Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУЙ БАЛДАГЫ

 Яшьлегенә алып китә... Бүген ул яшьлек хатирәләре белән тулган тау-кыялар һәм Таң чишмәсе белән саубуллашырга дип килде. Иртәгә ул ире Дамир янына — Әлмәткә китә. Фирүзә кыя араларыннан салынган сукмак буйлап югарыга, чишмә башына таба кузгалды. Кайчан гына шушы җиргә аяк басмасын, ничәмә-ничә тапкыр гына чишмә типкән очка шушы сукмактан менмәсен, Фирүзәнең күңелен һәрчак ике хис биләде: әлеге хозурлыкка соклану һәм бераз гына курку хисе. Башын күтәреп каравы була, йөрәге әллә нишләп китә: дәү-дәү ташлар менә-менә түбән тәгәрәп китәрләр сыман, шул ук вакытта колактан чишмә җыры китми, әллә шуңа инде, кыяларга, алар арасыннан, кечкенә салават күперләре ясап, сикерә-мәтәлә аккан көмеш сулы чишмәгә Фирүзә күңелендә тиңсез соклану хисе уяна, тиктомалга, иләсләнер дәрәҗәгә җитеп, җырлап җибәрәсе килә. Әйе, мәшһүр табигать, оста сурәтче буларак, нәфис куллары белән бөек рәссамнар кебек гүзәл һәм мәһәбәт картиналар иҗат иткән. Бирегә килгәч. Фирүзәне һәрчак әкиятләрдә генә була торган сихри көч әсир итә. Тау битендәге дәү-дәү кыялар, йоклап яткан батыр уянгандай, бермәл кузгалып, хәрәкәтләнеп куярлар шикелле. Ул гынамы соң: күп яттык инде дип. түбән тәгәрәрләр, юлларындагы агачларны, куакларны сыта-изә, җимерә-вата тау битенә утырган өйләргә хәтле төшеп җитәрләр кебек. Әмма чал тарих шаһитлары — тау битендәге дәү-дәү кыялар, ташлар мең ел ничек ятсалар. шулай ята бирәләр: тау итәгенә урнашкан өйләрдә кешеләр яши, балалар үсә, аларның балаларының балалары туа тора, га алку-калку кыялар, биек тау-таш араларыннан бәреләсугыла мәтәлеп аккан чишмә... Шушы сурәт, шушы күренеш бала чактан ук Фирүзәне үзенә тартты. Кайларда гына йөреп кайтмасын, ул шунда ашыкты, килгән саен, сихерләнеп калган берәүдәй, калку кыяларга, биек-биек тауга, чылтырап аккан чишмәгә таң калып карап торды. Фирүзәнең ихтыяр көчен җуеп кыя араларыннан чылтыр-чылтыр ага да ага шул чишмә. Фирүзә чишмә моңын сәгатьләр буе тыңлый ала. Чишмә моңы аның күңелен сабый чагына, яшь сырлар уза, ә кыялар, җансыз шаһит буларак, шуларны күзәтәләр дә күзәтәләр. Кайчак Фирүзәгә шушы кыя-ташлар — тауның битендәге җыерчыклар, ә түбәсендәге кылганнар — аның чал чәчләре, чишмәләре — күз яшьләре кебек тоела башлый. Фирүзә һаман югарыга үрмәләде. Аның тизрәк чишмә башына җитәсе килде. Сусап килгән чаклары да булды аның Таң чишмәсе янына, эчәсе килмәгән чаклары да, әмма беркайда да Таң чишмәсенең суыннан да татлы суны эчкәне булмады. Һәм булмас тадыр. Ул гына да түгел, Таң чишмәсе аның истәлекләр белән тулы яшьлеге. Мәктәп елларындагы җан дусты Камил белән дә еш кына шунда менә торганнар иде. Әле дә булса хәтерендә: үбештеләр дә тәүге тапкыр егет белән шунда, бер-берсеннән оялышып чишмәгә төбәлделәр. Чишмә алардан көлде, суым эчегез, шуннан йөрәгегезгә талгынлык килер, диде. Нигә әле бу Камил тиктомалга искә төшеп тора. Ниемә кирәк ул шахтер егет Фирүзәгә. Ул инде Дамирга кияүгә чыкты, бармаганда туй балдагы, Дамир кидерткән алтын балдак. Кыялар күбәя, тау текәләнә, Фирүзә һаман өскәрәк тартыла. Менә ул чишмә, Таң чишмәсе, Фирүзә горур төстә тау итәге буйлап сузылып яткан туган авылына карый. Аннары чишмә янындагы зур ташның берсенә аякларын салындырып утыра да янә тирә- юньгә сокланып карап тора. И-и, рәхәт тә соң шунда утырып авылны күзәтү. Тау итәгенә, зәңгәр тасма булып, инеш сузылып яткан. Фирүзә саубуллашырга менгән Таң чишмәсе дә шул инешкә коя. Инеш аша агач күпер салганнар, ара-тирә басмалар күренә. Күперне чыгуга, уң якта, Фирүзәләрнең өе. Ишегалдында ак яулыгын чөеп бәйләгән әнисе йөри. Фирүзәнең әнисенә кычкырасы килә. Китә бит инде кызы, китә бит. Дамиры янына, Әлмәткә китә. Дамир больницада врач булып эшли. Фирүзә дә шунда эшләячәк. Дамир инде аңа урын да хәстәрләп куйган. Кичә телеграммасы килде. Бер сүз белән: «Фирүзә, көтәм!»—дигән. Фирүзәнең күзе кулындагы балдакка төшә. Менә ул аларның йөрәкләрен бәйләгән алтын балдак. Йөзек кояш нурында уйнаклап ала. Фирүзә ирексез- дән елмаеп куя. Балдакка караган саен күз алдына Дамир килә. Фирүзә таш өстенә менеп баса, кулларын күтәрә, аның очар кошлар сыман җилпенәсе килә. — Менә күр. күр, Дамир, Фирүзәңне, яныңа бүген үк очып китәргә әзер. Күр, Дамир!.. Шунда гына аның күзе таш өстендә торган кечкенә кәрзингә төште. Күрче, ул бит Дамирга җиләк тә җыярмын дигән иде. Ә үзе Камил белән тәүге тапкыр үбешүе турында уйланып саташа. Камил, Камил... Хезмәттән кайтуга егет Казанга, Фирүзә яшәгән медицина институтының тулай торагына килде. Бүлмәдәш кызлар шау-гөр иттеләр — кияү егете, йөргәнең, диделәр. Әйе дип