АГЫМ УРТАСЫНДА
Яз җитте. Уянып китеп, күзне ачуга, бүлмәгә тулган нурлар тәэсиреннән үк җанны рәхәтлек биләп өлгерә. Урамга чыксаң, күңелләр күккә ашардай була. Кама ярына басып, уелып-уелып аккан суны күзәтсәң, инде яшелләнә башлаган урманына керсәң, кыш буе өнсез яткан җирнең тигез итеп тын алуын ишетәсең сыман. Нечкә күңеллеләрнең уйларын җырга тоташтыра торган, җыр сузарга осталарны елатып ук җибәрүчән бу көннәр кызлар тормышының астын-өскә әйләндереп ташлады. Әле моннан бер-ике генә атна элек кем дә булса бу хәлләр турында әйтсә, Зөһрә: син безнең кызларчаршавы урынына элеп куярлык киң итәкле күлмәк. Марина Майна, төзелеш мәйданында куна-төнә эшләп ятучы тынгысыз бригадир, чираттагы ялына чыккан. Әнисе янына, юлга җыена. Дус-ишләре аңардан, әллә шаяртып, әллә ихластан: «Миңлеәхмәтеңне дә алып кайтасыңмы соң?» — дип сорыйлар. Үчекләүләредер, мөгаен. Беләләр бит инде Миңлеәхмәтнең сулу алырга да вакыты юк, диплом якларга әзерләнә. Марина ялга үзе генә китәчәк. Бу бәлки кыз баланың ата-ана йортына ялгыз килеш соңгы тапкыр кайтуы булыр. Матрена түти, тулай торак кызларының барысының да серләрен сыйдырып саклаучы, уңган җыештыручы, Степан агай белән никах яңартырга ризалашкан. Тәмам бозылышканнар, аерылышу ыгы-зыгысы судка барып ирешкән иде бит инде. Бүлмәдәшенең мут егете, кызны алдап, шәһәрдән китеп баргач. Матрена түтинең ачуы шиңде дә куйды. Мәрвиянең язны ничек каршылавын бер-ике сүз белән генә аңлату авыр. Хәер, ул үзе сер бирми. Әле комсомол комитетыннан яңа хәбәр алып кайтты. Аны кою заводының иң алдынгы эшчеләре белән бергә Тольяттига, автомобиль төзүче яшьләр слетына җибәрергә булганнар. ны бөтенләй белмисең икән, алар андый түгел, дип, ул кешедән көләр генә иде. Хәтта хәзер дә, вакыйгалар күз алдында үзгәреп торганда да, аларның чынлыгына ышануы шактый кыен. Табибә, буш минут табып алса, көзге каршында бөтерелергә тотына. Табибә, моңарчы башына кепка, өстенә кыска куртка белән тар чалбар киеп, кыяфәтенә малайлар сыйфаты кертергә тырышып йөргән Табибә, шау чәчәкле ап-ак челтәрдән туй күлмәге тегә. Борынгы заманның купшы хатыннарыныкы кебек җирдән сөйрәлерлек озын, бишек Табибә туена кайтып өлгерерме? Әллә, эше бетсә дә, кайтмый калуны хуп күрерме — моны берәү дә белми. Бу ике кыз, Табибә белән Мәрвия, үзләре һаман дустанә мөнәсәбәттә. Булса да булыр икән сабырлык! Өметләренең чәлпәрәмә килгән вакытында да Мәрвия башкалар язмышы турында кайгыртып йөри бит әле ул. Кичә генә Зөһрәне башын күккә тидерерлек итеп шатландырды. Зөһрә, Мәрвия сүзләреннән канатланган жанын кая куярга белмичә, шәһәр урамнары буйлап әрле-бирле йөргәч, китап кибетенә барып керде. Инглизчә китаплар сатып алды. Бер кочак. Арада һичнинди гадиләштерүсез, саф инглизчә басылган новеллалар китабы да бар. Җером Җером новеллалары. Бәлки аңлашылып та җитмәс, укып та булмас үзләрен. Шулай да алды Зөһрә. Аңа хәзер кеше кулыннан килмәс эш юк кебек тоела. Кызларның ни белән мәшгуль булуын гына күр син! Зөһрәнең алар белән танышуына әле бер ел да тулмады— ниләр генә эшләмәделәр инде. Юк, юк, бу хәлләрне болай бер сулудан гына хәтерләп бетерү мөмкин түгел. Баштан ук, Зөһрәнең шәһәргә аяк баскан беренче көннәреннән алып, барын да үз тәртибендә, бәйнә-бәйнә искә төшерергә кирәк. Алдан уйлаганнары, урта мәктәпне тәмамлаганда корган планнары бөтенләй башка иде бит аның, бөтенләй башка иде. Кызлар бүлмәсендә — Син, Зөһрә, яхшы чакта кит бездән! Кит! — Мәрвия апа, син бит миңа «сеңелем» дип эндәшә идең? Зөһрә, кырт борылып, Мәрвиягә карады. Бу сүзне бер әйтерләр әле дип, шикләнебрәк йөрсә дә, беренче булып Мәрвиядән ишетүне башына да китерми иде ул. Бүген алар заводтан икәү чыктылар. Бер трамвайдан күчеп, икенчесенә утырдылар. Бер-берсенә әйтер сүз табылмады. Зөһрә. Мәрвиянең таләбенә җавап биреп тормастан, өстен алмаштыра башлады. «Ачулы чакта кем нәрсә әйтмәс? Үтәр әле. Ачуы яшен ташы кебек эчтә бөтерелер-бөтерелер дә сүнәр...» — Чаллыдан ук китмәсәң, безнең заводтан кит!—Мәрвия тиз генә тукталырга җыенмый иде, күрәсең, яңадан башлады. Ул шундый инде. Бер дә юктан гына авыз ачмый.—Син киткәннән генә Чаллы җимерелмәс. Беренче елларда, килгән йөз кешенең утызы, алтмышы кире китә барды. Харап булмадык. Салынырга тиеш шәһәр салынды, эшләргә тиеш завод эшли башлады. Сиңа барыбер бит: бүген — монда, иртәгә — Казанда, аннары — Лондон, Австралия... Соңгы сүз Зөһрәнең үзәгенә барып кадалды. «Ничек шул кадәр катлаулы була ала бу кеше? Бөтен җан ияләренә бары яхшылык кына күрсәтергә яратылгандай мәрхәмәтле Мәрвия шундый усал сүзне ничек уйлап чыгара алган?» Зөһрә сабырлык сакларга тырышты. Бәхәсне шаяруга борып карарга азапланды. — Ә-ә! Миннән башка рәхәтләнеп яшәрләр иде бугай! Китмим әле менә! —диде. Мәрвиянең тавышы тагын да җитдиләнә төште. — Шаярма син, кызый! Чаллы сиңа — бер ел вакытны үткәрер өчен сайланган тамаша урыны гына, безгә ул... — Мәрвия үтемлерәк сүз эзләде. — Безнең язмыш ул Чаллы. Чаллысы да, КамАЗы да. Кешеләр язмышы белән шаярма син, яме! Әллә үз сүзенә үзенең күңеле тулды инде, соңгы сүзләр еламсырабрак яңгырады. Аннары ул, каршы сүз ишетергә теләмәвен сиздереп» Зөһрәнең ялгызын калдырды. Зөһрә гажәпләнә башлады: ни өчен иң якын күреп йөргән кешесенең бу сүзләре аңа авыр булып тоелмый соң? Ачу да килми, үпкәләп тә булмый. Чөнки Зөһрә үзенең бу кешеләргә карата һичнинди яманлык та кылмавын белә. Мәрвиянең аңардан котылырга чамалавы да, заводтагы башка кешеләрнең Зөһрәгә каршы күтәрелеп алуы да вакытлы хәл. Кайнарлыктан. Мәсьәләне берьяклы аңлаудан, аның зыя- ♦ нын гына күрә алудан, җитди уйларга иренүдән. Хаклык — Зөһрә ягында. Заводка күпме файда киләчәк! Калып «ояларын» үзгәрткәлә- гәнче бәлки план үтәү кыенлашыр, хезмәт хаклары кимрәк төшәр, аның каравы, яңача эшләү җайга салынгач, завод күпме материалны янга калдыра алачак! Яңалык һәрчак каршылыкларны жимерә-җимерә генә җиңүгә ирешә ул. Зөһрәне куып җибәреп кенә яңалыктан барыбер котылып калып булмый. Зөһрә әйтмәсә, бу фикерне, кайчан да булса, башка берәү күтәреп чыгар иде. Үсеш, яңалык, алга этәрүче мәшәкать — дөнья тоткасы бит ул. Үзе ачкан яңалык тәэсиреннән, тиздән бу ачышны башкалар да күтәреп алуына ышанудан кыз аңлатып бетергесез бәхет кичерә. Бәхет тойгысы Мәрвия кадәр Мәрвиянең: «Кит!» — дип таләп итүеннән күп тапкырлар көчлерәк. Шунлыктан Зөһрә үкереп елыйсы урынга елмаеп утыра. Дөрес, «кит!» дигән сүз коточкыч ямьсез яңгырый. Жан өшеткеч бу таләп әле дә колак төбендә зыңгылдый кебек: «Кит!» Кыз, гаҗәпкә каршы, бик теләсә дә моннан китә алмый. Кая китсен? Ничек китсен? Ник китсен? Ул бит бик яхшы белә: мондый шәһәр башка беркайда да юк, Зөһрәнеке кебек, шоп-шома калыплар коя торган, күндәм станок дөньяның башка бер генә заводына да куелмаган әле. Уйлана торгач, кыз үзалдына көлеп җибәрде. «Их, телемә килмәгән. Мәрвия апа чыгып киткәләгәнче сорыйсым калган икән: әйт соң алай булгач, синең кебек Мәрвия апаны. Марина Майнаны, Табибәне, Бахтине тагын кайдан табып була, әйт! — диясем калган.» Чаллыга аяк баскан беренче көнендә шундый кешеләргә тап бул- маса, Зөһрәнең монда калырга исенә дә килмәс иде. Мәрвия аңларга тиеш. Ул бит барын да күреп торды. Телгә алганнары юк югын. Кем идең дә, безгә килгәч, кем булдың, дип. кабатлап сорамыйлар. Зөһрә җүләр түгел, әйтмәсәләр дә бик яхшы белә. Кайсы хәйләләп, кайсы турыдан-туры үгетләп, Зөһрәне бәхет юлына алар бастырды. Кыз бу хакыйкатьне бер мизгелгә дә онытып тормый. ... Август киче иде. Кызлар тулай торагының өч кешелек бүлмәсендә шактый караңгы. Киң тәрәзәдән урамдагы биек баганалар башындагы Лампочкалар яктылыгы төшмәсә, монда кеше барлыгын белмәс тә идең. Кыз исә төн якынлашып килүен сизми кебек. Ул урамга караган. Анда якты. Анда барысы да уч төбендәге кебек аермачык күренеп тора. Кинотеатрдан чыккан кешеләр, төркем-төркем булып, трамвай тукталышына килеп басты. Көтәләр. Ишек шакыган тавыш кызны сискәндереп җибәрде. Ул рөхсәт итәргә дә өлгерми калды, ишек ачылып та китте. Керүчеләрнең берсе: — Әллә өйдә дә юклар инде болар? — дип сорады. Түрдәге тумбочка өстендә лампа кабынды. — Өйдә мин. — Ә-ә, менә, Марина өйдә икән бит! Исәнмесез! — Исән, исән! Син, Бәхти, кызык, шакыган булып кыланасың, рөх- сәтметүгелме икәнен көтеп тә тормыйсың, бәреп килеп керәсең... — Йә-ә, ачуланма инде, Марина, ашыгам, машина көтә, болай да тугызынчы катка менә-менә алҗып беттек. — Нигә, лифт эшләмимени? — Эшләсә дә, тугызынчы кат — тугызынчы кат инде ул! Беренче сүзләр бетеп, егет кабат чыгып китәргә борылгач кына, артта басып торган кызга игътибар иттеләр. КОЯШ ТИМБИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА — Ә-ә, ни бит әле... — дип, Бәхти чыгу юлыннан кире борылып, Маринага карады. — Минем монда керүем дә шуңа иде. менә, кунак кызы калдырам сезгә! Мәрвия янына сыяр әле, әйтерсең. Үзе төнгедәме? — Төнгедә. — Марина кулына кечкенә генә чемодан тотып ишек төбендә басып торучы зур күзле, калын коңгырт толымлы кызга текәлде. — Нәрсә, эшкәме? Кыз урынына Бәхти җавап кайтарды. — Ю-ук, аның Казаннан кайтышы, пристаньнан утыртып алып мендем. Аның әтисе мине укыткан иде. Авылларына китәргә соң, кундырып чыгарырсыз.. Ярый, мин киттем. — Соң. кунак кызың белән таныштыр ичмасам! Мин аңа. Бахтине укыткан абзый кызы, дип эндәшмәм бит инде. — Ә-ә, ни... — Бәхти бу кадәресен үзе дә белми иде әле. Кунак кызның урмандагыдай яңгыравыклы тавышы ишетелде. — Зөһрә исемле мин. Зөһрә Алмаева. — Зоя дияргә дә була икән. — Юк. Зоя түгел. Грамматика кагыйдәсе буенча ялгызлык исемнәр башка телгә тәрҗемә ителми. Зөһрә мин. Бер аягы керсә, икенчесе бусагадан атламас борын, тулай торакны; эчке тәртибен бозып, аңа яхшылык күрсәтергә ризалык биргән хуҗа белән бәхәсләшә башлау Бахтине аптырашта калдырды. Ул. болар үзара әйткәләшә башлаганчы, дигәндәй, чыгу ягына ашыга башлады. — Менә таныштыгыз да инде. Мин сызыйм, кызлар, — диде. Чыгып киткәнче, ул тагын бер мәртәбә үзе алып кергән кызга карады. — Ни. ә-ә, Зөһрә, Мәрвиянең караваты әнә тегесе!.. Маринага бу бөтенләй ошамады. Бәхти тагын бер генә минутка бүлмәдә калса да, яман сүз ишетүе бик ихтимал иде. Зөһрә дә моны сизде. Аңлашыла: кешегә вакыт-вакыт япа-ялгыз калу да бик кирәк. Күңел мондый чакларда чакырылмаган кунак килеп керүен түгел, ут яктысын да артык күрә. Тик Зөһрәнең бүген башка чарасы юк иде. «Метеор»дан төшкәч, Бәхтинең очравы ярады әле. Югыйсә Зөһрә урам уртасында басып калачак иде. Күндәм шофер башта кызны танышларына илтергә ризалашты. — Кайсы урамда соң алар? — дип кенә сорады. — Кооператив урамында, базар янында. Самосвал, выжлап, базар урамына килеп керде. Зөһрәләрнең танышы яши торган чатка борылды. Шуннан ары китә алмадылар. Элекке кечкенә, агач йортлар сүтеп алынган, урам биек койма белән уратылган, киң капкага: «Монда ундүрт катлы йорт салына. Участок начальнигы— Соломник М., прораб — Иванов В.. мастер — Гайнетди- нов» дигән язулы такта кадакланган. Зөһрә коелып төште. Аның башка бер генә белгән кешесе дә юк иде. Ярый әле, Бәхти сизгер күңелле кеше булып чыкты. — һә-әй! Кайгырып торган юк, сеңел, хәзер болай итәбез аны! — диде дә, машинасын әүвәлгедән дә яманрак выжлатып, борып алып китте. Кая барасын аңлатып тормады ул, Зөһрә дә авыз ачарга кыймады. эндәшминитми бардылар да бардылар. Машина шәһәрнең бик киң, якты озын урамына килеп чыкты. Кыз, шәһәрнең гаҗәеп матур салынган йортларыннан күзен ала алмый хозурлана-хозурлана әлеге тулай торакка килеп җитүләрен тоймый да калды... Инде менә Бәхти дә юк. Калганын Зөһрә үзе хәл итәргә тиеш. Ул. Маринаның: «Әйдә, уз!» — дигәнен көтеп тормастан, Бәхти күрсәтеп калдырган карават ягына атлады. Аның бар курыкканы Маринаның усалланып китүе, бүлмәдә чит кешене кундырырга ярамавы турындагы кагыйдәне кабатлый башлавы иде. — Син Мәрвиянең берәр туганымы әллә? — Кем соң ул Мәрвия, мин аны белмим. — диде Зөһрә. Ул мондый сорауны һич көтмәгән иде. Күрәсең, Бәхти машинасына ничек эләгүне аңлатырга кирәктер — Бәхти абыйны да хәтерләми идем мин. Ул, күрше авылдан йөреп, безнең мәктәптә укыган икән. Минем әтине бик ярата торган булган. Әти физикадан керә. — Кызык та кеше инде бу Бәхти! Мәрвиягә Чаллыда яши башларга бер ярдәм иткән дә хәзер аңа теләсә нинди йомыш сыя дип белә. Тегесе дә, җүләр, Бәхтинең килделе-киттеле үтенеченә сөенеп йөри... Марина, үзе әйткән сүзләрдән һични аңламаган Зөһрәне ялгыз калдырып, бүлмәдән чыгып китте. Кызга гүя шул гына кирәк булган, ул тирән итеп сулу алды да иркенләп торып бүлмәне тикшерергә тотынды. Почмактагы тумбочка өстеннән бөркелгән ут шактый зур бүлмәгә серлелек салган. Караватлардагы ак җәймәләр зәңгәрсуланып күренә. Ишек төбендә — кнем шкафы. Уртада — өстәл. Аның шоп-шома яссылыгында көзгедәге кебек чагылып, урындык аркалары күренә. Зөһрә буй-сынының шәүләсе дә, ут астан яктыртканга, сәер озынаеп, шома шкаф ишегенә төшкән. Киң тәрәзә төбенә радиоалгыч куйганнар, аннан калган урынны китаплар тутырган. Китапларның ннндиле- генә карап, монда я иләүчеләрнең нинди һөнәр ияләре икәнен белү мөм- киндер бәлки? Зөһрә укый башлады: «Физика», «Халык җырлары», «Горячий снег», «Кулинария», «Чыңгыз Айтматов», «Экран», «Литературная газета»... Белерсең, бар! Китап-журналларга карап фикер йөртсәң, бүлмәдәгеләрне югары уку йорты студентлары итеп тә, әдәбиятчылар яки физика укытучылары дип тә хисапларга була. Марина ишектән керә-керешли үк сөйләнә башлады. — Әйдә, иркенләп урнаш! — диде. — Комендант белән дә, тәрбияче белән дә, үпкәләмәсен өчен, вахтер белән дә сөйләшеп куйдым. Кунсын, диделәр. Вахтер: «Паспортын бирсен!» — дип. властен күрсәтә башлаган иде дә, мин әйтәм «Сон, кунакка кем паспорт алып йөри инде?»—дим. Ризалаштылар. Зөһрә, кабаланып, чемоданына барып ябышты. — Бар бит минем паспорт! .