Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЙ ВАХИТ ҺӘМ АНЫҢ ГЕРОЙЛАРЫ

Драматургның 60 еллыгы уңаена Вахит драматургиясе хәзерге театр сәнгатендә күренекле урын * тота, актерлар һәм режиссерларның осталыгын үстерүдә, бүгенге көн темаларын үзләштерү юлында әһәмиятле роль уйный. Югары музыкаль белемле язучы буларак, ул татар опера сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертте, күп санда либретто һәм музыкаль комедияләр язды. Хәй Вахит драматургиядә үз проблемаларын, үз юлын тапкан язучы, ул һәр әсәре өчен яңа, оригиналь конфликтлар, образлар иҗат итәргә омтылды, жанр һәм стиль өлкәсендә туктаусыз эзләнде. Бу драматургның аеруча яраткан геройлары бар иде. Аларның язмышы, тормышы, уй-хыяллары аны һәр вакыт кызыксындырып торды. X. Вахитның үз иҗаты турында уйланулары сакланып калган. Анда мондый юллар бар: «Геройларым — бүгенге көн яшьләре (һәр әсәр диярлек). Тәрбияләсәң, яшь чакта тәрбиялә!» Алар X. Вахит иҗатының идея-эстетик үзенчәлеген аңлау өчен кызыклы ачкыч бирә: яшьләр мәсьәләсе яңа кешене тәрбияләү бурычы белән бәйләнгән һәм аның уңышы кешене яшьтән ничек тәрбия итүгә бәйләнештә карала икән. Күлмәкне яңа вакытта, намусны яшьли сакла дигән мәгълүм мәкаль шушы турыда әйтелгән кебек яңгырый. Академия театрының 1963 елда Уфа шәһәрендәге гастрольләре вакытында, башка спектакльләр белән беррәттән, X. Вахитның «Рәхим итегез!» исемле комедиясе дә күрсәтелгән. Шул уңайдан «Кызыл таң» газетасында шагыйрь Әнгам Атнабаев мәкалә белән чыгыш ясый һәм тамашачы авызыннан ишетелгән кызыклы бер фикерне китерә: «Мин Хәй Вахит пьесаларын карарга яратам. Гади кешеләр турында яза ул. Безнең турыда. Молодец!» Әйе, X. Вахит хезмәт кешеләрен данлый, яшьлекне җырлый иде. Нәкь менә шул сыйфат аның иҗатын заманның актуаль идея-эстетик проблемалары белән бәйли иде. Әле кайчан гына җанлы характерлар арасындагы конфликтлар, фикерләр башкалыгы нәтиҗәсендә туган бәрелешләр урынына еш кына хезмәт урыны таләп иткәнгә күрә генә көрәшкә керергә мәҗбүр булган персонажлар сәхнәне тутырган иде. 60 нчы еллар башында. X. Вахитлар иҗаты белән башланган борылышның үзенчәлекләреннән берсе — әнә шул «вазифа конфликтларын»- нан чын драматургии конфликтларга күчүдә булды. X. Вахитның беренче пьесалары язылгач та, тәнкыйть аларның проблемалылыгына игътибар итте. «Совет әдәбияты» журналында (1960 ел, 3 сан) Г. Кашшаф «Беренче мәхәббәт» драмасы турында язган мәкаләсендә болай диде: «Хәй Вахит бу драмасы белән драматургиябезне баета дияргә кирәк. Менә шушы Сәлим — Тәлгать сызыгы буенча аның оригиналь образлар иҗат итүенә югары бәя бирмичә мөмкин түгел. Монда язучының олы фикере, тирән фәлсәфи карашлары салынган... Әсәр, өлбәтгә, көчле драма, психологик драма». X Башка тәнкыйтьчеләр дә, хаклы рәвештә, Хәй Вахит драматургиясенең театральлелегенә, мавыктыргыч, кызыклы сюжетка корылган булуына игътибар итә килделәр. Драматургның һәр әсәрен тамашачы яратыл каршылады, һәрберсе сәхнәдә йөзәр- икешәр йөз мәртәбә аншлаг белән барды. Драматургия серләрен яхшы белән X. Вахит сәхнә сәнгатенең төрле компонентларын — музыка, бию, җыр һәм шартлы сәхнә алымнарын эшкә җигә белде. Телнең, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәнгән аа тор буларак остарганнан-остара барды. X. Вахит драматургиясенең бу сыйфатлары аның олы сәхнәгә күтәрелгән беренче әсәрендә үк теге яки бу күләмдә чагылыш тапты. «Беренче мәхәббәт» исемле бу драма 