә беләләр, нәрсә сорыйлар икән? * Муса Берлинда юк. ул Радомда. Әллә бу хәлләр легионда восста- о. ние булганнан сон башландымы? Эх, шулай булсачы! Әхмәт Муса Җәлилнең Варшавадан Берлинга китерелүен белмәгән < шикелле үк, Шабаев белән Булатовны кулга алган чакта басарга әзер1 “ ләнгән листовкаларның матрицалары, кулдан язылган оригиналлары— барысы гестапо кулына эләгүен, бер үк вакытта Абдулла Алишның да төрмәгә утыртылуын белми, провалнын зурлыгын күз алдына ачык китерми иде Коточкыч көннәр башланды Сорау алулар җәзалаулар белән чиратлаша. Әхмәт еш кына анын җуя, башына салкын су коеп һушына китерелгәч— тагын сорау алу, тагын җәзалау. Гестапоны Симай белән Муса Җәлилнең нинди тыгыз элемтәдә булуы кызыксындыра бугай һәр сорау алу шуннан башланды. Бүген Әхмәтне тагын җир асты юлларыннан Принц-Альберехт- штрасседа махсус эшләнгән җәзалау урынына алып киттеләр Биредә аны шул хәтле газаплыйлар иде, яңадан монда якынлашу белән ул я калтырарга, я акылын җуярга тиеш иде кебек, әмма Әхмәт, гүя язмышка карышкан сыман, тикшерүче алдына кабат килеп баса .Аның куллары богаулы, ә күзләргә богау салып булмый, алар гестапочыга шул хәтле тирән җирәнеч, шул хәтле көчле нәфрәт белән карыйлар, хәтта теге утырган урынында вакыт-вакыт кыбырҗып ала, һауһаулап өрергә тотына: — Я. бүген акыллырак сөйләмәссезме? — Мин юләр сатмыйм — Радпобүлеккә Гумеров еш килеп йөрдеме’ Сез аның белән нәрсәләр турында сөйләшә идегез? — Кабатлыйм Гумеров минем яныма бер вакытта да килеп йөрмәде, без анын белән һнчкаичан сөйләшмәдек — Бүлектән тыш тамы’ — Бүлектән тыш та — Радиотапшыргычны Гумеров кушуы буенча жыЛдыгызмы’ — Миңа беркем кушмады. _ Ә легион подразделениеләренә командировкага барганда Гумеров нинди заданиеләр бирә иде? Кемнәр белән очрашырга куша иде? — Мина «Татар комитеты»ндагы начальникларым гына задание бирә иде. Аларның боерыгын гына үтәдем. — Нигә бу кадәр киреләнәсез? Гумеров сезнең янга килеп йөргән, заданиеләр биргән бит. Моны иптәшләрегез әйтте инде. Гумеров та раслады. Әхмәт һаман да әле Мусаны Берлинда юк дип санын иде. — Ялган! Күзгә-күз очраштырыгыз! Гитлерчы уйланып торды, аннары көлемсерәде: — Яхшы. — Ул звонок бирде. Богауланган шагыйрьне керттеләр. Әхмәт гаҗәпләнгән күзләрен аңардан алмады. Мусаның йөзе шешенгән, күгәргән, сул кулбашы салынып тора. Шунда Әхмәт барысын аңлады: провал! — Бу кешене таныйсызмы?—диде тикшерүче, Әхмәт Симайга бармагы белән күрсәтеп. — Аның янына килеп йөрүләрегезне кабатлагыз! — Кабатлар сүзем юк,—диде Муса, тылмачның тәрҗемәсен тыңлагач.—Мин аның турында сезгә беркайчан, бернәрсә сөйләмәдем^ чөнки аны белмим, аның янына барып йөрмәдем. — Танмагыз! — дип акырып куйды тикшерүче, сикереп аякка басты — Барып йөргәнсез. Бүлектәге иптәшләрегез барысын да әйтте. Ә сез,— диде гитлерчы Әхмәткә карап,— элекке күрсәтмәләрегезне кабатлагыз, алдашмагыз: Гумеров сезнең янга күпме тапкыр килде? Нинди заданиеләр бирде? Радиотапшыргычны аның кушуы буенча җыйдыгызмы? Әхмәт гитлерчыга туп-туры караган килеш: — Мин кабатлыйм, — диде, — Гумеров минем янга бер тапкыр да килмәде, заданиеләр бирмәде. Радиотапшыргычны үзем җыйдым. — Нәрсә! Танасыз... Ах, дуңгыз! Тагын җәзалаулар дәвам итте. Ә берничә көннән соң Әхмәтне Абдулла Алиш белән дә күзгә-күз очраштырдылар, тагын шул ук сораулар инде икенче яктан китереп бирелде: Гумеров сезгә ничек җитәкчелек итә иде, үзе килеп йөри идеме, кешеләр ашамы? Листовкаларның оригиналларын каян ала идегез? Алиш та, Симаев та Муса өстеннән бер сүз әйтмәде, тик аның зур шагыйрь булуына гына басым ясадылар. Совет әсирләренең, алдан сөйләшеп куйган төсле, бер үк җавап бирүләре гестапочыларның ачуын кабартты. Танарга мөмкин булмаган нәрсәләрне алар үз өсләренә алдылар, Мусаның монда бернинди катнашы юк диделәр. Алар һәр даим Җәлилне акларга тырыша иде. Ахырда тикшерүче түзмәде, ачык- тан-ачык әйтте: — Сез Гумеровны гөнаһсыз шагыйрь итеп кенә күрсәтергә тырышсагыз да, без беләбез: ул — сезнең төп җитәкче. Без дөреслекне әйтергә барыбер мәҗбүр итәрбез. Сораулар алып барганда еш кына авиабомба гөрселдәүләре ишетелә иде. Әмма Әхмәт: «Бу газапларны күргәнче, ичмасам, башыма бомба төшсә икән!» дип бер вакытта да уйламады. Ул газаплардан качып җир астына яшеренергә җыенмый иде. Көрәш әле бетмәгән, ул әле дәвам итә — үлемең белән дә дошманга өстенлек бирергә ярамый. Җә- лилчеләр үзләре дә белә, аннары тикшерүче дә әйтте: бөек рейхка каршы эшләгән җинаятьләрегезнең уннан бере өчен генә дә сезгә үлем тиеш. Дошман белән соңгы сулышкача көрәшеп үлү — ул җиңелү яки эзсез бетү түгел әле. Көрәшчеләрнең кызыл каны тамган җирдә кызыл чәчәкләр үсә. Бу хакыйкать күптән әйтелгән. Хәзер Әхмәт бик еш Эрнст Тельман турында уйлый иде. Кем белә, бәлки немец пролетариатының юлбашчысы, сыгылмас көрәшче Тельман да нәкъ менә шушы төрмәдә, шушы ук камераларда җәфа чиккәндер Ул кичергән җәфалар җәл илчеләр кичергәннәргә караганда да дәһшәтлерәк булгандыр, әлбәттә. Менә кемнәрдән көрәштә үрнәк алырга кирәк! Ф Совет шагыйрьләреннән — зурысы, кечкенәсе — кайсы гына Тель- н ман турында, аның батырлыгына, түземлелегенә сокланып, шигырь = , язмады икән? Әхмәт тә язды. Тик ул чакта үзенең дә бөек көрәшче яг- £ кан салкын камераларда бер утырасын гына уйламаган иде Бүген Әхмәттән аеруча җентекләп Рәхим Саттаров турында сорады- | лар. Ул Гумеровтан нинди задание алып китте, диделәр. — Сез Рәхим Саттаров һәм Муса Җәлил-Гумеров белән Вустрауда * ук очрашкансыз, җинаятьчел эш алып бару турында анда ук сүз куеш- ♦ кансыз... Менә бу большевистик листовканы сез шул максат белән яз- = гансыз,— Тикшерүче Әхмәткә бозык хәрефле машинкада басылган лнс- ° тонкаяы күрсәтте.— Я, бу турыда нәрсә әйтә аласыз5 — Нәрсә әйтим. Листовканы мин бастым. — Кем кушты? — Үз йөрәгем. с Әхмәтне бүген дә аңын югалтканчы кыйнаганнан соң гына камера ° идәненә илтеп ташладылар. Шунда ул берничә көн аунады. Саташты. = төшләр күрде. Имеш, ул Мәскәүдә, Кече татар тыкрыгындагы китапха- * нәгә ашыга. Анда бүген әдәби түгәрәкнең утырышы, атаклы язучы * Мәхмүт Галәүнец хикәяләрен укып тикшерәләр. Зур портфель күтәреп < йөрүче бер чибәр егет кызып-кызып сөйли, хәзерге язучыларның бөтен бәлаләре шунда, алар бүгенге тормышны тнрәнтен белми, ди. Менә * язучы күкеле сәгать турында хикәя кыла. Нәрсә ул күкеле сәгать5 Бур- * жуаз тормыш калдыгы. . Муса Җәлил белән Әхмәт Фәйзи аска карап утыралар Аннары Муса сөйли Карт буын язучыларны тормышны белмәүдә гаепләү бик зур дорфалык, ди. Алар ул тормышның төбеннән күтәрелгән. Беләләр Ул да булмый, Муса инде клуб сәхнәсендә. Ул үзенең «Авыру комсомолец» поэмасын укын. Сәхнәдә шагыйрь түгел, Махно бандаларына каршы көрәшеп йөргән «ярты кәҗә тун» кигән авыру комсомолец үзе басып тора кебек. Әхмәт нигәдер аның кәҗә тунына кызыга Ул тун бик җылыдыр кебек, аның белән салкын вагоннарда да туңмый торганнардыр. Әхмәтнең шундый тун киясе килә... 29 Шул ук төрмә, тик башка каты, башка почмагы. Әхмәт Симай белән бер үк вакытта җәзаланган, аннары һушсыз хәлендә камерага китереп ташланган Муса ҖәЯнл салкын таш идәндә ауный Шул хәлендә күпме яткандыр — билгесез. Аннары әкрен-әкрен зиһененә килде, ләкин торып утыра да, йөри дә алмады Камера дөм караңгы иде. Бөтен тәне сызлый, тамагы кипкән Мөгаен, ул шул коточкыч сызлаулар тан аңына килгәндер. Беркадәр тынычланганчы байтак вакыт үтте Инде кешечә уйлана башлады. Алардан, Әхмәт Симай белән икесеннән, бер үк тикшерүче сорау ала иде Ул еш кына юка ирен почмагын кыйшайтып хәйләкәр