Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ПУЛЯ ТИЗЛЕГЕНӘ ИЯЛӘШКӘН КАЛӘМ»

Шәхеснең зурлыгы, башкарган эшләренең күплеге һәм төрлелеге белән Шамил Усманов хәтта талантлы шәхесләргә бай егерменче-утызынчы елларда да аерылып, калкып тора. Бу язучы һәм комиссар турында матбугатта мәгълүмат күп бирелде инде. Ләкин Усманов шундый мәһабәт күпкырлы талант: аның турында кай яктан гына килеп сөйләсәң дә, искә алынырга тиешле һәм, әгәр әйтми узсаң, образ бөтенлеге ким була торган берәр сыйфаты барыбер күздән төшеп кала. Ш. Усманов турында язганда аның гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормышы вакыйгаларын телгә аласы килә. Аларның һәркайсы турында озаклап, сокланып сөйләргә мөмкин. Аның бай иҗат мирасы бар. Шактый әсәрләре татар совет әдәбиятында үз жанрының беренче үрнәкләре булдылар. Бу әсәрләрне җентекләп анализлау, татар совет әдәбияты тарихында аларның тоткан урыннарын билгеләү кирәкле эш булыр иде. Ләкин юбилей уңае белән язылган кыска мәкалә кызыклы тормыш вакыйгаларын да, әсәрләргә күпьяклы анализны да сыйдыра алмый Шуның өчен, аларга кирәк урында гына тукталып, Шамил Усмановның тотрыклы һәм үзенчәлекле бер сыйфаты турында сөйләү белән чикләнергә тиеш булабыз. Усмановка «пуля тизлегенә ияләшкән каләм» дигән метафорик билгеләмәне Гадел Кутуй бирә («Кызыл Татарстан», 1925 ел, 178 сан). Бу билгеләмәгә язучының хәрби биографиясе дә. иҗатының кайбер бик мөһим сыйфатлары да кергән. Фикерен ачыклап, билгеләмәсенең эчтәлеген ача төшеп, Гадел Кутуй болай яза: «Аңарда сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар. Аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля, порох исләре аңкып тора» Биредә сүз «Кызыл байрак астында» әсәре турында бара, әмма Г. Кутуй Усманов иҗатына гомумән хас булган үзенчәлекне әйтел биргән һәм «Шамил Усмановта ораторлык (хатиплык) стиле бар»лыгын күрсәткән. Зирәк әдәбиятчы Гадел Кутуй шул вакытта ук язучы иҗатын автор шәхесе, ул язган әсәр һәм укучы белән бәйләп карарга омтыла. Шамил Усманов — хәрби кеше. Утны-суны кичкән дәрәҗәле комиссар. Ул менә дигән агитатор, оратор. Аны. генерал чинындагы егерме ике яшьлек егетне, ишетмәгән кеше юк. Комиссарның чыгышларын яратып тыңлыйлар, митингларда аны көтел алалар. 1920 елның 24 мартында Казанда үткәрелгән митинг турында, мәсәлән. «Кызыл Армия» газетасы мондый хәбәр бирә. «Иптәш Усманоа кафедрага чыкканда татар ярлыларының юлбашчылары тарафыннан каты алкыш белән каршы алынды. Бары да аякларына бастылар». (30 март. 286 сан.) Ул басыл каршы алырлык абруйлы кеше булган. Ш Бригада комиссары буларак аңарга яңа гына кулына мылтык алган меңнәрме зш- че-крестьян егетләрен Кызыл Армиянең ышанычлы көрәшчеләре итеп тәрбияләү вазифасы йөкләнә. Оештыру сәләте, ораторлык таланты аңарга бу гаять дәрәҗәдә җаваплы эшне башкарып чыгуда ярдәм итә. Бригада фронтка китәр алдыннан язган мәкаләсендә комиссар узе үк: «Хәзерге көндә безнең дә йөзне агартырлык полкларыбыз бар»,— дип ышанып яза. («Кызыл Армия» газетасы, 1919 ел, 7 ноябрь саны.) Шуннан соң легендар Икенче Татар бригадасы гражданнар сугышы фронтларында авыр, ләкин данлыклы сугышчан юл үтә. Академик И. П. Трайнин, башлыча шул бригаданы күздә тотып, болай дип язган: «Татарлар Көнчыгыш халыклары арасында Октябрь байрагын кулларына тотып, югары күтәрүчеләрнең иң беренчеләреинән булдылар. Алар бу байракны, артта калган милләтләр йөрәгенә революция уты сала-сала, Идел ярларыннан алып Бохарага, Иран чикләренә кадәр илттеләр... Татар сугышчылары үзләренең революцион бурычларын тулысы белән аңлый