1960 елда Академия сәхнәсендә куелып, зур уңыш казанды һәм театр репертуарында күп елларга сакланып калды Автор һәм аны сәхнәгә куйган Рифгать Бикчәнтәев Г. Тукай бүләгенә лаек булдылар. «Беренче мәхәббәт» илебезнең 40 театрында куелды, бик күп республикаларда һәм өлкәләрдә төрле телләрдә уйнала башлады. Әсәр тормышны тирәнтен белеп язылган. Чөнки язучы үз геройлары арасында яшәп, авыл тормышын бөтен нечкә лекләренә кадәр өйрәнгән иде. Хәер, үзе дә тормышта яңалык өчен актив көрәшүче геройларның берсе булды ул. «Беренче мәхәббәтвтә үзәк фигура — Тәлгать. Аның язмышы, аның кичерешләре, яшүсмер егетнең кеше буларак формалашу юлы авторның игътибар түрендә Тәлгать һәм аның тормыш юлында очраган Рәхилә яшьтән дөрес юл сайлап, зур мак сатларга омтылып үсәләр. Әмма Тәлгатьнең тормышы җиңелләрдән булмый... Әсәрдә күтәрелгән икенче бер әһәмиятле проблема — беренче мәхәббәткә тугрылык мәсьәләсе. Менә шушы сызык тирән драматик ситуацияләр аша сурәтләнеп, тамашачыны тетрәтә торган күренешләр тудыра, бу изге хисләр белән уйнауның фаҗигале нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбур итә. Заманында бу мәсьәләгә Сәлим шактый җиңел караган булган, аның нәтиҗәләре, соңы турында уйламаган. Ә «соңы» — аталы килеш атасыз үскән Тәлгать. аның кителгән күңеле, 'яралы йөрәге. Дөрес, сугыштан кайтмаган аталарның балалары да ятим үсә. әмма алар бит үзләренең аталарының кем булганын, аларның ни өчен, нәрсә хакына башларын салганын белә. Ә Тәлгать исә атасының кем булганын да белми, ул бөтенләй нәселсеэ-нәсәпсез бер кеше. Бу кайгыларга аны заманында «егетлекләр» эшләп йөргән Сәлим дучар иткән. Сәлимнең үз тормышы да тыныч түгел, ул авыр кичерешләр белән тулы. Ул Тәлгатьнең дөньяда бар икәнен белеп яши. унсигез ел инде ул бала хәтереннән чыкмый, ләкин аңа «улым» дип дәшә алмый, үз баласыннан «әтием» дигән сүзне ишетә алмый. Драматург торган саен мәсьәләнең эче- нәрәк керә барып, тамашачының игътибарын яулап ала. Менә әнисен җирләгән Тәлгать Сәлимнәр торган авылга килә, алдында әтисе басып торганын белмичә, аңа әнисеннән язу тапшыра. Үлгәнче үзе генә караган ана баланың киләчәк язмышын хәзер атасына тапшырырга мәҗбүр була. Бу очрашу Сәлимнең кичерешләрен тагын да тирәнәйтеп җибәрә. Күрешү язучы тарафыннан үзәккә үтәрлек драматизм белән язылган. Бу күренеш хәтта сүзсез генә барса да. тирән тәэсир ясарга сәләтле булыр иде — драматург очрашуны оста итеп алдан ук хәзерләп килә һәм геройларның рухи халәтен тирән сурәтләүгә ирешә Башка шартларда тәрбияләнгән Тәлгатьнең Сәлимнәрнең иркә кызы Рәхиләгә зур тәэсире булмый мөмкин түгел (соңыннан аның тәрбиягә алып үстерелгән бала икәне ачыла). Әле балалыктан чыгып бетмәгән шушы кыз нәкъ менә Тәлгать белән танышкач, күзгә күренеп үзгәрә башлый. Тәлгатьнең тормышка, эшкә, укуга, киләчәккә карашы Рәхиләгә хәлиткеч йогынты ясый. Хезмәт белән үскән Тәлгатьнең фи- гыль-холкы драмада хәзерге яшь буынның иң гүзәл сыйфаты итеп сурәтләнә. Сәхнәгә менә шундый тирән психологик кичерешләр белән яши торган образлар күтәрелде һәм әсәр тиз арада тамашачылар күңелен яулап алды. Бу —драматургиягә талантлы, үзенчәлекле язучы килүе турында да шатлыклы хәбәр иде. X. Вахитның «Рәхим итегеэ!»