Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ УЙЛАНА, ШАТЛАНА, БОРЧЫЛА

Укучылар конференциясеннән ау ягы... Идел төбәге... Апае районының Борнаш авылы... Күпләргә мәгълүм шигъри як, якты як... Биредә иген игәләр, икмәк үстерәләр. Биредә хезмәт сөюче, шигъри җанлы, әдәбиятыбызны яратучы кешеләр яши. Алар «Казан утлары» журналын да яратып укыйлар икән. Саннарга игътибар иткәч, Борнашның район күләмендә «Казан утларыпн иң күп укучы авыл булуын күрдек. Без моның шулай икәнлегенә авылда уздырылган журнал укучылар конференциясендә тагын бер кабат ышандык. Ул көнне авыл клубына әдәбият сөючеләр җыйналган иде. Араларында өлкән яшьтәге абыйлар-апалар да, мәктәп укучылары да, колхозчылар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, укытучылар да бар. Аларны монда татар әдәбиятына хөрмәт һәм мәхәббәт алып килгән. Журнал турында, гомумән, әдәбият турында чыгып сөйләүче иптәшләрнең сүзләренә, фикерләренә, теләкләренә караганда, алар журналның чын дуслары икән, журналда басылып барган һәр яңа әсәрне җентекләп укып баралар икән, укып кына калмыйлар, борчылалар, шатланалар, уйланалар, бәхәсләшәләр һәм фикер дә алышалар икән... Гомерен җиргә, икмәккә багышлаган, пенсия яшендә булса да, әле һаман, кирәк була калса, колхоз эшендә катнашучы Лотфулла абый Булатов «Казан утлары» журналының авыл кешесе өчен аерылмас юлдаш булуы турында сөйләде. Ул үзе Г. Әпсәләмов романнарын, Ә. Баяновның «Ут һәм Су» романын, «Тау ягы повестеин кызыксынып укуын әйтте. Соңгы сүзендә: «Татар полководецларының мемуарлары журналда ешрак басылсын иде. Безнең кебек карт солдатлар өчен, ветераннар өчен олы бүләк булыр идө андый материаллар»,— диде ул. Укытучы Гайшә Нуруллинаның чыгышы да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Ул үзе мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта икән. Шуңа күрә аның чыгышы, нигездә. «Казан утларыиның тел-әдәбият укытучыларына күрсәткән ярдәме турында булды. «Без журналны көтеп алабыз,— дип башлады ул үзенең чыгышын.— Берәр атна соңлабрак килми торса да, авылыбыз белән борчыла башлыйбыз. Чөнки журнал күптән инде безнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әверелгән. Аннары журналн>< укучы балалар да яратып, кызыксынып укый. Моның, әлбәттә, кечкенә бер сере дә бар. Без, укытучылар, кечкенәдән үк балаларда «Казан утларыпна мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, аның нинди кыйммәткә ия булуын, нинди олы хәзинә икәнен төшендерәбез. Тырышлык бушка •китми. Укучылар журналны, журнал аша татар әдәбиятын яратып үсәләр. Алар бүгенге әдәбиятны да иң элек «Казан утлары» аша күз алдына китерәләр. Журнал безнең өчен аеруча кадерле, чөнки дәрес уздырганда да, дәрестән тыш эшләр башкарганда да һәрчак шул ук журналга мөрәҗәгать итәбез. Әдәби әсәрләрдән тыш «Безнең календарь». «Сәнгать», «Публицистика» рубрикалары да безгә кызыклы, бай һәм яңа материаллар алып килә. Соңгы елларда басылып чыккан әдәби әсәрләрне дә яратып укыдык. Мәсәлән, Ә. Баяновның «Тау ягы повесте». Ш. Маннурның «Чын сөю бармы?» әсәре, X. Сарьянның «Бер ананың биш улы»... Алар бик күп. X. Сарьян әсәренең теле әйбәт, җиңел укыла, күңел туларлык урыннары да байтак. Тик менә повесть геройлары үлеп бетә башлагач кына авторга ачу килә. Чөнки табигый түгел, ышандырмый». Т Колхозда ат караучы булып эшләүче Габбас Хафизов журнал турында