Логотип Казан Утлары
Мәзәк

МАРИ МӘЗӘКЛӘРЕ

Бу мәзәкләр букетын безгә халык иҗаты белән аеруча кызыксынучы мари язучысы Виктор Соловьев төзеп бирде. Аларба мари халкының үткән тормышындагы кайбер яклар, көнкүреш детальләре, традицияләр һәм горефгадәтләр чагыла. Һәм. әлбәттә, үткен телле фольклор әсәрләренә гомумән хас булганча, ялкаулыктан Һәм комсызлыктан, куркаклыктан Һәм намуссыз :ыктан. шапырынудан һәм тинтәклектән, әдәпсезлек- тән һәм усаллыктан көлү ярылып ята. Арада күңелләрне ача торган самими елмаюлар да аз түгел. Бу тезмә хөрмәтле у купыларыбызга хезмәтчел һәм күңелле мари халкының характерын һәм уй-хисләрен киңрәк аңларга һичшиксез булышыр дип ышанабыз. СЫЕРЛАР КЕМНЕКЕ Күләгәгә ятып йокыга китә бер көтүче. Сыерлар исә чәчүлек җирләргә таралышып бетәләр. Шуны күреп, көтүчене уяталар: — Сыерларың игенне таптый бит! — Әгәр ул сыерлар минеке булса, көтүчесе мин булмас идем,— дип җавап бирә көтүче. ХАТЫН ГОРУРЛЫГЫ Берәүне писарь итеп эшкә алалар. Шуны ишеткәч, хатыны әйтә икән аңа: — Писарь хатыны булып яшәрмен дигән уй кайчан да булса башыңа килгәне бармы синең? КУЛЫ ПЕШМӘДЕ Килен өстәлгә эшти китереп куя. — Бармагың ашка тигән бит! — дип кисәтә аны кайнана. — Курыкма, әнкәем, — ди килен, — эшти кайнар түгел ич. БУРЫЧЛЫ БУЛАСЫҢ — Биш сум акча бир әле? — Минем өч кенә сумым бар. — Алайса, өчне бир, ике сумы миңа бурычың булыя калыр. ҮГИЛӘР ҺӘМ ТУГАН КЫЗ Бер үги ана сабан туй бәйрәмендә дүрт кызчыкка берәр йомырка пешереп бирә икән, ә үз кызына бернәрсә дә бирми. — Ник аңа йомырка бирмисең? — диләр үгиләр. — Нигә аңа бер бөтен йомырка? һәркайеыгыз үз йомыркасы ның яртысын бирсәгеа — аңа шуа җитә. 12 «К. У.» м 12. 177 КАЯ КУСАҢ, ШУНДА АТЛЫЙ — Нигә ат асрыйсың син? — Печән ташыр өчен. — Ә печән сиңа нигә кирәк? — Ат ашатырга. КҮПМЕГӘ АЛСАҢ... Бер карак күлмәк урлый һәм шуны сатарга малаен базарга җибәрә. — Күпмегә саттың? — дип сорый ул малай кайткач. — Син күпмегә алган булсаң, мин шул бәягә саттым, — ди малай. ТАВЫК ТА КҮРКӘ Бер абзый кечкенә улын төннәрен кыяр урларга җибәрә икән. Малай исә чит кешеләр бакчасына керүдән курка да кыярны үз бакчаларыннан җыеп керә. Әтисе шуны икенче көнне базарга чыгарып сата. Малай икенче юлы да нәкъ шулай эшли, һәм тагын берничә тапкыр... Көзен әйтә икән ата үзенең улына: — Молодец, улым! Әгәр син булмасаң, без үз кыярларыбыз- дан бернинди доход алмаган булыр идек. Кемнәрдер менә дигән яшелчә үстергәннәр бит. Безнеке ише түгел инде! — Күршенең тавыгы да күркә булып күренә, — дип кенә әйтә бала. ЯХШЫ СЫЕР — Сыер алдым әле. — Ничек соң, әйбәтме? — Менә дигән! — Нәрсә, әллә сөте бик күпме? — Юк, анысы әллә нихәтле түгел. Акыллы мал. Кичә кич кайнананы тибеп аяктан екты! Әле бүген дә түшәктән тора алганы юк, имеш. ЧИРАТНЫ БОЗМА Ике кеше бергәләп ауга