ИДЕАЛГА ТУГРЫЛЫК
Халыкның үткене һәм бүгенгесе, киләчәк идеаллары һәм революцион көрәш традицияләре аерылгысыз рәвештә бергә бәйләнгән. Шуңа күрә ул үһенең узган юлы, бу юлда тирән эз калдырган тарихи эшлеклеләре белән даими кызыксынып тора, аларны фәнни китаплардан укып кына түгел, ә сәнгатьнең могҗизалы нуры белән яктыртылган тере шәхесләр, үзенчәлекле характерлар буларак та күрергә, белергә тели. Мәсәлән, татар халкының сөекле улы, ленинчы революционер Хөсәен Ямашевның киң планда тарихи-конкрет сурәтләнгән җанлы образын. эшчәнлеген күрү теләге безнең күңелләрдә инде еллар буе үсә килгән рухи бер ихтыяҗ булып әверелгән иде. Шуңа күрә Атилла Расихның «Ямашев» романы укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән көтеп, тансыклап каршы алынды. Романның беренче китабы әдәби тәнкыйтьтә дә нигездә уңай бәяләнде, русчага да тәрҗемә ителде. Бу уңайдан шуны да искә алып үтәргә кирәк: тарихи темага язылган әсәрләр, бигрәк тә киң планлы романнар, бездә көн саен, ай саен туып тормый. Чөнки тарихи роман, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, «тарих фәне белән сәнгать тоташкан бер нокта кебек» булганга күрә, язучы алдына зур җаваплылык һәм кыенлыклар куя, аның художниклык осталыгы өстенә чын мәгънәсендә тарихчы галим һәм философ булуын таләп итә. А. Расихның әлеге әсәрне озак еллар буе язуын шуның белән аңлатырга мөмкин. һәм менә, ниһаять, романның беренче китабы чыгуга ун ел тула дигәндә, «Айлы тән нәр» дип аталган икенче китабы дөньяга килде ’. • Атилла Расих. Ямашев. АВлы тайнәр Икенче китап, Татарстан китап иашрияты. Каэан, 1977 Беренче китапта без Хөсәен Ямашевны Казанда 1905 елгы революция хәрәкәтләре эчендә күргән булсак, икенче китапта аның җитәкчелегендә Оренбургта большевистик «Урал» газетасын оештыру, чыгару, халык массалары арасында тарату белән бәйләнешле вакыйгалар сурәтләнә. Бу чор — X. Ямашев эшчәнлегеидә зур һәм әһәмиятле этап. Әсәрдә без Хөсәен, Хәдичә, Гафур, Фәрхетдин. Җәгъфәр һ. б. образлар белән кабат очрашабыз, шул ук вакытта күп кенә бүтән персонажлар белән танышабыз. Бу ике китап арасында органик уртаклык, гомуми тыгыз бәйләнеш булу белән бергә, алар арасында күп кенә аермалы яклар дә бар. «Айлы төннәр» китабы үзенең тормыш материалы, сюжеты, проблематикасы, образлар системасы, структур тезелеше белән чагыштырмача мөстәкыйль бербетен тәшкил итә. «Айлы төннәр»не укый башлагач та. вакыйгаларның урыны, характерыннан кала, ике китап арасында иң элек күзгә ташланган аерма һәм үзенчәлекләр — аларның структур төзелешләрендә. Мәгълүм булганча, беренче китап, нигездә, чагыштырмача мөстәкыйль новеллалардан тора. Мондый тезе лешне, күрәсең, әсәрдә тасвирланган тормыш материалы үзе таләп иткән. Революция ил күләмендә бара, халыкның төрле катлаулары тормышына үтәп керә аларны хәрәкәткә китерә. Гаҗәп чуар, катлаулы күренешләр, бәрелешләр, кетелмәгән ситуа цияләр килеп туа. Язучыга мондый вакыйгаларның еле берсен, әле икенчесен алып, мөстәкыйль новелла характерындагы бүлекләр рәвешендә бирү кулайрак күренгәндер. Аерым аерым исемнәр белән