Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЫҢ БЕРСЕ

Егерме алты Баку комиссары... Аларның инглиз интервентлары һәм эсерлар тарафыннан ерткычларча үтерелүенә быел 60 ел тулды... Менә инде күпме еллар буе алар Баку шәһәренең егерме алты комиссар исеме белән аталган үзәк мәйданында һәйкәл булып яшиләр. Ел саен 20 сентябрьдә иртән бирегә эшчеләр, хезмәткәрләр, укучылар килә. Кулларында чәчәк бәйләмнәре. Солдатлар почетлы караулга баса. Композитор Кара Караев язган матәм моңы сызыла. Җыелып сөйләүләр булмый бу көнне. Баку хезмәт ияләре төр- кем-төркем булып киләләр дә комиссарларга сүзсез генә баш ияләр... Алар егерме алтау иде, егерме алты комиссар... Төрле милләт уллары, төрле һөнәр кешеләре, коммунистлар, партиясезләр... Иң яше егерме икедә булып, иң олысы кырык бишне дә тутырмаган иде. Комиссарларның туган җирләре — Баку, Тифлис, Рига, Кишинев. Рязань, Батуми, Елизаветополь (хәзерге Кировабад) шәһәрләре, Казан, Владимир, Тамбов, Смоленск, Могилев губерналарындагы авыллар. ...Егерме алты комиссарның берсе — Иван Яковлевич Габишев — безнең якташыбыз. Ул Казан губернасы, Лаеш өязе, Панова авылында 1888 елның 30 январенда (яңа стиль белән 12 февральдә) крестьян Яков Николаевич Габишев белән Анна Васильевна (кыз фамилиясе Гурьянова) гаиләсендә дөньяга килгән. Туганнарының әйтүенә караганда, Ваня кечкенәдән үк җитез хәрәкәтле, шук күңелле булган, абыйсы Федор белән Мишә буйларында йөрергә яраткан, йомшак чирәмгә ятып тургай сайрауларын тыңлау аның өчен иң ләззәтле минутлар булган. Зурайгач та җырларга, музыка тыңларга һәм гитарада уйнарга һәвәс булып калган. Панова крестьяннары алпавыт А. Юшков изүеннән җәфа чигеп яшәгән, түзәрлекләре калмаганнары бәхет эзләп күмер, нефть чыккан якларга, шәһәрләргә юл тоткан. Габишевлар гаиләсе дә шундый язмышка дучар булган. Каты авырудан соң, өч баласын калдырып, әниләре Анна Васильевна дөнья белән хушлашкач, гаилә Казанга күченеп, әтиләре Крестовниковлар заводына (хәзерге Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинатына) эшкә кергән. Укырга бик омтылса да, Ваняның моңа мөмкинлекләре булмаган. Аңа Казанның төрле заводларында эшләргә туры килгән. Архивта аның 1911 — 1912 нче елларда Крестовниковлар заводында эшләү чорына караган кайбер мәгълүматлар сакланган. Ул заводның механика бүлегенә 1911 елның 5 июлендә алынган һәм 1912 елның сентябрь аена кадәр шунда эшләгән. Көнлек хезмәт хакы 90 тиен булган. Аңа шулай ук хәрчәүнәдән азык-төлек алу кнәгәсе бирелгән. Иван Габишев Крестовниковлар заводында егерме-егерме бишәр ел бил бөккән Мөхәммәт Шәрипов, Нигъмәтҗан Сафиуллин, ГыйззәтОЧЕРКЛАР дин Шаһиәхмәтов, Сабирҗан Ибатуллин, Габделгали Саттаров һәм башка бик күпләрнең авыр хезмәтләрен, аларның өметсез киләчәген күреп яшәгән. Аның абыйсы Федор да шул ук механика бүлегендә эшләгән. Мәгълүм ки, Крестовниковлар заводы Казанда пролетариатның көрәш үзәкләреннән берсе була. РСДРП (б)ның Казан Комитеты би- ♦ редә зур эш алып барган. 