Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙЛӘНЕП КОШЛАР КАЙТКАНЧЫ

... Хәсрәтләрең үз өстемә алаем, Юл караем, сабыр итче, ата йорт~ А л ы к о л. абигатьнең кодрәте инде — ниндидер бер хәбәр килгән төсле, билгеләнгән көне, тиешле сәгате жит- кәч, канатлылар күч булып, башка якларга очып китәләр, һичкайчан үзгәрми торган бер гадәт, га- жәеп тотнаклы бер канун бу... Кыш буе Эссе Күлгә сыенып жан саклаган казлар, үрдәкләр менә хәзер — яз башлангач — ерак якларга, төньяк тарафларына китәргә жыеналар. Күлне тирәли кысрыклаган тауларның ышык жир- ләрендә дә, ачык төшләрендә дә калын кар, күгел- жем боз катлаулары һаман кимемичә ята бирүләренә карамастан, теге биек-биек кыяларда ачы караңгы чырайлы салкын болытлар хөкем сөрсә ләр дә, бүген яисә иртәгә ерак-ерак юлга чыгасыларын сизеп, кошлар бергә җыелалар, өер-өер булып төркемләнәләр, кыйгак-кыйгак итеп сөйләшәләр, аңлашалар. Бер ишеләре тау итәге буйлап, икенчеләре күл өстен иңләп очалар, ярышалар — шулай ыгы-зыгы килеп канат чыныктыралар, ерак юлга әзерләнәләр. Аккошларның кыйгаклаулары да «бүген-иртәгә, бүген-иртәгә» дигән сыман язның тонык, жилектергеч саф һавасында әллә ничек серле, дәртле яңгырыйлар. — «Бүген-иртәгә, бүген-иртәгә!» Бүген яисә иртәгә, насыйп булса, күктә зур сәяхәт башланачак... Тау сыртларындагы карларның җуела барулары кошлар өчен яз сәфәре башлануга тагы бер ишарә. Ләкин күк буйлап биек-биектә никадәр очсалар да, кунасы урыннары бары бер җир генә бит. Алда — катлы-катлы булып күккә таба сырышкан таулар арасында — Буом капкасы, аннан ары, төньякта. Тугызком — киңТалчөй үзәне. Анда кар тәмам җуелып бетеп, җир яшәрә башлаган инде. Аннан соң иксез-чиксез киң, иркен сахралар. Менә шундагы эреле-ваклы язгы күлләр күчмә кошлар өчен әзрәк туктап тамак ялгап алырга да, хәл җыеп китәргә дә иң җайлы, гел әзер урыннар. Моннан соң Сырдәрья буйлап очып, Арал диңгезендә бер туктап көч җыячаклар, аннары тагы көнетөне оча- оча, сагындырган олуг Идел дәрьясына җитәчәкләр. Хәйран Идел, күктәге йолдызларның агымы сыман, аның башы кайда да, төене белән очы кайда?! Кошлар килеп җиткәнче бу хан-дәрьяның үзәне бозлы ташкыннардан арчылачак, һәм ул аларны киң, иркен-имин кочагын ачып, җылы каршылаячак. Иделгә койган елгаларның санын кем белә? Ярлары буйлап никадәре киң болыннар, тын тугайлар, калын камышлы сазлавык, мәлдер сулы инешләр... Суы да мул, ризыгы да мул... Күз ачып йомганчы якты җәй узып, яшь бәбкәләр дә үсеп җитеп, аларның канатлары катып өлгерәләр. Яна үрчемнәрен ияртеп, кошлар җилләр сызгырып, салкыннар төшү белән тагы Эссе Күлгә кайталар. Сагынып, зар-интизар булып кайталар. Сагынмаган кая! Салкын кышка исе дә китмичә җәйрәп ята торган тау диңгезе — туңмас Эссе Күлне табигать гүяки бары шуның өчен — авыр кыш уздырып нәсел сакларга кошлар килеп сыенсын өчен генә яраткан сыман. Кырыкка төрләнеп ажгыра торган кышкы бураннарда аның тын култыкларында ышыкланып, көн ачы- ф лып, һава тынуга кымырҗып кына ятучы суның өстен каплап, киң көтүлекләрдә утлап йөрүче терлекләр сыман иркендә, иминлектә яши бит бу кошлар! Бу мәрхәмәтле күлнең хикмәте дә әйтеп бетергесез — бөтен җир-суларның барсы да бозга әйләнеп, шәфкатьсез салкын ташка әверелгән чакларда да ул күгелҗем дулкыннарын биетә-биетә нурланып, сихри төсләр белән төрләнеп, тыныч кына ята бирә бит! ...Шулай, тагы бер кышны баштан кичереп, каз-үрдәкләр ерак юлга китәргә җыеналар. Көзен үрчеп, күбәеп, янә кире кайтырлар алар. Кышны уздыргач тагы еракка китәрләр... Дөнья дигәнең менә шул гел бөтерелеп тора торган хәрәкәттән гыйбарәт икән ләбаса... Хәят та бит менә шундый тынгысыз хәрәкәттән тора, бер-бер артлы алмашып, бихисап күп көннәр уза, туктаусыз уза. Шул исәпсез көннәрнең берсе. Тарих төшенчәсе белән унҗиденче гасыр. Адәм өчен гомернең бер мизгеле. Кошлар өчен язгы сәфәр алды... Күл бүген ял иткән сыман изрәп кенә тып-тын ята. Кымырҗып, беленербеленмәс тирбәлгән вак дулкыннар өстендә әллә нинди серле чаткылар чәчрәтеп, кояш нурлары биешә. Күлнең башы да, ахыры да бик ерак; әйләнәтирә буш, тын; ниндидер эш белән шөгыльләнгән кешеләр дә, утлап йөрүче терлекләр дә күренми. Бөтен тирәне текә таулар сырып алган, уртада — су, өстә — күк. һичнәрсәгә исе китмәгән, бөтенесеннән хәбәрсез яткан ваемсыз дөнья; тыныч, имин дөнья. Бары вакыт-вакыт очып узган каз-үрдәкләр генә күзгә чалынып кала, бары шуларның гына өзек-өзек тавышлары яңгырый. Баядан бирле яр өстендәге куаклыкта киселгән коры-сарыларны үгезгә төяп мәш килгән тире чабаталы, кайры тунлы ике яшүсмер малай бу ваемсыз тыныч дөньяны менә хәзер генә күргән, аның хозурын бары шушы мәлдә генә тоя башлаган шикелле әйләнә-тирәгә карап сокланып торалар. йөк төялгән үгезләрен торган җирендә үк калдырып, су буена, нәкъ сары комлыкка килеп бастылар. Күлнең күңел тойгыларын оетырлык серле тынлыгына исләре китеп, шулай озак-озак сүзсез тордылар. — Балтаң канда? — диде олырагы, үзе биленә кыстырылган балтаны капшап куйды. Икенчесе, олысына охшаган коңгыр чырайлы юантык малай, буы чыгып торган тирле бүреген салып, «ә-әнә, тегендә», дигәндәй үгез тарафына ишарәләп күрсәтте. — Югалтасы булма, кара... — диде абыйсы эре генә, учын күз өстеннән алмаган килеш. — Күл бүген кояш кебек ялтырын Малайлар тагы беравык шулай тын тордылар, аннары тубык тиңен- . тен ком кичеп, үгезләре калган төшкә таба юнәлделәр. Нәкъ баш очларыннан һава сызгыртып казлар төркеме очып узды. Озын муеннары төз сузылган, канатлары җилпенгән саен һава киселеп-киселеп киткән сыман була; түбәннән очканга коңгыр түшләре, ак бөерләре, кын кызыл тәпиләре бик ачык күренә. «Әй-әй!» — диеп, малайлар да кулларын болгый-болгый, куып җитәр төсле җилкенеп, казлар очып барган тарафка йөгерделәр. Кечерәге, томырылып чапкан килеш, иске бүреген башыннан йолып алып, казлар артыннан күккә чөеп җибәрде. Җитмәде, әлбәттә. Шулай да ул бик сөенде. Үзенең башы карбыз кебек түп- түгәрәк. күзләре елтырап яна; шабыр тиргә баткан, ком ерып йөгерүдән тыны кысылган. т «к. У • A* ia. ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ ф ӘЙЛӘНЕП КОШЛАР КАЙТКАНЧЫ.. 97 — Иләман, — диде еш-еш сулап янәшә килүче абыйсы, — синең дә шундый канатларың булса, нишләр идең соң? — Минме? Мин... — очып барган кошларга төбәлеп караган Иләман җавап бирә алмады.