Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕННӘН

Арчада яшь иҗат көчләренең зона конференциясе булып узган иде. Казаннан. Арча. Биектау. Балтач һәм Саба районнарыннан килгән яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар иҗатын тикшергән тәҗрибәле әдипләр аларга бик күп файдалы киңәшләр бирделәр. Шагыйрьләрдән Шамил Маннапов һәм Нәҗип Мадьяров СССР Язучылар союзына тәкъдим ителде. Роза Хәлиуллина шигырьләре аерым китап итеп бастырырга лаек табылды. Журналның бу санында әсәрләре конференциядә тикшерелгән яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен тәкъдим итәбез. Шамил Маннапов Күпләр чакыра мине үзенә генә. Күкләр чакыра: — Бул үземә генә... Җил чакыра: — Бул үземә генә... Сил чакыра: — Бул үземә генә... Җир чакыра: — Бул үземә генә!.. Ә мин барысын бердәй сөям менә. Барысына да бердәй үлеп гашыйк, Барысын да карыйсы иде татып. Ләкин беләм: Килер бер көн картлык, Барысына да өлгералмам артык. Калырмындыр тик берсендә генә: Җилдә генә, Яки силдә генә, Күктә генә, Яки Җирдә генә... Кайсында да ярый, Булсын бары Туган илдә, Туган илдә генә. Җиһан дәрьясында Ни кузгата җиде төннең уртасында, Күз шар ачык, әллә ниләр уйландыра. Гомеремдә дә ишетмәгән нинди өннәр Тыңландыра, моңландыра, шомландыра? И-и, бу җиһан... «Юктырсың ла, алла, диеп, Әгәр булсаң, мин-бәндәңне аңла», диеп, Әйтүчеләр беркатлылар булып тоела. Патшаларга, түрәләргә кадәр хәтта Тавышың барып җитәлмәгән бер заманда Кая инде, сине алла кадәр алла Ишетсен дә, теләгеңне суксын санга?! Адәми зат никадәрле көчле, димә, Ишталмыйсың кайчак якын кешеңне дә... Әле менә эштән арып кайтканнан соң, Ял итәргә ятканнан соң Кем уйлары дулкын булып кагыла миңа? Җавап таба алмыйм шуңа. Җиде төннең уртасында күңелемә Әшкәрүче, нинди зат син? — Җавап юк, тын... Шул дәшмәве белән җавап бирәдер ул, Бәлки минем ерактагы якын дустым: «Кешеләрне, җан дусларны сүзсез аңла, Шатлыгына, кайгысына бергә чыда». Иксезчиксез дәрья сыман бу җиһанда Кыя булып нәни генә йөрәк тора... • Әй, бу дөнья, усаллыкта ашып китә... Бала чактан сине үзенә гашыйк итә. Соңра ямьсез якларын да ача башлый, Ул да булмый, синнән никтер кача башлый. Картайганың күреп, күңеле бизә бара, Аның күзе яшьрәкләрдә, сабыйларда. Бу дивана минем арттан чапмасын дип, Аякларның хәлен ала таяк биреп. Гүзәллегем күрмәс булсын дипме әллә, Күзләреңә ябып куя тонык пәрдә. Ләкин күпме китермәсен хәсрәт-кайгы, Инде кеше ташлый алмый бу дөньяны. Хәтерли ул бала чагын, яшь чакларын, Шулар, ахры, саклый сөю учакларын. Әҗәл алып киткәндә дә, Күңеле тулып Китә кеше, мәхәббәткә тугры булып. Соңгы бураннар Очасыз, кар күбәләкләр, Шаярышып туйганчы. Уйнап калыйк, дисез, бугай Җиргә төшеп кунганчы. Җиргә яткач, ак керфекләр Дымсуланган шикелле, Инде уйнап булмас, диеп, Моңсуланган шикелле. Энҗе чәчәкләре булып, Төшәсез яланнарга. Кар кызына әверелеп, Карыйсыз малайларга. Әле төштә дә аларны Төрерсез бураннарга. Ә аннары гомер буе Очарсыз хыялларда... Урманнан кайтканда сөйләшү — Тирән елга суы кайда, әти? —- Кипкән, улым, кипкән. — Болан