Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬЛӘР ЯНӘШӘЛЕГЕ

ф Поэзиябездә шигъри фикернең юлдан-юлга, строфадан-строфага эзлекле рәвештә үсә бару күренешенең камил үрнәкләре бар. Мондый шигъри фикер дәвамлылыгы, аерым шигырь күләме белән генә чикләнмичә бер рух-хистәге берничә әсәр буенча дәвам итәргә, үстерелергә дә мөмкин. Андый шигырьләр. төрле рәвештәге катлаулы бәйләнешләргә кереп, үзенә бертөрле әсәр шикелле булалар. Шагыйрьләр шигырьләрен еш кына, әнә шундый күләмле бөтеннәр итеп, циклларга туплап бирәләр. Без мондый күренешне А. Блок, С. Есенин, В. Маяковский. А. Ахматова, Б. Пастернак, М. Цветаева. Н. Тихонов, Е. Евтушенко һ. б. иҗатында очрата алабыз. Шигырьләрне бер бәйләм итеп бирү татар совет поэзиясендә Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов. Әнвәр Давыдов, Илдар Юзеев, Марс Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Ренат Харисов, Рәдиф Гатауллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һәм башкалар иҗатында әһәмиятле урын тота Поэзия турындагы әңгәмәдә Р. Фәйзуллин: «Ясалмарак поэмаларга караганда, төзек шигырь цикллары күбрәк ошый төшә миңа. Гәрчә андый шигырь циклларына караганда, поэманың теләсә кайсына, хәтта беркадәр йомшаграгына да тәнкыйтьчеләр игътибарлырак», дигән фикер әйткән иде. Ә нәрсә соң ул цикл? Бай традициясе булган поэзиябездә кирәкле күренешме ул? Бер бәйләм итеп бирелгән әсәрләрдә эчке кичерешләр һәм гомуми лирик образ берлеге була. Циклга кергән әсәрләр күп вакытта бер-берсеннән аерылгысыз булып, кушылып китәләр. Шигырьләр циклы, шактый киң контекстның бер төре буларак, һәр шигырьне мәгънәви югарылыкка күтәрә ала. Өстәмә төсмерләр белән баета. Бу хәлне тою өчен, кайбер аерым шигъри бәйләмнәргә мөрәҗәгать итеп карыйк. Сибгат Хәкимнең «Казан арты» (яисә «Кадерле почмак») дип исемләнгән шигырьләр циклы бар. Тематика һәм объект берлегенә нигезләнеп туган бу әсәр үзенең эчке логик үсеше белән кызыклы. Ул лирик геройның туган ягы — Казан арты турындагы сигез шигырьне берләштерә Болар — 1939 елдан алып 1957 елга кадәр язылган әсәрләр. «Казан» исемле шигырьдән соң 18 ел үткәч кенә, цикл тәмам «өлгереп» җитә. Биредәге әсәрләрендә шагыйрь төрле еллар күзлегеннән, төрле ераклыктан һәм төрле яктан йөрәгенә якын булган почмакка — туган җиргә карый. Тау башына басып карадым мин, Гашыйк итеп кичке утларың Кабындылар синең... («Каза н.в) Лирик герой үзен, кыядагы беркет кебек, ялгыз сизми. Ул — әле тегермән белән тарихны кузгатучы балта осталары янында, әле тормыш кебек кайнап торган базарларда йөри, әле, җитенче кыз булып, йөрәк серләрен ача. Ул һәр вакыт хәрәкәттә, үсештә: Октябрьдан соңгы яшьләреңнең Теркәлергә алгы сафына Теләдем мин, урамнардан үттем. Басып кызыл байрак астына. Ә бу үсеш беренче шигырьдәге «Мәхәббәтме, әллә тегермәнме Кешеләрне күбрәк елаткан?» дигән сораудан башланып китә һәм циклда бу сорауга җавап бирү, шигырьдән-шигырьгә үстерелеп, дәвам итә. Күз алдында тоткан җавабын шагыйрь әнә шул беренче шигырендә үк, лирик герой әле малай гына булган чакта ук. төрле лирик ассоциацияләр ярдәме белен укучының йөрәгенә, аңына сеңдерә башлый. Онны алу белән Фролдан. Ычкынамын, нинди абайлау ул: Ю «К У.» М It. ф ВҮГЕНГВ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ 145 Кайда — чокыр, кайда — борылмаң... Үрне менгәч, үтерсәң дә чапмыйм. Юк. язганга түгел һушымнан. Күзләр талып, җилдән яшьләнгәнче Карап тору рәхәт шушыннан. Туган җиргә булган олы мәхәббәт кадерле, изге онны да оныттыра, күзләрдән яшь чыгара икән... Тора-бара героебыз юлга чыгып китә. Офыклар киңәйгән саен, кадерле почмак та күзгә күренеп үсә, күтәрелә бара. Саргылт онтаны җилләрдә туздырып, өч ташлы тегермәнне дә сүтеп ташлыйлар... Ләкин туган җир барыбер туган җир булып, иң кадерле почмак булып кала бирә! Чөнки кешене үз ягына бәйләгән нәрсә — тегермән яки тамак колы булу гына түгел — ә туган якка булган олы мәхәббәт. Биредә — кешенең тәүге мәхәббәте, шагыйрь үзе генә белгән җырлар. Монда «әнкәй» дигән иң кадерле кеше бар. Шигъри бәйләмдә туган як — Ватанның бер кисәге («Ватанымның якты почмагы син...»). Шул җанга якын кисәктән башка Ватанны һәм Ватаннан тыш «кадерле почмакны» күз алдына китерүе дә кыен. Бу турыда әдипнең үз сүзе—йөрәк тавышы бар: Әй, кадерле почмак, газиз почмак, Синсез җирдә тордың-тормадың. («Кадерле почмак».) Казан арты — бөтен ил, дөнья кебек үк—изге, газиз. Ул — кешенең иҗатына, хезмәтенә һәм тормышына ялкын өстәп торучы сүнмәс мәхәббәткә лаек як икән. Яшәвемнең азагына тикле Сүндермәмен синең чаткыңны... Цикл кадерле якка булган чиксез мәхәббәтнең бөтен катлаулылыгын, кайнарлыгын, кешелеклеген кечкенә күләмле бер шигырьдә генә түгел, ә шигъри бәйләмдә тулырак ачып бирү мөмкинлеген күрсәтә. Циклда эчке логик үсештә бирелгән фикерләр, хисләр системасының (аерым шигырьгә караганда) тәэсир итү һәм ышандыру көче дә артып китә. * » Рәдиф Гатауллинның «Европада татар шагыйрьләре» дигән циклы «Казан утлары» журналында дөнья күрү белән үк шигырь сөючеләр күңелен үзенә тартты. Географик киңлеге белән генә түгел. Татар шагыйренең мәшһүр Париж шәһәрендә алган тәэсирләрен бер фокуска җыя белүе һәм шул хисләрне инде сагындырып та өлгергән туган якларга, «алтын Казанпга үреп, тасвирлап бирү осталыгы белән дә... Менә без әйтерсең лә шагыйрь белән бергә Парижда, Люксембург бакчасында уйланып йөрибез, нурлы күз карашларыбыз француз балаларының башыннан сыйпап уза... Ул да түгел, борынгы замокларга, Сена ярларына килеп чыгабыз, атаклы «Нор- мандия-Неман» дивизиясе вәкиле — чал полковник белән очрашабыз, Жанна д'Арк һәйкәле янында Орлеан кызлары белән рәсемгә төшәбез. Әлеге шигырь бәйләмен (һәм, гомумән, Рәдиф Гатауллинның иң уңышлы шигырьләрен) укый башлауга ук, хисләр ташкыны сине шигъри-романтик дөньяга бөтереп алып кереп китә, җаның яшәрә. Шагыйрь безне Париж урамнары белән таныштырып йөртә, үзе һәр даим туган ил, халык турында уйлана. Күңеле белән шунда ук туган-үскән җирне юксына. Чагыштыра, искә төшерә: Маяковский әйткәнчә. «Яшәп синдә үләр идем. Шундый җир — Мәскәү булмаса». һәм... алтын Казаным минем! Шигырьләрне планетаның әдәбиятыбыз өчен яңа бер төбәгенә сәяхәт кылу вакыйгасы бер бәйләмгә туплый, алар туган җир турында уйланулар булып бер-берсе- нә үрелә баралар. ...