ЙОЛДЫЗДАН ДА ЗАМАН ҖИЛЕ ИСӘ
Ике кеше сез күрәсез миндә — Ике шагыйрь... яхшы кайсысы! Кайсы аның — фәкать нәфес колы! Ә кайсында — Ватан кайгысы! Р. Гатауллин («Халкым белән*). игырьләрен укыгач, ирексездән, шагыйрьнең үзен күз алдына китереп карыйсың. Кем ул? Тормышта да шигырьдәгечә уйланучымы, әллә хис-фикерне ясаучы гынамы? Шигырьләрендә шагыйрьнең, гадәттә, уз яшәеше, характеры, темпераменты, сөйләү манерасы һ. б. чагылыш таба. Юкса, кайбер шагыйрьләрне бер-берсеннән аеру да кыен, һәркемнең үз җыры, үз кыйбласы булу гына поэзия үсеше өчен әһәмиятле, халык өчен кадерле. Шагыйрь Р. Гатауллинның 1978 елда дөнья күргән «Ирләр булыйк» исемле шигырьләр җыентыгын укыгач, моңа тагын бер кат ышанасың. Күбесе элекке китаплары буенча таныш, ләкин, шуңа да карамастан, аларны өряңа шигырьләр кебек итеп укыйсың. Шигъриятнең бөтен кыйммәте дә шундадыр, мөгаен. Р. Гатауллин хисси-экспрессив планда иҗат итә. Бу, әлбәттә, аның үз табигатеннән, романтизмыннан килә. Шуның өсте- нә ул — Байрон, һейне, Лермонтов, Шиллер кебек бөекләрнең романтизмы белән сугарылган. Шулардай өйрәнеп формалашкан шагыйрь, һәм хәзер дә санап кителгән дөнья классикларының тәэсирен аның иҗатында сиземләргә мөмкин. Кайберәүләр Р. Гатауллинны. нигездә, мәхәббәт җырчысы дип бәялиләр. Ә ачырак теллеләре «сөю-гыйшрәт турында тагын күпме язарга була» дип тә җибәрәләр. Ләкин болар поэзиянең асылын аңламаудан гына килә. Рәдиф Гатауллинны һич тә мәхәббәт турында гына язучы диясе килми. Аның тирән фәлсәфи, һәр кешене уйландырырлык шигырьләре аз түгел. Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп, төрле илләр үтеп, шулай да бирдең алмаз телебез ачкычларын, бабамнарның газиз тавышларын ишеттердең ннчек Тукайга?! (Татар китабы» ) Яки: Биек булу — жвңел язмыш түгел, мкса. Сөембикә манарасы* Нигезе халык күңелеидә булса гына Нык торадыр баганасы («Биеклеккә карап» ) кебек юллар халык язмышы белән борчылып, аның өчен яныл-көеп яшәүче шагыйрьне күз алдына китереп бастыралар. «Кала» исемле шигырьдә шагыйрьнең туган җире белән аерылышу вакыты сурәтКала туган туфрак, кара! Бәрәкәтле, дымлы, кара. ата бабам тире анда — Ата-бабалар җире булган туган яктан китү авыр. Мөмкин булса, ул анда мәңгегә калыр иде. Юк, болар һич тә тема актуальлеген күздә тотып кына язылган шигырьләр түгел. Болар — күңелдә кристаллашкан, җан теләгән, вөҗдан кушканнан туган юллар. Җыентыкта шагыйрьнең сөйгәненә багышлаган «Идел-йортка чакыру» дигән әсәре бар: Ш эяжә. .. чакырам сине илемә, Иделемә Күр барысын да’ Кайт әле син көткән жиренә. туган телеңә, халкың күңеленә, моң күленә' Шагыйрь һич тә әллә нинди катлаулы сурәтләр эзләп азапланмый. Гап-гади сүзләр Ә шуларда күпме җылылык, халыкка күпме ихтирам. Шигырьдә сөю хисләре халыкны борчыган, уйландырган мәсьәләләргә килеп тоташа, бергә үрелеп китә, димәк, хис һәм фикер синтезы барлыкка килә. Р Гатауллинның күп шигыро- ләренә шул сыйфат хас. Шуңа күрә монсы — фәлсәфи, монсы — мәхәббәт турындагы шигырь дип, катгый рәвештә бүлү дә кыен була. Әлбәттә, Р. Гатауллинның мәхәббәт лирикасы хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле урын тота. Яшьләргә хас хыял-омтылыш- лар шагыйрьнең мәхәббәт шигырьләрендә табигый рәвештә сурәтләнә. Шагыйрь һаман яшь, һаман ярсу. Аның уй-хисләрен син үзең дә кичергәнсең һәм кичерәсең, тик шигырь юлларына гына сала алмагансың. Шигырьне укыгач, хәтер чоңгылында яткан хатирәләрең хәрәкәткә килә. Ул чакта сиңа шул шигырьдән дә кадерлерәк нәрсә юктыр кебек тоела. Ярат табигатьне! — Мине ярат,— димим Ә табигать үзе юлларында Очраштырыр беркен безне! Аңлашырбыз, шикләнмим мин («Мине ярат.