аталган бу бүлек — новеллаларның һеркайсының үэ конфликты, образхарактерлары. чагыштырмача тегәлләнгән микросюжеты бар Мәсәлән, беренче бүлектә — үлем түшәгендә яткан ата һәм аның улы арасында катХ лаулы идея каршылыгы, Хөсәен күңелендә «ике юл» бәрелеше. Герой авыр, мең төрле газаплар көткән юлны сайлый. Икенче бүлектә — прокламация басучылар һәм шул ук өйдә чәй эчеп, «имансызлар», «фетнәчеләр» турында сөйләп утырган бутыш- ник Гайнулла. Прокламацияләрнең халыкка барып җитүе турында «сөенчене» дә Хөсәенгә нәкъ менә шушы бутышник «китерә» Өченче бүлектә — кер урлап тотылган батрак Фәрхетдин һәм «бай улы», җитмәсә, «Якуп бай кодасы» Хөсәен. Алга таба да без, новеллаларга хас булганча, күп очракта характерлар бәрелешенә, көтелмәгән төрле хәлләргә, борылышларга корылган бүлекләрне күрәбез. Бу новеллалар, туры- дан-туры, теге яки бу ягы беләнме Хөсәенгә килеп тоташкан хәлдә, бер ноктадан үсеп чыгып, һаман тармаклана баралар. Аларга яңадан-яңа геройлар килеп керә, вакыйгалар исә Хөсәеннәр өеннән Казанга, Чистай, Әлмәт якларына җәелә, хәрәкәт мәйданы торган саен киңәя. Биредә автор кулланган һәм әсәрнең нигезенә салган төп философик принцип — хосусыйдан гомуми- гә бару. Шәхси язмышлар халык язмышына кушыла, аерым микроконфликтлар, бәрелешләр зур бер иҗтимагый конфликтка — революция һәм контрреволюция көчләренең кораллы, канлы бәрелешенә кадәр үсә. Әсәрне болай кору авторга революцион хәрәкәтнең киң панорамасын сурәтләргә, зур вакыйгаларны, аларда катнашкан күп шәхесләрне колачлап, иңләп алырга мөмкинлек биргән. (Киң колачлылыкның уңышлы үрнәге буларак, Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романын хәтерлик.) Ләкин бу алым әсәрдә аерым элементларның (бү- лек-новеллаларның һ. б. компонентларның) үзара бик тыгыз бәйләнгән бербөтен система булып тәмам оешып җитүен дә таләп итә. «Ямашев» романының беренче китабы шушы якка бераз аксый төшеп, урыны-уры- ны белән гомуми сюжет бөтенлегенә зыян килә, логик эзлеклелек йомшап китә. Шуңа -күрә китап бераз таркаурак тәэсир калдыра. Инде романның икенче китабына килсәк, аны язу процессында автор беренче китаптагы әлеге кимчелекләрне үзе дә сиземләгән һәм искә алган булса кирәк. «Айлы төннәридә аның тагын да эзләнүе, төрле алымнар кулланырга, сюжетны җыйнакландыра төшәргә омтылуы күренә. Бу кисәк өчен сайланган тормыш материалы да аны шуңа этәрә. Биредә сурәтләү объекты итеп шулай ук зур, ләкин инде нигездә бер вакыйга — «Урал» газетасын чыгару алынган. Шуңа күрә әсәрнең сюжеты, композициясе дә эзлекле юлга төшә. Бүлекләр, аларда сурәтләнгән вакыйгалар сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре чылбырын хасил итеп, берсе икенчесенең логик дәвамы булып бара. Безнең күз алдыбыздан үзара тыгыз бәйләнгән төп өч этап уза. Беренче этап: газета чыгаруга әзерлек, «мөхәррир» мәсьәләсе, Хәдичәнең губернаторда булуы. Хөсәеннең оештыру эшләре. Уральскига бару, Әбелхәер Әбелмамбетов. К Мотыйги, Г. Тукай, Г. Кариев, Ш. Мөхәммәдев, 3. Рәмиевһ. б. белән очрашу-танышулар, ниһаять, газетаның беренче саны чыгу, аны халык