БЕРЕНЧЕ АДЫМ
Мәгълүм булуынча. Шамил Усманов — Татарстан радиосын оештырган һәм татар телендә беренче тапшыруларны юлга салган кешеләрнең берсе. Биредә без аның шул эшчәнлеге хакында егерменче еллар ахырында язылган үз истәлекләрен урнаштырабыз. Истәлекләр рус теленнән тәрҗемәдә кыскартып басыла. РЕДАКЦИЯ алда утырган барлык делегатлар минем чыгышны аеруча киеренке бер игътибар белән тыңлады. Мин трибунадан төшкәндә бөтен зал тып-тын утыра иде. Бик уңайсыз булып китте. Чөнки мин чыгышыма карата башка мөнәсәбәт көткән, делегатларның теләктәшлек күрсәтәчәкләренә ышанган идем. Ләкин күтәрелгән мәсьәлә аларның күпчелеге өчен көтелмәгән яңалык булып чыкты. Үэ урыныма табан атлаганда езек-өзек сүзләр, фикерләр колагыма чалынды. З — Мәсьәләдән читке китте бу. — Сүз бирмәскә кирәк иде. — Монда без эшлекле мәсьәләләр тикшерәбез, ә ул радио-радио дип баш катыра. Делегатлар арасындагы ул төркемнең фикерен Минэәлә партоешмасыннан килгән иптәш Мөслимов бәян кылды — Без иң гади мәсьәләләрне крестьяннарга аңлатып җиткерә алмыйча баш ватабыз, ә Усманов биредә безгә үзенең радиосы хакында сөйли. һем делегатларның бер өлешен дәррау көлдереп, аннары болай дип өстәде: — Крестьян агайга радиодан түгел, җиз торбадан туп-туры колагына кычкырсаң да, начар ишетә әле ул! Ләкин конференциядә мин әйткән идеяләргә теге яки бу рәвештә теләктәшлеген белдергән кешеләр дә аз түгел иде — Зарар юк, иптәш, күңелеңне төшермә. Кыю һәм яңа идеяләр тиз генә юл ярып китә алмый алар. Ә республика газетасы редакторы иптәш Рубинштейн исә: — Шушы темага мәкалә яз әле. Мин аны бастырып чыгарачакмын,— диде. һәм, күп тә үтмәде, «Известия Татцик» газетасының беренче битендә минем мәкалә дөнья күрде*. Дөресен әйткәндә, радио белән мавыгуым бала чагымнан ук килә. Оренбургта ♦ һөнәр училищесында укыган елларда чын һәвәскәрләрчә электротехника белән әвәрә килдем. Николаев шәһәрендә чыга торган «Электричество и жизнь» журналын да алдыра идем. Бу өлкәдә минем иң югары казанышым — шушы журналда бирелгән сызымга карап, «ике звоноктан торган чыбыксыз телеграф» тезү булды. Егерме икенче елның язында безнең хәрби частебыз Кушка каласында лагерьда тора иде. һәм шунда мин куәтле радиотапшыру станциясе эше белән танышу мөмкинлеге алдым. Аңлаешсыэ морзе сигналларын тыңлап, колакса кигән килеш сәгатьләр буе утыра торган идем. Радиостанция хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы вакытларда эфирда җанлы сөйләмне ишетергә, хәтта музыка тыңларга мөмкин икән. Әмма алар бик сирәк яңгырый, чагыштырмача кыска дулкында — 500 метрдан 1200 метргача гына диапазонда бирелә, диделәр. Ә радиотелеграф биш меңнән алып егерме биш мең метрлы дулкында эшли. Аппарат янында шулай утыра торгач, ниһаять, көннәрдән бер көнне минем үземә дә трубкада җанлы кеше тавышын ишетергә туры килде. Бу тавыш иясе, мөгаен, моннан бик күп мең чакрымнарда торадыр дигән уй күңелне җилкендереп җибәрде. Егерме икенче елның җәй ахырында Казанга кайттым. Монда иң беренче күзгә ташланган нәрсә — Казан радиостанциясенең алтмыш метр биеклектәге галәмәт зур мачталары булды. Җай чыгу белән үк мин станциягә килеп, андагы хезмәткәрләрдән рация һәм радиолаборатория начальнигы инженер Александр Тихонович