генә елмая, нәрсәдер белгән кеше кебек кылана, гүя телең ачылыр әле. сөйләрсең әле, большевистик горурлыгыңны чүплеккә ташла, монда Гитлер акылы хөкем йөртә, дия иде. Бусы да Мусаны таң калдырмады, күбрәк стандарт буенча эш итәләр, тоткыннарны түгел, үзләрен акыл ягыннан чагыштыргысыз өстен итеп саныйлар Арпецлар, имеш. Ләкин Мусаны тикшерүченең бер ягы гажәпләндерә иде: вакыт-вакыт ул татар кешесенең холкын бик тирән аңлагандай кылана һәм, әйтергә кирәк, моны ярыйсы оста эшли, сорауларны Мусаның иҗатын, уйларын яхшы белгән кешедәй тирәннән каерып бирә, еш кына Мусаның кызы, хатыны исемнәрен телгә ала, алар хәзер Казанда да, Мәскәүдә дә юк, салкын Себердә, ди Язучыларыгыздан кемнәр калды? Бер Тукай. Чөнки ул күптән үлгән, югыйсә, аны әллә кайчан дарга күтәргән булырлар иде. Бабичны аттылар, Галимҗан Ибраһимовны, Кәрим Тинчу- ринны да... Дөрес, бу исем-фамилияләрне ул көчле немец акценты белән әйтә, буташтыра, тагын ниндидер фамилияләр кычкыра, астыртын гына елмая, бер күзен кысып ала. Мусаны бер нәрсә гажәпләндерә: каян белә ул аларны? Көтелмәгән провокацияләргә бирелмәс өчен Муса үтә сак булды. Бер көнне аны аерата каты газапладылар, аеруча төпченеп поляк партизаннары, әрмән легионерлары, немец коммунистлары турында сорадылар, аралашкан кешеләрнең исемнәрен әйтүне таләп иттеләр. Муса, һәр вакыттагыча, берни дә белмим, дип кабатлады. Аңа әллә нинди язулар күрсәттеләр. Муса, мин боларны беренче күрәм, диде. Баш тарткан саен аны катырак җәзаладылар, һуштан язгач, салкын су белән дә, әллә ниләр иснәтеп тә аңына китерделәр, тагын шул ук сорауларны яңабаштан бирделәр, юкка киреләнәсез, безгә барысы да билгеле бит, диделәр. Бер чакны, аңына килеп күзен ачкач, Муса гестапочы белән янәшә немец офицеры киемендә Солтан Гарипне күрде. Күз аллары томанлы иде әле. Муса күзләрен йомды. Тагын ачкач, тагын Сәрхушне күрде. Юк, Муса саташмый иде. Солтан Гарип аның өстенә үк иелгән, нидер пышылдый. «Хаин, хаин!» дип уйлады Муса. Бу юлы ул һушыннан язмыйча бик озак түзде. Нәфрәт тә кешегә көч бирә икән! Кинәт кайдандыр шундый үз, шундый кадерле «Сагыну» җыры яңгырый башлады. Көе дә, сүзләре дә, җырчының моңы да шундый якын, шундый газиз, Мусаның күзләреннән шундук яшь атылып чыкты. Коточкыч газаплаулар вакытында еламаган Муса хәзер елый башлады. Аннары күзләрен ачты. Ул берүзе идәндә ята. Башын күтәрергә хәле юк. Кайдандыр кара чаршау артыннан талгын гына җыр сибелә. Бу минутта Муса өчен барысы да — вәхшиләрчә газаплаулар да, тән сызлаулары да, котны ала торган җәзалау камерасы да, барысы беткән, бары тик сихри музыка һәм тылсымлы җыр гына калган .иде. Ул күзләрен йомды, ә кайнар яшьләре акты да акты. — Бу бит сезнең җыр, — дигән тавыш ишетелде. — Нинди матур җыр! Муса күзләрен ачты.Аныц янында тикшерүче елмая иде. — Шундый матур җыр, шундый матур тавышлы артистка хакына, ниһаять, нәни кызыгыз хакына яшәргә теләмисезме? Сездән бит күп нәрсә таләп ителми. Барысын ихлас күңелдән сөйләгез, исем-фамилия- ләрне атагыз. Шул гына. Миһербанлы герман суды сезне гафу итәр, гомерегезне саклап калыр... Муса эндәшмәде. Җыр тагын башланды, аннары кйнәт өзелде. Тикшерүче яна янаулар белән үзенең сүзләрен кабатлады Муса инде аны тыңламады. Ул бары тик аңсыз рәвештә генә берәр нәрсә ычкындырмагаем дип курыкты. Аны тагын газаплый башладылар... Янадан берничек тә һушына китерә алмагач кына үз камерасына илтеп ташладылар. Күпме шулай аунагандңр — билгесез. Бер мәлне бик каты саташа башлады. Янадан аны җәзалыйлар, имеш, тәнен әллә нинди чәнечкеле тимер чыбыклар белән өзгәлнләр’, утта кыздырыл ган тимер таяк белән көйдерәләр, поляк партизаннары, әрмән легионерлары турында сорыйлар, «Сагыну’» җыры ишетелә. Сәрхуш — Солтан Гарип килгән, имеш, кулында кәгазь — Бу сезнен язу ич! — дип үкерә.— Сез аларны немецларга каршы бергәләп хәрәкәт итәргә чакыргансыз! Кинәт кап-караңгы булып китә, әйтерсең ут сүнә. Муса тына, сал- * кын таш идәндә әллә ннчә сәгать ята. Аннары тагын саташа: ул тагын £ җәзалау камерасында, имеш, тагын җыр. Кул бармакларын итек табан- 5 нары белән изгәлиләр... « Ниһаять, әрнүләр, сызлаулар күпмегәдер онытыла, ул төш күрә < башлый. Имеш, Оренбург якларында гына була торганча даладан сә- | мум җиле исә башлаган: коры, кайнар — бугазны гына түгел, үпкәләр- 5 не көйдереп ала. Күз ачкысыз ком бураны. Муса йөзен кая яшерергә белми, кайнар ком бөртекләре битләрен инәдәй тишкәли Ул ниндидер * кара әйбер артына ышыклана Бервакыт күзләрен ачып караса, бу әй- ® бер түгел, дөя малае. Әлеге коточкыч эссе шул дөя малае тәненнән j бөркелә, имеш. Ф — Кит әле,— дип, Муса куллары белән аны үзеннән этәргән була. Мескен хайван елышмый, шәмәхә күзе белән бик кызганыч итеп Мусага карый Әллә елый инде, күзеннән мөлдерәмә яшь ага. — Нигә елый- = сын, малайлар еламый ич һай, нинди эссе! Дөя ана тагын да ныграк сыена, Муса бәләкәй ж куллары белән дөяне тукмый, имеш. - Чү, тиле песикәем, сугышма, мин сиңа дөя йоныннан менә нин- * ди һәйбәт бияләй бәйләдем, — ди Мусаның әбкәсе Гыйльми әби һәм * оныгына җылы бияләйләр суза. ц — Кирәкми миңа бияләй, мина эссе, әнә кар ява, кар! Мина кар ® бирегез!— дип кычкырмакчы Муса кинәт Ком бураны инде басылган. Мусаның бөтен тәненә зәмһәрир суык үтә башлый, бармаклары туңа Муса Гыйльми әби сузган җылы бияләйләрне эзли, таба алмый. Әбисен дәшә, ул да каядыр киткән инде. Янына әнисе килгән, имеш, улының башыннан сыйпый Муса, әнисенең кытыршы кулын тотып, мендәр итеп, яңагы астына куя һай, нинди йомшак, җылы ана кулы, каз мамыгы тутырылган мендәрмени' Муса әнисен бик ярата иде, күңеленнән аңа һәр вакыт әллә нинди яхшылыклар эшлисе килеп йөрде Шәфкатьле ана ннбарына бик канәгать иде, үзенә артык бернәрсә таләп итмәде, булдыра алсан, улым, сеңелләреңә бераз булыш, китап әйтә, кыз баланың бусагасы алтын булса да, хәер куеп кит, ди. Газиз балалары өчен ана күпме газапланды, күпме төн йокыларын калдырды, бишекләрен тирбәтә тирбәтә әллн-бәллиләрне күпме көйләде, күпме теләкләр теләде Кабул булырмы соң алар, балалары бер заман барысын, рәхмәт әйтеп, үзләреннән ана кайтарырлармы? Муса гомерен бер әнисенә багышлый алмады, бар күңел җылысын яшь иленә бирде. Менә шунда инде улының кадерле әнисенә булган чиксез мәхәббәте дә чагылды Күптән билгеле бер хакыйкать бар: үз анасын яратмаган кеше башка аналарга изге эш эшли алмый Ана һәм аналар һәр накыт кү згә күренмәс җепләр белән бергә тоташкан булалар Аларның берсенә яхшылык эшләсәң, икенчесе сөенә. Барысына да изге эш эшләү кулыннан килсә, енн инде җирдә ип бәхетле кеше, сине инде беркайчан да, бер җирдә дә онытмыйлар Әнисе янына Мусаның сеңелләре — Зәйнәп белән Хәдичә йөгереп килгәннәр, икесе ике яктан әниләренең иңбашларына башларын салын абыйларына карыйлар, имеш, күзләрендә соклану һәм моң Аннары барысы бергә Саелмыш болыннарына чыгып китәләр, имеш Тирә якларында чәчәк диңгезе Алар ин матурларын җыялар, имеш — Боларын аеруча кадерләп саклагыз, мондый чәчәкләргә мин анда, еракта, Едлино урманнарында юлыккан идем,—ди Муса. Ул сеңелләренә соңгы көрәшкә ничек әзерләнүләрен сөйли, имеш. Төш төш инде, күз ачып йомганчы кеше әллә кай араларга сикерә. Очсызкырыйсыз Оренбург далалары инде артта калган, Муса үзенең кадерле Әминәсе белән Мәскәү бакчаларында йөри, имеш. Алар юк кына сәбәпләрдән көлешәләр. Әминә тал чыбык кебек нечкә, зифа буйлы. Ул көлми дә кебек, елмая гына. Ул шундый инде, чәрелдәми, шатлыгы да, сөенүе дә эчтә. Менә алар кичке тымызык күлгәме, Мәскәү елгасынамы сүзсез