сазлыгының боланнары? — Киткән, улым, киткән. — Имәнсәрнең имәннәре ник юк? — Күптән киселеп беткән. — Исемнәре ничек калган икән? — Үзе югалтканны кеше кабат Тапсын өчен, иркәм... Ә мин ашкынам... Кешеләр оча ерак Галәмгә — Җире турында күп белү өчен. Җирне ерактан күп күрү өчен, Җирдә ал гөлләр үстерү өчен. Кеше омтыла кеше янына — Үзе турында күп белү өчен, Үзен бер читтән күзәтү өчен, Күңел гөлләрен ишәйтү өчен. Ә мин ашкынам синең яныңа — Барсы турында күп белү өчен. Галәмне, Җирне, кешеләрне, сине Яратуымны сиздерү өчен. Кайсы мәлдә, кайчан җимерелгән Кешеләрнең ышаныч кәгъбәсе? Әй, кайтарып шушы кәгъбәләрне Төзәтәсе иде, төзәтәсе. Яхшылыктан яхшылыклар шыта, Усаллыктан туа усаллык. Заманалар әйбәтләнгән саен Кешеләрдә арта уйчанлык... Тыныч торыйк! — Дигән изге теләк Җитсен өчен һәрбер адәмгә, Җирдән торып, кат-кат әйтә кеше, Күтәрелеп әйтә, галәмнән. Ышанычны аны җимерү җиңел, Тезү генә кыен яңартып. Дипломатлар куллар кысышканда Ракеталар тора сагаеп... Кайсы мәлдә, кайчан җимерелгән Кешеләрнең ышаныч кәгъбәсе? — Әй, кайтарып шушы ышанычны, Төзәтәсе иде, төзәтәсе. Роза Хәлиуллина . ..V - Җиреңнең ал гөле Илләрдә батырлар — дан икән, Билләрдә ярсу бар чак икән. Еллардан мәңгегә онтылмас Беренче сөюне ал икән. һәркемдә сагынулар бар икән. Хәтердә туган җир, яр икән. Юлларда сагынудан сусаткан Илаһи көч туган як икән... Таш кына юл. Сукмак — бормалы, Камышлы күл, дәрья, гөлләре... Камыш бил — сылу яр Асылъяр, Егетнең тиңсез ут дигәне. Яр итеп, гөл итеп, бер итеп Сайлаган тиңкәе үз микән — Сылуга берсе йөз батырның Сүз кушкан. Кадерле сүз микән? Илләрдә — батырга дан юлы. Билләрдә — ярсулар аелы... Сөюнең көчлесе, керсезе, Тиңсезе — җиреңнең ал гөле. Ана назы Җылы кулда Яңа туган Алсу бала. Әнкәсенең Яратуы Күчкән аңа. Әнкәсе ал Биләүләрен Били-сүтә. Җан җылысы Белән җылытып Сулар кертә: — Ал булгырым, Гөл булгырым, Зур булгырым. Үсеп җитеп, Чыгып китеп Юл йөргерем. Hvp булгырым, Үз булгырым, Зур булгырым. Туган илгә Тугрылыклы Ул булгырым... Олы җиргә Яше-карты Бер баладай. Кайнар июль... Агар Идел Бормалана; — Су кер,— дия,— Бәләкәем, Су кер, балам... Яшенкартын Шулай назлый Зур җир-Ана. — Яшь булгырым, Шат булгырым, Зур булгырым. Ак булгырым, Пакь булгырым, — Болгар улым! Адәм баласы бу Бу кадәрле котырып исәрлек дип, Җилгә кемнәр биргән исәрлек дип, Күпме кирәк безнең яшь бәгырьгә, Исәр җил дә аны кисәр бер дип, Ваемланган юлчы идек ул чак. Адымнарны барды еллар үлчәп. Газиз җанын кочкан көчсез кочак Михнәтләргә тәмам җуйды хисап. Адәм җаны эт җаныдай диләр, Эт түзгәнгә адәм түзәмедер. Күрми булмый, киселмәсә гомер, Мең киселә бәгырь, өзәргә — бер... Ә без очтык табып алтын канат, Канат эзләп тоттык каты җавап- Кыеклыктан өркеп яшәү газап, Газапларны җиңә яшәү — сәләт. Башта бит без курка идек «җил» дип, Алар тора бүген башын иеп. Алар төздән генә, ә без биек Давылларның башын йөрдек сөеп. Ярат Күзең зәңгәр түгел димә, Кара күземә карап. Зәңгәр күзгә тормаммыни, Кара күземне ярат. Тиң итмичә йөрмә мине, Йөрмә кимнәргә санап. Ятимәлектән