е дә (1961) яшьләр темасына язылган Мәсьәләнең куелышы һәм чишелеше ягыннан ул матбугатта шактый кайнар бәхәскә очраган иде. 1961 елда театр Һәм драматургиянең торышы турында зур дискуссия барган вакытта бу әсәр күл тапкырлар искә алынды Әсәрдә төп вакыйга яшьләр бригадасында эшләүче Рәисәнең, рецензент әйтмешли. «алама юлга кереп барган Рәисенең». иптәшләре ярдәмендә айнуы һәм яңадан сафка басуы тарихын эченә ала Вакыйга автор тарафыннан бик җентекләп, тәфсилләп языла. Драматургның бу коме диясе хәрәкәткә, вакыйгаларга бай, бигрәк тә төп геройларның тормышындагы, язмышларындагы хәлләрнең үзгәреп, алмашынып торуы белән тамашачының игътибарын үзенә тартып тора. Әмма әсәрдә күңелне борчыган бер момент бар иде. Анда соңыннан акылга утырган Рәисәнең килешмәгән эшләрен күрсәтү, аның ялгышларын, абынуларын сурәтләүгә зур урын бирелгән, һәм менә шул бәхәскә сәбәп булды да инде. Уңай герой дип тәкьдим ителгән Рәисә, чыннан да. бу зур исемгә лаекмы, аны шулай сурәтләү дөресме — менә бу сорауларга җавапны әсәр үзе биреп бетерми иде. X. Вахит, югарыда әйтелгән дискуссиядә катнашып, үз әсәренә һәм, гомумән, Драматургиягә карата карашларын, фикерләрен әйтеп чыга. «Тормыш дөреслеге өчен!» («Социалистик Татарстан», 1961 ел, 11 ноябрь) исеме белән аталган мәкаләсендә ул болай язды: «Уңай герой — автор кулындагы иң көчле корал ул. Автор уңай герой аркылы үзенең исбат итәргә теләгән фикерләрен, идеяләрен исбат итә, аның йөрәге аша тормышның җиңеп баручы тойгыларын үткәрә, аның күзләре белән киләчәккә карый, аның сүзләре белән тамашачыны алга өнди. Ләкин бу әле һәр уңай образ да сөттән ак, судан пакь булырга тиеш, йөз проценты белән җитлеккән, идеаль кеше булырга тиеш дигән сүз түгел. Алай булса, ул, гомумән, кеше булмас иде. Минем әсәрне тәнкыйтьләгән иптәш һәр уңай образны нәкь менә шундый итеп — үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән дә йөз процентлы идеаль кеше итеп һәм бары тик шулай итеп кенә күрергә тели». Бу кискен әйтелгән сүзләрдә үзенә күрә бер әдәби полемика чагылганын күрми мөмкин түгел иде, әлбәттә. Чыннан да, озак еллар сәхнәне бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган, кичерешләрсез, эчке драматизмы булмаган, баштан азакка кадәр үзгәрмәс геройлар басып алган иде. Бу хәлдән чыгу юлларын драматурглар төрле юнәлешләрдә эзләп карадылар. X. Вахитның бу эзләнүләре аеруча әлеге «Рәхим итегез!» әсәрендә чагылды. Әмма Хәй Вахит та югарыдагы карашына озак ябышып ятмады. Чөнки Хәй Вахит үзе үк бер калыпка сугыл эшләнгән схематик персонажларга каршы чыгудан башлаган иде бит. Инде кимчелекле, хаталанучы геройлар гына җанлы образ булып чыга дип куйсаң, тагын да бер схемага юл ачылачак иде. Менә шуның өчен дә ул бераздан бу мәсьәләгә яңадан өйләнеп кайтырга булды. «Тирәнрәк сөрергә!» исемле мәкаләсендә («Социалистик Татарстан», 1972 ел, 29 сентябрь): «Тискәре геройлар белән, тормышында гөнаһ эшләгән, ялгышкан, хәтта җинаять юлына баскан кешеләрне әсәрнең үзәгенә бастырып куеп, аның рухи дөньясында казыну, аның драмасын сурәтләү белән кирәгеннән артык мавыкмыйбыз микән, драматург иптәшләр?» — дип, бу күренешне кискен тәнкыйтьләп чыкты, «сәхнәгә чорның алдынгы кешеләрен» күтәрергә өндәде. Язучының бу чыгышы аның идея-эстетик яктан үсешен генә күрсәтел калмый, ул тагы бер гүзәл сыйфатны ачу ягыннан да әһәмиятле. Автор биредә заманында үзе үк яклап чыккан карашларыннан җәмәгатьчелек алдында баш тарта, аларның әдәбият өчен хезмәт итә алмавын таный. Әлбәттә, моны иҗат эшенә аеруча җаваплы караган, аны үзенең шәхси интересларыннан, үз дәрәҗәсен саклаудан өстен куйган язучыдан гына көтәргә мөмЯзучының