— димим сиңа» ) Яисә: Аирель булып килдек, юк, май түгел, мәңге миңа апрель булып кал. мәңге шулай якты булсын кичләр, сабый яшьле булсын болытлар. Апрель булып кал син! (Кал жырымда, апрель булып кал син! •) Табигать—шагыйрь өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, шигъриятнең яшәү ысулы. Р. Гатауллин элегрәк язган шигырьләрендә табигатькә, аның предмет-күре- нешләренә мөрәҗәгать итә. Шагыйрьнең ассоциатив фикерләү үзенчәлеге дә нәкъ менә шунда чагыла булса кирәк Китапка кергән иң яхшы әсәрләренең һәрберсендә диярлек табигатьтә булган күренешләр образ итеп алынган. Мин дә, мин дә шундый бер гел, чибәр. Чәчәк әттым — йөрәк ашкынды Синең алда жилдәк бөгелгән бер Чәчәк итеп идем башымны. («Ничә тапкыр инде йөрәк мине..») Әлбәттә, мондый алым романтик шагыйрьләргә гомумән хас нәрсә. Бу тип шагыйрьләр үзләренең эстетик идеалларын кеше җаныннан, табигатьтән эзлиләр. Ачуланып, тамырларың өзделәр .. Ә гөлләрем үлмәделәр, гел кояшка үрләделәр (Сии янымда идең ) («Ачуланыв. тамырларын өзделәр...*) Күренгәнчә, шагыйрь кеше күңелендә була торган уй-кичерешләрне. үзгәрешләрне табигать күренешләре аша күрсәтә. Табигатьтән күңелдә яшәгән тойгыларга туры килә торган яки контраст булган хасиятләрне эзли. Тик Р. Гатауллинның соңгы еллардагы иҗатын күзәтеп чыккач, шул күзгә ташлана; шагыйрьнең элеккеге фикерләү рәвеше, шигъри алымы үзгәреш чорын кичерә. Шигырьләрдә абстракциягә, хикәяләүгә омтылыш көчәя. Шуның белән бергә әсәрләренең күләме арта, әмма күләм зурлыгы һәрчак фикер зурлыгына китерми, һәм шулай ук ялгызак исемнәрне кирәгеннән артык күп куллану да шигырьнең тәэсир итү көчен киметә. Париж Эйфель манарасында мин. ячлык болгыйм бүген. Ул яулыкка — Эйфель үзе, Версаль. күперләре белән Сена — гүя Париж төшкән (Казан сурәте ясалган яулык ник юк’’— Җилфердәтер идем аны биектән') Бу юллардан шигъри мәгънә табу читен, әлбәттә. Шагыйрь иҗатының кыен бер чорын кичерә кебек Ләкин болар һәммәсе дә табигый һәм зарури күренеш. Р. Гатауллин, гомумән, эзләнүчән, экспериментлардан курыкмаучан булуы белән аерылып тора. Шундый эзләнүләр нәтиҗәсендә генә татар шигърияте сыйфат үзгәрешләре кичерә алды да. Хис-экспрессия белән билгеләнә торган хасиятләр янәшәсендә рациональ башлангычның да Р Гатауллин иҗатында үзенчәлекле яңгыраш табуын күрәсең. Соң1ы вакытта шагыйрьдә рациональлеккә омтылыш сизелерлек көчәйде («Халкым белән», «Җирдә тагын нинди өн?..». «Ирон файдыр», «Европада татар шагыйрьләре» циклы һ. б). Ул әлеге ике башлангычны синтезлау юнәлешендә туктаусыз эзләнүләр алып бара — иҗатының фикри куәтен арттырырга, тирәнәйтергә омтыла. Деньяда бара торган вакыйгалар, үз халкының язмышы, әхлакый мәсьәләлер шагыйрьне торган саен ныграк уйландыра, дулкынландыра. Шагыйрь эзләнә, үзгәрә. День я үзгере. йолдыздан да заман җиле исә...