шагыйрьләргә хас ялкын белән сөйләде. Ул үзе дә шигырьләр яза икән: район газетасы янындагы әдәби берләшмәнең актив члены, ул анда шигырьләр, очерклар белән катнаша. Быел «Рабочекрестьянский корреспондент» журналы матбугатта актив эшләгәне өчен аны Почетлы диплом белән дә бүләкләгән. — Мин кырларда туып-үскән кеше. Шуңа күрә дә мин әдәбиятны шул кырлар аша күрәм. Үзем үскән шул кырларга карап, укыган әсәрләремне дә бәялим. Мин бүген «Агыла болыт» романының авторы Габдрахман ага Әпсәләмов турында берничә сүз әйтмәкче булам. Ул бездә иң яратып укыла торган язучы. Бәхетле язучы. Ул үзе күргән, үзе кичергән бик күп вакыйгаларны безгә җиткереп тора. Әдәбият солдаты әле дә сафта, ул һаман яза, иҗат итә. Безнең өчен зур шатлык бу. Менә ул безгә тагын бер әсәр бүләк итте. Дөрес, Ш. Маннур Җәлил турында роман язган иде инде. Әмма Г. Әпсәләмов Җәлилнең батырлыгына үзенчә якын килә, үзенчә күрә. Без анда Җәлилнең батырлыгында коллективның да роле зур булуын күрәбез. Әсәрдә әнә шул ачык чагыла. Романда башка җәлилче-геройларның да легендар батырлыгы калку итеп сурәтләнә, һәйкәлгә лаек батырлар алар! Аннары мин Фатих ага Хөснинең яңа повестен мавыгып укыдым. Башка әсәрләре шикелле үк монысы да берничә этажлы, тирән мәгънәле, кинаяле әсәр. Хәтта бераз гына куркам да мин Фатих агадан. Газетада берәр хикәя бастырсаң, колагыңны борыр сыман. Журналда басылган шигырьләрне дә укып барам. Соңгы вакытта «Казан утлары» битләрендә төрле стильле, төрле формалы шигырьләр күбәеп китте. Хәзер өлкән шагыйрьләребез яшьләр белән шигъри ярыш алып баралар бугай. Бу алышта, миңа калса, яшьләр өстенлек алыр кебек. Гомумән, яшьләр күбрәк басылсын иде журналда. Минем теләгем шул. Аннары сәхнәгә урта мәктәп укытучысы Кәфил Минһаҗев күтәрелде Ул журналны яратып укуы турында әйтте. Журналда басылган тарихи материалларны кетеп алуы хакында сөйләде «Казан утлары» еш кына дәресләрдә ярдәмгә килүен, тарихыбызга багышланган очеркларны, истәлекләрне өстәмә әдәбият итеп файдалануын билгеләп үтте. Балалар, яшүсмерләр турындагы, аларның олы тормышка әзерлекләре турындагы әсәрләр күбрәк басылсын иде дигән теләк белдерде. «Озакламый колхозлар төзелә башлауга илле ел тулачак. Шул уңай белән колхозлашу чорына багышланган әсәрләр дә журнал битләрендә басылсын иде»,— диде. Наҗия Шиһапова укучылар исеменнән кайбер әсәрләргә тукталды: — Журналны дүртенче ел рәттән укып барам мин. Басылган әсәрләр арасында ошаганнары да, ошамаганнары да очрый. Соңгы вакытта «Агыла болыт» романын кызыксынып укып чыктым. X. Сарьянның повесте дә әйбәт тәэсир калдыра. Мин аеруча яшьләр иҗаты белән мавыгам Мәсәлән, яшь язучы Нәбирә Гыйматди- нованың «Су хикәяте» минем өчен ачыш булды. Журналны даими укып бару безгә һәрьяклап файдалы. Аерым әсәрләр бәхәсләр кузгата, җыелышып фикер алышу өчен сәбәп була. Хәтта дәресләрдә сочинениеләр дә әйбәтрәк языла. Киләчәктә журнал битләрендә күбрәк яшьләр турында, яңа төзелешләр турында язылган яңа әсәрләр күрәсе килә. Язучы һәм журналист Мәрди Рафиков үзенең чыгышында журналның сыйфатына, бизәлешенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрде: — Мәктәпләрдә татар язучыларының, шагыйрьләренең, культура-сәнгать эшлеклеләренең портретлары юклыкка зарланалар. Алар төрле стендлар төзү өчен дә, дәресләр үткәрү өчен дә бик кирәк. «Казан утлары» бу җәһәттән бик әйбәт эш }шли алыр