арасында тарату. Шул уңайдан, «Ураляга параллель һәм аңа бәйләнешле рәвештә, татар демократик культурасын, киң массаларга аңлаешлы татар әдәби телен үстерү мәсьәләләре дә чагылыш таба. Бу этапта, татарча беренче спектакль куелган кичне Печән базары «изгеләремнең җәнҗал куптарырга маташуын исәпкә алмаганда, ачык- тан-ачык кискен бәрелеш эпизодлары юк. Конфликт әлегә «яшерелгән» хәлдә, потенциядә кала бирә, ул эчтән куерып кабара, үсә тора. һәм менә ундүртенче бүлектә — «Урал»- ның халыкка килеп җитү күренешләре— Крестьяннар арасында газета һәм брошюралар таратып йөрүче Фәрхетдин белән Чынбулат, авылга атлы казаклар килеп җиткәнче, төнлә торып, тиз-тиз «ычкынырга» мәҗбүр булалар. Аларның юлында, төнге дала уртасында, күзләрен уттай ялтыратып, бүреләр күренә. «Әз генә чигенәләр дә юл буена тезелешеп тагы утыралар...» Күңелгә шом төшә. Йөрәкне кышкы яланда ач бүреләр өере белән йцзгә-йөз калган җәяүле ике юлчы өчен тирәнтен борчылу биләп Бүреләр белән очрашу — зур гомумиләштерү көченә, символик мәгънәгә ия булган сыйдырышлы эпизод икән ул. Нәкъ шуннан соң ук әсәрдәге вакыйгалар үсешендә яңа этап башлана. Контрреволюция көчләре өстендә бомба булып шартлаган, «кешеләрнең онын онга, көрпәсен көрпәгә» аерган газетага идея дошманнары — ике аяклы «бүреләр» һөҗүм итәләр, алар белән ачыктан-ачык бәрелешләр башланып китә. Вакыйгалар, еш кына беренче китаптагы кайбер ситуация һәм эпизодларны хәтерләтеп, кискен, маҗаралы төс ала бара, дулкын-дулкын булып бер дәрәҗәдән — икенче, өченче дәрәҗәгә күтәрелә. Башта — Хөсәенне «юан кеше» кисәтүләре, редакциягә милләтче хаты, газетаның нәширы Тимерша Соловьев ризасызлыгы. Хәдичәнең икеләнүләре. Шуннан соң — корректор Басыйрга һөҗүм, урамдагы төнге бәрелеш, «дин вә мәгыйшәтжчеләр башлыгы Вәли мулла белән Хөсәеннең йөзгә-йөз «очрашуы». Алга таба — полициянең төн уртасында килеп тентү ясавы, охранкага чакырулар, карагруһчылар доносы Иҗтимагый-идея каршылыклары хәтта гаилә, туганлык мөнәсәбәтләрен дә икегә ярып үтә. Хәдичәнең атасы Зариф Бадамшин кызы һәм киявеннән тәмам йөз чөерә. Якуп бай белән Хәдичәбикәнең арасы өзелә. Боларга Фәрхетдиннең гаилә фаҗигасе һәм үзенең кулга алынуы. Т Соловьевның нәширлыктан баш тартуы, Хөсәен белән Хәдичә арасындагы каршылыклар өстәлә. Вакыйгалар шул рәвешле ашкынучан төстә үсеп, кульминациягә җитә — Хөсәен белән Хәдичә жандарм идарәсенә чакырылып, соңгы тапкыр кисәтелә. Шәһәрдәге хәлләр дә бик чуалчык төс ала Ниһаять, «чишелеш»— газетаны ябу һәм Хөсәеннәрне шәһәрдән сөрү. Ләкин мондый финал конфликтның тулы- сынча сыйнфый дошманнар файдасына хәп ителүеме? Көрәшченең рухи яктан сынып җиңелүеме? һич юк. Әсәрнең кызыклы бер үзенчәлеге шунда: аның әлегә басылып чыккан ике китабында да сюжет схемасындагы. вакыйгаларның тышкы кабыгындагы «чишелеш» белән конфликтның эчке мәгънәви яктан хәл ителеше туры килми, алар хәтта капма-каршы. «Айлы төннәрлдә вакыйгалар дәһшәтле финалга якынлашкан саен, укучы күңелендә, беренче китапны укыгандагы кебек үк, геройның язмышы өчен тирәнтен борчылу белән бергә, икенче дулкын — тарихи оптимизм белән сугарылган дулкын күтәрелә бара. Беренче китаптагы мәгьлүм цикл, спираль рәвешендә, икенче китапта да кабатлана, ягьни шуңа охшап яңа бер әйләнеш ясала. Әнә ул. Хөсәеннәр чәчкән орлыклар чиксез киң Россиянең төрле почмакларында шытып килә. Газета эшчеләр, крестьяннар, приказчиклар, шәкертлар. де мократик интеллигенция арасына барып керә. татар, башкорт, казакъ һ. б. халыкларга ирешә, аларда яңа фикер чаткылары ка быэа. «Һәр җирдән афәрин һәм рәхмәт сүзләре ишетелә». Әнә ул, гади кешеләрнең елмаеп сәламләве, ерак ераклардан күпләп килгән, «күңелләрне шатлык, өмет белән тутыра торган җылы хатлар».. Казанда, Оренбургта, башка тәбәкләрдә татар театр хәрәкәте, әдәби хәрәкәт үсеп кило. Г. Тукайлар, Г Кариевлар киң, олы юлга җыена. Гаделсез тормыш һәм явыз көчләр тарафыннан туктаусыз кыйналып торган Фәрхетдиннәр, рухи яктан җебеп төшмичә. Хөсәеннәр йогынтысында чыныга баралар. Яшьлеге ятимлектә, ялчылыкта узган мәхәббәте, башыннан үткәннәре үзе бер романтик легенда булган башкорт егете Чынбулат кебек кешеләрне дә тормыш һәм көрәш логикасы котылгысыз рәвештә Хөсәеннәр ягына китереп чыгара. Хәтта милекче крестьян «аумакайлыгын канына сеңдергән», төрле каршылыклар чытырманлыгында адашып, «дәһшәтле урталыкта» калган Жәгьфәрдә дә мәгьлүм бер борылыш билгеләнә. Боларның һәммәсе — көрәшнең әлеге этабында Хөсәеннең һәм аның фикердәшләренең рухи җиңүе, большевистик идеяләр сферасының киңәя баруы Шул рәвешле, романның беренче китабындагы нигез принцип — хосусыйдан гомумига бару — «Айлы төннәр»дә дә саклана. ул тагын да киңрәк колач ала. Алдагы китапта Хөсәеннең эшчәнлеге яшерен түгәрәкләрдән. прокламацияләр басудан башланган иде, ә хәзер инде ул газета чыгара. Элек вакыйгалар, нигездә, Казан һәм аның тирәсендә барган иде. ә хәзер инде «бәген мәмләкәт масштабындагы аренага» җәелә. Шушы уңайдан язучы кулланган бер символик сурәткә дә игътибар итми мөмкин түгел. Югарыда без Г Ибраһимовның • Безнең көннәр» романын телгә алдык. Бу романда Г. Ибраһимов, киң һәм куәтле хәрәкәт символы буларак та, зур әсәрнең төрле өлешләрен бергә бәйли һәм берләштерә торган чара буларак та, шаулап килгән дулкын образын кулланган иде. Куәтле дулкын шәһәр-авылларга килеп җитә, завод-фабрикапарга, мәдрәсәләргә бәреп керә һ. б. А. Расих исә икенче бер образ талкан. Бу — романның ике китабында да әледән-әле күренгәләп. яктырып киткән, хәрәкәт, аралашу, алга бару, «милли кабыкжа гына бикләнмичә, тагын да киңрәк дөньяга чыгу символы буларак кулланылган юл образы. Бер үк вакытта ул композицион чара булып та тора Автор әсәрне Хөсәеннең «юл сайлавы» белән башлап, беренче китапны аның янә ерак сәфәргә чыгып китүе белән «түгәрәкләп» куйган иде. «Айлы тәннәр» дә юлны тасвирлау белән башлана. Бу сурәт ике китапны бер-берсенә ялгап, тоташтырып торучы алка, боҗра хезмәтен үти. Ике китапта да әледәнәле геройларның юлга. калык арасына чыгуы сурәтләнә (язучы бигрәк тә кышкы юлны тасвирларга ярата). Икенче китапны автор шулай ук Хөсәеннең янә ерак сәфәргә юнәлүе, «кыңгыраулар чыңы» белән