— Ә үзең?.. Син үзең нишләр идең соң? — Ә мин әкияттәге алтын лачын шикелле томырылып очып, Кара шәһәрдәге ханның кызы Айганышны алып качар идем. — Ва-ай әкәмәт... — энесе мыскыллап көлергә дә, гаҗәпләнеп сокланырга да белмәде, черт иттереп төкереп куйды.— Ул нәрсәгә хаҗәт соң?.. — Ханның кызын алсаң, жүЛәр, үзен дә хан буласың бит!—дип, абыйсы эре кыяфәт белән аңлатма бирде. Иләман сүзнең асылына барыбер төшенмәде: — Булмасам, ни булган ди!.. Әгәр минем канатым булса иде, мин... — малай маңгай тирен сөртеп алды, — хәзер үк Талчөйгә очып барып, Куйчыман абыема ияреп, уйратлар белән сугышыр идем. — Кара моны, сугышам дигән була бит тагы!—дип, олы малай аны үчекләргә тотынды. — Абый юлга чыккан чакта җиңгәмнән биш тапкыр уздырып елап, аның артыннан кем йөгерде соң? Тукта дигән сүзгә колак салмыйча, хатыннардан арттырып үксүче син түгелме соң?! Сугышыр идем, имеш!.. — Бер мин генә еладыммы әллә? — Иләман кызарып, бүртенеп чыкты.— Әтием дә елады... Ә башкалар еламадылармыни?! Куйчыман абыем үзе дә елап җибәрде!! — Аны син елаттың, синең елавыңа карап, түзә алмыйча елады ул! Иләман жавап бирмәде, бәхәстә җиңелгән кеше төсле түбән карады. — Әгәр син булмасаң... — дип, Торман олы агалары Куйчыманны акларга теләгән сыман тагы бер кабатлап куйды. Шулай да, энесенең мескен кыяфәтен күреп, әлеге хатын-калач зар елап, ир-егетләрне сугышка озаткан шомлы көннәрне исенә төшереп, үзе дә юашланып калды, авыр итеп көрсенде.— Мин дә сугышка барырга теләгән идем, тик яшең җитмәгән әле дип әйттеләр... — Әйдә, кайтыйк инде... Абыйсы эзләреннән басып атлый-атлый юантык малай күңел түрендәге уен әйтеп куйды: — Әнә, әтием сөйли бит, борынгы заманнарда безнең ише малайлар да яуга каршы сугышка барганнар дип... — Ул бит борынгы заманда, — Торман үкенүле кыяфәт белән көрсенде. — Ә безнең борынгылардан нәрсәбез ким соң? ■— Әтәчләнмә әле, җенемне чыгарып!.. — Җен синдә генәме әллә?! Ике малай тагы бер-берсенә акаеп карап тора башлады: — Бар әйдә алайса! Чап Талчөйгә карап — уйратлар сине генә көтеп торалар ди, бергә-бер сугышырлык батырлары килмәгән дип!.. — Барырмын да!—дип, Иләман да тиз генә бирешергә җыенмады. Утын төялгән үгезне берсе җитәкләп, икенчесе арттан әйдәп, ике малай юлга төштеләр — тау култыгындагы кышлак-авылларына таба юнәлделәр. Төшке кояштан эри башлаган карлы юлдан үгез тая-тая көчкә генә атлый иде. Бер кадәре вакыт үгез артыннан тын гына барган Иләман тагы телгә килде: — Торман, — диде ул, абыйсына ишетелерлек итеп, — сөңге тотып сугышырга ярамасак та, Талчөйгә олау маллары илтә алыр идек бит» әйеме? — Нинди олау маллары тагы?! — Дөяләрне әйтәм! Яуга китүчеләр өчен азык төялгән дөяләрне... — Ул дөяләр үзеңне чәйнәп ташласалар?.. — Чәйнәми торсыннар әле! — Ике чәйнәрләр дә бер генә йотарлар... — Йотмый торсыннар әле! — Әллә синнән куркыр дисеңме? Синең төшеңә Манас керүен алар кайдан белсен ди! " Ачуы дөрләгән уттай кабынган Иләман, тез тиңентен кар кичә-кичә, абынасөртенә йөгереп, абыйсы алдына чыкты да, тегенең якасына ябы- ♦ шып, зәһәрле пышылдады: — Әгәр тагы да сиңа серемне әйтәсе булсам, кадалып китим, йәме?! Энесенең жиңелгән чакта да йодрыклашып алырга күп сорамый торган гадәтен яхшы белгән Торман бу юлы артык карышмауны хәерле тапты: — Ярар, бетте, бетте, шаярдым гына бит, җүләр...— дип, елмаерга ашыкты. — Сереңне ят кешегә әйтмим ләбаса... Карале, ул төшеңне абыйның үзенә сөйләп, аңардан юратып карарга кирәкмәс микән? Моңлының хәлен зарлы гына белә диләр бит, бәлки мәгънәсен әйтер... — Әллә куркыр дисеңме мине? Сөйләрмен! Кайтыр юлына каршы чыгып, төшемне бәйнә-бәйнә сөйләп юратырмын, менә күрерсең, онытма, йәме! — Тәңре боерса диген, тиле, насыйбы булып, исән-имин күрешсәк диген, — дип, Торман тәҗрибәле картлар шикелле, үрчәләнгән энесенең сүзләрен бүлдерде. — Әйе, боерса... — диде Иләман эчтән генә пышылдап. Аталары Сәңербайның һәр вакытта «тәңре боерса», «насыйп булса» диюләренең буш сүз түгеллеген, тормышта аларның үз урыны барлыгын менә хәзер генә аңлаган, ләкин шулай соң аңлауларыннан бераз курыккан төсле, малайлар эчтән генә аптырашып, астыртын гына шомланып, өнсез-тынсыз бардылар. Әйе, бары насыйбы булып, исән-имин күрешсәләр генә. Әгәр башкача килеп чыкса?.. Күк үгезне җитәкләгән малайлар шулай өнсез-тынсыз атладылар. Әлеге сүзләрнең чын мәгънәләренә алар тәмам төшенеп җитмәделәр, әлбәттә. Мәгәр нәкъ менә шушы мизгелдә, күк үгезгә утын төяп барган чакта, алда әллә кайларда әллә нинди язмышлар булуын, кешеләрдән өстен әллә нинди көчләр ярдәме белән шул язмышлар төрлечә хәл кы- лынуын сизеп, тоеп, үзләренчә юрап, өмет итеп, шомланып, төеннәре чишелмәс уйларга төренеп бардылар алар... Моннан дүрт көн элек Аксолтан-кашка 1 2 җитәкчелек иткән Күл буе кабиләләренең чирү-яраннары. бер зур «кул» булып 2 , Буом тарафына юнәлгәннәр иде. Рәт-рәт булып тезелгән хисапсыз күп кораллы җайдаклардан соң йөк төялгән атлар, дөяләр кәрванын каулап кушчылар төркеме дә юлга чыкты. Иләманның «олау маллары» дигән сүзе менә шулар хакында иде. Торман һәм Иләманның олы агалары Куйчыман, авылдагы тагы башка ир-егетләр шул көнне атка атланып, зар иңрәп елаучы хатын-кызлар, дога укый-укый гөрләп фатихалар бирүче олылар белән саубуллаша-саубуллаша, иләсләнеп аяк астында буталучы малай-шалайлар төркемен беркадәр ара үз артларыннан ияртеп, хәтәр юлга чыкканнар иде. Әйтелеп бетмәгән изге теләкләр, бирелеп өлгермәгән ихлас фатихалары .булган ак сакаллы картлар да шактый җиргә хәтле ияреп бардылар, күңелдәгеләрнең бөтенесен дә бәйнә-бәйнә әйтә алмаулары өчен үкенеп бетә алмадылар; тояклар белән җир уеп ат бнетә-биетә, хәтәр сәфәргә чыккан чирүләр артыннан куып җитә алмаулары өчен әрнеделәр, калган теләк-фатихаларын, акыл-кнңәшләрен арттан баручы йөк кәрванындагыларга әманәт итеп тапшырдылар... Пөк кәрваннарындагы кешеләрнең күпчелеге нсә моңарчы үзәндә куй көтеп йөрүче буйчанрак малайлар, әле өлгереп җитмәгән яшь егет 1 Кашка — берничә кабнләнен башында торган өлкән би. 2 К у л— борынгы төркиләрдә зур чирү берләшмәсе, армия. ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ ф ӘЙЛӘНЕП КОШЛАР КАЙТКАНЧЫ.,, ләр яки сакаллары агара башлаган картрак ирләрдән гыйбарәт иде. Башка вакытларда аксакаллар аларга исәнме-саумыдан артыкны әйтеп тә тормаслар иде, ләкин бүген менә шулар да әллә ничек батыр, солтанатлы булып күренделәр. Хәтта шуларның атлары, дөяләре дә ничектер күңелгә бик якын тоелдылар — аларның маңгайларыннан сыйпадылар, муеннарыннан кочтылар: — Исән барып, исән кайтыгыз, малкайлар, аякларыгыз җиңел булып, ак юл белән сөенечле җиңү хәбәрләрен алып кайтыгыз! — дип, күз яшьләре аша ялвардылар. Менә шуннан бирле яуга китүчеләрдән бернинди хәбәр юк. Бүген бишенче көн инде. Нәкъ шул көнне үк, ягъни Күл буендагылар яуга атлаган көнне. Атбашы ягыннан алып, Кучкар-Ата белән Җомагол кыргызлары да Шамшы үткеле аркылы Талчөйгә таба сәфәр чыккан дигән хәбәр иреште. Ул тарафларда оешкан чирү кулына, имештер. Саяк-Чн- рекләрнең баш бие Буржук-кашка үзе җитәкчелек итә икән. Талчөйдәге Чуңбагыш, Күкугыл, Сарыбаш дигән зур кабиләләр дә хәрәкәткә килгәннәр. Аларның баш,бие мәшһүр Субатай-кашка. Ил өстенә үрмәләп килүче уйрат-жоңгарларны кыргыз җиренә кертмичә, баштан ук маңгайларына сугып, чигереп ташларга кирәк дигән фикерне менә шул Субатай-кашка әйткән икән. Ил-йорт өстенә бәла-каза килә, бергә җыелыйк, кыргызлар, көчне бер кулга туплап, бердәм булыйк дип, халыкка оран салучы да шул икән. Субатай-кашканың Ширбәк, Асылбәк исемле менә дигән ике баһадир улы бар диләр, чирү кулларына шулар баш, имеш. Ерак таластагылар каршы таудан тиз генә ашып килә алсалар, шул Субатайкашкага кушылачаклар икән. Тагы әллә ни хәтле имеш сүзләр... Бөтен уйратлар бергә җыелганлыктан, җонгарларның чирүләре исәпсезсансыз икән диләр. Яулап алган, буйсындырып торган җирләренең дә игечиге юк, имеш: Алтай-Хангайлардан башлап, юлдагы барлык илләрне, бөтен халыкларны көч белән үзләренә буйсындырганнар, баш имәгәннәрен канлы кылычтан кичереп, кырып-җуеп ташлаганнар, җирләрен, мал-милекләрен басып калганнар. Шулай кырып, себереп, йотып, мәрхәмәтсез ут шикелле юлда очраганның барысын да ялмап. көчәйгәннән көчәеп, коточкыч янгын төсле ябырылып килә диләр ул җоңгарларны. Башлыклары Элә буендагы өләт кабиләсеннән чыккан Бока-нуйон, аның улы Миргән-хунтайшы дигән кансызлар, тагы әллә никадәре зайсаннар икән. Көмеш акча суга диләр, әгәр берәүнең кулында кытай акчасы күрсәләр, шунда ук ул кешенең башын чабып өзәләр, имеш... Менә алар хәзер казакъларның, кыргызларның җирләрен яулап алырга җыеналар икән. Узган елы уйратларның гомум корылтаенда казакъкыргызларның җирләрен әлеге өләт улусына бүлеп биргәннәр ди. Димәк, бу җирләрнең барсы да олуг Җоңгар дәүләтенең бер өлеше булырга тиеш икән... Әнә казакъларны ничек пыр туздырып кырып, ташладылар... Каршы торырлык көчләре калмагач, илбасарлар белән очрашудан баш тартып йөриләр ди ул казакъларны. Ярый әле, аларның җирләре киң... Хәзер нәүбәт кыргызларга җиткән икән. Әле Бока- нуйонның узынган улы Миргәнхунтайшы. имеш, «шул кызы талак бу- рутларның 3 ташларын талкан итеп, ирен — кол, хатынын — көң4 кыл- масам, атым үчсен!»—дип әйтә икән ди. Шулай имеш-мимешләрнең чиге юк... Хәер, эшкә ярарлык ирләрне яуга озатып, авылда калган карт-коры, хатын-калач, бала-чаганың авызыннан мондый нмеш-мимешләрдән башка нәрсә чыксын тагы?! 3 Бурут—кыргызларның калмыкча исеме. 4 Кең—кол хатын-кыз (кәнизәк). Котлары алынып курыккан халыкның ятса да, торса да уйлаганнары гел шулар, көткәннәре исә Талчөйдән бер хәбәр иде. Тик Күл буена шылт итеп бер нәрсә дә ишетелмәде. Бүген бишенче көн инде. Ни булды, ни булачак, — беркем бернәрсә белми. Уйратлар кайда? Кыргызлар нишлиләр? Очраштылармы, юкмы?.. «Я тәңрем, үзең кулла! Ата- бабаның әрвахы, үзең мәдәт бир!» — дип, өрәкләре очкан кешеләр юл ♦ күзәтәләр, берәр җайдак-мазар күренмәсме днп, ерак-еракка төбәләләр, сөенче сораган тавыш яңгыравыннан өметләнеп, колакларын тегәләр; Э тукта, яман хәбәр килеп, ил өстен елау-сыктау капламагае днп, шом- = ланып калалар, шунда ук уй тезгенен яхшы якка таба тарталар; ләкин * җиңелеп калуның ихтимал икәнлеген искәреп, ил өстенә киләчәк бәла- 3 казаларның күләмен чамалап, коелып төшәләр. Авыр уйлар җилкәдән * басып, йөрәкләр сызлый, нигә соң һаман хәбәр юк дип, күңелләр шом- < лана. Берәүләре шулай хәвефләнәләр, куркалар, уй-хәсрәтнең очына 5 җитә алмыйча газапланалар; икенчеләре исә, болай соңгарулары бәлки 5 хәерлегәдер, яулар бер-берсен күзәтеп, ихтимал, сугыш башламаган- = нардыр әле днп, юанып, үзара юатышып йөриләр... Әлеге ике яшүсмер Күл буенда кышлый торган Бузуй ыруының ® Туры Айгыр дигән авылыннан иде. Аларның әтиләре Сәңербай кирә- ° гәче 5 әүвәл бик ачык чырайлы, көр күңелле җор кеше иде, тик соңгы * елларда йөрәк чиренә сабышты, шуңа күрә хәзер бердә сау, бердә £ сырхау булып, нурсыз чырай белән эленепсалынып көчкә генә йөри. = Шулай да, һөнәрле үлмәс дигәндәй, ил эчендә абруен югалтмыйча, ят- * дошманга сер бирмичә, үз көнен үзе күреп, үз өенә үзе баш булып килә £ әле. Үзеннән көч киткәч, әгәр җүнле булсалар, эшеңне балаларың дәи. вам итәләр. Сәңербай кирәгәченең уллары да өметле генә башлап җи- * бәргәннәр: яшьтән үк барысының кулы эшкә күнегеп үсте, шуңа күрә ® хәзер ипле бармаклары агачка ябышып кына тора. Шулай булуы табигый да, чөнки боларның ата-бабадан кала килгән кәсепләре агаччылык, ягъни агачтан кирәгә, уык, ияр, утыргыч, аннан калса ыңгырчак, савыт- саба кебек каты-корылар чабып ясау иде. Хәзер дә шул кәсепләре белән көн күрәләр (шунлыктан Сәңербайның исеменә «кирәгәче» дигән койрык тагылып калган). Бер иске тирмә — махсус остаханәләре. Ил күчкән чакта сәңербай- ныкылар да, үгезләренә төрле агачлар, озынлыкыскалы кискәләр белән балта-пычкы кебек әсбапларын төяп, күчкә иярәләр иде. Хәтта тегермән ташы кадәре дәү махсус ташны да дөягә төяп алалар. Сөйләүләренә караганда, яшь чагында Сәңербай кирәгә, уык бөгәр өчен кирәкле әлеге зур ташны бер үзе генә күтәреп, чүгеп яткан дөя өстенә ялгызы сала торган булган, имеш. Иртәдән кичкә хәтле кулыннан кечкенә балтасы төшмәс. Башкалар ат менеп ил гизгән чакта да, туй-тумалакта күңел ачып, бәйрәм-җыен- да сәйран итеп йөргәндә дә кирәгәче башы эштән чыкмас. Кайчандыр берәү аңар: «Сәкә, ходай каргаган төсле балта пычкыларыңнан аерылмыйсың, аларны кочаклап та ятасың бугай», — дигән икән. Моңа каршы Сәңербай: «Нишлисең, эш бетми бит», — дип җавап биргән. Теге дә чигенергә теләмәгән: «Эшли бирсәң эш бетмәс ул, хуп диеп, башыңны үзең иеп торгач, камыт киертүче күп булыр, үз убалың үзеңә, оста!»