яңа карашларын белдерү ягыннан «Кайда соң син?» (1963) комедиясе кызыклы. Әсәрнең үзәгендә әһәмиятле мәсьәлә — хезмәткә, хезмәт кешесенә мөнәсәбәт тора. Вакыйга үзәгендә торган образларның берсе Ринат мондый фәлсәфәгә бирелә: Шәүкәт гади маляр гына бит ул дип, аңардан Сәриянең күңелен сүрелдер- мәкче, аны үзенә каратмакчы һәм шул максат белән төрле интригалар кора башлый. Әмма Ринат Шәүкәтнең дәрәҗәсен төшерү өчен ничек кенә тырышмасын, Сәрия ялганны чыйнан аера белә. Аның алдында Шәүкәтнең гүзәл сыйфатлары ачыла бара. Шәүкәт бер дигән мастер, җитмеш төрле һөнәр иясе, ул гаиләнең башлыгы да. Музыкага гашыйк X. Вахит Шәүкәтне дә музыкага сәләтле кеше итеп күрсәтә, ул хәтта һәвәскәр композитор буларак көйләр яза. Эшче егет Һәр яктан талантлы булып чыга. Драматург, шул ук позицияләрдән чыгып, «Карлыгач канат кага» (1965) комедиясен яза. Монда ул «Образларның эчке хәрәкәтен, җитлегүгә таба үсүен» Җәүдәт, Кәүсәрия (монысы яшь кеше булмаса да) образлары аша күрсәтә. Кәүсәрия күпьяклы характер, җанлы кеше булып чыккан. Усал да, хәйләкәр дә. Өй түбәсен ябарга такта кирәк булганда, мөдирнең «подхалимлыкны» яратуын белеп, аның шул йомшаклыгыннан файдаланып калудан да тайчанмый: аны зурлагандай була, матур тавыш, күз-караш белән тәэсир итәргә тырыша, бетен хәйләләрен эшкә куша. Инде моның да файдасы тимәгәч, тамашачыны аяктан екканчы көлдергән, ә мөдирне куркуга салган (янәсе, мөдир моңа төнлә һөҗүм иткән!!) көтелмәгән тактикага да күчә ул. Шунысы кызык, әлегедәй алымнар куллануга җитсә дә, Кәүсәриягә булган җылы мөнәсәбәт үзгәрми, аның үсүе, әкренләп иҗтимагый актив кеше буларак үсүе, торган саен тирәнрәк кызыксыну уята бара. Ләкин үсу-күтәрелү һәркем өчен бер юл, бер сызык буенча гына бармый. Менә Җәүдәт өчен ул шактый катлаулы. Механиклыкка укып кайткан һәм илһамланып эшкә тотынган. Ләкин совхозның элекке бүлек мөдире Хәсәнов, аңарга һәм аның иптәшләренә ышанмыйча, фермада «карусель» кую эшен туктаткан. Бу таш йөрәкле кеше шуның белән чын күңелле егетнең намусына, эшче горурлыгына тупас бәрелгән. Ләкин егетнең дә җавабы дөрес ук булмаган. Ул, «карусельгә» дигән двигательне башка урынга файдаланганнарын ишеткәч, аны яшереп куйган. Кайберәүләр бу двигательне, тикшерү органнарыннан кеше чакыртып, авылның ас- тынөскә китереп булса да табу яклы. Ләкин бүлекчәнең вакытлы мөдире булып эшли торган Айтуганов моңа каршы. Заманы ул түгел, кешеләре дә ул түгел, ди Айтуганов. Ул кешеләрнең намусына нык ышана, органнар катнашыннан башка да двигатель табылыр, аны яшергән кеше үзе ук китереп бирәчәк, ди һәм ялгышмый... Шулай итеп, бу әсәрдә дә тырышып эзләнү, яңаны, бүгенгене табу омтылышы <>ар, төп игьтибар кешенең үзенә юнәл- телгән. «Беренче мәхәббәтптән кала югарыда искә алынган әсәрләр X. Вахитның комедия жанрында эзләнүләренең нәтиҗәсе иде. Аларның нигезендә комик конфликт һәм характерлар ята, геройларның үз максат лары өчен көрәшләре дә шул ук рәвештә бара. Күргәнебезчә, драматург шактый җитди мәсьәләләрне комедия жанрында чишәргә омтыла. Бер үк вакытта бу әсәрләр комедия өлкәсендә тәҗрибә туплау, көч сынау ролен дә үтәгәннәр. «Күк капусы ачылса» (1967) кебек татар драматургиясе тарихында күренекле әсәр барлыкка килгәннән соң, шушы фикер тумыйча мөмкин түгел. ■Күк капусы ачылса» язучының «Беренче мәхәббәт» драмасыннан соң, бетен союз аренасына чыгыл, зур уңыш казанган икенче әсәре милли драматургиянең