Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘННИ КЫЮЛЫК

Гыйбад Алпаровныц тууына 90 ел Г. Алпаровныц тууына 90 ел тулу уңае белән мәкалә язу өчен материаллар караштырып утыра идем. Шунда институтның гыйльми хезмәткәре Г. К. Якупова бер кулъязма китереп тоттырды. Бу — мәрхүм профессор Л. Җәләйнең *Татар совет тел белеме һәм Гыйбад Алпаров» дигән мәкаләсе булып чыкты. Язылу вакыты — 1958 елның ноябрь ае. Күрәсең, хезмәт Г. Алпаровныц 70 еллыгына багышлап язылган булган, ләкин ни сәбәптәндер матбугатка чыкмыйча калган. Кулъязманы игътибар белән укып чыкканнан соң. мин мәкалә язу ниятеннән кире кайттым. Кайбер кыскартулар, төзәтмәләр белән, исемен дә үзгәртеп. »Казан утлары* редакциясенә шушы әйберне тәкъдим итәргә булдым. Чөнки, беренчедән, мәкалә эчтәлекле. җанлы язылган. Г. Алпаровныц фәнни эшчәнлегенә объектив бәя бирелгән, аның татар тел белемен үстерүдәге роле тулы, матур ачылган һәм бүген язылгандай яңгырый. Икенчедән. Г. Алпаровны якыннан күреп белгән, аның фәнни хезмәтләре белән яхшы таныш булган күренекле тел белгеченең үз остазы турындагы фикерләре укучылар өчен, һичшиксез, кызыклырак булачак. Өченчедән, остазымның бу хезмәтен дөньяга чыгаруны үземнең изге бурычым дип санадым. МӘХМҮТ МӨХӘММӘДИЕВ. Г. Ибраһимов исемендәге теп. әдәбият, тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре. Алпаров — патша Россиясендә сыйнфый каршылыклар кискенләшә барган дәвердә, ике революция чорында, мәгърифәт, культура мәйданына чыккан татар укымышлыларыннан берсе. Ул да Бөек Октябрь социалистик революциясен зур теләктәшлек белән каршы алган алдынгы татар яшьләре сафында була. Гыйбад Хәбибулла улы Алпаров 1888 елның 3 декабренда элекке Уфа губернасы Эстәрле өязе (хәзерге Авыргазы районы) Корманай авылында дөньяга килә. 8 яшенә чаклы өендә атааналарыннан укый, аннары авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Соңыннан — «Госмания», «Галия»' мәдрәсәләре шәкерте. 1913 елда Казанда «Татарская учительская школапны тәмамлый. «Госмания» мәдрәсәсендә укыган елларын Г. Алпаров болай дип искә ала: «1904—1905 нче елларда инде мин газета аркылы бөтен дөнья әхвәле белән танышып баручы идем. Якыннан катнашмасам да, 1905 ел революция хәрәкәтләрен беркадәр аңлап, эчемнән аның яклы булып үткәрдем. Мәдрәсәдә мантыйк укуга каршы забастовкаларда катнаштым. 1907 елны, хәзрәтнең «бәддогасына» карамыйча, «Галия» мәдрәсәсенә күчеп киттем. Атам мине тәрбияләүдән кул селтәде». 1905—1907 нче еллар революциясе белән рухланган татар халкының прогрессив яшьләре милли культура — тел, әдәбият, халык иҗатын үстерү проблемаларын 1 «Госмания», «Галия» — Уфадагы мәдрэса исемнәре. Г яңабаштан күтәреп чыгалар. Моның беренче аваз салучысы Ф. Әмирхан булды. Ул, мәсәлән, 1908 елны «Әлислах» газетасының 15 санында «Тел мәсьәләсенә бер караш» дип аталган декларатив мәкалә бе- . лән чыга. Анда тел һәм әдәбиятыбызны халыкчанлык рухы белән сугарырга, орфо- 