Углов, аның иң якын хезмәттәше Анатолий Васильевич Лика- рев, радиобатальон комиссары иптәш Константинов белән таныштым һәм шуннан бирле радиостанциягә бик еш киләп йөри башладым. А. Т. Углов үзе төзегән радиотапшыргычка сынау үткәрә иде. Тапшыргычының куәте кечкенә булуга да карамастан, станцияне илнең иң ерак төбәкләрендә һәм хәтта Европа шәһәрләрендә дә ишетәләр. шул хакта телеграмма-квитанцияләр җибәрәләр иде. Шундыйрак сынау эшләрендә катнашасым килеп, мин А. Т. Углоатан контроль өчен радиоалгыч сорап торырга булдым. Чамасыз катлаулы процедуралар — төрле резолюция салдыру, анкеталар тутыру, дәүләт серләрен читкә таратмаска вәгъдә иткән катгый ант язулары бирү һәм җиде данәдә наряд кәгазьләре тутырулардан соң мин, ниһаять, хәрби максатлар өчен файдаланыла торган детекторлы радиоалгыч алуга ирештем. Бүгенге нәфис ЭЧЭСлар белән чагыштырганда, ул аппаратның тышкы күренеше, әлбәттә, әллә ни мактанырлык түгел иде. Ярты метр биеклектәге калын панельдә галәмәт зур конденсатор һәм аның май салынган изоляциясе, әллә күпме контакт чы1 Кара: «Ихаестия». ТАССР Үхәк Башкарма Комитеты һәм ВКП(б) алка комитеты органы. !!№.* ел. & сентябрь саны. быклары һәм спираль рәвешендәге кереш-тоташтыргычлары шактый ук сәер тәэсир калдыралар иде. Тантаналы бер кыяфәт белән мин шушы радиоалгычны күтәреп ейгә алып кайттым. Шунда ук өй түбәсенә антенна куя башладым. Тулай торакта безнең белән яшәүчеләр (иске Горшечный урамындагы беренче номерлы Советлар йорты) астан минем матавыкланганны күзәтеп торалар. Сөйләшкән сүзләре дә ишетелгөләп китә: — Яшеннән саклагыч җайланма ясыймы әллә? — Юләрләнгәндер ул, юкса шушындый җилдә өй түбәсендә йөрмәс иде. — Күгәрчен асрарга урын сайлый булса кирәк. Антеннаны аннан-моннан беркетеп, җиргә төштем дә үз бүлмәмә керешли, барлык кеше алдында хәзер радиотелефон тапшыруын күрсәтәчәгемне әйттем. Бәхетемә каршы, нәкъ шул минутта тапшыру башланган иде һәм миңа эфирда кеше сөйләгән тавышларны тоту авыр булмады. Шатлыгым эчемә сыймый иде, җыелган кешеләрнең барысына берничә генә секунд булса да тыңларга биреп, аларны радионың чын нәрсә булуына ышандырдым. Ә аннары тапшыруның кабул ителүе хакында әйтергә дип лабораториягә чаптым. Эфир ул елларда чагыштырмача тыныч иде. Колекса кигән килеш «эфир буйлап сәяхәт итү» ул елларда чүлдә йөрүне хәтерләтә иде. Бик сирәк кенә әллә кайлардаи аңлаешсыз сигнал ишетелеп куя, ә кеше сейләвен, гомумән, әллә нидә бер ишетергә мөмкин. Германия, Франциядәге берничә станция, ә безнең илдә бары тик Мәскәү һәм үзебезнең Казан радиостанциясе эксперимент тәртибендә эфирга чыккалый иде Шул вакытларда Казан радиолабораториясе якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә Мәс- кәүдән бирелә торган тапшыруларны кабул итә башлады. Радиолаборатория янында баганага арзан граммофон торбасына охшаган калай рупор беркетеп куелган. Тавышы ярыйсы ук чиста чыга, тик бераз зыңгылдавы гына бар иде. Мәскәү концертларын тыңларга багана янына күп кенә халык җыела. Ул тапшыруларны тыңлый-тыңлый, минем күңелдә радионы, киң колачлы тапшырулар оештырып, практик максатларда файдалану теләге өлгереп җитте. Бу уйларымны радиостанция хезмәткәрләре белән уртаклашып, тормышка ашарлык