китә. Юлда берсе сорый икән: — Әгәр бер куян атсак нишлибез? — Ничек нишлибез? Пешерәбез дә ашыйбыз. Син кабасың, мин кабам, син кабасың, мин... мин... Икенче аучы моның яңагына китереп суга һәм әйтә: — Чиратны бозмаска кирәк! Берьюлы рәттән ике тапкыр капма итне. КЫЮЛЫК ӨЧЕН — Әнә теге аучы урманда ник эт белән йөри? — Курыкмас өчен, әлбәттә. — Ә ник тагын мылтык та тоткан әле ул? — Күрәсең, эттән куркадыр. ҮРДӘКНЕ КЕМ ҮТЕРДЕ! Бергә ауга чыккан ике сунарчы суда йөзгән бер үрдәкне үтерәләр. — Мин үтердем! — ди берсе. — Юк, мин! — ди икенчесе. — Син миннән соң аттың, үрдәк инде үлгән иде. — Юк, синеке тимәде, ә мин тидердем. Шул чакны бер абзый килеп чыга да әйтә боларга: Кем атты үрдәккә? Әллә өй үрдәген кыр үрдәгеннән аера белмисезме? — Әнә бу атты! — ди аучыларның беренчесе. — Юк, мин түгел, ул үзе үтерде аны. — Әле хәзер генә әйттең бит мин тидердем дип. — Юк, минеке тиде дип син әйттең... Абзый кеше боларның мылтыкларын тартып ала да әйтә: — Сез үз хәлләрегезне үзегез ачыклагыз, ә мин киттем. Үрдәкне кайсыгыз үтергәнен ачыклагач, акчасын китереп түләрсез. Мин авылның теге башындагы иң кырый йортта торам. КАЛАГА КИЛГӘЧ Авылдан бер ханым зур калага килә һәм урамнарда бик күп кеше күргәч әйтә икән аптырап: — Мин, ичмасам, эш белән килдем, ә бу халык биредә нишләп йөри икән соң? ТӘРТӘЛӘРЕН БОРГАННАР Казанга барышлый олаучылар ялга туктый. Барасы якларын онытмас өчен арба тәртәләрен Казан ягына каратып куялар. Төнлә, мужиклар йоклагач, бер узгынчы, шаяртып, шул тәртәләрне кире якка борып куя. Иртән торалар да атларын җигеп тагын юлга кузгала мужиклар. Кичен алар бер авылга килеп җитә һәм гәп башлыйлар икән: — Яман яхшы авыл. Йортлары төзек. — Әйе, шәп яшиләр монда. — Карале, безнең авыл шикелле үк ич бу! Менә бу йорт нәкъ минеке кебек. Ай, әнә теге ханымның минем хатыннан бернинди аермасы юк... ЯҢА ЧАБАТА КИГӘЧ — Нишләп болай бик зур адымнар белән атлыйсың әле син? — Чабатам озаккарак чыдасын өчен. АЧЫКЛАУ Бер олаучыдан сорый юлчы: — Нурыялга хәтле утырт әле? — Төкерәм мин синең Нурыялыңа. — ди теге. — Ә кайсы Нурыялга төкерәсең син: Олысынамы, әллә Кече сенәме? ӨЧ ПАР АЯК Берәү атын тезгененнән тотып атлый икән юлда. Кемдер сорый: — Кая барасың болай? — Казанга ашыгам. — Ә ник атыңа атланмыйсың? — Оч пар аяк белән атлаеаң, юлны тизрәк узасың. БЕР ВАГОНДА Шелангер станциясендә бер вагонга ике әби кереп утыра. — Кая барышың, кәбәм? — Казан тарафларына. Ә син кая? — Мин Йошкар-Олага. — Кара син аны, нинди көннәр килде: бер вагонда утырып икебез ике якка барабыз бит! ТАНЫМАДЫ Бер агай өенә тәмам сәрхуш булып кайта. Хатыны аны ишек ачып каршылый. Ә агай исә аптырап чигенә икән: — Әх, шайтан алгыры, тагын кеше өенә килеп кергәнмен бит. ТАГЫН ЭЧӘСЕҢМЕ! Исерек ирен яңаклый икән бер ханым һәм