3 графияне яхшыртырга, тел буенча дә- 5 реслекләрне рус теле дәреслекләре елге- 3 сендәрәк төзергә кирәклеге кебек заманы s өчен бик тә мөһим бурычлар куела. = Ф. Әмирханның бу өндәмәсе һавада "5 асылынып калмый, үзенә шактый бай җирлек таба. 1910—1911 нче елларда инде аның беренче җимешләре күренә баш- ® лый. Мәсәлән, 1910 елны Г. Тукай үзенең х «Мәктәптә милли әдәбиятыбыз» дигән 'Т китабын дөньяга чыгара. Г. Нугайбәк. Г. Ибраһимовларның грамматикалары ба- g сыла. Шул ук елларны Габдрахман Сәгъди т® тел һәм әдәбият өлкәсендә эшчәнлек күр- ® сәтә башлый. 1912 елда Ж. Вәлидинең «Та- S тар әдәбиятының барышы» дип аталган, к үз чоры өчен шактый әһәмиятле эзләнү, тикшеренүләрдән торган китабы матбугат х X. Бөдигый кебек галимнәребез дә үзләренең л эшчәнлекләрен шушы елларда башлап җибәрәләр. Күргәнебезчә. Бөек Октябрь социалистик революциясенә әзерлек чорында тәтер теле һәм әдәбияты өлкәсендә эш алып баручы бер төркем үзешчәннәр — күренекле филологлар җитешкән була. Г Алпаровның иҗади хезмәт юлы да шушы агымга килеп кушыла. Дөрес, башта ул (1908—1911 нче елларда) әдәби һәм фәнни- популяр әсәрләр яза. 1911 елда, мәсәлән, «Шура» журналының 2, 3, 4 саннарында «Дөнья эчендә дөньялар» дигән зур бер мәкалә белән чыга. Мәкаләсенең ааагын- да «киләчәктә үсемлекләрдәге яшел матдәләрнең бөек хезмәтләре турында язармын» дип вәгъдә бирә. Ләкин чорның таләпләре аңа үсемлекләр дөньясына кереп китәргә юл куймыйлар. Шул ук елны «Шурамның 12 санында ул инде хәреф, имла, ягъни тел өлкәсенә караган, фәнни-практик яктан әһәмиятле мәкаләсен бастыра. 1912 елда аны, киңәйтеп, «Хәреф вә имлабыз» атамасы белән аерым китап итеп чыгара. 1913 елда «Татар әлифбасы» дигән китабы укучыларга ирешә. Шулай итеп^ ул тел өлкәсенә караган актуаль проблемалар өстендә эзләнүләр, тикшеренүләр, фәнни хезмәтләр иҗат итү юлына баса, һәм бу өлкә аны татар совет тел белеменең иң эшлекле, иң талантлы вәкиле дәрәҗәсенә күтәрә. Шуның белән бергә, Г. X. Алпаровның Октябрьга чаклы һәм гражданнар сугышы еллары хезмәт мәйданы тәрҗемә, публицистик, журналистлык эшчәнлеге белән бизәлгән булуын да онытырга ярамый. Җыеп әйткәндә. Г. Алпаров Советлар властен шактый киң колачлы тел галиме, мораль тотнаклы гражданин, халыкка, илебезгә хезмәт дәртендә янган яшь укы- мышлыларның берсе сыйфатында каршылый һәм гомеренең калган елешен тулы- сынча совет фәнен үстерүгә багышлый. Ул татар теле белеменең гадәти вәкиле генә түгел, бәлки шактый киң колачлы тюрколог, ягъни терки телләр белгече дә. 1922—1925 нче еллар аралыгында галим төрекмән, үзбәк, казакъ, башкорт теле орфографияләрен фәнни эшкәртү, алар буенча дәреслек һәм кулланмалар тезү эшенә якыинан катнаша. Мәсәлән, «Төрекмән дилинең грамматикасы», «Дил сабаклары», «Ололара сабаклык» (төрекмәнчә),- «Башкорт теленең имласы» һ. 6. Г Алпаров тарафымнан язылалар. Г. Алпаров, тел белгече буларак, аеруча үзенең «Шәкли нигездә татар