Шагыйрь, Эйфель манарасына менеп, француз яулыгын болгый. нас» med«M сирәк чыга татар шагыйрьләре ф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ ф Беркайчан да Онытырга ярамый!.. [«Тән он ытс a...»J Хәтта яра сүзе үзе үк көрәш сүзен хәтерләтә, ә көрәш сүзе — яраны. Бу сүзләрнең икесендә дә «р» тартыгы булуы һәм татар телендә «р» авазының кайбер башкь телләргә караганда көчлерәк, катырак әйтелүе ярдәмендә, бу сүзләр бер-берсенә тагын да якыная тешәләр кебек. Автор, гомумән, көрәш сүзен яратып куллана. Бу җәһәттән аның циклларының яисә китапларының исемнәрен генә булса да искә төшереп узыйк: «Сабан туй» циклы, «Ак сөлге» исемле шигырьләр җыентыгы һ. б.... «Яралар» циклында кулланылган яман, яна, кара (фигыль һәм төс), яла, ара, ярамый, янартау кебек сүзләр дә яңгырашлары ягыннан күпмедер дәрәҗәдә яра сүзе белән тәңгөлләшеп киләләр. Аларның күбесе мәгънәви яктан да «яра»га якын тора. Лирик герой өчен Җирне, Илне яралардан саклау, хыянәткә, ялганга каршы көрәштә калкан булу — сәгадәт. Бер шигырендә «илгә озын юл барасы» ди шагыйрь. Ә анда — киләчәктә: Карап безнең яраларга Оныклар Тарихларын бәһаләрләр, Онытма! Шул рәвешчә, «Яралар» циклындагы Яра образы, Көрәш образы белән үрелеп, киләчәккә юл алырга омтыла, сүзнең мәгънәсе тирәнәя, киңәя төшә. Әгәр дә циклның башыннан ахырына кадәр шигъри фикер һәм лирик кичерешләр дәвамлылыгы тагын да табигыйрәк эзлеклелектә алып барылган булса, бу әсәр олырак образ да тудыра алган булыр иде. * * Хәзер циклларның тематик яктан төрлелегенә игътибар итик. Шигъри цикллар авторның политик-агитацион, фәлсәфи, героик-патриотик, сәяхәт, истәлек-автобиографик, мәхәббәт һәм портрет шигырьләрен берләштерергә мөмкин. Билгеле, болар бөтенләй, «саф» көе генә башка төркемнәрдән аерым яшәмиләр. Мәсәлән, М. Кәримнең «Европа-Азия» һәм Р. Харисовның «Яралар» циклларында героик-патриотик хисләр, фәлсәфи фикерләр һ. б. төсмерләр юк дип булмый. Ләкин, шуңа да карамастан, болар политик-агитацион цикллар. Аларның берсендә («Европа- Азия») тынычлык өчен көрәш темасы шигъри бәйләмнең башыннан азагына хәтле алсу тасма төсле сызылып бара. Бу цикл үзендә тынычлыкны, бәхетне саклау өчен барган көрәш идеясе эзлекле рәвештә үстерелгән шигъри бәйләм диясе килә. Икенче цикл («Яралар») өчен түбәндәге юллар характерлы: Ил өчен, җир өчен көрәшкә әзер мин һәр секунд, һәр минут. Һәр сәгать... С. Хәкимнең «Кадерле почмак» һәм Роберт Әхмәтҗановның «Идел-йорт» дип исемләнгән шигъри бәйләмнәрен туган җиргә булган мәхәббәт тәэсирендә язылган шигырьләрен берләштергән цикллар рәтенә кертергә була. «Кадерле почмак» хакында югарыда сүз алып барылган иде. «Идел-йорт»та: «Нигез иске, йортыбыз яңа...» дигән юллар бар. һәм автор өнә шул борынгы нигезнең дә, бүгенге йортыбызның да җанлы сурәтләрен күз алдына китереп бастыра. Биредә хәтта туган туфрак өне дә колакка пышылдый: «Кайт илеңә, Иделеңә!.. Идел-йортта әниең елый. Күктән сине сорый- Калдырма, ди. җиде ятка. Кайт син, гәүдәм йөргән чакта. [«Ш әүпәм мәңге йөре р...») Шагыйрь өчен туган як ул — «томанлы-яңгырлы киңлек», «тургай тавышлары» «агарган борчак басулары», «кояшлы ишегалды», эңгер төшкәч, карт-корылар биләп алган күрше тау. Ул —бәрәңгегә спас яңгырлары сибәләгән як. Ул —хыялдагы йол- дызстан. Әсәрдә борынгы Болгар хәрабәләре дә терелә. Бер шигырь икенчесен көчәйтә бара. Автобиографик цикллардан Н. Арслановның «Еллар-язмышлар» һәм X. Камалов- ның «Әнкәй истәлеге» шигъри бөтеннәрен күрсәтергә була. Истәлек рәвешендә язылган шигъри бәйләмнәргә X. Туфанның «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар». портрет