Мин кунакка дип чыгып киткән кеше төште. Мәрвия кайтып керү белән, Марина — Сиңа кунак кызы килде, — дип тәфсилләргә тотынды. — Әле, бездә юынмыйча урын-җир өстенә ятмыйлар, дип, куркытып, душка төшереп җибәрдем үзен! Мәрвиянең үз мәшәкате үзенә җитеп ашкан иде. күрәсең, ул кем соң дип тә сорамады. Бүлмәдә инде тамырланып өлгергән гадәт буенча, Марина да аңа сораулар бирмәде. Күкеле бераз утыргач, кеше үзе башлап җибәрә ул. Кайгыхәсрәтне дә, шатлык куанычны да ялгыз кичерү мөмкин түгел. Башкалар белән уртаклашсаң, шатлыгың дуслар санынча арткандай була, кайгың дус-иш санынча кими, бүлгәләнә. Тиздән Мәрвия дә үз мәшәкатьләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк. Марина белә аны, азрак сабыр итәргә генә кирәк. Ул, Мәрвия караваты ягына аягы белән генә төртеп ишарәләде дә, кунак кызының кем икәнен тасвирларга тотынды. ИМБИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА ф түгел. Документлар күрсәтүнең кирәге калмаган иде инде. Куна калырга рөхсәт алу өчен Маринаның шәхси авторитеты да җиткән. Әмма, юл йөрүнең сәбәбе турында сүз кузгалгач, Зөһрә Чаллыга ни йомыш белән аяк басуын аңлатырга кирәк тапты. Мәрвия кайткалаганчы, Марина Зөһрә хакында аның үзеннән да күбрәк белә иде инде. Кыз кичкә каршы шәһәрдә ничек боегып калуны гына сөйләп бирим дип тотынган иде, бүлмә хуҗасы судьяларны- кыдай бер-бер артлы бирелгән кыска сораулары белән тәмам җелеккә — Эштән кайтып кына кергән идем әле, шул, бөтен дөньяны бәхетле итүне үзенә бурыч дип алган Бәхти ишек шакый. — «Бәхти» сүзен ишетүгә ЛАәрвиянең йөзе комачланды. Өстенә йөкләнгән мең мәшәкате юкка чыккан сыман булды. Авызы-күзе елмаерга тотынды. Марина аны-моны сизмәгәндәй сөйләде дә сөйләде. — Бер кыз бала ияртеп килеп керде бу. Мин аны я синең, я үзенең берәр туганыдыр дип торам. Ул икән, Казаннан кайтып килә. Мен дә беренче хыялый башның мең дә беренче ялгышуы! — Марина ләззәтләнеп көлеп җибәрде. — Шул ук хәл: институтка барган да, имтиханын бирә алмыйча, кире борылган. Хыялы хыял төсле булса, көлмәс тә идең аны. Бу бит чит телләр бүлегенә керергә уйлаган, тәрҗемәче булырга хыяллана. Ул аның сүзләрен тыңлап торсаң, кытыкларга шүрәле дә кирәкми, көлеп үләсең. Үзе елмаеп та карамый, мин анда барыбер керәм, ди. — Кыз ике кулын җәеп җибәрде. — Кемнең инде бер караңгы төбәктәге татар мәктәбеннән китеп, чит илләргә йөрерлек тәрҗемәче була алганы бар? Казанда бит аның бөтен фәннәрне чит телдә генә укыта торган мәктәпләре тулып ята! Бу җүләр шулар белән бер конкурска барып кергән. Ниһаять, Мәрвия дә телгә килде. — Алай авыл мәктәпләреннән чыккан кешеләргә юлны кырт кисеп куйма әле син, Марина. Программалар бер үк ич. Институтларга да гел шәһәр балаларын гына алып утырмыйлар. Тәрҗемәче булмаса, үз авылына укытучы булып кайтыр. — һай, шулай синең кебек, акылга сыярлык уйласа! Мин аңа үзем дә хәер-фатиха бирер идем. Бу бит аңа гына риза түгел. Моның күңел — күктә! Бу «кош», безнең кебек «телсез»ләрне җыеп, чит илләргә сәяхәткә йөрмәкче: Англия, Америка, Мисыр, Австралия... Белдеңме! Инглиз теленә өйрәнсәң, җир шарын әйләнеп чыгарга була, ди. Берничә чит телне аңламаган кеше — шыр надан ул, ди. Марина, Мәрвиянең ачуын кабартырга тырышып, Зөһрәдән ишеткәннәрнең берсен дә калдырмый тәфсилләргә тотынды. Менә ул, егер- меутыз сәяхәтчене ияртеп, Нил буена китә. Башын күккә чөйгән хөрмәләр. ком сахрасы, Хеопс пирамидалары, ап-ак галәбияләргә төренгән гарәпләр, дөяләр. Урам тулы — бала-чага. Алары, чит ил туристларын күреп, кул сузалар: «Бакшиш! Бакшиш!» — дип, ни дә булса сорыйлар, арттан калмый ияреп йөриләр. Гид аларга бер генә сүз әйтә, хәер сораучылар минут эчендә юкка чыга. Сәяхәтчеләр аптырый, нинди сүздән шулай куркалар соң балалар? Зөһрә исә хәлне бик яхшы белә, балаларны: «Мин сезне полициягә тапшырам», — дип куып җибәрделәр. Монысы болай. аяк астан чыккан бик бәләкәй генә вакыйга әле. Андыйларны Зөһрә группага әйтеп тә тормый. Ул бит тарихи вакыйгаларга бәйле, сәяхәтче һичшиксез белергә тиешле төп аңлатманы гына тәрҗемә итәргә тиеш. Зөһрә үзе барачак илнең тарихын да, үсеш юлларын, сәнгатен, культурасын — барын да алдан өйрәнәчәк. Гид текстында ул-бу җитеп бетмәсә, Зөһрә аны, һичшиксез, үзлегеннән өстәп җибәрәчәк. Әйтик, Мисырдагы мәшһүр Асуан буасына сәяхәт ясалачак, ди. Зөһрә анда күпме совет төзүчесенең ниләр башкаруын белә. Ул, әлбәттә, боларның һәммәсен сөйләячәк, чөнки ил белән ил арасындагы мөнәсәбәтнең асылын аңлата торган факт бу. Сөйләячәк Зөһрә, Асуаннан кайткан кешеләрнең бүген дә илнең иң зур төзелешләрендә — БАМнарында, КамАЗларында иң җаваплы эш башкаруларын кушып алып китәчәк... Марина никадәр генә куертып маташса да, Мәрвия әле үз күзе белән күрмәгән кызны гаеп итәргә ашыкмады. — Соң? Шуннан ни булган? —дип кенә сорады. — Ни булсын, мәшһүр Казан каласының йөз яшәр институтыннан кызның ике аягын бер кунычка тыгып җибәргәннәр. Хәзер бу калай әтәчнең кире үзләренең Бәрәңге Тамак авылларына кайтып барышы. Төнгә калган. Кунар җире булмаганга, синең караватка килеп егылды. — Син болай кеше бәхетсезлегеннән көлми торган идең бит, * Марина? 5 — Мин ул тутый кошның шул тузга язмаган хыялыннан, бәхетсез- 5 лек ясап йөрүеннән көләм.—Марина җитдиләнде. — Без, КамАЗ сүзен ишетеп, төзүчеләр җитми дигән сүзне күңелгә якын алып, җәһәннәм £ асларыннан монда җыелдык, ә ул, ахмак, борын төбендәге төзелешне * күрмәмешкә салышып, Австралиягә сәяхәт ясамакчы! — Кыз бераз 1 уйланып торды да, тавышын акрынайта төшеп: — Беләсеңме, Мәр- « вия, — диде. — Әйдә, кызык итәбез үзен! Ф — Ник? Ничек? < — Синең бригадаңа да кеше җитми, минекенә дә... Бу якның авыл “ кызлары эшчән алар. Алып калып, койрыгын Чаллы җиренә ж ябыштырыйк! s — Бу якта Бәрәңге Тамак дигән авыл юк бит. Е Ишек ачылып китте. Зөһрәнең керүе кызларның сүзен бүлде. Баш- ~ та Мәрвия аның кем икәненә төшенмирәк торды. Кайнар с\да коенып, = бит алмалары алсуланган, бөтенләй сабый бала хәленә килгән бу кыз “ белән Марина сурәтләгән мактанчык тәрҗемәче арасында һичнинди о уртаклык юк иде. Мәрвия бу кызны пар үркәчле дөя өстендә үк ки- * леп кермәсә дә, иләмсез зур, карасу пыялалы күзлек кигән, борынын болытка чөйгән кыяфәттә күз алдына китергән иде. Зөһрә Мәрвия карашыннан тагы да каушый төште. Авызы кипте, теле әйләнмәс булды. Сәламен дә көчкә генә бирде. Маринасы, ичмасам, башына килгән һәр уен әйләндерә дә сала. Сорыйсы килгәнен сорый, ачуы чыкса, тирги. Андый кеше белән ни күрәсеңне көтеп азапланасы юк. Шактый вакыт узгач кына: — Мин Мәрвия апаң булам, — дигән сүз ишетелде. Зөһрә, идәнгә текәлеп калган күзләрен күтәреп, аңа карады. Елмайды. Әмма ләкин болай сүзсез генә котылып калып булмаячак иде. Прожектордай гел бер юнәлешкә генә, Зөһрә өстенә генә төбәлгән караш бу бүлмәгә ник килеп керүне тәфсилләп аңлатуны таләп итә иде. — Минем Казаннан кайтып барыш... — Шул сүздән соң бәлки артыгын сөйләтеп азаплатмас дигән өмет тулы күзләрен Зөһрә тагын Мәрвиягә карарга мәҗбүр итте. — Соң? Булмады. Димәк, сөйләми калу чарасы юк. — Казанда минем беренче көннән үк юл уңмады. Абитуриентлар өчен билгеләнгән бүлмәләрдә урыннар беткән булып чыкты... ... Казанда көтелмәгән каршылыкка очраганнан соң Чаллыда үзен кирәксенгән кешеләргә тап булу Зөһрәнең бөтен зиһенен томалагандыр әле. Җылылык та үзәк өзгеч суыктан соң аеруча кадерле була. Чаллыда ул кирәк иде. Монда ул җанына урын тапты. Пик китсен? Ничек китсен? Казанда этелә-төртелә йөргән көннәре нскә төшсә, ул хәзер дә куырылып кала. И Казан! Тулай торактан урын бирелмәячәген белгәч, Зөһрә институтка якын гына өйдә яшәүче бер бабайга фатирга урнашты. Берүзе өч бүлмәле өйдә тора икән. Кызның кай яктан икәнен белгәч, бабай ачылып китте. — Сезнең яклар — безнең яклар инде ул, барыбер шул Чулман су буе, — диде. — Мин бит, бабай, Кама буеннан. — Мин хәзергечә сөйләшә белмим, бәбкәм, ул суның безнең бабайлар кушкан аты — Чулман. Зөһрә бәхәсләшмәскә булды. — Син кемлеккә укырга килдең инде? — Инглиз теленә өйрәнергә исәп, бабай. Тәрҗемәче буласым килә. — Толмач, ягъни мәсәлән. — Бабай бераздан: — Ху-уш! — дип, бик тирән мәгънәле итеп сулап куйды. Августның беренче көненә кадәр Зөһрә Казанның гел матур якларын гына күреп, кешеләренә сокланып, тәртипләренә һичсүзсез буйсынып яшәде. Дөнья матур, дөнья киң, күңеле күтәренке иде. Ниһаять, беренче имтихан көне җитте. Зөһрә үзе белән көч сынашачак егет-кызларның барын берьюлы күрде. Иртә иде, аларны институтка кертми тордылар. Болак күпереннән алып базар тыкрыгына чаклы араны абитуриентлар тутырды. Зөһрә, чит телләр бүлегенә бер урынга җиде кеше гариза язган, дигән хәбәрне ишеткән иде инде. Моңа ул әллә ни игътибар да итмәде. дөресрәге, моның ни икәнен аңлап җиткермәде. Хәзер, ишектән эчкә керергә теләп җыелган яшьтәшләренең бихисап булуы аның уйларын конкурсның коточкыч зур икәнлегенә китереп тоташтырды. «Бер урынга — җиде кеше. Димәк, институтта уку бәхетенә җиденең бере генә ирешәчәк...» Кыз, янындагы кешеләрне санап, алты кешене бүлеп алды, җиденчегә үзен куйды. Чагыштырды. Калган алты кыз да аңардан һич ким-хур күренми. Кайсын төшереп калдырырга? «Бәлки алар инглиз бүлегенә килүчеләр түгелдер?» Ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: — Сез кайсы бүлеккә? — дип, янында торган беренче кызга эндәште. — Английский! Җавапның бик горур яңгыравы Зөһрәне дә сүзсез калдырмады. — Мин дә! — диде ул. Теге кыз исә инглизчә сөйләшүгә күчте. — Оул райд! (Бик әйбәт!) Аның сүзләре генә түгел, килеш-килбәте дә башкаларныкыннан үзгә сыман. Күзлегенең пыяласы да түм-түгәрәк, зур, караңгы. Иреннәре дә киртләч-киртләч, сызып ясаган кебек. Бөтен кыяфәт: «Сез кем дә мин кем!» — дип кычкырып тора. Коеп куйган тәрҗемәче, нәкъ чит илгә йөри торганы! Ходаем, монда җыелганнарның барысы да шундыйдыр инде. Алар Казанның саф инглизчә укытыла торган мәктәпләреннәндер... Белә иде Зөһрә ул турыларда. Кайбер.тәренең җәен Казан янындагы халыкара «Волга» лагерында эшләвен, ялга килгән чит ил яшьләре белән аралашып, тел чарлауларын да чамалый иде. Мәрвия гаҗәпләнә калды. «Бу бала үз хәленең ни дәрәҗә өметсез икәнен дә белә, имтиханнар биреп тә азаплана...» — Сугалмаган зур күтәрә, диләр. Син дә шундыйрак кеше икәнсең, — диде ул. Зөһрә аз гына туктап торды. Мәрвия соравының иң авырткан җиренә кагылуын сизмәмешкә салышып, киреләнеп җавап кайтарды. — Мин сочинениены бик әйбәт яздым. Курыккан идем үзе... Зөһрә үзенең куркуын институт ишеге төбендә танышкан инглизчә сөйләшә торган кыздан да яшермәгән иде. Жанын тынычландырырлык сүз ишетүенә өметләнеп сораган иде. — Язып булыр микән? һавалы кыз бу юлы да җавапсыз калмады. ♦ — Болар бармы соң синдә? — Ул өзелеп төшәргә торган нечкә < билен буган киң путаны әйләндереп күрсәтте. Анда вак-вак кесәләр = ясалган, һәрберсенә китапчыклар салынган. — Анысы ни тагын? Карасу күзлекле кыз: «Син әле безнең белән сынашырга өлгереп * җитмәгән!» — дигән кебек иттереп, борын аша гына әйтте: | — һе! Ни булсын, кырык биш сочинение. Сүз бетте. Нәкъ шул вакытта институтның кара тимер рамлы ишеген ачып җибәрделәр. Зөһрә кайтып кергәндә, квартир хуҗасының йөзе качкан, кашы- д күзе җимерелгән иде. Ул ачуын яшерергә тырышып —Нәрсә уйларга да белмәдем, диваналар була яздым, бәбкәм, * син мине алай кара кайгыга салып йөрмә!—диде. — Синекеннән 2 башка үземнеке үземә дә бик җитү. < — Ник, бабай, ни булган? — Ник? Ник? Әллә син мине бөтенләй берни дә уйламый торган э адәмгә саныйсыңмы? Фикереңә җиңеллек теләп ничә дога гына укы- к дым. ’ о Зөһрә көләргә дә, еларга да белмәде. Русча сочинение язганда га- * рәп догасыннан нинди файда килсен ди инде. Кыз көлүдән көчкә тыелды. — И-и, бабай, рәхмәт инде!—диде. — Белмәдем бит. Язып чыккач, шәһәр буйлап йөрдем дә йөрдем. Көткәнеңне уйласам, әллә кайчан очыплар кайтып җитә идем! — Нинди билге куйдылар соң? — Анысын берсекөнгә генә әйтәчәкләр, бабай. Кайгырма, начар язмадым, дүртледән дә ким булмас! — Алаймы? Син әнә шул «берсекөнеңнән» соң шатланырсың, яме?.. Зөһрәнең ниләр кичерүен тыңлап утыручы Мәрвия уфылдап куйды. — Бабайлар күпне күргән шул алар, — диде. Мәрвиянең мондый нәтиҗә чыгаруы сүзне түгәрәкләргә рөхсәт кебек ишетелде. Тик хәзер Зөһрәнең үзенең тукталып каласы килми иде инде. Сөйли бирде. Сочинение язганнан соң ике көн узгач, ул институтка китте. Белдерүләр, расписаниеләр язылган тактага якын барырлык түгел аны оясыннан аерылып чыккан корт күчедәй абитуриент халкы сырып алган. Кайберләре, бер-пке адым читкә китеп баскан да, инде нишләргә, дигән кыяфәттә өнсез калган. Бер ишеләре, шул исәпсез халык алдында, хәсрәтен яшерми-нитмн үкси-үкси елый. Зөһрә үзенә очраган беренче кешедән — Ни бар анда? — дип сорады. Озын чәчле егет. — Двоешникларның фамилияләре эленгән. — диде. Аннары, Зөһрәнең кызыксыну-кызыксынмавыи белергә дә теләмичә, өстәргә ашыкты. — Минем исем, слава богу, юк! Икеле түгел! Зөһрә такта янына килде. Сөлге буе исемлекләр арасыннан үз группасын эзләп тапты. Калганын артык азапланып эзлисе юк иде, чөнки 24 иче группаның сочинениены начар язучылар төркемен аның фамилиясе— Алмаева 3. һ. башлап җибәргән. Кыз күзләрен йомды. Тизрәк чыгып китәргә, таныш-фәлән очраганчы кешеләр тирәсеннән югалырга кирәк иде! Шул чак Зөһрәнең колак төбендә: «Ну ничек?» — дигән үтергеч сорау яңгырады. Баягы «озын чәч» икән. — Тишек!—диде Зөһрә. Учы белән маңгаена бөркеп чыккан салкын тирне сөртеп алды. — Мин ышанмыйм моңа, икеле булмаска тиеш. — Алайса син кер дә сора! Күрсәтсеннәр ошибкасын! — Кайдан табарга соң аларны? ■— Әйдә, бергә керәбез! Рәхмәт яусын ул егеткә! Үзе генә булса, Зөһрә ул юлларда йөри алмаган булыр иде, мөгаен. Әллә укытучы гаиләсендә үскәнгә, Зөһрә укытучыларның һәр эшен изгеләштереп карый. Сочинениены җәзбә белән сызып ясагандай түм-түгәрәк йөзле хатын тикшергән булып чыкты. Башка язмалардан аралап, сочинениены кулына алгач, ул Зөһрәгә, озаклап, сынап карап торды. Аннары, көткәнгә һич туры китермичә, язманы мактарга тотынды. — Күпләр китапча язалар. Синең үз фикерләрең күп кергән. Оригинально! Мин рәхәтләнеп укыдым. — Ул әле кәгазьгә күз дә салмый, сочинение битләрен актармый, шунлыктан хаталар күренми иде. Ниһаять, укытучы кәгазьләрне таратып җибәрде. — Но-о... — диде. Язманы кул сырты белән төйгечләргә тотынды. — Бер генә рус җөмләсе дә юк монда! Зөһрә үз язуының һәр җөмләсе астына кызыл карандаш белән сызылган тоташ юлларга карап катып калды. Шома чәчле, йомры башлы ханым аның каршысыида утырмый да кебек. Авазлар әллә кайдан ерактан иңә сыман. — Бирелгән тема буенча башында туган фикерләрне син тоткансың да аягын аякка, кулын-кулга русчага тәрҗемә иткәнсең. Русча сочинение түгел бу. Татарча! Мин сиңа, сеңелем, татар бүлегенә кереп укырга киңәш бирер идем. Теләсәң, шул ук сочинение белән үткәрергә була. Тик гаризаңны үзгәртеп язарга кирәк! Дөнья тынып калды. Күрәсең, хәзер Зөһрә сүз әйтергә тиеш. Тик ул тел әйләндерерлек хәлдә түгел. Шактый вакыттан соң укытучы кабатлады. — Ну, ничек, керикме татар теле кафедрасына? — Рәхмәт, апа җаным. Бабай белән кайтып киңәшим әле! Урамга чыккач, озын чәчле егет Зөһрәнең беләгеннән кысып куйды. — Браво! Бабайка турысында дөрес әйттең! Шулай да син юкка гына баш тарттың, институтка керү важно: кайсы бүлек булуы, минемчә, барыбер. — Миңа барыбер түгел. Мин бары тик инглиз теле бүлегенә генә керәчәкмен! Ул шушы көнне үк Чаллы белән Казан арасында йөри торган «Метеор»™ утырып китте. Портка алар квартир хуҗасы белән бергә төштеләр. «йөрмә, бабай, кирәкми!» — дип, кат-кат әйтсә дә, күндерә алмады. «Мин барыбер көнгә бер мәртәбә ул якларны урап кайтам,— диде бабай. — Парахутыңа кул болгап калырмын». «Метеор»га кереп китәр алдыннан Зөһрә калтыранган кулын бабайга сузды. — Хуш, бабай, рәхмәт, рәнҗеп калма! — Хәерлегә! Казанга үпкәләп китмә! Соңгы сүз кыз күңеленә укмашкан рәнҗешне чиште дә җибәрде. Ул, бабайның олы гәүдәсенә капланды да: — Әй, бабай, юк икән шул Казаныгызда дөреслек, — дип. еларга тотынды. — Үземчә уйлап язган өчен икеле куйдылар бит. хакмыни? — Сабыр, бала, сабыр! Сезнең бу хәсрәтләрегез минем йөрәккә дә кан саудырып бетерде. Ел да шулай бер-ике баланы озатып калам мин. Гомерләр агышы белән нисбәтән карасаң, бик кечкенә хәсрәт бу. Институт биргән гыйлемең булмаса да, дөньяда яшәү — биниһая рәхәт нәрсә! Гөнаһ шомлыгына каршы, үтеп китеп кенә начар итә. Аңларсың әле, сабыр бул!.. Мәрвия, шул сүзгә ялгап китеп, Зөһрәнең Чаллыда калу-калмау теләген дә чамаларга булды. ' ♦ •— Бабай дөрес әйткән ул, — диде. — Бөтен кешенең югары белем- < ле булуы мәҗбүри түгел ич! Әнә безнең заводка эшче җитми, җаның § теләгән һөнәргә өйрәтергә торалар. Ник шунда гына урнашмаска?! з Эшли-эшли дә укырга була. < — Сүз бит кешенең алга куйган максаты турында бара. — Зөһрә > үзе сайлаган юлның иң дөрес юл икәненә теләсә кем белән бәхәслә- « шергә өйрәнеп беткән иде инде. — Берәү заводта эшләүдән бәхет таба, 3 ә миңа югары белемле телче булу кирәк. Әтием дә хупламаган иде * мине. ♦ Кызы филология факультетын сайлаганын белгәч, Һади абый кыс- * кача гына аңлатып биргән иде. о — Авыр булыр сиңа, — диде. — Әдәбият белән телне белгәне дә, * белмәгәне дә кыйный аны. Нигә физикага бармыйсың? Мондагы закон- « нарга каршы чыгу өчен, һич кимендә, аны белергә, ник каршы икәнең- s не аңлатып бирердәй яңа закон табарга тиеш буласың. Физика — та- * бигатьнең үзе ул. Әдәбият — авыр юл. Кыз балага бигрәк тә... — Син бит авыр юлдан курыкмаска өйрәттең. к — Юк, мин кисәтәм генә. Үзе егылган еламас... о — Бик кире балага ошыйсың, алайса мине дә тыңламассың инде * син. — Мәрвия, Марина да ишетсен өчен, тавышын көчәйтебрәк әйтте.