ШАМИЛ УСМАНОВ ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ ИДЕЯЛӘРЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ
Шамил Усманов үзенчәлекле язучы булып шанлы революция елларында үсеп чыкты. Кискен каршылыклар, героик драматик вакыйгалар белән характерлы беек чор аның биографиясенә дә. шәхси характеры һәм дөньяга карашына да тирән эз салды, әсәрләренең эчтәлеген һәм үзенчәлеген билгеләде. Шамил Усманов 1898 елның 26 декабренда Саратов губернасында авыл укытучысы семьясында туган. 16 яшеннән ул Актүбәдә слесарь булып эшли башлый. Аннан соң Сызраньда Акчуриннарның туку фабрикасына керә, революцион хәрәкәткә тартыла. 1917 елның мартыннан алып ул партия сафларында. Октябрь революциясе вакытында булачак язучы, партиянең актив һәм ышанычлы солдаты буларак. РСДРПның Сызрань комитетына сайлана. 1918 елның январенда партия Ш. Усмановка, Сызраньдагы фронттан кайткан солдатлар һәм эшчеләрне туплап, отряд оештырырга куша. Шул отряд белән ул Оренбург фронтына китә, Кызыл Армия комиссарының сугышчан юлы шулай башлана. 1918 елда татарлар, руслар һәм Австрия, Германия хәрби әсирләреннән торган «III Интернационал легионы», комиссар Шамил Усманов җитәкчелегендә. Оренбургны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. 1919 елда Ш. Усманов — Беренче татар бригадасының комиссары. «Революциянең кызыл байрагын Волга ярларыннан Персия чикләренә кадәр илтеп җиткергән бригада бу»,— дип язган алар турында академик И. П. Трайнин. Бераздан Шамил Усманов Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп, ә автономияле Татарстан республикасы төзелгән чорда Ревком секретаре итеп билгеләнә. 1927 елда дивизия комиссары дәрәҗәсендә язучы Кызыл Армия сафларыннан демобилизацияләнә һәм гомерен иҗат эшенә багышлый. Әсәрләренең төп геройлары итеп ул тормышның төбеннән күтәрелгән, халык арасыннан чыккан революционерларны һәм көрәш юлына баскан миллионлаган гади кешеләрне ала. Шул ук вакытта автор большевистик аңлылык белән стихиячелек, революцион дисциплина белән башбаштаклык, ачык бер максаты булган пролетариатның оешканлыгы белән бунтарьлык иреге арасында да көрәш баруын яктырта Мәсәлән, «Гает корбаны» исемле хикәясендә Хәйрүш солдатның революцион дисциплинаны бозуы, дини ышанулардан арына алмавы аны һәлакәткә китерүе күрсәтелә. Әдәбият һәм сәнгатьтә бер дә искерми торган темалар бар: денья сугышлары, крестьян кузгалышлары, давыллы революция көрәшләре... Халыкның зурлыгы, рухи көче һәм күркәм сыйфатлары нәкъ менә шундый олы кузгалышлар вакытында аеруча тулы һәм калку чагыла. Давыллы чор каһарманнар тудыра, үзенчәлекле характерлы. колоритлы шәхесләр тәрбияли. Тарихның зур борылыш нокталарына тукталып, дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгалар фонында халык массаларының үтә каршылыклы Һәм гыйбрәтле язмышын сурәтләүгә багышланган сәнгать әсәрләре: пьесалар, ро- манповестьлар совет әдәбиятында байтак. Октябрь революциясеннән соң совет әдәбияты төп тема итеп революция һәм гражданнар сугышы вакыйгаларын алды, тарихта революцион массаларның роле, аларның сыйнфый аңы формалашу һәм үсү мәсьәләләре яңа әдәбиятның эчтәлегенә еверелде. Бу темалар татар яэучыларының да игътибарыннан читтә калмадылар, билгеле: ченки сүз Россиядәге һәр милләт өчен әһәмиятле һәм дөньякүләм меһим булган иҗтимагый, тарихи вакыйгалар турында бара иде 1920—1930 ичы елларда язылган иң яхшы китапларда революциянең тарту кече тормышның давыллы каршылыклары аша халыкның революциягә килүе дерес. «К У.» № 12. Ш ышандырырлык итеп тасвирлана Менә шундый әсәрләрдә инде интернационализм темасы көчле