Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАХИТ МОНАСЫЙПОВКА 50 ЯШЬ

 

Вахит Монасыйпов әдәбиятыбызга бай тормыш тәҗрибәсе белән килгән автор. Ул 1928 елның 20 декабрендә Актүбә шәһәрендә эшче семьясында туып, әдәбиятыбызга куп кенә талантлы авторлар биргән тугандаш Казахстан җирендә үсә. Хезмәт юлын ФЗӨ мәктәбен тәмамлап, слесарь булып эшләүдән башлап җибәрә. Аннан геология экспедициясендә коллектор вазифасын үти. Беренче хикәяләре Ерак Көнчыгышта Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә хәрби газета битләрендә басыла. Аннан ул Актүбә радиосында корреспондентлар челтәре белән җитәкчелек ите, авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укый һәм тракторист булып эшли — чирәм җир күтәрә. Әдәбиятка мәхәббәт В Монасыйповны 1959 елда Казанга алып килә. Җор тел белән язылган кыска хикәяләре һәм актуаль проблемаларны күтәргән үткен фельетоннары белән тиз арада укучыларны үзенә җәлеп итә. «Чаян» журналында эшли һәм даими рәвештә журнал сәхифәләрендә басыла килә. В. Монасыйповның сатира һәм юмор әсәрләре илебезнең күп кенә журналлары һәм хәтта башка ил вакытлы матбугаты сәхифәләрендә дә еш кына басыла тора. Ул бер үк вакытта балалар прозасы өлкәсендә дә актив эшләп килүче авторларның берсе, аның шаян хикәяләре нәниләр тарафыннан аеруча яратып укыла. Иҗаты һәм яше белән дә олыгаеп килүче, үзенчәлекле каләмгә ия язучыдан укучы киләчәктә яңа һәм кызыклы әсәрләр «өтәргә хаклы.