— Әтиең сүзенә дә колак салмагансың, укытучы тәкъдимен дә кире каккансың. Марина шуны гына көтеп торган икән. — Шуңа күрә эше уңайга бармый да аның, — дип, утка ялкын өстәде. — Олы сүзен тыңламаган олыгаймаган, диләр. Син, сеңелем, зур ялгышлар җибәргәләгәнче башкалар киңәшенә дә бераз колак сал,— диде Мәрвия. — Минемчә, сиңа хәзер тиз генә эшкә урнашу ягын карарга кирәк. Әйтик, безнең янга... Зөһрә сүзсез калды. Мондагы кызлар аның өчен иң мөһим булган мәсьәләне шулай гади генә, кичке чәйгә ак күмәч кирәкме, әллә арыш ипие дә ярармы, дигән төсле иттереп, тиз генә хәл кылмакчылар. Болар белән бәхәсләшү урынсыз, әйдә, сөйли бирсеннәр. Зөһрә үз хәлен үзе белә. Көтелмәгән уңышсызлыклар аның теләген аз гына да какшатмады. Ул барыбер инглиз теле белгече булачак. Кызның киреләнеп эндәшми торуы Маринаның җен ачуларын чыгарды. — Ник бер сүз дә әйтмисең? — дип, кырт кисеп сорады ул. Әйтерсең лә Зөһрәнең ни уйлавын белеп торган. — Киләсе елга тагын бер кат көч сынап карамакчы булсаң да, унике ай буе нишләп ятармын дип беләсең? Җавап ишетелмәде... ... Боларыннан шулай эндәшми торып котылып та калган булыр иде әле ул. Табибә исемлесе Зөһрәне икенче яклап үзенә каратты. Кыш уртасында яз исе алып килгән җил кебек, кара төндә ялтырап үткән балкыш кебек күңелне иләсләндерде. Табибә кебек дусны каян табарсың? «Кит’» дип әйтүе генә җиңел. Мондый кызлар яныннан китеп кара син! Тиз генә җыенып бетерә алырсың микән? Әссәламегаләйкем, йез каз.г Мәрвия карават читендә сулу алырга да, кымшанырга да читенсе- неп утыручы Зөһрәнең елап җибәрүеннән шикләнеп, ипләбрәк аңлата башлады. — Авыл җирендә эше дә юк бит әле аның. Сыер савучылар, пенсия яшьләре җитми, фермадан китмиләр. Кырчылары кыш буе тик ята. Тәвәккәллә, сеңелем. Әнә, Марина бригадасында бер атна эчендә менә дигән төзүче итәләр үзеңне! — Аңламыйм. Төзелеш белән инглиз теле арасында нинди бәйләнеш бар соң? — Зөһрә үзенең аптырап калуын да, башын ташка орырдай булып хәсрәтләнүен дә боларга сиздерәсе килми иде.— Ел буе имтиханга әзерләнәм. — Абау, җаным, кирелегеңә күз тимәсен! Кайсы авылныкы соң син? — Айлы Яр. — И-и-и! — Мәрвиянең тавышы кинәт ширбәткә әйләнде.—Бәхти, Айлы Яр ди-ди, үлепләр китә инде. Шулай бик матурмыни сон? — Әллә тагын. Авыл авыл инде. Урта мәктәбе бар. Шуңа күрә бөтен тирәяк авыл балалары безгә йөри. Бәхти абый кайсы авылдан? — Гөберле. Ул арада коридор ягыннан дыркылдап лифт тукталган тавыш ишетелде. Аннан чыккан кешеләр, шаулашып, ишек төбеннән үтеп киттеләр. Мәрвия, Зөһрә белән сөйләшеп утырса да, колагын шул тавышка салган икән, сүзне кырт туктатып, ишеккә атылды. — Табибә, якты күзем, бер генә минутка кер әле, зинһар! Марина да көзге каршыннан борылып, Мәрвия чакырган кызны көтеп алды. Хәер, алай озак көтәргә туры килмәде, Табибә дигәннәре бүлмәдә иде инде. — Әссәламегаләйкем, йөз каз! — диде ул. Башында тар гына козыреклы аксыл кепка, өстендә киң путалы кыска кофта белән джинси чалбар. Гаскәри кешеләрнеке кебек гаҗәп төз буй. Йөзенең нинди икәнен дә белә алмыйсын: зур коңгырт күзләр биттәге башка сыйфатларга игътибар бирергә урын калдырмый. Көләч. Шат. — Исәнме, Табибә, исәнме! —диде Марина. — Син миңа бик кирәк бит әле, Табибә! — диде Мәрвия. — Сез минем сәламгә игътибар да итмисез! — Кызның кәефе кырылды. — Ничә тапкыр шулай сәлам бирәм, ник алай кыланасың, дип сораучы юк кына бит. Зөһрәнең болай да теле кычытып тора иде. Ул Табибә сәламенә тиешле җавапны әйтергә җөрьәт итте. — Кайдан килеп без йөз каз булыйк соң? — диде. Сөенеченнән Табибәнең күзләренә тагы да нур өстәлде. — Ничәү соң сез, алай булгач? — дип, сәер сәламенең дәвамын элеп алып китте ул. — Әгәр дә мәгәр безнең төркем янына безнең кадәр тагын бер төркем, аннары шуның яртысы, тагы да шуның чиреге һәм син үзең килеп кушылсаң, без, чыннан да, төп-төгәл йөз каз булыр идек! Зөһрә Табибәгә, бүлмә кызлары Зөһрәгә карап, шактый ара тын тордылар. Зөһрә сәламнең соңгы сүзләрен кабатлады. — йә, исәпләгез инде, төркемдә ничә каз бар? Табибәне үз кирәгенә чакырып керткән Мәрвия аптырый калды. — Туктагыз әле, нинди каз үрчетәсез соң сез монда? Табибәнең хәле башкаларны ишетерлек түгел иде. Ул Зөһрәгә: — Кем син? — дип кадалды. — Зөһрә. һе£тУ ?’ Марина белән Мәрвиягә карап, кызның исемен кабатлады.—Зөһрә! Кешенең исеменнән генә барын да аңлап булмый. Ул минем янга кунарга гына кергән. — Мәрвиянең үз йомышын хәл кыласы бар иде. — Табибә... Табибәсе, кулы белән ишарәләп, сүзне туктатырга кирәклеген * белдерде. г Әйтергә дә, кабатлап сорарга да куркам, — диде. Ул Зөһрәгә^ якын ук килде. — Кай яктан син? Казлар кыйссасын кемнән ишеттең? з — Әтиемнән. < — Әтиең Һади абый түгелме, Һади Алмаев? — Әйе. Өйләреннән чыгып китүгә әтисенең укучыларына очрый-очрый туеп з беткән Зөһрәгә моның әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсәсе юк иде. Әллә кай < якларда кырык ел буе укытып йөргән Һади абыйны күпләр белә. Аның ♦ сәер гадәтләре турында телдән-телгә мәзәкләр йөри. Мәзәкчән кеше ул < Зөһрәнең әтисе. Дәресләрен дә башкалар кебек план буенча гына алып а бармый. Класска керә-керешли үк укучыларга сорау бирә. — Мәсьәләне берәрегез чишә алдымы? — Юк шул, абый. “ — Әллә нинди бит ул, абый. 2 — Булмады, абый. Шул чак арада берәү кул күтәрә. 3 — Йә. к — Тактага чыгыйммы, абый, дәфтәрне күрсәтимме? Укытучы аның янына бара, дәфтәренә күз сала. — Син интернатта яшисеңме? — Әйе, абый. — Анда сезнең класс укучылар юкмыни? — Бар, абый. Унау без анда. — Утыр. Икеле. Башка чакта белгәнеңне иптәшләреңә дә әйт! Һади абыйның сәерлеге баштин ашкан. Хәзер Табибә шул маҗараларның берәрсен сөйли башлар, дип, Зөһрә тынып калды. Әтисен бик яратса да, кешеләр авызыннан аның турында мәзәк ишетүне кыз өнәми иде. Табибә Зөһрәне иңбашыннан кочып алды. — Җаныемдыр ла! Һади абый кызы! Һади абый бит ул миңа әтием сымак кеше! Без аны детдомда барыбыз да «Папаша» дип йөри идек. Үзе директор да түгел, завхоз да түгел, гади бер укытучы гына иде, арада иң яратканыбыз шул иде. — Табибә кызларга карап — Нишлим икән? —дип сорады. — Нишләтим икән бу «Папаша» кызын? Зөһрә җиңел сулап куйды. — Ә-ә, безнең әти Чнстай ягындагы бер детдомда укытты шул,— диде. — Хәзер без анда түгел инде. — Беләм, Әлмәт ягына киткәнегезне беләм. — Табибә Зөһрә курыккан сүзләрне теленә алмады, Һади абыйның мәзәкләрен сөйләүгә бирелеп китмәде. Үзенең сәламен генә аңлатып үтте. — Берсендә Һади абый класска керде дә: «Әссәламегаләйкем, йөз каз!» — дип исәнләште. Әй көләргә тотындык без, әй көләбез рәхәтләнеп. Ул җитди. Бу сезне көлдерер өчен бирелгән сәлам түгел, бу — бер билгесез тигезләмә чишү өчен мәсьәлә, ди. Тигезләмәсен чиштек чишүен. Ул төркемдә утыз алты каз булганын исәпләп таптык. Тик бу исәнләшүнең кызыгы мәсьәләне чишү белән генә бетмәде. Башта безнең класс, аннары бөтен детдом балалары бер- берсе белән: «Әссәламегаләйкем, йөз каз!» —дип исәнләшә башлады. Мин, детдом нан киткәннән бирле, татарлар очратсам, шул сүзләрне кабатлап йөрим. Кешеләр көлә. мнн. үз танышларымны очрата алмауга уфырам. — Табибә тавышындагы моңсулык озакка бармады. Ул Зөһрәгә елмайды да.— Менә, таптым бит, тәки,— диде.— Ниндиен генә әле, «Папаша» кызын. Мин сине хәзер үзебезнең «пятачок»ка алып барам! Мәрвия бу фикерне хупларга ашыкты. Аңа тизрәк үз сүзен әйтергә җай кирәк иде. — Шулай ит, Табибә! Тик башта миңа вәгъдәңне бир, синең баян кирәк иде бит миңа. — Сез гел шулай инде, башта, син кирәк, дисез, аннары я баян, я шахмат, я машина кирәк булып чыга. Үзем бер катализатор кебек. — Алай түгел лә инде! Үзең булмагач, баяның белән нишлим? — Мәрвия кызның киреләнүеннән шикләнеп куйды. — Үзең кирәк, әнә шул бозау чаклы баяныңны кочаклаган хәлдә кирәксен! — Нишләмәкче буласың соң? — Сүзен Мәрвия белән алып барса да, Табибәнең күзе — Зөһрәдә. Әйтерсең лә алар сөйләшкән арада кыз, күккә ашып, юкка чыгарга тора. Табибә иң кадерле кешесеннән колак кагарга җыенган кеше кебек кылана. — Әйт, әйт, Мәрвия! Мин бүген, Зөһрә белән очрашу хакына, әллә ниләр үтәргә риза. Зөһрә бит ул! «Папаша» исемне дә белеп кушкан. Йолдыз бит ул, таң йолдызы! Җаныемдыр ла, үзем кияүгә чыгып, ялгышып-нитеп кыз бала табып куйсам, бу исәр әйткән иде, диярсез, ул бала Зөһрә атлы булачак! — О господи! Әллә ычкындың инде син!—Марина Табибә ягына кул селтәде.— Бигрәк артыгын кыланасың инде. — Их, сез, мондый шатлыкның ни икәнен беләсезмени соң! — Табибә Маринага үпкәләп тормады. Мәрвиянең йомышын аңлап бетерер өчен генә тагын сорады. — Әйтеп кал, ник кирәк инде сиңа ул баян? Нәрсә уйнарга, кемгә, кайчан? — «Молдавский танец» уйнарга. Иртәгә. — Мәрвия үз хәлен сөйләп күрсәтте. Кою заводы комсомоллары «Дуслык» кичәсе уздырачаклар икән. Комитетның культура эшләре өчен җаваплы члены Мәрвия концерт программасын төзергә тиеш. — Төрле телләрдә җыр яңгыратачакбыз, биюләр биемәкчебез... — Кайчан соң ул сезнең? — Иртәгә кич. Сменаң туры киләме? — Бүген минем өчен туры килми торган бер генә нәрсә дә юк. — һай, рәхмәт яугыры! Бер мәшәкатьтән коткардың. — Ярый, сөйләштек,—'Диде Табибә. Ул, Мәрвия белән эшен бетереп, Зөһрәгә борылды. Назлы тавыш белән эндәште. — Бер кая да кузгаласы булма. Мин хәзер өс-башымны гына алмаштырып керәм дә «пятачок»ка китәбез, яме? — Соң бит инде, апа. — һа! — Табибә шук малайларча гайрәт орып сөйләшүгә күчте.— Ничек соң? Чаллының иң күңелле тормышы кичке сигездән соң башлана. Көндез —җитди эш. Беләсеңдер бит инде, җаныемдыр ла, үзеңнең башың җитмәгән булса, Һади абый сөйләми калмагандыр — көпә- көндез биепҗырлап йөрсәң, КамАЗ кебек баһадирны салып булмый аны. Сез ничек уйлыйсыз, кызлар? Биеми генә дә яшисе килми. Гомер бер генә бит безнең. Ике булсын иде ул: берсе — завод салырга, икенчесе уйнап-көлеп яшәргә, ә, кызлар? Анда көпә-көндез дә сиптерергә ярар иде. Юк, гомер бер, һәм, рәхим итеп, шунда барына да өлгерергә кирәк. Аңладыңмы? Килештекме? Кыз чыгып киткәч, Марина белән Мәрвия, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Табибәнең кемлеген тасвирларга тотындылар. Табибә — аяклы роман. Аның турында сөйли китсәң, телең тала. Балалар йортында үскән. Табибәнең үз сүзенә ышансаң, әтисе белән әнисе, кечкенә кызны күрше карчыгына калдырып, Кавказ ягына ялга киткәннәр дә утырган самолетлары бәлага очраган. Балалар йортыннан соң кыз төзелеш училищесын тәмамлаган. Кама буенда, Табибә тәрбияләнгән җирләрдән ерак та түгел зур завод салыначагын ишеткәндә, ул Пермьдә кранчы булган. — Мин Чаллыга китәм! — дип, гариза тотып, кадрлар бүлегенә кергән кыз. — Анда хәзер крановщикларның иң кирәк вакыты. — Училищедан соң син бездә ике ел эшләргә тиеш! — дигәннәр аңа. — Бу — закон. Табибә шул законны уратып үтү өчен әллә нинди чаралар эзләгән. Мәскәүгә язган, Чаллыдан сораган. Төрле яктан рөхсәт кәгазьләре, путевкалар, чакыру язулары килеп төшкәч, тота алмаганнар. Тик Чаллыга килгәч тә, барысы да ул теләгәнчә генә бармаган. Завод дигәннәре- нең казыгы да кагылмаган, торыр урын юк. Шәһәрдән егерме чакрымдагы керәшен авылына квартирга урнашкан, кулына көрәк тотып җир казырга чыккан. Көннәрнең берендә ул бер төркем әзмәвердәй ирләрнең өр-яңа кранны торгызып ятуын күрә. Яннарына барган. Сораган. — Крановщигы кем? Ирләр башта аның белән сөйләшергә дә теләмәгән. — Сездән сорыйм бит, ник дәшмисез? Кем эшләячәк бу кранда? Усал карашлы бер агай, бәйләнчек чебенне куып җибәрергә селтәнгәндәй, теләр-теләмәс кенә: — А что? — дип, сорау белән үк җавап кайтара. — Мин дисәм? — Син булмассың, мин булырмын! —ди Табибә. Ирләрнең шаркылдавыннан әле куелып та бетмәгән кран үзе дә чайкалып киткәндәй тоела. Кызның бу көлүгә дә ачуы килмәгәч, икенче бер агай сорарга мәҗбүр була. — Кем соң син, наный? — Бишенче разрядлы кранчы. Усал агай: — Минеке — өченче генә, — ди. — Начальникка барсаң, мөгаен, алыр да, миннән ничек котылырга белми ул. «Беларусьжа күчерәм дип, котны алып тора. Табибә, башын югары чөеп, начальникны эзләп китә. — Әллә кайчан шулай әйтәсегез бар иде, вакыт әрәм итеп торасыз, — ди. — Синең авырлык җитенкерәмәс шул, наный. — Җитенкерәмәгән өлешенә, абый кеше, сине бәйләп тагармын! Икенче көннән Табибә кранда эшли иде инде. Кранчыларның күбесе— ират. Әмма Табибә белән бәхәскә керергә, аннан уздырырга берәү дә алынмый. Кыз беренчелекне барыбер бирми. Кран кабинасына кереп алса, һич туктатыр хәл юк үзен. Астагы ярдәмчеләре ял итә башласа, ник тик торасыз, дигән кебек кран сигналын чыңлата башлый. Тәмәке тартырга да ирек бирмәвенә ачуы чыгып, җирдәге агай аңа ике кулын аркылы-торкылы куеп күрсәтә. Бу ым: «Җитте, булды. Хәзергә бүтән эш юк», — дигәнне аңлата. Эштән соң Табибә кырыкмаса-кырык түгәрәккә йөри. Ул ясаган рәсемнәрдән аерым бер күргәзмә дә оештырганнар иде. Рәсемнәрнең авторы кранчы кыз икәнлекне белеп, район газетасы вәкиле ана сораулар бирде. — Бу һөнәрегез нәрсәдән башланып китте соң сезнең? — диде. — Бу гадәтем нәселдән килә минем, әтием художник бит, — Табибә уйлап та тормый шундый җавап биргән. — Әтием художник. Ул үзе һич хәтерләми дә торган әти-әниләре турында тузга язмаган уйдырмалар сөйләргә ярата. Баян уйнау осталыгын абыйсына китереп тоташтыра, биюен — әнисенә. Әгәр аның шул хыялый сүзләренә каршы төшсәң, кыз кисәктән өнсез кала. Берәү аңа, аны моны исәпләмичә: 2 «К У • М 12 КОЯШ ТИМБНКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА 17 — Юкны такылдама инде. Син — авыл баласы. Кайсы художникның авылда яшәгәнен күргәнең бар? — дип бәйләнгән булган.—Алдаласаң да кеше ышанырдай итебрәк алдала син! Табибә рәсем ясап утыра торган жиреннән сикереп торган да берәүгә бер сүз әйтмичә, чыгып киткән. Кунарга да кайтмаган. Икенче көнне кран кабинасында күргәннәр. Аннан төш ашарга да төшмәгән, кичен, башкалар кайтып киткәндә дә шунда калган. Кыз аена өчәр-дүртәр йөз сум акча эшли. Беренче елында, акчасы бик күп җыелгач, бөтен байлыгын балалар йортына җибәргән булган. Кабул итмәгәннәр. «Жигули» алган да, кемнең йөрисе килә, шуңа биреп тора икән. Кулына юка гына папка тотып, бүлмәгә кабат Табибә килеп керде. Өсбашына караганда, аның «пятачок»ка бару теләге үзгәргән иде. Ул гафу үтенгән тавыш белән Зөһрәгә эндәште. — Җаныемдыр ла, үзем эштә чакта «Шифалы яңгыр»га чакырып язу килгән. «Пятачок»ка барып булмый. Зөһрәгә ни, ул бит бу атамаларның ни-нәрсә икәнен дә белми әле. — Мин бит үзегез әйткәнгә генә әзерләнгән идем, Табибә апа. Барыгыз. Ни икәннәрен дә белмим. — «Пятачог»ы — уен мәйданы инде, авыллардагы чишмә буендагы кичке уен төсле. «Шифалы яңгыр»ы — әдәби түгәрәк. Җыелып шигырьләребезне укыйбыз анда, тәнкыйтьләшәбез. — Табибәнең йөзе үзгәреп китте. — Карале, син үзең дә әдәбиятны яратырга тиеш, сиңа анда бик кызык булачак, әйдә, киттекме? Кызлар үзара бәхәсләшә башладылар. Марина: — Ярар инде, ул сиңа уенчык түгел! — диде. — Әнә Мәрвия белән «пятачок»ка барырлар. Мәрвия Маринага каршы төште. — Мин заводтагы эшемне калдырып концерт оештырырга кайттым, син миңа «пятачок»ка барырга кушасың. Зөһрәгә кыен булып китте. — Зинһар, үз эшләрегезне генә карагыз, мин беркая да бармыйм, ятам да йоклыйм хәзер, — диде. Табибәгә монысы бөтенләй ярамады. — Юк инде, үскәнем, — диде. — Чаллы җирендә караңгы төшмәс борым ятып йоклау берәүгә дә эләкми. Һади абын кызы булдым дигәч тә. Әйдә, киттек!.. ...Зөһрә хәзер генә, Мәрвия апасы: «Кит!» дигәч кенә аңлагандай булды. Бу шәһәрдә торып калуының беренче сәбәбе Табибә катнашында узган әдәби түгәрәк кичәсенә барып тоташа. Кыз нәкъ менә шунда үз хыялы белән Чаллы тормышы арасында әллә ни зур аерма юклыгын тойды. Бу кичәдә кыз Казанда көеп куырылган канатларының кабат талпынуын сизде. Шигырь язасым килә! «Шифалы яңгыр»ның август аена билгеләнгән дәресе башланган иде инде. Түгәрәк членнары культура сараеның иң тыныч бүлмәсенә кергәннәр. Барлыгы ун-унбиш кеше килгән. Идәндә — йомшак палас, гөлләр. Тәбәнәк кенә кечкенә өстәлләр. Әдәбият сөючеләр кайда икәү, кайда өчәү-өчәү шул журнал өстәлләре янына куелган креслоларга чумган. Өстәлләрендә — куен дәфтәрләре, кәгазь битләре. Табибә, Зөһрәне җитәкләгән хәлдә, түрдәге өстәл янына узды. Болар урнашуга, күрше өстәлдәге бер кыз Зөһрә белән Табибә каршына уймак кадәре генә кечкенә чынаякларга салынган кофе китереп куйды. Каушатырдай беренче мизгелләр үтеп киткәч, Зөһрә бүлмәдә утыручы кешеләрне күздән кичерде. Монда чигә чәчләре агара башлаган ♦ агайлар да, күз төпләре эчкә баткан өлкән үк хатыннар да бар. Яшь кенә кызлар карашында да — олылар чалымы. Иң түр өстәлдә бер генә абый утыра. Җитәкчедер, мөгаен. Аның бөтен йөзен калын иренле ерык авыз тутырган. Күзләрендә елмаю елтырый. Үзе көрәктәй зур учлары белән өзлексез чәчен сыйпый. Чәчләре тыңлаусыз, шуышырга гына торалар, күзләрен каплыйлар. — Исеме — Идел аның.