тә әйтмәде Фирүзә, юк та димәде, егетне театрга дип алып чыгып китте дә гел юк итте. Фирүзәнең кулын сорарга килгән иде солдаттан кайткан егет. Әле өченче курста гына укыган Фирүзә аңа кырт кисте: — Юк! Кирәкмәс, Камил, дуслар гына булып калыйк... Үпкәләде дип әйтмәс иде егетне Фирүзә, әмма Камил тулай торакка кире кайтмады. Китеп барды. Хәзер әнә Себердә шахтер булып эшли, күмер кисә һәм бәйрәм саен Фирүзәгә котлау открыткалары сала. Фирүзә котлаганда котлый сабакташын, котламаганда — юк. Егет моңа ачуланмый да, хурланмый да, күрәсең, һаман җибәрүе җибәрү открыткаларны. Хәзер инде җибәрмәс. Фирүзә дә җавап бирмәс. Соңгы котлавында Фирүзә аңа: «Камил, мин кияүгә чыктым», — дип язды. Фирүзә тау уйдыгындагы каенлыкка юнәлде. Камилне искә төшерүгә, аңа моңсу булып китте, яшьлектәге беренче мәхәббәте бит. Каеннар да, Фирүзәнең серен уртаклашкан шикелле, моңсуланып калганнар: чәчләре иңнәренә таралып төшкән, башларын түбән игәннәр, нигәдер алар да сагышка бирелгән сыман иде. Аланга җитүгә, Фирүзә җиргә тезләнде. Шунда ук аңа бер тәл- ф гәш кызарып пешкән җир җиләге башын каккалап сәлам бирде. а Менә кая икән ул җиләк уйдыгы. Фирүзә, дөньясын онытып, җиләк җыя башлады. Тик җиләкләр кәрзингә генә төшмәде. Ниһаять, 3 исенә килде. «Җитте сиңа, тыя бел нәфесеңне», — дип тиргәде ул < үзен, әмма тамак күңел теләгәннән өстенрәк булып чыкты. Кәр- с зин бер читтә утырып калды. Үлән арасыннан дымлы, татлы хуш £ ис килә, актарган саен, менә ул мин дигән сыман, тәлгәш-тәлгәш ф җиләк килеп чыга. Башын күтәреп өскә карады: күз алдында һа- _ ман җиләкләр йөгерешә, әйтерсең йолдызлар. Чалкан төшеп үләнгә s ятты, күзләрен йомды. Шунда сусау тойды. Юк инде, башта җиләк ч җыярга. Кәрзинен алып килде, күз ачып йомганчы әллә ни хәтле җиләк җыйды. Дамиры шаккатсын әле. Менә сиңа, Дамир, үзем 2 аунап үскән аланнан җиләк җыеп килдем, дияр. Билләре катты. Кәрзине тулды. Торды да Фирүзә чишмәгә £ юнәлде. х Таң чишмәсе... Кем кушты икән аңа шул исемне? Таңны бе- -а ренче каршы алгангамы шундый исем биргәннәр үзенә? Чишмә £ янында көмеш тәңкәләр биешә. Су өстендә кояш нурлары уйный, з Чишмә чыккан төштә һәрчак кошлар була. Әнә уткойрык таш- £ тан-ташка йөгереп йөри. Кызылтүш очып китеп бара. Фирүзә кәр- и зинен бер читкәрәк куйды да чишмә чылтырап торган төшкә кил- ® де. Чишмә суы кыя таш араларына мәтәлеп төшеп китә. Тик ти5 беп чыккан төштә генә түгәрәк кул көзгесе хәтле тын урын бар. Суга каравы булды, Фирүзә үзен гүя көзгедә күрде, үз-үзенә елмайды. Йөзеген салып, таш өстенә куйды. Куш учына тутырып су алды. Учындагы суда көмеш тәңкәләр биеште. Тешне камаштырырдай салкын иде чишмә суы. Фирүзә уч-уч чишмә суын эчте. Аннары күтәрелеп күккә карады. Зәңгәр киңлектә, адашкан аккош кебек, ак болыт йөзә. Фирүзә кулларын күтәрде, ак болытка иптәш булып очып китәсе килде. Баскан урнында бөтерелеп алды. Шунда нидер зыңлап китте. Тиң-тиң-тиң. Башта ул моңа игътибар итмәде. Күккә ашкан иде, җиргә төшә алмый торды. Ләкин икенче мәлдә: «Балдак!» дигән уй зиһенен телеп үтте. Күзе таш өстенә төште — алтын балдак юк иде. Аркасына гүя салкын су койдылар. Фирүзә калтырап китте. Түбән карады. Кыялар, уентыклар аша, кая сикереп, кая ташлар арасына керә-югала чишмә ага, балдак шул юлдан түбән очкан. Түбән! Фирүзә чишмә буйлап төшә башлады, һәр уентыкка игътибар итте. Текә җиргә җиткәч, туктап калды, башы әйләнеп китте, аста куркыныч текә упкын иде. Юк! Монда ук килеп җитмәгәндер. Фирүзә һәр таш арасын янә җентекләп карап чыкты, тәгәрәп китү юнәлешләрен чамалады, янә-янә эзләде, әмма балдак табылмады да табылмады. Чишмә янына килеп утырды, бирегә килүен, балдагын салып таш өстенә куюын, су эчүен, ике кулын күтәреп күккә каравын күз алдына китерде. Яңадан эзли башлады. Таш араларын актара-актара тырнаклары каерылды, бармаклары канады, тамак төбеннән каты төер китмәде, күзләре әчетте... Кояш кич якка авыша башлады. Фирүзә инде унынчы мәртәбәдер йөзек тәгәрәр җирдән яңа баштан эзләргә кереште. Тик балдакны барыбер таба алмады. Күз яшьләрен тыюдан гаҗиз калып, нәүмизләнеп өйгә таба атлаганда Казанның үзәк ЗАГС бинасында алтын балдакны бармагына 65 кидергән Дамирны йөзенче тапкыр дияргә була күз алдына китерде. Юк, бу һич тә мөмкин хәл түгел, ничек инде иң кадерле кешесе бүләк иткән алтын балдакны югалтырга тиеш ул! Бу хәл Фирүзәнең башына сыймады. Ләкин буласы булган инде. Иртәгә ул Әлмәткә Дамир янына китә. Ә туй балдагын Таң чишмәсе йотты. Фирүзә өйләренә ашыкты, һич югы, кайгысын әнисе белән уртаклашасы килде. Ул әле әнисенә ни дип әйтәсен дә белми иде, бу хәбәрне ишеткәч, әнисенең ни әйтүен дә күз алдына китерә