1912 елның 18 мартында комитет, 15 данә “ большевистик «Звезда» газетасын тарату турында карар кабул итеп, °j шул унбиш данәнең берсен Крестовниковлар заводы эшчеләре өчен * билгеләгән. Ә 22 мартта ук инде «Звезда» газетасының 18 саны 5 Крестовниковлар заводы эшчеләре тарафыннан кулдан-кулга күче- = pen укыла8 . Нәкъ менә шул 1912 елда Иван Яковлевич большевиклар н партиясе сафына баса. < Ул һәр вакыт ничек тә булса белем алырга омтылып яши, врач У булырга хыяллана. Казан университеты студентлары аны медицина 2 факультетына укырга керергә әзерлиләр, аңа рус теленнән, матема- ш тика һәм физикадан, латин һәм немец телләреннән дәресләр бирәләр, ф Ул анатомия театрына йөри, операцияләрне күзәтә. Иван татар телен яхшы белә һәм татар эшче яшьләре белән аралашып яши, алар арасында аның дуслары күп була. Габишевлар үзләре дә чыгышлары ягыннан татарлар9 . Патша самодержавиесенең эзәрлекләвеннән качып, Иван Яковле-! вич хатыны Евдокия Семеновна һәм кызы Галя белән 1914 елда Бакуга күчә. Биредә алар Баилово районында яшиләр, И. Я. Габишев суднолар ремонтлау мастерскоена эшкә керә10. Бакуда да ул революцион эшен дәвам иттерә. Партия кушуы буенча аңа Челекен утравында яшәргә һәм нефть промыселларе эшчеләре арасында революцион эш алып барырга туры килә. Биредә 1912— 1914 нче елларда РСДРП(б)- ның партия группасы җитәкчесе булып И. Я. Габишевның дусты, 26 комиссарның берсе Иван Тимофеевич Фиолетов эшли. 1913 елның 16 октябренда Ашхабад «җинаятьчеләрне» эзләү пункты мөдире: «Челекен утравындагы нефть промыселләре эшчеләре арасында үзләренең революцион үткәннәре аркасында властьлардан яшеренеп ятучы кешеләр бар»1112 13 14 15 16 , — дип яза. Шул ук пункт мөдире 1914 елның 29 июнендә Төркестан Хәрби округ штабына язган хатында Казандагы политик яктан ышанычсыз кешеләр белән Хәрби округ солдатлары арасында элемтә барлыгын да хәбәр итә'. Челекен утравында Россиянең Казан, Сембер, Пенза һәм башкд губерналарыннан бик күп эшчеләр, шул исәптән татарлар да, эшләгән11. Күренә ки, партиянең бирегә И. Я. Габишевны җибәрүе очраклы булмаган. 8 Татарстан Үзәк Дәүләт архивы, 199 ф. 225 ис. 199 эш, 30—32 битләр. ’ И. Я. Габишевның кызы Галина Ивановна Черняеваның (ул М&скәүдә яши) 1977 елның 4 сентябрендә мина язган«хатында мондый юллар бар: «Әниемнән мин. ни өчен безнең фамилиябез татарча һәм мине ни өчен татарка днп йөртәләр? дип сорадым Шунда мин күптән булган хәл турында ншсттем. Безнең бабаларыбыз татарлар булган. Бсрзаман аларның барсын ла Кабан күленә куып төшергәннәр дә чукындырганнар. Патшага шулай кирәк булган» (Хат авторда саклана ) И. Я Габишевның сенелесе А Я. Нариманбекова (Бакуда яши) болай ли «Әтием Яков Габишевның гармун моңына кушылып безгә, балаларга, татар җырларын җырлавын яхшы хәтерлим Әтием Ваняның татарча әйбәт белүен, татар халык көйләрен яратуын күп мәртәбәләр әйткәне бар» t • КПСС ҮК каршындагы марксизм-леннннзм институтының Әзербәйҗан партия архивы. 303 ф. 1 ис. 71 эш. I бит 11 Төркмәнстан Үзәк Дәүләт архивы. II I ф, 2 нс, 15918 эш. 129 бит. • Үзәк Дәүләт Хәрби архивы. 1396 ф. 3 нс.. 651 эш, 39 бит • Биредә бигрәк тә Буа өязеннән эшчеләр күп булган. Мәсәлән. «Любород» товарнществосынлагы 90 эшченең 34 е бу өяздән, шуллрның 25 сс Әйтуган авылыннан булган Ә «Бр. Нобель товарншествосы»ндагы 95 эшченең 26 сы Буа өязе татарлары булган. МАРАТ МӨЛЕКОВ Февраль буржуаз-демократик революциясеннән соң ул яңадан Бакуда. Биредә И. Я. Га- бишев В. И. Ленинның якын көрәштәше Степан Шаумян җитәкчелегендә эшли. Бакуда 1917 елның ноябрендә власть тулысынча Советлар кулына күчә. Ул Закавказьеда контрреволюцион көчләргә, шул исәптән буржуаз - милләтчеләргә, каршы көрәш үзәгенә әверелә. 