цикл- ♦ ларыннан Наҗар Нәҗминең «Шагыйрьләрж, сәяхәт циклларыннан С. Хәкимнең Берлинга бару уңае белән язылган «Торыгыз, Мусаларж, Р. Гатауллинның «Европада татар шагыйрьләре» исемле шигъри бәйләмнәре мисал була алалар. Героик-патриотик цикллар төркеменә мисал итеп Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» җыентыгындагы шигъри бәйләмнәрне күрсәтергә мөмкин. Әмма В. Воэдви- женскийның «М. Җәлилнең Моабит дәфтәрләре һәм аларның сугыш еллары совет әдәбиятындагы урыны» дип исемләнгән хезмәтендә әйтелгән бер фикер белән һич тә килешеп булмый. В. Воздвиженский «Моабит дәфтәрләрежн аерым цикл итеп күрсәтергә тели. Ләкин монда, безнең карашыбызча, берничә шигъри бәйләм тупланган. Әйтик, сугыш турындагы һәм лирик герой язмышына бәйле цикллар, сугыштан соңгы тыныч тормыш турындагы тәмамланмаган цикл һ. б. Бөтен җыентыкны аерым бер цикл гына итеп карау цикл контекстына караганда киңрәк контекстка алып килер иде Андый контекстны бәлки шигъри җыентык контексты дип атарга кирәктер. Әдипнең бөтен иҗаты яисә аерым китабы контекстын алып тикшерергә дә була. Ләкин андый ерак янәшәлекләрне цикл контексты итеп карау гадәткә кергән әдәби нормаларга сыймый кебек. Бу шигырьләр җыентыгын Гази ага Кашшаф биргән исем белән «Моабит дәфтәрләре» дип атау дөресрәк. Композицион яктан караганда, шигъри циклларны дүрткә бүлеп карарга мөмкин шикелле. Эчке логик үсеше булган шигъри бәйләмнәр төркеменә М. Кәримнең «Еврола- Азия», Р. Харисовның «Яралар» циклларын кертергә була. Тематик бер төслелеккә нигезләнгән цикллардан X. Туфанның «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», С. Хәкимнең «Суд залында», Н. Нәҗминең «Шагыйрьләр». Роберт Әх- мәтҗановның «Идел-йорт» исемле шигъри бәйләмнәрен күрсәтергә мөмкин. Вакыйгаларга бәйләнешле рәвештә бергә тупланган шигырьләр циклы төркемендә С. Хәкимнең «Торыгыз, Мусалар», Н. Арслановның «Еллар, язмышлар», X. Камалов- ның «Әнкәй истәлеге», Р. Гатауллинның «Европада татар шагыйрьләре» дигән әсәрләре урын ала. Болардан тыш катлаулы цикллар төркеме дә булуы мөмкин. Мәсәлән, С. Хәкимнең «Кадерле почмак» циклы шуңа тартымрак. Тематика һем объектны нигез итеп, берничә шигырьне берләштергән вакытта, художник палитрасының тәэсир итү кече бермә-бер арта. Шигырьләрне циклларга туплап бирү элекке чор шагыйрьләрендә дә. бүгенге поэзиядә дә билгеле урын тота. Әдипләр үзләренең әсәрләрен төрле исемнәр астында шигъри көлтәләргә яисә бәйләмнәргә туплап бирәләр: Г. Тукай «Беренче кәлтә». «Икенче көлтә», X. Туфан «Эскизлар», Н. Арсланов «Парчалар», X. Камалов «Әнкәй үлеменә язылган шигырьләр» дип исемлиләр. Боларның һәрберсе, әнә шул аерым цикллар өчен, аларның кайбер үзенчәлекләренә дә ишарәли торган дөрес исемнәр Заманыбыз тизлек, төгәллек, кыскалык таләп итә, бүгенге көнне узып яшәргә куша, һәм шуңа күрәдер, иң талантлы яшь шагыйрьләребез ачык фикерле кыска шигырьләре белән үзләрен таныттылар. Ләкин шигырь сөючеләрнең яшь шагыйрьләрдән зуррак, күләмлерәк әсәрләр көтүе дә хак һәрхәлдә, шигырьләрне бәйләм итеп бирү яшь талантлар иҗатындагы бөтенләй яңа. әлегә без күрмәгән якларны да ачарга булышуы бик мөмкин. Әйе, киләчәктә дә шигырьләр янәшәлеге, һичшиксез, образлар палитрасын яңа мәгънәви буяулар белән баетыр, яңадан-яңа ассоциацияләр тудырырга ярдәм итәр.