Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТ ШӘХЕСТӘН БАШЛАНА.

.. Шагыйрь белән тәнкыйтьче диалогы — Шигырь — күңел чәчәге генә булса, Чәчәк өчен җирдә беркемне дә Беркайчан да үтергәнне тарих белми.. РЕНАТ ХАРИС. — Шигърият — кеше күңеленең иң хозур, иң ирекле, иң кешелекле һәм иң матур яшәеше ул— (Әңгәмәдә катнашучыларның элегрәк язылган әсәрләреннән.) М. Вәлиев. Үсеш, алга таба хәрәкәт һәр вакыт яңа проблемалар, хәл итәсе кон* крет мәсьәләләр, а"ар турында уйланулар тудыра. Поэзия турында барган сөйләшүне барыбыз да бертавыштан кирәкле һәм вакытлы дип саныйбыз икән — бу да, минемчә, иң беренче чиратта, әнә шул хәл белән — татар совет поэзиясенең тагын да үсүе, яңа биеклекләр яулавы белән аңлатыла. Шушы биеклеккә, бүгенге дәрәҗәгә күтәрелгән шигърият әйтерсең үзенең кайда, ничек торуын белергә тели һәм, шулай ук, алдагы үрләрне барлап, күзаллап карау нияте белән уйлана... Р. Харис. Әлбәттә, поэзия алдында торган мәоьәләләр гаять күп һәм алар — бик зурлар, җитдиләр. Аларның берникадәрен үзебез өчен ачыклау, көчләребезне барлау, фронтыбызның йомшаграк урыннарын бергәләп табу һәм аларга уртак игътибарыбызны юнәлтү вакыты да җиткән иде инде. Ләкин менә сөйләшүебезне башлап җибәргән мәкаләне «Аңлаешлы» һәм «аңлаешсыз» шигырьләр яки поэзиянең гражданлык йөзе» дип исемләү (гәрчә монда куштырнаклар кулланылса да һәм «яки» сүзе аша ул күренешне гражданлык белән бәйләргә тырышу булса да) безнең поэзиябез үсүе өчен иң мөһим булган нәрсәләрне, аның иң авырткан җирләрен, үзәк мәсьәләләрен эченә алырдай юнәлеш бирде микән? Биредә, аңлаешлылык мәсьәләсендә, ситуация бик ачык бит: чын шигырь икән, ул аңлаешсыз була алмый. Аңлаешсыз икән — димәк, yrt шигырь булып җитмәгән дигән сүз. «Шагыйрь» кешенең, димәк, таланты, осталыгы, тырышлыгы җитмәгән дигән сүз... Ә гражданлык мәсьәләсе менә — үтә мөһим һәм поэзия үсешенең генераль юнәлешен билгеләүче мәсьәлә. Тик шундый олы проблеманы поэзия алдында реаль кыенлык булып тормаган аңлаешсызлык күренеше белән бәйләү бераз гаҗәбрәк тоела.. М. Вәлиев. Бу мәсьәләдә мин дә сезнең белән килешкәнгә һәм башка авторлар да җитди генә фикерләр әйткәнгә күрә, ул хакта сүзне артык озынга сузып тормыйк. Ә куелган проблеманың үзенә — гражданлык мәсьәләсенә якынрак килик. Бер кара- ганда коры социаль яки чиста фәлсәфи категория кебек тоелган бу төшенчә буген нигә безнең поэзия өчен үтә мөһим булып тора соң? Р Харис. Чөнки чын. тирән мәгънәсендәге гражданлык ул — олы шагыйрь шәхесенең асылы, үзәге белән бер диярлек, һәрхәлдә, аңа бик якын төшенчә, шуңа тәңгәл килердәй мәгънә. Чын гражданлык төшенчәсе ул һәр вакыт — саф. эчкерсез күңелле. олы йөрәкле булу, тормышны һәм, гомумән, дөньяны бар тулылыгына якын күзаллау, үзеңнең андагы реаль урыныңны, миссияңне ачык аңлау һәм шул миссияне тормышка ашыру өчен ихлас көрәшү дигән сүз. Шушындый ук бөек вазифа шигърият өстенә дә йөкләнмимени?! Чын шагыйрьдән халык һәр чорда шул сыйфатларны ук таләп итмимени? Соңгы вакытта еш кына ишетелә торган «поэзия бирешә башлады* дигән сүзләрнең төбендә кешеләр, укучылар күңеленең әнә шундый зур рухи ихтыяҗы ятмыймыни?! М. Вәлиев. Әйе, мондый таләп хәтта бүген бер поэзиягә генә дә карамый бугай. Ул башка жанрлар — повесть, хикәя, драма әсәрләре өчен дә — гомумән, әдәбият өчен бик әһәмиятле һәм зарури сыйфатка әйләнде шикелле. Тормышның һәм, аерым алганда, рухи тормышның яңа катламнарга