алмый иде хәтта, мәгәр бер нәрсәне ачык белә: әнисе аны юатыр, күңелендәге төерне эретер, киңәш бирер, берәр әмәлен табар. Гомер буена мәктәптә техничка булып эшләгән әнисе аны җиде ел буена институтта укытты. Фирүзә Ленин стипендиясенә укыды, акчаны җитәрлек ала иде, әмма кайчан, кемгә җиткәне бар ул акчаның. Кияүгә чыгам дигәч, әнисе аңа балдак алырсың дип тагын йөз сум акча салган иде. Әй куанган иде Фирүзә шул акчаны алгач, бу бит ана кешенең ризалык билгесе иде. Әнисе ут алган, өстәл янында бәйләм бәйләп утыра. Фирүзә акрын гына керде, кәрзинкәсен өстәлгә китереп куйды. Әнисе кәрзинкәгә үрелеп карады. — Ярыйсы җыйгансың, кинәнер инде Дамирың,— диде. Тагын бәйләменә кереште.— Чәй әзер, кызым. — Юк, инәкәй,— дип кулларын кая куярга белми, борсаланып алды Фирүзә.— Эчмим. Арыдым. — Ни булды, аю кудымы әллә үзеңне? — Инәкәй, мин балдагым югалттым... Әнисе бәйләмен бер читкә куйды, кызына текәлебрәк карады, кулбармакларына күз төшереп алды. — Берәрсе талап-фәлән алып китмәгәндер бит? — Юк, инәкәй, чишмә янына туктаган идем. Салып таш өстенә куйдым. Беләсеңме, теге сул кулдагы шома ташны... Кояш баеганчы эзләдем. Фирүзәнең күзләре яшь белән тулды. — Балдак баш түгел, балам, кайгырып кире кайтарып булмас. Насыйп булмагандыр... — Инәкәй, аны миңа Дамир алып биргән иде бит. Туй балдагы. Ничек мин аның каршына балдаксыз барыйм. Ни уйлар ул, ни әйтер?.. — Әй бала, бала. Яманга гына була күрмәсен инде, ходаем. Күршеләрдән әҗәткә акча алып булса да... Фирүзә әнисенең алдына тезләнде, итәк очына башын төртте, елап җибәрде. ...Балдакны алырга әнисе белән икәүләп бардылар, бик озак сайладылар. Әнисе түгел, Фирүзә сайлады. Алтын балдак югалганына охшаган булса да, Фирүзә кат-кат әнисенә дәште. — Менә шундый киңлектәге, саргылт төстә иде. Шулай бит?.. Ә акчасын, инәкәй, мин сиңа беренче зарплатадан ук салырмын. Дамир ике ставкага диярлек эшли, мин бер ярымга эшләргә исәп. — Ярый, кызым, хәерлегә юрыйк, — диде әнисе, магазиннан кайтканда. — Күңеле изгедә булса, иншалла, әйбәт кеше булыр. Чишмә суын болгатып булмаган кебек, саф күңелле кешене дә алдап булмый. Мин ышанам сиңа, балам, начар кеше сайламагансың- дыр... ...Дамир янына китәргә капкадан чыккач, Фирүзә, теләсә-те- ләмәсә дә Таң чишмәсе янына күз ташлап алды. Күксел-кара балыт тау битенә шәлен салган, болыт күләгәсе чишмә ягына таба шуыша. Озата чыккан әнисе Фирүзәнең Таң чишмәсе ягына карап торуын абайлап: — Куй, балам, изгегә юрыйк, исән-имин барып җит. Җай табып, кияү белән әйберләрең алып китәргә кайтыгыз. Их, бала, атаң булмагангамы санга сукмадың, кияүне күрмәдем дә, чыктың да куйдың, — дип соңгы чиктә булса да рәнҗеп алды ана. «Атаң булмаганга», — дип уйланды Фирүзә. Моңа кадәр бу турыда ул уйламады диярлек. Әйе шул. Кая аның әтисе? Әммаф сабый чагындагы бер хәл еш кына исенә төшкәли. Урам буйлап2 югары очка баралар иде, әнисе ни сәбәпледер Фирүзәне алгарак^ этеп җибәрде. «Әнә, әтиең килә, йөгер каршына!»—диде. Фирүзәң әтисенә каршы йөгерде. Аның башында төлке бүрек, аягында унты-S лар, өстендә аю тиресеннән теккән тун иде. Башка нәрсәсен хәтер-Е ләми Фирүзә, ә менә тун чабуы хәтергә нык сеңеп калган. Йомшак н иде чабу, Фирүзәнең битен рәхәт итеп кытыклап алды. Ләкин аныф атакай белергә дә теләмәде. «И-и, сабый. Мин синең атаң түгел, —s диде.— Ялгыштың бит, ялгыштың!» Фирүзә, кире борылып, әнисенә: таба йөгерде һәм анасының пальто итәгенә капланып, елап җи-ч бәрде. Бераздан башын күтәреп караса, әнисенең күзләре яшь бе-^ лән мөлдерәп тулган, үзе керфек какмый китеп баручы ир-атка« карап тора. Шул хәлдән соң сабый чакта да, үсеп балигъ булгач^ та Фирүзә: «Инәкәй, минем әткәй кая?»—дип бер генә тапкыр^ да сорамады. Әмма әнисенең яшь тулы күзләре белән китеп барган * нр-затка карап торуларын мәңге-мәңге онытасы юк. £ Фирүзә бармагындагы алтын балдакка бакты, елмайды, әнисе-к нең иңнәрен кочып, аркасыннан сөйде. з — Инәкәй, син аны яратырсың. Ул шундый әйбәт, шундый^ әйбәт кеше... о — Кеше күңеле — карурман, бала. Танышуыгызга ай тулыр-® тулмас кияүгә чыгуыңа ризалыгым бирдем дә, бирмәдем дә дип’ уйла. Сыный-сыный сынала кеше. Бәхетле була күрегез, бар теләгем шул. Әйдә инде, автобуска соңга калырсың. Юлчының юлда булуы хәерле. Киләсе атнага алып кайтырсың үзен... — Әйе, әйе, инәкәй! ... Соңгы тапкыр туган авылына карап алды Фирүзә. Ни хикмәттер, Казанга медицина институтына укырга киткәндә дә шулай моңсу булган иде аңа, инде укып бетереп врач булгач та туып- үскән өйдән чыгып китүләре моңсурак. Казан больницаларының берсендә практика узганда Да мирны очратуы, аңа кияүгә чыгуы, башкалага белемен күтәрергә килгән