— Табибә Зөһрәнең кемгә карап күзен ала алмый утыруын чамалаган икән. — Әтисе кушкан исем Фәсхетдин булган, үзгәрткән. Идел Гатин. Инженер, шигырьләр яза. — Йә, җәмәгать, тагын кем үзенең шигырьләрен укып, шатлыгын безнең белән уртаклашырга тели? Зөһрәләр килеп җиткәләгәнче, мондагылар кемнеңдер әсәрләрен укыганнар иде, күрәсең. — Сез нәрсә язасыз, туташ? — Гатинның бу соравы Зөһрәгә төбәп әйтелде. — Шигырьме? — Юк, проза яза ул.— Ярдәмгә Табибә ашыкты. — Анысы да безнеңчә түгел, инглизчә. — Бик мөмкин. — Табибә апа шаярта ул. Мин болай гына килдем, тыңларга гына. — Языгыз сез, кызлар! Үзең язмасаң, кеше язган шигырьне ятла да сөйләп йөр! Хис белән яшәргә кирәк, хис белән! — Гатин бу сүзләрне Зөһрәгә генә түгел, күбрәк үзенә сөйли сыман иде. — Хиссез тормыш ашау өчен генә яшәүгә кайтып кала. Нинди хурлык! Ул арада ишек төбенә үк терәтеп куйган өстәл ягыннан — Минекеләрне дә тыңлап карагыз әле, зинһар! — дигән үтенеч ишетелде. Аңа берәү дә җавап-фәлән биреп тормады. Без тыңларга әзер дигәндәй, бары берьюлы тынып кына калдылар. Шигырь яңгырады. . Җитди, кырыс, зәһәр карашларын Нн турында? Белмим. Теләгеңне яшермәле миннән. Сөйлә әле! Шикләнмә син! Мнн үзем дә шуны гына көтәм: Аңла әле мине, яле! Ә аннары... «Гомерлегем!» — димә, Артык йөкләр такма сүзеңә. Миңа хәзер шунысы җитеп ашкан, Җылыт йөрәгемне, Гашыйк нт син мине үзенә! Зөһрә колакларына ышанырга да, ышанмаска да белми, аптырап калды. Бу сүзләрдән аңа оят иде. Тик бүлмәдәгсләр рәхәтләнеп тыңлый. Алар гүя җирдәге гадилектән аерылдылар. Шигырь укучы кыз тәмам күкләргә үк ашты кебек. Соңгы шигыре укылып бетеп кабат креслосына утыргач кына ул, оялгандай итен, битен каплады, күзләрен йомды. Тик Идел Гатин: — Монда бәхәсләшер урыннар бар,— дип, фикер алышырга теләүчеләргә киңәш бирә башлаган иде, кыз тагын сикереп торды. — Тик, зинһар, теге шагыйрьдәгечә, бу шагыйрьдәгечә дип, каны КОЯШ ТИМБИКОВА ф AI ЫМ УРТАСЫНДА ма тоз салмагыз, — диде. — Башка бер кешенең дә катышы юк, үземнең кичерешләр, үз формам! — Сабыр итик, — диде Гатин. — Башка иптәшләрнең сүзен ишетик! Берәм-берәм сөйли башладылар. Чәченә чал кунган агай, сүз сорап алгач, башта кофесын йотып куйды. Аннан шигырьләрне мактап узды. Алдан берике хуплау сүзе әйтү — барысының да уртак гадәте икән. — Мин нәрсәсен яраттыммы? — диде дә килештергән сыйфатларын санады. — Кыю әйтә. Ихластан әйтә, прәме эчен ачып күрсәтә. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә ирешә, дигәндәй, тыңлавы рәхәт моны, әмма, мин әйтәмен, татар шигырен бу кадәр дә бозу ярыймы? Шуннан алып китте агай, элеп алып селкеп салды. Алда әйтелгән сүзләрнең исе дә калмады. Шигырь уку чираты юашлыгы йөзенә чыккан бер егеткә җиткәч, тагын бер кызык хәл булды. Егет башта гадәти генә иттереп, көйгә салып, шигырен укырга да тотынган иде. .. Әнкәй мнна көн дә хатлар яза. Хат кнтерә анык моңнарын. Атна уза. хәтта айлар уза. Хәбәр итә алмыйм ни барын... Моның шигырен тыңлаганда бүлмә кинәт тараеп киткән кебек тоела башлады. Алдарак укылган шигырьләрнең дөньяви булмаган өндәмәләреннән яшәреп, дәртләнеп утырган чал агай дөньяны йотардай иттереп иснәп куйды. Кулындагы кәгазь битләренә караганда, юаш егетнең укыйсы шигырьләре шактый иде әле, тик ул, бүлмәдә утыручыларның йөзенә бәреп чыккан битарафлыктан гарьләнеп булса кирәк, кинәт: — Әй, укымыйм ла мин! — диде. Актан, карадан сүз катучы булмады. Егет лап итеп креслосына утырды, уңга-сулга бәргәләнеп алды. Ашыгып кәгазьләрен җыештыр- галады, сабырсызланып, кабат сикереп торды, бөгелә-сыгыла, аркылыга атлыйатлый бүлмәдән үк чыгып китте. Бераздан кемдер: — Ник китте инде, жүләр? — дип үзенең гаҗәпләнүен белдерде, йокымсырый башлаган чал агай: — Ашамаган бәрәңгесе калгандыр, әйдә, кайгырышмыйк!—диде. Зөһрә Табибә шигырьләренең язмышы өчен кайгыра башлады. «Әнә нинди кырыслар, ай-ваена карамыйлар, ошамаганны йөзеңә бәреп әйтәләр. Ярый ла телгә алып сөйләрлекләре булса! Папка да тоткан үзе, кәгазь бозган, вакыт әрәм иткән, шуларның җыенысы — адәм көлкесе генә дисәләр. Әй, бигрәк кыен икән лә бу шигырь язу». — Табибә, синең байлыкта ниләр бар? — Гатин да нәкъ Зөһрә кебек, бераз шикләнеп, әмма яхшыга юрап сорады. —Әйдә, укы! Зөһрә, башын арткарак ташлап. Табибәгә карап тора башлады. Кранчы кыз, күзләрен түшәмгә текәп, сүзсез калды. Кулындагы кәгазь битләренең аңа һич кирәге юк икән, язганнарын ул яттан белә. Йокымсырый башлаган кешеләр кабат дәртләнеп киттеләр. Бүлмә дә иркенәеп, һавасы сафланып калды сыман. Тәрәзә буйларына идәнгә куелган гөлләр дә кызның очына-очына әйтелгән сүзләрен тыңлый кебек иде. ...Таулар биек дигән булалар. Кранымны көйләп куярмын ла Сез: «Ик биек’» дигән тауларга. Иртән килеп, очып менәрмен лә' Сезнен якка кабат карарга, Җыр сузармын, сагыну жырымнь Сез ишетсен өчен түгел лә! Таулар тыңлар әле, яңгыратырлар. Кабатларлар җырны, таратырлар! Беркем белмәс миннән чыкканны. Сез әйтерсез тагын: таулар биек! Таулар түгел, бнек таулар түгел, Бөек җаннар тота дөньяны!- Кыз сүзләрне, күзләре текәлгән түшәмнән чүпләгән кебек, тоташ бер тын алу белән тезде-тезде дә шул шигырьләрнең дәвамы кебек үк иттереп •— йә, сүтегез инде хәзер! —диде. — Бетте. Табибәгә кагылышлы тәнкыйтьне тыңлау Зөһрә өчен бигрәк кыен булды. Ул аларның күбесен ишетмәде дә, ишетергә дә теләмәде. Шулай да берәүгә дә сүз әйтмичә калмаучы чал агайның: — Син, сеңел, кран очына очып менүләреңне оныт әле! — дигәне колакны ертып керде. — Башкачарак итеп әйт, или үзеңнең кранчы булуыңны онытып тор! Кызлар бүлмәсендә бер сүзгә мең жавап табучы Табибә, кешеләр үз шигырен тәнкыйтьләгәндә, ләм-мим бер сүз дә әйтә алмады. Бая югарыга караган күзләре идәнгә текәлгән, үзе комач булган. Зөһрәнең аны үзе кебек иттереп: «Җаныемдыр ла, Табибә апа, хыялый җанымдыр ла!»—дип, иркәлисе килеп китте. Чыгышларны Идел Гатин үзе йомгаклап куя. Ул түгәрәк членнарының кечкенә генә табышын, матур чагыштыруларын, фикер байлыкларын— һәммәсен билгеләп үтте. Яна шигырьләр турындагы сүзләрне утырышка гомуми йомгак ясауга китереп чыгарды. — Эшебезне җитди алып барсак, — диде, — мин шәһәребездәге әдәбият сөючеләр, яшь иҗат көчләре әсәрләреннән төзелгән җыентык чыгару турында сүз кузгатачакмын. Аңарчы Казандагы газета-журнал- ларда үзебезгә багышланган битләр оештырып булмасмы әле. — Ул кылдай чәчләрен сыйпаудан туктап, башын чайкап җибәрде. — Теләгебезне аңларлар, шәт. Җитәкченең һәр сүзен илаһиландырып тыңлаучы Табибә: — Таләп итәргә кирәк, Идел ага! — диде. — Чыннан да, инәлеп-нитеп тормаска! Бер баржа цемент сорамыйбыз! — Чал чәчле агай да сүзгә кушылды. — Бер кочак шигырь илтергә дә тоттырырга үзләренә! — Их, җәмәгать, — диде Идел Гатин, — без күп нәрсәне аңлап җиткермибез. Миңа шул мәгълүм: хәзер редакцияләргә алына торган кор- респонденцияләрнең туксан процентлабы шигырь калыбына кертеп язылган. Кемдер аваз салды. — Безгә язып азапланасы да калмаган инде алайса... — Без гаять әһәмиятле эш башкаручы кешеләр арасында яшибез, үзебез дә шул ук хезмәт кешеләре. — Гатин саксызлык белән башлаган сүзне хәзер ничек очларга белми аптырады. — Дөньяның бер шагыйренә дә тимәгән зур бәхет бу. Безнең шигырьләр дөньяның иң зур заводы гөрләгән җирдә язылуларын әллә кайдан кычкырып торырга тиеш. Отсак, шуның белән отарбыз. Кешеләр йөзеннән елмаю йөгереп узды. Шул арада Гатин да фикерен ныгытырдай яңа дәлилләр тапты. — Нигә куркып калырга? Тормышта һәр эш мең көрәш, мең газап аша гына җиңеп чыкмыймыни? Хәтерегездәдер «КамАЗ» маркалы беренче машинаны җыю өчен, аңа кирәк детальне кою өчен, аны сынап карау өчен нинди ярыш оештырылган иде. Беренче кабинаны җыю хокукына ирешкән Рамазанованы беләсез бит, ин өлгер дигән бәяне ул үзе кебек йөзләгән җыючылар белән сынашып яулап алды КОЯШ ТИМБИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА ф Йөзләр җитдиләнде. Хәзер инде кабат шигырьләр турында сөйли башларга да мөмкин иде. — Әдәби осталыкны секундомерда да, бизмәнгә салып та исәпләп булмый. Әдәбият кеше күңеленә ничек тәэсир итүе белән кадерле. Укучы синнән сафлык көтә, син бер генә ясалма аваз җибәрсәң дә, кичерми. Ни өчен дөнья ябырылып Мусаны, Айтматов, Гамзатов, Шолохов, Межелайтис әсәрләрен укый?.. Җитәкче үз сүзләреннән үзе үк рухланып китте бугай, аны хәзер бер көч тә туктата алмас төсле иде, сөйли дә сөйли. — Без бер генә мизгелгә дә онытып тормаска тиешбез: һәр тармакта өзлексез көрәш бара. Такташ аны гаҗәеп төгәл һәм матур итеп шигырендә дә әйтә алган. ...Табигатьнең иркен күкрәгендә Мәңге көрәш, Мәңге хәрәкәт, Мәңге туу. Мәңге артып тору Белән бергә Үлем — һәлакәт!.. Өзекне укып бетерер алдыннан Гатинның тавышы ишетелер-ише- телмәс булды. — Әдәбияттагы көрәш — иң кискен көрәш, әдәбият кешеләрнең җанын даулый, акылларын яулап алуны максат итеп куя!.. ...Шушы түгәрәк тәэсире булды бугай: Зөһрә Чаллыдагы бөтен кешенең күңеле шигърилеккә тартымдыр дип йөри. Җаннары күкләрдә йөзгән шул кешеләрнең хезмәтенә бәләкәй генә үзгәреш кертергә, яңалык өстәргә теләгән өчен, аңа: «Кит!» диләр. Ничек кыюлыгы җиткән ул Мәрвиянең? Әллә бу яман сүзне ул үз җанын кая куярга белмәүдән, ачуын кемнән алырга аптыраганнан гына ычкындырды микән? Гашыйк булган кыз баланың: «Кит!» диюен әллә ни тирәнгә алмыйча үткәреп җибәрергә кирәктер, мөгаен. Кемне юксына егет? Кайтырга чыкканда, Зөһрәнең гаҗәпләнүенә каршы, шактый сон иде инде. Вакыт узганы тоелмый да калган. Культура сарае кызлар тулай торагына япякын. Табибә белән Зөһрә бер-нке минуттан бүлмәләрендә булачак. Зөһрәнең никтер анда керәсе килми. Табибә белән гәпләшәсе килә. Зөһрә адымын бик акрынга көйләде. — Кай арада язасың соң син, Табибә апа? Шимбә көйне дә эшлисез, институтта да укыйсың. — Шигырь җене кагылса, кайчан язганыңны үзең дә сизми каласың аны. — Табибә бик теләп, һич иренмичә сөйли башлады. — Кран кабинасында да блокнот тора минем. Әллә шуңа инде эшкә шул кадәр ашыгып барам, кранны әллә кая алып киткәннәрдер төсле. Җаныемдыр ла, Зөһрә, мин бит, кранчы булам дип. бик тырыштым. Инде менә сигез ел эшлим. Разрядым — иң югарысы. Ярышларда үз идарәбез буенча гел алда барам, ирләрнең ачуын китереп бетерәм. күңелем әле һаман кранда эшләвемә ышанмый. Шигырьне дә миннән шул кран кайнатып чыгара инде. Киң урамның аргы ягыннан гармун тавышы ишетелде, берәү аңа кушылып җыр башлады. Чыңгылдык трамвай тавышы да, узгынчы машиналар гүелдәве дә, якындагы төзелешләр шавы да яшь егет моңына комачаулый алмый. Зөһрә аны башта ишетмәде. Табибәнең, ачылып китеп, үз мавыгулары хакында сөйләве мөһимрәк иде. Табибә исә барган җиреннән шып туктап калды. Әллә ниләр сөйләргә ниятләгән теле әйләнмәс булды. Кыз көй ишетелгән якка караган да, дөньясын оныткан. Зөһрә ♦ шуннан соң гына игътибар итте. — Әллә Илһам Шакиров инде? Бигрәк көчле тавышы! Табибә, Зөһрәгә җавап бирүдән бигрәк, үзен-үзе ышандырырга теләп, бу могҗизаның шушында, аның янында гына булып торуын расларга ашыгып: — Ул! —диде.— Ул! Үзе уйный, үзе җырлый! — Кит әле, Табибә апа, нишләп Илһам Шакиров урамда гармун уйнап йөрсен? Табибә җырчының артист түгеллеген әйтеп тормады, иреннәрен сизелерсизелмәс кенә кыймылдатып, «ул» дигәненең исемен атады. — Бәхти!—диде. — «Пятачок»тан таралышалар. Анда мин бара алмаган көнне баянда Бәхти уйный. — Үзең уйнап җырлау кыен микән ул? — Юк. /Кырлаганда уйнамый, аккордлар гына биреп тора бит ул, тартыптартып кына ала, менә тыңлап кара! Чыннан да, шулай икән: егет җырның сүзләрен тәэсирләнеп җырлый башласа, баян тавышы бөтенләй ишетелмәс булып кала. „.Утлар сүнде, йолдызлар да сүнде, Таң нурында йөзә болытлар Сүнсә сүнсен утлар, йолдызлар да. Миндә әле сүнмәс өмет бар! — Бигрәк матур җырлый инде! Табибә дәшмәде, аның күзләре җырда телгә алынган йолдызлар, нурлар кебек балкый иде. — Мәрвия апага җырлыйдыр инде ул аны? — Юк. Аңа түгел. ...Снна тагын мин бер кнләм әле, йолдызларда минем эшем юк! Табибә, елмаеп, культ селтәп куйды. — Ну, Бәхти, тәки ялгыш җырлый бит! һаман төшереп калдыра! Зөһрә Табибәнең тиктән генә хата эзләп маташуын яратмады, канда ялгыш китүен җентекләбрәк тыңлап карарга булды. Сине тагын мин бер күрәм әле, Синнән башка сөяр кешем юк! — Дөрес ич, Табибә апа, радиода да гел шулай җырлыйлар — Дөрес сиңа! «Ля»ны төшерә дә калдыра, төшерә дә калдыра. Зөһрәнең аерым ноталарны атый-атый бәхәсләшерлек музыкаль гыйлеме юк иде шул. — Ә-ә,—дип сузудан ары китә алмады. — Мин ул кадәресен белмим шул. Сез нотный грамотаны да беләсезмени? — Баян уйнарга өйрәнгәндә, иң элек нота ятлый башлыйсың инде Бәхти белән бергә йөрергә тотынган идек без. Ул авылда чакта ук уйнаган, минем кулга беренче алу. Нота ятлата башладылар да. Бәхти түгәрәкне ташлап китте. Ул бөтен көйне яттан уйнап йөри. Иң матур авазлары коелып кала... — Табибә көлеп җибәрде. — Мин аңа аңлатырга тырышам, колагына да элми, «минем күңелем тулы нота, үз моңым да җитеп ашкан», — ди... КОЯШ TIIMBII КОВА ф Al ЫМ УРТАСЫНДА Табибәнең сүзе кырт өзелде, өй чатына Бәхти килеп чыккан иде. Япаялгыз, кырдай киң урамны бер итеп, салмак кына атлап, җырлый бирә. Бер сулу җыры тәмамлангач, егет барган җиреннән туктый, баянын каерып сузып җибәрә, гүя ул: «Мин генә аңлатып бирә алмыйм, әйдә, баян, син дә тырышып кара әле, йөрәк ярсуымны син аңлата алмассыңмы ичмасам!» — ди кебек. Баян, үкертеп, көйне яңадан уйнап чыга, җырны тагын да ераккарак илтә, биеккәрәк күтәрә, йолдызларның үзләренә үк ишеттермәкче була сыман. Табибәнең бөтен барлыгы Бәхти ягына омтылды. Юк, аяк атлап аның янына китмәде ул. Җаны шул моң ягына очты, күзләре егет гәүдәсеннән аерылмас булды, сулуына кадәр: «Менә ул!», «Менә ул!» дип алына кебек иде. Әйтерсең лә шул омтылыш тартып китерде, кызлар аны-моны абайламыйча да калдылар, каршыда Бәхти басып тора иде. — Табибә! — диде ул. Аның тавышы җырлагандагысына да, моннан берничә сәгать элек пристаньда Зөһрә белән сөйләшкәндәгесенә дә һич охшамаган. Әллә нинди: үтенечле дә, моңлы да, горур да, һавалы да. Табибәсе исә сүзне саләмләшүдән дә, әле генә тыңлаган җырны бәяләүдән дә башламады. — Беләсеңме, Бәхти, мин кемне таптым! — диде. Егете дә, гомере буе Табибәнең шул сүзен генә көтеп торган кеше шикелле, авызын ерып җибәрде, хәтта буйга да бер карыш үсеп киткәндәй булды. — Кемне, Табибә? — Менә! — Табибә учы белән Зөһрәнең аркасын сыйпарга тотынды. — «Папаша»ның кызы Зөһрә! Бәхти ике кулы белән Табибәнең иңбашларына килеп ябышты. Зөһрәне үзенең дә белүен, аның Бәхти өчен дә кадерле кеше икәнен аңлатырга тотынды. — Җаныемдыр ла, Һади абый әле ул сине дә укыттымыни соң, Бәхти? — Табибәнең куанычы эченә сыймый иде. — Ник син аны миңа әллә кайчан сөйләмәдең? — Кем белә бит, кем белә? Снн һаман «папаша» да «папаша» дисең, ә без Һади абыйга андый кушаматлар такмаган ич! Сүз башлары Зөһрә булса да, болар кунак кызын бөтенләй оныттылар. Берсеннән-берсе уздырып, Һади абыйга бәйле истәлекләр сөйләш китте. Бәхтие тузга язмаган бер кыйссаны исенә төшерә дә, Табибәсе, аңа ялгап, икенчесен сөйләргә тотына. Табибәнең истәлекләре бихисап күп, кызыклы иде. Ул алар хакында мавыктыргыч итеп, бөртеген дә түкми-чәчми, тәмләп сөйли дә белә. — Син минем буемны ничә сантиметр дип уйлыйсың? — дип, чираттагы истәлеген башлар алдыннан ул Бәхтидән сорады. — Ну-у, — егет бераз чамалап торды. — Иөз алтмышлар бардыр. — Минем буем йөз дә илле дүрт сантиметр. — Кыз Бәхтннең ялгыш әйтүеннән бик канәгать иде. — һәммәсе шулай ялгыша. Менә карагыз!