1917 елның 14 (27) ноябренда Баку шәһәренең Порт районы Эшче һәм солдат депутатлар Советы комитетына 5 меньшевик, 2 сул эсер һәм 2 большевик (Чикарев һәм Габишев) кертелә. Большевиклар сан ягыннан азчылыкны тәшкил итсәләр дә. район комитеты председателе итеп И. Я. Габишев сайлана *. Аны шулай ук Баку Эшче һәм солдат (депутатлары Советы Башкарма комитетына кандидат итеп тә сай күрсәтеп эшли. Г. Корганов, Б. Шеболдаев, И. Малыгин, Ф. Солнцев һәм башкалар белән бергә, И. Габишев Баку предприятиеләрендә, эшче районнарда, нефть промыселларында чыгышлар ясап, Кызыл Армия төзү зарурлыгын аңлата. 1918 елның май ае ахырына Баку Советы карамагында 18 мең кешедән торган 19 батальон төзелгән була. 1 С Беленький, А Манвелов Революция 1917 г. в Азербайджане. (Хроника событий) Баку, 1927, 207 бит. И. Я. Габишевка Красноводск, Ашхабад шәһәрләрендә дә эш алып барырга туры килә. Әле Бакуда вакытта ук ул, Казанда алган белеменә таянып, фельдшерлар курсын тәмамлый. Ашхабадта хәрби госпитальдә фельдшер булып эшли һәм солдатлар арасында империалистик сугышка каршы агитяпия ялып бара. лыйлар. 1917 ел ахырында шул Совет И. Габишевка Кызыл гвардия оештыру эшен тапшыра. Озакламый Бакуның барлык районнарында Кызыл гвардия отрядлары барлыкка килә. 1918 елның февраль аена кызылгвардиячеләр саны 6 меңгә җитә. Ә 1918 ел башында Кызыл Армия төзү турында В. И. Ленин имзасы белән декрет басылып чыккач, Иван Яковлевич бар куәткә Кызыл Армия частьләрен оештыру эшенә керешә. Ул район штаблары эшенә зур игътибар бирә, районнарга хәрби инструкторлар билгели, хәрби частьләрне корал һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә инициатива һәм тапкырлык И. Габишев юил»се бел»н. 1918 елның апрель аенда Закавказьеда Баку коммунасы оеша. С. Г. Шаумян җитәкчелегендәге Халык Комиссарлары Советы барлыкка килә. Ул барлык банкларны, нефть промыселларын, сәүдә флотын хуҗаларыннан тартып ала, 1918 елның 2 июнь декреты белән барлык җирләрнең крестьяннарга түләүсез бирелүен игълан итә. В. И. Ленин Баку коммунасының эшен зур игътибар белән күзә- ♦ теп бара. Яшь Совет Россиясенең хәле авыр булуга карамастан. Совет “ хөкүмәте Баку Халык Комиссарлары Советына туганнарча ярдәм £ кулы суза, аның экономикасын ныгыту өчен дистәләрчә мең сум “ акча җибәрә. В. И. Ленин 1918 елның 14 маенда Степан Шаумянга: g «Без сезнең нык һәм кыю политика үткәрүегезгә бик шатбыз, — дип = яза. — Бу политиканы, һичсүзсез, хәзерге бик кыен обстановка таләп г итә торган сак дипломатия белән бергә куша белегез, — һәм без * җиңәрбез»17 . Баку коммунистлары Совет Россиясенең авыр хәлдә булуын һәм £ кыен шартларда эчке һәм тышкы дошманнарга каршы сугыш алып ш баруын яхшы аңлыйлар. Баку хезмәт ияләре Совет Россиясен ягулык ♦ белән тәэмин итүне үз бурычлары итеп саныйлар, берничә ай эчендә ш Россия социалистик республикасына 80 миллион поттан артык нефть ° ■озаталар. Империалистик