генә карап торалар, тонык суда аларның пар күләгәсе тибрәнә Башларын башка куйганнар, берберсенең йөрәк тибешләрен тоялар, имеш, су шуннан тибрәнә икән. — һай, бәгърем, кемнәр сине болай кыйнады? Йөзең күгәреп беткән ич. Бик авыртамы? — дип сорый, имеш, Әминә. Ул, имеш, төрмә камерасына килеп кергән, Муса ятагы янында утыра. — Узар әле, син борчыла гына күрмә, жаным. — Мин сине хәзер терелтәм, йом күзләреңне. А4уса күзләрен йома, Әминә аның уң яңагын чут итеп үбеп ала. — Менә булды. Йөзең хәзер әүвәлгедән дә матуррак. Алар тагын Мәскәү янындагы урманнарда, су буйларында йөриләр, электричкада баралар, имеш. Менә инде алар әллә Сокольники, әллә Измаил паркыннан култыклашып үтәләр, ул да булмый. Нескучный бакчага килеп чыгалар, Воробьеве тавына менәләр. Таң сызыла, имеш. Бормаланып аккан Мәскәү елгасы күренә, акчарлак кебек ак җилкәнле көймә су өстеннән кыеклап йөзеп бара. Анда рәхәттер. — Әминә, беләсеңме, кайдадыр шунда Герцен белән Огарев гомерләрен халык бәхете өчен көрәшкә багышларга ант иткәннәр. Мин шул турыда ялкынлы поэма язар идем. Син ничек уйлыйсын, язаргамы? — Әлбәттә! — ди Әминә. Кинәт ул борчыла башлый.—Муса, Чулпаныбыз уянгандыр, әйдә тизрәк өйгә! — Алар үзләренең Столешников тыкрыгындагы бүлмәләре — «сыерчык оялары»на йөгерәләр, имеш. ... Муса инде театрда, бүген бәйрәм, бүген «Алтынчәч»нең премьерасы. Алкышлар давылы. Увертюра яңгырый. Әйе. музыка операның җаны, аның сихри канатларында ук югары-югары күтәрелә, тыңлаучыларны үзенә ияртеп алып китә. Бу минутта бар җиһан юкка чыга, сәхнә генә кала. Муса Нәҗип Җиһановның талант көченә соклана. Ә тылсымлы музыка һаман яңгырый да яңгырый. Муса гаҗәеп бер бакчагамы, урмангамы атлый. Биредә дә музыка, тик хәзер бар табигать җырлый кебек. Илаһи музыка! Тагын алкышлар давылы. Кемгә болай кул чабалар? Җик Мәргән ролен башкарган Фәхри Насретдиновкамы, Алтынчәч—Галия Кайбицкаягамы, Тугызак ана ролендә уйнаган Мәрьям Рахманкуловагамы?! Аһ, нинди талантлы безнең җырчыларыбыз! Музыка агыла, алкышлар ява, зал гөрли. «Авторларны, авторларны!»— дип кычкыралар. Нәҗип Җиһанов бер ялгызы сәхнәгә чыга Халыкка баш ия. озын чәче каерылып төшә. Муса юк. Кайда ул?! Муса!!! Тылсымлы музыка һаман яңгырый, аңа һичбер киртәләр юк, төрле телләрдә сөйләшүче бар халыклар да аңлый аны. Ул шулай бик-бик озак яңгырар, кешеләрне матурлыкка, гаделлеккә чакырыр... Чү, тагын «Сагыну» көе ишетелә түгелме?! 30 Бу вакытта барлык җәлилчеләрне Варшава төрмәсеннән Берлинга күчереп бетергәннәр иде инде. Берлин казаматларында нинди генә ил, нинди генә халык вәкиле юк. Фашизм халыкларның кан дошманы — бу хакыйкать монда аеруча ачык күренә, бернинди максус белешмә* ләрнең хаҗәте юк, тәрҗемәче дә кирәкми, фашизмның шәрәлеге, явызлыгы сүзсез дә аңлашыла. Берлин төрмәләре бик зур, коридорлары хәтсез күп, һава суларга тоткыннарны чиратлап кына чыгаралар. Шуңа күрә бер төрмәдә яткан тоткыннар айлар, хәтта еллар буе бер-берсе турында һичбер нәрсә белә алмыйлар. Кайчагында көтелмәгән очраклар да була. Нишлисен, ♦ монда да тормыш бит. ь Чираттагы сорау алу вакытында Рушат Хисаметдиновны һуштан ч яздырганчы кыйнадылар, аннары, ярым үлек хәлендә, камерага китереп § ташладылар Кайчан аңга килгәндер — белми. Әллә күз кабаклары ачылмый, әллә һаман төн — берни күренми. Тамагы кипкән, теле шеш- ч кән. Бер йотым су, зинһар, бер йотым су бирегезче, дип күпме пышыл- S дады ул, әмма су бирүче булмады, аның барлык ыңгырашулары җа- * вапсыз калды — ул бер кешелек камерада ауный иде. ♦ Күпмедер вакыттан соң—көннәр исәбе югалган инде — тикшерүче а алдына яңадан килеп баскач, теге — симез йөзле, куш иякле, кыска му- ° енлы, сул күзенә кара бәйләгән гестапочы мөмкин кадәр йомшак тавыш $ белән сөйли башлады. Ул, таш курчак кебек, башын уңга-сулга борга- ч лаганга, бик сәер хәл килеп чыга иде: аңа бер ягыннан карасаң, бер 5 кеше, икенче ягыннан карасаң, бөтенләй башка берәү сөйли төсле, с Сүзләренең мәгънәсе дә үзгәрә кебек. Бер ягында зәһәрлек ташып тор- ° са, икенчесендә төчелек, астыртынлык ярылып ята = — Кызганам мин сезне, егеткәем,— диде тикшерүче, Рушатныңбу- * газына елан кебек шыпырт кына үрмәләп — Сез укымышлы кеше, ку- * лыгызда менә дигән һөнәрегез бар,— Хнсаметдинов ветеринар врач < 'иде,—нигә, нинди бөек идеаллар хакына шул кадәр газап алырга? Үҗәтләнергә? Киләчәк буыннар сезгә рәхмәт әйтер дип уйлыйсызмы? -а Юк, кешеләр тумыштан эгоист, алар үзләре турында гына кайгырта * Кирелегегезне ташласагыз — аны сезгә большевиклар таккан — сез дә шундый ук гади кеше Бөеклек бер фюрерга гына бирелгән. Гади кеше булып сөйләшегез, юк белән башны катырмагыз. Безгә бит барысы билгеле, иптәшләрегез күптән инде гаепләрен таныды, аларны хәзер бимазалаучы юк. Бары тик ихлас күңелдән гаебегезне тануыгыз гына авыр язмышыгызны җиңеләйтә ала Барысы да үз кулыгызда. Әлбәттә, тиешле җәзасын алырсыз — һәр җинаятьнең үз җәзасы була — ләкин гомерегезне саклап калырлар. Әгәр инде моннан соң да кирелегегезне дәвам иттерәсез икән, исән калырсыз дип, һич әйтә алмыйм Хнсаметдинов моннан алдагы сораулар вакытындагы кебек бер үк сүзләрне кабатлады: — Минем бер гаебем дә юк, булмаганны таный алмыйм «Хәзер тагы кыйный башлый» дип уйлады Рушат, инстинкт белән башын иңнәренә яшереп. Бу тикшерүченең гадәте — пистолет түтәсе белән башны төю. Тик бу юлы ул һәрвакыттагы гадәтен нигәдер үзгәртте, пистолетын чыгармады. Әллә уйга калган сыман, әллә явыз мыскыллау белән көлемсерәп әйтте: — Ул чагында легионер Гайнан Кормаш турында сөйләгез. Нәрсәләр беләсез? Хнсаметдинов сак иде. Гитлерчыларга Гайнан Кормашның музыкаль взводта кече җитәкче булганы, аларның Рушат белән бер взводта эшләүләре билгеле Шул билгеле нәрсәләр турында гына сөйләде Ру шат. артык бер сүз ычкындырмаска тырышты Тикшерүче башын чайкап, йөзендә берьюлы ике төрле хис чагылдырып тыңлап утырды да, әллә көрсенеп, әллә мыскыллап әйтә куйды — Менә сез нинди беркатлы сабый: Кормашны бөтен көчегез белән аралаган буласыз, ул гадел, ул яхшы командир, фәлән төгән дисез Ә ул сезнең турыда бөтенләй башкача сөйләде Менә укыгыз, укы, — дип, Хнсаметдинов алдына язулы кәгазьләр салды — Рәхим итеп, үз күзегез белән укыгыз, сезнең гадел кешегез сезнең турыда нәрсәләр сөйли. Кәгазьләргә карап алуга Хисаметдиновның тыны капты. Моңарчы Рушат баш тартып килгән нәрсәләрне Кормаш ачыктан-ачык таный иде. Хисаметдиновның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте, йөзе үзгәрде. Ул тикшерүченең мәкерле алдавына каба язды. Ярый әле, вакытында аңына килеп өлгерде. — Ышанмыйм, Кормаш болай сөйләмәс!—диде нык итеп.