— Табибә, бераз читкәрәк атлап, тыңлаучыларның кабат үз буена игътибар итүләрен үтенде. — Мин һәрчак буемның төзлеген саклыйм: басып торганда да, йөргәндә дә. Бу хәл буйны чынбарлыктан озынрак итеп күрсәтә. Ә ник мин төз? — Атаң-бабаң шундый булгандыр, Табибә. — Юк, бу — ялкаулар сүзе, Бәхти-күз алмам. Теләсә, һәркем гәүдәсен шәм күк итеп саклый ала. Шул сүзенә ялгап китеп, Табибә Һади абыйның яңа мәзәген китереп чыгарды. Бер дәресне тәмамлар алдыннан укытучы такта янына ике баланы чакыра. Ул аларны физкультура дәресендәге кебек үз командасына йөртә, уңга-сулга борылырга. «смирно»га басарга куша. Соңыннан класска сорау бирә. — йә, ни күрдегез? Төрле яктан әйткәлиләр. — Нигә, абый, дөрес йөрделәр ич? — Аз гына артка калды берсе... Укытучы бөтен сүзләрне тыңлап бетергән дә: — Берегездән дә мин көткән сүз чыкмады, — дигән. — Бик беләсегез килсә, әйтим, болар йөри дә, борыла да. хәтта басып тора да белмиләр! Кызганычка каршы, арада күпләрегезнең гәүдә тотышы дөрес түгел. Бездә этика, эстетика дәресләренә вакыт бирелми, ә үз-үзеңне тота белүнең мең кагыйдәсе була. Сез аларны белергә тиеш. Өйдә өйрәтер кешеләрегез юк сезнең, бүгеннән башлап бу вазифаны мин үз өстемә алам. Яшьтән өйрәнмәсәң, соң була. Һади абый өйрәтә башлаган. — Үз-үзеңне дөрес тоту дөрес утыру, дөрес басып тору, дөрес йөрүдән башлана. Кәкрәеп, боргаланып-сыргаланып тору кешенең табигать биргән матурлыгына кимчелек китерә, аның горур кыяфәтен кимсетә... Зөһрәгә әтисенең бу өйрәтмәләре яхшы таныш. Һади абый өйдә дә үз балаларын дөрес йөрергә, өстәл янында дөрес утырырга өйрәтә- өйрәтә алҗытып бетерә. Аның бу «дәресләрендә»ге иң кыен бер күнегүне Табибә Бәхтигә дә аңлатып бирде. Күнегү моннан гыйбарәт: арканы, үкчәләрне, башны артка терәтеп, стена буена басасың. Баш өстенә мөлдерәмә су тутырылган стакан куела. Син шул хәлдә йөреп китәргә тиеш. Аз гына боргалана башласаң да. стакандагы су сине чылата. Бала ничек тә төзлеген сакларга тырыша. Күнегүне көн саен кабатласаң, ай дигәндә гәүдәне төз тоту гадәткә керә. Зөһрәнең бу сүзләргә һич тә кәефе китмәде. Хәтта ул әңгәмәгә кушылды, өстәп-өстәп җибәргәләде. Монда сөйләшеп тору барысына да бик рәхәт иде. Бәхти аеруча шат. Тик Табибә сүзне «кырт» туктатты, тулай торак ягына борылды. — Карале, Табибә, дим. Һади абый кызы белән очрашуыгызның шатлыгы хакына мине дә тулай торакка алып кер әле, ә! — Бәхти, Зөһрәгә һич аңлашылмаганча, әрсезләнеп китеп, кызларның юлына аркылы басты. — Син әйтсәң, кертәләр бит инде... — Юк. Бәхти, таралышыйк! — Табибә үзе егет сүзен кире кага, тавышы башкача яңгырый. «Үзем дә шулай итәр идем, минем дә синең белән кара-каршы утырып чәй эчәсем бик килә!» ди сыман. Күзләре дә тирә-юньне күрми, мөлдерәтеп Бәхтигә караган. Тел дигәне генә кирәкмәгәнне такылдый. — Тәмле аш күп булмый дигәндәй... — Ул сүзләренең ихластан чыкмавына үзе дә уңайсызланып китте, сүзен икенчедәйгә борды. — Җаныкайларым ла, иртәгә алтыдан кузгалып эшкә китәселәр барын онытмыйк! Зөһрә лифтта башына сыймаган буталчыкны чишәргә теләп: — Бәхти абый кереп чыкса да буладыр иде инде,—диде.— Мәрвия апаның да өйдә чагы. Табибәнең җавабы авызга суккандай итте. — Ул Мәрвия апаң бүлмәсенә керергә сорамады бит! Күпне кочакласаң, аз учларсың, дигәннәр. Тыела белергә дә кирәк. — Ай һай, бигрәк кырысланып киттең әле. Табибә апа. — Син барын да аңламыйсың. Шулай кирәк. Егет халкы янында җәянең катырак тартылуы хәерле. Әтиең безне өйрәтә иде, җәя каты булсын, кызлар, җәя каты булса, сиңа таба ныграк тартылырлар. Ул сүзен тагын «кырт» борып куйды, китә башлады. — Ярый, сеңел, тыныч йокы, — диде. — Иртәгә эшкә! КОЯШ ТИМВИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА Зөһрәнең эче «жу-у» итте. Иртәгәге көн аңа таңы атмас төн шикелле. Аның бөтенләй тумавы хәерлерәк. Караңгыда авылга кайтып керүе җиңелрәк булыр иде. Берәү дә күрмәс, берәү дә артыннан: «Кара, Һади кызы икеле алып кайткан!» — дип калмас. Зөһрә мыштым гына өйгә узар, әнисенең кочагына атылып елап җибәрер. — И-и, бәбкәм, булдыралмадыңмыни? Зөһрә калтыранып куйды. Аһ, бу өскә ябырылган күңелсезлекләр шулай дерелдәп киткәндә коелып төшә торган булса икән! Мәрвияләр бүлмәсенең ишеген ачканда, Зөһрәне тагын да күңелсезрәк уйлар биләп алган иде. Тик кыз юкка гына борчылган булып чыкты. Бүлмәдәгеләр әле йокларга җыенмаганнар да, өстәл янына утырган бер карчык белән гәпләшәләр. Карчык борчулы, аның тавышы да кемгәдер янаулы, ачулы чыга. Бу — тулай торакның коридорларына, кызыл почмагына күз-колак булып, идәннәрен юып, тузаннарын сөртеп торучы чуваш карчыгы Матрена түти икән. Ул кызлардан судка гариза яздыртырга кергән. Гомер иткән карты Степан дәдәйдән аерылырга ниятләп йөрүе. Кызлар, үз башларына андый хәлләр әле төшмәгән кешеләр булсалар да, карчыкның бу адымын хупламыйлар. Кайсы көлеп, кайсы үгетләп, Матрена түтине ниятеннән кире кайтарырга тели. Эш болай булган. Карт белән карчык, гомерләрен шәһәр шартларында җыеп бетерергә чамалап, Чаллыга килгәннәр. Степан дәдәй каравылчы икән. Тик боларга баштан ук квартира бирә алмаганнар, икесе ике тулай торакта яши башлаган. Шәһәрдәге тәртип буенча, билгеле бер сәгать җиткәч, кызлар торагына ир-атны якын да җибәрмиләр. Карт белән карчыкка бу шарт та әллә ни куркыныч тоелмаган. Берничә айга түзмәслек нәрсә түгел. Әмма ләкин бу дөньядагы хәлләр гел син дигәнчә генә бармый. Матрена түти бүлмәсендә тәмам пешеп җиткән тагын бер кыз яши икән. Ул кызга теле төк ярырдай сүзчән бер егет гашыйк булып та өлгергән. Ике яшь-җнлкенчәк исә төне буе аерым торуны һич өнәп бетерә алмый. Кызы янына ишектән керергә рөхсәт булмагач, егет су торбасы буйлап үрмәли-үрмәли икенче катка ме- неп-төшеп йөрергә өйрәнгән. Яигырлы салкын бер кичтә әби әйтә куя: — Әй, улым,— ди.— Менә син монда рәхәтләнеп кайнар чәй эчеп утырасың, минем Степан анда, юеш кожанын кыштырдатып, малай-салай арасына кайтып бара инде... Өйрәт әле аны да! Менсен әле яныма шул синең торба буйлатып! Карт та коткыга бирелә. Каравыл чиратын уздыргач, мут егет кушканча, карчыгының тәрәзәсе төбенә килеп баса. Егет алга-артка каран- галап ала да, үрмәләп менеп китә. Үзе бабайга: — Әйдә, калма минем арттан! —дип кычкыра. Кеше кылана бит әле, дип, Степан дәдәй дә, бичара, кылкынып куя, ике куллап, ике аяклап калай торбага ябыша. Бер-ике сөям өскә дә үрмәли. Артыгын булдыра алмый, хәле китә, башы әйләнә, шул чак чаттан дружиначы егетләр килеп җитә. Эш зурдан куба. Сорау алулар, акт төзүләр. Бабай гел бер сүзне кабатлый. «Карчыгым коткысына бирелеп хур булдым»,—ди. Матрена түти исә кызыл бәйләгән егетләр алдында мондый гаепне үз өстенә алырга теләми. Әй, гарьләнә, әй, үртәлә! Ачуыннан ирен аерырга ниятли. Мәрвия белән Марина никадәр генә үгетләсәләр дә, ул, үз теләген җиренә җиткермичә торып, тукталып калмаска булды. Ике сүзнең берендә: «Аерылам булгач, аерылам! — дип яный.— Башта ук хаталан- ганмын. Акылы бар кеше Степан атлы адәмгә кияүгә чыгамы? Ул бит, син фәрештәгә әйләнеп күккә күтәрелә торган җан булсаң да, артыңа тибеп калу ягын карый торган имансыз нәрсә!..» Үзе битәрли, үзе елый карчык. Мөлдер-мөлдер аккан күз яшьләре карчык күзенең төсен җебетә сыман, яшькелт-зәңгәр күзләр төссезләнә, сыегая бара кебек. * Зөһрә бу тамашаны читтән генә карап торды. Әбинең хәлендә һнч- | нинди фаҗига күрмәде. Яшең алтмыштан ашкач, иреннән аерылып кай з җәһәннәмгә бармак кирәк? Әйтерсең лә ул юри, үз башына төшкән бер < кызыкны сөйләп, кызларны көлдерергә генә кергән. £ Кайгы кайгыга охшамый, кайгы савыты бушамый дигәндәй, Зөһрә- * нең үз хәле — юл башында аттан төшеп калган җәяүле хәле. Башын з җүләргә салып кына чыдый. Кешеләр сүзеннән арынган арада, кайгы- < сы исенә төшә дә йөрәге «жу» итә. ф Төне йокысыз үтте. Аны үзе башка шәһәргә, һөнәре буенча тәҗрибә < туплар! а киткән кызның буш караватына салганнар иде. Шактый арыл- “ га и. Йокла да йокла бит инде изрәп! Юк. йокы дигәне керфек очына * кагылып та карамады. Әйләнде дә тулганды кыз. Кызлар йоклап = киткәч, аларны уятудан куркып, әйләнергә дә шикләнә башлады. Кү- s ңелне эч пошуның һич чыдап булмастае басты. Алдагы көнгә терәк итеп = санардай бер генә таяныч та таба алмый интекте ул. Азга гына онытын лып торып, йокы сөреме сыман нәрсә басса, Зөһрә коточкыч хәлләрдән = торган төшләр, саташулар дөньясына килеп керә. Коты алынып, тагын £ уянып китә. * Таң яктылыгы сизелә башлагач, җанны кая куярга белми кыйналу тагын көчәйде. Мондагы кызларның күңелле тормышын күрү Зөһрәдәге үкенечле уйларны куертып кына җибәрде. Хәзер ул үз хәленә җиңеллек китерердәй бер генә аклану да тапмый. Күзеннән агып чыккан кайнар яшькә Зөһрә башта игътибар да итмәде. Елагач, рәхәтрәк булып китте әле. Уйлар тоныклана төште, җанга битарафлык сарылды. Кайнар тамчылар мендәрне чылаткач кына, кыз сискәнеп куйды. «Кеше урынҗире бит бу! Лышкылдап, җебеп ятуыңны, мендәр тышын тапландыруыңны бик тансыклап торалардыр дип белдеңме?!.» Еларга да хакы юк иде аның. Тик ни хәл генә итәргә соң: елавы да, көлүе дә — бер кнопкага гына басып башлана да, бетә дә торган хәлләр түгел. Үз иркендә генә булса, кеше елау дигәнен, кайгы дигәнен бөтенләйгә белмәскә дә бик ризалашыр иде. Елау-еламау турында уйлана башлагач, хәсрәт тагын тирәнәйде. Керфекләр арасыннан тыенкы Гына агып ятучы күз яше хәзер бүленеп- бүленеп чыга, үксетә башлады. Пыскып ятуын кызлар сизеп алуыннан коты алынып, Зөһрә мендәргә капланды. «Үксегәнемне ишетә күрмәсеннәр!» Таш астында баш асрарга өйрәнеп өлгергән бу кызлардан ни дә булса яшерү мөмкинме? Мәрвиясе ничектер, Марина әллә кайчан сизгән. «Ни булды?» — дип сорап та тормады. Сәбәбен дә аңлый, димәк. Сүзен коры башлады ул. - - Мышкылдап ятма, әйдә, тор!—диде — Мин сине үзем белән алып китәм. Казаннан сөенечле хәбәр алып кайтмыйсың, ичмасам, әниеңә КамАЗ төзүчеләре хакында сөйләрсең. Күреп кит! Мәрвия юынырга чыккан иде Кергәч, Зөһрәнең җыенуын күреп, киңәшләр бирә башлады. Күрәсең, кызны Мариналарга илтүне алар икәү алдан ук сөйләшкәннәр. — Каралырак күлмәгеңне ки, сеңелем, кер күтәрердәен. Хәер, Марина комбинезон да табар әле... — Мин бит авылга кайтырга тиеш идем.— Зөһрә өзеп кенә баш тар. тырга да кыймый, кеше сүзен аяк аска салу була.— Автобус ничәләрдэ икән соң? Марина икеләнүләргә юл калмаслык итеп аңлатты. — Беренчедән, син әле авылга кайтырга тиешле кеше түгел; икенчедән, Бәрәңге Тамак авылының юлы такыр, сменадан соң да китеп ел- герерсең. Берәүнең дә күзенә күренмичә, бәрәңге бакчасы артыннан кайтып керү өчен, караңгы төшкәч, иң кулай вакыт була. Ишетмәсәң, ишет әнә! Дөресен әйтә бит. Зөһрә бүген телдән имтихан бирергә тиеш кеше. Кич кайтып керү турында да Зөһрә нәкъ шулай уйлый иде. Мәрвия, Маринаның артык кырыс әйтеп ташлавы эшне җимереп куймаса ярар иде, дип, өркебрәк калган иде. Мондый чакта исә кырыслану хәерлерәк. Зөһрәнең уфыруы кимеде. Кыз, Марина ни кушса, шуңа күнеп, эшкә җыена башлады... ...Авылга кайту кирәклеген сүзгә кыстырып маташса да, шушы адымының хәлиткечлеген тойган иде инде Зөһрә. Маринага ияреп, төзүчеләр арасына керергә бер җөрьәт иткәч, ни йөзең белән, юк, мин сезнек арада эшләр өчен тумаган, дип, кире чигенмәк кирәк? Эш урыны — музей түгел, аны тамаша кылырга гына йөрмиләр, анда тир агызып эшлиләр. Зөһрә хезмәт юлын шушы ачы хакыйкатьне тирәннән аңлап башлады. Чаллыда калды. Беркая дә китмәячәк. Кызларны туйлар көтә Марина Майна бригадасы эшли торган төзелеш мәйданы тулай торактан ерак түгел иде. Алар җәяү генә бардылар. Капкадан керүгә Марина: — Тагын нидер булган,— диде.— Эшкә тотынмыйча, мине көтәләр. Шикләнү дөрескә чыкты. Кызлар, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, Маринага бригада өчен бик үк куанычлы булмаган хәбәрне җиткерделәр. — Безгә, итәкләребезне җыештырып, юлга әзер торырга, сиңа участок начальнигына керергә куштылар. — Отчаливать итәргә әмер килде, бригадир. Хәбәр таңнан ук бригадирның кәефен бозачагын белгәнгә, икенчеләре, мәсьәләгә җиңел төсмер өстәргә тырышып, тиз-тиз сүзгә кушылдылар. — Сөенчегә — бәрәңге! Әйеме, Марина? —• Китсәк китәрбез инде, әллә беренче китүме, дөнья харап булмаган. — Әйтмә дә генә, баш ярылып, күз чыкмаган әле, кая да эш... — Яхшылап кына берегез генә аңлатыгыз әле, көзге сыерчыклар кебек чыркылдашасыз. Кем участогына җибәрәләр икән? Марина Майнаның кәефен кырам дигән кешегә ике юл бар Берсе— бригада буяп, сылап, тәмам әзер хәлгә китереп калдырган бинага вакытында эшләргә өлгермәгән сантехникларны кертеп җибәр. Ачуы чыкмый хәле дә юк: буяучы агарта торсын, икенче яктан, слесаре, сантехнигы кереп, стенаны тишеп чыгып китсен. Бу башбаштаклыкка юл куйсаң, бригадаң гел бер бинадан чыгып китә алмый интегәчәк. Син стена шомарт, ә слесарь аны тишә торсын, торба сузсын Син аның артыннан тагын кер, тагын шомарт, тагын агарт. Эш гел бер урында әйләнә дә тора. Ул чагында Марина бригадир да түгел иде әле, Шакирә бригадасында эшли генә башлаган иде. Үзе әле генә бизәп чыккан бүлмәгә алып тай слесарьның тешле тишкеч тотып кереп китүен күргәч, зур тавыш күтәрде. Шакирә аны тынычландырмакчы булды. — Тавышланма, күзалмам,— диде.— Без шуңа өйрәнгән инде. Җитешми бит сантехниклар.—Чаллыга бу яшь-җилкенчәкләр килгәнче үк төзелештә унбиш ел эшләгән Шакирә мондый хәлләргә янган-көйгән дә, хәзер аның өчен болар гадәти хәлгә әйләнгән — Тавышланма! — Буяучыларыгыз житеп ашканмыни? — Марина үз таләбенең урынлы икәненә һич шикләнми.— Буяучылар да җитешми бит! — Күрәсең, дәрәҗәбез түбәнрәктер инде, күзалмам, башкача ничек кенә аңлатыйм соң?! Ямьсезләнешүдән ни файда, стенаны шомартмый китмибез бит инде барыбер дә.., Марина да килешкән кебек күренгән иде. Ат башы сыешлы яңа тишекне дә дәшми-тынмый гына кабаттан сылап куйды. Әмма ачуын эчтә калдырган икән. Башта сүзне комсомол җыелышында күтәреп чыккан, «ду-у» килешкәннәр. Аннары төзүчеләр слетында. Тирә-юньнән җыелган егет-кызлар, берсеннәнберсе уздырып, үз эшләре белән мактанышып торганда, Марина әлеге бәхәсне әйләндереп салган. Слеттан соң Шакирәне участок начальнигына чакырдылар. Сүз күперде. Усаллыкка киткәч, Шакирә бригадир да: «Күзалмам»,— дип кенә калмады, еллар буе эчендә саклаган үпкәләрен чыгарып селкеде. 3 OS О Төзелештә әле аннан башка да җанны телгәли торган хәлләр бер олау. Маринаның җен ачуын чыгара торган икенче нәрсә—күченеп йөрү. Үз участогыңда, үз прорабың, үз мастерың, үз күршеләрең белән ярыша-ярыша эшләп ятканда, тоталар да сине, планын үти алмаган икенче бер бригада эшен башкарырга, ят участокка илтеп ташлыйлар. Монда әллә ни кәҗәләнеп тә булмый, чөнки бу эш иң уңган коллективка батканны коткару төсендә тапшырыла. Шакирә кулы астында эшләгәндә, Марина моның ни икәнен дә белми иде әле. Аларны аердылар. Училищены әле генә тәмамлаган япь-яшь кызлар бирделәр дә, Маринаның үзен бригадир иттеләр. Башта кая барып бәрелергә белми интекте Марина. Яшьләре унҗидегә дә җитмәгән. Аркылыны буйга алып сала да белмиләр. Берсе, Клава нсемлесе, көпә-көндез кинога китеп барган. — Бусы нинди гадәт инде тагын? — диде аңа Марина. — Нигә шул кадәр гаҗәпләнәсез, миңа бит әле егерме биш түгел, унҗиде генә. Сез миндәге теләкләрне үзегезнеке белән чагыштырмагыз, ялгышырсыз,— диде дә кыз Марина битенә төтенен өрде, тәмәке төте — Тарта да белмисең, ичмасам! — Марина үзе дә акыл сатучы карчыклар! а охшап калырга теләми, кызларның гадәтләрен аңларга тырышты — Бир әле сигаретыңны, менә болай суырсаң, кнлешәрәк төшә ул,—Ул Клаваның сигаретын үзенә алды. Суырган булды.— Әй, бик начар нәрсә тартасың икән,— дип, җиргә ташлады. Бригада башта норма дигән нәрсәне һич үти алмады. Марина, елап, Шакирә апасы янына китҮе. — Син, күзалмам, алардан норма өмет тә итмә — Шакирә сабыр гына ИМБИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА — Түзегез, түзегез, ди-ди, уналтынчы ел мине алдап килдегез, чыдамадым түгел чыдадым,— диде.— Бер-бер бүлмәне дүртәр кат буяп йөргән чаклар булды. Инде бер генә минем сүзне дә тыңлап карагыз: йә иртәгәдән ул исерек сантехникларыгызны графикка буйсындырасыз, йә мин китәм бригадирлыктан. Шакирәнең кырт кисеп әйтүе тәэсир иткәндерме, әллә Маринаның республика күләм тавыш күтәрүе ярап куйгандырмы — анысын белү мөһим түгел, әмма ләкин эшнең бу ягы тәмам җайга салынды. нен. аңлатып бирде.