Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ МӘХӘББӘТ, ЯКТЫ МОҢ ҖЫРЧЫСЫ

Чыңгыз Айтматовка 50 яшь... Гаҗәбрәк та, сәеррәк тә... Гаҗәп, чөнки әсәрләре белән инде күптәннән бирле дөньякүләм дан казанган мәшһүр язучы, халыкара масштабтагы җәмәгать эшлек* лесе, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое Чыңгыз Айтматов өчен бу сан аз кебек. Сәеррәк, чөнки күп милләтле, күп тармаклы совет әдәбиятына ялкынлы яшьлек тематикасы, саф мәхәббәт, дәртле моң белән килеп кергән һәм күңелләребез түрендә урын яулап алган сердәшебез, фикердәшебезне олыгайган ир агасы итеп күз алдына китерүе читенрәк. Әгәр аның «Беренче мөгаллим», «Гүзәлем Әсәл» повестьларында кеше яисә җәмгыять яшьлеге үзәктә торуын, ә «Бәхил бул, Гөлса- ры», «Анам кыры» әсәрләрендә катлаулы тормыш мәсьәләләре яшьләрчә дәртлелек, яшьләрчә ялкын белән яктыртылуын исәпкә алсак, әлеге сәер хис тагы да көчәя «Ак пароход»та исә әдип тормышка, дөресрәге, бу кырыс тормышның «мәңгелек көрәш мәйданында» барган гүзәллек һәм явызлык бәрелешенә саф күңелле нарасый бала күзлегеннән карап хөкем чыгара. Дөнья проблемаларына бала күзе белән карау... Искә «Җәмилә» повесте, андагы хикәяче Сәетнең мәхәббәт һәм тормыш хакындагы кичерешләре, хөкемнәре килеп төшә. Очраклымы бу? Бер уйласаң, мәхәббәт «четерекләре», матди тормыш тудырган әхлакый конфликтлар хакында тәҗрибәле ир-егет яисә акыл чарлап хикмәт туплаган аксакал гаделрәк тә, дөресрәк тә хөкем чыгарыр иде сыман. Ләкин Айтматов хаким итеп ир агаларын түгел, ә сабый балаларны сайлый. Чөнки бу — тормышка нарасыйлар күзе белән карау — иҗаты яшьлек мәхәббәте кебек саф, тормышны да саф итеп күрергә теләгән, үзара мөнәсәбәтләрдә башкалардан да сафлык таләп иткән әдипнең иҗади үзенчәлеге. Гомумән, Чыңгыз Айтматов әсәрләрен аерым-аерым укыганда да, аның иҗатына тулаем бер караш ташлаганда да күз алдына таштан-ташка сикереп ага торган чип- чиста сулы тау елгалары килә. Күз яшедәй мөлдерәмә суын учларыңа алып карасаң, уч төпләреңнең һәр җөе, һәр күзәнәге тагы да ачыграк күренә... Эчеп җибәрдең исә күңелләрдәге дәрт-хәсрәт ялкыннарына шифалы яңгыр яугандай була... Язучының беренче әһәмиятле, автор иҗатында төгәл бер этапны тәшкил иткән «Җәмилә» повесте беренче мәртәбә русча тәрҗемәдә басылып чыкты. Шуннан, Луи Арагон каләме аша узып, французча басылды; бер-бер артлы тагы күп телләргә күчерелде. Фикер алышуга төрле халыклар, төрле илләр вәкилләре катнашу нәтиҗәсендә. «Җәмиләинең чын әһәмияте икърар ителде. Яки «Ак пароход» мисалын алыйк. Бу әсәр тирәсендә барган чын иҗади бәхәсләргә кемнәр генә катнашмады да, фикер алышулар нинди генә телдә яңгырамады! һәм шунысы характерлы, кыргыз язучысының кыргыз тормышына багышланган әсәрләре хакында сүз барган чакта, фикер үзәгендә бер милли культура күренеше яисә бер милли әдипнең табышы яки югалтулары түгел, бәлки барыбыз өчен уртак