Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАБАЙЛАРДАН КАЛГАН ИСТӘЛЕК

Садрислам бабай Сагындыков... Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан бу бабайның Я|Ымлы күзләре мәңгегә йомылганга байтак еллар инде. Шулай да күршесе Солтангәрәй абзыйның үзе ясаган скрипкасында борынгы көйләр уйнаганда, Садрислам бабайның элекке бәетләрне көйләве күпләрнең хәтерендә саклана. Сарман районындагы Яхшыбай авылының җанлы тарихы булган бу картлардан ул чакта ник бер генә бәет язып алынсын да, ник бер генә көй отып калынсын! Шуның аркасында электә булган вакыйгаларның күпме шигьри авазы хәзерге буыннарга ишетелми. Хәер, Садрислам бабай үзе варисларына кордашларының һәм замандашларының иҗат мирасын калдыру хәстәрен күрә белгән. Менә минем алда аның килене Рәсиха Сафиуллина тарафыннан сакланьщ калган берничә битле кулъязма. Хәтта хәзерге хәрефләр белән язылганнары да бар. Шулерның берсе — «Нигә бу ызгыш, нигә бу сугыш?» дип аталганы — беренче бөтендөнья сугышы бәете булып чыкты. Садрислам бабай аны 10—15 яшьләрдәге оныгы Земфи- рага әйтеп торып яздырткан. «Тарихның бер бите ул, аны китаплардан да, күңелләрдән дә ертып ташлап булмый»,— дигән ул. Сөйләүләргә караганда, әлеге бәетнең үз көе дә булган. Беренче бөтендөнья сугышы елларында солдатлар арасында туган бу бәет заманында телләрдән төшмичә җырланып йөргән. Ул соңыннан өйләренә кайткан солдатлар белән төрле өлкәләргә таралган, һәм аерым өлешләре махсус җыр булып формалашкан, Мәсәлән, әле күптән түгел генә басылып чыккан «Татар халык җырлары» китабында (Төзүчесе Мәхмүт Нигьмәтҗанов. Казан, 1976, 55 бит) «Урдык уракны» дигән 6 юллык җырның әлеге бәетнең бераз үзгәртелгән строфаларын тәшкил итүе әнә шул хакта сөйли. ДАМИР ГАРИФУЛЛИН. Нигә бу ызгыш, нигә бу сугыш? Беренче бөтендөнья сугышы бәете Милади тарих ундүртенче ел. Уртасын узып барадыр июль. Хәсрәт башланды бу җир йөзендә, Чыны июльнең унсигезендәXXIII . XXIII Германия Россиягә каршы сугышны 1914 елның 19 июлендә игълан итә. Әмма күпчелек бәетләрдә авылга тирән хәорәт-кангы көненең килүе итеп 18 июль күрсәтелә. Моның сере шунда: 18 июль көненә күпчелек авылларга мобилизация хәбәре килеп җиткән була. Мәсәлән. «Кайгылы көннәр» дигән бәеттә шундый юллар бар; «унсигезе җомга көн килде хәбәр авылга». Күрмәгән идек, белмәгән идек, Бабайлардан да ишетмәгән идек. Инде белдек тә, барып күрдек тә, Сугыш җирендә канлар түктек тә. Кыр эшләрендә иде һәр халык, Эшлибез кызу бик арып-талып. Урып уракны, куйдык зуратны, Кайтырга кырдан җиктек тиз атны. Бу кайтулардан булдык бәхетсез, Аш-чәй үтмидер, булдык рәхәтсез. Бөтен авылда, бөтен шәһәрдә, Сугышка дип үк килгән хәбәр дә. Бу хәбәр килеп язу да биргәч, Тетридер тәннәр: «На войну!» — дигәч. Әткәм кайда, дип балам юксыныр, Без кайталмасак канаты сыныр. Сугышка китү инде мәҗбүри, Бер нарасыем янымда йөри. — Әткәм! Әткәм! —дип сөйлидер һаман, Яра салды бу күңелемә тәмам. Үбә дә коча, алдым кулыма, Бер бакыр акча бирдем кулына. Илтифат итми сабый акчага, Әткәм, ди, һаман, әйдә, кайтсана. Шул сүзләр бигрәк өзде үзәкне, Йөз парә итеп телде йөрәкне. Җыендык бергә, төрендек бергә, Гүя ки безне кертәләр гүргә. Аһ, нә бу халәт, мисле кыямәт, Юкса, булдымы яумел гарасат. Бигрәк вәхшәтле кара көн туды, һәркем өстенә зур хәсрәт яуды. Инде китәбез чыгып бу илдин, Туган һәм үскән мөкатдәс җирдин. Чыгабыз хәзер урам буенча, Карыйм илләргә күзләр туйганча. Әткәм-әнкәем, бала-чагасы, Аерылып калды бездин барчасы. Калды туганнар, калды илләр дә, Ниләр күрермез барган җирләрдә. Башым әйләнди, күзем бәйләнди, Салкын су алып эчтем бер кәнди. Файда булмады аннан йөрәккә, Чөнки хәсрәтдин яна йөрәк тә. ... Барамыз хәзер тимер юл берлән, Хәсрәткә катыш төрле уй берлән. Барабыз инде солдат булырга, Ачлык җитмәгән, корбан булырга. Ә нәрсә өчен корбан булабыз? Патша өчен, дип сүли муллабыз. Ә халык өчен һаман да җәфа, Патшалар анда коралар сафа. һаман барамыз тимер юл берлән, Хәсрәткә катыш төрле уй берлән. Шулай итеп без ерак барабыз, Төрле сүз сөйләп гыйбрәт алабыз. Киләдер кайсы яңа өйләнеп, Имеш, жәл калган, килә сөйләнеп. Әйтәдер кайсы: бер анам калды, Хатыным берлән бер балам калды. Калды, ди кайсы, магазиннарым, Бар да алынды агай-энеләрем. Сөйлидер кайсы Себер якларын, Солдат хезмәтин иткән чакларын. Качкан икән ул службасыннан, Тотып алганнар күпер астыннан... Килдек Варшауга, кундык алты кич, Ходай язгачтын, чаралар юк ич! Килеп төшәдер тупның ядрәсе, Күрергә язгач, күрә бәндәсе. Анда шатырдый, монда гөтерди, Байтак солдатны бер туп бетерди. Флаг күтәргәч сугыш башлана, Безгә каршы дошман ташлана. Сугыш башлангач, куба барабан, Герман туплары уза арадан. Ачылды хутлар, ватылды туплар, Халык хәсрәтен кем ничек чутлар. Никулай патша каушамый бер дә, Сугыш дип игълан иткән һәр җиргә. Калтырап эчтән, ялтырап тыштан, * Рәчәй ничек чыгар сугыштан? Туп килеп төшкәч, җиргә чумадыр, Җирне актарып янә чыгадыр. Туплар атканда ятабыз җиргә. Башны саклыйбыз көрәкләр берлә. Туп атларыни солдатлар җигә, Без туп атканда германнар чигә. Янә германнар туп ата башлый, Безнең солдатлар окопны ташлый. Җиктем тубыма пар кара алаша, Без туп атканда алар караша. Без туп атканда алар кешниләр, Ашарга сорап шинель тешлиләр. Күренми һаман сугышның чиге, Җиргә таралды патшалар чире. Мәктүпләр килә туган илләрдин, Хәсрәтләр төяп үскән җирләрдин. Нигә бу ызгыш, нигә бу сугыш, Хөррият кирәк, булсын ил тыныч!