яңгырады, интернациональ геройлар сурәтләнде. Чөнки революцион көрәш барышында халыклар арасындагы дуслык ныгый, гомуми ирек өчен барган көрәшкә барлык милләт кешеләре кушыла Бу елларда басылган китаплар изелгән, җәберләнгән милләтләргә революциянең тәэсирен күрсәтүче тәүге әсәрләр булдылар. Ш. Усмановның беренче әсәрләре гражданнар сугышы вакытында язылганнар. Аларда яңа чор кешесенең портреты, революциядә катнашкан киң массаларның гомуми образы, аларның интернационализм рухында тәрбияләнүе сурәтләнә. Язучының «Канлы көннәрдә». «Беренче адым» дигән пьесалары фронттагы татар театры сәхнәләрендә куела һәм меңләгән гади тамашачыларның игътибарын яулап ала. Камил кебек революция көрәшләре эчендә чыныккан кеше образы биредә үзәктә тора. Аның аерым сыйфатлары халык массаларының көрәше фонында күрсәтелә. «Канлы көннәрдә» пьесасында, татар революционерлары белән беррәттән, рус революционерлары Соловьев, Гладилов образлары бирелгән Алар халыклар арасындагы бердәмлек идеяләрен яклап: «Немец, латыш, рус эшчеләре — барыбыз да кызыл байрак астына тупланып, алга атлыйк, туганнар!» — дип чакыралар 1920 елдан башлап Ш Усманов хикәяләр, повестьлар яза башлый Граждачнар сугышының каһарманлык, фидакарьлек таләп иткән, драматик кичерешләргә бай вакыйгаларын сурәтли. Изүче сыйныфларны юк итү һәм яшь Совет дәүләтенең эчке һәм тышкы дошманнарын тар-мар китерү өчен барган дәһшәтле, рәхимсез көрәшне чагылдыра. Язучының «Таң» дигән повесте тарихи-революцион жанрга карый дисәк, ялгышмабыз. Биредә рус һәм татар эшчеләренең революциягә кадәрге авыр тормышы сурәтләнә. Язучы эшчеләрнең көнкүрешен барлык каршылыклары белән күрсәтә. Бер яктан — тоташ эчкечелек, сугышулар, рухи ярлылык. Шул ук вакытта изелгән, кимсетелгән бу кешеләр гаделлек эзли, шуңа омтыла. Әүвәл зәгыйфь кенә сиземләнгән бу омтылыш әкренләп үсә, эшчеләр үзләренең җәмгыятьтәге, тормыштагы рольләрен аңлау дәрәҗәсенә күтәреләләр. Әсәрдәге Сөләйман образы мисалында язучы шушы процессны күрсәтә. Башта стихияле рәвештә генә каршылык күрсәткән бу кеше, тормышта күпне күргәннән соң, көнбатыштан килгән алдынгы эшчеләр белән аралашкач, революцион хәрәкәткә катнашып китә. Канлы империалистик сугышка каршы аңлы рәвештә бергәләп чыгу төрле милләт кешеләре арасында дуслыкның ныгуына китерә. Мәсәлән, поляк хатын-кызы Марианна ярдәмендә Сөләйман тормышта дөрес юл таба, большевиклар белән таныша Төрле милләт вәкилләре булган Сөләйман һәм Марианна — хикәядә тигез хокуклы геройлар, авторның идея-художество фикерен ачуда икесе дә бик мөһим образлар. Ш. Усмановның «Тиң түгелләр» һәм «Эшче кызы Нина» исемле хикәяләрендә татар һәм рус эшчеләре арасындагы дуслык, бердәмлек тормыштагыча реаль күренеш һәм вакыйгалар аша чагыла. «Таң» хикәясендә тасвирланган тормыш күренешләре «Эшче кызы Нина» хикәясе өчен көнкүреш фоны булып тора кебек. Бу караңгы фонда рус кызы белән татар егетенең мәхәббәте бигрәк тә якты нур булып балкый Милли һәм дини чикләүләр кешеләрнең чын хисләре өчен киртә була алмыйлар икән. Төрле милләт кешеләре арасындагы рухи дуслык биредә кыю һәм ачык итеп сурәтләнә. Хикәядәге идея бик мөһим Һәм актуаль булуын автор үзе дә яхшы аңлаган: геройларына — Нина һәм Газизгә — югары әхлакый сыйфатлар һәм милли горурлык хисе биргән. Биредә язучының фикере ачык: бары үз халкын олылаган кеше генә чын интернационалист була ала һәм икенче милләт кешеләрен дә хөрмәт итә белә. Язучы үз геройларының бай эчке дөньясын бик оста һәм нәзакәтле итеп ачып бирә, уйлары, эшләре аша аларның хисләрен, кичерешләрен гәүдәләндерә. Төрле милләт кешеләре арасында дошманлык тәрбияләүче