мәсьәләләр торды. Чыннан да. Җәмилә — Данияр һәм Җәмилә — Сәет мәхәббәтләре хакында укыган вакытта без үзебезнең саф тәүге мәхәббәт яисә чын сөю хисләребезне яңарттык. Тулганай ананың уй-хисләре шатлык-хәсрәтләре белән уртаклашканда күз алларыбызда мәрхәмәтле әбиләребезнең, газиз аналарыбызның моңлы йөзләре балкыды. «Ак пароход»тагы малай фаҗигасен дә үз хәсрәтебез кебек якыннан кичердек, аның язмышына битараф кала алмадык. Бүген дә битараф түгелбез!.. Шулай итеп, Чыңгыз Айтматов безнең өчен кабатланмас кыргыз язучысы сыйфатында да кадерле; әсәрләрендә барчабыз өчен гомум мәсьәләләрне күтәрүе белән барыбызга уртак әдип. Чыңгыз иҗатында актив кулланылган әдәби чараларның берсе — ул язучының өледән-әле фольклорга, бигрәк тә миф һәм риваятьләргә — халык күңелендәге як* ты моңнарга мөрәҗәгать итүе (моның яңа үрнәкләрен аның «Диңгез яры буйлап йөгерүче Ала эт» әсәрендә дә күрәбез) Халык иҗаты материаллары, әлбәттә, сурәтләнә торган тормышны колоритлы, халык рухын исә калкурак рәвештә гәүдәләндерүгә дә ярдәм итә. Бу җәһәттән дә фольклорның профессиональ әдәбиятта тоткан урыны кечкенә түгел. Әмма Айтматов өчен халык иҗаты мотивлары төрле катлаулы мәсьәләләрне пространство киңлегендә дә. вакыт колачында да карарга хезмәт итә. Фольклор материалы аның өчен милли орнамент — бизәк кенә түгел. Чөнки, автор инануынча, фольклорда, мифта «кешелек рухының тәүге яратылыш поэзиясе, аның ирлеге һәм өметләре гәүдәләнә». Мифлар, риваятьләр борынгы кешеләрнең аңнарын, дөньяны танып-белүләрен генә чагылдырмый, бәлки -халык хәсрәтенең, халык газабының канлы елъязмасы булып та хезмәт итә». Шуңа күрә бүгенге әсәрләрдә сурәтләнә торган халыкның язмышын, рухын, хәзерге халәтен, омтылышларын аның узганыннан, шул чордан калган истәлекләреннән башка аңлавы мөмкин түгел. «Әгәр без Гомерны аңлый алмасак... — ди язучы бер бәхәс уңае белән,— нәселләребез дә безне аңламаячак». Димәк, узган белән бүгенгелек һәм киләчәк янәшә, хәтта бергә яши. Менә шушы таләпнең органик рәвештә тормышка ашырылуы Чыңгыз Айтматов әсәрләренең заманча рухын, бүгенгелек көчен, хәтта аларның гел киләчәккә омтылган булуларын тәэмин итә дә инде! Язучының тарихка, халык иҗатына, шул серле дөнья аша халык рухына юл эзләвенә бер мисал рәвешендә «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» исемле әсәрен күрсәтергә мөмкин. Дөрес, ул әле төгәл басылып чыкмаган. Ләкин аның инде кыргызча басылып чыккан, хәзер татар укучылары игътибарына тәкьдим ителә торган өлешеннән дә (ике өзектән) Чыңгыз Айтматовның нинди мәсьәләләр күтәреп, аларны ничегрәк хәл кылырга омтылуын аңлавы читен түгел Әсәрдә сүз XVII гасырда кыргыз халкы башына ишелеп төшкән зур бәла-казалар: канлы җоңгар яулап алулары, явыз килмешәкләргә каршы атка атланган ил уллары, аларга көч биргән халык җырлары — дастаннар һәм, ниһаять, дастанчылар хакында бара. Ләкин