Дамирның үз шәһәренә кайтып китүе, Фирүзәнең аның янына барырга чыгуы куанычлы хәл булса да, барыбер моңсу иде аңа. Ә бит Дамиры аны көтә. Өзелеп, зарыгып көтә. Телеграммасы килде. Фирүзә дә аңа иртәгә юлга чыгам дип телеграмма сукты. Автобуска утыргач, Фирүзә сумкасын, киндер букчасын аяк янынарак куйды да, йокымсырап, күзләрен йомды. Тигез асфальт юлдан тәгәрәгән автобус тибрәнүенә оеп уйланып барды. Хыялсыз кеше — канатсыз кош. Хыял ул кешенең юанычы, куанычы, ышанычы, хәтта мактанычы. Фирүзәнең хыялы врач булу иде, ул аңа иреште, аннары ул кияүгә чыгу турында уйлана башлады. Танышлары арасында күңеленә ошаган, килешкән егетләр булмадылар түгел, булдылар, әмма Фирүзә ашыкмады, кемнедер көтте. «Ул», аңа очрарга тиеш, «гыйшык алласы» Фирүзәне үз тиңе белән кавыштырыр, нәкъ менә хыялында йөрткән кеше очрар аңа, очрамый калмас, дип өметләнеп йөрде Фирүзә, һәм әллә инде «гыйшык алласы» зарын ишетте, аңа Дамирны җибәрде. Дамир башкаланың 6 нчы больницасында белемен арттыра, ә Фирүзә интернатура уза. Ул аны башта коридорда күрде. Авырулар үтеп-сүтеп йөри, гадәти хәл, Фирүзә җиденче палатага юнәл де, анда авыр хәлдә бер ир-ат ята иде. Йөрәк чире, инфаркт. Фирү- аәгә каршы берәү килә. Ярый, килә бирсен, азмы больница коридорында киләп саручылар. Ләкин күз дигәнең ботак тишеге түгел шул. Синең күзең мизгел эчендә күргән кешеңә бәя бирә, сыный, һәрхәлдә, кеше турында, һич югы, азмы-күпме белергә тели. Мәгәр ни кызыксынса да, Фирүзә түгел, ә ул аны туктатты. — Җиденче палатада сезнең авырумы әллә? Минем исемем Дамир, — дип, ул Фирүзәне баштан ук шаккатырды. — Кызык авыру, сирәк очрый торган. Сез биредә күптәнме?.. Гафу, коллега, исәнмесез!.. Нәкъ менә баштан әйтәсе сүзен иң соңыннан әйтүе белән Фирүзәне көлергә мәҗбүр итте ул. — Исәнмесез. Минем авыру булса нишләр идегез?.. — Фирүзә кулларын халат кесәсенә тыкты, кинаяләп көлемсерәде. — Карагыз әле, ни. Бирегез әле ул авыруны миңа? Шеф риза, мин аңа хәлне аңлаттым инде. Әйтәм бит, минем өчен гаять кызык авыру ул. Фирүзә аңа төбәлебрәк карады. Күзләре әллә күк, әллә яшел шунда. Киң кашлы, ияк уртасында чокыр, җәлпәгрәк, шул ук вакытта чөенкерәк борынлы, шуңамы, башын күтәребрәк йөри кебек. Чәчкәле күлмәккә кара галстук бәйләгән, галстугы бер якка кыйшаебрак тора. Фирүзәнең галстукны төзәтеп куясы килеп китте. — Юк инде, мин ул авыруны үзем карыйм. — Беләсезме нәрсә, кичә аның янына хатыны килде, ул китеп бераз торуга, сөяркәсе килеп керде. Аны күрүгә бичара авыруның битләре алсуланып китте... Тәк-тэ, коллега. Мәхәббәт ул дәвалау көченә ия нәрсә. Менә шунысы белән кызыклы да ул чирле миңа. Шуларны искә алганда... Фирүзә китә башлады, Дамир да, барган юлын онытып, кире борылды, аның белән янәшә атлап китте. — Сезне авыруның сөяркәсеме, әллә чирле үземе кызыксындыра? —Икесе дә. Миндәй буйдак кешегә мәхәббәт турында сөйләүнең нинди гөнаһы булсын ди, тәк-тэ. Башта ул Фирүзәгә бик беркатлы күренде. Барасы җирен җуеп аның белән атлап китүе дә, гомумән, үз-үзен тотышы да, кара көдрә чәче дә ошамады Фирүзәгә. Үтә кызыксынучан, Фирүзәне күрүе булды, бер адым аңардан калмады, аның шәүләсенә әверелде диярсең. Иң сәере шул булды: ул килмәгән чакларда Фирүзә аны юксынмады. Моңа кадәр таныш егетләрен кайчак исенә төшергәли, хәтта юксынып куйгалый иде. Әйтик, шул ук Камилне юк-юк та исенә төшереп куя бит. Ә бу әллә бар, әллә юк шунда. Мәгәр Дамир үзе әрсез булды. Иртән иртүк тулай торакка килеп, Фирүзәнең чыгуын көтеп алды, кич озата килде. Ә бер ял көнне ниндидер концертка чакырды. Зур спорт сараенда барган бу концертка Фирүзә үзе дә бик барырга теләгән иде, Дамир билетлар алып килгәч, шундук ризалашты. Концерты концерт инде. Артистлар алар киләләр дә җырлап-би- еп күңелгә рәхәт оеткысы салып китеп баралар, ә менә Фирүзә әллә нишләде шул концерттан соң. Дамирны юксына башлады. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Җепкә таккан диярсең үзен, Фирүзә кая, ул — шунда. Җитмәсә, үч иткәндәй, кич җиттеме, кая булса чакыра, һич югы. бүлмәгә кереп утыра. Гел янда инде югыйсәң. Ә менә килми, күренми башладымы, әллә нигә күңел юксынып куйгалый. — Фирүзә, әйдә театрга. Премьера бүген. Фирүзә бара. Ә ул егет дигәнең телгә гаять шома. Күп укуы бер хәл, шактый дөнья да күргән икән үзе. Институтны бетерүенә дүрт-биш ел узган, белемен күтәрү курсларын тәмамлагач үз шәһәренә кайтып китәргә тиеш, хәтта... дөрес, монысын кыймый гына: — Фирүзә, өйдә безнең больницага эшкә, — диде. Фирүзә көлде. Чөнки аның кай якларга китәбе күптән билгеле. Институт тәмамлаган һәр студентка биреләсе направление аңа да бирелгән иде инде. Алай ансат кына итеп теләгән җиренә китеп бара алмый иде шул инде Фирүзә. Ләкин Дамир аңа: — Чык миңа кияүгә, Фирүзә, тәк-тэ,— дип куйды. Бу театрдан кайтышлый Ленин бакчасында булды. Икесе эскәмиядә утыралар. Иңнәре-иңгә дә тимәгән, хәтта үбешеп тә караганнары юк иде әле, әмма шул кеше: «Кияүгә чык миңа», — дип утырсын инде. Ни дип җавап бирсен Фирүзә моңа каршы? — Кияүгә чыксаң, сине минем янга җибәрми хәлләре юк, тәк- тэ,— диде Дамир кайнарланып.