иделәр». (И. П. Трайнин. СССР һәм милли проблема. Мәс- кәү, 1924 ел.) «Революцион бурычларын аңлап», гражданнар сугышының соңгы көненә кадәр көрәшкән Татар бригадасының якты нуры аның беренче комиссары, рухи тәрбиячесе Шамил Усмановка да төшә. Гадәттә, бу еллардагы язучылар турында, ул революцияне икеләнүсез кабул итте, дип матур сүз әйтәләр. Шамил Усманов — күпләр кабул иткән революциянең уртасында кайнаган көрәшче. Документларда беренче мәртәбә аның исеме Акчуриннар, Дебердеевлар фабрикаларында большевиклар оештырган партия комитетының өч җитәкчесе арасында теркәлгән. Сызрань Дәүләт архивында сакланган документларның икенчесе аның унҗиденче елда ук Совдеп председателе итеп сайлануын хәбәр итә. Ул ялкынлы большевик булып калкып чыга һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шундый булып кала да. Данлы гражданнар сугышы еллары артта кала. Усманов исә көн дә диярлек митингларда чыгыш ясый, газета-журналларга мәкаләләр яза, «Кызыл Армия» газетасы һәм «Тамашачы» журналының баш редакторы була. Башка шартларда, башка чаралар белән пропагандистлык эшен дәвам итә. Мәшһүр комиссар төннәрен утырып детекторлы радиоалгычлар ясый, аларны сораган бер кешегә өләшеп йөри. Радио һәвәскәрләре түгәрәге оештыра, үзе үк шунда җитәкчелек итә. Радиоалгыч ясарга өйрәтеп дәреслекләр яза. Аның авыл кешеләренә Мәскәүне һәм Казанны көн дә тыңлатасы килә. Детекторлы алгыч белән генә канәгатьләнмичә, Казанда радиостанция төзү эшенә җиң сызганып тотына. Эфирга беренче булып татарча сүзне әйтүче дә ул була. Язучы татар сәнгатенә аеруча зур игътибар бирә. Үзе пьесалар язу өстенә ул талантлы артистларны илнең төрле почмакларыннан чакыртып, труппалар төзүгә гаять күп көн куя. Театр сәхнәсе җыйган тамашачыларга гына риза булмыйча, уенны шәһәр мәйданнарына, урамнарга чыгара. Революция темасына үзе үк язаган әсәрен йөзләгән артистлар катнашлыгында Казан урамнарында куя. «Красная Татария» газетасы шуннан соң, бу мәһабәт спектакльне биш меңнән артык кеше карады, дип хәбәр итә. (1924 ел, 18 июнь, 36 сан.) Эсперанто телен өйрәнеп, ул Октябрь азат иткән халыкларның яңа тормышы турында Польша, Венгрия, Чехословакия, хәтта Кытай газеталарында мәкаләләр бастыра («Совет әдәбияты» журналы, 1936 ел, 4 сан). Замандашлары Ш. Усманов хакында; бик тә чәчелә торган иде, ул тотынмаган, башлап йөрмәгән һәм башкаларны да артыннан ияртмәгән өлкә калмагандыр, дип искә алалар. «Теләсә нинди өлкә» дигәннәрне барысын бергә җыеп карасак, алар- ның халыкка революция тудырган яңа идеяләрне җиткерү чараларына кайтып калуын күрәбез. Максатын тормышка ашыруда аруны-талуны белмәгән Шамил Усманов. Ул гомере буена халык белән тыгыз бәйләнеш юлларын эзли, мөмкин кадәр зуррак аудитория будырырга тырыша. Югарыда искә алынган мәкаләдә ул: «Мин язучылыкны үземә һөнәр, кәсеп итеп алган профессионал түгел. Язучылык ярдәмчел хезмәтем генә. Моның сәбәбе... җан- лы хезмәткә бәйләнеп, аңардан аерыла алмаудан килә»,— дип яза. Аның әдәби эш» чәйлеге: пьесалары, повестьлары һәм хикәяләре дә, үзе әйткәнчә, меһим «җанлы эшенең ярдәмчел кисәге», бер тармагы иде. «Миңа әле егерме тугыз тулмаган, ә... карт язучы саналам». — дип яза Усманов әлеге исемсез мәкаләсендә. Шунда ук ул беренче пьессасы «Канлы кеннәрдәпне унтугызынчы елның башында бер кич эчендә язып ташлавы турында әйтә. Шул ук елны аның икенче мәшһүр пьесасы — «Беренче адым» куела. Бу әсәрләрен Ш. Усманов башта — полк, аннары бригада комиссары вазифаларын үтәгәндә иҗат итә. Фронтта сугышчы татар гаскәрләренә, көрәш юлына чыгарга тиешле авыл һәм шәһәр