булуына инанганнан соң. бу хакта VI өлкә партия конференциясендә чыгыш ясарга булдым. Партконференциядәге әлеге чыгыш, радиофикация турында газетадагы мәкалә Казан хезмәткәрләренең киң даирәсендә зур кызыксыну уятты, һәм без шушы хәлдән файдаланып калырга, алга табан яңа адымнар ясарга дигән карарга килдек. Мин Татарстан республикасы Халык Комиссарлары Советына Татарстанда радиофикация үткәрү турында язма тәкъдим белән кердем. Ул язу Госплан комиссиясенә җибәрелде. Берничә киңәшмәдән соң. Госплан «сынаулар үткәрү өчен кирәкле булган чыгымнарны ачыклау», «үтәчәк информация күләмен билгеләү», «чыбыклы телеграфны бушату хисабына күпме табыш алырга мөмкин булачагын» исәпләү өчен җитмеш мең сум күләмендә акча бүләргә карар итте. Госпланның шушы утырышында Идел-Кама элемтә идарәсе вәкиле ип. Игошкин да катнашты. Ул, аеруча нык басым ясап, «чыбыксыз телеграф тарафдарлары аның чыбыклы телеграфка караганда арзанрак, шул ук вакытта ике тапкыр табышлырак икәнлеген исбат итә алган тәкъдирдә генә бу эшнең максатка ярашлы» булачагын белдерде Ә инде тиешле инстанцияләр Госпланның бу зирәк карарын үзләренчә аңладылар һәм әлеге сумманы җибәрү мәсьәләсен шундый шартларга китереп бәйләделәр ки. аларны алганчы ук егерме икенче елгы совзнаклар үз бәясен югалтырга өлгерде. Егерме икенче елның Октябрь көннәре алдыннан Мәскәү радиостанциясе бәйрәм тапшырулары программасын игълан итте. Без, шуннан файдаланып, партия һәм совет активын радио белән якыннанрак таныштырып калырга булдык. Радиобатальон сугышчылары көче белән ашыгыч рәвештә радиостанциядән Комклуб бинасына элемтә линиясе сузылды. Булачак радиоконцерт хакында алдан ук хәбәр итеп куйдык. Гаҗәпкә каршы, халык әллә ни күп җыелмаган иде. Күп кенә җаваплы хезмәткәрләр, «уңайсыз хәлдә калуядан куркып, килмәделәр. «Газетага язып, сөйләнеп йөрү бер нәрсә, эшләп күрсәтү бөтенләй икенче нәрсә Берни дә чыкмас», янәсе. Концерт башланырга сәгать-сәгать ярым калды дигәндә, чыбык сузу эшен төгәлләделәр. Радиостанциядән линияне сынау башланды. Сәхнәгә куелган калай рупордан: «Алло, даем пробу, даем пробу, бер, ике, өч, дүрт» дигән тавыш яңгырады. Монысы гаҗәп нәрсә түгел иде әле — тавыш чыбыклар буйлап килә иде. Менә, ниһаять, «Тыңлагыз, Мәскәүне бирәбез» дигән сүзләр яңгырады. Рупорда җиңелчә генә ысылдаган, чыелдаган тавышлар ишетелеп китте һәм кинәт бик ачык тавыш белән кемдер: ” — Алло-алло! Алло! Мәскәү сөйли, тапшыру Сокольникидагы радиостанциядән 5 бара...— диде. о Залда киеренке тынлык урнашты. < — Радио тыңлаучы иптәшләр! Артистлар килеп җитмәгәнлектән. концертыбызны з бераз гына кичектерергә туры килә. Мәскәү хезмәт ияләренең Октябрь демонстра- > циясе вакытында урам хәрәкәте тукталып тору сәбәпле, артистлар студиягә соңгарып киләләр. Концертны ун-унбиш минуттан башлап җибәрәчәкбез ... Рупор тынып калды. Залда исә кызуланып фикер алышу, гөрләшү китте Димәк, S чыннан да, Мәскәү тапшыруы икән... Ниһаять, гомердә беренче тапкыр радио тың- 2 лыйбыэ... 