грамматикасы» (Казан, 1926 ел) белән зур таныклык ала. «Телебезне гыйльми тикшерү юлында бер тәҗрибә» буларак язылган бу зур күләмле хезмәт совет татар теле фәне үсешенең яңа этабын башлап җибәрә. Дөрес, үз вакытында һәм соңрак та авторга бу кыю адымы өчен бик күп тәнкыйть йөге күтәрергә туры килә. Һәм еш кына хаксызга тәнкыйтьләнә иде. Тәнкыйтьнең төп юнәлеше, бу грамматикада телнең тик тышкы, ягъни шәкли ягы гына алынып, эчке — мәгънә ягы читләтелгән диюдә иде. Болай бәяләү тәнкыйтьнең берьяклырак булуыннан килә Аңлашылганча, беренчедән, формаль нигезгә корылган грамматика телнең тышкы ягы белән эш итми булдыра алмый, юкса, ул шәкли грамматика булмас та иде. Икенчедән, автор ачыктан-ачык: «Дөрес, кайбер урыннарда мәгънә ягына да кагылмый булмас. Чөнки телнең тышкы әйтелеш ягы белән эчке мәгънә ягы бер-берсенә бик нык бәйләнештә була»',— дип әйтә. Аның, мәсәлән, суз төркемнәрен эчке һәм тышкы яклардан карап классификацияләве, сүзләр ясалышын фонетик, морфологик, син- таксик төрләргә бүлеп каравы нәкъ әнә шул принципка корылган. Галимнең төрки телләрнең килеп чыгышына карата әйткән фикерләре дә үз вакытында тәнкыйтькә очрады. Ул үзенең «Шәкли грамматикаясының керешендә: «Бер Урал-Алтай тамырыннан чыгып, төрле үзгәрешләр нәтиҗәсендә төрек (төрки), монгол, манжур, фин, самоед телләре туган. Шулардан, ялгыз бер төрек тармагыннан үсеп, хәзерге уйгур, үзбәк, кыргыз, казакъ, төрекмән, анатоли (госманлы), татар, башкорт, чуваш һәм башка бик күп аерым төрек телләре килеп чыккан» 2 , дигән тезисны куя. Ш. Рамазанов аның бу тезисын Марр карашларын төшенмәү, буржуаз лингвистика йогынтысында булудан килә дип тәнкыйтьләгән иде3 . Бу мәсьәләнең хәзерге көнге торышы Г. Алпаровны аклады. Төрки телләрнең бер тел-нигездән үрчегән булулары инде дәгъвасыз, инкяр ителми торган тарихи дөреслек булып әверелде. «Шәкли нигездә татар грамматикасы» өч бүлектән тора: 1. Фонетика; 2. Морфология; 3. Синтаксис. Боларның өчесе дә, Ш. Рамазанов әйткәнчә, Г. Алпаровның фәнни сәләтен, талантын күрсәтеп торган үзҗирлекле (оригиналь) хезмәтләр. Ул, гомумән, әзер материал яки компиляция юлы белән эш итми торган, үзе тикшереп ышанган фактларны гына фәнни эшкәртә торган галим иде. Моны хәтта бер генә момент белән дә исбатлап була. Мәгълүм ки, Г. Алпаров фонетистэкспери- ментаяист булмый. Шуңа карамастан аның грамматикасында татар теленең фонетик төзелеше тирәнтен тикшерелгән һәм үзенчәлекле яклары тулысынча ачылган. Мәсәлән, татар телендәге «а» авазының (басымсыз иҗектә) иренләшү үзенчәлеген беренче башлап ачучы, дәлилләүче Г. Алпаров була. Аның бу ачышын әлегә берәү дә юкка чыгарганы юк, киресенчә, раслыйлар гына. «О-ө» сузыкларының сүз эчендә әйтелеш үзенчәлекләрен билгеләүдә дә аның фикере аксиома итеп йөртелә Төрки телләргә хас сингармонизм күренеше дә, беренче буларак, Г Алпаров тарафыннан җитди тикшерелә һәм аңа «авазлар гармониясе» дигән гаять төгәл фәнни билгеләмә