тирәнәюе, кешеләрнең гомум культура дәрәҗәләре нык үсү әдәбиятка булган таләпләрне хәзер бик күтәрде. Әдәбияттан укучылар үз күңелләренең иң кадерле почмагында ятканны, аның иң түрендәге, иң изге һәм олы. мөкатдәс нәрсәләрне әйтүен өмет итәләр һәм халыкның әнә шул эчке емете. күңел көткәне—әдәбиятка бердәнбер һәм ышанычлы стимул, иртәгесе үсешенә ышанычлы ориентир. Әйткәнемчә, бу, гомумән, әдәбият өчен. Ә менә поэзияне аерыбрак алсак, аның үзе алдында гына торган, бары тик аныкы гына булган бурычлары бармы соң? һәм, гомумән: бүгенге тормыш өчен, безнең заман кешеләре өчен поэзия — нәрсә ул? Шигърият бүгенге яшәештә ниндирәк урын тота? Р. Харис. Әйе... Мин үз фикеремне дәвам итим әле. Әдәби жанрларның һәм сәнгатьнең дә тамыры бер үк — шигъриятлелек, тормышның, яшәешнең матурлыгын ачу шул ачышны кешеләр белән уртаклашу... М. Вәлиев. Ә минемчә, поэзия ул — кеше яшәешенең җанлы мизгелләре (басым ясап әйтим: аның һәр мизгеленең) мәгънәсен, матурлыгын, олылыгын ачу һәм шул юл белән кешенең, тормышның бөеклеген, зурлыгын ачу. Р. Харис. Әйе... ЛАин үз фикеремне дәвам итим әле. Әдәби җанрларның һәм сәнгать төрләренең тамыры бер. уртак дигән идем. Әнә шушы уртаклык аларның җәмгыятьтәге функциясенең дә берникадәр охшашлыгын билгели. Мәсәлән, кешегә акыл, киңәш бирү, нинди дә булса кичерешкә дучар итү, шул халәт аша фикер үткәрү — өдәбият-сәнгатьнең уртак нигезе ул. Ә поэзиягә килгәндә, ул, минемчә, барыннан да элек — кешенең әңгәмәдәше. Ләкин бик сизгер һәм нечкә күңелле, укымышлы, аңлы. тәҗрибәле, югары культуралы әңгәмәдәш М. Вәлиев. Әле менә үзебезнең фикер сөреше турында уйлап алдым поэзияне безнең югарыдагыча билгеләвебез, аны шулай аңлатуыбыз — ул үзе үк гражданлын принципларының поэзия торышы белән килеп тоташуы дигән сүз бит. Соңгы вакытта поэзиядә гражданлык турында уйлана башлау ул, күрәсең, поэзиянең җитдилеге, чынлыгы, ихласлыгы турында уйлану нәтиҗәседер, шул уйларның көчәйгән авазыдыр ул. Тик бу уйлану, үткәннәрдән аермалы буларак, инде хәзер икенче вакыт яссылыгында— җитмешенче еллар ахыры (әз генә ераккарак карасак, инде егерменче гасыр ахыры да җитеп килгәнен күрербез) яссылыгында бара Шуңа күрә безнең гражданлык хакындагы таләпләребез нәкъ менә үзебезнең чор вакыйгалары җирлегеннән, үз чорыбыз яшәешеннән туалар. Алар — җитмешенче елларда яшәүче реаль кешеләрнең реаль күңел таләпләре... Р. Харис. Поэзия турында сүз барганда «җитмешенче еллар» дип бүлеп, аерыл куюга мин үзем шикләнебрәк карыйм. Чөнки әллә ничә гасыр элек иҗат ителгән «Илиадамның һаман яратып укылганын беләм. Аны укып, борынгы заман философиясен, тарихын, культурасын өйрәнеп булганлыгын беләм. М. Вәлиев. Шулай, шигърият үзе мәңгелек, мәңге шиңмәс сихри гел кебек. Ул кеше күңеленнән шытып чыга, үсә. Ә кеше күңеле — кайчан да кеше күңеле инде ул Ләкин... Ләкин бит әле кешенең конкрет яшәеше — басып торган җирлеге, көн күргән туфрагы, үтә реаль каршылыклар белән тулы бердәнбер һем бик конкрет гомере бар. Ул гомернең эчтәлеге де шактый конкрет һәм күпмедер еллар эченә, «рамкаф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨПЛӘШҮ сывна сыя кебек. Менә шул ноктадан торып, минем уз чорыбызны күздән кичерәсем килә. Ышануымча, һәр заман тормышының үзенчәлекле психологиясе, җаны булган кебек, безнең чорыбызның да үз җаны — үзенә генә хас иң газиз кичерешләре, хисләре, уй-фикерләре, тынгы бирмәс сораулары яши торган, дулкынланып