державалар, әлбәттә, Баку коммунасының бу эш- * ләре белән килешә алмадылар. Баку нефте аларның үзләренә кирәк £ иде. Ул вакытта Баку нефть промыселлары дөнья күләмендәге бар- н лык нефтьнең 15 процентын бирә иде. Америка Кушма Штатлары- < ның «Нью-Йорк тайме» газетасы 1918 елның 14 июлендә: «Союзник- < ларның беренче чираттагы бурычы — Кавказның иң әһәмиятле нефть г районнарын кулга алу», — дип язды. Ә инглиз экономик журналларының берсе: «Нефть мәсьәләсендә Бакуның тиңнәре юк, Баку — дөньяның бөек нефть үзәге. Әгәр дә нефть король булса, Баку аның тәхете», — дип өстәде18 . 1918 елның язында Баку коммунасына җитди куркыныч туа. Немец һәм төрек гаскәрләре Бакуга һөҗүм башлыйлар. Алар белән бердәм хәрәкәт иткән имам Гоцинский җитәкчелегендәге Дагыстан контрреволюцион бандасы революцион Бакуны төньяктан Совет Россиясеннән аера. Баку нефтенә инглиз интервентлары да кул сузалар. Нәкъ менә шушы киеренке вакытта революция дошманнары Баку коммунасын эчке яктан таркатуга керештеләр. Меньшевиклар, эсерлар һәм дашнаклар (әрмән буржуаз милләтчеләре оешмасы), шәһәрне төрек- герман гаскәрләре талавыннан коткару өчен инглизләрне чакырырга кирәк дип, большевикларга каршы чыгалар, төрле яла ягалар, азык- төлек җитмәүне аларга сылтыйлар. 1918 елның 25 июлендә Баку Советында күпчелек тавыш белән инглизләрне чакыру турында карар кабул ителүгә ирешәләр. Шул шартларда да большевиклар шәһәрне төрек-немец басып алучыларыннан саклауны дәвам иттерәләр. И. Я. Габишев Баку өчен алгы сызыкта торып сугыша, бригада комиссары буларак, шәхси батырлыгы белән кызылармеецларга үрнәк күрсәтә. «Г. Корганов, Б. Шеболдаев, А. Микоян, Г. Петров, И. Малыгин, И. Габишев, Ф. Солнцев. Э. Берг һәр вакытта да фронтта иделәр; С. Шаумян, П. Джапаридзе, М. Азизбеков һәм башка җитәкче иптәшләр берничә тапкыр алгы позицияләрдә булдылар», — дип яза Л. С. Шаумян19 . 17 В. И. Ленин. Әсәрләр 4 басмадан тәржвмә, 35 том. 299 бит ’ Л. Шаумян. Двадцать шесть Бакинских комиссаров. Мәскәү. 1968, 4 бит ’ Л. Шаумян. Двадцать шесть Бакинских комиссаров. Мәскәү, 1968. 13 бит Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенең күренекле эшлеклеләреннән берсе Анастас Иванович Микоян үзенең истәлекләрендә, Бакуны дошманнан саклауда комиссарлар Ганин һәм Габишев белән бергә киңәшеп эш иттек, фронтны ныгыту өчен бергәләп чаралар күрдек, дип искә ала. Бакуны төрекләргә бирү максаты белән сатлык җаннар, корал белән янап, комиссарлар Микоян, Габишев, Ганинга ак флаг күтәрергә тәкъдим иткәч, алар моны катгый төстә кире кагалар, андый хурлыкка барганчы, пуля астына керүе хәерлерәк дип белдерәләр20 . Иван Яковлевич Габишевның шәхси батырлыгы турында 19 нчы батальон командиры Г. Попов та искә ала. Төрек-немец гаскәрләренең Бакуга һөҗүмен туктату өчен, 19 нчы батальонга Аджикабул-Кюрдамир тимер юл линиясен, күперләрне һәм Кура елгасының сул як ярындагы водокачканы саклау бурычы куела. Дошманның һөҗүме туктатыла, ләкин, көтелмәгәндә, капитан Русский, подполковник Арутюнов әмере буенча батальон командиры Попов кулга алына. Алар Поповны юк итәргә, төрек һәм герман гаскәрләренә юл ачарга булалар. Бу җинаять турында шунда ук С. Шаумянга хәбәр ителә һәм ул комиссар Габишевка Поповны кичекмәстән азат итәргә боера. И. Габишевның тәвәккәллеге белән командир Г. Попов азат ителә21 . Шулай да меньшевикларның, эсерларның, буржуаз милләтчеләрнең хыянәте нәтиҗәсендә Баку вакытлыча дошман кулында кала. Хәрби боҗра эчендәге Совет Россиясе ул вакытта Баку коммунарларына тиешле ярдәм күрсәтергә өлгерә алмый. Баку коммунасы вакытлыча яшәүдән туктый. 