— Кайсының кулы ниндирәк эшкә ятышлы икәнен күзлә, осталыкка, пөхтәлеккә өйрәт. Тизлек соңыннан үзе килә ул. Сөйләшкәннең икенче көнендә Шакирә, үз бригадасындагы ике уңганын ияртеп, Марина кызлары янына килде. — Ягез әле, эшләп күрсәтегез әле! — диде ул.—Берегезне килен итеп сайларга кирәк. Сынап карамыйча, сүз кушмыйбыз. Үзенең унҗиде яшьтә генә булуы белән мактаиучан Клава ятьмәгә беренче эләкте. — Кемгә димләмәкче буласыз?— диде.— Сездә бит сазаган кызлар гына... Ха-ха-ха! Шакирәнең җавабы әзер икән. — Белеп сөйләмисең, күзалмам! Кыз сазамый, бал сасымый диләр. Син әнә растворыңны сыегайта төш, куерып беткән, тигез ятмый! Егет кирәк булса, буш итмәбез, безнең бригада хәзер комплексный, сөлектәй электрикларыбыз бар! Бер күрсәң, төшеңә кереп йөдәтеп бетерерләр. Кызлар акрынлап кысага керә башлады. Чаллыда эшләрнең шунысы рәхәт, монда тырышканыңны тиз күрәләр. Әйтерсең лә эшләгәнеңне читтән карап торучы бар. Башкаралмастай бер бурычны, илле алла, җиде мулла белән дигәндәй, үтәп кенә чыгасың: — һай, рәхмәт яугыры!—дип күтәреп алып китәләр.— һай, молодец! Мактыйлар-мактыйлар да, белеп тор, сиңа тагын да җаваплырак яна эш чәпәп куялар. Бер участоктан икенчесенә план үти алмаучылар- га ярдәмче булып йөрү юлына да Марина шулай басгы. Мондый эшкә иң булдыклы коллективны гына җибәрәләр. Үз кызларын мактый- мактый тапшырылган бу эштән Марина һичничек баш тарта алмый. Дөресен генә әйткәндә, туйдырды инде. Тыныч кына үз кешеләрең арасында эшләп ятуга ни җитә? Начальникның яна әмерен ишетергә кергәндә дә ул ачулы иде. «Ничек тә каршы торырга, күченеп йөрүләрдән котылырга иде». Тик вагонга кергәч, әллә ни чәчелеп китә алмады. Шулай да сүзен үпкәле кинаяләрдән башлады. — Сез минем бригаданың таркалып бетүен телисез бугай инде? — диде.— Бер генә дә басылып эшли алганыбыз юк бит. Начальникның сүзе кыска булды. — Аңлагыз әле, Майна иптәш: трест планының өзелүе сезнең бригадага да матурлык өстәми, шулай бит? Начар трестта, ягъни планын үти алмаган трестта яхшы бригада күзгә дә күренми. Ш\лай бит? — Шулай, шулай! Маринаның үчекләү өчен кабатлаган сүзләрен начальник үз файдасына кабул итте. — Бик әйбәт. Менә бу договорга кул куй да, әнә, ТЭЦның «вахтовые» килде, җыештырып кит кызларыңны! Унбишәр сумнан «аккордный». Хезмәт хакының зур булуына да бригадирның исе китмәде. Кызлар акчаны болай да кая куярга белми. Клава кебегенә зыяны да тия әле аның! Акча алган көннән соң эшкә чыкмаган чаклары да була. Начальник, бригадирның ни турында уйланганын сизеп: — Сүз тыңлаган өчен, көзгә биш кызыңны Болгариягә ял итәргә җибәрәм! Әйткән иде диярсең. Шулай бит!? Күрше илгә сәяхәт путевкасын һавадагы торнага исәпләп. Марина теләртеләмәс кенә елмаеп куйды. Монысын кызларга әйтеп тә торасы түгел. Тыңлату кыен булмаячак: «аккордный» наряд белән эшләргә яраталар алар. Бригадир, артык бәхәсләшүне файдасызга санап, килешүгә имзасын куйды. Бригада эше белән мавыгып китеп, Зөһрәне ул исеннән үк чыгарган иде. Начальник яныннан кире борылганда, кинәт хәтеренә алып курку катыш уйга калды. «Берсеннән-берсе җоррак телле минем кызлар ара- сында кая керер урын таба алмыйдыр, бичара». Тик аның борчылулары урынсыз булып чыкты. Зөһрә аңа елмаеп сүз кушты. — Клава исемле кызыгыз килмәгән, мина аның комбинезонын кияргә ярармы? Маринаны тагын кайгы басты. — Нәрсә булды икән инде? — Ул бераз тукталып торды. Аннан, эш- ф не исенә алып, кызларына хәлне сөйләп бирде.— Әйдәгез,— диде — Бер < айлык чамасы эш. йомры бер бинаның эчен сылыйсы бар, ди. ТЭЦның 5 яңа чиратын кызулыйлар... з Көн төшкә авышканда, цилиндр сыман бу бинаның хуҗасы да кил- < де Ярдәмгә җибәрелгәннәрнең осталыгын, мөмкинлеген тикшер.мәкче £ булгандыр. 2 — Килеп тә җиттегезмени, рәхмәт төшкерләре! Эшли дә башлады- з гызмы? — Аның күзе маңгаена менеп китте. Иртән сәгать сигезләрдә үк < килгән «ярдәмчеләр»нең ваемсыз кыяфәте аны телсез калдырды. Идән ♦ нең төрле ягына сибелгәннәр дә кайсы кая чүмәшеп, язып-сызып. китап < укып яталар. Берсе кулына сантиметрлы тасма тоткан, бина буйлап ® нидер үлчи. Читтән карап торган кеше боларны һич тә колактан бал- X чыкка батып стена сыларга тиешле кешеләр дип белмәс, бер фәнни = учреждение хезмәткәрләре дип уйлар иде. i — Кайда сезнең бригадир? — Бина яман яңгырап китте — Кайда? — Исемегез ничек, агай? Танышыйк! — Марина әкрен генә сөйли. н тынычлыкны бозмаска тырыша иде.— Мин ул — сез эзли торган брига- Э дир, исемем — Марина, фамилиям — Майна. — Сезнең исемнең ни шалканыма кирәге бар миңа! Эш кирәк. * эш! Килгәнегезгә ярты көн үтте — бер кашык растворны да сыламагансыз. Марина пышылдауга күчте. Дәфтәр битенә нидер язып-сызып маташучы кызларына ишарәләп күрсәтте. — Комачаулыйбыз, агай, әйдә, моннан чыгып торыйк, ипләп кенә сөйләшик! Майна бригадасының гадәте шул: «аккордный» наряд булдымы — иң алдан бөтен эшнең күләмен исәпләп чыгаралар. Бригададагы һәр кешенең сәләте, мөмкинлеге дә исәпкә алына. Шул исәпләүләр нигезен дә көнгә күпме эш төшүе билгеләнә. Аннары бердәм тотыналар ман гайларыннан пелт-пелт тир тама, әмма кулларының мастерок тотар хәл ләре булганда, алдан билгеләнгән «кирәк»не түгәрәкләмичә туктап калу юк. Мондый чакта аларга кабат-кабат әйтмисең дә. Күп очракта эш күләме гадәти нормадан артык була. Шулай да куркып калмыйлар. «Аккордный» сүзен ишетүгә, бригададагы гадәт буенча — Әй, математиклар, әйдә, исәпләп бирегез! — дип, үз араларыннан берәүне эш күләмен үлчәргә, икенчесен эшче көчне чамаларга утырта лар. Кайчак беренче чамалауларга шактый вакыт уза. — Көне буе тик ятабыз, диген ичмаса! — Маринаның аңлатмасы агайны тынычландыра алмады.— Биш сәгатьтән артык китап укып уты расыз. — Мин әйтәсе сүземне әйттем, ышанмасагыз, кайтабыз да китәбез,— диде Марина.— Безнең мондый стенаны сылаганыбыз юк. Исәп ләп чыгаруы да авыр, үзе конус сыман, үзенең цилиндрик өлеше дә бар. шарга охшаган дияргә дә була. Әйтегез, ничек исәпләргә соң моның өс йөзен? Берәр формуласын хәтерләмисезме? Эш таләп итүче агай геометриядән кычкырышуга караганда көчсезрәк иде бугай, икс куллап кирегә селтәнде. — һә-әй, җибәргәннәр монда бала-чага, тот дәфтәреңне, яз, бирәм сиңа формула! - дип, китү ягына борылды —Миңа ыштубы иртәгә иртәдән күрсәтерлек эшең булсын! Бригадирлыктан төшертәм юкса! Марина елмайды. — И, агай,— диде.—Кулым — балчыкта, аягым — жирдә, шуннав түбән кая төшермәкче буласың? Шул чак «цилиндр» эченнән кызларның шат тавышы ишетелде. — Майна, кер тизрәк, бас пичәтеңне! * Бригадир кәгазьдәге эре-эре саннарга күз йөртеп чыкты. «Оһо!», «Эһе», дип, авыз эченнән үзенә генә аңлаешлы сүзләр әйткәләде. — Барын да исәпкә алдыгызмы, кызлар? — Менә, яңа кыз, кем, Зөһрәмәле, шул ярдәм итте. Хәтере шәп икән, башта ук аңа кушасы калган!— Кәгазьне кире кулына тартып алган кыз аңлатып бирде.— Шәһәргә кайтып-нитеп йөрмибез. Әлеге агай безгә бер вагонның ачкычын бирсен. Раствор килми торса да, договорда күрсәтелгән көннәргә сыябыз. Растворда тоткарлык булмаса, бер-ике көн алдан ычкынабыз. — Шуңа барыгыз да ризамы?—Марина эш шартларын кабат әйтеп узды.— Шәһәргә кайтасыгыз килмәсме? Кемнең дә булса каршы төшүеннән куркып, «баш хисапчы» өстәргә ашыкты: — Свиданиеләр отменяются. Түзәрсез! Егетләрегезне сынарга бер сәбәп тә булыр: аерым тору мәхәббәт өчен көчле жил кебек тәэсир итә. Сүлпән мәхәббәтне сүндерә, ялкынлысын дөрләтә... Көлешә-көлешә эшкә тотындылар. Мәйданын исәпләү шактый кыен булса да, цилиндрик стенаны сылау әллә ни жайсыз түгел иде. Почмакфәлән. тәрәзә янагы, ишек борыслары булмаганга, хәтта жайлырак та әле. Сыла да сыла! Объекты бик әһәмиятле булгангадыр, мөгаен, измәнең дә каймактай үзлесен китергәннәр. Эшне дә кулдан гына эшләтәләр, сиптергечтән өрдерергә ярамый, ди. Кыскасы, тиенделәр кызлар рәхәткә. Башкорт ягыннан килгәне жыр сузды. ...Алыстардан, ай. күренә Ирәндеккәй тауның ак ташы... Бөтен бригада жыр моңына изрәп китте. Марина үзенең Украинасын искә төшерде. Гаҗәп бу халык көйләре: бер-берсеннән ни ерак урнашкан халыкларныкы булса да. борынгы җырларында никадәр уртаклык! Сүз белән аңлатып кына да булмый. Шулай да башкорт кызының икенче куплетын башлатмадылар, «баш хисапчы»ның гайрәтле тавышы ишетелде. — Әй, солистка! Икенчеләйрәк көй башла әле. Сузасында сузасың, куллар кыймылдамас булды. Темпны үзгәрт, темпны! Тегесе дә кыстатып тормады тагын. Бөгелмәле керфекләрен аска иелдереп аз гына чамалап алды да «хисапчы» га «Әйдә, кушыл!»— дигәндәге кебек ым какты. Аларныңҗыры дымлы бинада гаҗәеп темп белән яңгырап китте. ...Бу дөньяда без яшибез икән: Юкка түгел. Юкка түгелдер!.. Җырда гына түгел, эштә дә кызларның темпы үзен тиз сиздерде. Зөһрәгә дә бер генә минут тик торыр ара булмады. Башта v.i бинаның тышкы ягына бушатып калдырылган измәне кызларның зур-зур әрҗәләренә ташыды. Кайсына су кирәк, кайсының шомарткычын-фәләнен китереп бирергә кушалар. Берсе янында эш бетмәстән, икенчесе кычкыра: — Зөһрә, матурым, бер генә минутка минем янга да кил әле! Бөтенесе бер җайга төшеп җиткәндә, Марина аңа ашау ягын кайгыртырга кушты, һәммәсе берәр сум акча бирделәр дә төшке аш табуны, кайнар чәй булдыруны Зөһрәгә йөкләделәр. Ул башта бу зур бурычны үти алуына шикләнеп калган нде, тик баш тартырга кыюлыгы җитмәде. Күреп тора бит, мондагы эшен ташлап, башка берәү дә чәй артыннан йөри алмый. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, ди. Зөһрә дә, очраган бер кешедән сораша торгач, буфет кебек урын тапты, «цнлиндр>дан ♦ якында гына бер вагонда чәй кайнатырга мөмкин икәнен белде. Табынны яшел чирәм өстенә тезде. | Ж,ыр тынып калган иде. Кызларның измә чәпелдәтүләре, шомарт- < кыч йөртүләреннән сәер бер көй чыга. Өсләренә карап торсаң, хәйран £ булырсың. Бер генә артык хәрәкәт тә, кирәкмәгән якка күз карашы са- * лып алучысы да юк. Ашыгу-кабалану да сизелми. Зөһрә бер мәлгә з алар|асүз кушарга, табынның әзер икәнен, чәйнекнең чирәм өстендәге < табып түренә менеп кунаклаганын әйтергә кыймый торды Шул юк кы- ф на сүз тигез ритмга салынган эшне таркатып ташлар да кабат бу эзгә < төшү авыр булыр кебек иде. Кызның нидер әйтергә теләвен беренче = булып Марина күреп алды. ° — Нәрсә. Зөһрә, син безне ашатмыйча гына эшләтергә уйлыйсың = мәллә? ° Бөтенесе, борылып, Зөһрәгә карадылар. Аңа шул гына кирәк иде. Ул әтисенең сигезенче март көннәрендә, табын тезеп, өйдәге кыз-хатын- н нарны чакырган чагындагы сүзләрне кабатлады: з — Дәстәрханга тәгам куелды, туташлар! Рәхим итәсез! Кызлар әле эңгер-меңгер төшкәндә дә эшли иде. Марина гына бү- ° генгә сылаудан тукталуын аңлатып, эш коралларын юып, чиләгенә тутырып куйды. — Әйдә, Зөһрә, минем белән!—диде ул.—Мин бер-ике сәгатькә китам, кызлар. Клапаны эзләп тапмыйча ярамас, җаным тыныч түгел. Башта алар Клава яши торган тулай торакка бардылар. Кыз өйдә кунмаган булып чыкты. Бүлмәдәгеләр дә аның турында әллә ни сөйләргә атлыгып тормый. Сораган берсе «һе!» ди дә иңбашын сикертә һич ачык кына җавап алып булмый. Шулай да җеп очы табылды Клава үз йортларында әти-әнисе янында яңюүче бер егет янына барыл-ки- леп йөри икән Адресын да бирделәр. Егетнең әнисе Маринаның үзен гаепләргә тотынды. — Ник бер чара тапмыйсыз сез аңа?—диде. —Яратмыйм мин сезнең ул кызыгызны. Улкаемның башларын харап итә бит! Әтисе белән мин гел эштә. Виталийның әле эштән чыккан чагы... ‘ Улын яклап маташуын сизгәч, хатыны сүзенә ата кеше дә, боксер эт чыраена охшаш йөзле ир кеше дә, кушылды. — Эштән чыккан чагы дигән була! Бармы соң аның эшкә кергән ча>ы? Үз ишен тапкан инде. Өйгә кайтып керәсе булмасын, менә шул! Ир белән хатын, яннарында чит кешеләр барлыгын онытып, үзара кычкырышырга тотынды. Аларның сүзеннән шул гына аңлашылды болар эштә чакта, Клава белән Виталий бу өйдә рәхәт сөрәләр. Көне буе сыйланалар, музыка тыңлыйлар, тегеләрнең кайтып керер вакыты җиткәч, өйнең астын-өскә әйләндереп, бер өем юылмаган савыт-саба калдырып, чыгып сызалар икән. Тынычланырлык бер генә нәрсә бар монда башы исән кызның. Егетнең әнисе, ире белән кычкырыша торгач, тәмам кызып җитте — Бердәнберемне сезнең ул эчкече нәмәрсәгезгә әрәм итәр хәлем юк!—дип, Маринага җикеренә башлады.—Табып бир улкаемны! — Тавышланмагыз әле, зинһар! — Марина авыр хәлдә иде,—Әйдәгез соң, бергәләп эзлик алай булгач! Алар өчәүләшеп баягы тулай торак ягына киттеләр. Зөһрә эндәшми Ул хәтта хатынның Марина колагына тукылдап барган аһ-зарын да ишетми Аны үз язмышы турындагы кайгылы уй биләгән. Хәзер, кисәктән. кабат эч поша башлады. Елыйсы килә J «к у.»и 33 Кинәт Марина кычкырып җибәрде. — Әнә ич минем кызым! Хатын да, ике кулын алга сузып, Марина күрсәткән якка омтылды. — Витя! Улым, туктале! Егет белән кыз, бер күрүдән үк, бу кешеләрнең үзләрен эзли чыкканлыгын сизеп алып, теләр-теләмәс кенә тукталдылар. Егет кулын, Клава биленнән алып, чалбар кесәсенә тыкты. Әнисенә: — Ну, чево еще?—диде. Клава, Витясыннан аерыла төшеп, Марина белән Зөһрә янына килде. Марина сүзне ничек башлап китәргә кирәген белми иде. — Ял итеп туеп булмыймы, матурым?—Сүз үзеннән-үзе ачу катыш чыга башлады.—Очраган бер егет белән дөньяларны онытып йөрергә тотынсак, салабыз инде без КамАЗны, ә? — Мин китәргә булдым сездән, Марина. — Хакың юк! ГПТУдаи соң ике ел эшләргә тиеш әле син! — Ул законны белә-әм.— Маринаның ачуын китереп, Клава елмая да елмая.—Аны любоебыз белә-ә. Ул закон тирәсендә тычканнар да таякка таянып кына йөри... — Җитте! Бар эшеңә! Клаваның тавышы кинәт юашланып калды. — Мин шаяртмыйм, бригадир. Китәм. Кияүгә чыктым мин, ачуланма! —■ Кияүгә чыккан һәр кеше бригададан китә башласа, таралып бетәбез бит без, барыбызны да туйлар көтә лабаса! — Виталийның Чаллыда каласы килми. Безнең билетлар алынган. Марина бөтенләй аптырады. Бер кагыйдәгә дә буйсынмаучан шушы Клаваны ярата иде бит ул. Кыз кеше кияүгә чыкканда ана иң изге теләкләр теләргә кирәген дә белә. Тик эче тулы үпкә-сагыш, тешләр кысылган. — Туйсыз-нисез, бүләкләрсез, теләкләрсез өйләнешүнең ни кызыгын таптыгыз?—Марина бераз тынычлана төште.—Барган җиреңдә кыен булса, кайтыгыз кире, кабул итәрбез. Бездән сиңа туй бүләге шул булыр. Клава аны-моны әйтеп өлгермәде, әнисе белән бәхәсләшеп тәмам кызып беткән Виталий йөгереп килеп, кызны җитәкләп тә алды, җилтерәтеп, кире якка алып та китте. Хатын: — Витя дим, тукта! Тукта!—дип. кычкырып калды. Ул җикеренә төшкән саен, егет белән кыз адымнарын кызулата бара, ике ара ераклаша гына иде. Инде сүзләрен барыбер ишетмәячәгенә ышангач кына, хатын, кычкыруыннан туктап, Маринага игътибар итте. Ул хәзер бөтен ачуын аңа юнәлтте. — Кызым, кызым, дип йөрисең, кызың җилен җибәргән!—диде.— Бала көтәләр икән бит! Марина баскан җирендә чайкалып китте. Зөһрә аны беләгеннән җитәкләде дә, юлларының кай якка илтәсен дә искәреп тормастан, усал хатын яныннан китүне ашыктырды. Күпме барганнардыр. Марина тирә-юньне күзәтә башлады. Каршы- да гына автобуслар тукталышы икән. — Син менә шунысына утырып өйгә кайт,—диде,—«КамАЗ дирекциясе» дигән тукталышка кадәр бар, төшкәч, күрерсең, безнең өй якын гына. Куркып торма, кер, анда сөйләшенгән. — Үзең нишлисең соң, Марина? — Бригадага китәм. Без анда кунып эшләргә булдык бит... Маринаның, мөлдерәп торган күзләре; «Я инде, әйт инде, мин дә сезнең янда эшләргә телим, дип әйтеп әйт!»—дип, өздереп карасалар да, Зөһрә үзен-үзе мәҗбүр итә алмады. Кызлар, икесе ике автобуска утырып, икесе ике якка китеп барды. Маринаның бөтен җанын үкенечле уй биләгән иде. «Көне нинди туры килде бит анын, көне. Елга бер була торган күнелсезлекләрнең бөте > несе берьюлы Зөһрә килгәнне көтеп торганнар диярсең... < 5 з . ..Зөһрә төзелештән тәмам гайрәте чигеп кайткан иде инде. Сүнгән - дәртне Мәрвия үзе яңадан кабызды. Соңыннан: «Кит!»—диярлек бул- £ гач, ник чакырды, ник Зөһрәне хыял белән Чаллы җире арасына су * зылгаи киң күпергә чыгарып бастырды? < Яныңда калыр идем! < Зөһрә кайткалаганчы, Айлы Ярга йөри торган автобуслар әллә кай- ° чан тукталган, автовокзал төнгелеккә ябылган иде инде Кызлар бүл- = мәсендә икенче кичкә куна калу аны әллә ни борчуга салмады. Авылга “ кайтсак, очраган берсе шул имтихан хәлләрен сорашып, каныңа тоз = салыр иде әле. Монда ул яктан җан тыныч, институтка керә алмауны *• кысыр хәсрәттән саныйлар. Бөтенесенең үз мәшәкате баштин ашкан, з Җаныңны кая куярга белми интегәсең икән, рәхим итеп, теләгән эшеңне сайлап ал. ° Тулай торакның ишеген ачуга, Зөһрә каршына Табибә килеп басты. — Китә алмадыңмыни?