— днп әйткән. Шунда Сәңербай: «Әгәр^мнңа эш чыкмый калса, илгә дә яхшы булмас...» — днп, табышмак белән җавап биргән. Бу нәрсәсе та 5 Кирәгәче — тнрмәнеи агач каркасларын ясый торган оста (кирәгә —киез өйнең агач рәшәткәле стена өлеше, уык —гөмбәз өлеше каркаслары, тнрмәнен ни түбәсенә, ягъни төнлеге бар гөмбәз очына «чапрак» днп әйтәләр). гы дип, тыңлап утыручылар гаҗәпкә калганнар. Ләкин кайсыдыр бер авылның олы аксакалы, моның хакында ишеткәч, баш кагып: «Әйе, кирәгәче бик дөрес, хикмәтле сүзләр әйткән», — дип, аның фикерен җөпләгән икән, һәрхәлдә, шушы тирәләрнең барсында Сәңербай ясаган тирмәдә тормаучы бер кеше дә юк диярлек. Дүрт канат кирәгәдән җыелган кечкенә генә куыштан алып, унике, ундүрт канаттан торган, чапрагына күтәрелеп караган чакта түбәтәең җиргә төшәрлек биек, нәкъ акбашлы таулардай дәү, мәһабәт тирмәләргә кадәр, хәтта кунак өе, ашханә, кияү тирмәсе шикелле махсусларына хәтле — барысы да аның кулыннан чыккан. Сәңербай кирәгәче менә шундый кеше. Каты кышта авыр йөк астында ябыгып какчаланган алып бәдәнле ата дөя шикелле, кул-аяклары озын, буе биек, баһадир гәүдәле кеше ул. һәр бармагы буынтык- буынтыклы камышны хәтерләтә. Гомер буе балтасын селти-селти алга таба иелеп утырудан аркасы бөкрәя башлаган. Елдан-ел шул бөкресе зурайганнан-зурая бара. Моны күргән саен хатыны Киртулгаунын, ирен кызганудан, йөрәге әрни; аның әле күптән түгел генә сөлектәй сылу, имәндәй таза бәдәнле егет булуын искә төшерә; кешегә ишеттереп әйтмәсә дә. эчтән генә: «И-и бу гомер дигән хәйран нәрсә, күз ачып йомганчы узып та киткән бит!» — дип, көрсенеп куя. Шулай да анын белән уртак уздырган тормышы өчен үкенми ул — картаймас кеше буламыни... Чыннан да, Сәңербайдан тапкан — теге барган җирләрендә котлы урынга ия булып, итәк-чабуы киңәйгән ике кызын исәпкә алмаганда да — менә дигән өч егете ни тора! Аларның олысы Куйчыман ирҗитеп, кеше рәтенә басты, хатын алды; төпчеге Иләман да күзгә күренеп үсеп килә. Боларның барсы да ана өчен сөенеч кенә, әлбәттә. Егетләр таза-сәламәт, көчле рухлы булып, үз акыллары белән үсәләр. Бигрәк тә Куйчыман атасына охшаган, җиңгәләре аңар «торна егет» дип исем куштылар. Нәкъ атасының егет чагын хәтерләтә: шундый ук дәү гәүдә, сурайган озын буй... Хәер, «сураю» дигәннең дә бер вакыйгасы бар әле. Узган җәйдә шушы авыллар арасында йөрүче бер шалдыр- шолдыр акын булмышы, кымызга исереп утырган чакта, Куйчыманны мактап, ике-өч авыз җыр җырлагач, Киртулгау карчык аңар бер бәрән биреп җибәргән иде. Әлеге җырчы кисәгенең әйткәннәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: Һай бу егет зурайган, Буе үсеп сурайган, Үзе торна аталган,— Белдегезме, җиңгәләр! Ул басса — жир калтырый, Ияр чапса — ялтырый, Ә кирәгә — шалтырый; Сәнербайлар ясаган Тирмә күккә терәлгән.— Чаңрагына карасак. Түбәңдәге түбәтәй Җиргә төшеп китәчәк! Илләр гизеп йөрдем мин. Күп осталар күрдем мин, Осталыгы ягыннан Сәңер байга кем житә?! Аның улы Куйчыман, Балтасы шәп көйләнгән; Тагы да бер һөнәргә Бу Куйчыман өйрәнгән: ' Тайәкә—ана яктан ир кардәш. Атадан калган «Манаоны Гөрелдәтеп сөйләргә. «Манас» әйткән чагында Гөрләп сулар аккандай, Көче ташый күкрәктә,— Үзе ерак чапкандай. Даны китте ян-якка — Бөтен кыргыз иленә, Япь-яшь кенә бер егет Бөтен илгә беленә! Тайәкәсе 1 Ирәгол, Манасчының зуры ул; Шуны яхшы белегез: Сулы җирдән су чыгар.— Авызлык чәйнәп чапса ат, Бәйгедә алга шул чыгар Ташып чыккан чагында Көч атасын танырмы? Зур манасчы Куйчыман Безне телгә алырмы?.. Ана күңеле башкача икән: өйдәгеләр «әйдә, әйдә, әйт шуны!» дип ♦ шаркылдап көлешеп, күпертелгән мактау сүзләрен шунда ук оныткан ® булсалар, Киртулгау карчык әлеге такмакларны зур мәгънәле сүзләр ° кебек кабул кылды — атка атланып китәргә җыенган әлеге җырчы сы- < ман нәмәстәнең алдына ияргә бер бәрән салып бирде: «Авызыңа бал s да май, кадерлем, әйткәннәрең килсен!» — дип, сөенечле каударланып £ йөрде. < Берәүнең сүзне иләк иләгәндәй сиптереп, арзанлы такмаклар такыл- « давы өчен шул хәтле итенгән әнисен Куйчыман мыскылларга тотынды: 3 — И-и, әни, эч сереңне дә яшерә белмисең бит ичмасам... х — Балам, нинди сер ул тагы?—дип. Киртулгау карчык аптырап a калды. 7 — Берәү «манасчы» дип керәле-чыгалы мактый башлауга ук бөтенләй сүтелеп төштең бит! — И-и, кит әле моннан! Ни әйтә дип торам тагы... — Киртулгау карчык чыраен сытты. — Син үзеңне уйлыйсың икән, ә мин әлеге сарыбаш шаяным өчен сөендем: эшкә ярап, күзгә күренә башлаган бит. Ничек әле, ыңгырчак чаба дип әйтәме?.. Сезгә ни, картайган чагымда мине шул төпчегем багачак әле, — дип, Киртулгау һәрбер карт ана сөйли торган сүзләрне, бары шуларга хас уйтеләкләрне кабатлады. Ул шулай әйтте әйтүен, ләкин чынлыкта исә аның күңелен йомшартып җибәргән нәрсә башка иде — ул Куйчыманның халык тарафыннан чын манасчы сыйфатында кабул кылынуы, шулай итеп, улының аякка нык басып, илгә кирәкле, аның ихтыяҗын үтәргә яраклы зур кеше дәрәҗәсенә ирешүе иде. Бер вакытта да ачып-ярып әйтмәсә дә, күз тиюдән куркып, уй-хыялын яшереп тотса да, ананың ходадан теләгәне бер нәрсә — улы өчен абруй, чын хөрмәт китерерлек игелекле һөнәр иде. Кирәгәченең улына түрәлек дәрәҗәсе, билек шөһрәте сатып алырлык зур байлык каян килсен — ни табып, нәрсәгә ирешсә дә, барсы бер үзеннән, үзенең көче, үзенең һөнәреннән генә булачак. Карты да шулай уйлады. Куйчыманның бала чактан ук узган киткән вакыйгалар белән кызыксынып, төрле шәҗәрә-риваятьләр, әнгәмә- хикәятләргә күңел биреп, картлар авызыннан чыккан һәр хикмәтле сүзгә,- гыйбрәтле хәбәргә колак тегеп йөрүен абайлаган ата аның кулын эш белән артык богауламады. Аңардан менәр өчен ат та. кием-салым да кызганмады, бәлки үзе аны халык күп җыела торган туй мәҗлескә, җыен-бәйрәмнәргә җибәрә торды: «Яле. балам, бер әйләнеп кайт әле. илдә ниләр бар икән, нәрсәләр сөйләнә, ншетеп-белеп кайт». Соңрак, көннәрнең берсендә, яшүсмер Куйчыман, башта каушап-тотлыгып, анБез генә түгел. Сәкә. Ыңгырчак чаба һаман. Үзегез уйлап карагыз. Манасчы дигән һөнәргә Ия булды балагыз. «Манао әйтер Куйчыман — Башына бәхет кунган; Әй Иләман, Иләман, Син нржнтеп барасың. Базык гәүдә, җитү буй,— Анаңда бер баласың. ♦ 3 Мактамаган кеше |ок,— Әй Иләман. Иләман. Даны дөньяга тулган! Иркәлидер гел атаң. Улларыңның һәрберсе Сиңа халык сокланыр. Е Берәр һөнәр иясе. Килеп житсә бер заман! Исән булсын улларын. Бәхет булса ходайдан 0. Сәкә. сездә үкенеч юк.