бирелә. Татар телендә дә фонетик чаралар белән сүз ясалу булганлыгына башлап игътибар итүче һәм аны теоретик нигезләүче — шулай ук Г. Алпаров4 «Шәкли грамматика» татар телендә яшәмәктә булган формаларны тиешле кагыйдәләр челтәренә урнаштыру белән генә чикләнми, бәлки ул формаларның килеп чыгу тарихларын да яктырта. Аның «Кушымчалар тарихы» (65—66 нчы битләр) бүлекчәсендә кушымчалар формалашу тарихына кыскача гына экскурс ясала. Шуңа нигезләп, автор кушымчаларны «җанлы» һәм «җансыз» төрләргә бүлә һәм бик 1 Г. Алпаров Сайланма хезмәтләр Казан. 1945 ел. 28 бит ’ Шунда ук. 24 бит в ’ Шунда ук. 15 бит ‘ Бу турыда Ф Ә Ганиевнек «Фонетическое словообразование в татарском языке» (Казан. 1973 ел) дигән хезмәтен карарга мөмкин — М Мөхәммәдиев дөрес эшли. Галимнең бу эзләнүе дә татар грамматикалары тарихында күрелмәгән бер яңалык булып тора. Хәзерге телмеләребезнең кушымчаларны «актив» һәм «пассивяларга бүлеп йәртүләре. төбендә, профессор Г. Алпаров тарафыннан ачылган фактның икенче бер атамалар белән йөртелүеннән башка нәрсә түгел. «Шәкли нигездә татар грамматикасы» төрки телләргә бәйләнешле чагыштырма материалларга, мисалларга бай. Бу яктан караганда да. Г. Алпаров татар теле бе- ьс леме тарихында беренче галимбелгеч саналырга хаклы. Чөнки татар телчеләреннән берәү дә аңа чаклы чагыштыру методын кулланмаган, һәм әле бүген дә моңа 2 тиешле урын бирелми. 1927—1936 нчы еллар арасында Г. Алпаров татар теленең грамматик төзеле- х шенә караган түбәндәге фәнни хезмәтләр өстендә эшли һәм дөньяга чыгара: «Та- « тар теленең ялганмалык табигате турында» (1927 ел), «Татар телендә кушма төр9 ләр» (1928 ел), «Функциональ сүзләр» (1933 ел), «Татар телендә иярчен җөмләләр 4 бармы?» (1936 ел). Боларның беренчесе гомумән төрки телләрнең морфологик төзелешенә хас s ялганмалылык — аглютинативлык табигатен фәнни күзәтүгә багышланган. Биредә Г. Алпаров яңадан кушымчалар тарихына киң туктала, аларның борынгы места- ныйль сүзләрдән килеп чыккан булуларын исбатлый. Профессор Г. Алпаровның бу S эзләнүләре эзсез югалып калмыйча, билгеле бер күләмдә киңәйтелде, тирәнәйтелде ф дип әйтә алабыз. Мәсәлән, аның иң талантлы шәкертләреннән берсе Ш Рамаза- $ нов бер хезмәтендә фигыль ясагыч кушымчаларга җентекле тикшеренү ясый һәм S йөз егермеләп кушымчаның тулы төрләре унлап сүзгә генә кайтып калыр кебек н күренә» XXIV дигән нәтиҗәгә килә. «Татар телендә кушма төрләр» дигән мәкаләсендә Г. Алпаров, аңлы рәвештә, * төп классификацион принципларның берсе итеп компонентларның мәгънә бәйлә- иешләрен ала. Икенче төрле әйткәндә, формаль (шәкли) грамматика авторыннан көтелергә тиешнең киресе килеп чыккан. Ләкин монда искитәрлек берни дә юк. чөнки формалист саналган Г. Алпаров беркайчан да эчтәлекне инкяр итү юлыннан бармый. Бу хезмәтнең хәзерге көн өчен дә фәнни әһәмияте, галимнең бу теманы эшкәртүдәге җентеклелеге турында бик озын сөйләргә булыр иде. Урын тар. Татар