Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘРВӘР ӘДҺӘМОВА

дире була. Шул ук вакытта «Крестьян газетасы» редакциясендә укучыларга юридик консультация бирү бүлегендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Сәрвәр Әдһәмова әдәби иҗат эше белән бик яшьли шөгыльләнә башлый. Томскида балалар йортында эшләгәндә ул балалар өчен «Авыл тормышыннан бер күренеш», «Хәзер бул!» исемле пьесаларын яза. 1946 елда аның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Песи белән чыпчык», 1953 елда «Минем апалар», 1959 елда «Дуслар» исемле хикәя җыентыклары басылып чыга. 1945 елдан ул — СССР Язучылар союзы члены. Сәрвәр Әдһәмова иҗатында әдәби тәрҗемә аеруча зур урын алып тора. Озак еллар буена тәрҗемә өлкәсендә армый-талмый эшләү аны тәрҗемә остасы итеп танытты. Рус классикларыннан М. Горький повестьларын, А. Пушкин прозасын, Л. Толстой, А. Чехов хикәяләрен, казакъ әдәбияты классигы М. Ауэзовның «Абай» эпопеясын татар укучылары аның тәрҗемәсендә укыйлар. Ярты гасырдан артыкка сузылган иҗат эшчәнлеге дәверендә Сәрвәр Әдһәмова татар әдәбиятын балалар өчен язган кызыклы әсәрләре, күп кенә тәрҗемә әсәрләре, күп кенә тәрҗемә китаплары, Г. Ибраһимов, К. Нәҗми кебек әдипләребез хакындагы истәлекләре белән баетты. Киң күңелле, ярдәмчел, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче каләмдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Шушы елның 10 ноябренда 78 иче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң танылган балалар язучысы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова вафат булды. Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туа. Башлангыч һәм урта белемне шунда ала. Соңыннан Казанда совет хокукы һәм төзелеше институтын тәмамлый. Сәрвәр Әдһәмова 18 яшеннән хезмәт юлын башлап җибәрә. Совет дәүләтенең беренче елларында ук ул укытучы булып эшли, аннары балалар йортына тәрбия че булып күчә. 1924—29 елларда ул Татарстан АССР Үзәк крестьян йорты каршындагы юридик бүлекнең мө