иде. Журнал тышлыгының эчке якларына портретлар биреп баруны гадәткә кертеп булмас микән. Югыйсә барыбер күп чакта ак килеш чыга бит алар Аннары яэучыларыбызның иҗат портретларын бирүне дә җайга саласы, берәр формасын табасы иде. Алар ничектер бик терле-терле булып, чуар булып чыга. «Безнең календарь» рубрикасы турында да уйлыйсы бар, минемчә. Район газетасы редакторы Александр Филиппов зур тезелешләргә багышланган очеркларның азрак булуын, публицистик әсерләрне мемкин кадәр күбрәк күрәсе килүен әйтте «Аннары журнал битләрендә республикабыздагы талантлы рәссамнарның иҗатын яктыртып барганда яхшы булыр иде Яңа иҗат ителгән әсәрләрнең репродукцияләрен даими биреп барсаң, укучыларның кызыксынулары тагын да артыр иде»,— диде ул. Китапханә медире иптәш Әхмәдуллина, журналда басылган әсәрләр белән беррәт- тән, гомум татар әдәбиятына киңрәк тукталды: — Сүз дә юк, без журналны яратып укыйбыз.. Журнал да безне ярата: безне татар совет әдәбиятының өр-яңа үрнәкләре белән, яңа әйбәт әсәрләр белән таныштырып тора. Әмма, кызганычка каршы, кайбер очракларда укучы кулына начар сыйфатлы журналлар килеп керә. Мәсәлән, журналның узган елда авылга килгән 7 нче, 8 нче һәм 11 нче саннары брак булып чыкты. Инде кызыксынып кына укый башлаган әсәрнең я ахырын укый алмый каласың, ә булмаса бөтенләй башы булмый. Шуннан соң укучының кәефе кырыла. Журнал белән укучы арасындагы дустанә мөнәсәбәт бозыла да куя. Редакциядә эшләүче иптәшләр моны истә тотсыннар иде. Журнал бит укучыда әйбәт зәвык тәрбияли, аны матурлыкка өйрәтә. Әмма начар сыйфатлы журналлар белән әйбәт зәвыкны да бозарга мөмкин. Сирәк булса да, әсәрләргә дә зәвык бозарлык детальләр килеп керә. Әйтик, Әхәт Гаф- фарның «Кашан җыры» повестенда кыз бала (җитмәсә, татар кызы бит әле) рәхәтләнеп тәмәке тартып утыра. Ә бит журналны укучы балалар да укый. Шуннан соң малайларны ничек итеп тәмәке тартмаска өндәргә мөмкин. Аннары ул китапларның, бигрәк тә балалар өчен чыгарылган китапларның бик аз чыгарылуын, аларның китапханәгә бөтенләй диярлек килмәве турында әйтте. 1—3 класс укучылары өчен матур әдәбият таба алмаулары турында да сөйләде. Әдәбият сөючеләрнең китапларны, аеруча татар язучы- ларының китапларын яратып укулары^ дәлилләп, ул таушалып, тузып беткән, хәрефләре танымаслык хәлгә килгән китапларны күрсәтте. Конференциядә чыгыш ясаучы башка иптәшләр дә «Казан утлары» журналы турында кызыклыкызыклы фикерләр әйттеләр, киңәшләрен, теләкләрен белдерделәр, журнал коллективына һәм авторларына яңа иҗат уңышлары теләделәр. Конференция эшендә «Казан утлары» журналының баш редактор урынбасары, язучы Әхсән Баянов та катнашты. Ул журналның эше турында, журналның авторлары — язучылар, шагыйрьләр турында сөйләде, журналның киләчәккә билгеләнгән планнары белән таныштырды. Язучы үзенең иҗат планнары белән дә уртаклашты. «Тау ягы повестемның, «Төлке тоту кыен түгел» повестеның язылу тарихы белән кызыксынучыларга җаваплар бирде, журнал турында әйтелгән кыйммәтле фикерләр өчен конференциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде... Конференция шуны күрсәтте: журнал укучылар һич тә битараф түгел. Алар журналны яраталар, үз итәләр. Алар язучылардан, шагыйрьләрдән бүгенге матур тормышыбызны чагылдырган, замандашлары- бызның хезмәттәге батырлыкларын чагылдырган, үзләрен яңа хезмәт җиңүләренә рухландыручы яңа әсәрләр көтәләр