диннең реакцион асылын фаш итә. Ш. Усмановның бу хикәясе татар совет әдәбиятында халыклар арасындагы багланышларны, дуслыкны шулай конкрет һәм кыю итеп чагылдырган беренче әсәрләрдән иде. Авторның үз геройларына мөнәсәбәте ничек сиземләнә дигәндә, шул: аның хикәяләрендә кайсы да булса бер милләт вәкилен романтик идеаллаштыру юк. Татар совет әдәбияты үскән һәм язучының эш тәҗрибәсе киңәйгән саен интернационализм, халыклар арасындагы дуслык, фикер бердәмлеге мәсьәләләре аның әсәрләрендә тагын да тирәнрәк чагыла, ә соңга таба бу тема инде бигрәк тә зур урын ала. Талантлы әдип Г. Ибраһимов кебек ук, Ш. Усманов та рус һәм татар халкының дуслыгын тормыштагыча тасвирлый, рус революционерларын татарларның дуслары, көрәштәш иптәшләре итеп таный. Гражданнар сугышы елларында фронтларда төрле милләт кешеләре арасында ♦ туган дуслыкны яктырту әдәбиятта интернационализм пафосы тууга китерә, Бу еллардагы татар әдәбиятының герое—төрле милләт кешеләреннән оешкан һәм кулга-кул тотынып көрәшкә күтәрелгән халык массалары ул. Моңа мисал итеп Ш. Усмановның •Ай чыкканчы». «Митинг» дигән хикәяләрен күрсәтергә мөмкин. Интернационализм идеяләре «Памирдан радио» исемле маҗаралы-фантастик повестьта да көчле яңгырый. Әсәрнең романтик герое Җаббар хәтта ерак илләрдәге изелгән халыкларны азат итү өчен көрәшеп йөри, гомуми эш өчен ул үз бәхетен корбан итәргә әзер. 1922 елдан 1934 елга кадәр Ш. Усманов «Легион юлы» исемле дилогия өстендә эшли. Әсәр чын тормыш фактларына нигезләнгән эпопея итеп планлаштырыла. 1929 елда. «Кызылармеец» газетасының 14 нче номеренда. автор бу әсәренә «Хикәяне башлау алдыннан берничә сүз» язган. Анда ул болай ди: «Кызыл Армия тарихчысы бөек көрәш китабын язганда. Актүбә фронтының истәлекләренә туктап, тиешле урын бирер. Ә мин. укучылар каршында ул көрәшнең аерым күренешләрен җанландырырга, 18 нче елда Тургай далаларын буйга-аркылыга кисеп үткән мадьяр-татар легионының батыр көрәшчеләрен искә төшерергә теләп, шушы хикәямне яздым». Әсәрнең төп герое — төрле телләрдә сөйләшүче сугышчылар массасы Бу коллектив бер җыелма образ булып күз алдына баса. Аның үзенең психологиясе, рухи дөньясы бар. Авыр походларда, көрәш эчендә революцион массаның корыч ихтыяры үсү — массаларның көндәлек каһарманлыгын тасвирлау — хикәяләүнең эчке этәргеч көче булып тора. Бу коллективның гади кешеләре, геройлык турында уйламыйча, зур батырлыклар эшлиләр. Пулеметчы Сәет, разведчик Григорий — шундый кешеләр. Язучы катлаулы чорда дәһшәтле каршылыклар бәрелешенең аерым кешеләр язмышына зур тәэсир итүен күрсәтә. Әсәр тарихи-революцион жанрга якын тора дияргә була. Г. Халит аның турында: «Егерменче елларның дәвамында языла килеп, утызынчы еллар башында тәмамланган бу әсәрнең фактик җирлегендә төрле милләт вәкилләрен бер бөтен революцией коллективка әйләндергән көрәш — азатлык дошманнарына каршы сугышларда үткән героик походы ята. Ул походтан чорның драматизмы, тарихи мәгънәсе, политик пафосы һәм гуманистик рухы бөркеп тора Тарихның киеренке, катлаулы шартларында революцион массаның корыч ихтыяры формалашу — «Легион юлыпның үзәк эстетик сызыгы»,— дип язаXXII . Әйтелгәнчә, Ш. Усманов үзенең бу хезмәтен озак еллар эшкәртә һәм бу әсәр татар әдәбиятында күренекле бер урын апа. Интернационализм темасын яктырткан һәм бу мәсьәләне киң планда караган иң яхшы әсәрләрнең берсе санала ул. Рус, татар, венгр, чех милләте вәкилләренең характерларын Ш. Усманов тормыштагыча тегәл итеп бирә. Автор бу кешеләрнең һәркайсын яратып, сокланып күзәгә, бер-ике сүз белән булса да аларның милли үзенчәлекләрен билгели. Иң әһәмиятле- се