торучы үз сферасы бар. Әнә шул сфера заманның рухи эчтәлеген, аның дөнья үсшендәге урынын, мәгънәсен билгели кебек. Конкрет алып караганда: инде менә Җитмешенче еллар узып бара. Ә ул елларның җаны, яшәеше безнең поэзиядә ничектер канәгатьләнү алырлык дәрәҗәдә ачылып, тасвирланып җитмәде кебек, һәрхәлдә, алтмышынчы елларның рухи яшәеше шикелле үк ачылмады. Сез моның белән килешәсезме? Р. Харис. Юк. Минемчә, һәр заманның җанын кешеләр алдында торган проблемалар, мәсьәләләр, хәл ителәсе эшләр һәм кешеләрнең әнә шуларны тормышка ашыруда ирешкән рухи һәм матди казанышлары билгели. Шул проблемалар һәм казанышлар. әлбәттә, һичшиксез шагыйрьләр иҗатына да тәэсир итә, йогынты ясый. Алар- га багышланган, я булмаса шагыйрьнең аларга мөнәсәбәтен белдергән шигырьләр, поэмалар барлыкка килә. Бу, минемчә, заман рухының тышкы чагылышы. Ләкин әле моннан башка заман рухының эчке чагылышы да бар. Ул — шагыйрьләр иҗатының сыйфаты. Шигырьнең сыйфат дәрәҗәсенә карап, теге яки бу әдәбият тарафыннан заман җанының ни дәрәҗәдә аңланганын шәйләп була... Әмма заманның җаны, аның эчтәлеге дигән сүзне, минемчә, артык примитивлаштырудан, аны бик схематик күзаллаудан сакланырга кирәк безгә. Югыйсә еш кына шундый хәлләр килеп чыга: нигездә дөрес һәм бик вакытлы куелган таләпләр бездә, җиңел карашка очрап, бөтенләй икенче төрле яңгырап китәләр. Мәсәлән, төрле темалар турында акланмаган суз куерту еш кына шактый схематик, әдәбиятның һәм поэзиянең үзенчәлеген искә алмый торган таләпләр куюга китергәләде. Шуның кебек, биредә дә. безгә диалектик карашка ия булырга тырышырга кирәк. Чөнки безнең һәр көнебездә үткәннең китеп бетмәгән очы һәм киләчәкнең конкрет форма алырга өлгермәгән башлангычы бар. Шуңа күрә, минем уйлавымча, заманның рухи тормышын тулаем ачу шул заманның үз эчендә генә мөмкин түгел. Сергей Есенинның «Лицом к лицу лица не видать» дигән сүзләре бар. Алар дөрес сүзләр дип саныйм. Ә болай уйлаганда, алгарак йөгереп чыгып, шушы заманга ерактан, киләчәктән, карарга теләү — бусы һәрбер шагыйрьнең хыялы. Шуңа омтылу һәм ирешә алмау — озын гомерле иҗади стимулятор. М. Вәлиев. Җавап биргәндә сез минем сүзләрдән бер моментны искә алмадыгыз. Ә ул, кайбер төсмерләрне ачыклау өчен, бик мөһим булыр иде. Сүз 60 нчы һәм 70 нче еллар тормышының поэзиядә чагылу дәрәҗәләрен чагыштырыл карау турында бара. Биредә бит шактый кызыклы һәм игътибар ителердәй бер күренеш күзгә ташлана: аерым алганда, ул сезнең буын шагыйрьләрнең иҗатында да сиземләнә. Ул буын 60 нчы елларда үзенең шигырьләрендә нәрсәгәдер каршы чыга, нинедер яклый, ул — көрәшә, ул — даулый. Шигырьдә ярсып яшь йөрәк тибә, йөрәк яши. һәм әнә шундый шигырьләр укучыга да якынрак, кадерлерәк, кирәгрәк кебек иде. Ничектер укучы үзенең күңелен ул шигырьләр белән тизрәк тоташтыра ала иде, алар белән бер җан булып яши башлый иде. Ә хәзер, сезнең буын шагыйрьләрнең соңгы елларда чыккан шигырьләрендә исә, йөрәк эчкерәк күчкән кебек, ул хәзер сакланганрак һәм хәтта, шактый гына дәрәҗәдә, акылга таба якынайганрак бугай. Баштагы еллар шигырьләрендәге көчле хис, омтылыш, теләк хәзер күзәтү тирәнлеге, фикер куәте, нәтиҗәләр ясау көче булып әверелгән, әйтерсең кеше башта, дөньяны үзгәртәм дип, зур дәрт белән тотына да... Р. Харис. Шулай ук булды микәнни?! М. Вәлиев. Мин сезнең буынның 60 нчы еллар иҗатын нигездә шул омтылыш билгели дип саныйм... Иҗатның этәргеч көче һәр вакыт — нидәндер канәгать булмау, ләкин дөньяның нык каршылыгына очрап, кеше, гадәттә, дөньяны үзгәртү өчен башта аны аңларга, белергә кирәклегенә төшенә һәм, бөтен көчен куеп, олы дөньяны күзәтә. өйрәнә, нәтиҗәләр чыгара башлый. Зур мәгънәле, тормышның шактый тирән катламнарын колачлый торган нәтиҗәләр... Сүз уңаенда сорыйсы килә: сез шундый эволюция кичергән үз буыныгыз турында бүген ни уйлыйсыз? 