— Мин сиңа әйбәт ир булырмын, Фирүзә. Ике бүлмәле квартирам бар. Берүзем яшим. Без бит икебез дә врачлар. Ә мәхәббәт, килер ул мәхәббәт, Фирүзә, сиңа да. Миңа килде инде ул. Фирүзә Дамирның күзләренә карый. Ләкин ярым караңгыда һичнинди үзгәреш күрми. «Ә бит хак әйтә. Кайчан да булса ул да кияүгә чыгарга тиештер бит инде», — дип уйлана ул. Дөресен әйтергә кирәк, сабакташ Камилдән башка моңа кадәр аның кулын сораучы берәү дә булмады әле. Бу бик җитди нәрсә дип йөри иде Фирүзә, баксаң, бик гади икән бит. Риза буласы да, ЗАГСка гариза язасы. Бер айдан туй һәм алар ир белән хатын. Шаяртмыймы бу Дамир? Фирүзәнең күңелендә әллә ниткән шикләр «мәш» килсә дә. Дамирның: «Чык миңа кияүгә», — дигән сүзе йөрәгенә уелып кереп утырды. Шул көнне алар тулай торак подъездында беренче тапкыр үбештеләр. Гариза биргәч, Фирүзә йөрәгендә ниндидер гүзәл гөлнең чәчәк атуын тойды. Бу куанычлы хәл иде. Әнисеннән ризалык сорап язды. Ни әйтсен ана кеше, ризалыгын белдереп йөз сум акча салды. Кызына бит инде егерме биш тулып бара иде, вакыт инде дип уйлавы булгандыр. Туйдан соң өч көн гостиницада яшәделәр. Барысы да заманча булды. Дамир квартира ачкычын хатынына биреп, үз шәһәренә кай тып китте. Фирүзәнең ялы бар иде әле, ул әнисе янына Актауга юл тотты. Вәгъдәләштеләр: ун көннән Фирүзә аның янына килә. Ул арада Дамир аңа эш урыны әзерләп куя. Фирүзә кулындагы адрес язылган кәгазьгә минут саен күз төшереп алды. Автобустан төшкәннән соң аны алып киткән такси өч катлы өйләр тезелеп киткән Гоголь урамына борылды. Чаттан өченче өй дигән иде Дамир. Унсигезенче йорт. Әнә ул. Икенче кат, балконы да бар, диде. Чынлап та. Әнә, балконы да. Фирүзә шоферга акча биргәндә кулларының калтыравын тойды. Шофер аңа шикләнеп карады. — Гафу итегез. Дулкынланудан бу. — Их. хатыннар! — диде шофер һәм, Фирүзә төшүгә, моторын үкертеп китеп барды. МӨСӘГЫЙТЬ ХӘБИБУЛЛИН ф ТУИ БАЛДАГЫ Сумкасыннан Дамир биреп калдырган ачкычны чыгарды. «Мин эштә чакта килсәң, менә, ач та кер», — дигән иде яшь ир. Йөрәге ашкына, аңа карап, куллары калтырана. Фирүзә ишекне ачты. Керде. Ачык балкон тәрәзәсеннән җил сулышы кагылды, шапылдап балкон ишеге ябылды. — Дамир!.. «Эштәдер. Бик әйбәт. Бераз җыештырынырмын». Фирүзә, сумкасын ишек янында калдырып, бүлмәләрне йөреп чыкты. Түр як бүлмәдә телевизор, диван кисәге, ике урындык. Йокы бүлмәсендә тар гына агач карават. Почмакта әле сүтеп җыелмаган софа тора. «Хәзерләнгән, көткән», — дип уйлады Фирүзә, кухня ягына кереп чыкты, ванна бүлмәсенә күз салды. Беренче эш итеп Фирүзә идәннәрне юды, кухнядагы савыт-сабаларны рәткә китерде. Гаҗәбе шул иде: бүлмәләр бер дә гел ир-ат кына яшәгәнгә охшамаган. Чисталык, пөхтәлек, һәр нәрсә үз ур- нында. Кичкә таба ул аш пешерде. Дамирны көтте. Дамир сәгать бишләрдә кайтты. Ул кухня ягында, кечкенә алъяпкыч бәйләп, нидер пешеренеп йөргән Фирүзәне күрде дә, атылып аның янына килде, яшь хатынны кулына ук күтәреп алды. — Дамир, Дамир, нишләвең бу. Егасың ич, егасың, җүләрем... — Фирүзә, Фирүзә, синме бу, әйт әле, синме?! Мин көттем сине, Фирүзә, сагынып көттем. — Кулыннан төшерде, урындыкка утырды. — Ә син молодец. Өйгә уют керткәнсең. Беләсеңме, кайчак кайтып керәсе килми башлый шунда. Бүтен канатлар үстеме үземә, ашыга-кабалана кайттым. Тәк-тэ. Фирүзә аш бүлде. — Иртәгә шимбә, хуҗалык кибетенә чыгып керербез. Рәтле савыт-сабаң юк икән. — Керербез, — Дамир өстәл янына утырды. — Аш. Токмач ашы. У-у, телең йотмалы. Мин дә хатынлы булдым, тәк-тэ, Фирүзәкәй. Кара көдрә чәчләренә биш бармагын батырып, Дамир бер тын уйга чумып утырды, ул арада Фирүзә чәй табыны әзерләде. — Софа алгансың икән, — диде Фирүзә. — Алдым. Син килүгә. Хәзер чәй эчәбез дә урнаштырырбыз... Йомшак күренә болай. Чәй эчкәч, софаны җыйдылар. Җыеп бетергәч, Дамир софага чалкай төште, селкенеп карады. — Их-ма! Кил әле, кил яныма, Фирүзә... Фирүзә кыяр-кыймас кына софага утырды. Ул Дамирдан ояла иде әле. Кич белән йокларга яткач, Фирүзә иреннән сорап куйды: — Мине эшкә кая урнаштырырга исәбең? — Сөйләшенгән. Поликлиникада приемда утырырсың. — Кайчаннан? — Хет дүшәмбедән. — Ә нигә сузып торырга, дүшәмбедән үк керешәм. — Миңа калса, бер-ике атна өйдә тора аласың әле. Вакытың бар, тәк-тэ. Арттан кумыйлар. — Юк инде, Дамир. Дүшәмбе дигәч дүшәмбе, сиңа иярәм дә барам... — Ихтыярың. Эшли күр. Ике кулдан акча ала башларбыз. Мебель юнәтәсебез бар... Баш врач шул көнне үк Фирүзәне эштә калдырды. Көннең икенче яртысында аның янына Дамир кереп чыкты. Фирүзә карап утырган авыру карчык, ир-затның ак халаттан булса да, бүлмәгә ♦ какмый-шакымый килеп керүен ошатмады булса кирәк, Дамир чы- з гып киткәч, төксә генә: < — Иөри шунда!