—'Кәгазьгә теләсә ни язып була. Безне күзгә-күз очраштырыгыз. — Сез шуны телисезме? — Әлбәттә! Хисаметдиновны алып киттеләр. Камерада ул борчулы тирән уйларга чумды. Тагын һәм тагын тикшерүченең мәкерле сүзләре, Гайнанның күрсәтмәләре йөрәген көйдереп алды. Ышанмаска мөмкин, әмма чынын белә алмыйча газапланулар, шиккә бирелүләр никадәр авыр. Бер шикләнгән кешенең башына ихтыярыннан тыш нинди генә уйлар килми, алар сине ничек кенә туракламый. Мөгаен, бу садист-тикшерүче Рушатны нинди утларга ташлаганны яхшы белгәндер, шуңа күрә ашыкмый. Рухи газапланулар физик газаплануларга караганда мең мәртәбә авыррак икән. Менә нәрсә ул Берлин төрмәләрендәге «психологик эшкәртүләр»! Варшава төрмәсендәге «физик эшкәртүләр» беренче адымнар гына булган икән! Рухи әрнүләрнең кайчан бетәсен һич белмисең, һлереп кычкырасы, акылдан язып стенага үрмәлисе, йодрыкларыңны канга батырганчы камера стенасын дөбердәтәсе, мине тизрәк күзгә-күз очраштырыгыз! дип кычкырасы килә. Иң якын иптәшеңнең хыянәтен күтәрү — ай-һай, авыр Рушат бит Гайнан Кормашны корыч кеше дип саный иде, ул берне сөйләп, икенчене — беренченең нәкъ киресен, бер вакытта да эшләмәс дип инана иде. Иптәшләренә хыянәт иткәч, кешедән нәрсә кала? Юк, бәлки ул һичкайчан чын кеше булмагандыр. Андый бәндәне кешегә санау нинди беркатлылык ул, гафу ителмәслек нинди түбән ваемсызлык. Рушат үзе шундый вак, талымсыз, сукыр кеше идеме соң әллә? Иртә саен аны һава суларга чыгарсалар да, ул инде саф һаваның ләззәтен тоймый башлаган иде — гүя зәһәр агу йота. Менә шундый көннәрнең берендә, прогулка вакытында, аның артка куйган кулына кәгазь кисәге төрттеләр — кем икәнен Рушат күрми калды, артка борылып карый алмады. Әллә нәрсәләр уйлап, камерага кайтканчы түзде. Камерада ул учына йомарлаган кәгазьне укыды Бу шигырь иде. Аны кем күчергәндер — билгесез, әмма шигырьнең Муса Җәлилнеке яки Гайнан Кормашныкы икәнен Хисаметдинов чамалады Ул «Юату» дип атала иде. Илгә кайткач, урының түрдә булыр, Яшь балалар алыр уратып Кайгы сине хәзер кыерсытса. Шатлык назлар, жиңү юатыр Син сөйләрсең жанлы әкият итеп Безнең авыр яшерен көрәшне Бу әкияттә күпме ялкын барын Зирәк яшьләр әллә күрмәсме? Без әйтербез, безгә кирәк түгел Мактау, бүләк, чәчәк бәйләме Иң зур бүләк безгә, барыбызга да — Илнең уртак жиңү бәйрәме Килер ул көн. дускай, тик борчылма. Бары өметең сүнә күрмәсен! Рушат бу шигырьне бер дә, ике дә укыды Ул ничектер үзеннән-үзе хәтердә кала иде. Укыган саен күңелгә көч бирә, рухны күтәрә, кара уйларыңны куа. Хәзер Рушат бу кадәр шикләнүләре, Гайнан турында «0 әллә нәрсәләр уйлап бетүләре өчен үзеннән-үзе ояла башлады. Әйе, шагыйрь дөрес әйткән: тик өметең сүнә күрмәсен' Берничә көннән соң, һава суларга чыгарганда. Рушат коридорда Гайнан Кормашның үзе белән дә очрашты Надзиратель артка кала төшкән иде, шуннан файдаланып, Гайнан — Рушат абый, сез мине саттыгызмыни? — дип сорады * Хисаметдинов шаккатты. »- — Кем әйтте? ? — Тикшерүче. — Шул ук сүзләрне ул миңа да әйтте. Хәтта сезнең күрсәтмәләрне - үземә укырга бирде. ч — Кабәхәтләр! —диде Гайнан чиксез нәфрәт белән —Нинди генә 2 мәкерле хәйләләр кулланмыйлар. Шул чакта алар янына надзиратель йөгереп килеп җитте, җикеренә башлады, икесен ике якка этеп җибәрде. Ләкин тоткыннар инде җиңел “ сулап алды, ярым караңгы төрмә коридорына кояш нуры төшкәндәй s булды, ул яктырып китте сыман Хәзер күзгә-күз очрашуга Рушат Хисаметдинов ярыйсы тыныч бар- л ды. Андый чакта дустыңның турылыклы булуына тагын бер тапкыр £ ышанудан да зуррак нәрсә юк Әйдә, тагын кыйнасыннар, газапласын гыйрьгә алар? Күкне тутырган йолдызлар арасында Муса бигрәк тә Зөһрә йолдыз- л> иы ярата иде. Аның шигырьләрендә ул еш очрый. Әле төрмәдә язган шигырендә дә, Зөһрә йолдызга карап, бер чибәр кызның матурлыгы < турында: « Ләйләсеме әллә бу Мәжнүннен. < Зеһрәсеме әллә Таһириын. а. • —ДИГӘН иде. а Төнлә,Колама таудан караганда,— һай,бу яшьлек, нигә ул чаклы * хәтердә калган!—ай уртасындагы көянтәле Зөһрә чибәрне ап-ачык күрә торган иде ул. Монда, төрмә тәрәзәсеннән караганда, ай түрендәге Зөһрә бөтенләй күренми. Йөзен шәльяулыгына яшергәнме, мәхбус шагыйрьгә карарга ояламы? Оялма, сеңелем, туры бак, иркәлә назлы карашың белән шагыйрьне! Бәлки бу безнең соңгы тапкыр күрешүе- бездер! Мусаның мондагы төннәре аеруча әкрен, аеруча газаплы үтә иде. Кулаякларында богау, ятагы каты, салкын, шуның өстенә ул бик каты ютәлли. Үпкә авыруының көчәюен белә, ләкин моның нинди борчу тудыруы мөмкин хәзер? Ютәле басыла төшкәч, Муса яңадан үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларына чума иде. Әйе, алар соңгы чиккә килеп житте. Моңарчы алар һич- кайчан тормышка ашмас хыяллар белән булса да өзгәләнгән жанны аз- маз жылыта, боек күңелне беркадәр юата иде. Хөкем карарыннан соң— аның нинди буласы жәлнлчеләрнең һәммәсенә билгеле иде — бу хыял да калмас. Тикшерү вакытында Мусаның иптәшләре үзләрен чын батырларча тотты. Фашистларның коточкыч жәзалары, мәкерле алдаулары, хәтта тормыш вәгъдә иткән булып пышылдаулары аларны сын дыра алмады. Инде соңгы сынауны ничек каршы алырлар? Актык минутта явыз дошман алдында, каушап, калтырамаслармы? Алар бит барысы да яшьләр, тормышны яраталар, яшиселәре, сөяселәре, сөеләселәре килә, илдә аларнын карт әтн-әннләре, кайберләренең сөекле хатыннары, балалары, туганнары, сөйгән ярлары бар. Алар хакына имиләргә? Яшәргәме, үләргәме? Мондый чакларда Муса Абдулла Алиш турында күбрәк уйлана иде. һәр язучы шәхес буларак бик кызыклы бит, үзенчәлекле Балалар язучысы бигрәк тә. Аның жаны балаларныкы кебек саф, керсез, самими булганда гына ул үзенең геройларын аңлый ала торгандыр. Бала бит бервакытта ла батырлык эшлим дип уйламый. Мусаның күз алдына Алиш гел балалар белән уралган хәлдә килә иде. Балалар аны чын ихластан яраталар, әкият сөйләүче абый килгән!— дип бөтен мәктәпне яңгыраталар иде. Әкият сөйләүчеләр, гадәттә, ап-ак сакаллы карт бабайлар була. Ихтимал, кайчан да булса, Алишны да «Алиш бабай» яки «Абдулла бабай» дип йөртерләр, сабый балаларга бу һичнинди сүз белән сөйләп, аңлатып булмый торган зур шатлык китерер иде. Нинди кабәхәтлек, фашистлар балалар шатлыгының тамырына да балта чаба... Күпмедер вакыт үтә, уйлар бер-берсен алмаштыра. Бу юлы инде Муса үзенең шигырьләренең язмышы өчен кайта-кайта борчыла. Барып җитә алырлармы йөрәк парәләре туган илгә? Әллә беренче тәҗрибәләре бер абыйның галош башлары эчендә югалган кебек мәңгегә югалырлармы? Муса бала чакта аларга бер кардәшләре килә, галошларының зурлыгыннан зарланып, башларына тыгар өчен кәгазь сорый. Шунда Мусаның әтисеме, әнисеме улының өстәлдәге кәгазьләрен алып бирә. Юк, алар югалмасыннар, җан дусты Мирзаһит кулына барып керсеннәр иде. Аннары алар өчен борчылмаска да булыр, алар югалмас, халыкка җитәр, халык аларга бердәнбер дөрес бәясен дә бирер. — Син, Мирзаһит, миңа үпкәләмә инде, һәр язучының үз эше муеныннан ашкан була, ә мин сиңа тагын да зуррак мәшәкать йөклим. Сиңа бит ул шигырьләр эзе буенча йөреп бик күп вакытыңны сарыф итәргә туры килер. Бәлки каһәрләнгән Алман җиренә дә килеп чыгарсың, черчет ханның мин аунаган төрмә камераларының ишеген ачып керерсең, озакламый сугыш бетәр бит, чикләр мәңге бикле тормас, төрмә ишекләре ачылыр... Мин инде ул чакта булмам, син камера стенасына колагыңны куй, бәлки минем соңгы сулышымны ишетерсең... .Муса үзенең дусты Мирзаһит белән күңеленнән шулай бик озак сөйләшеп ятты, аннары ничектер йоклап китте. Төшендә исә ул үзенен нурлы Казанда икәнен күрде. — Әй, кара әле, Мирзаһит, Тукай дөрес әйткән бит, безнең Казаныбыз чыннан да нурлы икән. Чит-ят җирләрдә каңгырып йөргәннән соң моны мин аеруча ачык күрәм. — Әйе, Муса, син күпне күрәсең шул, син биек күтәрелдең. — Гасыр биеклегенә түгелме тагы?—дип көлемсери Муса.— Юк, Мирзаһит, мин Колама тау башында гына әле. Син, Мирзаһит, Колама тау турында ишеткәнең бармы? Ул безнең Мостафа авылы янында. Авыл халкы әйтә торган иде: Колама түбәсеннән алма тәгәрәтсәң, ул аска таба ун чакрым җир үтәр дип. Безнең Гыйльми әби ул Колама турында гаҗәп дастаннар сөйли торган иде. Ә аңа йөз яшәр Гөлбостан карчык хикәя кылган аны. Борын заманда Колама тауның түбәсе болытларга ук тигән булган, ди. Мин менә шул Колама тау түбәсендә торып җырлыйм: Карлыгач булса идем. Канат кагынса идем. Җидегән йолдыз батканда. Чулпан йолдыз калыкканда. Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем. Сызылып таңнар атканда. Менә шул чакны хыялдагы биеклеккә дә күтәрелер идем бәлки. ...Суд башланды. Җәлилчеләр беренче тапкыр бер-берсен бергә җыелган килеш күрделәр. Муса гына барысын бедә, ә башкалары һәммәсе белән таныш та түгел. Әхәт Аднашев белән Сәлим Бохаровны алар монарчы күргәннәре дә юк нде. Кулларын кысасы иде ул батыр егетләрнең, бнк-бик кадерле сүз әйтәсе иде аларга! Җәлилчеләрдән беркадәр аерымрак утырган тагын бер тоткын бар иде. Бу кешене дә Муса Җәлил генә таный: ул — зәнгәр күзле немец унтер-офицеры, аларның аерылгысыз көрәштәше. Ф Җәлилчеләрнең барысы ябыккан, суырылган, әмма эчкә баткан н күзләрендә ут сүнмәгән, ышанычларын җуймаганнар. Никадәр ихти- з рам, никадәр үз күрү, никадәр ирләрчә кырыс дуслык иде аларнын о бер-берсенә төбәлгән күз карашларында. Котырынган шайтан түе алдыннан алар өчен бу саф һәм бөек бер минут иде. 1 Фашистлар кәпрәеп, тавышларына ясалма эрелек биреп сөйләргә 5 тырышты, жәлилчеләрне вәхшиләр төркеме, совет шпионнары, бандит- * лар һәм тагын шундый коточкыч исемнәр белән атадылар ♦ Бу артык зур булмаган залда тарих каршында гүя ике дөнья кара- а каршы килеп баскан иде: караңгылык вәкилләре — фашистлар; якты-° лык, азатлык уллары—бер төркем совет патриотлары Бу минутта * фашистлар тантана итсә дә, чынлыкта алар чери башлаган мәетләр - иде инде. Аларның киләчәге юк, алар кайчандыр булган да беткән * динозаврлар кебек иләмсез иде. Әгәр чынлап карасаң, монда унбер = совет патриотын һәм бер немец коммунистын хөкем итмиләр, ә тарих бөтен фашистик стройны хурлык баганасына кадаклый иде. Җәлилчеләрнең барысына да гаепләү нәтиҗәсен әйттеләр алар * немец рейхына каршы җимерү эшләре алып баруда гаепләнә. «Идел- х Урал» комитетында, лагерьларда антифашистик яшерен оешма төзегән- * нәр, большевистик листовкалар басып әсирләр арасында таратканнар Бу листовкаларда алар легионерларны кулларындагы коралны герман “ рейхына каршы юнәлтергә чакырганнар. Коммунистик подполье белән уллары сугыштан кайтмаган. Каһәр генә төшсен бу сугышка дип пы- х шылдыйлар алар. Кем башлады соң бу нәләтләнгән сугышны?! Я, раб- < бем алла! Алар әле Гитлер, Гиммлер, Геринг һәм Геббельсның шомлы * исемнәрен кычкырып каһәрләргә куркалар, яннарыннан үтеп киткән < биек фуражкалы нацист офицерларына шикләнеп, түбәнчелек белән £ карыйлар. Ләкин тарих инде бу бәдбәхетләргә үзенең аяусыз хөкемен 2 чыгарган: күп тә үтмәс, Берлин өстендә җиһанны сафландыргыч күк * күкрәр. Ул көннәр, бернигә карамыйча, бернинди тоткарлыкларны бел- *“ мичә, давыл аша чын тормышны даулап килә, үч ялкыны көчлерәк дөрли, гүя шагыйрь немец халкына чакыру авазы сала: Арагызда кем бар Цеткнн улы, Тельман егетләре кайсыгыз? Ишетегез беек хаклык сүзен. Төрмәләрне безнең ачыгыз! Моабит дәфтәрләре илгә кайтып җиткәч, укучылар тагын бер нәрсәне ачык күрерләр: дөньяның барлык шагыйрьләрен җилкендергән күчмә ак болытлар образы Мусаның Моабит дәфтәрләренә тупланган шигырьләрендә, шулай да, күп түгел икән, ул күбрәк үзенә һәм халкына якын, аңлаешлы булган традицион шигъри образлар белән эш иткән, гүя тагын бер тапкыр үзенең җир улы, халык улы булганлыгын әйтеп узган: чәчәкләрне, гөлләрне, сандугачны, ашъяулыкны, аклы күлмәкне, акбүз атны, сөю-мәхәббәт, дуслык, батырлык, аеруча ирек, азатлыкны жырлаган, карурманнарга, таң жилләренә мөрәҗәгать иткән. Ләкин Мусаның шигъри арсеналы шуның белән чикләнгән днп уйларга һич-ярамый. Ул бер вакытта да бүгенге көн белән генә яшәмәгән, ул алга, киләчәккә омтылган, тик вакытның чиксез тар булуы, язарга зур мөмкинлеге, хәтта кәгазе дә булмаганга шигъри бизәкләрне артык мавыгып эзләмәгән, әйтәсе килгән уйларының үзләрен тизрәк язып калырга ашыккан. Бу аның бөек шагыйрьлеген һич тә киметми, киресенчә, шундый кыен шартларда шулай яза алуы белән ул шигъриятнең чиксез бөеклеген, киңлеген генә күрсәтә Гүя үзеннән соң киләсе шагыйрьләргә: «сезнең алда якты юллар тора, иренмәгез, кыю иҗат итегез, яңа серләр ачарсыз» дип әйтә. Бу — шагыйрьнең яшь каләмдәш дусларына васыяте. в «к. у.» м з 81 Караңгылыкка чумып барган Берлинның таш урамнарыннан юеш кара плащ кигән — һаман яңгыр ява иде — бер хәрби кеше бара, йөзе чытык, күзләрендә тетрәү. Кинәт нәрсәдер лыпылдап алуга, хәрби, сискәнеп, тиз генә таш йорт стенасына сыена, аннары, курка-курка, башын күтәрә: нәкъ баш түбәсе өстендә срастикалы юеш әләм тибрәнеп тора, әйтерсең җан бирә, калтырана... Хәрби, шомланып, төкерде дә кузгалып китте. Бер чатта үтмәгәндер, тагын туктады: аның каршында, урамның икенче ягында, биек таш койма белән уратып алынган Плетцензее төрмәсенең шомлы соры бинасы. Караңгыланып килгән кичтә ул кап-кара тау булып күренә. Чү, аның һәр вакыт бикле тимер капкаларын кемнәрдер каерып ачып куйган кебек. Аннан... башлары чабылган тоткыннар чыгып килә! Алар арасында Муса Җәлилнең базык гәүдәсен танып алуга әлеге бәндәнең котлары оча. «Башлары киселгән кешеләр ничек йөри?» дип пышылдый ул үз-үзенә. Бу бәндә куллары терсәкләренә кадәр Мусаларның кайнар каннарына буялган Солтан Гарип иде. Ул тизрәк яшеренергә, караңгыга кереп китәргә тырышса да, яшен яшьнәгән саен, аның бөкрәйгән гәүдәсе һаман-һаман күренеп кала. Караңгы төшкән, яшен яшьнәп күк күкрәгән чакларда ул һәрвакыт, ләгънәтләнгән Иблис кебек, буп-буш Берлин урамнарында каңгырып йөри, имеш. Илен һәм аның иң яхшы улларын явыз фашистларга саткан бу хаинга бер җирдә дә тынычлык юк икән!!! 38 Нинди генә авыр, газаплы чаклар булмасын, бер көн килеп алар үтәләр дә китәләр. Сугыш афәте мәңгегә килгән кебек тоелган иде, 1945 елның 9 мае туды — сугыш бетте, Гитлер Германиясе тар-мар ителде, коточкыч киеренкелектән соң дөнья халыклары беренче тапкыр җиңел сулап куйды, биниһая шатлыкларына түзә алмыйча, урамнарга, мәйданнарга йөгереп чыкты. Бигрәк тә Советлар Союзында тантана зур булды, хәрби киемдәге кешеләрне кочып үптеләр, һавага чөйделәр. Бу көн күрелмәгән бәйрәм, хәйран тамаша төсен алды. Монда яше- карты, ире-хатыны батыр иде, чөнки бу бөтен халык сугышы иде, бәйрәме дә бөтен халыкныкы. Әмма шулай да тарих сәгате тукталуны белми. Шул хәтле зарыгып көтелгән Җиңү бәйрәме дә кичәге көн булып бара инде. Тик кешеләр күңелендә генә бөек җиңү хисе тиз сүрелми, ул гаҗәп күп төсмерләр ала бара, салават күпере төсле күп бизәкле булып балкый, тирәнәя, шатлыгы-сагышы бергә үрелә. ...Казанда, Матбугат йортында, бу көннәрдә гадәти булмаган җанлылык һәмишә дәвам итә иде әле. Язучылар союзы бүлмәләрендә, озын-озын коридорларда, кая карама анда хәрбиләр. Яшьләрен танырлык та түгел, үскәннәр, тазарганнар, чын ир булганнар, ә өлкәннәре, киресенчә, яшәргән кебек. Дөрес, сугыш салган тирән җыерчыклар, бераз соңга таба, күзгә аеруча бәрелә башлар, ә хәзер, гомуми шатлык эчендә, бөтенесе дә чәчәк аткан гөл кебек. Елмаялар, көләләр, кочаклашалар, аркаларыннан кагалар, бер-берсеиә ерактан кул болгыйлар, Җиңү белән тәбриклиләр. Күкрәкләре тулы сугышчан орден, медальләр. Мирзаһит, кайчакны озын коридорның бер читендә тукталып, бу олы тамашага тын гына карап тора. Бу минутта аның күңелендә нәрсәләр ташуын анык кына белүе кыен. Йөзе кырыс, күзләре кешегә ничектер сынап, тирәннән карын, ул кешенең кычкырып әйтелми торган эчке рухын белергә тели кебек. Тормыш сынаулары бу кешене, фронт- та булмаса да, күп нәрсәгә өйрәткән. Ул һәр ялтыраган нәрсәнен эн- же түгеллеген яхшы белә. Билгеле, язучыларның күбесен исән-сау килеш кайтуын күрү аның өчен зур шатлык. Ул ерак юлдан әйләнеп кайтучыларга сөенеп карый, бүген алар герой. Ә үзе турында