исә шул: бу кешеләрне берләштергән изге интернационализм хисләре аларның төп сыйфаты икәнен исбат итә. Совет хөкүмәте игълан иткән теләктәшлек идеясе беренче империалистик сугыш әсирләренең йөрәкләрендә тирән эз калдыра Пролетар интернационализм хакына, рус революциясенең казанышларын саклап калу хакына бу кешеләрнең күбесе хәтта гомерләрен дә корбан итәләр. Шулай итеп, әсәрнең төп темасы — интернациональ бердәмлек, уртак идея белән рухланган немец, венгр, чех, рус, татарларның легион эчендә коллективка берләшүе. Шушы факттан чыгып фикер йөрткәндә, татар әдәбиятында бу ягыннан Ш. Усманов повесте белән чагыштырырлык әсәр юк бугай Бу елларда, гадәттә, бүтән милләт кешесе образлары татар язучылары әсерлере- XXII Халит Г Яка герой ничек туды «Герой, стиль, осталык» «игән жыелтыктан Катай. Татарстан китап нәшрияты. 1972. Д> бит ф ШАМИЛ УСМАНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ не очраклы рәвештә генә кертелә иде. Ш. Усманов ечен исБ башка милләт кешеләренең характерын биру зур бер әсәрнең төп темасы булып тора. Әсәрдә халыклар арасындагы дуслык тормышның иң изге, иң кыйммәтле бер ягы итеп күрсәтелгән. Автор, марксизм-ленинизм өйрәтмәләренә таянып, сыйнфый көрәш барышында, тормышны тамырыннан үзгәртеп корганда интернациональ дуслык барлыкка килүен сәнгатьчә аңлатып бирә алган. Геройларындагы гомумхалык, интернационализм идеяләрен коммунистик идеаллар белән бәйләгән. Заман сулышын тою, бердәм көрәштә барлыкка килгән дуслыкны үз әсәрләрендә яктырту. Совет хөкүмәтенә хөрмәт белдерү — Ш. Усмановка гына түгел, кайбер чит ил язучылары әсәрләренә дә хас сыйфатлар. Россиядәге революция бу илләрдәге хезмәт ияләре өчен юаныч, киләчәк көннәрнең үрнәге булып саналган Мәсәлән, Венгрия әдәбиятында революциядә катнашкан рус кешесе образын бирү хәсрәт, бәла-каза китергән сугышка карата халыкның ачуын аңлату өчен файдаланылган. Фронтларда туган һәм ныгыган теләктәшлекнең солдат шинельләре кигән венгр һәм русларны якынайтуы турында Ж. Мориц 1917 елны үзенең «Йошка Шаму Киш> исемле хикәясендә язып чыккан. Дюла Юхас исә «Русский» исемле хикәясендә тыныч хезмәтеннән аерып, көчләп фронтка куылган рус крестьянының поэтик образын иҗат итә. Сугышта, венгр халкы кебек үк, җәбер күргән рус халкын якын итү һәм бөтен дөнья халыклары өчен тынычлык теләү аның бик күп әсәрләрендә очрый. Чит ил язучылары үз геройларының Россиядә булулары, сугышларда катнашулары турында, гадәттә, әсәрләрендә әйтеп кенә үтәләр. Ш. Усманов исә үзенең дилогиясендә бу геройларның Кызыл Армия отрядларында ничек сугышып йөргәннәрен күрсәтә. Аның китабында күп милләтле хезмәт ияләре массаларының Совет республикасы өчен батырларча көрәшүе турында җентекләп сөйләнә. Бу мәсьәләдә Ш. Усмановның иҗади карашлары күренекле язучылар А Серафимович, Д. Фурманов, Г. Ибраһимов, Вс. Иванов үстергән совет әдәбияты традицияләренә килеп тоташа. Алар да бит Совет республикасы өчен барган көрәштә массаларның интернациональ бердәмлеге туу темасын эшкәрткән язучылар. Безнең илдәге күп милләтле әдәбиятта да, чит ил әдәбиятында да (атап әйткәндә: венгр, чех, румын әдәбиятында) рус кешеләре, рус революционерлары образлары бик еш очрый. Андый әсәрләрдә русларның характерындагы интернационализм, башка милләтләргә карата дуслык, иптәшлек мөнәсәбәтләре күзәтелә. Милли революцион кадрлар әзерләүдә аларның ярдәме һәм җитәкчелек роле ачыклана. Ш. Усманов әсәрләрендә тормышны сәнгатьчә үзләштерү тулылыгы сизелеп тора. Тормышны шулай аңлау аның әсәрләрен үз вакыты өчен эстетик бер ачыш итте, аңа татар әдәбияты тарихында лаеклы урын тәэмин итте