төгәлләп, «түгәрәкләп» куя. Әйе, Хөсәен, авыр сынаулар, кыенлыклар алдында баш имичә, алда тагы да бик күп хәвефле билгесезлекләр көткән юлга чыгып китә. Иҗтимагый-идея конфликтының хәл ителешендә оптимистик тенденция билгеләнә. Ләкин романны тулаем алганда, әлеге гомуми конфликт чишелеше бетмәгән, ул, күрәсең, алда булыр. Әсәр нигезенә салынган принцип белән барсак, көрәш тагын да киңрәк мәйданнарга җәелеп, төрле формаларга кереп дәвам итәчәк, дигән фикер туа. Шушы урында без «Айлы төннәринең проблематикасына, әлеге китапта язучыны иң нык кызыксындырган төп мәсьәләгә килеп җитәбез. Беренче китапта автор төп проблема итеп революция һәм шәхес мәсьәләсен куйган иде. Инде бу китаптагы төп проблеманы ике сүз белән әйтсәк, идеалга тугрылык дип атау дөрес булыр кебек. Язучы образлар системасын да, нигездә, шушы мәсьәлә тирәсенә оештыра. Нәкъ менә революция идеалларына, демократик һәм социалистик идеалларга тугры булып калу Хөсәен һәм аның фикердәшләренең калку һәм күркәм сыйфаты буларак ачыла. Бу ягы белән Хөсәен, беренчедән, үзенә параллель сурәтләнеп килгән Җәгъфәр кебек «эзләнүчепләрдән. икенчедән, күп кенә матбугат эшлеклеләреннән аерылып тора. Контрреволюция һөҗүменең көннән-көн көчәя баруы бик күпләрне сыный, бик күпләрне элекке караш-омтылышларыннан ваз кичтерә. Аларның «халыкка хезмәте» вакытлы мавыгу булып чыга. Бу уңайдан автор образлар системасында Т. Соловьев, К. Мотыйги кебек реаль шәхесләрне алудан да тайчанмаган, һәм моның белән откан. Аларның берсе — Хөсәен чанасыннан «сикереп төшеп кала», икенчесе исә — шапырынырга яратучан һавалы каһарман — кыенлыкларны җиңеп чыга алмыйча, матбагасын сатып, «җырлап та тамагымны туйдыра алам» дип юана. Хәтта Хөсәеннең тормыш иптәше һәм хезмәттәше. «Урал»ның рәсми редакторы Хәдичә ханым да, алҗып, юлдан тайпыла башлый. Ә Хөсәен исә, нинди генә авырлыклар, кыенлыклар кичерүенә карамастан, көрәш идеалларына тугрылыклы булып кала. — Идеягә бирелгәнлек, Габдулла,— ди ул саубуллашу кичендә Тукайга.— Иманың камил Булса, нервыларың да нык булса, тайпылышсыз рәвештә үз кыйблаңа карап барасың. Олы идеаллар олы гамәлләр тудыра. Ә каян килә соң аңа бу рухи чыдамлык, көчкуәт? Хөсәен дә бит күктән иңгән, гадәттән тыш сыйфатларга ия булган мифик пәһлеван түгел. Автор сурәтләгәнчә, башкалар кебек үк гади кеше. Монда, әлбәттә, шәхеснең ныклы характеры үз ролен уйный. Ләкин бөтен хикмәт шунда: Хөсәен ялгыз түгел. — Камил бит ул — ялгыз каһарман. Ә без — күп,— ди ул Тукайга. Хөсәен «Урал«- ны чыгаруны үзенең шәхси эше итеп тә, партия тарафыннан зур ышаныч күрсәтеп тапшырылган бик җаваплы вазифа буларак та башкара. Ул партия оешмасы, хезмәт ияләре, Г. Сәйфетдиноө, Г. Коләхметов һ. б. кебек фикердәшләре тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәм булышлыкларны да һәр вакыт тоеп тора, иң авыр минутларда алар белән киңәшә, аларның ярдәмнәренә таяДимәк, Хөсәенгә бетмәс-төкәнмәс ышаныч һәм энергия биргән көч — хезмәт ияләре белән, демократик катлаулар белән багланышта, әлеге җиңелмәс көч — партиядә, Ленин партиясендә. Язучы әсәрнең төп проблемасы