телендә дә, гомумән башка телләрдәге кебек, ярдәмлекләр, Г Алпаров атаганча, функциональ сүзләр формалашкан. Алар безнең сөйләмебезгә мәгънә аныклыгы, стилистик төсмерләр бирүгә хезмәт итәләр. Ләкин бу төркем тел чаралары озак заманнар буенча, хәтта К. Насыйри грамматикаларыннан алып Г. Алпаров тикшеренүләренә чаклы (1933 елгача), тәртипкә салынмаган, мәгънәләре һәм синтаксик функцияләре ягыннан төркемләнмәгән килеш кала киләләр иде. Татар теле грамматик төзелешенең менә шушы таркау яткан байлыгы «Функциональ сүзләр (ярдәмлекләр)» дип аталган хезмәттә киң фәнни планда тикшерелә, системага салына. Бу хезмәтнең фәнни кыйммәте әле хәзер дә бәяләп бетергесез. Мәкаләнең кереш өлешендә автор: «Без монда сүзләрнең ялангач-формаль үзләрен генә төркемнәргә бүлмибез, бәлки аларны грамматик-функциональ категорияләргә аерабыз»,— дип, һәр вакыт һәм һәр урында форма белән генә эш итәргә ярамаган- лыгын ачык әйтә. Шушы хезмәтендә Г. Алпаров татар телендә дә мөнәсәбәтле сүзләр булуын ача һәм еларга фәнни билгеләмә бирә. Тик шуннан соң гына бу төр чаралар мәктәп грамматикаларына да кертелеп, татар теленең иярченле кушма җөмләләре төзелешендәге үзенчәлекле аналитик формаларны өйрәнү җайга салына Тик шуннан соң гына «Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлылар була, мин шулар янында булам...» (М. Гафури) яки «Кем эшләми, шул ашамын» кебек җөмләләрнең төрләрен дөрес билгели алу мөмкинлеге туа. XXIV Ш. А. Рамазанов Татар теле буенча очерклар Казан, 19Я ел. 153—178 битләр. Тынгысыз, яшәүнең тәмен дә, ямен дә тик эштән генә эзләгән галим, вафатын- нан өч-дүрт ай гына элек, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеш үзенчәлекләрен тикшерергә керешә. Хезмәтен «Татар телендә иярчен җөмләләр бармы?» дип, сорау җөмлә белән атый. Аның теләге бу проблеманы киң планга салып күзәтүдән гыйбарәт була. Ләкин хезмәт төгәлләнеп бетмичә, беренче каралама килеш тукталып, өзелеп кала. Автор иярченле кушма җөмләләрнең табигатен, аларның аналитик һәм синтетик төрләрен җентекләп өйрәнеп, тиешле калыпларга салып өлгерә алмый. Ләкин, ничек кенә булмасын, аның бу хезмәте дә игътибарга лаек. Беренчедән, шундый зур проблеманы күтәреп чыгуы кыйммәт. Икенчедән, төрки телләр өчен бәхәсле саналган мәсьәләгә Г. Алпаров татар теле материалында шактый ачыклык кертә, бу юнәлештәге тикшеренүләрне дәвам иттерү өчен юл сызып калдыра. Проф. Г. Алпаровның гомум тел белеменә, тел фәлсәфәсенә караган хезмәтләрен дә берничә сүз белән булса да искә алып үтмичә мөмкин түгел. Бу — «Тел гыйлемендә марксизмга таба» дигән җыентыгы. Хезмәт галимнең академик Марр җитәкчелегендә (Ленинградта) институт, аспирантура үткән елларында (1926—1938) язган доклад һәм мәкаләләреннән тора. Аларның барысы да Н. Я. Марр 'карашларын яктырту, үзенчә нигезләү күзлегеннән карап язылганнар. Шуңа күрә без аның бу хезмәтләрен бүгенге көнне тик тәнкыйть белән генә, марксистик тел белеме таләпләренә җавап бирерлек чамада гына файдалана алабыз. Аннары, гомумән, маррчыларның совет тел белеменә керткән өлешләре, яңалыклары инкяр ителмәгән кебек, безгә дә Г. Алпаровның .