өлгергәнлеген, җитлеккәнлеген күрсәткән эур уңышы. Бу әсәр, рус, әзербәйҗан, казакъ, үзбәк, башкорт һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, дистәләрчә театр сәхнәсенә күтәрелде. «Советская Башкирия» газетасы (1968 ел, 9 июнь) комедияне түбәндәгечә бәяләгән иде: «Аның эч катканчы көлдерә торган вакыйгалар белән тулы фабуласын сөйләп бирүе авыр, ул вакытта комедиянең бөтен текстын баштанаяк сөйләп чыгарга кирәк булыр иде». Әйе, «Как капусы ачылса» X. Вахитның сюжет һәм образ, хәрәкәт һәм характерларны бергә бәйләп төзү осталыгы ягыннан иң зур казанышларыннан булды. Биредә бер вакыйга икенчесеннән табигый үсеп чыга, авторның фантазиясе шулкадәр иркен, сюжет иң яхшы классик комедияләргә хас җиңеллек белән үстерелә һәм катлаулана. Шул ук вакытта әсәр тирән мәгънәгә дә ия. Ул X. Вахитның комедия өлкәсендә эзләнүләренең югары ноктасы булып исәпләнергә хаклы әсәр. Моннан соң язылган «Илһамия» (1968). «Ике килен-килендәш» (1976) комедияләре «Күк капусы ачылса»ның үзенчәлекле дәвамы булып, аның кайбер сыйфатларын, мәсәлән, сюжет тезү осталыгы, актуаль һәм мөһим проблемаларны күтәрү ягыннан әһәмиятле казанышлар иде. Алар да төрле театрлар репертуарында эур урын алды Хәй Вахит комедия белән бергә драма жанрында да эшләде һәм торган саен аңа игьтибарын көчәйтә барды. Соңгы ун ел эчендә язылган тугыз әсәрдән алтысының драма булуы әнә шул турыда сөйли. («Соңгы хат», «Туй алдыннан», «Мәхәббәтең чын булса», «Давыл». «Оныта алмасаң, нишләрсең», «Ялгышасың. Нәзирә».) Аларның нигезендә иҗтимагый әһәмиятле конфликтлар ята. һәм ул конфликтлар кешеләрнең эчке дөньясында барган көрәш белән үрелеп бара. X. Вахит мәкаләләреннән китерелгән өзекләрдә психиологик анализга нигезләнеп язылган әсәрләрнең кайбер үзенчәлекләре турында әйтелгән иде. Шул исәптән геройның «үткәне, бүгенә, киләчәге* булырга тиешлеге күрсәтелгән иде. Драма жанрында язылган әсәрләрендә ул. чыннан да. бу моментларны аеруча нык истә тота Шушы максаттан чыгып, драматург Ибсен, Шоу уңышлы кулланган аналитик драма поэтикасына еш мөрәҗәгать итә. Аналитик драмада вакыйгаларның, конфликтларның төенләнеше әсәр башланганчы ук хәл ителгән була. Геройлар күп кенә вакыйгаларда катнашып, төрле мөнәсәбәтләргә кереп, мәсьәләнең чишелешенә килеп тукталган булалар. Сәхнәдә геройлар тормышында туган хәлләр, эчке, психологик кичерешләр төп урынны ала. шуларга анализ ясала. Бу алым хәрәкәтне тагын да киеренке итә, бәрелешләр кискен төс ала, драматизм югары дәрәҗәгә җиткерелә. «Беренче мәхәббәт» һәм «Туй алдыннан» драмасында геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр күптән формалашып, югары драматик хәлгә җиткән. «Давыл», «Оныта алма- саң, нишләрсең» геройларының хәзерге язмышын ачыклауда да үткәндәге вакыйгалар хәлиткеч роль уйный. Аларның үзара мөнәсәбәтләре ничек формалашуын, ничек башлануын күрсәтү яки сәхнәдә алар- ны таныштыру максаты биредә куелмый. Болар инде булып үткән. Аналитик драма алымын кулланып, драматург сюжетны шундый итеп төзи ки, ул персонажларның эчке дөньясына тирән психологик анализ ясарга мөмкинлек бирә. Бу X. Вахитның драматургиядә мөһим казанышларының берсе иде. «Беренче мәхәббәт» тән соң язган «Соңгы хат» (1966) драмасында да X. Вахит бу жанр алдында үзе куйган таләпләрне тормышка ашырырга омтылды. Әсәрнең геройлары Нияз, Зөфәр, Зөһрә инде югары мәктәп бетергән кешеләр, хезмәт юлына чыгу алдында торалар. Кем нинди эшне сайлар — менә шунда һәркемнең тормыш максаты ачылыр, кемнең кем икәне күренер. Драматург тагын чын драматик ситуация сайлаган, геройлар тормышындагы иң кискен, борылыш моментларын алган, характерларны тирән ачар өчен драматизмга бай вакыйгалар тапкан. Персонажларның беришесе башта ипле, әдәпле генә күренсәләр дә. эшкә килгәч, шактый шомарган, хәйләкәр зат булып чыга. Әйтик, Зөфәр башта алдынгы, актив кеше булып күренә һәм үзен шулай күрсәтә белә. Ләкин эшкә бирелеп, бөтен көчен биреп хезмәт итү аның планнарына керми, ул төрле хәйләләр белән тизрәк җылы урын яуларга омтыла. Нияз Зөфәр белән бергә укыган, аны дус күреп йөргән, ә соңында килешмәс дошманына әйләнгән. Ике арага Зөһрә дә килеп кергәннән соң бу бәрелешләр тагын да көчәеп китә. Әсәрдә аналитик драма элементлары бар. Чөнки биш ел буе институтта бергә укыган вакытта алар арасындагы мөнәсәбәтләр урнашып, формалашып өлгергән була инде. Менә шуның чынлыгын, дөреслеген, ныклыгын тикшерел карау, сынау пьесаның үзәгендә тора. Беравыздан драматургның нәүбәттәге уңышы дип табылган «Туй алдыннан» драмасы нәрсәсе белән игътибарны җәлеп итә, анда нинди вакыйгалар бар? Әсәрдә күтәрелгән үзәк проблема — чын дуслык мәсьәләсе. Әлеге проблема Рафаэль белән Маратның үзара мөнәсәбәтләрендә чагылыш таба. Марат, якын иптәше Рафаэльнең гаебен дуслык хакына үз өстенә алып, аның урынына җәзага тартыла һәм биш елга хезмәт белән төзәтү урыннарына җибәрелә. Күрәсең, гадәттән тыш булган ситуация алынган, моның тормышта булуына тиз генә ышанып та бетмәскә мөмкин. Әгәр тикшерү органнары җентекләп караган булса, моның судны алдарга маташу, саташтыру булуы бик тиз беленер иде. Әмма эш анда түгел. Драматургны бу вакыйга үзе түгел, ә Маратның һәм башка геройларның шушы вакыйга уңае белән үзләрен ничек тотышы кызыксындыра Нинди уйларга килгән, нинди нәтиҗәләр ясаган алар? Ә нәтиҗәсе бик кызганыч: Рафаэль чын дуслыкка лаек булып чыкмый, ул, Марат уйлаганча, зур йөрәкле, киң күңелле кеше булмаган. Киресенчә, адым саен кире сыйфатлары ачыле бара, соңыннан чеп-чи эгоист, карьерист булуы аңлашыла Моның шаһиты булу Марат өчен икеләтә авыр. Җинаять эшләгән исем тагып, авыр хезмәт белән узган еллар, акланмаган өметләр Маратны авыр кичерешләргә дучар итәләр. Драматург Рафаэльнең чын йөзен ачкан кебек, Маратка карата да рәхимсез Ялган дуслык, ул нинди генә формаларда булса да, ничек кенә әйбәт күренергә маташса да. кешене рухи яктан түбәнәйтә, кимсетә, рәнҗетә. Шулай итеп, таләпчән дуслык, чын дуслык турындагы сүзен драматург моның киресен. фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтү аша белдерергә омтыла Әлбәттә, бу теманы уңай үрнәк аша да күрсәтә алган булыр иде. Әмма ул тормышның тискәре күренешләрен алып та үз алдына куйган максатка ирешә алган. Төп ситуациянең уңышлы алынуы һәм аналитик драма алымын куллану бик нык ярдәм иткән. X. Вахит драматургиясе тематик байлыгы белән аерылып тора, ул тормышның төрле өлкәләренә үтеп керә. Ә һәр өлкәнең үзенә генә хас проблемалары була. «Мәхәббәтең чын булса» (1972) (башта «Мин, укытучы» дип атала иде) драмасы, җәя эчендәгә исеменнән күренгәнчә сәхнәдә бик сирәк күренә торган, әмма бик меһигл проблемаларны күтәрә Укытучы булу, яшь буынны тәрбияләү кебек изге эшкә алынырга һәркемнең хакы бармы? Чын укытучы кем ул? Гомумән укытучы булу, башкаларны өйрәтер өчен нинди кешелек сыйфатлары кирәк? «Мәхәббәтең чын булса» менә шул турыда сөйли. Аның