уйламый Аннары парторг башына төшә торган мең төрле мәшәкатьне ул кемнәрдәндер рәхмәт ишетү өчен эшләмәде бит. Ул — коммунист, коллек- ♦ тив алдындагы изге бурычын үтәде. - Кайчагында Мирзаһитка шушы шау-шулы хәрбиләр төркеме ара 5 сында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур - Баян, Мөхәммәт Әблиев, Рахман Ильяс... күренеп киткәндәй була , Алар кайтмады, ә Мирзаһит аларның барысын диярлек шушы Мат “ бугат йортыннан озатып калды, явыз дошманны тармар итүне, Җинү 5 алып кайтуны, үзләренең исән-имин булуларын теләде. Дуслары анын теләгенең беренче өлешен намус белән үтәде, фашист чирүен юк ит- * теләр, ләкин үзләренең барысына кайту насыйп булмады Сугышның = корбансыз булмавын Мирзаһит бик яхшы белә, әлбәттә, әмма йөрәге л туктаусыз әрни, якын дусларын инде һнчкайчан күрмәвенә ышанасы - килми, ул алар белән хәтта әле бер очрашыр да төсле. Тик моны кул * кушырып көтеп тормаска, аларга ярдәмгә ашыгырга кирәк. Мирзаһитның беренче адымнары аңа бернинди уңыш китермәде. ~ ул чын эзләнү юлына аяк 6aqa алмыйча аптырап бетте. Әснрлект.' ' булган кешеләр — алар да кайта башлаган иде инде — Муса яки ~ Алиш турында я бөтенләй ишетмәгәннәр, я сөйләүдән баш тарталар ? иде. Ә имеш мимешләр дулкыны исә кабат көчәеп китте, алар ифрат * дәрәҗәдә каршылыклы, буталчык булулары белән бергә, арада кеше £ ышанмастайлары да калкып чыга иде. Бер тапкыр Мирзаһитка сер i итеп кенә әйттеләр, имеш, Муса исән, тик ул америкалылар ягын. 4 чыккан, мопда кайтырга теләми, анда, яңа сугыш чукмарлары белән - бергә, безгә каршы эшли башлаган ди. Мусаны яхшы белгән Мирзаһит мондый сафсаталарга асла ышан мады, ләкин мондый чакта синең ни уйлавың бер нәрсә әйтми бит әле, ә кулында үз фикерен расларлык бер документ та юк. Мирзаһит тагын бик борчыла, башында чал бөртекләр сугыш вакытындагыдан күбрәк күренә бащлады. Бу хәл Мирзаһитка җиңел түгел иде. Б) мәшәкатьле эштән бөтенләй читләш, сиңа башка эш беткәнмени, дип «кинәш» бирүчеләр дә табылды. Мирзаһит аларны да тыңламады, ул яңа бер энергия белән хаклыкны эзләвен дәвам иттерде. Хаклык бер килеп өскә чыга диләр дә, әмма алай җиңел генә, тиз генә чыкмый икән шул... Язучылар союзы эшләре буенча Мәскәүтә барган саен Мирзаһит Әминәләргә кереп хәл белеп чыга торган иде. Әминә кызы белән яңадан Столешннковта тора инде. Соңгы вакытларда ана Муса турында бик авыр сүзләр ншеттергәләгәннәр. Әминәнең матур йөзенә тирән- тирән сызыклар яткан, җыйнак, нәфис, җиңел гәүдәсе авырайган, үзе олыгайган булып күренә. Сугыш вакытында, гомум кайгыхәсрәт эчендә, мондый хәлләр күзгә артык ташланмасд да. хәзер, кешеләр нең байтагы шатлык кичергәндә, бу сукыр күзгә дә бәреп керә кебек Элек дус яки таныш булган хатыннар хәзер, я күрмәмешкә салынып, читләтеп узып китәләр, я, ах-вах килеп, сораштырган булалар, ләкин чын ихластан сөйләшмәүләре әллә кайдан күренеп тора Ихтыярсыз лап күзгә яшь тыгыла, бик зур ихтыяр көче белән генә кайгынны эч кә йотасың. Бер килүендә Әминә Мирзаһитка Фадеевның хатын укытты Анда Фадеев Муса турында бер хәбәр алынуын яза Берлинны штурмлаган чакта безнең сугышчылар бер төрмә ишегалдына барып керәләр. Бу вакытта инде тоткыннар да, сакчылар да булмый, төрмә ишегалдында бер өем кәгазьләр генә яна. Сугышчыларның берсе чит-читләре көеп беткән бер кәгазь алып укый. Язу русча. «Мин, политик эш өчен гаепләнеп, Моабит төрмәсенә ябылган әсир-шагыйрь Муса Җәлил, мине тиздән атып үтерерләрдер. Бу язу берәр рус кешесенә эләксә, Мәскәүдәге язучыларга—дусларыма миннән сәлам тапшырсын, семьяма хәбәр итсен». Шуннан соң Александр Фадеев, Гладков, Бахметьев, Корнейчук, Тычина һәм башкаларның исемнәре санап кителә... Мирзаһит бу хатны бик каты дулкынланып укып чыкты, Әминәгә күтәрелеп карарга көче җитмәде, тик аның да күзләреннән кайнар яшь агуын сизде. Озак еллардан соң Мусадан бу беренче хәбәр иде. Хәзер Мирзаһит кай тирәдән эзләргә кирәклеген белә. Рәсми органнар өчен дә бу бик әһәмиятле кәгазь. Фадеев инде тиешле җиренә хәбәр иткәндер... Мирзаһит Мәскәүдән Казанга кайтып төшкәндә аның йөзе таш сыман, иреннәре нык кысылган, өстендәге сары кун пальтосы кешенеке кебек күренә иде — бу арада ул тагы ябыга төшкән. Башкалар аның бу халәтенә бәлки игътибар итмәгәндер, Мирзаһит шундыйрак кеше, үзе турында күп сөйләми, ә Һаҗәр ирендәге бу үзгәрешне беренче караштан ук сизеп алды. — Мирзаһит, әллә күңелсез хәбәр алып кайттың инде? — диде Һаҗәр, икәү генә калгач. — Ничек әйтергә дә белмим, Һаҗәр, — диде Мирзаһит һәм Фадеевның Әминәгә язган хаты, Мусаның Берлин төрмәсе ишегалдында янып ята торган кәгазьләр өеме арасында табылган кечкенә запискасы турында сөйләде. — Муса юк инде, ахрысы... — Мирзаһитның башы иелде. Бер карасаң, сугыш бу өйне читләтеп үткән иде кебек, Мирзаһит үзе инвалид, балалар әле яшь иде. Хәлбуки, сугыш бу өйдән һич чыкмады, менә хәзер дә, тынычлык урнашкач та китми. Бик озак еллар китмәс әле, ахрысы. 1946 елның яз ахырларында Татарстан Язучылар союзына озын гына буйлы бер кеше килеп керде, өстендә язгы кара пальто, аягында күн итек. Иөзе шактый ябык, күпне күргән, ахрысы. — Кем кирәк иде, абый? — дип йомшак кына сорады секретарьмашинистка Нәфисә. Үзе дә фронтовичка Нәфисә бу кешенең аяк атлауларыннан ук аның хәрби булуын аңлады. — Председателегез. — Кем дип әйтим? Нинди йомыш? — диде Нәфисә урыныннан торып. — Үзем әйтермен, сеңелем. Секретарь-машинистка председатель янына кереп чыкты һәм әлеге кешегә: — Рәхим итегез, абый, — диде. Ир кеше үзенең фамилиясен әйтеп тормастан, кесәсеннән алып, председатель өстәле өстенә кечкенә генә бер төргәк куйды: — Бу фашистлар тырнагында һәлак булган татар шагыйрьләренең шигырьләре. Алар төрмәләрдә, концлагерьларда булган, бик күп кешеләр кулыннан үткән. Мин, шагыйрьләрнең соңгы васыятен үтәп, аларны сезгә тапшырам. Хушыгыз. Мирзаһит ул көнне райкомнан соң гына кайтты. Менә кемдер Муса белән Алишның шигырьләрен китереп калдырды,— диде аңа председатель. — Син җентекләп кара әле, нәрсәләр бар. Аннары машинкада бастырып ал. Соңыннан киңәшербез, — диде Мирзаһит, кулына изге бөти тоткан кебек, Мусаның беренче «Моа- бит дәфтәрон алды, күзләре томаланды, сулышы кысылды. Тоткынлыкта Мусаның үз кулы белән язылган дәфтәр! Төрмәдән чыккан, бик күп кулларда булган, илләр кичкән дәфтәр! Әле шигырьләрне укымас борын ук Мирзаһит кулында бәя биреп бетергесез асыл таш тотканлыгын сизде, йөрәге урыныннан кубардай булып типте, куллары калтырый башлады. ' * Ул аяк өсте басып тора иде, аннары ничек утырганын да белмичә, § укыды да укыды. Вак, тигез хәрефләр белән язылган шигырьләр, ши- R гырьләр! Барысы гарәп хәрефләре белән. Никадәр шигърият, никадәр 2 чын җәүһәрләр! Боларны үлемгә хөкем ителгән кеше язган димәссең. < Бер генә шигырендә дә Мирзаһит күңел төшенкелеге, аһ-зар тапмады, 5 киресенчә, тормыш чаткыланып нурлана, я дошманнарга көйдергеч нәфрәт ташый. Шик юк, бу шигырьләр сугыш чорындагы бөтен татар шигъриятен яңа баскычка күтәрер. Бөтен союзга, юк, бөтен дөньяга яң- * гырар! ® Ниһаять, актыккы бит. Муса үзенең васыятен яза: «Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска. Моны татарның о билгеле шагыйре Муса Җәлил язды Аның тарихы болай 1942 елны сугышка килде һәм... әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән ка- о лып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда, сәяси яшерен оешмага = катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп, кулга алынды. л төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә х аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен * кайгыра. Шуның өчен 115 нең бОын гына булса да күчереп калырга ты- * рышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать * белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыяи тем шул! Муса Җәлил! 