яшьләренә революциянең асылын аңлатучы пьессалар ипи кебек һәм ашыгыч рәвештә кирәк булганга шулай «пуля тизлегендә» яза ул. Әлеге пьесалар сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан безнең бүгенге таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә үк түгел кебек тоела. Ләкин үз вакытында алар бик тә популяр булганнар. Шамил Усманов аларны, меңнәрчә мәртәбә сәхнәдә уйналдылар, дип искә ала. Ә Фәтхи Бурнаш «Татар театр әдәбияты» исемле мәкаләсендә: «Канлы көннәрдә» белән «Беренче адым» сугыш дәверендә эшчекрестьян гаммасы арасында зур бер дикъкать белән каралып, сөелеп, Россиянең төрле почмакларында сәхнәдән төшми килде»,— дип яза. («Безнең юл» журналы, 1922 ел, 1 сан.) Комиссар -язучы үз алдына көн кадагына сугарлык, шул көнгә файда китерерлек әсәрләр тудыруны максат итеп куя. һәм ул мавыктыргыч булган, кирәк булган, әһәмиятен хәзер күз алдына да китерүе кыен булган зур эш башкара. Соңрак үзенең даими идеясенең эчтәлеген язучы болай ачыклаячак «Пролетариат революциясендә катнашкан һәрбер язучының әсәре үз кул көче белән көн күрүчеләрнең дәртләрен, тойгыларын, уйларын сыйнфый көрәш әләме тирәсенә оештырырга тиеш». («Кызыл Татарстан газетасы. «Татар әдәбияты турында деспут». 1924 ел 110 сан.) Шуннан соңгы елларда Шамил Усманов тагын ике пьеса язачак, бик кул хикәяләр повестьлар иҗат итәчәк, ләкин үзенең сайлаган темасын тугрылыклы булып калачак. Пуля тизлегенә ияләшкән каләм һаман бер ноктага бәрәчәк Усманов бөтен дөнья революциясенең тиздән җиңәчәгенә чын күңелдән инанган кеше. Аның өчен бу җиңү шул кадәр бәхәссез һәм табигый ки, ул җир шарындагы барлык халыклар өчен төзеләчәк социализм турында хыяллана, шуңа әзерләнә. Социализм—матур күңелле кешеләр җәмгыяте. Ул җиңүче сыйныфның тыныч тезелеш чорындагы көрәше белән төзелә. «Сыйнфый көрәш әләме» язучы өчен яңа тормышны төзүче көрәшчеләр сафын да белдерә. Киләчәк заман кешесе нинди ул? Шамил Усманов аны «Памирдан радио» повестенда күрсәтә. Техника һәм культура гаять дәрәҗәдә үскән бу җәмгыятьтә кешенең матурлыгы барыбер аның көрәшчелек дәрәҗәсе белән билгеләнә, ди язучы. Ә көрәшче, аның аңлавынча, беренче чиратта — нык рухлы, тайпылуның ни икәнлеген дә белми торган, гражданнар сугышының утын- суын кичкән кеше. Комиссар киләчәкне сурәтләгәндә дә гражданнар сугышы сынавы үлчәмен кертә. Киләчәк заман кешеләренең матурлыгын да дәһшәтле елларда үзе күргән нык рухлы кешеләр өлгесеннән ала. Шуңа күрә аның темасы даими булып кала. Гражданнар сугышы каһарманнары үрнәге Усмановның соңгы әсәрләрендә дә тәрбия үрнәге булып саклана. Ул гражданнар сугышы һәм фабрика эшчеләре турында язган. Тагын бер даими- леге: гаскәриләр арасыннан да, эшчеләр арасыннан да горур кешеләрне, үз бәяләрен белә торганнарны сайлый. Ләкин аның геройлары горурлыкларын төрлечә күрсәтәләр Алар шәхес буларак гап-гади, әмма бик төрле, үзенчәлекле кешеләр. «Ачылган йозак» хикәясендә Фәхри кулыннан башкалар булдыра алмаган эшләр килүе белән горурлана. Аның шул осталыгы белән мактанасы да килә. Теләсә нинди серле сейф йозакларын ача алуын күрсәтү — аның өчен бәхет тә, мактаныч та. Ләкин шикләнеп кырын карый башласалар, ул үз бәясен белә, бәхетеннән дә. шатлыгыннан да баш тартырга әзер тора. Үзен рәнҗетүчеләргә әлегә үпкәли генә ала Фәхри. Киреләнеп сораганнарын үтәмәскә генә булдыра ала. «Әптери агай хикәяте»ндеге эшчеләр дә үзләрен рәнҗе ф ШАМИЛ УСМАНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ түчеләргә форсаты чыккач кына тиешенчә җавап бирәләр. Ләкин Фәхри дә. «Әптери агай..»