әдип мәсьәләне хәл кылганда вакыйгалар бара торган тар конкрет даирә белән генә чикләнми. Бер төбәктә барган хәлләрне бәяләр өчен ул очар кошлар биеклегенә менә, алай гына түгел, бәлки күчмә кошлар белән бергә илләр гизеп, тасвирлау объектларына зур биеклектән дә. киң пространстводан да карый. Дөрес, кеше һәм күктәге «ирекле кош» мотивы, яки җирдәге кешенең күктәге очар кошка карап уйланулары төрле халыклар авыз иҗатында да. профессиональ әдәбиятларда да еш очрый. Уңышлы үрнәкләрнең берсе сыйфатында Рәсүл Гамзатов сүзләренә язылган торналар хакындагы мәгълүм җырны атарга мөмкин Кеше күктәге кошка карап фәлсәфи фикер йөртә, үзенең тормыштагы, көрәш мәйданындагы урынын билгели. Әмма Чыңгызда мәсьәлә икенчерәк, хәтта беркадәр көтелмәгән пландарак карала: әдип үзе кош булып күккә менә, укучыларга да күктә канат кагып, каты җилдә «канат кайрап очуны» тойдыра Язучы гына түгел, укучы да җирдә барган вакыйгаларга шул биеклектән торып бәя бирә Мотивны автор кыргыз халык иҗатындагы мәгълүм сюжеттан алган Ләкин ул аны. кем әйтмешли, «түкми-чәчми генә» күчерми, бәлки профессиональ сәнгать югарылыгына күтәреп эшкәртә, яңа рух, бөтенләй икенче эстетик юнәлеш бирә. Бер карасаң, борынгы мотив, иске чаралар монда. Икенче яктан баксаң, гаҗәеп нечкә яңарту да бар. Мәсәлән, «яхшы-яманы бергә укмашкан, шул кадәре зур хәятны кочагына сыйдыручы әлеге җир дигәнең шушымы?» Бу сорауның Әфләтуннар, Локманнар чорындагы хакимнәр тарафыннан да әйтелгән булуы бик мөмкин «Иксез-чиксез галәмдә япа-ялгыз торучы, адашкан дөя бутасы (баласы) шикелле бүзәреп кенә күренүче шул нәрсәме?» — җир шарына карата, ерактан торып, мондый образлы тасвирлауны очар кошлар биеклегенә менгән язучы түгел, бәлки космик очышлар чоры рәссамы бирә ала Кечкенә генә детальләрдә дә чал тарих хикмәте белән өр-яңа бүгенгелек янәшә яши... Гомумән. Айтматов фольклор материаллары белән иҗади, кыю гамәл итә. Аңар фольклорның детальләре түгел, рухы, эчке җегәре, үзе әйтмешли, халыкның ирләрчә горурлыгын һәм өметләрен гәүдәләндергән асыл төше әһәмиятле Шуңа күрә аерым детальләр Чыңгызда танымаслык булып үзгәрә Мәсәлән, чынбарлыкта ана маралда (яисә боланда) мөгез булмый. Ә менә «Ак пароходата «кыргыз анасын» гәүдәләндергән марал исә тармак-тармак мөгезле Нәтиҗәдә мифологик сер белән өртелгән кабатланмас сурәт туа. мотивның сәнгатьчән ышандыру көче исә тагын да көчәя төшә. Мондый кыю алымнар «Әйләнеп кошлар кайтканчы...» әсәрендә дә нык сизелә Ләкин бигүк алга узып китмик әле. чөнки автор әсәр өстендә эшләвен дәвам итә. Димәк, аның бу катлаулы тарихи полотносын без бөтенләй көтмәгән, күз алдына да китерә алмаган чаралар белән баетып ихтималы уйга да килмәгән нәтиҗәләр Белән тәмамлавы бик мәмкин. Шуңа күрә юбиляр хакындагы бу сүзне аның адресына юнәлтелгән бихисап күл изге теләкләр һәм чикләнмәгән яңа зур өметләр белән тәмамлыйсы килә.