60 нчы еллар һәм 70 нче еллар поэзиясендәге аның урыны хакында? һәм шул вакыт аралыгындагы тормышның поэзиядә рухи ачылуы хакында? Р Хармс. Бик сиздермәскә тырышсагыз да. сезнең тел тәбегезне, әйтергә теләгәнегезне аңлыйм. Сез, заманның рухи эчтәлеген ачу дигән булып, шул проблема җирлегендә, безнең буынны бераз гаепләргә, аның чын тормыштан китә тешүенә канәгатьсезлек белдерергә телисез... М. Вәлиев. Хәерле булсын, әйдәгез шулай дип уйлыйк! ф Р Харис. Ә мин болай дим: поэзия — ул һәр вакыт көрәш нәтиҗәсе! Аның мак- > саты да көрәш! Әйтик, югары әхлак нормалары өчен, чын матурлыкны яклап, тормыш- = тагы җитешсезлекләргә каршы көрәш. Ләкин ул көрәш төрле вакытта төрлечә им- прессивлыкта (тәэсир көче) һәм югарылыкта, тонда була. Бүген шигырьнең тавыш кече кимрәк, ул тынычрак, ул зур аудиториягә түгел, ә күп чагында кешенең үзенә генә адреслана. Без поэтик күренешләргә дөрес бәя бирергә телибез икән — ул күренешләрне үсештә, үзгәрештә, перспективада күрергә һәм тормыш үзгәрешләре белән бәйләнештә карарга тиешбез... Ә заманның рухи эчтәлеген ачу дәрәҗәсенә килгәндә, ул, минемчә, поэзиядәге барлык иҗат итүче көчләр белән эшләнә торган эш. Безнең буын аңа күпмедер дәрәҗәдә уз өлешен генә кертә. Ләкин шуны әйтәсем килә: арабызда бер генә хатын-кыз шагыйрә дә булмау безнең буын шигъриятен ничектер китегрәк итә сыман. Әнә бит Саҗидә Сөләйманованың гаҗәеп лирик иҗаты безнең абыйларыбыз булган шагыйрьләр буынын ничек тулы канлы итеп, бизәп тора Җыр текстлары авторы буларак Гөлшат Зәйнашева иҗаты да ул буынны баета, иҗатын күп кырлы итә. Бер буын әдәбиятның бөтен жанрларын колачлый ала икән—бу инде шул буынның үз-үзенә ышану көчен арттыра, аны мөстәкыйльрәк итә. М. Вәлиев. Безнең сөйләшү әкренләп урта буын һәм сезнең буын шагыйрьләр иҗаты турында фикер йөртү яссылыгына күчте. Минемчә, бу поэзия турындагы дискуссиянең үзен дә киңрәк колачлы итә. Чөнки моңарчы басылып чыккан язмаларда күбрәк ике генә буын — өлкәннәр һәм яшьләр буыны гына телгә алына иде. Болай тулырак итеп күрергә тырышу безгә кайбер тенденцияләрне сиземләү мөмкинлеге дә бирәдер. Чөнки дәвамлы итеп караганда үзгәрешләрнең юнәлешен тоемларга, ачыкларга мөмкин. Әле менә югарыда сезнең буынның нинди эволюция кичерүен карап үттек. Ә киңрәк итеп караганда, гомумән, татар поэзиясен колачлап фикер йөрткәндә, без соңгы елларда ниндирәк тенденцияләр күрәбез соң? Поэзиянең бүгенге хәлен ачыклау нияте белән сөйләшкәндә бу момент бик мөһим булырга тиеш... Ә минем үз карашыма килгәндә: элегрәк сиземләнгән җанлылык, яшәешнең төрле-төрле күренешләрен аңларга һәм аңлатырга омтылу, шуның белән поэзиянең үзен дә зурайту, аның көчен, миссиясен арттыру тенденциясе соңгы вакытта бераз йомшара төште кебек. Бик примитивлаштырып әйткәндә, соңгы елларда безнең поэзиядә яңадан (минем яңадан диюем, 50 нчө елларда булып алганнан соң тагын килде, дигән мәгънәдә) ниндидер бер шомалык, нормативлыкка буйсыну чаткылары сизел» кебек. Укучыларыбызның күпчелеге проза әсәрләренә ябырылуның да бер