—диде. — Юк. Мин бүген Марина апа бригадасына барган идем. Сөйләшә-сөйләшә өскә менделәр. Табибәләр бүлмәсенә керделәр Кранчының эшләре мөшкел икән. Көне буе рәтләп эшли алмаган. Зөһрәнең гаҗәпләнеп соравына да ул җенләнеп кенә җавап кайтарды. -- Томан ич! Августтан ук башланды. Әле көз кергәч, интектереп үзәккә үткәнен белсәң син аның. Берәр әмәлен табып булмыймы? Табибә Зөһрәнең аркасын сыйпарга тотынды. Менә кеше! Нәкъ тиешенчә уйлыйсың! Әмәл булмый буламы сон? Бар. Валлаһи-билләһи бар ул әмәл! Үзем таптым Ризалаштырып кына булмый. Менә иртәгә тагын бер абый янына керәм дә, аннан җүн ле сүз ишетә алмасам, Мәскәүгә язам - И-н, син бигрәк инде. Табибә апа. аңгаичы томаны да таралып бетә бит инде аның? Көтеп утырсаң, таралмый ул. тарату юлын табарга кирәк Табибәнең күңеле күтәрелә төште.—Менә син дә. җаныемдыр ла. бер дә юкка авыз-борыныңны салындырып йөрисен. Кыюрак бул. бу кызлар начар кызлар түгел алар. Яманга өйрәтмәсләр Табибә Мәрвияләр бүлмәсенә ишарәләде - Алар сине үзләре янында эшкә калдырырга кызыгалар. Мина да әйткәннәр иде. Кеше җитми бит. кая карама кеше кирәк. Төзелешенә дә.. Мин төзүче була алмыйм. Табибә апа! — Юк, син мине димли дип уйлый күрмә. Һади абын кызы минем киңәшкә мохтаҗ түгелдер. Шулай да. Чаллыда булган булган, күреп кит. зыяны тимәс. Мин эшли торган җиргә дә кил. кабинама алып менәрмен. Беләсеңме, шәһәр, аннан караганда, нинди булып күренә — нәкъ әкияттәгечә, теге төн чыкканчы пәриләр төзегән зиннәтле сарайлар тезмәсе кебек! Заводларга да бар! Кешеләр безнең заводларны күрер өчен экскурсияләргә киләләр. Синең бер үзенә Мәрвия кадәр Мәрвия экскурсовод булырга әзер йөр рәхәтләнеп, күр!. Томан куера гына барды. Чаллының һавасы гажәп аның. Әллә Кама суы якын булганга шулай инде. Яңгыр коя башласа, күк белән җир тоташкан сыман тоела. Томаны сөт кебек. Әйтерсең Кама астына учак якканнар да бөтен суын парга әйләндереп, шәһәр өстенә таратканнар. Мондый көннәрдә Мәрвиянең елыйсы килүчән. Еларлык кайгысы да юк үзе. Эч пошуның сәбәбен эзли башласа, уйлары Бәхти белән очрашкан көннәргә килеп тоташа. Юк, егетнең күңел калдырырлык сүз әйткәне юк югын. Үз итеп, туган сенелесенә тиң күреп йөри. — Бигрәк ерак инде,—диде Зөһрә. Трамвайда сүзсез бару аны алҗыткан иде.—Җир читендә. Мәрвия гүя янына Зөһрә утырганын онытыл ук җибәргән. Хәзер дә, сүз юктан: — Әйе шул,—дип кенә куйды.—Безнең литейный иң соңгы остановкада. Шулай да алар трамвай терәлеп калганчы бармадылар, алдарак төштеләр. Заводның Мәрвия эшли торган соры һәм чүкелүчән чуен кою корпусы бер тукталышка якынрак икән. Беренче күргәндә хәйраннарга калдырырлык бина бу. Әллә нинди бөгелешле юан бүрәнәдәй торбалар. Чакрымнарга сузылган корпуслар— бары да металл. Җир, бичара, шул кадәр авырлыкны ничек күтәреп тора икән? Тик Зөһрә бу хикмәтләргә игътибар да итмәде. «Завод булгач, тимер дә торба буласы билгеле инде...» Мәрвия кызны кызыктырырдай нәрсә күзгә чалынмый калмас, дип, адымын акрынайта төште Җаны таш түгелдер ләбаса! Зурлыгына кызыкмаса, морҗаларының матур төсләргә буялуына гына булса да сокланырга тиеш бит инде! Үзе алга барды Мәрвия, үзе Зөһрәнең «Абау, апа җаным, моны да сез ясадыгызмы?» — дигәнрәк бер сүзен көтте. Әле кайчан гына монда җирнең асты-өскә килгән, бөтен тирәюнь упкындай чокырлардан тора иде. Мәрвия заводны шул хәлендә күрде. Ул хәтта шунысына да канәгать, шуна да шат иде. Балчыгының сарылыгы, чокырының тирәнлеге дә аңарда соклану уята иде. Ә бу кыз сарык кебек бара да бара, күңел өчен, ник бер хуплау сүзе әйтсен! Шатлану түгел, күзен тутырып карамый да бугай әле ул. Мәрвия арткарак калган Зөһрәгә борылды. Матурлыкны заводны урап алган төрле төстәге торбалардан, күккә ашкан морҗалардан күрсәтергә тырышкан Мәрвия аптырап китте. Зөһрә аяк астындагы, яндырырга өеп калдырылган иске-москы әрҗә такталарына карап шаккаткан. Авызы көлә, күзе көлә. — Көлмә, менә киләсе өмәдә себереп түгәбез без аларны, әле кул җитми тора,—диде Мәрвия. Зөһрә аны ишетми дә. әле бер тактаны, әле икенчесен карый, сый- папсыйпап ала, тузаннарын сөртә. — Кайдан килгән соң алар монда. Мәрвия апа? — Әй, исең китте бит инде бер юк нәрсәгә. Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Кая сырье, кая берәр станок—шуларның тышчасы инде болар, кабыгы — Соң, апа җаным, боларга бит инглизчә язылган!—Зөһрә кош тоткандай кылана. Бер тактадан икенчесенә күчә-күчә Мәрвиягә укырга. тәрҗемә итәргә ашыкты.—Менә бит. «Аудармаска!» дигән. «Өсте!» дигән. «Игътибар, пыяла!» дигән... Апа җаным, аңлашыла бит. аңлыйм бит! Кайдан китерелгәннәр соң алар? Мәрвия кулына бик зур табыш килеп кергән кеше сыман бер мәл онытылып торды. Тик әллә ни уйларга, Зөһрәне һич чыга алмастай ятьмәгә кертерлек сүзләр эзләп азапланырга сабырлыгы җитмәде, теленә килгән беренче сүздән башлады — И-и, кара инде мин җүләрне, сиңа ин кирәк нәрсәне әйтми торам икән бит! — диде.—Безнен станоклар Америкадан эшләтеп ал- дырылды бит, махсус заказ белән! Зөһрә сораулар биреп маташмады Заводнын эченә кергәч, кайнар сыеклык хәленә килгән металл тулы казаннарга, түбә өстендә асылмалы рельстан выж да вож үтеп торучы сап-сары кечкенә трамвайчыкларга ♦ карап өнсез калды. Машиналарның кабиналарында кызлар утыра. < — Әнеккәйгенәм! Курыкмыйлар микән? г Зөһрәнең бу сүзләре Мәрвиягә хуш килде. — Өйрәнгәч, ник курыксыннар? Егылып төшсәң дә, үз жирен! 2 Көлештеләр. Тик монда көлү дә, үзара сөйләшү дә ишетелмәс бул- £ ды. Кызлар Мәрвия эшли торган участокка, калып коючылар янына s җиткәннәр иде. Рәт-рәт тезелгән зәңгәрсу станоклар баһадир җанварны S хәтерләтә. — Менә моңа да инглизчә язылган. «Суттер».— Мәрвия станогының ♦ маңгаена төртеп күрсәтте. < — Алай укылмый ул, Мәрвия апа, «Сатә» дип укыла Сүз азагын- о дагы «р» авазы яңгырашны югалта... * Калганын әйтеп, күрсәтеп торуның кирәге калмады. Зөһрә цех буй- = лап китте дә китте. Кайда нинди язу күрә, туктала, укый, мәгънәсенә г төшенергә тырыша. Мәрвия җилкәсеннән тау төшкәндәй хис итте. «Болай мавыккач, *" тиз генә ташлап китә алмас, шәт». Зөһрә, цехлар буйлап йөри-йөри, адашып бетте. Бер урында ике “ егет ниндидер балкаларны ябыштырып маташа иде Эретеп ябыштыр- * гычларыннан көлтә-көлтә ут чәчелә. Кыз ут чаткысы астында кала язды. Егетләрнең берсе шаяртты. — Курыкма!—дип кычкырды.—Күлмәгеңә борчак-борчак тишекле бизәкләр генә өстәлер! Икенчесе начальниграк иде, ахры, ачуланды — Монда йөргәндә, башыгызга каска кими күзгә күренәсе булмагыз, дип ничә әйтелде? һаман тыңламыйлар, ычкын моннан! Зөһрә үзен монда эшләүче кешегә санауларын аңлап, эчтән генә сөенеп куйды. Елмайды. — Ярар, абый, сезнең янга икенче килгәндә, каскасыз килмәм!— диде. Тегесенең ачуы алай да басылмады әле. — Кою эшенә кыз-кыркынны якын китерәсе түгел аны, башын бәладән чыкмас,—дип, һаман үзенекен такылдап калды. Мәрвия янына килгәндә, Зөһрәнең бөтен торышы көлә иде. Алар бер-берсенә сүз катышып тормадылар Мәрвия агрегатының эшен күзәтте. Минут саен «пешеп» чыгып торган калыпларны, станогыннан алып, конвейер тасмасына куеп торды Айлы Ярнын инеше кебек өз лексез агып торган бу киң тасма Мәрвиянең калыпларын күз күреме ирешмәс ераклыкларга илтә. Зөһрә белә инде алда бу җирән комташ калыпларны шомартып, майлап бирергә әзерләнгән кызлар бар. Алар- дан соң калыплар металл белән эш итүче, эретүче агайлар кулына барып керә. Шактый вакыт эндәшми нитми басып торгач, Зөһрә — Мин дә монда эшли алырмын микән. Мәрвия апа?—диде. Станокның астында гөжләп янган газ, күрше агрегаттагы кыз кулындагы көпшәдән чыккан көчле һава агымы тавышларыннан Зөһрәнең кыяр-кыймас әйткән соравы берәүгә дә ишетелмәде Гүя завод аны сыный, гүя һәр күзәнәк кыз фикеренең ныклыгын тикшерә. «Авыз ачып сүз әйтәсеи икән, кычкырып әйт! Тавышың завод гөрелтесен җиңеп яңгырарлык булсын!» — диләр гүя. — Мәрвия апа! Коючы Зөһрәгә карап тагын елмайды. Кып-кызыл каскасының тар козырегы астында ташкүмердәй кара, кысык күзләр елтырый. Коючы сизенә: Зөһрәнең бу тавышы бер дә юкка гына шул кадәр көчле чыкмады — Кем тия? Зөһрә, беткән баш — беткән, дигәндәге сыман, күңелеидәгене бер сулудан әйтеп салды. — Мине дә өйрәтерсеңме? Мәрвия баш какты. «Саксызрак сүз әйтсәң, кызның әле туып кына килүче, өрфиядәй юка теләген юкка чыгарып куюың да бик мөмкин»... Эш көне, эш атнасы кысасына кергәч, Зөһрәнең эч пошулары юып алгандай булды. Казан юлында йөреп югалткан шуклыгы, шаянлыгы кире кайтты. Инде имтиханнарга бүленгән көннәр бетеп килүне исенә төшереп, ул өйләренә хат язарга утырды. Хәлен аңлату өчен, әтисенең элек-электән сөйләп йөри торган мәзәгеннән файдаланды. Мәзәк моннан гыйбарәт. Элекке чорның бер агае, колынлы бияне җигеп, улын калага озата. Малай, базарда йөри торгач, колынны адаштырып калдыра. Кире кайтып килә бу. Ата кеше, капка төбенә чыгып, улын көтеп тора икән. Аның исән-имин кайтып килүен күргәч, шатлана. — Ай, улым, бик вакытлы әйләндең әле син!—ди,—Ну. калада ниләр бар? Үз кайгысыннан башка берни дә күрә алмаган малай: — Әй, әти,—ди.—Анда нәрсә булсын соң, бөтен кеше тай югалта. Үз өйләрендә гадәткә кергән алым булганга, Зөһрә имтихан хәлләрен шул сүз белән аңлатты. «..Институтта бөтен кеше тай югалта. Мин дә башкалардан калышмадым. Югалган тайны эзли китеп Чаллыга кайтып төшкән идем, монда бөтен кеше тай таба икән. Мин дә таптым,—дип язды.- Бүгенге көндә КамАЗның кою заводында яңа һөнәргә өйрәнеп киләм». Мәрвия янында эшкә өйрәнүнең әллә ни кыенлыгы булмады. Ул үзенең ни эшләячәген аңлата, калыпларны коеп күрсәтә, аннары бөтен хокукны синең үзеңә тапшыра. — Мә, хәзер син яса!—ди. Минут эчендә кайнар металл салырлык форма әзер була. Калып коючы кызларны монда «стерженщицалар» дип йөртәләр. Аларның җитезлегенә кою заводы өлгертеп чыгара торган бөтен продукция бәйле. Чуен олы чаннарда чымырдап кайнап утырырга мөмкин. Калыплар әзер булмаса. металлны тиешле формага салып суыту соңара, машиналарга кирәкле деталь өчен кулланма җитеп бетми дигән сүз. Зөһрә, атна-ун көн дигәндә, «стерженщицалар» белергә тиешле төп операцияләрне үти ала иде инде. Кыз, Мәрвияне шаккатырып, үз һөнәренә бәйле эшләрне башкару ягын гына карамый, барысының да сәбәбен белергә тели, төпченә иде. Дөньяны яңа таный башлаган сабый кебек минут саен «Ник?», «Алай итмәсәц, нәрсә була?» шикелле сораулар бирә. Мәрвиянең вакыт-вакыт ачуы да чыга иде, чөнки кайбер сораулар эшкә турыдан-туры бәйләнмәгән була. Җавап табуы кыен. Әмма станок-агрегат каршына үзе баскач, калып кою аның мөстәкыйльлегенә күчкәч, Зөһрә бер генә ялгыш хәрәкәт тә ясамый. Кабаланмый. Курык- мый. Өйрәнү-өйрәтүләрнең болан бик тиз, һичнинди сикәлтәләрсез баруына хәтта борчыла да башлады Мәрвия. Кызга завод эшенең җитдилеген, җаваплылыгын, еш кына борчый торган катлаулылыкларын да күрсәтәсе килә иде. Мәрвиянең үзенә бу цехның бүгенгесен күргәнче мең дә бер киртәне үтәргә туры килгән иде. Мәрвия—кою заводның беренче казыгын кагып, эшкә шунда калган кеше. Заводның беренче чиратын сафка керткәндә, беренче калыпны кою хокукын яулап ярыш ачылгач, җиңеп чыккан калып коючы ул. Монда эш башланыр алдыннан аны Волгоград трактор заводына тәҗрибә тупларга җибәрделәр. Практикасы турында кәгазьнең иң шәбен эләктереп. КамАЗнын калып коючысы булдым, дип, түш киереп Чаллыга кайтты — Уһу-һу, бик вакытында өлгердең, балакай! —дип. цех начальнигы аны сөенеп каршы алды.--Какраз станоклар монтажлау бара. к\з-ко- ♦ лак булырсың. < Мәрвия, шатланып, сумкасындагы документларны чыгарды. Йөзен- = дә: «Минем кайтып өлгерү—мәсьәләнең баласы гына, менә монда анын 5 анасы!»— дигән сыман горурлык чалымы уйный. Тик Мәрвиянең хол- £ кында үзен мактаганны тыңлап торырлык сабырлык юк икән, ул Вол- * гоград заводыннан алган кыйммәтле язуларын начальникка сузды да: | — Участокны карыйм әле.— дип бүлмәдән чыгып шылды.— Яна С станокларны күрәсем килә! л Очар коштай талпынып, цехка барып кергәч. Мәрвия «аһ!» итте. Монда монтажланып ята торган алыптай агрегатлар ул күргәннәргә, * Волгоградтагы язу өстәле чаклы гына машиналарга һич охшамаган о иде. Кыз үзалдына: — Сахара дөяләремени?! И-и, мәхәббәтсезләр!—дип сукранды. — Нәрсә, нәрсә? Мәрвиягә таныш түгел иде бу кеше. Аңа җавап кайтаруны кирәк- ~ сенмичә, кыз станокның икенче ягына чыкты. Теге кешенең дә үз сиксәне сиксән, кыздан бер адым да калмады а Мәрвия эндәшми-нитми йөргәч, кабат кайтарып сорады — Кем син? Нишләп йөрисең? * — Әй, абый, бәйләндең бит инде! Мин менә шушы станокта эшләргә тиешле кеше, бик кызыксынсаң! — Рәзрәтең? — Нәрсә, «рәзрәтең»? — Рәзрәтен, дим, ничәнче? — Анысы җитәрлек лә аның! Станогын гына беренче күрү, кай ягыннан килеп сәлам бирергә аптырыйм. — Рәзрәтең ничәнче диләр сиңа? — Ай. аллам, бәйләндең бит инде, разрядтамыни соң эш? Анысы иң Ю1 ары минем, дүртенче. Ник кирәк булды соң әле ул сезгә? Теге кешенең йөзе агарынып кнтте. — Менә, менә, әйтәм бит: җыен чыпчыкка теләсә нинди рәзрәт биреп утыралар!—Ул ашыга-ашыга китеп барды —Үзләренең заводка аяк басканнарына бер көн юк. Станокны су чиләгеннән аера алмыйлар. Оялмый да, кызармый да: «Дүртенче!» — дип тора бит! Агайның тиктомалдан тузынуын һич аңлый алмады Мәрвия Кәеф бозып йөри шунда! Чүп өстенә чүмәлә, әле аннан башка да эч поша, станогын һич аңлар хәл юк. Мәрвия яңадан начальник бүлмәсенә кергәндә, ачулы агай шунда, «ду» килеп кычкырыша иде. — Мин алар белән ничек эшләргә тиеш дип беләсез? Ишшу. рәзрә- тем дүртенче, дип кукыраялар. Мин унбиш ел кою заводында эшлә гән кеше, итү да рәзрәт өченче генә. Ничек эшлим мин моның ишеләр белән? Борыннары күктә... Бүлмәгә Мәрвия кергәнен күрсәләр дә, алар бәхәсне туктатмады Кызып китеп, сүзенә оятсыз әйләнмә кыстырып җибәргәч кенә агайга начальник ым какты Янәсе, кыз бала алдында алай ук килешеп бетми Тегесе, киресенчә, әйткәннәренә дәлил табуына сөенеп, тагы да дуамаллана төште. Күргәзмә әсбап урынына санап, Мәрвия ягына төртеп күр сәтте. — Бак сана, бак сана син аның кыяфәтенә генә! Әнкәсе итәгендә курчак уйнап утырасы иәмәрсә! Болар белән нинди эш. нинди план? Хурлыгы ни тора: мин, мастер башым белән дә, өченче генә рәзрәттә утырам унбиш ел металл белән чиләнгән кеше... At айның үз мастеры икәнен аңлагач, сүзгә Мәрвия дә кушылды. — И и, абый,—диде.—Минем разряд өчен генә булса, борчылма шул тиклем, төшерерсез. Эшләргә өйрәнгәч, яңадан карарга да була бит ул разрядны. Начальник каршы килде. — Хакыбыз юк. Училищедан килгәндә үк синең өченче разряд иде. Андагы кешеләргә ышанмаска бернинди нигез дә юк, анда да үз кешеләребез үк укыта. Волгоградта син шактый озак эшләдең, бер разрядка күтәреп җибәргәннәр икән, ничек шикләнәсең? — Нишләп булмасын, бик шикләнәм! Ул бит анда американский станокларда эшләмәгән —Мәрвиянең разряды агайның бугазына таш булып утырган икән.— Монда әле бөтенесенең рәзрәтен бер буынга төшереп торырга, эшләп күрсәтсеннәр әүвәл башта! — Күрсәтерләр, күрсәтерләр,— диде начальник. Аның да үз сүзен бирәсе килмәде.—Бу станокларда безнең кызларның гына түгел, дөньядагы бер кешенең дә эшләп караганы юк. Беренче тапкыр безнең заказ белән ясалганнар алар. — Яннарына барып басарга куркыныч, Сахара дөяләре сыман.. Начальник. Мәрвияне тынычландырырга теләп — Кайгырырга кирәкми,—диде.—Эшебез тәмам җайга салынмыйча торып, проектлаучы оешма вәкилләре монда булачак, мастерлар стажировканы Америкада үтәчәк. Күбесе әйләнеп тә кайтты инде. — Менә бу дүртенче рәзрәтле кызны мастер итәрсез алайса!—Агай һаман кирегә тырнавында булды.—Мин унбиш ел эшләп тә... Начальникның да сабырлыгы чамасыз түгел икән. — Ярар!—дип кычкырды ул кинәт.