кимсенгән Зая гомеремне ярат. Әйтмә бәхет тапмассың дип. Хәсрәтең бар дип, газап... Миннән бәхет күпсенмә син, Хәсрәтле килеш ярат. Матурларны йөрмә эзләп, Бөтенесенә ярап. Минем ямьсез көннәремне Үзең матурлап ярат. Кимчелекләрем булса да, Сөюең белән тарат. Әле мин бер гүзәл булам — Син бары ярат, ярат. Аклар, пакьлар хөкем итсен, Хаклык өчен аклык шарт. Йөземә кара ягарга Тырыштылар ничә кат. Җирдән хаклык эзләп үттем. Серле дә соң шул йомгак. Кайбер хаклык исбатлана Вакыт үткәч мең еллап. Горурлыгым, үткен телем Күп чак сәбәп ялага — Бер рәнҗүем үтмәс борын Икенчесе ялгана. Еш абынам ялага. Хаклык дигән серле йомгак Тәгәрәде каяле? Аны җуйсам, аклар, пакьлар Хөкем итсен әвәле. Озын юлга Китте инде. Я сагыныр, Я сагынмас... Шик Кире кайтып Иңнәремә Я сарылыр, Я сарылмас. в «к. У.» м 1'2. 81 Шигем белән Юка кәгазь, Күңелемә Сиңа йөклим Ялгыз кереп Таудай серемБикләнимме? Йөкләремне. Күңел белән Күкрәк пәрдәм Озын юлга Читлегемдә Китте инде. Чикләнимме? Я борылыр, Я борылмас. Дус-дошманга Кире кайтып Чәчмәс идем Туфрагыма Бу өметсез Я орыныр, Көткәнемне. Я орынмас... • Берәүләр ут, Тик шулай да Берәүләр су, Ут башына Ут та көчле, Сулар тиеш Сулар да. Сугарга. Нил Габбасов • Төн — караңгы, төн — кара. Күктә бер йолдыз яна. Кем, аны маяк итеп, Юл таба? Кем, аны өмет итеп, Юана? Кем, аны символ итеп, Уйлана? Кем, аны алла итеп, Инана? Ул йолдыз сезне Маяк та, өмет тә, символ да, алла да итми. Ул сезне бар дип тә, юк дип тә исе китми... Хыял Салкын җилләр, җилли-җилли, җәйне җирли... Күңел боек... Карлы яңгыр ява коеп, күңел читен ала кыеп. Ай-Һай, кыен, ай-һай, читен шундый чакта. Тик хыялым, күз яшь аша, — Кояш, яшә! Күңлем, ташкын булып ашкын!— Диеп дәшә. Аргамагы әмет белән ул янәшә. Гүя миңа әллә кайда адашкан бер бәхетемне ак томаннар арасыннан ул ярәшә... Ул янәшә... дәшә!.. Гомер сукмагымнан акрын гына Йолдызларга карап барганда, Уйлый идем: кайда минем йолдыз? Туктап эзли идем арганда. Табалмагач, Әллә юк микән, дип, Хафаландым бик күп таңнарда. Булса да ул, диеп, Сүнәр-сүнмәс... Калтырыйдыр... әллә кайларда... Күз карашың, бер ягымлы сүзең Җилкәләрдән алып ташлады Еллар буе шөбһәм өскә өйгән Авыр йөктән зур-зур ташларны. һәр атылган йолдыз, Сагыш ташы булып, Иңнәремә килеп төшкәндә, Минем йолдыз исән! Исән! — Диеп, Мин кабатлыйм хәзер төштә дә! Сөйгән һәм сөелгән идем аз-аз гына, Мәхәббәт булмаган, булган аваз гына... Әйтә алмыйм, мәхәббәттә мин йөздем, дип, Эчеп бөтерә алыр идем диңгезен тик. Бер хатирә яши ләкин күңелемдә: Сусаганнан алҗып, ярга якынлаштым һәм иелдем шул мәхәббәт диңгезенә, Тик иренне тидергәнче, диңгез... качты. Очар кошлар китә көздә, Кайта язда сагынып. Үлсә читтә, хәбәр кайтмый Илгә канат кагынып. Яз да китә, көз дә кайта Кешеләрнең кайсысы. Үлсә читтә, илгә кайта Сәламе һәм кайгысы. Бар да бетәр, очар-китәр күгелҗем төтен кебек, Бар да бүтән: килер, көтәр дөньяны, безнең кебек. Кабатланыр яратулар, йөрәкләр янар көеп, Сагышларны таратырлар өздереп җырлап, биеп. Кемнәргәдер яңа җырлар сокланып багышланыр, Җыр язганнар