геройларыннан яшь укытучы Мөршидә. мәктәп классларында чәчләре агарган Хәят, фронтовик Нурислам — менә кемнәр лаек бу зур исемгә. Аларның төп сыйфаты — балаларны ярату, ә яратуга ярату белән җавап бирәләр. Ә менә мәктәп директоры булган Әнвәр өчен мәктәп каядыр өскә үрмәләү өчен баскыч кына. Әгәр бер җай чыкса, ул, уйлап та тормыйча, класс журналларын мәңгегә ябарга бүген үк риза. Әсәрдә менә шушы көчләр, шушы караштагы кешеләр бәрелешкә керә, һәм бу көрәш X. Вахит каләменә хас драматизм белән сугарылып, тормыш һәм хезмәт турында уйландыра торган җитди сөйләшү гә әйләнә. «Давыл» (1974) әсәре шулай ук аналитик драма алымы белән язылган. Хәзерге вакыйгаларны китереп чыгарган сәбәпләр моннан дүрт ел элек булып үткән. Заманында ашык-пошык кына су астыннан электр үткәргеч кабель салынган булган, шуның нәтиҗәсендә ул өзелеп тә чыккан һәм хәзер зур завод эштән тукталып калган. Монда гаепле кешене эзләү юлы белән китеп, детектив драма язарга да мөмкинлек ачыла кебек. Әмма X. Вахит, сюжет төзү остасы булып танылган драматург, бу юлга басмый, ул һаман да персонажларның эчке кичерешләрен тирәнтен тикшерү белән кызыксына. X. Вахит иҗатында күтәрелгән мәсьәләләр торган саен җитдиләнә, тирәнәя бара Моңа аның соңгы әсәрләреннән булган «Оныта алмасаң, нишләрсең» драмасы 'мисал була ала. Минзәлә театры бу әсәрне «Хыянәт» исеме белән сәхнәләштергән иде Әсәрнең исемен болай атау да урынлы, әсәрнең эчтәлегенә туры килә. Чөнки драманың баш герое булган Заһитның яшьлек идеалларына, керсез, мәкерсез теләкләренә хыянәте һәм шуның нәтиҗәсендә ту. ган тирән фаҗигасе аның бөтен тормышын чолгап апа. Бу — бик гыйбрәтле язмыш. Бу әсәрде бер генә мәсьәлә белән чик еәнелми. Әмма Заһит образы белән бәйләнгән тема әсәрнең үзәгенә куелган. Бер дөрес юлдан тайпылган, түбән таба тәгәрәп киткән кеше, әгәр дә вакытында тукталып калмаса, котылгысыз рәвештә һаман шул юлдан бара бирә, ямьсез эшләр берсе өстенә берсе өелә бара. Заһит та аңа гына кагыла торган мәсьәләне егетләрчә хәл итә алмаган, бергә тору, бала тәрбияләү мәшәкатьләре алдында чигенгән, беренче мәхәббәтенә хыянәт иткән. Менә шушы беренче абынудан соң икенчесе, өченчесе кабатланган. Тормышта авыр хәлләр белән очрашканда, Заһит урау юлны сайлап алган. Шулай итеп, яшьтән яратып сайлаган геолог һөнәреннән дә мәшәкатьле эш дип (югары мәктәп дипломын читкә ташлап) баш тарта. Әлбәттә, Заһитны җинаять кодекслары ягыннан гаепләргә урын юк. Әмма ул совет җәмгыятенең мораль кодекслары нигезендә хөкем ителә, аның намуслы кешеләр арасында яшәргә хаксыз булуы күрсәтелә. Шулай итеп, драма совет җәмгыятенең югары мораль принципларының ни дәрәҗәдә тормышка үтеп керүен, яңа җәмгыятьнең нигезләре әнә шулай ныгып баруын сурәтли. Кайвакыт тормыштагы тискәре күренешләрне күрсәтү җитди мәсьәлә күтәрү билгесе дип аңлатыла. Әмма чынында исә бу әле бер нәрсә турында да сөйләми. Зур конфликтлар менә шул кимчелекләргә каршы көрәшне күрсәткәндә генә барлыкка килә ала. Ул булмаса, әлеге тискәре күренешләр коры бер иллюстрацияне, чүп-чар җыеп тутырылган капчыкны гына хәтерләтә. X. Вахит тормыштагы нинди генә күңелсез хәлләрне сурәтләмәсен, аның әсәрләреннән таза рух, оптимизм бәреп тора, ул укучы тамашачыны гыйбрәтле язмышлар мисалында уйландыра, сискәндерә. Күңелсез хәлләр күргәзмә өчен түгел, ә алардан котылу, җиңеп чыгу өчен күрсәтелә. X. Вахит драматургиясенең иң яхшы сәхифәләренең берсе, бәлки