сорый аңардан: — Тагын эчәрсеңме? Әйт, эчәрсеңме? Ир дәшми. Хатын, ярсыйрак төшеп, аның икенче яңагына менеп төшә. — Мин сорыйм: эчәрсеңме, юкмы? — Ярый алайса, сал берәр чәркә! — ди ир, кул селтәп. МАШИНА — Әнкәсе, теге лотерея билетларын бир әле, менә таблица чыккан. Бәлки отканбыздыр. — Мә! Әгәр машина чыкса нишләрбез? — Права алам да сине утыртып йөртәм. — Юк, синең белән бер кая чыгасым юк. Әле велосипедта да адәм рәтле йөри белмисең. Акчалата гына алырбыз отышны. — Юк, акчаны син бер-ике айда туздырып бетерәчәксең. Ә машина машина инде ул: мал! — Ничек инде туздырып бетерәм ди? Ник шулай начар уйлыйсың әле минем хакта? — Ярый, шаулама. Теләмисең икән — машинада үзем генә йөрермен. — Син һаман шулай инде — минем белән исәпләшергә гомердә теләмәдең, — ди хатын һәм үксеп елый башлый. — Ал машинаңны, беренче канауга мәтәлеп төш һәм шунда муеның сынсын... — Балавыз сыкма. Тикшердем — отыш пычагым да чыкмаган, — ди ир кеше тыныч кына итеп. САРАННАР Танышы кунакка килгәч әйтә берәү: — Май булса коймак пешерер идек тә, он юк шул. Аннары шул кеше танышына кунакка бара һәм ишетә: — Күмер булса самавар куяр идек тә, су юк шул. ЧАКЫРУ — Син бүген тештән соң буш буласыңмы? — Әйе, буш. — Ә иртәгә иргән? — Иртәгә дә буш. — Ә иртәгәдән арыга кичен? — Эштә булам. — Кара, нинди кызганыч! Берсекөнгә мин сарык суеп сине кунакка чакырмакчы идем бит... ИКЕ КУНАК — Шулай иртә таңнан килмәсәң, соңгарыр идеңме әллә? — диләр кунакка кичә кичтән үк килгән берәүгә. — Иртән килгән кунак шул ук көнне китә, — ди тегесе, — ә кичтән килгәне кунарга кала. КҮРШЕСЕ СЫИЛЫИ Берәү хәмер шулпасын чөмерүне бик ярата икән дә, тик хатыны эчәргә ирек бирми. Ә ул шундый бер әмәл таба: аракы сатып алгач, күршесен ияртеп өенә керә дә: — Хатын, — ди, — менә күрше мине сыйларга керде, кабарга берәр нәрсә куй әле тиз генә. Утырышкач хуҗа хатынын да бераз сыйлыйлар, һәм аннары әйтә хуҗа: — Әнкәсе, кешенекен генә эчүе ничектер уңайсыз. Бар әле бул- маса үзең дә тиз генә бер яртыны алып кайт. БӘЯЛӘҮ Бер сукыр белән бер чукрак туйда булалар. — Туй ошадымы? — дип сорыйлар икән соңыннан алардан. Сукыр әйтә: — Бар да яхшы, әмма начар биеделәр. — Юк, җырлый белүләре чамалы, — дип, үзенекен өсти чукрак. ТЫЙНАК КУНАК — Хөрмәтле бу кунакны нәрсә белән генә сыйларга инде?! — Әгәр закускасы тәмле булса, тамак чылата торганы ачы булса да ярый. КИНАЯ Инде кичке якта күрше авылдан бер кунак килеп төшә берәүгә. Карыны ачкан икән. Әмма хуҗалар аны сыйларга ашыкмыйлар. Утыра-утыра да әйтә шулчакны кунак: — Ә ашагач кайда ятып йокларМын мин? КАЙТАСЫ БУЛМА — Кая чабасың, улым? —1 Коенырга... — Әгәр батсаң, өйгә кайтасы булма. ОЗЫН ИСЕМ — Нишләп син икенче авыл кызына өйләндең әле? Күрше кызын ярата идең бит. — А-а-а-ның и-и-и-се-ме би-би-бик о-о-зын