ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫНДА Сентябрь аенда язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында Язучылар союзының ачык партия җыелышы булып, анда «КПСС Үзәк Комитетының июль (1978 ел) Пленумы карарлары һәм язучылар оешмасының бурычлары» дигән мәсьәлә каралды. Пленум карарларын тормышка ашыруда Татарстан язучыларының эше турында докладны Язучылар союзы җитәкчесе Гариф Ахунов ясады. Докладчы табигый шартларның авыр вакытында барган урыпҗыюга язучыларның якыннан катнашуын, егермеләп язучының авыл проблемаларына, колхозчы хезмәтенә кагылышлы, алдынгы механизаторларның эшен зурлаган очерклар, мәкаләләр белән газета-журналларда чыгыш ясауларын хуплап сөйләде. Бүгенге көн проблемаларын чагылдырган зур күләмле әсәрләрнең, замандашларыбызның характерларын ачкан тулы канлы образларның әдәбиятыбызда әле җитәрлек булмавын искәртте. Фикер алышуларга Сибгат Хәким. Риза Ишморат, Әдип Маликов, Союзның партия оешмасы секретаре Туфан Миңнуллнн һ. б. язучылар катнашты. МУСА ҖӘЛИЛ УРАМЫ Шушы елның августында Төзүчеләр көне хөрмәтенә БАМдагы Беркакит поселогының үзәк урамына герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. ДУСЛЫК ҖЕПЛӘРЕ Татарстан Язучылар союзы БАМ төзүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Язучылар ярдәме белән Беркакит эшчеләр поселогында китапханә оештырылды. Сентябрь аенда язучы Самат Шакир Беркакнтның «Маяк» культура йортында уздырылган әдәби кичәдә катнашты ЬАМ төзүчеләргә Муса Җәлилнең сугышчан тормышын сөйләде. Китапханәгә Җәлил бюстын, «Моабит дәфтәре» китабын, Муса турындагы фоторәсемнәр альбомын һ. б. сувенирлар бүләк итте. Язучы Беркакитта Советлар Союзы Герое М. Җәлил исемен яулап алу өчен көрәшүче бригада членнары белән. Тында шәһәрендә, Могота, Лакрн, Чульман поселокларында яшәүче БАМ төзүчеләр белән дә очрашты. ТОЛСТОЙГА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының Актлар залында бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 150 ел тулуга багышланган фәнни конференция булды. Анда әдәбият галимнәре, язучылар, республика һәм шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, студентлар катнашты. Шушында ук Л. Н Толстойнын үзе исән чакта басылып чыккай һәм бүгенге көндә Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана торган китапларыннан күргәзмә оештырылган иде. Фәнни конференцияне кереш сүз белән Казан дәүләт университетының фәнин эш буенча проректоры, профессор Ш Т. Хәби- буллин ачты. Конференциядә «В. И. Ленин Л. Н Толстой турында» днгән доклад белән Казан университеты доценты Л. Г. Юдкевнч чыкты. Аннары КДУ доценты Т. С. Карпова, профессор М. X Гайнуллин, Казан дәүләт педагогия институты профессоры Е. Г. Буш- канец, Казандагы А. М. Горький музее директорының фәнни бүлек буенча урынбасары Н. X. Тур докладлары тыңланды. Конференция эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев, ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М. X. Хәсәнов катнашты. АБДУЛЛА АЛИШНЫ ИСКӘ АЛУ ТАССР Дәүләт музеенда Муса Җәлилнең фашист лагерендагы көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 70 ел тулуга багышланган кнчә үткәрелде Аны музейның әдәбият бүлеге оештырды Кичәдә А. Алишның иҗаты һәм тормыш юлы турында язучы Ләбибә Ихсанова чыгыш