— Куйчыманнан калышмас. Тагы нәрсә диясе?! Сәкә. синең бу шаян; g Олы улың Куйчыман. Аның да даны чыгар. Уртанчысы нр Торман, Халыктан алкыш явар! Иң кечесе Иләман, Киртулгау аиай. гел телим. X Анысы да, карасаң, Имин булсын дип шулар!! Е нары кызып-мавыгып, Манас хәлләрен сөйли башлагач, ата белән ул арасында бер кечкенә аңлашу булып алды. Остаханәдә гадәттәге эш белән шөгыльләнеп утырган чакта, Сәңербай очлап бетергән уыкны читкә ыргытып, улына карады: — Кичә кичен энеләреңә Манас хәлләрен әйтүеңне мин дә тыңлап яттым... Нәрсә, үзеңнән чыгарып әйтәсеңме, әллә олылардан ишеткәнеңне кабатлыйсыңмы? — Әйе, атай, ишеткәннәремне... Бик күп әйтәләр бит аны. — Шулай шул. Төш күрмәгәндерсең бит? — Юк, атай, төш күрмәдем... — Алай икән... Төш күренә диләр иде гадәттә. Хәер, үзеңә кара, тик оятлы гына була күрмә. — Нәрсә, әллә сиңа ошамыймы? — Нигә ошамасын ди, булдыр гына... Тик, улым, «Манас» бит ул бик олы нәрсә, әйтәсең икән, бөтен күңелеңне биреп, җиренә җиткереп әйт, уйнапнитеп кенә йөрисе булма диюем. — Чын күңелдән әйтәм... Аның турында уйласам гына да йөрәгем әллә нишли. Ирәгол тайәкәмдәй «Манаоны төгәл белүчеләр күземә әүлия булып күренәләр. Шулардай буласым килә. Тик куркам... — Алайса син ашыкма. Манасчы булырга бил баглыйсың икән, һәр ишеткәнеңне хәтереңә салып, күңелеңә тукып бар, насыйбы булса, бер дә гаҗәп түгел, тайәкәң Ирәгол бит... Ул да картаеп килә инде, элек дәрья да бер, Ирәгол да бер иде... Сәңербай тынып калды, аннары кинәт айнып киткән төсле кулына уык өчен әзерләнгән озын колгаларның берсен алды, күнекмеш хәрәкәтләр белән селтәнеп-селтәнеп, аның нечкә башын дүрт кырлы итеп очлады һәм икенче якка ташлады. Яна колганың очын чаба-чаба, мыек астыннан елмаеп куйды. — Синең тайәкәң минем кайнагам бит, улым, әгәр кулыңнан килеп, шуннан үчемне бер алып бирсәң... их, хәйран! — дип көлеп җибәрде һәм, сакалын сыйпый-сыйпый шаркылдап, артык түзә алмаган кешедәй ишеккә таба юнәлде. Болай көлүнең сәбәбе бар иде. Кайчандыр, Киртулгауның алмадай пешеп өлгергән, кызларның гөле булып утырган чагында, аның бөтен тирә-юньгә мәшһүр манасчы агасы ИрәгоЛ белән масаеп, хәттан тыш кәперәйгән туганнары: «Әллә нинди сурайган агач юнучыга биреп жи- , бәрәсе кызыбыз юк!» — дип, Сәңербайны байтак кимсеткән көннәр дә бар иде. Дөрес, ул вакыйгалар күптәннән тарихка күчте инде, ярлы кияү бәхеткә ирешеп, үз аякларына басты, әлеге рәнҗүләр дә бөтенләйгә диярлек онытылып өлгерде. Ләкин ул вакытта Сәңербайга гаять авыр булган иде: кызның туганнары бернинди әман-сәламгә җавап бирмичә, нәсел-нәсәбе кем соң аның, дип. төксәешеп. егетең ятим нә- мәстә икән лабаса, дип, ыржаешып, кызыбызны менә дигән җиргә бирербез әле, дип, кәпәрешеп, ары тайпылып, бире түнеп, бер дә игә килмичә газапладылар. Бары Киртулгауның. «Шул остадан башка беркемгә дә барасым юк!» — дип, кырт кистереп, биз кебек күгәреп утырып алуын күргәч, аның күңелен кыя алмыйча аптырап, үз убалың үзеңә алайса, ябынуга җитмәсәң дә, ямаулыкка ярарсың әле дип, уңга карап көлә-көлә, сулга карап елый-елый кызны бирергә мәҗбүр булганнар иде... Их, хәйран дөнья, шуннан, бирле күпме гомер узган?!. Хәер, Куйчыманның зур манасчы сыйфатында телгә кереп, җырда да | җырлана башлавы бер ата өчен түгел, бәлки кайчандыр туганнарның сүзен таптап, иң хөрмәтле агасы Ирәголның да иркенә буйсынмыйча ярлыга ябышып чыккан Киртулгау өчен дә йөз аклыгы, шунысы белән тирән мәгънәле, гаять мөһим бер вакыйга иде. Дөрес, Куйчыман яшь — барасы юлы озак, җитәсе жире ерак; картлар әйтмешли, «яшьнең эше дә яшь, алдында гел кыя таш». Элгәрге акыл ияләре бу олы юл хакында мәгънәле сүзләр әйтеп калдырганнар: иренмичә күзәтергә кирәк, шуңа күрә җиянемне монда калдырып кит, а кирәгәләреңне исә син үзең генә дә ясый торырсың әле». — диде. ' о Шулай итеп, карт тайәкәсе егеткә фатихасын биреп, аны үз янына < кабул кылды. Куйчыман чыи-чынлап атка атланды, тезген-чылбырын £ остазы кебегрәк тартып, камчысын да тайәкәсе белән бергә селтәп, чал с манасчының сыңары сыман, мең дә бер тармаклы олы «Манас» юлына < төште. " Шул көннән алып Куйчыман һәр кышын (жәйләрен исә атасына u эштә булыша иде) тайәкәсе Ирәголга ияреп йөри торган булды, ул - барган җиргә барды, ул кайтканда бергә кайтты, аның «Манас» әйтүен тыңлады, һәр ишеткәнен күңеленә тукыды һәм, бәйгегә әзерләнгән яшь ат кебек, атаклы толпар янында «буын чыныктырды»; беркадәре вакыттан соң үзе дә гөрелдәтә-гөрелдәтә җәмәгать алдында Манас вакыйгаларын сөйли башлады. Шул хәлдә көн артыннан көн уза торды. Әмма Куйчыманның чын манасчы булып өлгерүе бары узган көзне генә беленде. Ә ул көзне әлеге чал Ирәгол, әлеге зур Ирәгол. Манас-Манас дип оран салып та тавышы карлыкмаган, теле һич тә көрлекмәгән мәшһүр Ирәгол бәйгеләр чапкан олы юл белән дөньядан үтте! Төрле төштән җыелган халык Ирәголның изге сөякләрен тау өстендәге мазарга илтеп куеп, инде ат чаптыра-чаптыра елап, мәрхүмнең авылына кайтырга җыенган чакта, җайдаклар алдына дөнья^ куйган олы картның сөекле җняне Куйчыман узып чыкты һәм. ай-вай салып акырып, үкси-үкси үкереп, ат муенын кочаклап яткан килеш, авылга беренче булып килеп җитте. Егетнең бу югалтуны барсыннан да авыр кичерүен белүче кешеләр аның култыгыннан тотып аттан төшерделәр, биленнән кочып, өйгә алып керделәр. Менә шул чак Куйчыман. таякка таянып торып, олы остазыннан аерылу хәсрәтен җырга салды, үкенечен белдереп, арманын әйтте: Әрвахы изге тайәкәм. Спи идең минем олы атам.— Бер имчәктән сет имгән Кыз туганың үз анам,— Инде сине кайдан керермен!? Мескен, хәйран тайәкәм, Манас-Манас ди идең, Бетен кыргыз язмышын Өзәңге тибеп ат менмәк Абынырлык хәтәр мул, Ир-егетнең эшедер, Арттырмыйча, киметмичә Гөрләтеп «Манас» әйтмәк Әйтү Алып эшедер. и Зур егетнең эшедер. Баштан ахырга житкән— Барыр юлы чиксез юл, Чын батырның көчедер! м К Ата белән бала арасындагы әлеге аңлашудан сон тагы ике-өч ел уз- S ды. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән шөгыльләнеп йөрсә дә, ь егетнең күңелендә гел серле дөнья булды. Бер көнне ул төш күрде, ч төшендә Манас белән очрашты... Бары шуннан соң гына Сәңербай бу 2 балада, чыннан да, өмет бар икән, шулай да бер сынатып карарга ки- * рәк дип, аны кайнатасы Ирәголга алып барды, Хикмәт иясе Ирәгол 5 элек Куйчыманны якын кардәше — кадерле жияне 1 сыйфатында яра- - тып, аңар бераз өмет тә баглап йөргән булса, бу юлы эшкә бик зур § җитдилек белән тотынды: «Манас» әйтү уен эш түгел, кияү, аның база- ° ры бик зур, туры кереп, кыек китеп йөрмәсен, оят булыр; озак сынарга, ♦ Хөкем кылган би идең; Җилдә ялын тараган, Тоягын ташка кайраган Толпар кебек бер идең,— Инде сине кайдан күрермен!? Мескен, хәйран тайәкәм, Киттең безнең арадан... Әйткән сүзең хак икән: Барып яткан урының Кире кайтмас як икән,— Инде сине кайдан күрермен!? Мескен, хәйран тайәкәм, Манас иде бар дөньяң; Сайратып тел былбылын, Айгырлар да кичә алмас Дәрьялардай ургыдың!.. Аерылырмын дип синнән Уйламады угылың,— Инде сине кайдан күрермен!? Мескен, хәйран тайәкәм, Күрегендә останың Әллә җиле беттеме? Зур манасчы һөнәрен Үзең белән бергә алып. Кайтмас юлга киттеңме?!. Күзен уттай ялтырап, Тау селкетеп акырдың. Чәчеп ялкын авыздан. Манас рухын чакырдың.. Мескен, хәйран тайәкәм, Сүз кәрванын башлаган Хикмәтле бер жан идең. Фани дипме дөньяны Безне болай ташладың? — Инде сине кайдан күрермен!? Мескен, хәйран тайәкәм, Карлы, биек тауларның Ин биеге бер булыр. Манасчылар эчендә Берсе олы ир булыр... Даның калды, үзен юк. Кая барыйм? Юлым юк!. Өзәңгем бассам өзелә, Хәсрәттән билем бөгелә; Барлык кыргыз йортына Башлык Айкүл урнына, Маиас рухын чакырып, Ирәголдай ажгырып, Кайсы Алып баш булыр?!. Ирәголдай аксакалыннан аерылып хәсрәтләнгән халыкны зар ела- гаелата иңрәп, Куйчыман олы остазы белән шулай саубуллашты. Шул көнне үк, Ирәголның рухына багышланган нәзер мәҗлесеннән соң, аксакаллар-карасакаллар бергә җыелып, Куйчыманга үз теләкләрен әйттеләр: <Үз гомеребездә Ирәголдай зур манасчыны бүтән күрмәдек. Арабызда исән йөргән чакта аның кадеренә җиттек микән, юк микән, моны бер ходай үзе генә белер... Ул безгә, баксак, истәлек итеп сине калдырган икән, Куйчыман җиян. Әрвахы изге Ирәголның урыны бушап калуын сиздермичә, аның һөнәрен үстереп, йоласын дәвам итеп, «Манаоны моннан соң үзең әйтерсең инде. Безнең ихтыярыбыз да, теләгебез дә, киләчәк өчен өметебез дә менә шул», — дип, бөтен халык исеменнән егеткә фатиха бирделәр. Шул ук төнне Куйчыман гүр иясе булган Ирәголга атап «Манаоны әйтте, баһадир Манасның бу вафасыз дөнья белән саубуллашу хәлләре турында җырлады. Моң-зар эчкә шул кадәре җыелган икән, аны тыңлап утырган кешеләр бер мәлне сулышлары туктагандай тынып калып, бер ара иңрәгән манасчының аһәңенә ияреп сулкылдый-сул- кылдый елап, җырга тагы моң куштылар, күз яшенә тоз өстәделәр; егет исә таң атканчы серле вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр хакында дастаннар дәрьясын агызды. Хәйран Манас, ул да үткән икән дөньядан! Күзе йомылыр чакта соңгы дәрманын җыеп, калучыларга дәрт биргән: Абыкә, Бакай, елама! Ахирәт таба юл тотам, Елаудан җаным кыйнала!.. Әҗәле җиткән үләчәк; Яраткан тәңрем боергач, Бәндәгә шулдыр күрәчәк! Тынлап утыручылар көндәлек эшләрен, зарури шөгыльләрен оныттылар; төпсез тирән хыялларга, серле-шомлы уйларга баттылар, «и-и, вафасыз дөнья!» дип, күңелләре әрнеп сызып, хәсрәт ялкыны өреп көрсенделәр. Ихтимал, бу мизгелдә һәрберсенең күңелендә иң нечкә тойгылары уянып, һәрберсе үзенең кабатланмас бер шәхес икәнен тоеп, бу кты * дөньяның һәртөрле яхшылыгына сөенеп, начарлыгы өчен көенеп, лдәм булып яшәүләреннән таң калып, әллә кайчан узган-беткән вакыйгаларны бер кадәре тирән итеп тагы бер кат кичерә алулары өчен яратучы тәңреләренә ургылган хисләре белән мең дә бер тапкыр алкыш әйткәннәрдер?.. Әйе, кешелекнең бер төп сыйфаты аның узган өчен хәзергедәй итеп кайгыра алуында, шул узганның суыгыннан тукып, эссесеннән пешә белүендә; «аңа минем ни катнашым бар» дип, йөзен читкә чөермичә, аны үз җилкәсенә алып, хәзерге хәсрәт-шатлыгы кебек бөтен йөген үз иңендә йөртә алуында. Шулай булмаган тәкъдирдә кеше кеше булырмы, ата — бала, ил- йорт була алыр идеме соң?!. Манасның вафаты хакындагы хикәят тә әйтелеп бетте, таң да сызылып атты. Төннең яртысы авышуга күпереп торган йомшак кар ява башлаган иде. Соңгарып килгән көзнең тәүге кары. Уйга < аткан төсле салмак сибәли-сибәли җай төшеп, җиргә җылысын бирергә теләгәндәй йомшак түшәлеп, ул кар иртәнге якта да явып торды. Кар шулай һаман ява бирсә дә, соргылтланып бүзәргән күктән кояшның күренер-күренмәс күзе сизелер-сизелмәс нурларын сирпи; бөтен дөнья тып-тын, дымсу; таулар-ташлар, күл буенда анда-монда сибелеп утырган озын-озын төтенле авыл-тирмәләр, утлаудан туктап, көрпә карга аркаларын түшәп торучы мал-туарлар — җир өстендәгенең барсы да әлеге күпереп-ишелеп яуган җепшек кардан тирләгән төсле и »рәп, йокымсырагандай тынып калган. Үз кардәшләре белән кайту юлына чыккан Куйчыман, атының тезгенен тарта-тарта, арттарак калып барды. Ни өчендер аның бүген ялгыз каласы килә иде. Узган көннән бирле хөкем сөргән ыгы ьлы, шау-шудан, шулай ук керфек элмичә төн ката «Манас» әйтүдән аның башы гүли, колаклары шаулый. Хәтта менә бу сөттәй ак, мамыктай йомшак тынлыкта да аның колак төбендә нидер туктаусыз гөжләп торгандай итә, вакыт-вакыт еракта ярсып аккан дәрьяның гөрелтесе ишетелгәндәй була. Күл өсте томанга төренгән, ишелеп-тузгып яуган кардан теге яктагы, бу тарафтагы тауларның бары тонык шәүләләре генә абайлана. Бу бер гаҗәеп, ап-ак булып түшәлгән серле тынлык иде. Йомшак кардан атның атлавы да сизелми; алга узып киткән җайдакларның шау-шуы, дистәләгән тоякларның дөбер-шатыры колакка бер чагыла, бер тынып кала. Куйчыман атының башын Күлгә таба борды, һәм, су янына җиткәч, җиргә төште. Нигә болай эшләвен үзе дә белми иде. Ләкин менә шунда гына, бары шул урында гына, томанлы күлнең салмак сулышын тыңлап торган килеш, ул бер әчеле-төчеле нәрсәнең тәмен татыгандай, үзенең иң бәхетле, шул ук вакытта ин бәхетсез кеше икәнле ген аңлады. Никадәре манасчылар узган дөньядан, нихәтлесе хәзер дә яши, киләчәктә дә алар күп булачак, әмма һәрберсенең бер үзенә генә