—дип, ыслап алды. Фирүзә аңа: «Ул минем § ирем», — дип тә карады. Алай да карчык тынычланмады. S — Иргә ышанма, Иделгә таянма, бала. с — Әбекәй, сездә кан басымы авыруы. Сезгә аз гына да борчы- н лырга ярамый, — диде Фирүзә, тавышын күтәрә төшеп. Әлмәткә ки- ♦ лә-килүгә шәхси тормышына тыкшынучыларны яратмавын сиздерүе х иде. з — Йә, йә, кызым. Үзең кара. Ил терәге — ир, җир терәге — * хатын, үзең беләсеңдер. Башка бер кәлимә сүз катмаса да, Фирүзәнең күңеленә әллә нит- « кән шом салып чыгып китте карчык. Бу халәттән ул эштән кайткач “ та тынычлана алмады. <э Ашап-эчеп, телевизор карап урынга яткач, Фирүзә Дамирдан co- * pan куйды: — Дамир, син нигә миңа үз тормышың турында бер дә сөйләми- с сең? з — Пи сөйлим соң? — Дамир кулларын баш астына куеп, чалкан £ әйләнеп ятты. Бүлмә стенасына урамнан узып торган машиналарның фара ут- ® лары төшә, башта ул стена буйлап үрмәли, аннары Дамирның йөзен * яктырта һәм почмакка кереп поса. — Ә син сөйлә, Дамир. Арабыздан җил дә узмасын.. — Җил дә. Ярый. Калада әйткән идем инде үзеңә. Авылда үстем. Укыдым. Институт тәмамладым. Менә бирегә, Әлмәткә, эшкә җибәрделәр. Бер елдан шушы квартираны алдым. Әни белән тора идек... Узган ел ул кинәт кенә дөнья куйды. Менә Казанга килгәч, сине очраттым. Тормышым минем шуннан гыйбарәт булыр. Фирүзәкәй, тәк-тэ. — Әйт әле, Дамир, син миңа кадәр берәүне дә яратмадыңмы? Дамир, терсәгенә таянып, торгандай итте, нигәдер башын чайкап куйды. — Ә син үзең берәүне дә яратмадыңмы? Сиңа егерме бишь яшь, ә үлеп гашыйк булыр еллар унҗиде яшьтә башлана түгелме? Миңа калса, кайберәүләргә ул иртәрәк тә килә. — Ачуланма, Дамир. Яратканга гына әйтүем... — Йокла. Соңгы чиктә галиҗәнабләре врач Дамир Хуҗиев сиңа өйләнгән икән, димәк, синнән дә гүзәл затны тапмаган булып чыга, тәк-тэ. Хәтерем ялгышмаса, син үзең дә егетләр белән очраштыргала- дым дип сөйләгән идең түгелме?.. — Мин сине чынлап та яратам, Дамир. Яраттым. — Яратсаң, йокла. Иртә кичтән хәерлерәк.— Дамир, үрелеп, Фирүзәнең маңгаеннан, күзләреннән, ирененнән үбеп алды.— Тыныч йокы, татлы төш сиңа, тәк-тэ. ...Икенче көнне эштә аның янына күрше бүлмәдәге күз врачы керде. — Безгә ашка рәхим итегез. Буфет бар барын да, өйдән өчпочмаклар алып килгән идем... Рәтләп танышып өлгермәсәләр дә, әбәт вакыты җиткәч, Фирүзә күрше бүлмәгә керде. Түр яктагы буш бүлмәдә чәй эчеп утырган хатыннар, сүз куешкандай, берсе артыннан берсе торып, аңа урын бирә башладылар. Ак яулык бәйләгән сестра гына, башын түбән игән килеш, утыра бирде. Фирүзә бирегә килмәс борын ук коллектив ничек кабул итәр дин курыккан иде, эш көненең икенчесендә үк чәйгә дәшкәч, аның күңеле булып китте. — Быел гына бетердегезме? — Әйе. Коллегалары гүя сорау алалар иде. Фирүзә җавап бирә торды. Барысы да сорашты. Тик бер сестра гына сөмсере коелып утыра бирде. — Дәүҗан, нишләдең син бүген, балтаң суга төшкән күк утырасың? — дип сорады күз врачы шунда. Сестра анда да дәшмәде, өстәлгә төбәлгән килеш тын калды. Кич якта алар Дамир белән бергә эштән кайтырга чыктылар. Фирүзәнең Кәефе күтәренке иде. Ул ирен култыклап алды. Ни генә булмасын, ул ирдәге хатын һәм Дамир аңа ошый, юк, ул аны ярата хәтта. Сагынды бит? Сагынды. Димәк, ярата ул аны, я-ра-та! — Дамир, әйдә киләсе атнага әни янына кайтып киләбез. Кайтабыз дип ышандырдым. Киявең алып кайтам дидем. — Ярый, барырбыз, Фирүзә. Тик тыңла әле башта. Ашыкмыйк, ишетәсеңме, ашыктырма мине, Фирүзә. Барысына да өлгерербез, тәк-тэ... Иренең бу сүзләренә Фирүзәнең кәефе кырылды, Дамир аңардан нидер яшерә сыман тоелды. Тик ни? Урамның уң ягыннан да, сул як тротуардан да кешеләр агыла. Фирүзә Дамирның кәефен бозарга теләмәде. Шулай да күңеленнән борчу китмәде. Нигә аның кәефе юк? Ни булды аңа? Нигә Фирүзәнең шатлыгын уртаклашмый?.. Өйгә кайтып җиткәндә генә алар каршына бер малай йөгереп чыкты. — Әтием! Бала йөгереп килде дә Дамирның аякларын кочаклады. Фирүзәнең тыны кысылды. Дамир көлде. — Ялгышты сабый, — диде Дамир. — Бар, бар, әтиең башка синең, малай. — Дамир малайны җиңелчә генә читкә этәрде. — Ялгыштың дим, тәктэ... Малайның күзләрендә яшь елтырады, ул ни әйтергә белми бермәл аптырап торды, аннары үртәлеп: — Кит! — диде. Фирүзә Дамирның күзләрен эзләде, сорыйсы килде. — Бер анекдот бар, — дип көлемсерәде Дамир. — Французлар урамда бер ялгыз малай күрдеңме — һич югы, башыннан сыйпап үт, карт-корыны күрдеңме — аз булса да хәер бир, диләр икән. — Нигә? — Малае — улың булуы бар, карты — әтиең. Ха-ха-ха!.. Фирүзәгә мәзәк ошады, ул да көлде. Тик бу көлүдән соң күңелдәге авырсу тойгы тагы да авырая гына төште. — Дамир! — Җитмәсме, Фирүзә. Сорашма. Шикләнмә миннән, ишетәсеңме, беркайчан да шикләнмә. Син минем хатыным, мин — синең ирең. Шул җитмәгәнме?! — Җиткән. — Тәк-тэ. ♦Минем мәхәббәтем диңгез кебек, ярларына сыймас дәрәҗәдә, — дип уйланды Фирүзә. — Ә ул миннән нидер яшерә. Ни? Кем ул малай? Нигә ул аңа әтием дип килеп сарылды?» Йөрәгенә ук булып кадалды бу шик Фирүзәнең, ул ни кылырга белми, төнозын күз йоммый ятты. Дамир йоклый. Әле кичә генә ул аңа шул тиклем якын иде, бүген нигәдер ят тоела. Аңа үзенең сабый чагы, йөгереп барып: «Әтием!» дип берәүнең тун чабуына ябышуы күз алдына килә, янә күңеле айкала Фирүзәнең. Иртән ул Дамирга сер бирмәскә тырышты. Күзләре кызарган иде, ир-ат хатынына карап-карап торды да: — Ни булды сиңа? Әллә чынлап та кичәге хәлгә ышана калдыңмы? — диде. ♦ — Әллә нигә башым авыртып тора, — дип алдады Фирүзә. Ул з иренә туры карарга оялды, күзләрен читкә алды. Эшкә баргач та ул тынычлана алмады. Авыруларны кабул итү 5 алдыннан аның янына күз врачы керде. «о — Дамир Галимович җирдән йөрми кебек миңа, түбәсе күккә g тигән. Кичә Дәүҗан алдында сорарга яхшысынмадым, Дамир белән *" элегрәк таныш идегезме, әле ул Казанга баргач кына танышты- ♦ гызмы? х — Танышуыбызга ике ай да булмады әле. — Алай... Бу ир-атка мин шаккатам. Эзләнәләр-эзләнәләр, сайланалар-сайланалар. Тиң тиңен эзли шул... * — Нигә алай дисез? 10 — Дамир Галимовичны әйтәм. Сездәй хатын табуына шат берүк. * Кемнедер бәхетле итә бу ир-ат, кемнедер бәхетсез итә. Сер тубаллары * прямо... Авыруларны кабул итсә итте Фирүзә, итмәсә юк. «Нигә ул алай £ диде? Кеме бар Дамирның?» Эш сәгатьләрен үткәрә алмый иза чикте с Фирүзә. Тизрәк беләсе, нидер тизрәк ачыклыйсы килде. Бүген ул 3 Дамирның да керүен көтмәде. Өс киемнәрен калдырган бүлмәгә » ашыкты, халатын салып, урамга атлады. Миен бертуктаусыз кичә - очраган малайның сүзе бораулады. Күз алдына малайның мөлдерәп яшь белән тулган күзләре килә, аптырап, гаҗәпләнеп калуы, нәүмизләнеп, балаларга гына хас үртәлү белән үпкәләве, йөгереп түгел, ә тәпен-тәпен артка чигә-чигә китеп баруы; малайның куе-кара чәче, Дамирныкыдай, бер-берсеннән качарга җыенгандай, читкәрәк урнашкан күзләре... Фирүзә ашыкты. Менә ул шунда очрады. Я бала бакчадан кайтып килә иде, я бу тирәдә, әнә шул өйдә яши... Фирүзә тротуардан ишегалдына борылды, ләкин киң ишегалдында андый бала-чага күренмәде. Балалар өчен ясалган ком әрҗәсе тирәсендә ике яшьлек кызчык йөри, аның кулында кечкенә көрәк, әрҗә янындагы эскәмиядә бер карчык утыра. Фирүзә шунда юнәлде. Ләкин, карчыкка җитәрәк, кире борылды, урамга чыкты. «Нигә йөрим соң әле мин болай? Ул мине ярата, шул җитмиме әллә миңа?» —дип уйлады ул, өй стенасына сөялгән килеш, тирә- юньне күзәтә башлады. Кичә малайны очраткан вакыт җитмәгән иде әле. Бакчадан кайтып барышы булган булса, ун минутлардан малай биредә булырга тиеш. Ярый әле, аны бу шәһәрдә берәү дә белми. Үтүче-сүтүчеләр гүя аны күрмиләр дә. «Әллә соң барысына төкереп, кайтып, аш хәстәрләп торыргамы?.. Юк, мин аның кем булуын белергә тиеш. Мине тәүге тапкыр алдаган икән, димәк, ул гомергә алдаячак. Аның хатыны, баласы булса?!» Бу уеннан Фирүзәнең коты алынды, сулышы кысылды. Чатта бер торкем бала-чага күренде. Фирүзә ике өй арасына узды, багана артынарак басты. «Әнә ул кичәге малай. Даммрныкы кебек, чәчләре чем-кара. Күрче, йөреше дә гел аныкы». Фирүзә, йөрәге кага башлавын тоеп, тротуарга чыкты, малайга каршы китте. — Исәнме, малыш* Малай бер мәлгә туктады, сирпелеп Фирүзәгә карады, бер дә исе китмичә шундук китә дә башлады. — Исемең ничек синең? — Гали. — Гали кәҗәне ашата, кәҗә сакалын селкетә: Галигә рәхмәт әйтә, — дип сөйләп китте Фирүзә. — Мин синең әниеңне беләм. Сердәшләр без. Алып барасыңмы үзегезгә мине? — Әнием минем эштә. Ул сәгать биштә генә кайта. — Ә сез кая торасыз? — Менә безнең йорт. «Бер квартал аша гына яшәгәннәр. Юк, өйләнмәгән булгандыр, өйләнеп аерылышкан булсалар... Киткән-киткән, ераккарак китәр иде». Шулай дип уйлауга, Фирүзәгә чәк кенә булса да тынычлану килде. Биш туларга ярты сәгать бар иде әле. «Дамир эштән кайтыр, мине эзләр», —дип куркынды Фирүзә, ә үзе малай белән янәшә атлый бирде. — Ә синең ачкычың бармы соң? Малай кара тасма белән