Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Кышкы шигырь Узган гомер — Искән җил, дип Әйтәсе килми әле. Җилләр исә, җилләр иссә, Җанымда кырык җәем. Йөрәкне шулар җылыта, Көч бирә уйларыма. ...Уйланырга чыктым әле Иделем буйларына. Илкәемнең ак кырында Ак юллар салып уздым. Күкләргә колачым җәйдем, Карларга кулым суздым. Тауларга басып кычкырдым, Шатлыгым яңгырады. Яңгыраган шатлыгымны Илемә калдырамын. 1977 Без җырлаган көйләр Идел-илдән еракларда йөрдек, Дөньяларны гизеп тойды йөрәк: Безнең якты күңел киңлекләре Зур дөньядан киңрәк. Ул киңлектә бер кала бар — Узганнар уты — Казан. Ул гөрләгән бәйрәмнәрнең Мәңгелек йорты — Казан. Мәйданнарга чыгып сынатмадык, һаваларга ашып шуны белдек: Безнең күңелләрнең биеклеге Йолдызлардан биек. Ул биектә бер кала бар — Безнең чор уты — Казан. Ул гөрләгән бәйрәмнәрнең Мәңгелек йорты — Казан. Яман исем калдырмадык артта, Киткән чакта кайтып Идел-илгә. Гел чайкалыр еллар хәтерендә Без җырлаган көйләр. Ул көйләрдә бер кала бар — Киләчәк уты — Казан. Ул гөрләгән бәйрәмнәрнең Мәңгелек йорты — Казан. 1976 Әйт, бабакай Арыдым бүген, Никтер, бабай, арыдым. Синең янда бер ял итеп алырмын. Бу юлларда мине болай ни куды?! Күтәрелгән күк тузанны җил куды. Бу күкләрдә мине болай ни куды?! Төркем-төркем болытларны җил куды. Бу дөньяда мине болай ни куды?! Өзелеп төшкән яфракларны җил куды. ...Кеше җаны — җил түгелдер бит инде, Өметләре җил түгелдер бит инде!? Җил түгел дип әйт, бабакай, Әйт инде? 1977 Барып күрдек Барып күрдек берәүне, Югарыда — урыны... Шулай өстә булуның Ләззәтен дә беләдер. Елмайса да көн сыман, Карашы кар, сүзе кар: Тау өстенә урнашкан Кар буласы киләдер. Тау өстендә кар булыр, Кар—кар булса, бар булыр, Эреп калса юк булыр — Ул моны да беләдер. Күпме карлар эрегән, Түбән таба йөгергән — Бу гел тауда һәм гел ак Күренәсе киләдер. Көнем килде бүген дә Ак касә күк мөлдерәмә Көнем килде бүген дә... Өстендә чүбе әйләнә, Бардыр тагы төбендә Бу ошамас та кемгәдер, Ә кемгәдер бик ошар. Шәраб түгел, сөтле чәй бу — Ярыйсы ясаганнар! Агулы булса да хәтта, Мин моны эчәр идем. Өлешемә тигән бу көнне Исән-сау кичәр идем. Йөрәгем шушы көннәргә Әзерләнгән, өйрәнгән. Чынлык мәңге үзгәрәк ул Хыялдагы көннәрдән. Мин чынлыгы туган якның, Ил күзе булып күрәм. Тәкәббер еллар түренә Таләбем куеп керәм. Сорама таләбең ни дип, Бер шуны гына кара: Апалар, өйләр, кызлары, Чәйләре — матурлана. 1977