Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛКТАШЫБЫЗ МУСА ҖӘЛИЛ

Отставкадагы полковник Ислам Хәйбуллович Хәбиб үзе хезмәт иткән 2 нче Удар армия буенча полкташларының сугышчан юлын өйрәнеп. * Любань операциясе батырлары* дигән очерк язды. Очерк шушы армия ветераннарының советы тарафыннан әзерләнгән китапта урын алачак. Мәгълүм булганча. Любань операциясендә Муса Җәлил катнашкан. Шушы очерктан аңа бәйләнешле бер өзекне укучылары- бызга тәкъдим итәбез. Өлкән политрук М. М. Җәлилов ул чакта 2 нче Удар армиянең «Отвага» газетасы редакциясендә эшли иде. Аңарчы монда күренекле совет шагыйре Эдуард Багрицкийның улы Всеволод Багрицкий эшләде. Кышын ул һәлак булгач, аның эш урыны бераз буш торды, ә аннары 2 нче Удар армиянең политбүлеге бу эшкә Мәскәүдән җибәрелгән Муса Мостафовичны билгеләде. Ул хәбәрче булып эшләде. «Аның очерклары һәм мәкаләләре Ватан хакына батырлыкларга рухландыралар иде», — дип яза маршал Н. А. Мерецков. Фронтка килүенең беренче көннәрендә үк әлеге политбүлек резервында исәпләнгән Муса Мостафович алгы сызыкка омтыла — һөҗүм итүче 2 нче Удар армия сугышчылары арасына җибәрүләрен үтенә. Баштарак аны аерым задание белән җибәрәләр. Заданиене үтәгәч, ул Малая Вишерага кайта. Март азагы булуга карамастан, кыш әле бирешми: көннәр салкын тора. Хәрби заданиене үтәве турында хәбәр иткәч, Җәлил фатирына кайта һәм хатлар язарга утыра. Кызы Чулпанга җибәреләсе хатына ул болай дип яза: «...Мин яңа гына сугыштан үз квартирама кайттым. Анда ун көнләп булдым. Без фашистларны кыйнадык. Алар артларына да әйләнеп карый алмыйлар, качалар. Безнең туплар аларны снарядлар белән сыйлый, һәм, монда бик каты салкын кыш булуга карамастан, аларга кайнар...» Без барабыз алга. Безнең юлда I. Ватык туплар, сынган^ мылтыклар. Кокардалы яшел каска ята. Үлек тәне тосле тутыккан. Җәлилнең ул көннәрдә язылган «Өлешеңә чыккан көмешең» шигыре шулай башлана. Әсәрдә илбасар фашистларның фаҗигале күрәчәге сурәтләнә. Ул менә нинди юллар белән тәмамлана : Шулай, фашист, безгә килсәң дә син Өмит итеп илнең җимешен. Бер колач җир белән агач тәре — Олешеңә чыккан көмешең. 2 нче Удар армия сугышчыларының батырлыклары белән рухланып, Җәлил бик күп патриотик шигырьләр иҗат иткән. Алар хәзер совет поэзиясенең алтын фондына керде. «Отвага» газетасы хәбәрчесе сыйфатында Муса Җәлил безнең армиянең байтак подразделениеләрендә һәм частьларында булган, сугышчылар, командирлар белән очрашкан. Мондый очрашуларның берсен 327 нче дивизиянең 1100 нче укчы полкының элекке командиры, отставкадагы майор И. К. Сульдин хәтерли. ...1942 елның апреле. Язның юмарт кояшы җирне киптереп һәм җылытңп өлгергән. Агачлар инде яшеллеккә күмелеп килгән, болыннарны тәүге чәчәкләр бизәгән, үләннәр буйга тартылган чак. Төнге һөҗүмнән соң, полк алдына куелган бурычны үтәү хакына фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән сугышчылары белән канәгатьләнү һәм горурлану хисләре кичергән майор Сульдин, полк штабына тиешле күрсәтмәләрен бирә дә, яшел үлән өстенә плащ-палаткасын җәеп, уйларына чума. Аның яңа тәэсирләрен куен дәфтәренә теркисе бар. Урман өстеннән кояш күтәрелеп килә. Аның нурлары агач түбәләрен алтынга манган. Иртәнге тынлыкны берәм-сәрәм генә ишетелгән шартлаулар, пулемет тыкылдаулары бозып куйгалый. Төнге бәрелештән соң һәр ике як үз-үзен тәртипкә китерү белән мәшгуль. Бераздан майор Сульдин, үзенә таба якынлашкан адымнарны ишетеп, яткан җиреннән күтәрелә. • — Исәнмесез, иптәш командир! — дип сәламли аны әлеге хәрби кеше. Иван Кузьмич алдында бер кулына командир сумкасы тоткан төз гәүдәле офицер басып тора. Иртәнге чык белән юылган кирза итекләре аның байтак юл үткәнен әйтеп тора. Ябыккан йөзендә елмаеп торган зур күзләре, елмаюлы карашы, арыган кыяфәте аны үз иттерә. — Исәнмесез!— дип, утырган килеш сәламне ала майор Сульдин. — Мин армия газетасы «Отвага» хәбәрчесе өлкән политрук Җә- лилов булам, — дип таныштыра ул үзен. — Төнге бәрелештә батырлык күрсәткән сугышчыларыгыз белән сөйләшмәкче идем, — ди. Ул майорның дәфтәр тотып уйланып ятуын килешли үк күргән икән, сорап куя: — Ни белән мәшгуль сез, иптәш командир? — Хикәя язмакчы идем дә, тик булдырып булмый әле. — ди Сульдин. Ул әдәби күнегүләр ясарга ярата икән һәм менә сугыш тынып торган шундый минутларда көндәлек алып бара, киләчәктә язучы булып китәргә хыяллана икән. — Хикәяне сез хәзер яза алмаячаксыз, — ди корреспондент, Сульдинның өстенә салкын су сипкәндәй итеп. — Нигә? — Төн буе сез нәрсә эшләдегез, иптәш майор? — һөҗүм иттек... — Шулай шул менә, димәк, сезгә бу минутта хикәя язарга түгел, бәлки ял итәргә кирәк, — ди Муса. «Ул чакта, әлбәттә, мин бу очрашуның шундый истәлекле булачагын белмәдем. Бездә башка хәбәрчеләр дә булгалады. Еллар үткәч кенә, Җәлилнең шул чорда төшкән рәсемен күргәч кенә мин аны хәтергә төшердем...» — дип сөйләде Иван Кузмич Сульдин. Мин И. К. Сульдинны Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә күреп сөйләштем.