1943, декабрь». * Ахырда Муса Җәлилнең көрәштәшләренең исемлеге бирелгән. Гариф Шабаев — бухгалтер; Муса Җәлил — шагыйрь; Әхмәт Сима- ев — журналист; Габдулла Баттал— Казан; Курмашев (Гайнан); А. Алиш — язучы; Фоат Булатов — инженер; Сәйфелмөлеков. Хисамет- динов— ветеринар врач; Мичурин — юрист; Әмиров — җырчы; Шарипов... Шуннан соң шагыйрь тагын бер фамилияне өстәп куйган: бу — хыянәтче дигән. Мирзаһит бу исемлекне кат-кат укыды Ул бары тик Алишны гына белә. Ул кайтмады. Габдулла Баттал — шагыйрь Салих Батталнын туганы түгелме? дип уйлап алды аннары. Сугышка кадәр консультация бюросында эшләгәндә башлап язучы Гайнан Кормашнын исеме күзгә чалынып киткән иде. Бу — улмы, түгелме? Мирзаһит артистлар дөньясына гомумән якын торса да, Әмиров дигән җырчыны ишеткәне юк иде. Шулай да шушы кешеләрнең бәлки берсе ничек тә исән калгандыр. Эзләнү өчен бу бит үзенә күрә бер ачкыч. Мирзаһит үтә бер кызыксыну белән икенче блокнотны кулына алды. Монда Муса Җәлил белән Алишның шигырьләре күчереп язылган Кем күчергәндер — билгесез. Мусаның шигырьләре астына М. Җ дип куелган, Алишның шигырьләре астында тулы имзасы бар. Ләкин күчерүче Алиш та булмаган. Мирзаһит Алишның кулын таный иде. Әмма Алишның шигырьләре дә бик характерлы, аларда да, Муса шигырьләрендәге кебек, Ватанчылык хисе ташып тора Ниһаять, Мирзаһит башын күтәрде Союзда бер кеше калмаган, барысы кайтып киткән, ишекне бикләмәгәннәр Кем булды икән бу блокнотларны китереп биргән кеше? Ул бәлки нәрсәдер белә булса кирәк. Мирзаһит иртәгә үк шул кешене эзләп табарга булды Билгеле, моны әйтүе генә ансат Исем фамилиясе дә билгесез кешене Казан хәтле Казанда эзләп табып кара! Ярый ла, ул әле К&занныкы булса, ә башка бер шәһәрнеке, я республиканыкы булып, узып барышлый гына тукталса? Икенче көнне Мирзаһит дәфтәрләрне акка күчертә башлады. Мусаның язганнарын күчергәндә машинистка Нәфисәнең күзләрендә яшь кипмәде. Ул Мусаны бик яхшы белә, аның кешелеклелеген тирән хөрмәт итә иде. Күз алдында шагыйрьнең елмаюлы сурәте торды. Мирзаһит та бик күңелсез иде. Дәфтәрләрне китереп биргән кеше хәбәрсезэзсез юк булды. > 39 Беренче Моабит дәфтәре утлар, сулар, илләр кичеп Казанга кайтып житкәч, Мусаның холкын, энергиясен яхшы белгән Мирзаһит күңеленнән аның икенчесе турында уйлана башлады. Шигырьләре үзе белән бергә үлмәсен, югалмасын өчен Муса бөтен көчен куеп тырышачак, хәтта мөмкин булмастаен эшләр кебек. Шуның белән бергә Мирзаһит шигырьләрнең Туган илгә таба юлы гади булмаска тиешлеген дә күз алдына ачык китерде. Беренче дәфтәре иреккә ничектер чыга алган икән, икенчесенең чыгуына бөтенләй өмет юк түгел. Ул өлкә комитетына, Мәскәүгә Фадеев янына барды, армиядән кайтучылардан сораштырды, аз гына өмет очы күренгән җирләргә — ераклыгы, юл газабы белән санашмыйча командировкаларга чыгып китте. Күп вакытта аның юлы да уңмый, тонык хәбәрләр генә алып кайта, кешеләр ачылып сөйләшми, ишеткән идем, шундый хәбәрләрне әсирләр сөйләгән иде, үзен күрмәдем, шуңа күрә өздереп берни әйтә алмыйм, бәлки дөрестер, бәлки дөрес түгелдер, анда мәхшәр иде бит, кебегрәк иде аларның жаваплары. Әмма Мирзаһитның күңеле төшми иде. Бу хәбәрләрнең тамчысы да кыйммәт, мөгаен, шагыйрь турындагы мәгълүматларны шулай тамчылап жыярга туры килердер дә. Йөри торгач, бәлки Мусаның дәфтәрендә күрсәтелгән кешеләрнең берәрсенә яки аларны белгән кешеләргә юлыгып куяр. Ул кайда гына булса да бу исемнәрне телгә алмый калмады. Әмма шул ук вакытта Мирзаһит боларның гына аз булуын сизә иде. Әйе, монда киң җәмәгатьчелеккә* мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик моны ничек эшләргә? «Идел-Урал» легионнары, аларның язмышы турында һичбер анык мәгълүмат юк, ул турыда элекке әсирләр гомумән сөйләми. Мирзаһит һәр вакыт гүя ниндидер стенага килеп төртелә, аны ничек әйләнеп үтәргә кирәген белми иде. йөрәге белән генә сизә, легион мәсьәләсен читләтеп үтәргә ярамый, ачкыч кайдадыр нәкъ менә шунда яшеренгән булырга тиеш. Халык сугыштан соң тынычланып җитә алганы юк иде әле, хуҗалык эшләрендәге төрле җитешсезлекләр — сугышның рәхимсез' нәтиҗәләре һаман теңкәгә тиеп тора, тормыш авырлыгы үзен бик нык сиздерә. Мондый чакта кешеләр үткәнгә борылып карарга бик ашкынып тормый, бүгенге көне турында күбрәк кайгырта. Бу, әлбәттә, аңлашыла, ләкин бит вакыт үтү белән кайнар эзләр суыначак, аннары аларны эзләп табу бермә-бер кыенрак булачак... Мирзаһитның командировкалардагы һәм Казандагы көннәре менә шундый авыр уйлар кичереп үтә торды. Редакция эше, сугыш бетте дип, әллә ни җиңеләймәде. Дөрес, хәзер кулъязмалар күбәйде, әмма кәгазь кытлыгы һаман хәл ителмәгән, редакциянең материаль ягы шактый читен. Парторг эше исә муеннан ашкан. Шулай да вакыт дигәнең тиз агыла! Сугыштан соң инде бер ел, үтеп тә киткән. 1947 ел башланды. Ул ниләр алып килер? Мирзаһит' яна командировкаларның маршрутын билгеләде. Эштән бераз бушый- төшсә, хәзер чыгып китәргә тора, бәләкәй чемоданы күптән әзер. Шул арада Брюссельдәге Совет илчелегеннән Казанга бер пакет килеп төште. Анда Муса Җәлилнең икенче дәфтәре иде! Мирзаһит күңеле алданмаганлыгын уйлап, шул ук вакытта чиксез дулкынланып, дәфтәрне кулына алды. Таныш кулъязма, тик бу юлы шигырьләр барысы да латин хәрефләре белән язылган. Беренче дәфтәр гарәп хә- . рефләре белән иде, монысы латинча. Ник? Бер-бер сәбәбе бармы? — дип уйлады Мирзаһит.— Илчелеккә кем тапшырган? Әһә, Муса белән 5 бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерманс! Их, күрсәң иде 5 аны, сорашсаң иде! а Бу уйлар Мирзаһитның башынИан яшен тизлеге белән үтеп кит- < те. Ул шигырьләрне укый башлады. Беренче бит «Җырларым» шигы- з ре белән ачыла: < Җырларым.. ♦ Сездә минем бөтен тойгыларым. Сездә минем керсез яшьләрем. Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, - Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. а Мирзаһит бу шигырьне аерыла алмыйча, кат-кат укыды Ул Муса- нын үзен күргәндәй булды, колак төбендә бик таныш, бик якын та- « выш яңгырады. Кинәт Мирзаһитның сулышы капты, ул бер кулы белән галстугын бушатты, күзләрен йомды. Күр, Ясәви карт килгән Мир- _ заһитның аны һичкайчан күргәне юк, фронтка китеп барганда аның “ турында Муса үзе сөйләгән иде. Хәзер дә Ясәви карт Мирзаһит белән ? түгел, кырын борылып, Муса белән сөйләшә кебек: * — Озакладың син, улым! Мин сугыштан соң чакырырсың дигән - идем. Ярый, үз кешеләр, үпкәләшмибез. Кайтуың яхшы булган. Халкыбыз үзенең җырчысын сагынып көтә иде бит . Мирзаһит күзләрен ачты, аннары томаланган күзлеген салып. - кулъяулыгы белән пыялаларын сөртте. Шуннан тагы шигырьләрне укый башлады. Менә ул «Дуска» дигән шигырьгә җитте. Җәяләр эчендә A. А. га дигән. Кем A. А? Мин тиремне саклап нсән калсам. Үлем миннән аша сикерсә. Шул яшәүме булыр. диеп Ил битемә минем төкерсә?! Юк. теләмнм мин бу «исәнлекне», Пөрәк минем мона үчекмәс. Кешеме мнн илем үги иткәч. Җирдә мина эчәр су беткәч?! «Муса илен һич онытмаган, ул аны сатмаган, ул хыянәтче түгел!» дип уйлады Мирзаһит. Моңарчы юк-юк дигәндә дә колакка ншетелгә- ләп торган шул ят, әшәке, котсыз сүзләр хәзер бик вак, бик мәгънәсез булып тоелды Болар канчандыр Һаҗәр сөйләгән кара күзлекле, «Остабикә» исемле диңгез күсесе күтәреп сату нтеп йөргән базарчы сүзләре генә! Аннары тагын A. А. дигән хәрефләргә игътибар итте. Кем ул? Бу, һичшиксез, Мусаның көрәштәше булырга тиеш Габдулла Алиш? Тукта, беренче дәфтәрдә ул ничек? Габдулламы, Абдулламы? Бу исем без дә төрлечә языла, төрлечә йөртелә. Муса ничек яза иде икән? Беренче дәфтәрдә ул А. Алиш дигән иде нч! Әйе, бу Алиш! «Бүләгем» дигән шигырендә Муса тоткынлыктагы дусты Андре Тнм мсрмансның исемен тагын бер тапкыр атый. Мирзаһитның фикере яшен тизлегендә эшли: серле йомгакның очына чыгар өчен Андре Тим мерманены эзләп табарга! Бу бәлки бездәге бары тик нсем-фамнлня се билгеле кешене эзләп табуга караганда күп тапкырлар кыен рактыр. Мирзаһитның чит илләрдә булганы юк, белми. Рус язучыла рына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар чит илләрдә еш була, бәйләнеш* ләре зур, каршы килмәсләрдер. .