беренчесе, әнә шуннан гыйбарәт. Аның иҗатында җәмгыятебездә туктаусыз барган яңару, сафлану, үсү процессы чагыла. Л. И. Брежневның КПССның XXV съездында алдынгы совет язучыларына карата әйткән сүзләре X. Вахитка да туры килә: алар, диде ул, «коммунистик әхлагыбызның какшамас принципларыннан чыгып, кешенең иң яхшы сыйфатларын — аның принципиальлеген. намуслылыгын. тирән хисләрен күрсәтергә омтылалар». Дөрес, X. Вахит әсәрләрендә җитешмәгән җирләр, төрле кимчелекләр дә булмый калмады. Баштарак ул мелодраматизмга шактый урын бирде, кайбер әсәрләренә характерлар бөтенлеге җитмәде, катлаулы сюҗет белән артык мавыгып киткән вакытлары да булды һ. б. Әмма ул шушы кимчелекләрне бетерү өстендә туктаусыз эшләде, укыды, уйланды. Теге яки бу образның эшләнешенә, конфликтларның чишелешенә һ. б. карата төрлечә искәрмәләр ясарга юл калса да, идея* эстетик планда X. Вахит совет сәнгатенең югары принципларына һәр вакыт турылыклы булды. X. Вахит — күпкырлы талант иясе. Ул шагыйрь дә, балалар өчен дә матур-матур әсәрләр язды. Барлыгы 20 китап авторы. X. Вахит дүрт опера либреттосы («Самат», «Дим буенда», «Җиһангир», Т. Гыйззәт әсәре буенча «Наемщик»), ике музыкаль комедия («Мәхәббәт җыры», «Кияүләр») иҗат итте. «Җиһангир» либреттосының бөтен союз конкурсында җиңеп, югары бүләккә лаек булуы X. Вахитны бу жанрда да чын оста итеп таныта. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә X. Вахитның барлыгы 12 әсәре куелды. Күчмә театрлар сәхнәсендә «Соры кортлар», «Канлы куллар», «Нәзер», «Яшерен эзләр», «Ялгышасың, Нәзирә» исемле әсәрләре уңыш белән барды. Хәй Вахитның кулъязмалары арасында 1971 елның 26 мартында язылган бер кызыклы хат сакланган. Аңлашылганча, авылдашлары туган авылдагы күренекле вакыйгалар һәм кешеләр турында альбом төзергә булганнар һәм шул уңай белән материал сорап X. Вахитка да мөрәҗәгать иткәннәр. X. Вахит үзенең кайда, ничек укуы турында гаҗәп үзенчәлекле җавап яза: «Мәм- дәлдә 7 сыйныфны (ул чакта шулай сөйли идек) бетергәң (ул чакта Мәмдәлдә урта мәктәп юк иде), Казанга киттем, театр техникумында ике ел укыдым. Аны япкач, бер ел укытучы булып эшләдем, музыка училищесында укыдым, ансамбльдә җырладым, сугышта булдым, Польшага, Германиягә барып җиттем. Сугыштан соң консерваторияне тәмамлагач, Мәскәудә ике еллык югары әдәбият курсларын тәмамладым. 1952 елдан СССР Язучылар союзы члены». Хәй Вахитның үзе турында, үз тормышы турында үз кулы белән язган сүзләре. Ул үзенең зур тормышын әнә шулай берничә җөмләгә сыйдырган. Хатның күп өлешен ул үзләренең туган Мәмдәлендә колхоз төзегән, аны аякка бастырган кешеләргә, укытучыларга багышлый һәм «Менә кемнәр турында альбом төзергә кирәк!» дип тәмамлый. Бу юлдарда никадәр тыйнаклык, никадәрле самимилек! Хәй Вахитка 1978 елның 20 декабренда 60 яшь туласы иде. Шуңа багышлап. Академия театры аның яңа әсәрен сәхнәгә әзерләде, ә китап нәшрияты иң яхшы әсәрләрен эченә алган җыентыгын басып чыгарачак. Кызганычка каршы, ул бу көннәрне күрә алмады. Шушы елның 7 июлендә ул бик вакытсыз, зур талантының чәчәк аткан чорында, көтмәгәндә арабыздан китте. Канлы фронтларны кичкән, куп еллар буе туктаусыз иҗат белән типкән йөрәге артык түзмәде. Шуның белән әллә никадәр яңа әсәрләр, матур теләкләр эшкә ашмыйча калды. Әмма Хәй Вахит исеме татар совет культурасы тарихында зур урын алачак. Хәй Вахит безнең арада яшәр, чөнки аның күп сандагы гүзәл пьесалары озак елларга сәхнәдә калачак