ясады. Аннары шагыйрь Галимҗан Латыйп һәм юбилярның бертуган энесе Галимҗан Алишев үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар Ә Казанның 55 нче урта мәктәбе укучысы Гүзәл Булатова А. Алиш музеен оештыру тарихы, аның яшь буынны тәрбияләүдәге роле турында сөйләде. ТАССРның халык артисты Айрат Арсла- новның А. Алиш шигырьләрен укмын тамашачылар бик яратып кабул итте Кичәдә Абдулла Алишның туганнары, язучылар, шәһәр җәмәгатьчелеге вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. А М Бутлеровның тууына 150 ел тулу хөрмәтенә Казан шәһәренең N ниверснтет һәм Пушкин урамнары кисешкән жирендә һәйкәл куелды. Бөек галимнең бу һәйкәлен скульптор Ю Г Орехов, архитекторлар В А. Петербуржцев һәм А В Степановлар нжат иткән. ХЕЗМӘТ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДУСЛЫГЫ Сентябрь аенда Украина ССРнын Херсон өлкәсендә совет әдәбияты атналыгы булып узды Илебезнең төрле республикаларын нан жыелган язучылар делегациясен СССР Язучылар союзы ндарәсс секретаре, «Дружба народов» журналының баш редакторы Сергей Баруздин жнтәклоде. Бу атналыкта Татарстаннан Равил Файзуллин катнашты Язучылар Херсон өлкәсенең күп кенә шәһәрләрендә һәм авылларында булдылар, хезмәт ияләре белән очраштылар, әдәби кичәләрдә чыгышлар ясадылар. М. Горький һәм Г Тукай премияләре лауреаты шагыйрь Сибгат Хәким туган авылы Күлле Кимедә булып, клубта авылдашлары белән очрашты. Аларга яна шигырьләрен укыды, сорауларга жаваплар бирде. — Мнн тәэсирләр, хисләр кешесе Язу өчен мина үз күзем белән күрү кирәк Сезнең белән очрашкач, миндә горурлык хисе туа. туган авылыма һәм анын кешеләренә карата мәхәббәтем, аларны яратуым тагын да арта, — диде шагыйрь бу очрашуда. ДУСЛЫК БӘЙРӘМЕ Ленин комсомолының 60 еллык юбилеена багышлап. Волжск шәһәрендә шигырь һәм жыр фестивале үткәрелде. Анда Идел буендагы өч республика — Татарстан, Чувашия. Мари АССРдан килгән шагыйрьләр, артистлар катнашты. Татарстаннан килгән яшь шагыйрьләр Фәннур Сафнн һәм Госман Садә ялкынлы яшьлеккә багышланган шигырьләрен укыдылар. ЧАКМАГЫШТА ОЧРАШУ Шагыйрь Галимжан Латыйп Башкорт- станның Чакмагыш районы хезмәт ияләре белән очрашты. «Герой» колхозының культура йортында һәм басуларда, район газетасы редакция хезмәткәрләре һәм типография эшчеләре белән булган очрашулар күңелле үтте Язучының якташлары ана төрле сораулар бирделәр. Казан хәлләре белән кызыксындылар Авыл үзешчәннәре язучының жырларын. шигырьләрен башкардылар. РӘССАМНЫҢ УҢЫШЫ ТАССРнын атказанган сәнгать эшлекле- се, рәссам Илдар Зарипов исеме республикабыз тамашачыларына якыннан таныв Аның әсәрләре безнең илдә генә түгел. Монголия. Румыния, Чехословакия. Америка Кушма Штатларында үткәрелгән күр гәзмәләргә дә куелды. Совет сынлы сәнгатенең 60 еллыгына багышлап. Германия Федератив Республика сының Висбаден шәһәрендә. Франциянең башкаласы Парижда илебез рәссамнарының күргәзмәсе оештырылган иде Анда Илдар Зарнповнын «Зөлфия» һәм «Казан чибәре» дигән картиналары куелды. Хәзер рәссам «Зур Идел 79» күргәзмәсенә катнашу өчен «Сабан туе» дигән зур полотнолы әсәр өстендә эшли ИҖАТ ОТЧЕТЛАРЫ ТАССР Художниклар Союзы партия жыелышында сынлы сәнгать осталары В Маликов. Р Нурмөхәммәтов. В Аршн новнын ижат отчетлары тыңланды БӨЕК ГАЛИМ ХӨРМӘТЕНӘ ШАГЫЙРЬ ТУГАН