хас юлы бар, һәрберсе җаваплылыкмы үзенчә аңлый; оят-хурлык, вөҗдан-намус та һәрберсендә төрлечә — үзгәчә, хосусый, алып торырлык, өләшеп йөрерлек түгел. Ә инде бу «Манас» дигән дөньяның башы кайда да, очы канда? Андагы катлаулы вакыйгалар, аларның үрелеп үсүләре, төрле чорлар, ул заманнан бу заманга күчүләр, атадан балага кала килә торган ЧЫҢГЫЗ АЛТМАТОВ ф ӘПЛӘНЕП КОШЛАР КАПТКАНЧЫ... серле тарих, иксез-чиксез җыр, моң дигәнең бер гаҗәеп кара урман түгелме соң? Менә шуларның барсын да йодрыктай гына башка ничек сыйдырырга, диңгез кадәре хәтсез бу нәрсәне түкми-чәчми төгәл саклап, өстәвенә йөрәк каның белән сугарып, кешеләргә, ил-йортка ничек җиткерергә кирәк? Шушы таудай дәү әманәтнең җаваплылыгы никадәр? Газабы-хәсрәте нихәтле? Шул ук вакытта ләззәте, рәхәте азмы соң аның?!.. Нинди чиксез хыял киңлеге, никадәре уйланулар — кеше башына сирәк куна торган олы бәхет түгелме соң боларның барсы да!? «Манас» дигән гаҗәеп дастанның никадәре олы булуын ачык сизеп, шуңа күрә җаваплылыктан имәнеп, бер үк вакытта үзенә язмыш тарафыннан шундый хәзинә тапшырылуның иксез-чиксез бәхет икәнлеген аңлап, Куйчыман, капланып ат ялын кочаклаган килеш, сагындырган апасына сыенган яшь баладай тавышланып елап җибәрде. Үксеп-үксеп елды. К^з яшьләренә аралашкан кар эреп, бөтен бите-йө- зе тәмам чыланганчы елады. Ярларына бәрелә-бәрелә Эссе Күлнең уфтануы кебек бик озак сулкылдап елады ул. Ниһаять, ташыган хисләрен яшь белән мул итеп сугаргач, бераз тынычланды, күңеле иркенәеп калды. Моннан соң үзенең бар гомере, уйфикере, бөтен тәне, кайнар каны — барсы да «Манас» әйтүгә багышланачагын ул бик ачык тойды. Әгәр, башкача килеп чыгып, тәкъдирнең шушы әманәтенә турылыклы була алмаса, бервакытта да үзен чын кеше рәтендә ихтирам кыла алмаячагын аңлады. Ул шулай уйга батып торганда, сибәләгән карны аралап, яр буеннан очкан бер төркем үрдәк якындагы тын култыкка килеп төште. Шунда ук алар бакылдый-бакылдый су чәчрәтеп, куыша-куыша чумып китеп, шауларга, уйнарга тотындылар. «Кошлар да кайтып җиткән икән!» — диде Куйчыман пышылдап. Куанычлы елмаеп куйды. Өркетеп җибәрмәс өчен шыпырт кына атына атланып, әкертен китеп барды. Әкрен генә кар явудан туктады; әкрен генә кояш күзе ачылды... Бер-бер артлы көннәр узып, Ирәголның кырыгына нәзер ашы биргән чакта Куйчыман тагы халык алдында «Манас»ны әйтте. Кышкы челлә мизгеле иде. Куйчыманның кызу «урак өсте» дә нәкъ шунда килде— илһамланды, очынды, очты, күкләргә ашты!.. Тик күңелне китәргән нәрсәләр дә булды. Нәкъ шул нәзер җыенында нл эченә уй- ратлар турындагы имешмимеш сүзләр таралды — казакълар тарафыннан уйратлар көч туплап, зур яуга әзерләнәләр, дигән шомлы хәбәр килде. Кайберәүләр әллә чын бу, әллә ялган дип, ул хәбәрне шик һстына алсалар да, тәҗрибәле аксакаллар замананың бозыла баруын, илдән иминлек китеп, киләчәктә әллә нинди хәлләрнең булуы бик ихтимал икәнлеген әйттеләр. Шулай килеп чыкты да: яз башында ук үз ише егетләр белән бергә яуга дип атка атланып, Куйчыман сугыш мәйданына юнәлде. Ил-йорт калды. Күл калды. Биш айлык йөге белән сөекле хатыны яшь Алмаш калды... ...Таңга каршы Сәңербай кирәгәче, нуры сүнеп, тоныкланып калган күзләрен көчкә генә ачып, хырылдап чыккан хәлсез тавыш белән нәрсәдер әйткәндәй итте. Кичен Иләман елый-елый йөгереп барып чакырып китергән, хәзер сырхау янында утырган куй көтүче карт хәл өстендә яткан мескенгә таба иелеп: — Кирәгәчем, кадерлем, нәрсә әйттең соң?.. И-и, пигамбәр кебек булган асыл затым!.. Йә, нәрсә әйтергә теләдең соң? Әйт инде, әйт сүзенне!.. Бәхиллегеңне бир... — дигән иде, Сәңербай кирәгәче бер тартышып алып, тагы нәрсәдер әйткән кебек булды. Аның әллә кайлар- дан, бик ерактан ишетелгән төсле хәлсез, зәгыйфь чыккан тавышы куйчы картның колагына чак-чак кына килеп җитте. ♦ — Тал... Чө-өй... — дигән сүзне көчкә генә аера алган куйчы карт ■ сискәнеп китте: ' 3 — Талчөй дип әйтә! — дип, күзләре акаеп, тыны буылып калды. < Аннары бу сүзнең хәзер нинди мәгънәгә ия икәнлеген аңгарып алып, * ачы тавыш белән кычкыра-кычкыра сөйләп, елап җибәрде- < — Талчөйдән хәбәр юк әле, оста! И-и, әттәгенәсе, и-и, бу коргыры * заманасы!.. Хәбәр юк, оста, әле хәбәр юк!.. Ничек итеп ялган әйтим, бу < хәлеңдә сиңа ничек ялганлый алам соң?!—дип, мескен куйчы карт, g баядан бирле истән аерылып, калтырап елап утырган Иләманны кочак- g лап алып, эч-бөерләреи селкетә-селкетә үкси башлады. с Тышка качып чыккан Иләман яңадан-өйгә керә алмады. Әле атып = җитмәгән таңның иләс-миләс яктысында елый-елый, үзеннән-үзе качар- 2 га теләгәндәй үкси-үкси, үзән буйлап түбәнгә карап йөгерде. Озак йөгерде ул, бары Күл буена җиткәч кенә туктады. Күлдә дул- . кыннар биешә; су өсте әкрен генә яктырып, җанланып килә икән. * Исен-акылын җыя алмыйча торган Иләманның колагына элек бер дә “ ишетмәгән-белмәгән һава хәрәкәтенең өне чалынды. Башын югары н чөеп күккә караган иде, анда исәпсезхисапсыз күп кошларның Күл * өстендә әйләнеп йөрүләрен, кисәк-кисәк болытлардай төрксм-төркем н булып, өер-өерләргә бүленүләрен күрде. Алар ерак сәфәргә чыгарга Е әзерләнеп өлгергәннәр икән. Барган саен күбәеп, барган саен күл өстеннән тиз-тиз әйләнеп, тавыш-өннәрен дә көчәйтә-көчәйтә, алар гел югарыга күтәреләләр иде. Бер ара, Күлнең теге ягына таба авышты- u лар да, шунда бер-бер артлы рәт-рәт булып тезелешеп, көтелмәгән - кискен тизлек белән Буом тарафына очып китә башладылар. Аларны куып җитәрдәй булып омтылган Иләман елый-елый кычкырды: — Әтием үлде! Әй-әй, еракка киткән каз-үрдәкләр, әтием үлде! Абыема әйтә барыгыз! Абыема хәбәр итегез! Әтием үлде! Үлде, үлде, үлде... ■ Буом сыртыннан ургылып торган каты жил, нәкъ каршыдан исеп, кошларның канат-койрыкларын каерды, килгән якларына таба куып, кире сөрде. Чигенергә, яңадан Күл буена кайтырга мәҗбүр булган кошлар янә өер-өергә төркемләнеп, рәт-рәт булып тезелеп, тагы очып юнәлделәр. Таң алдындагы тауларның кап-кара тирән үзәннәре өстендә ажгырган җил, биектәге болытларны каулап, түбәндәге томаннарны да буташтырып, кошларга Буом аркылы очып узарга юл бирмәде. Өшет- кеч салкын һавада бер бер артлы аралашып яуган кар, яңгыр, боз, төи төсле кап-кара болытлар кошларның юлларына киртә кордылар. Шулай да, ни%ә мәртәбәләр кире борылырга мәҗбүр