сәбәбе шул түгел микән, ягъни поэзиядә җанлы яшәеш нык кимегәнгә түгел микән? Р. Харис. Андый ук нәтиҗә ясарга җөрьәт итә алмыйм. Әмма, соңгы елларда поэзиябездә булган үзгәрешләр турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: минем үэемнө куандырган хәл — ул шигъри сүзнең җегәре арту, аның күбрәк экспрессивлык (кичерешләр) һәм импрессивлык (тәэсир итә алу) сыйфатларына ия була баруы, сүзнең шигърилек функциясе алга чыгу. Сүзнең — җөмләдәге, җөмләнең шигырьдәге җегәре арту . Мисал өчен нибары өч сүз алыйк: йөрәк, колак, саңгырау. Гап-гади сүзләр. Ә шагыйрь Назыйм Хикмәт шул ук сүзләр белән менә нәрсә ди: «йөрәкләрнең колаклары саңгырау». Күрдегезме, өч сүзне ныклап бер тәртипкә тезеп куйгач. Һәр сүзнең мәгънәсе ничек артты! Җөмләләрне дә шулай ук тезеп һәм тикшереп була. Минемчә, хәзер шигърият җөмләләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә кызыклы, интенсив итү буенча күп эшли. М. Вәлиев. Сезнең бу нәтиҗәләр татар поэзиясенә дә тулысынча кагыла дип саныйсызмы? ₽. Харис. Кагылырга тиеш дип саныйм. Һәрхәлдә, поэзиябездә барган эзләнүләрнең иң файдалылары, иң кызыклылары шул өметне раслый. Ә ул эзләнүләрнең иң җитдиләре ител мин мәгънәви яктан — риторикадан качырга тырышуны, ассоциацняф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨ1 ләр аша сүзнең җегәрен арттырырга омтылуны, ә форма ягыннан — строфалар арсеналын төрлеләндерүне, ак һәм ирекле шигырь мөмкинлекләренә мөрәҗәгать итүне саныйм. М. Вәлиев. Минемчә, сүзнең җегәре арту тенденциясе һәм аның белән бәйләнгән күренеш — поэзиянең кече, тәэсире көчәю мәсьәләсе чыннан да игътибар үзәгендә торырга тиешле мәсьәлә. Ләкин әле һаман — кеше уз өстенә ябырылган информация яңгырыннан кая керер урын тапмаган бер чорда да — бездә бик озын һәм көпшәк язылган шигырьләр еш очрый. Аларның күбесенең әйбәт нияттән язылган булуын да тоясың, ул әсәрләр җан җылысын җылы юллар, җылы интонация аша бирергә тели. Ләкин күп вакыт, әнә шул җылы интонация үзе генә калып, сүзләр артык җебеп, йомшап китеп, үз көчләрен югалталар. Алар игътибарны җәлеп итәрлек, үзләренең поэтик информациясен, эчке куәтен белдерә алырлык хәлдә була алмыйлар һәм кайчагында бик талантлы гына шагыйрьләрнең дә әнә шундый шигъри әсәрләре очрап куя. Нәтиҗәдә, шигырь шагыйрьнең күңелендәге хис, кичерешне укучыга илтеп җиткерерлек булмый. Менә шушы күренешләр турында уйлануларның нәтиҗәсе буларак бер сорау туа: әллә соң бүген шагыйрь шәхесенә булган таләп бераз үзгәрдеме икән? Әллә ул бүген бераз башкачарак булырга, дөнья үзгәреше аркасында килеп туган яңа якларны да исенә алып яшәргә һәм иҗат итәргә тиеш микән? Р. Харис. Шагыйрьләргә бер дә үзгәрми торган бердәнбер таләп бар. Ул—талант. Ләкин бүген мондый гади җавап кына дөрес булып ук бетмәс иде Чөнки мәсьәлә катлаулырак. Талантка гына кайтарып калдыру тулы аңлату булмаячак. Элегрәк, поэзия турындагы чыгышымда, Сибгат ага Хәкимнең бер шигырен мин «бөтнек исен аэропорт исе белән органик куша белгән шигырь» дип бәяләгән идем. Шушы ук сүзләрне мин бүгенге көн татар шагыйренә карата да әйтер идем, һәм тагын шуңа өстәп «чын мәгънәсендә югары белемле булу» дияр идем. Әлбәттә, югары белемне турыдан-туры тормыштан алу да мөмкин. Ләкин югары уку йортында системалы югары белем алу «аңлы шарт» (осознанная необходимость) булырга тиеш Шигырь нигезендә информация ята. Әнә шул информация инде сан ягыннан да (ул без белмәгән булырга