АВЫЛЫНДА Рәссамнар «Зур Идел-79» зона күзгәзмә- сенә ничегрәк әзерләнүләрен сөйләделәр. Җыелышта СССР Художество академиясе членкорреспонденты. РСФСРның халык художнигы Харис Якупов. РСФСР художество фондының Татарстан бүлеге директоры Е. Макаров һ. б. чыгыш ясады. «ЯШЬЛЕК» БИЮ АНСАМБЛЕ ЧЫГЫШЛАРЫ «Органик синтез» производство берләшмәсенең культура сараенда оешкан «Яшьлек» бию ансамбле Польша Халык Республикасында булып кайтты. Алар Варшава, Вроцлав. Краков шәһәрләренең культура сарайларында, эшчеләр клубларында, ачык эстрадаларда концертлар бирделәр, эшче яшьләр белән очраштылар. Польша үзешчән сәнгать көчләре белән таныштылар. АЗНАКАЙ ҮЗЕШЧӘННӘРЕ Болгариянең София, Варна. Плевен шәһәрләрендә татар җырлары яңгырады. Республикабыз хезмәт ияләре яратып тыңлый торган Азнакай үзешчәннәренең чыгышлары иде ул. Болгар дуслар да, данлы Дунай буйларында ял итүче туристлар да, Георгий Димитров исемендәге Халыкара яшьләр үзәгенә килгән поляк егетләре һәм кызлары да татарстанлыларнын чыгышын хуплап каршылады. Болгар-Совет дуслыгы атналыгы уңае белән бирелгән концертта катнашып, Азнакай үзешчәннәре лауреат исемен яулады. 4 көмеш. 5 бронза медальгә лаек дип табылды. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет сынлы сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен рәссам Тавил Гынният улы Ха- жнәхметовка Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Әлмәт драма театры директоры Фазыл Хәйретдин улы Хәмәтднновка РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Лениногорскидагы «Чишмә» әдәби берләшмәсенең 20 еллыгы уңае белән, шәһәрнең Калинин исемендәге техника йортында зур әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Берләшмәнең эшчәнлеге турында язучы Бнкчурин сөйләде. «Чишмә» ижат берләшмәсендә шагыйрьләрдән Гәрәй Рәхим. Шамил Маннапов, Мәхмүт Газизов, Җәүдәт Дәрзаманов, прозаиклар Җәмит Рәхимов. Альберт Хәсә- нов. филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов һәм башкалар беренче әдәби чыныгу алдылар. Ижат коллективы хәзер егермедән артык яшь каләмне берләштерә. Юбилярны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Илдар Юзеев. идарәнең оештыру эшләре секретаре Мөсәгыйть Хәбибуллин, «Казан утлары» журналы редколлегиясе исеменнән язучы Атилла Расих, Татарстан Язучылар союзы Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре Әдип Маликов. КПССның Лениногорск шәһәр комитеты пропаганда бүлеге мөдире Марс Исхаков. «Иркеннефть» идарәсе вәкиле Әнвәр Мусин һәм башкалар котлады. Әдәби берләшмә эшендә актив катнашулары өчен шефконсультант Шамил Бикчурин. Җәмит Рәхимов. Альберт Хәсәнов, Разнм Вәлиул- лнн Татарстан Язучылар союзы идарәсенең, шәһәр оешмаларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Икенче көнне язучылар ике группага бүленеп, район колхозларында үткәрелгән әдәби кичәләрдә чыгыш ясадылар. Бүлек утырышында «Язучы һәм авыл те- масы»на багышланган фикер алышу үткәрелде. Бүлек җитәкчесе Ә. Маликов, язучылардан Р Төхфәтуллнн. Җ. Рәхимов. М. Хәсәнов. Ш Бнкчурин. X. Хайруллин КПСС Үзәк Комитетының 1978 ел июль Пленумы карарлары яктылыгында язучылар алдында торган бурычлар һәм үзләренең иҗат планары турында сөйләделәр. Шул ук утырышта Җәмит Рәхимов «Очерк — сугышчан жанр» дигән темага доклад ясады.