2 Биш минут үттеме-юкмы, рупорга янә җан керде һәм шунда ук концерт та баш- панды. Хәтерем ялгышмаса, ил күләмендә беренче радиоконцерт иде бу. с; I Икенче тапкыр мин Казанга 1927 елның җәендә кайттым. Шушы вакыт эчендә радио бөтен илгә таралып өлгергән иде. Ташкент, Махачкала. Саратав. Нижний Новго- * род. Харьков һәм башка шәһәрләрдә радиотапшыру станцияләре эшли. Совет радио һәвәскәрләре хәрәкәте дә көннән-көн киңрәк җәелә бара Казан исә тып-тын. Арча кырындагы алтмыш метрлы мачталар һәм антенналар да бер эшсез утыра. Ә өй түбәләрендә, кораб мачталарын хәтерләтеп, антенналар күтәрелгән. Аларны детекторлы радиоалгыч аша Мәскәү тапшыруларын тыңлау өчен корганнар. Лампалы алгычлар ул чагында бик сирәк нәрсә, ә ерак станцияләрне детекторга кабул итү өчен биек антенна корырга кирәк иде Казанда радионың торышы белән танышкач, мин ВКП(б) өлкә комитеты секретаре иптәш Хатаевич янына киттем. Сүземне тыңлаганнан соң ул: — Бу юнәлештә без чаралар күрдек инде. — диде. — Совнарком Почта халык комиссариаты белән сөйләшүләр алып бара. Ике елдан соң безнең үз радиостанциябез булачак. — Ике ел ул бик озак вакыт, иптәш Хатаевич, — дидем мин. — Казанда радиотапшырулар станциясе эшли башларга тиеш иде инде. Ә аның булмавы һәр адымда сизелә. Биредә «Радио дуслары җәмгыяте» эшли. Ләкин ул җәмгыятьтә яхшы радиоалгычлары булган һәвәскәрләр генә тора, һәвәскәрләр хәрәкәте Мәскәүне тыңлау максаты белән оешкан һәм җирле радиостанция төзү белән кызыксынмый. Милли составы ягыннан анда туксан биш процент рус кешеләре Авыл җирендә, бигрәк тә татар авылларында, радио хакында берни дә белмиләр. Бернигә карамастан, станция төзү эшен башларга һәм бу эшне бик кызу алып барырга кирәк Иптәш Хатаевич бу фикерләр белән килеште һәм Октябрь бәйрәменә әзерлек комиссиясендә тиешле тәкъдимнәр белән чыгыш ясарга киңәш итте. Октябрьның X еллыгын үткәрүгә әзерлек эшләрен җитәкләүче дәүләт комиссиясенең көн тәртибенә, башка чаралар белән беррәттән, «радиотапшырулар станциясенә нигез салу» турындагы пункт өстәлде Мин исә моңа төзәтмә кертүне кирәк санадым. Мондый тәкъдимгә Халык Комиссарлары Советы Председателе урынбасары иптәш Эглит каршы төште — Бу мөмкин эш түгел. — диде ул. — Без элемтә идарәсе белән күптән инде ике киловаттлы станция тезү турында сейләшүләр алып барабыз. Бу эшкә, компетентлы кешеләрнең әйтүенчә, кимендә ике ел вакыт һәм еч йәэ мең сум акча кирәк булачак Ә Октябрь комиссиясе исә егермеегерме биш. бик куп дигәндә, утыз мең сум акча гына бүлә ала. . — Почта халык комиссариаты мәгълүматлары нык күпертелгән,—дидем мин.— Бер киловаттлы радиостанция төзү эчен еч ай вакыт җитә һәм моңа кырык биш-ил» лә мең сумнан артык кирәк тә тугел. Элеккеге радиобатальонның әзер антенна җи һазлары булуын исәплегендә, бу сумманы утыз-утыз биш меңгә кадәр киметерг» мемкин. Шул чак ИделКама элемтә идарәсе вәкиле иптәш Хренов сүз алды. — Бу — чеп-чи хыял. Безнең ведомство ул эшкә бик җитди тәстә алыначак Һәм станциянең күп еллар буена әзлексез эшләвен тәэмин итәчәк. Бер киловаттлы стан» цияне өч ай эчендә төзү мөмкин хәл булса да (мин үзем исә моңа ышанмыйм), без аның белән көлкегә генә калачакбыз. Ул илле чакрымнан да ишетелмәячәк. Хәтта Казанның үзендә дә андый станция кычкырып сөйләү урынына пышылдап кына уты» рачак. Иптәш Хреновның бу сүзләре комиссиянең кайбер членнарын шиккә калдырса да. күпчелек башкача фикер йөртте. — Без нәрсә югалтабыз соң? — диде Эглит.