тиеш), сыйфат ягыннан да (җиткерү ысулы, «көтелмәгән» моментлары булу) югары дәрәҗәдә һәм компетентлы булырга тиеш. Ә моның өчен «ходай биргән» акыл һәм хис белән генә ерак китеп булмый, чөнки хәзер фәнтехника революциясе заманы. М. Вәлиев. Безнең поэзиядә әле һаман ниндидер бер «йомшак» як, аңа киң күләмдә яңгыраш табарга, башка халыклар укучыларының да игътибарын җәлеп итәргә комачаулый торган бер җитешсезлекме, тарлыкмы бар сыман. Без уз хәлебездән шактый канәгать яшәсәк тә, үз даирәбездә генә яшәвебезгә инде ияләнеп беткән булсак та — барыбер, үзәктә басыла торган журналларны кулга алып уку белән, андагы шигъри әсәрләр арасында үзебезнең халык рухын чагылдырган, аның күңел яңгырашы булган шигырьләр җитмәве үзен бик сиздерә. Билгеле, моңа тәрҗемә белән бәйләнгән кыенлыклар дә тәэсир итми калмый торгандыр. Ләкин, минемчә, бу хәлнең төп сәбәбе, иң мөһим сере эчтәрәк ята кебек. Р. Харис. Безнең шагыйрьләрнең бөтенсоюз аренасына чыгу мәсьәләсе — комплекслы мәсьәлә. Монда аерым шагыйрьләрнең шәхес буларак индивидуаль сыйфатлары да. безнең гомуми шигырь культурабыз да, бөтен әдәбиятыбызның абруе да, тәнкыйтьнең дәрәҗәсе дә һ. б. зур роль уйный. Ләкин бер факт бәхәссез: ел саен үзәк журналларда һәм китап нәшриятларында татар шагыйрьләренең әсәрләре чыгып тора, әмма алар бөтенсоюз укучысы алдында татар шигъриятенең абруен тагын да күтәрә алмыйлар. Без сан ягыннан җитәрлек чыгабыз, ә зур итеп яңгырый алмыйбыз. Ни өчен? Минемчә, чын мәгънәсендә олы шигырьләребез әз. Үзенчәлекле, чатнап торган образлы, олы фикерле шигырь, теләсә нинди тәрҗемә киртәләрен дә җиңеп, үзенең асылын саклап кала. Бөтен җитешсезлегебезне тәрҗемәгә генә сылтарга тырышу — безнең ваклыгыбызның, көчсезлегебезнең бер күрсәткече. М. Вәлиев. Хәзер, минемчә, шундый фактны искә алу бик мөһим бугай: гомум культура үсү белән поэзия әсәренә караш бик нык нечкәрде, олыгайды, тирәнәйде Укучының зәвыгы үсте. Тирән нәфислеккә омтылыш көчәйде... Ләкин «нәфислек» дидем дә, үзем дә бераз уйланып калдым. Без бит бүген үзләренең «кытыршы» ши- гырьләре белән танылган Андрей Вознесенскийда да, Олжас Сөләймановта да нәфислек, зур шигърият табып, соклана-соклана укыйбыз. Алар бит югыйсә Сергей Есенин стилендәге шигырьләрдән бик нык аерылып торалар. Ә үзебездә алсак: С Хәкимнән, Н. Арслановтан, Ә Баяновтан шигъри дөньялары белән шактый үзгә булган Р Файзуллин, Р. Харис, Р. Миңгалимов иҗатлары да халыкта шулай ук киң танылу тапты. Бер карауга алар бик төрле, хәтта капма-каршы иҗат манерасына ия шагыйрьләр. Ләкин шигырьләрендә ниндидер бер уртак нәрсә бар кебек Р. Харис. Чын әдәби, югары художестволы әсәргә — нинди генә илнеке, кайсы чорныкы һәм нинди жанрда булуына карамастан — бер нәрсә хас: шигъриятлелек. Шигъриятлелек дип мин менә нәрсәне аңлыйм: олы язмыш, гыйбрәтле ситуацияләр, көтелмәгәнчә фикер йөртүләр белән очрашканнан соң, күңелдә уянган канәгатьләнү хисе ул. Шигъриятлелек кеше гүзәллеге белән бәйле. Ул бер шигырь юлларына гына хас сыйфат түгел Музыканы, скульптураны, графиканы, архитектураны да кеше күңеленә тоташтыручы, сәнгать итүче ул — шигъриятлелек. М. Вәлиев Димәк, гадиләштереп әйткәндә, поэзиянең төп юлы да әнә шул шигъриятне тагын да тулырак итеп ачу булырга тиеш Эзләнүләрнең юнәлеше әнә шул якка таба барырга тиеш. Чыннан да, бик олы һәм чиксез ерак, ләкин матур максат бит ул... Шуңа күрә безнең күп төрле сөйләшүләрдә «поэзиягә