дагы эшчеләр дә рухлары белән коллар түгел инде. Араларына >-Беренче әдымпдагы революционер Камил кебек егетләр килү белән аның артыннан барырга әзер торалар. Язучы кешенең кешелек горурлыгын гаять югары бәяли. Өметле кешеләрне ул горурлыгы булганнар арасыннан көтә. Яңа юлга андый кешеләр беренчеләрдән булып аяк басалар, характерларындагы кимчелекләрдән арынып, язучы өчен идеал булган ышанычлы көрәшчеләргә әвереләләр. Кимчелекләрдән арыну мотивы Ш. Усманов әсәрләрендәге рухи куәтнең, тойгы, хис куертуның нигезе булып хезмәт итә. Төрле кешеләр, төрле характерлар көрәшчеләр сафына да төрле юллар белән киләләр. Үсү, арыну күренеше шуңа күрә төрле киеренкелектәге хис, тойгы тудыра. «Легион юлы»нда ул күпчелек очракта драма белән, я юмор белән тәмамлый, ә менә «Гает корбаны» хикәясендә трагедия югарылыгына күтәрелә. Хәйрүш карт татар батальонына үз теләге белән килгән. Капчыгында комганы, фикерләү рәвеше, дингә мөкиббән китүе белән коеп куйган патриархаль авыл крестьяны ул. Сугышка китүче иптәшләрен Хәйрүш догалар укып озата, аларны намаз укырга үгетли, гает көнне тезелеп мәчеткә барырга өнди. Иптәшләре баш тарткач, ялгызы гына китә. Хәйрүшнең кимчелеге дә яхшылык өчен хезмәт итә кебек. Картның иске гадәтләргә буйсынуы да аның рухи көчен ачу өчен файдаланыла. Мулла аны акларга тотып биргәч, карт солдат дингә бөтенләй башкача карый башлый. Ләкин бик зур корбан — тормышы исәбенә була аның искелектән арынуы. «Бар әсәрем нинди дә булса тормыш вакыйгасы нигезендә язылды». — ди Усманов бер мәкаләсендә. Ә вакыйгаларга бай була әдипнең тормышы. Аларның күбесенең үзәгендә ул үзе тора. Ләкин без аның һичбер әсәрендә үзе турында кинаяләп кенә булса да әйткән сүзне күрә алмабыз. Бөтен тормышын «пуля тизлегенә» җайлаштырган бу кеше тормышта да, иҗатында да чиктән тыш тыйнак булган. Ул татар совет әдәбиятына яңа темалар, яңа алымнар белән килеп керә. Заманында аңарга ияреп язучылар да күп була. Ләкин язучы буларак ул үзен бервакытта да аз гына да күтәрми. Ул гомере буена яңалыкка соклана, ләкин күп кенә иске традицияләрнең дә үз заманы өчен файдалы булуын онытмый. Егерменче еллардагы «искелеккә» каршы көрәш шаукымында Габдулла Тукайларны, Фатих Әмирханнарны икеләнүсез яклап чыга, алардач өйрәнергә чакыра. Әдәпле, тыйнак, көчле шәхес булган Шамил Усманов, шуңа күрә ясалма рәвештә үз-үзен күтәрү хакында уйлап та карамаган. Ул оратор, пропагандист булган һәм бу кешенең хезмәтен, иҗатын, шәхесен популярлаштыру нәкъ менә пропаганда максатында гаять әһәмиятле булыр иде. Соңгы вакытта журнал битләрендә барган поэзия турында сөйләшүнең авторлары арасында татар совет әдәбиятының безгә изге булган традицияләрен кире кагучылар да юк түгел. Усманов кебек тарихи шәхесләр аларга үзләре турында уйлау өчен бик гыйбрәтле үрнәк була ала. Шамил Усмановның иҗаты кызыклы һәм әһәмиятле. Аның әсәрләреннән дары исе аңкып тора икән, ул дары исе аңкып торган кул белән язылганга шулай. Аның уңай геройларында ясалмалык юк икән, алар ихлас күңелле, чын мәгънәсендә уңай язучы тарафыннан язылганга шулай. Автор, син үзең кем? Әсәрләреңдә сөйләгән идеяләреңә үзең җавап бирәсеңме? Бу сорау сүз уңаеннан гына куелган сорау түгел. Татар әдәбиятының күренекле әдипләре горурланып, сокланып туймаслык шәхесләр булганнар. Бу хакыйкатьне кабатлап тору һич тә зыян итмәс иде. Хәзер әдәби әсәрләрне әдип—әсәр — укучы системасында өйрәнү мәсьәләсе көн тәртибенә басты Бу системаның бер яссылыгы — әхлак мәсьәләсе. Нәкъ менә шул яссылыкта Шамил Усманов әсәрләре бай мәгънә алалар, өстәмә эмоциональ буяулар белән төсмерләнәләр.