татар теле белеменә керткән яңалыкларын исәпкә алу, уңай бәя бирүдән баш тартырга ярамас. Ченки аның эзләнүләрендә бүген дә безгә кирәкле ачышлар бар. Мәсәлән, «су» сүзенә этимологик анализ, авазлар корреспонденциясе һ. б. Г. Алпаров этимологик анализның нидән гыйбарәт икәнлеген аз-маз теоретик ачыклау белән генә чикләнми, үзе әйтмешли, үрнәк итеп, «су» сүзенең палеонтологиясен тикшерә. Монда автор чагыштырма-тарихи методны тулы һәм киң мәгънәсендә куллана, семантик ояга салу алымыннан да файдалана. Нәтиҗәдә аның тикшерүе киң җәймә төсен ала һәм, дөрестән дә, үрнәк булырлык бер хезмәткә әверелә. Ләкин сапламның очын гомуми глоттогонии процесска илтеп тоташтыруы белән генә, ягъни «су» төшенчәсенең дөньядагы барлык телләр өчен уртак булуын исбатларга тырышу белән генә мәсьәләне артык катлауландырып җибәрә һәм укучыны шиккә төшерә. Шиккә төшмичә дә булмый, чөнки тикшерүче тарафыннан китерелгән фактик материаллар Урал-Алтай телләренә генә карыйлар. Һинд-Европа, семит һ. 6. төркем телләрдән алынган бер генә мисал да юк. Әмма аның «су» сүзе тирәсенә тупланган материаллары ифрат бай һәм ышандыргыч. Без бу хезмәтне татар теленә нигезләп ясалган этимологик анализлардан беренчесе һәм иң зуры- сы итеп санарга тиешбез. Телнең иҗтимагый күренеш булуын, ягъни тел белән җәмгыять арасындагы тарихи бәйләнеш мәсьәләсен татар тел белемендә күтәрүе, беренче башлап аңлатуы Г. Алпаровның тел фәлсәфәсе өлкәсендә диалектик материализмны, тел турында марксизм-ленинизм тәгълиматларын торган саен тирәнрәк үзләштерә баруын күрсәтә иде. Шулай, татар совет тел белемен фәнни эшиәртүдә, үстерүдә профессор Г. Алпаровның хезмәтләре санап бетергесез зур. Бу — дәгъвасыз. Безнең яшь телчеләребез аның бай фәнни мирасын бик нык өйрәнергә, үзләренең һәм фәнни, һәм практик эшләрендә аны файдаланырга тиешләр. Г. Алпаров турында сөйләгән кеше аның тагын бер сыйфатын әйтми калдыра алмый, әлбәттә. Ул уз эченә, уз кабинетына бикләнеп, чокчынып ята торган галим генә түгел иде. Ул үзенә алмашка кадрлар, белгечләр әзерләү эше белән янып яши торган, хәтта авыру хәлендә дә студентларыннан, аспирантларыннан аерылмаска тырышып эшләүче җитәкче иде. Совет чоры тел белемендә үзләренең зур хезмәтләре белән танылган Ш. Рамазанов, Г. Хәбиб, В. Хангилдин, Ф. Хәмидуллин һәм башкалар — Г. А. Алпаров кулында тәрбияләнеп, аспирантура тәмамлап җитешкән тел белгечләребез. Әйтергә кирәк, мин дә Гыйбад ага аспиранты, шәкерте була алу бәхетенә ирешкәннәрнең берсемен. Аның уйчан, тыйнак һәм/үтә эшчән йезеи һәм: «Эшләргә кирәк, иптәшләр, эшләргә! Партиябез, халкыбыз, Ватаныбыз бездән эш көтә. Бөтен мөмкинлекләр бирелгән, эшчәнлек, тырышлык белән коралланыйк!» дигән сүзләрен мин беркайчан да хәтер түреннән төшермәячәкмен