яңа эзләнүләр кирәк, алар- дан башка шигърият үсә, яши алмый» дигән сүзләр еш яңгырый. Ләкин менә реаль тормышта, әдәби процесста, еш кына, әнә шул чакыруның мәгънәсе онытылып китә, шигъри әсәрләрнең элек күнегелгәнчә, ияләнелгәнчә генә язылуы таләп ителә башлый. Мондый караш, әлбәттә, яшьләрнең поэтик индивидуальлеген сүндерә, аны гомум стандартларга якынайта. Р. Харис. Дөрес, «эзләнү» турында без сөйләшергә яратабыз. «Эзләнергә кирәк, эзләнүсез поэзия юк», дип үгет-нәсихәтне дә еш бирәбез. Бер карасаң, «эзләнергә кирәк» дигән фикер — буш фикер, кысыр фикер, чөнки артык абстракт, артык гомуми, хәтта мәгънәсез. Эзләнергә өндәп була, хәтта эзләнү юнәлешен күпмедер билгеләп тә була, ләкин эзләнергә беркемне дә өйрәтеп булмый. Мин кемнәндер эзләнергә ейрәнәм икән, мин аның, ахыр чиктә, я игезәге, я начар копиясе булам. Сәнгатькә игезәкләр кирәкми. Икенче карасаң, «эзләнүләр кирәк» дигән фикер олы мәгънәгә ия. Поэзия — үзе эзләнү нәтиҗәсе. Хәтта графоман да эзләнә, ләкин ул, чын шагыйрьдән аермалы буларак, таба гына алмый, ачыш ясый алмый, чөнки таланты җитми. Эзләнү — иҗат итү, ягъни иҗат процессы. Ул процесс поэтик табыш белән төгәлләнгәндә генә дөньяга яңа шигырь туа. Процесс күренмәскә, сизелмәскә тиештер дип уйлыйм. Эзләнү иҗатның эчкәреге, яшерен ягы. Аны күрсәтмичә генә укучы аңын шигъри табышка алып барып җиткерә белү осталыктан килә. Кайвакытта безнең буын шагыйрьләрен формализмда гаепләп куялар. Әйтергә кирәк, татар поэзиясе беркайчан да формализм белән чирләмәде һәм чирләми дә. Эш шунда ки, безнең кайбер шигырьләребезнең әнә шул эчкәреге ягы, эзләнү процессы күренеп-күренеп китә. Билгеле, бу — осталык җитмәүдән генә. Кыскасы, эзләнү — индивидуаль эш, һәр әдипнең иҗади сере. Эзләнү шагыйрьне үзе генә белгән юллар һәм ысуллар аша табышка, ачышка китерә. Табыш яки ачыш — сүзләр, җөмләләр тезмәсен шигырь итә. Фәкать табышка карал кына шагыйрьнең культура дәрәҗәсен, интеллектуальлеген, талантының зурлыгын чамалап була. Бер очракта шигьри табыш тормышның вак-төякләрен, ә икенче очракта иң актуаль проблемаларын колачлавы мөмкин. Бер үк шагыйрь иҗатында вак «балыкларны» да, эреләрен дә очратабыз. Кайберләребезнең иҗаты мең вак балык янына бер-ике эресе эләккән җәтмәне хәтерләтә. Андый табыш, реаль булса да. «булуы мәмкин түгел» дигәнрөк тәэсир калдыра Табыш чор кешесе язмышының иң киеренке, югары нокталарын ни дәрәҗәдә чагылдырса, шигырь, шагыйрь шул дәрәҗәдә әдәбият өчен, укучы эчен кызыклы. Шигырьләрнең үзебез күнеккән тәртиптә язылуын таләп итү, минемчә, табигый нәрсә, ченки критерийлар яуланган казаныш биеклегендә генә була. Критерийлар һәр вакыт күпмедер дәрәҗәдә консервативлар. Остазлар яки тәнкыйть тәэсире астында бетә торган индивидуальлеккә шул кирәк — бетсен. Тәнкыйтьне тыңлый белергә дә кирәк. В Солоухин әйтмешли, художф БҮГЕНГЕ ПОЭЗИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ ник һәркем сүзенә, бигрәк тә киңәшенә колак салып, беркемне дә тыңламаска тиеш. Безне аерым кешеләр түгел, ә әдәбиятның культура дәрәҗәсе өйрәтергә тиеш. Иҗади шәхесләрне күреп ала белү, аңа. индивидуальлегенә кагылмыйча, уңай йогынты ясый белү — югары культурага ирешкән әдәбиятларга гына хас олы сыйфат. М. Вәлиев. Сүзебезне поэзиянең гражданлыгы турындагы уйланулардан башлаган идек, инде менә аның культура дәрәҗәсе кебек мәсьәләләргә дә килеп чыктык, һәм, минемчә, бу бәйләнеш дөрес, табигый, кирәкле