муенына таккан ачкычны чыгарып күрсәтте. — Сез Шалтыданмы әллә? — Юк, Актаудан. — Шалтыда минем әбием бар... Өченче катка күтәрелгәндә Фирүзә шулай йөрүенә үкенү тойды, хәтта борылып китеп барасы килде. Мәгәр малайга ияреп кенә менде. Гали ишекне үзе ачты, зурларга хас тәвәккәллек белән коридорга УЗДЫ. — Хәзер мультик була. Карыйсызмы? — малай Фирүзәнең аягына күз салды. — Тик туфлиегызны салыгыз. Әнием келәмдә аяк киеме белән йөрергә кушмый. Фирүзә балага ияреп йөрүенә үз-үзен тиргәде, орышты. Тик барыбер әйләнеп чыгып китә алмады. Әллә нәрсә тотты үзен. Туфлиен салды, түр якка узды. Бер бүлмәле квартира. Идәндә яшел синтетик келәм, почмакта «Рекорд» телевизоры. Малай аңа урындык китереп бирде, барып телевизорны тоташтырды. — Сиңа ничә яшь инде, Гали? Малай биш бармагын тырпайтып күрсәтте. — Бер, ике, өч, дүрт, биш, — диде малай, һәр бармагын аерып күрсәтәкүрсәтә. — Зурсың инде, дәүсең дим. Малай дәүлеген исбат итәргә теләпме, телевизор ручкаларын боргаларга кереште. Аннары Гали Фирүзәгә кара тышлы альбом китереп бирде. — Менә рәхмәт. Мин альбом карый торам. Беренче бит. Фирүзәнең йөрәге ашкынып тибә башлады. Бу бит күз врачы янында утыручы медсестра Дәүҗан. Димәк?.. Юк-юк. Мөмкин түгел бу!.. Ә ник, нигә алай булмасын, ди... Менә ни өчен дәшми-тынмый, башын игән килеш утырган икән ул! Менә монда кыз чагы, медицина училищесы студенткасы. Фирүзә, алтын эзләгән кешедәй, тизрәк битләрне актарды. Менә ул Дамир. Озын чәчле, янәшәсендә Дәүҗан... Фирүзәнең күз аллары караңгыланып китте. Альбомның соңгы битенә кадәр Дамир фотолары. Димәк, ул өйләнгән булган, аның баласы бар. Фирүзә, тез буыннары калтыравын тоеп, торып басты. — Гали, рәхмәт сиңа, мин китим инде, соңрак килермен, яме... Малай мультфильм белән шул тиклем мавыккан иде, әйләнеп тә карамады. «Нинди хурлык, нинди түбәнлек! Ни өчен?.. Ни гаебем бар минем?.. Нигә алай иттең, Дамир» — дип үртәлде Фирүзә, өйгә таба атлаганда. Мизгел эчендә кичә генә якын, ямьле тоелган шәһәр шыксызланып калган сыман булды, кешеләре, өйләре, тротуар буена утыртылган тупылдар үзгәрде, бөтенләй башка төс алды. Фирүзәнең йөрәге күкрәк читлегеннән бәреп чыгардай булып типте. «Нишләргә, нишләргә?!» Ярый әле, Дамир кайтып җитмәгән иде, Фирүзә, йодрыкларын тешли-тешли, ярсынып, бүлмәдән-бүлмәгә йөренде. Әнисе ни әйтер, ни күзләре белән күренер әнисенә! Колак төбендә әнисенең сүзләре яңгырады. «Юньлегә генә булсын инде, балам». Юньлегә генә... Менә ул язмыш.. Фирүзә йөзекне салды, әйтерсең балдак телгә килде, ни эшләргә кирәген әйтеп бирер кебек иде. «Нигә ул мине алдады, нигә ул баласы, хатыны булуы турында әйтмәде?» Ул ашыга-кабалана сумкасына әйберләрен тутырырга кереште һәм, ачкычны өстәлгә куеп, подъезд ягыннан ишекне япты. Ул килеп кергәндә, Гали кино карап утыра иде инде. — Кем бар анда? — дип, кухня ягыннан Галинең әнисе килеп чыкты, аннан әллә ишекнең ачык калуына аптырап, әллә көтелмәгән кунакны күрүдән баскан җирендә катты да калды. — Сез?! — Мин, Дәүҗан... Дәүҗан, зинһар әүвәл мине тыңлагыз. Бер сорау, нибарысы бер сорау сезгә... Бала аныкымы?.. Дәүҗан күзләрен түбән төшерде, бер тын кулындагы тастымалны бөтәрләп торды. — Без аның белән язылышмаган идек. Үзе никтер теләмәде... Фирүзәгә кисәк җиңел, бик-бик җиңел булып китте. Бер тапкыр ул, бала чакта, су буена, болынга төшкән иде. Чәчәкләр арасында йори торгач, бер күбәләккә тап булды. Ул шундый матур иде ки. Фирүзә күбәләкне тотарга итте. Ә күбәләк очынды да очынды. Гүя Фирүзә белән юри уйный иде. Фирүзә аның артыннан йөгерде, һәм шунда кинәт аңа да канатлар үсеп чыккан кебек булды. Ул күккә күтәрелде, очып китте. Җиңел-җиңел булып киткән иде аңа шул вакыт. Бу хәлдән соң ул еш кына төсле төшләр күрде, кошлар кебек биектә-биектә очып йөрде. — Менә бу йөзек, бу алтын балдак, Дәүҗан, аныкы. Аны мина Дамир алып биргән иде. — Фирүзә ни әйтергә белми аптырап калган хатынга балдакны сузды. — Алыгыз, ал. Сезнеке ул. Мин китәм. Бөтенләй китәм. Мин аны бүтән күрергә теләмим... Дәүҗан балдакка үрелмәде, тораташтай басып тора бирде. Фирүзә аның янына килде, балдакны хатынның учына салды. — Алыгыз. Зинһар, рәнҗемәгез миңа... Автобус түбән тәгәри, кояш баеп бара, ә көнчыгыш ягыннан, кояшны озатырга дипме, ай калкып килә. Ул шундый мул, түгәрәк һәм ак ки, үрелеп кагыласы, тотып карыйсы килә. Ә бераздан кояш баеп, ай тагы да көмешләнә, купшылана төшәр, йолдызлар кабыныр, тик ул вакытта инде Фирүзә бу шәһәрдән еракта, бик еракта булыр. Ай нуры Таң чишмәсенә дә төшәр. Фирүзәнең кайтуын әйтер, шул хәбәргә чишмә тагы да дәртләнебрәк чылтырар, саф күңелне болгатып булмый, кайгырма, Фирүзә, дияр.