белән бәйләнгән шушы үзәк идеяне, декларатив рәвештә «маңгайга бәреп» әйтмәстән, әсәрнең буеннан-буена сәнгать чаралары белән сурәтләп килеп, укучының күңеленә сала. Шушы идея безнең күңелләргә якты нур сирпеп, коммунистик инанганлыгыбызны, халык көченә, партиягә булган ышанычыбызны тагын да ныгыта. Автор теге яки бу идеяне көчәйтү өчен еш кына парлы образлар куллана. Мәсәлән, икесе дә ялчылыктан эшчеләр, революционерлар арасына килгән Фәрхетдин һәм Чынбулат. Яисә бер-берсеннән шактый ерак торган Җәгъфәр белән Хәдичәбикәне алыйк. Революциягә ярдәм итәрмен дип, аларның берсе бай хатынга йортка кергән, икенчесе Якуп байга кияүгә чыккан. Ләкин аларның икесе өчен дә кырыс нәтиҗә бер: «кеше беркайчан да мәхәббәт кебек олы, саф бәхетне сату бәрабәренә ниндидер эш, хәтта файдалы эш башкарырга хаклы түгел! Ул инде шул олы бәхетне инкяр итүе белән үзе дә ваклана, зур эшләр башкару сәләтен югалта». Әсәрдә образларны сурәтләгәндә язучы тапкан кечкенә, ләкин сыйдырышлы, уңышлы детальләр бар. Аларның кайберләре елда күрсәтелде инде. Шуларга өстәп. Вәли хәзрәтнең уң азау тешен суырып куюларын, юан сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллин- нын «бик нечкә тавыш белән» сөйләшүен Һ. 6. күрсәтергә мөмкин. Яисә менә кечкенә генә бер эпизод бутышник Гайнулланың бөтен бер мәзәк образын ача да куя. Бу полицейский атылыпбәрелеп Г Камалның өенә килеп керә. «Галиәсгар энекәш.— ди ул,— мин әйтмәдем, син ишетмәдең, ярты сәгатьтән тентү ясау өчен синең кибетеңә килеп җитәчәкләр». Дөрес, әсәрдә тулы көченә бик үк файдаланып бетелмәгән эпизодлар, вакыйгалар бар. Әйтик, Г. Тукайның атаклы «Китмибез» шигырен язуы һәм шуңа бәйләнешле хәлләрне киңрәк һәм җанлырак биреп булыр иде Яисә татарча беренче спектакльне алыйк. Бу вакыйга — халкыбыз, культурабыз тарихында иң якты, иң тантаналы сәгатьләрнең берсе. Ләкин автор әлеге кичә турында язганда шактый коры итеп һәм өстән өстән генә йөгертеп уза. Спектакльне дә Г. Камал берүзе генә оештырган булып чыга. Хәлбуки, истәлекләрдән һәм архив документларыннан күренгәнчә, татар театрын тудыру һәм аның эшен юлга салып җибәрүдә Г. Камал белән бергә Ф Әмирхан, Г. Коләхметов, С. Рәмиев, И. Терегуловлар турыдан-туры катнашалар. Алар арасында X. Ямашевның дусты һәм фикердәше Габдрахман Мостафин һ.б. яшьләр дә бар. Беренче спектакль Хөсәен Ямашевның «Учительская школапдагы укыту- чыларыннан һәм тәрбиячеләреннән булган Ибраһим Терегулов җаваплылыгында уза. Казан губернаторы аңардан хәтта «бернинди речьләргә юл куймаска» дигән подписка ала. Шулай да, пәрдә ачылыр алдыннан С. Рәмиев чыгыш ясап, туган телдәге театрның татар халкы өчен әһәмияте турында сөйли. Боларны әсәрдә җанландырып, тәэсирле һәм истә калырлык итеп «уйнатып» булыр иде. әлбәттә. Гафур Коләхметов та театрга уен башланыр алдыннан гына килеп, «яхшы оештыргансыз», дип читтән карап йөрүче, «дружинниклар» башлыгы сыйфатында гына күренә. Ә бит Гафур һәм аның сеңелесе Суфия,— Ширгалиев һәм Морадова фамилияләре белән,— спектакльдә турыдантуры катнашалар. «Спектакль бетте. Гафур өенә кайтып китте».