1918 елның 4 августында Бакуга инглиз гаскәрләре керә. 14 августта большевиклар, үз көчләрен саклап калу максаты белән, Әстерханга күченергә омтылып карыйлар. Ләкин пароходлар кире Бакуга кайтарыла, барлык партия, совет һәм хәрби җитәкчеләр, шул исәптән И. Я. Габишев та, кулга алына һәм төрмәгә ябыла. А. И. Микоян җитәкчелегендәге берничә партия работнигы гына иректә кала. Тиздән инглизләрне шәһәрдән төрекләр куып чыгара. Төрекләр Бакуга кергәндә А. И. Микоян кулга алынган иптәшләрен азат итүгә ирешкән була һәм 15 нче сентябрьгә каршы төндә алар, «Төрекмән» пароходына утырып, Әстерханга юл алалар. Пароходтагы инглиз һәм дашнак офицерлары, эсерлар ярдәмендә, капитанны Әстерханга бару урынына Красноводск шәһәренә курс тотарга мәҗбүр итәләр. Красноводскида инглиз интервентлары һәм аларның ялчылары — эсерлар революцион Баку җитәкчеләреннән 35 кешене кулга алалар һәм төрмәгә ыргыталар. Дошманнар Баку Советының җитәкчеләреннән Шаумян, Джапаридзе, Азизбеков, Фиолетов, Коргановны гына белә торган була. Кызганычка каршы, тентү вакытында Корганов кесәсеннән 25 фамилия язылган исемлек табыла. Әле Бакуда Банло- во төрмәсендә утырган вакытта ук, камерада староста буларак, ул иректән китерелгән азыкны менә шушы табылган исемлек буенча бүлә торган булган. Иван Яковлевич Габишев фамилиясе бу исемлектә теркәлгән була. Ә большевик С. Кондалаки, Хәрби революцион комитет члены Э. Гигоян, А. И. Микоян һәм башкаларны бәхетле язмыш кына үлемнән коткарып кала: аларның фамилияләре исемлектә булмый. Инглизләр 26 нчы кеше итеп Баку комиссарларын эвакуацияләүдә ярдәм иткән кавалерия отряды командиры Т. Әми- 20 «Юность», № I. 1968, 71 бит, Б. Бибииейшвили. Ахча-Куймская трагедия. Тифлис. 1935, 148—149 битләр. 5 Г. Попов. Железный полк имени «26». Баку, 1927, 12, 14 битләр. ' «Известия». II август, 1976 ел. а С. Орджоникидзе. Статьи н речи. I том. М. 1956, 244 бит ровны алалар. Инглиз генералы В. Маллесон: «Большевиклар үле килеш кенә куркынычсыз», дип уйлый һәм палачлык вазифасын инглиз капитаны Реджинальд Тиг-Джонсон һәм вакытлы «Каспий арты хөкүмәте» башкарма комитеты председателе эсер Ф. Фунтиков- ка тапшыра. Коммунистларны көчле сак астында Красноводскидан Ашхабад ягына алып китәләр һәм 1918 елның 20 сентябрендә Ахча-Куйма һәм J Перевал станцияләре арасында бернинди судсыз вәхшиләрчә үтерә- 3 ләр. Алар егерме алтау иде, егерме алты Баку комиссары: С. Шаумян, = П. Джапаридзе, М. Азизбеков, И. Фиолетов, Я. Зевин, И. Малыгин, з Г. Корганов, М. Вәзиров, Г. Петров һәм башка каһарманнар белән п бер сафта безнең якташыбыз, Казан егете Иван Яковлевич Габишев... _ Комиссарларны җәзалау — гражданнар сугышының иң фаҗигале ? сәхифәләренең берсе ул. В. И. Ленинны Баку комиссарларының язмышы бик борчый. 