— Усмановка Мәскәүдәге тиешле оешмалар белән бәйләнешкә керү өчен вәкаләт бирик. Әгәр станцияне Октябрь бәйрәме көннәрендә өлгертергә һәм акчаны да азрак тотарга мөмкин икән, тәвәккәлләргә ярыйдыр дип уйлыйм. Шул ук көнне тиешле кәгазьләрне алып, мин Мәскәүгә юл тоттым. РККА Хәрби- техник идарәсе начальнигы Казандагы элекке радиобазаның антенна корылмасын бушлай файдалануга ризалыгын бирде. «Радиотапшырулар җәмгыяте»ндә дә, бераз уйлашканнан соң, безгә ярдәм итәргә булдылар һәм Ленинград шәһәренең Песочная урамындагы 1.2 киловаттлы радиостанцияне Казанга күчерергә карар иттеләр. Без Мәскәүдән әлеге җәмгыять вәкиле инженер иптәш Алексеев белән бергә кайттык һәм туптуры Октябрь комиссиясе утырышына килеп эләктек. «Радиотапшырулар җәмгыяте» вәкиле станцияне төзү срогы һәм моның өчен таләп ителә торган акча суммасы хакында минем фикерләрне раслаганнан соң, комиссия радиостанцияне Октябрь көннәренә төзеп өлгертү турында тиешле карар кабул итте. Гаять ашыгыч рәвештә төзелеш эшләре башланды. Иң элек станция өчен бина табарга кирәк иде Ә радиолаборатория бинасы элемтә идарәсе карамагында булып, иптәш Хренов анда үзен тулысынча хуҗа итеп сизә иде. Ул катгый рәвештә бинаны бушатудан баш тартты. Мәсьәлә хәл ителгәнче, бик күп вакыт бушка китте. Ул вакытта мин Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе директоры булып эшли идем. Станцияне төзү Татарстан хөкүмәте тарафыннан миңа йөкләтелгән булганга күрә, мин төзелешне тизләтү өчен идарәнең күптән җайга салынган техник аппаратыннан һәм шулай ук акча һәм матди ресурсларыннан да киң файдаландым. Станция бинасын чистарту һәм ремонт ясау, электр чыбыкларын үткәрү, электр тогы белән тәэмин итү, җиһазларны кору, студия өчен урын сайлау, тапшырулар программасын төзү, йөзләрчә башка эреле-ваклы эшләр белән иртә таңнан төнгәчә мәш киләбез. Вакыт бик тиз һәм сизелми үтә. Ноябрьның беренче көннәрендә,ягъни Октябрь тантанасына өч-дүрт көн калганда, станциягә Октябрь объектларының әзерлеген тикшерү буенча дәүләт комиссиясе килде. Комиссия членнары төзелеш барышы хакында фикерләрен бик ачык белдерделәр. — Эш өзелгән. Октябрьга өлгермәячәк. — диделәр алар, бик катгый рәвештә. Октябрьга әзерлек комиссиясенең 3 ноябрьдә үткән утырышында алар үзләре башкарган эш хакында хисап бирделәр. — Радиостанция Октябрь көннәренә өлгермәячәк. Шушы фактны теркәп, комиссияне алдаган, Октябрьга әзерлек чараларын өзгән өчен уполномоченныйга шелтә белдерергә тәкъдим итәм. Ләкин мин төзелешнең техник персоналы биргән сүзгә нык ышана идем, һәм моңа комиссияне дә ышандырдым. — Көндез дә, төннәрен дә эшләрбез, әмма станцияне вакытында тапшырырбыз. 4 һәм 5 ноябрьда монтаж эшләре тәүлек буе тукталмады. Радиостанция начальнигы иптәш Житковский. радиотехник иптәш Мишкин, методист иптәш Михайлов, линия монтеры иптәш Зәбиров һәм инженер иптәш Алексеев көндез дә. төнлә дә ал- сыз-ялсыз эшләделәр. 6 ноябрь көне. Сәгать биштә станция янындагы кече студия җиһазланып бетте, микрофон куелды. Менә, ниһаять, «Эфирга чыгабыз» дигән сигнал да бирелә. «Башларга мөмкин!» — Алло, Казан сөйли! Октябрьның X еллыгы исемендәге яңа гына туган Казан радиостанциясе үзенең тыңлаучыларын пролетариатның Бөек бәйрәме белән тәб-