— дип хәбәр итә автор коры гына. Болай гына булуы һич мөмкин түгел Кайда ул бер берсен котлаулар, чиксез дулкынланып, тәэсирләр уртаклашу бергәләшеп яңа планнар корулар!.. «Кызганыч бала» әсәре исемен «Бәхетсез бала» дип үзгәртү дә кирәк булдымы икән? Әсәрдә очы-очка ялганып җитмәгән, тиешенчә мотивлаштырылмаган урыннар да бар. Беренче китапта, мәсәлән, авылдан килгән, белеме дә, һөнәре дә булмаган Фәрхетдиннең заводта иң кара эштә эшләп, тиз арада гына атлык-сыерлык акча туплап өлгерүе бик тә шикле. Хәтта тылсымлы әкиятләрдә генә була торган могҗиза дияргә мөмкин. Икенче китапта, газетага ярдәм өчен дип. «экспроприация» оештырган. моңа төп башкаручы итеп Галимҗан Сәйфетдиновны тарткан Воинов провокатор булып чыга. Шушы авантюрасы аркасында «берничә революционерның һәм Фәрхетдиннең» башын ашый. Ләкин ничек итеп ул Г. Сәйфетдиновны, яисә бу эшкә кискен каршы булса да. барыбер азмы-күпме катнашырга мәҗбүр булган Хөсәенне сатмаган? Монысы да аңлашылмый. Әсәрнең телендә, авторның сүз сайлавында кайбер кимчелекләр очрый. Мәсәлән. «большевистик идеалларны таратучы» диелә 244 биттә Биредә идеал һәм идея сүзләренең мәгънәсе бутала. Идеалны таратып та, өләшеп йөреп тә булмый. Алга куелган бөек максат, теләк-омтылышларның иң югары ноктасы ул. Аңа омтылырга гына мөмкин. Г. Кариев турында сүз барганда «әйтеп карады карый» (258 бит), «карый китаплар карап» (293 бит), «карый дустына карап» (шул ук биттә!) кебек гыйбарәләр очрап тора. Берәр персонаж телендә булса бер хәл иде, ә автор сөйләмендә аларның буталчык тудырудан, әледән-әле «карылдап» торудан башка мәгънәсе юк, минемчә. Романда күп кенә геройлар бер-бер- сенә һаман саен «тәнбиһ белән» карыйлар. Персонажларның карашында гына түгел, сөйләмендә дә азмы-күпме бертөрлелек сизелә. Бик үк табигый яңгырамаган репликалар да очрый. Әйтик, безгә инде таныш булган Фәрхетдин Хәдичә белән «Урал»- ның теле турында сөйләшкәндә: — Алай булса инде, эш икенчерәк формада икән,— дип куя. (38 бит) Яисә бер ике урыннан Г. Тукай сөйләмен китерик Уральскида үз номерына X. Ямашев килеп кереп, үзара танышкач, Тукай аңа болай ди: — ...Берәр шигыремне укып күрсәтүдер ниятегез. Читтән килгән месафир авызыннан әйбәт яңгырый микән минем шигырь?.. Мортаза Гобәйдуллин белән булган сөйләшүдән. — ...Мине тәкәллефсезлегем өчен кичерегез, мине шулай булырга мәҗбүрият куша. Мин сезнең белән Русиянең төрле почмакларында яшәүче мөштәриләр исеменнән сөйләшәм. Мин Габдулла Тукай булам, тагы бер тапкыр исегезгә төшерәм. Чын Тукай сөйләмендә, бигрәк тә кешеләр белән беренче танышып сөйләшкәндә, «минмин» ләр шул кадәр яңгырап тордымы икән?.. Бер мәкаләдә зур әсәрнең барлык үзенчәлекләрен, уңай һәм җитешсез якларын тәфсилләп күрсәтеп бетереп булмый, әлбәттә Кайбер искәрмәләр теләк рәвешендә әйтелде, кайбер кимчелекләрне бик тиз редакцияләргә мөмкиндер. Якын киләчәктә без Хөсәен Ямашев турындагы зур әсәрне тулы көенә һәм тагын да камилрәк төстә күрербез, А. Расихның хезмәте безнең әдәбиятта тарихи роман жанры үсешенә әһәмиятле елеш булып керер дип ышанасы килә.