1918 елның 14 ноябренда В. И. Ленин Әстерханнан кайгылы хә- * бәр ала. «Телеграмманы укыгач, — дип искә ала элекке Совнарком ® эшчесе Э. Вовшина, — Владимир Ильичның йөзе кинәт үзгәрде, ка- ж раеп киткәндәй булды: минем аны беркайчан да мондый кайгылы “ хәлдә күргәнем юк иде»1 . 1920 елның апрелендә Әзербәйҗанда Совет власте торгызылгач, геройларның мәете Бакуга күчерелә һәм олылап күмелә. Баку комиссарлары төрле милләт уллары иде. Серго Орджони- о. кидзе шул хакта уйланып: «Степан, Алеша, Мишадиның туганнар ? каберлеге әрмәнне, грузинны, татарны, еврейны аермаган кебек, * Баку пролетариаты милли ызгышталашны белми», — диде2 . Каһарманнар бездә онытылмый... Баку комиссарлары мәйданында Мәңгелек ут яна. Бакуда, Красноводскида аларга багышланган музейлар бар. Урамнар, теплоходлар, мәктәпләр, пионер дружиналарына аларның исеме кушылган. Ашхабад — Красноводск юлында 26 комиссар исемендәге разъезд бар. Биредә зур нигезгә куелган дүрткырлы биек һәйкәл өстендәге алтын йолдыз ерактан ук күренеп тора, аларны хәтерләтә, аларга кул күтәргәннәргә карата нәфрәт уята. Казан... Бик күп каһарманнарның тормышы безнең шәһәр белән бәйле. Шәһәрдә яңа төзелә торган урамнарның берсенә «Комиссар Габишев» исеме бирелде. Аның белән янәшә легендар Рихард Зорге, чех Юлиус Фучик, Бөек Ватан сугышы герое Гани Сафиуллин урамнары. Мулланур Вахитов исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан химия комбинаты да үзенең революцион һәм хезмәт традицияләренә турылыклы. Агалыэнеле Георгий һәм Константин Петряевлар хөрмәтенә куелган истәлек тактасы шуңа бер мисал. Эшче Петряевлар дәһшәтле 1917 елда заводта Кызыл гвардия отряды оецгтыралар. 1918 елда ак гвардиячеләр белән ак чехларга каршы көрәштә алар батырларча һәлак булалар. Халкыбызның бөек улы, В. И. Ленин көрәштәше Мулланур Вахитов та завод белән ныклы элемтәдә торган. Ул биредә революцион эш алып барган. Мулланур Вахитовны да 1918 елда дошманнар һәлак итте. 1978 елның февралендә Иван Яковлевич Габишевның тууына 90 ел тулган көндә комбинатта митинг булды. Истәлек тактасы ачу тантанасына комиссарның кызы Г. И. Черняева, сеңелесе А. Я. Нариманбекова да килгәннәр иде. Чыгып сөйләүчеләр бер-берсен алыштырып кына торды. Социалистик Хезмәт Герое Г. Сәлимҗанов та сүз алды. «Унынчы бишьеллыкны срогыннан элек үтәү өчен, — диде ул, — бригадалар арасында социалистик ярыш бара, һәр бригада үз исемлегенә бездә эшләгән комиссар Габишевны почетлы эшче итеп кертте һәм аның өчен эшләргә вәгъдә бирде. Ярышларда җиңеп чыккан бригадага Иван Яковлевич Габишев исеме биреләчәк». Бу сүзләр алкышларга күмелде. Митингта шагыйрь Мөхәммәт Садри да чыгыш ясады. Ул үзенең хезмәт юлын 1928 елда И. Я. Габишев эшләгән цехта башлап җибәргән, хезмәт чыныгуын шунда алган. Мөхәммәт ага Садри Баку комиссарына багышланган шигырен укыды: Вахитовны — Ленин комиссарын Үтергәннәр август таңында, Изге каны Идел суы белән Агып китеп, Каспий янында Чүлдән аккан 26 батыр Каны белән бергә кушылган. Баку белән Казан туганлашкан. Кан-кардәше булган шушыннан. Алар егерме алтау иде, егерме алты комиссар. Моннан 60 ел элек алар изге көрәштә һәлак булдылар. Үзенең азатлыгы, бәхете хакына каһарманлык күрсәткән улларын совет халкы онытмый, онытмаячак