Шулай эзләнүләр бер түгәрәккә җыела башлады. Икенче дәфтәр килгәч, Мирзаһит үзенең йөрүләрен көчәйтте, Советлар Союзының байтак республикаларыңда, өлкәләрендә булды. Аңа башка әдәбиятчылар кушылды. Ниһаять, Мәскәүдә «Литературная газета» Константин Симоновның кыска мәкаләсен, Мусаның берничә шигырен русчага тәрҗемә итеп бастырды. Аннары 1953 елның азагында, «Моабит дәфтәре» Татарстан китап нәшриятында аерым’китап булып басылып чыкты. Бик тиз арада Мусаның батырлыгы героик легенда төсен алды. Матур әдәбият сөюче меңләгән укучылар массасы хәрәкәткә килде. «Ул Мусаны белә булыр» яки «ул әсирлектә Мусаны күргән» дигән хатлар Казанга ява башлады, яңа исемнәр, адреслар әйтелде. Нәтиҗәдә әсирлектә Мусаны яки Алишны күргән байтак кешеләр табылды, аларның истәлекләре язып алынды. Ләкин алар арасында, Муса бер шигырендә әйткәнчә, «безнең авыр яшерен көрәшне җанлы әкият» итеп сөйләрлек кешеләр юк иде әле. 1956 елның 2 февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое дигән иң югары мактаулы исем бирелде, ә тагын бер елдан соң «Моабит дәфтәре» дип аталган шигырьләре Ленин премиясе белән бүләкләнде. Дөнья Муса Җәлилнең батырлыгына таң калһы. 40 Мирзаһит, уң кулын башына куеп, уйланып утыра. Әле яңа гына ул вокзалдан кайтты. Казанга вакытлы гына килеп чыккан Әминәне Мәскәүгә озатты. Мирзаһит дулкынланган, бераз арыган иде. Соңгы елларда ул бик күп юл йөрде, Архангельскидан алып Әфган чикләре- нәчә үтте. Матбугатта, радиода бик күп чыгышлар ясады. Аның тавышы кайларда гына яңгырамады, гади җыелышларда да, партконференцияләрдә дә — һәр җирдә аңа бик теләп сүз бирделәр. Нәтиҗәдә Муса Җәлилнең байтак кына актив көрәштәшләрен эзләп тапты. Кайдадыр Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә — кечкенә генә яңа шәһәрдә—Гарәф Фәхретдинов дигән кешене очратты. Әсирлектә ул Дим Алишев фамилиясендә йөргән икән! Алар музыкаль капеллада Муса Җәлилнең «Шүрәле»сен хәзерләгән, ләкин сәхнәдә куярга насыйп булмаган. Илгә Гарәф Франция партизаннары сафында сугышып йөргәннән соң гына әйләнеп кайткан. Кайдадыр Франция җирендә «үлгәнгә» саналган Рушат Хисаметдинов Кыргызстанның ерак Ош шәһәреннән үзе хәбәр бирде. Үзбәкстанның Ач дала артында адашкан Карши шәһәрчегеннән Фәрит Солтанов хат язды. Ул да, фашист төрмәләреннән соң, шулай ук Франциядән әйләнеп кенә туган җирләренә кайта алган. Тик Мирзаһит аны Солтанов дип эзләде бит. Ә ул Солтанбеков булып чыкты. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ндә Мичурин дип күрсәтелгән кешене Мирзаһит ике ел буенча Урта Азиядән алып төньяктагы Печора шәһәренә кадәр арада эзләде. Ә ул Мичурин түгел. Гали Корбанов икән, тик әсирлектә генә Мичурин булып саналган. Ә җырчы Шәриф Эмиров Калуга өлкәсенең бер районында табылды. Әмма аның да чын фамилиясе Әмиров түгел, Гарифҗанов икән. Зиннәт Хәсәновның Сарман районы Иске Кәшер авылыннан икәне беленде. Ләкин аның да чын фамилиясе Хәсәнов түгел, Хөснуллин булган. Рус язучылары чит илләрдән Андре Тиммермансны, Рениеро Ланфредиинны эзләп табып, сөйләшеп кайтты. Ниһаять немец язучылары җәлнлчеләрнең кайда, кайчан җәзалап үтерелүе турындагы рәсми документларны эзләп табып Казанга җибәрделәр. Үтерелүе хак булса да, зәнгәр күзле немецның гына документы табылмаган. Күрәсең, фашистлар аны тагын да ераграк яшергәннәр. Җәзалап үтерелгән жәлилчеләрнең тулы исемлеге менә нинди: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Әхмәт Симай, Гариф Ша- ( <аев, Фоат Булатов, Зиннәт Хөснуллин (Хәсәнов), Габдулла Батта- лов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаров. Соңгы икесе безгә шул документлардан гына мәгълүм булды. Кемнәр булган ул гаярь егетләр? Кайда туып үскәннәр, кайдан армия сафларына киткәннәр, кайсы фронтларда сугышканнар, ничек әсир төшкәннәр, ниһаять, кайсы лагерьларда яшерен оешма эшенә катнашканнар? Монысын инде яңа тикшеренүләр ачыклар Мирзаһит бу вакыт эчендә шактый арыган, ябыккан, чәче тәмам агарган иде. Шуның өстенә шәхси тормышында зур югалту кичерде — сөекле тормыш иптәше һажәр кинәт дөнья куйды. Әмма күңеле белән Мирзаһит һаман нык, эшләгән эшеннән канәгать иде. Ул дусты Муса Җәлилнең васыятен үтәде, аның көрәш һәм тормыш юлын ачыклап мәкаләләр, китаплар язды. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» бөтен дөньяга таралды, бик күп телләргә тәрҗемә ителде, бүтән әсәрләре дә тулы басмаларда чыкты. Абдулла Алишның иҗаты да балаларга кайтты. Рәхим Саттар шигырьләре дә китап булып басылды. Алар турында бик күп мәкаләләр,' истәлекләр язылды. Билгеле, эшлисе эшләр, ачыклыйсы нәрсәләр дә г байтак әле. Алары эшләнә. .. Мирзаһит, Муса Җәлилнең яңа чыккан китапларын караштыракараштыра, язу өстәле янында утыра, уйлана. Халык тормышында күп гасырлар буе кат-кат кабатланган бер хакыйкать бар: мескеннәр арасыннан батырлар, акылга таманнар арасыннан бөек акыл ияләре чыкмый. Дөньяда һәр нәрсәгә үсәр өчен зәмин кирәк булган кебек, батырларга да, бөек шәхесләргә дә үссен, чәчәк атсын өчен уңдырышлы нык нигез мәҗбүри — буш җирдә берни үсми, дип уйлады Мирзаһит. Мусалар үзләренең табигый зәмин-нигезләре — халыктан аерылмаган, алар тирәсенә арысландай батыр егетләрне берәүдә махсус тупламаган, халык арасында ул сәламәт шытымнар җитәрлек күп булганга, кирәк чакта, алар дөньяны таң калдырырлык яшел үрентеләр биргән. Тик, хаталанып, көрәштәш иптәшләрен Мусадан, Мусаны көрәштәш дусларыннан аерып алып карарга ярамый. Алар аерылмас бер бөтенме тәшкил итә. Мусаның бөек шагыйрьлеге дә шул гранит нигезгә килеп тоташа... Мирзаһитның уйлары тирәнәйгәннән-тирәнәя барды. Бер хатында ! Муса бик дөрес игеп әйтеп калдырган: хәзер аларныц халык күңелендәге икенче — үлмәс тормышы башлана. Ул гасырлар буе дәвам итәр, заманнар барышында үзенең гаҗәеп балкышын бөтен матурлыгында ачар. Әгәр Мирзаһит шул юнәлештә яна әсәрләр яза алса — Мусаның шигърияте океан бит — үзен бик бәхетле санар. Ул язып өлгерә алмаганны яшь галимнәр, яшь әдәбиятчылар, язучылар дәвам иттерер Мирзаһит, башын күтәреп, тәрәзәдән карый, Зөбәрҗәттәй зәп-зәң- гәр күктә тау-тау ак болытлар агыла. Өстәлдәге кып-кызыл канәфер чәчәкләренең чалмалары да. кояш нурлары белән яктыртылып, шул болытларга таба борылган. Мирзаһит күзлеген сала да күчмә ак кәрваннарның мәңгелек хәрәкәтен күзәтә башлый. Агыла да болыт агыла. Агыла тормыш. Хәят дәвам итә. Аның юлы очсыз кырыйсыз...’ 1977 * Безнең әдәбиятта Муса Җәлил һәм җәлнлчелвр турында бик күп мәкаләләр, тикшеренүләр, китаплар басылып чыкты Бу әсәрне язганда Мусанык сугыш еллары биографиясенә кагылышлы фактик материалларны, әлбәттә, искә алдым һәм алардаи файдаландым Шуларныц авторларына чын күнелемнән рәхмәт белдерәм