ителгән, пичә мәртәбәләр тагы сәфәргә тәвәккәл кылып, яңадан очкан, һәр омтылганнары саен югарырак, биеккәрәк күтәрелгән, хәтта болытларның да өсләренә менгән, нишләтсәләр дә, ниятләреннән кайтмыйча, гел алга ашкынган кошлар, ниһаять, Буом аркылы очып уздылар һәм, кояш чыгар алдыннан Талчөй үзәненә таба ашыгып, канат кактылар Кояш калкып чыгып, тәмам яктырган иксез-чиксез киң Талчөй үзәненә җитә язганнар иде. Нинди иркен, нинди рәхәт киңлекләр бу! Менә алар кырыс табигатьле тау үткеленнән узып, рәтләрен тагы бер кат төзәтеп алып, кыйгак-кыйгак кычкыра-кычкыра бнек-биектә очып баралар. Аларның асларында борылып-борылып аккан Чөн елгасы. Шул елга буйлап оча торгач, алар җәйрәп җәелгән киң, иркен- имин бер төшкә җитәчәкләр — шунда беразга туктап ял итәчәкләр, талган канатларына көч җыячаклар, аннары тагы сәфәрләрен дәвам кылачаклар. Шулай биек-биектә ашкынып оча-оча. күчмә кошлар төш мизгелендә Чөй дәрьясының әлеге җәелеп-җәйрәп ята торган кин агымына якынлаштылар. Шул төшкә җиткәч, түбәнгә таба иелеп очып, җиргә кунарга җыена башладылар. Ләкин бу юлы аларга анда кунып ял итәргә, хәл җыярга насыйп булмаган икән... Нәкъ шул җирдә. Чөй дәрьясының көзгедәй иркен-имин ялтырап, тын гына агып яткан җирендә каты сугыш бара иде. Атлысы атта, җәяүлесе җирдә килеш кычкырышып, акырышып, үкерешеп, ажгырышып. бер-берсе өстенә ябырылган ничәмә-ничә мен чирү, төркем-төр- кем булып, үзара бәрелешәләр; төркемнәрнең берсе ары китеп икенчесе бире килә, ләкин, тагы бер бөтерелеп алып, янә бер-берсе өстенә ташланалар; берәүләре качалар, икенчеләре аларны куа китәләр, тагы укмашалар, тагы аяусыз тукмашалар, төркем-төркем булып, янә бүленеп чыгалар; бер мизгелгә өстенлек ала башлаганнары кычкыра- кычкыра дошманнарын эзәрлекли, җиңелүчеләре исә пыр тузып качарга тотына, әмма шунда ук каршы яклар тагы буталырга тотыналар, янә кизәнә-кизәнә бер-берсе өстенә ташланалар, кисешәләр — башы- ахыры булмаган ыгы-зыгы, гарасат, очы-кырые күренмәгән киң мәйдан... Шулай Чөй дәрьясының агымын кан. киң мәйданлы «үзәнен исә кешеләрнең, атларның үләксәләре белән тутырып, аяусыз каты сугыш бара иде. Күктән түбәнгә төшә башлаган кошлар, кинәт өркеп китеп, кире күтәрелделәр, югары үрләп качтылар, бер тирәдә әйләнеп оча башладылар, куркуларыннан колакларны тондырып кычкыра-кычкыра. кая туктарга, инде нишләргә белмичә аптырап, бик озак шаулап йөрделәр алар; аннары бу җирләрдән барыбер игелек күрмәячәкләренә ышангандай. канатларын селтәп-селтәп, моң-зар белән тулы тавышларын яңгыратып, ерак-еракларга очып киттеләр... И-и, кадерле күчмә кошларым, еракка очып, ерак китегез.. Туктамыйча юлларыгызны дәвам итегез... Сез әйләнеп кайтканчы менә бу канлы сугышның ахыры ничек бетәсен кем белсен, сез әйләнеп кайтканчы кеме исән, кеме үле буласын, сез әйләнеп кайтканчы кемнең көне көн булып, кемнең язмышы, кемнең гомере ничек очланасын кем белсен... Газиз күчмә кошларым, күкне иңләп гизгән канатлыларым. еракка очып китегез сез — адәм баласының күргән көне менә шундый инде... Ни чара бар, калдырыгыз аларны шул килеш! Бүксәләре тулып туюдан авырайган журыларның VI канатларын селкеп-селкеп тә оча алмый утыра торган бер җире менә шушында булыр инде... И-и, дөнья!.. Күчмә кошларга кушылып мин дә очып барамын. Канатларымны җилдә киереп, күп кошларның арасында сәфәргә чыктым; күп юллар уздым. Биек-биек күктә кыйгаклашып өн салып, рәт-рәт бул*ып тезелеп, тәртип саклап, канатларны селти-селти очып барабыз. Юлыбыз ерак, юлыбыз кыен юл. VI Ж у р ы — үләксә белән туена торган зур кара кош. Каршыдан сызгырып искән кара жил ургылып аккан елга сыман гүелди. Күкнең бу төшендә кыштагы төсле каты салкын. Тын кысыла. Шул боздай салкын, боздай күгелҗем һавада выж-выж иткән канатлар бер калыпта тигез җилпенәләр. Канатларны җәеп, канатны канатларга терәп, агылып очып барабыз. Аста торып югары караучыларга кошларның һавада шулай очып барулары иркен киңлекләрдә ваемсыз гына йөзеп йөрүләре сыман ♦ тоелыр. һәрбер камиллеккә җиткән һөнәр читтән карап торучыга шулай £ гап гади булып тоела ул. = Чынлыкта исә бу үлмәү өчен җан талашкан хәрәкәт, чынлыкта исә * бу яшәү өчен барган тынгысыз көрәш, тынгысыз талпыну... Каршыдан = ажгырып исеп күкрәккә бәрелүче кара җил көчәйгән саен муеннар * сөңгедәй булып алга сузылып, аяклар юнып алгандай бөер йоннарына < сыланып, эчләр аркага ябышып, күзләребез көзгедәй чәчрәп, судан да 5 сыек күктә, иге-чиге юк күктә, туктар җире юк күктә, уктай очып, ка- о нат кагып барабыз, канат кайрап барабыз... Бердә болыт очраса, бердә — тыныч киңлекләр, бердә — ярсыган й буран... « Төннәрен дә тыныш юк. җан-җанварларнын барсы да рәхәт-рәхәт с йокыга талган чакта да без: Карангыда юл салып. Хәсрәткә баткан күктә, Гүрдәй кап-кара күктә, йолдызлы биек күктә. Якты ай йөзгән күктә, Тынмаенча ашыгып. Канат селтәп барабыз. Канат кагып барабыз. Көн алмашып төн була. Төн алмашып көн була, Очып китеп барабыз. Очып китеп барабыз. Гел югары үрләп, гел биеккә ашкан саен Җир шәүләсе дә ерагаеп, гел кечерәя бара, әйләнә-тирәсен күгелҗем бушлык чолгап, чиге-кырые беленми кала; әле былтыр гына бишектә яткан йомры җилкәле яшь баланың башы шикелле, түп-түгәрәк нәрсә икән ул Җир дигәнең. Гаҗәп, яхшы яманы бергә укмашкан шул кадәр зур хәятны кочагына сыйдыручы әлеге Җир дигәнең шушымы? Шул нәфис, шул тупас бер нәрсәме? Иксез-чиксез галәмдә япа-ялгыз торучы, адашкан дөя бута- сы шикелле бүзәреп кенә күренүче шул нәрсәме? Җир дигәнең шушымыни?! Җир дигәнен шул булса, Сакла, хода, саклачы Соцы начар эшләрдәй. Дип барамын эчемнән; Сакла, хода, саклачы Каилы, салкын силләрдән. Днп барамын эчемнән; Сакла, хода, саклачы Сүндерелмәс утлардан. Днп барамын эчемнән. Канатымны каккалап. Күздән яшем тамганчы. Сакла, хода, сакла днп, ЧЫ ҢГЫЗ АЙТМАТОВ Очып китеп барам мин. Очып китеп барам мин, Очып китеп барам мин... Күздән яшем тамгалап, , Сакла, хода, сакла дип. Елап очып барам мин, Елап очып барам мин. / Елап очып барам мин!.. Иңрәгән өннәрем шулай гел яңгырап, аннары ишетелер-ншетелмәс сузылып, күчмә кошлар өере белән бергә ераклаганнан-ераклап, иге- чигенә күз җитмәс күктә шомырт бөртекләре кадәре кечерәеп, аннары тары хәтле генә калцп... Тып... тын... Кыргызчадан М. ГОСМАНОВ тәрҗемәсе.