китә барыр, сыкранып җырлар калыр. Яфраклар да коелырлар саргаеп, көзләр җиткәч, Яшьлекнеме сагынмассың, билләрне еллар бөккәч?! Хатирәләр булып кайтыр кайгысыз бала чаклар. Өзгәләрләр үзәкләрне без киткәч калачаклар. Аларга да килеп җитәр, көттермәс андый чак та. Исләренә шунда төшәр, сөйләрләр безнең хакта. Арада тик томан ятар үткесез пәрдә кебек. Шул томаннан күренерләр күпләр тавышсыз көлеп. Яңгырап куяр колакта инде югалган аваз. Сискәнерсең: тирә-якта тып-тын, хәтта күк аяз... Болар — алда. Ник соң борчый күңелне сагыш, телеп? Бөреләр дә моңая шул, көзләрдән кышка кереп. Мөлдериләр ботакларда тезелеп күзләр кебек. Яфраклар бит коелалар җан биреп — булмый түзеп! Мөлдерәгән бөре сыман мин тормыш ботагында. Нинди давыл яный аңа салкын җилле яңгырда? Белмиме ул язларның да кышны җиңеп киләсен, Яшел яфрак кочагында назлы чәчәк көләсен?! ...Ышанам да, ышанмыйм да язым бер киләчәк, дип, Мин — яфракның кочагында наз бөркер ул чәчәк, дип. Эчпошыргыч соры болытлар Каплап алган күкне тоташтан. Мин сорадым чибәр туташтан: Бу болытлар кемнең кайгылары? Әйтте туташ: алар — тик су пары. Шунда күкне басты моңсулык, Сибәләде яңгыр тоташтан. Мин сорадым чибәр туташтан: Кемнең күз яшьләре ява күктән? Әйтте туташ: су бу, мәгълүм күптән! Фәнил Мәүлетов Кичке якта Игеннәр — яшелле-сарылы, Аксыллы-зәңгәрле — күкләрем. Тәнемә башаклар сарылды, Кулларым сыйпады күпләрен. Башаклар иелгән туклыктан, Баш ию түбәнлек түгел ич. Тәкәббер масаю юклыктан, Алдымда илаһи күренеш. Гадилек бөркелгән басулар Гел алга, еракка узачак. Артыгы бернәрсә кирәкми. Бер кимлек бар ямьне бозачак. Офыклар оялып кызарган: Кояшка баерга иртә күк, Кешене кызарту өчен дә Бер башак югалту җитә күк. Көз бизәкләре Җир яфраклар ябынганда, һич тыныч атлый алмыйча, Кыштыркыштыр бер кыз йөри, Ялгыз йөрүләремени? Каз канатын кагынганда, Җирдә сары яфраклар Тәгәриләр, чабышалар, Шул каз бәбиләремени. Җиргә томан сарылган да, Тырпаешкан ботакларга Эләгә күрмим, дигәндәй, Әкрен генә йөзеп бара. Үткән җәйне сагынганда — Кабатланмас вакытларны, Кем күңеле тыныч кала: Вакыт һаман ага, ага... Тар сукмаклар салынганда Ботка булган җир өстенә — Тезелешеп йөрүләрне Көз, ахрысы, килештерә. Күкне болыт каплаганда, Якты кояш сыман булып, Балкый миләш тәлгәшләре Тирә-юньне сокландырып. Нәни бөртек Энҗеләрдәй кар каплаган эскертләргә Тракторлар килеп туктый шаулый-шаулый. Эскерт кинәт кузгала да китеп бара, Мондый хәлне җәнлек-кошлар аңлый алмый. Кайта эскерт — кайта соңгы көзге байлык, Ничә тапкыр урар иде чаналы ат! Бар булуда, югалуда тизлек хәзер Күкне телгән җәйге яшен чамалырак. Салам кайта, ә басуда ялгыз карга Кунар өчен урын эзләп көн уздырыр. Өнсез калган куяннарның тәпиләре Ирексездән бакча карын пыр туздырыр. Салам кайта, җилләр арттан этеп карый, Тик кая ул — җитә алмый үксеп кала. Нәкъ шул чакны мең саламнар арасыннан Сиздермичә җиргә бөртек төшеп кала. Авылга, юк, кайтып йөрми нәни бөртек: Кышлар үтсен, яңгыр гына тамчыласын... Карны тишеп, тоеп иртә күкрәүләрне, Белә бит ул тиздән язны каршыласын.