бәйләнеш Чөнки гражданлыкның яшәү җирлеге — кешенең реаль тормышы ул, аның ничек яшәвеннән килеп чыга торган күренеш. Чын гражданлык... Аның ныклыгы, ышанычлыгы— Ул нәрсәләргә бәйләнгән соң? Бу мәсьәләләр бүген поэзия өчен генә түгел, ә, гомумән, олы тормышта да бик җитди итеп куела. Бигрәк тә яшь буынны тәрбияләү, аның формалашуы беләи бәйле рәвештә караганда бу проблеманың әһәмияте зурая. Чөнки гражданлык шәхеснең иң асыл сыйфатлары булу-булмавын күздә тота. Ә ул сыйфатларның нигезе, иң беренчесе, минемчә, һичшиксез кешенең табигый, үз күңеленә тугры яши алуы Бары тик шул чакта гына без шәхеснең һәр урында кешелекле, гуманистик адым ясаячагына ышана алабыз. Минемчә, бүген әле бездә гражданлыкны әнә шушылай итеп — кеше күңеленең табигый дәвамы һәм органик өлеше итеп карау җитми. Кеше җанының бер ягы итеп, олы җанның бер чагылышы итеп. Чын мәгънәсендә көчле, олы җан илгә, халыкка мөнәсәбәтендә дә олы һәм кешелекле була, гражданлык аның асылының, кешелек үзәгенең бер табигый ягы гына була. Ул шәхес өчен бернинди каршылык, трагедия дә тудырмый. Ягъни шәхес омтылышы белән гражданлык омтылышы арасында аерма булмый. Ә безнең поэзиянең гражданлык көче ни өчен без теләгәнчә түгел соң? —дигән сорау куйсак, шигъриятебезнең үз җаны тормыш белән әнә шулай органик берлектә яши алу дәрәҗәсенә ирешкән олы шәхесләрнең, шагыйрьләрнең азрак икәнен күрербез.. Олы шәхес бит ул үзенең яшәвендә һәм иҗатында бернинди чикне, кискен бүленешне белми. Без еш сөйли торган темалар бүленеше, актуаль яки искергән нәрсәләр. ярый торган яки ярамый торган фикерләр, хисләр аның өчен, гомумән, юк. Аның яшәве, аның поэзиясе — бер бөтен катлаулы реальлек ул. Олы шәхеснең һәр шигырендә әнә шул тирән катлаулылыкның бер чагылышы була. Бик күп тамырлары, бәйләнеш җепләре белән бергә. Шулай иҗат итүче шәхеснең һәр шигыре, һәр язмасы — ул чын гражданлык сүзе. Ул, иң беренче чиратта, кешене үзенең ихласлыгы, кешелеге, көче белән җәлеп итә. Ул, иң яхшы лирик шигырь кебек булып, кеше җаны өчен кадерле, аңа тансык сүз итеп кабул ителә Р. Харис. Әйе. әдәбиятның үсешен шәхесләр билгели. Әйтик, бик уңышлы бер әсәр, әдәбиятның бер жанрын гына түгел, аны тулаем үстереп җибәрә. Үз нәүбәтендә андый әсәр — әдәби шәхеснең үсеп китүе дигән сүз... Әдәбиятка яңа исемнәр килә. Алар, әлбәттә, әдәби процесска да йогынты ясыйлар. Соңгы ун-унбиш ел эчендә безнең поэзиягә шактый кызыклы исемнәр килеп керде. Хәзерге көндә өлкәннәр белән бергә поэзиябезнең төп буынын тәшкил иткән Г Афзал, Ә. Баянов, Ш. Галиев, М. Шабаев, И. Юзеев, Роб. Әхмәтҗанов. С. Сөләймановаларга тагын яшьләр — Р. Гатауллин, Р. Мингалимов, Г Рәхим, Р. Фәйзуллин, Рәш Әхмәтҗанов, Ф. Яруллин, бераз соңрак Зөлфәт, М. Әгъләмов, Ф Сафин, М. Галиев, 3. Насыйбуллиннар кушылдылар. Бу шагыйрьләрнең поэзия үсешенә йогынты ясаулары көн кебек ачык. М. Вәлиев. Димәк, поэзиябезнең бүгенге торышын билгеләүдә башка шагыйрьләр белән бергә аларның иҗатлары да катнаша дигән сүз. Ә ул иҗат дөньяларының көче, әйткәнебезчә, шагыйрь шәхесенең көче, аның дөньяны, тормышны тоемлау тирәнлеге белән билгеләнә. Шигърият, аның күп кенә төп сыйфатлары, шулай итеп, шәхестән, аның кем булуыннан, нинди булуыннан, ничек итеп яшәвеннән башлана Димәк, безнең поэзия турындагы бу әңгәмәбез дә үз тирә-юнебездәге шәхесләргә багу, карашларыбызны иҗади шәхесләргә юнәлтү белән төгәлләнә... Ышаныч һәм өмет тулы карашларыбызны...