—Инде бик зарланасың икән, башка мастер табарга туры килер! Агаең «шып» булды. Бүлмәдән чыгып китү уңаенда гына: — Алар бит, эшли белмим, дип тормый, синнән-миннән күбрәк акча каерырга тотына!—дип үзалдына зарланып барды. Агай чыгып китүгә, начальник аны мактый башлады — һәр коючысын шундый иләк аша үткәреп жыйса. шәп мастер чыгачак аннан. Синдә кайгырма, сеңел! Бәлки безгә ул разрядлар мәсьәләсен, КамАЗ өчен дигән булып, чыннан да, яңабаштан карыйсы булыр. Шулай иттеләр дә. Участокта эшли башлаганда, һәркемнең разряды бер баскычка төшереп торылды. Ул чакта бер генә тыныч көн дә юк иде. Разрядларны киметү турындагы хәбәрне ишеткәч тә зур тавыш күтәрделәр. Барысы да Мәрвия кебек: «Киметегез!»—дип тормады Пәрмә-пәр килделәр. Заводны ташлаучылар. шул ачудан шәһәреннән үк китеп баручылар булды. КамАЗ кешеләрнең чыдамлыгын торып-торып сыный ул. Зөһрә исә әлегә тормышын да, эшен дә тамашага санап кына йөри. Аңа әле заводтагы бер бәләкәй генә мәсьәләне дә үзбаш хәл итәргә туры килгәне юк. Ансыз булмый. Кыенлык алдында калса, түземлеге житәрме? Мәрвия шуны көтте, көткәне аны шактый шикләндерә, өркетә иде. «Өйрәтеп азапланулар җилгә очмасмы? Беренче авырлыкта ук сыгылып төшеп, Айлы Ярына кайтып китмәсме? Әнә бит—Марина бригадасындагы ыгы-зыгылы көнгә эләгеп, шунда ук тәртәгә типте...» .Кем уйлаган? «Кит!» дип торганда ябышып ятачагын кем башына китергән? Бу кадәресен Зөһрә үзе дә белми иде әле. Төпченә китсәң, әллә ни гаҗәпләнер урыны да юк икән. Ул бит беренче көннән үк мондагы кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да үзенекедәй кабул итте. Уртаклашып, кайгыларын киметә алса, сөенеп, шатлыкларын арттырса. Зөһрәдән бәхетле кеше юк иде Марина белән Миңлеәхмәтне ша глан дырган көне генә дә ни тора! Егет белән кыз, үз бәхетләреннән и *реп. Зөһрәнең бу матур язмышка шаһитлыктан нинди шатлык кичерүен белми дә калганнардыр, мөгаен. Чаллыдан китү — шундый тирәнгә кергән бәхеттән аерылу бит ул. Юк, Зөһрәнең моңа көче житми. ♦ Сине анда ярсткан... ? а. >» Беркөнне кич бүлмәгә алыптай дәү гәүдәле, кара чәчле, кара күзле | егет килеп керде. Кызлар белән ипләп кенә сәламләшкәч, ул Мәрвиядән кычкырып сорап куйды. . — Кая югалды соң бу Марина? Бүлмәнең күптәнге дусты Миңлеәхмәт иде бу. Мәрвия, гадәтенчә, а аңа үз белгәннәрен сөйләп бирде, егетне тынычландырырга теләде с — Күп калмагандыр инде,—диде.—Кайтыр. Башка кызлары б-рәм i берәм кайткалап та китәләр, Марина күзгә-башка чальи малы шул. объ- " ектын да белмим. = Шуны гына көтеп торган кебек, Зөһрә өстәде. к — Мин беләм ул объектны,—диде.—Бер көн булдым мин анда, о ТЭЦта эшлиләр алар. Егет, очып кунардай булып, Зөһрәгә талпынды. — Аһ, шайтан алгыры! Бер күрергә зар-интизар иткәннәр «кән! Бигрәк ерак инде. Безнекеләр ГЭС төбенә бетон салуны кызул.> мар. арматура монтажлыйбыз. Ашыгыч эш, ташлап китә торган түп үзен беләсен... Егет сүзләрендә үтенечле яңгыраш тоеп, Мәрвия Зөһрәгә i 1рып карады. Зөһрә дә аңлады. — Ник, үтмәс йомышыгыз булса, иртәгә эштән кайтышлый кичләтеп кагылырмын мин анда, абый. — Кичләтеп түгел, иртән, сменага чаклы бар син анда! -диде дә, йөзенә нур балкытып, елмайды егет.—Җүнле хәбәр иртәдән йөри! Измә ташучы машина да килеп житмәгән иде әле. Зөһрә, кызлар куна торган вагон ишеген шакып, Маринаны сорады. Марина исә, ал тан нуры эчендә Зөһрәне күреп, ни уйларга да белмәде Аның Мәрвия янында калачагына әллә ни шикләнмәгән иде ул. Тик менә монда ник килгән? Берәр күңелсезлекме? Кызның йөзендә шомлы билгеләр юк. Тавышы хәтта шаянланган да әле. —Син безнең дөньядалыкны да оныттың, иптәш бриг адир,—диде Зөһрә — Бер ара табып кайтып китсәң, ни була инде? Марина эштәге хәлләрен тәфсилләп торуның кирәген тапмады — Өйдә ниләр бар соң, өйдә?—дип, тиз-тнз үзе сорарга тотынды — Өйдә норма!—Зөһрә шулай да иң соңгы яңалыкны әйтми булды ра алмады —Матрена түти белән Степан агай никах яңартырга исәп тоталар Матрена түтинең эссесе кышкы жнлле көндә ягылган мунчаныкы кебек тиз узды. Хәзер: «Степа. а, Степ!» — димәгән сулуы юк. Тулай торакның беренче катындагы бер бүлмәне дә биргәннәр инде үзләренә Әле агартасылары бар Шулай да карчыкның акылга утыруының сәбәбе башкада Әбиең «пыр» килеп милиция, суд юлында йөргәндә, торба буйлап үрмәләргә остарган егет юкка чыкты Әбекәй башта «Бу ни хәл?» — дип гаҗәпләнгән нде. Кинәттән уйчанланып, боегып калган бүлмәдәше, Мәрвияләр янына кергәч, үзе аңлатып бирде — Куркак егет ул,— диде Матренаның бүлмәдәше.— Шуңа күренми хәзер — һи-и, икенче катка торба буйлап менеп йөргән кеше куркак була димени? Ә бүлмәдәш кыз куркаклыкның икенче төрлесен белә икән шул. Сөйләде. — Матрена түтәем Чувашстанга киткән кичне, җиде төн уртасында, тагын шулай менде бу. Мин, җүләр, тәрәзәмне ачып тордым. Табыным тезелгән. Өстәл янына утыргач, егетем, кесәсеннән чыгарып, бер шешә аракы утыртты. Гомеремдә беренче тапкыр ярты гына стакан эчтем... Бүлмәдәш кызның тавышына үзәк өзгеч үкенү өстәлде. Әмма сөйләүдән тукталмады ул. Аның бөтен торышы, сез менә мин ахмакның нн күргәнен ишетегез дә, минем хатаны кабатламагыз, ди сыман иде. — Эчтем. Исердем. Исереккә диңгез тубыктан: китте тозсыз сүз. мәгънәсез уен-көлке, шаяру... Менә шул көн дә саен торбадан төшеп китә торган егетем бу төндә тәрәзәдән аска к\з ташларга да куркучан булып китте. Эчкән дә бит инде. Әллә нинди бәлагә юлыгыр дип. үзем дә аска таба бик кыстамадым. Бу да бер ананың газиз баласы бит, мин әйтәм, харап булса, үкенечен кая куярсың?—Кыз йөзеннән аналарда гына очрый торган мөлаемлык чагылып үтте. Тик бу нур бер мизгел эчендә үк юкка да чыкты.— Шул төндә безнең арадагы ихласлык беткән икән. Башта сизмәдем әле. Бала табачагымны әйткән идем, егетемнең коты очты. Миңа әйтми-нитми шәһәрдән үк китеп барган. Әңгәмәне Матрена түти очлап куйды. — Та-а, кысла-ар!—диде. Татарлар арасында ул гел татарча сөйләшә.— Торпадан үрмәләргә күп акыл кирәкмәс у-ул!Менгәннән соң нәстә эшли ул, шунсы фашно... Әнә минем Степа, слава богу! Кызлар аның сүзен тыңлап бетерә алмадылар, пырхылдашып көлешә башладылар. «Әле кайчан дуслашып өлгергәннәр соң бу карт белән карчык?» Зөһрәнең бу хәлне сөйләвең Марина бригадасындагылар барысы да тыңлап торды. Маринаның бик исе китмәгән дә иде. Арадан бер кыз: — Бәй, болай булгач, аларның мәхәббәте кая киткән сон?—дип сорау ташлады. Башта сорауга җавап табылмады. Бераздан өлкәнрәк апа үзенчә аңлатты. — Мәхәббәтме? — дип кабатлап сорады. Аннары, усалланып —Мәхәббәт ул, алдыңны-артыңны карамый, итәк-чабуларыңны җыймый йөрсәң, икс аяк араңнан очып чыга да юк була! — диде.— Каз бәбкәсе түгел, кире куып кертеп, оясына утырта алмыйсың... Зөһрә ашыга иде. Ул бу бәхәскә артык игътибар итеп тормады. Тавышын кырыслатып — Өйдәгеләр тагын шуны әйтергә куштылар.—диде.—Сезнең бу кунатөнә эшләү методыгызны бетерергә вакыт! Марина акланырга тотынды — Безнең бригада тулы түгел бит. Зөһрә, үзең күреп торасың. Теләсә кемне алып тутырасы да килми. Менә син дә калмадың. Зөһрә бу коллективтан шыпан гына сызуын искә төшерүне яратмады. — Ярый, үткән эшкә салават! Бер җае чыгар әле. Хәзергә менә боларына риза бул! — Зөһрә Маринага ике хат сузды —Әллә кайчан көтеп яталар үзеңне! Марина хатларның кемнән булуын ерактан ук танып өлгерде. Берсе— әнисенеке. Аның эченә ни язылганы да мәгълүм. Ярты бит буе сәлам тезелгән була. Аннары хуҗалыктагы һәр җан иясенең, һәр түтәлнең хәле хакында сөйләнә. Зөһрә алып килгән икенче хатка почта мөһере сугылмаган. Анысын, кызларның очлы күзеннән саклап калу өчен, Марина кофта изүенә тыгып куйды. Игътибарларын читкә җибәрү өчен, әнисенең хатын кычкырып укый да башлады. Әниләргә генә хас сабырлык белән сөлге буе итеп тезелгән сәламне кызлар тын алмый тыңладылар. Кайсы елмая, кайсы, үз туган йор- ♦ тын күз алдына китереп, сагышланып утыра. Хат укылып беткәч, < һәркем үз әнисенә бәйле иң кадерле истәлекне телгә алды, үз якла- = рындагы хәлләр турында сөйләп калырга теләде. Марина бу сүзләргә кушылып тормады инде. Эшкә тотыну хәстәрен 2 күрергә кирәк иде. Ашыкты ул, кабаланды. Бригаданы тизрәк эш рит > мына салырга да түштәге хат кисәген укырга ашкынды. Икенче хат — Миңлеәхмәттән. Күрәсең, көткән-көткән дә, Мари на кайтмагач, хат җибәрергә булган. Ни генә язды икән? Сәгатькә карамыйча эшләгәч, «цилиндрының шактый өлеше сыла- * нып та беткән иде инде. Бригадирның күңеле тыныч. Шуңа күрә ул: < — Кызлар, мин измә машинасын каршыларга киттем, — диде дә ё тышка чыкты. Төзелеш мәйданыннан шактый читкә атлады. Дымсу иртә. Марина, машиналар йөри торган юлдан эчкә үк ке- “ pen, чирәмгә күмелеп утырды. Тиктомалдан көләсе, елыйсы, җырлый- s сы килә. Билгеле инде: җан шул Миңлеәхмәт хатына була талпына, = шашына. Кыз калтыранган куллары белән комбинезон изүен чиште, ап-ак 3 кофтасы эченә керде, шул арада җылынып та өлгергән хат кисәген с алды. Ачты. Укыды. Укыды да, тыела алмыйча, чирәмгә егылып ятып * тәгәри-тәгәри көләргә тотынды. Ап-ак кәгазь битендә егет белән кызның икесенә генә мәгълүм җыр язылган. . Тебя там-а сотворил. Меня здесь сотворил А меж нами, как назло, Большое море сообразил— Ну, бу Миңлеәхмәтне! Шунда матур гына, колакка ятышлы гына тдгыи берике сүз өстәп куйса, ни була? Марина, хыялый баш, хатны кулына алгач, пиләр генә уйлап бетермәде. Ә ул, исәр, һаман шул җыры белән булаша. Белә бит, каһәр, кызның үзәгенә нәкъ менә шул җыры белән үтеп керәсен, дөньяларының тынычлыгын куйдырасын белә. Әнә, Марина ут булып яна башлады, йөрәге урыныннан купты, күңеле яңа гына күтәрелеп килүче кояш янына ук менеп китте. Кирәксә, кояш тиклем кояш Марина күңеленнән дәрт алсын, куәт алсын, кайнарлык алсын! Белсен ул Миңлеәхмәттән хат бар, җыр бар! Бу җыр Марина белән Миңлеәхмәтнең танышу гимны ләбаса! Җитмеш беренче елның язгы ташу вакыты иде. Марина, тулай торакка ордер алып, очар кош сыман, үзенә билгеләнгән йортны эзләп китте. Таш пулатларга якын барырлык та түгел — барысы да билдән су эчендә утыра. Маринаның аягында кыска кунычлы резина итек иде. Үзенчә, ул ышанып атлый, аягына су үтеп кермәсен белә. Тик язгы су, аның итеге белән ярыш ачканмыни, һаман киңәя, тирәнәя Ниһаять, үзенә кирәкле йорт янына җиткәч кенә, Марина бер карый: та алга бара алмас булды. Кузгалдың исә, кунычка, гөлдердәп, кар суы тулачак. Шулчак күлләвекнең икенче ягында погоннары яңа гына салды- рылган яшел гимнастеркалы, озын кунычлы солдат итеге кигән, кул тык астына ап-ак тышлы мендәр кыстырган, көләч йөзле, чегәннәрне- кедәй кара чәчле егет пәйда булды. Аның мендәр күтәреп торуы һич гаҗәп түгел иде монда килгән бер генә кешене дә йомшак ястыклар әзерләп каршылаучы юк. һәр кем кунар җирен дә, ятагын да үзе таба, үзе булдыра иде. Егет, Маринаның чарасызлыгын бик тиз аңлады да, көлә-көлә такмакларга тотынды. — Сине анда яр-рраткан ла. Минме монда яр-раткан. Икебезнең ар-ра-бызга Ол-луг дәрья яраткан... Су ташкыныннан ничек котылырга белми азапланган Марина: — Чево там бормочешь!—дип кычкырды. — Юньле кеше ярдәм итү ягын карар иде! — Ии-и, түтәем, минем телне аңламагач та, алай ямьсез итеп, «бормочешь» димә әле. Аңлашылмый гына диген, хәзер аңлатам мин аны, ашыкма, аңлашырбыз как-нибудь! Егет шул ук ераклыкта торып, ике сүзнең берендә татарча исемнәр кыстыра-кыстыра хикәяләргә тотынды. — Борын-борын заманда безнең авылның бер егете күрше авыл кызына гашыйк булган, ди. Кышның кыш буе күрше авылга, кызны күрергә барыпкилеп йөргән, ди бу. Инде менә бүгенге көн кебек, күңелләрне җилкендереп яз җиткән, ди. Егет беркөнне, күнгән гадәте буенча, кыз янына барыйм, дип юлга чыккан. Тик ерак китә алмаган, ике авыл арасын су баскан икән. Нишләргә? Егет, бичара, бер аягындагы чабаталарга, бер зәңгәрләнеп торган күрше авыл ягына караган да, иң биек бер өяңке башына үрмәләп менеп утырган. Шул биеклектән торып, мәгъшукасына багышлап, җыр сузып җибәргән, ди. Егет җырның сүзләрен, ничек туры килсә шулай рифмалаштырып, русчага да тәрҗемә итте. Марина чайкала-чайкала көләргә тотынды. Кыз көлеп туктаганда, егет инде аның каршында, тездән су эчендә басып тора иде. — Кил, Маруся.— диде ул, Маринаны тәмам гаҗәпкә калдырып.— Кер куеныма! Җир читенә кирәксә, анда да илтеп куям, тамчы да тидермәм! Тот минем мендәрне! — Мин — Маруся түгел! Сез мине кем беләндер бутыйсыз. Маруся түгел мин! Шиккә төшкән кызны тынычландырып егет тагын аңлатты. — Ә-әй, аппасы,—диде ул татарчалатып. — Татар егетләре рус кызларының барысына да Маруся диләр бит! — Мин рус кызы да түгел шул. Украинка мин. — И-и, аптырадың бит юк нәрсәгә, нинди аермасы бар дип торасың— барысы да үзебезнеке! Кыз аны-моны абайлап өлгергәнче, егет Маринаны күтәреп тә алды, суның иң тирән төшенә таба алып та китте. Чырылдау, тыпырчынулар үзе өчен үк куркыныч булганга, кыз бер кулы белән ипләп кенә егетнең муенын урап өлгерде, икенчесендә мендәр иде. Күлләвекнең кыл уртасына җиткәч, егет «шып» туктады. — Йә, хәзер әиг инде: исемең ничек? — Марина.— Егет һаман кузгалырга уйламагач, тулырак итеп әйтте. — Марина Майна. — Мин Минлеәхмәт. — Үзе һаман кузгалмый, тик тора. — Хәзер тагын бер сорау, әйт: сөйгәнең кем? Марина Миңлеәхмәтне дә калтырата-калтырата көлә башлады. — Төшер алайса, әйдә, тездән суда калсам калырмын, төшер, бер • ым җир илткән өчен, мең төрле сорау биреп аптыратасың, төшер! — Әйт: «Сөйгәнем — син, Миңлеәхмәт!» — диген, аннары китәрбез яме?! — Ай, Миннахмет, Миннахмет!— Марина көлә-көлә егетнең бит .ртасыннан үбеп алды. — Син, син, минем монда беркемем дә юк! — диде. — Җиттеме инде?! Егеткә шул гына кирәк булган икән, ул, корт чаккан кеше кебек, дулаттырып алып китте. Суны кичкәч тә кызны куеныннан чыгармады. кирәкле йорт янына җиткәнче күтәреп алып барды. Алар тулай торак ишегеннән шау-гөр килеп керделәр. Миңлеәхмәт комендантны эзли башлады. ♦ — Әй, хуҗалар, сез кайда? Мин сезнең йортка КамАЗның иң уң- < ган кызын ышанып калдырып китмәкче булам, кайда югалдыгыз?! = Егетне берәр җитәкче дип кабул иттеләр, ахры, коридорның аргы 5 башыннан абына-сөртенә килеп чыккан хатын аклану эзләп маташты. 2 — Әнә бит, ни бит, торбадан су саркый бит... £ — Иң әйбәт бүлмәгә! — Миңлеәхмәт Маринага күз кысты.— £ Кайсысы ул сезнең иң әйбәт бүлмәгез! Ничәнчегә урнаштырачаксыз? 5 Шулай итеп, Миңлеәхмәт Маринаның төгәл адресын кызның үзен- * нән алдарак белде. Шул беренче очрашудан ук аларның күңелләре * талпынып калган иде. Миңлеәхмәт «Гидромонтаж;» трестында монтажчы булып эшли о икән. Алар икесе дә муеннан эшкә чумганнар иде. Марина — техни-i кумда, егет — институтта укый. Шуңа күрә эштән бушаган чакта да д озын-озак сөйләшүләргә вакыт юк. Маринаның гаҗәпләнүенә каршы. < егет тоткан җиреннән сындыручан холыклы булып чыкты. Берсендә - ул, һичнинди икеләнүләргә урын калдырмаслык итеп кисәтеп куйды — Менә болай, Марина, — диде. — Безнең фигли-мигли уйнап йө- к рер ара юк. Әйткән сүз — каккан кадак булсын: кулларыбызга днп-о ломнар алгач, өйләнешәбез! Әниеңә күп итеп сәлам яз, әйт, самогонын * күбрәк кусын! Егетнең җитди йөзенә карап, кыз да мөмкин кадәр тормышчанрак итеп җавап бирергә тырышты. — Карале, Миннахмст, бездә бит самогон кумыйлар, бездә виноград виносы гына... Миңлеәхмәтнең хәйлә тозагына эләгеп, үзе дә сизмәстән, кияүгә чыгарга ризалык белдергәнен ишеткәч, егетнең башы күккә тия язды. — Әй, әллә кайчан шулай дигән булсанчы! Маруся, Маринакаем! Бер эчемлекнең дә кирәге юк, син бит — үзен исерткеч! Ризалык кына бир — башкасы ике дөнья, бер морҗа мина! Алар үзләреиә-үзләре шушындый ярәшү сыман бер нәрсә, килешү ясап куйдылар. Марина, авылларына ялга кайткач, кешесе барлыкны әнисенә дә сиздереп куйды. Карчык башта сөенде. Вакыты бик җиткән. Кыз баланың үз чиратында никахлануы мәслихәт. Туйны да бик озакка сузарга кирәкмәс! Ул, кызының тел төбен тикшереп карар өчен — Кияү булачак кешенең исеме ничек соң, балакаем? — диде. — Миннахмет, әни. — Ә-ә? Кайсы як кешесе соң ул? — Чаллының үз ягыныкы, әни. татар егете. Карчык елын башлады. — Ишеткәнем бар иде инде татарлар хакында,— диде.— Кысык күзлеләр, чем каралар... Ул җәйдә Марина әнисе белән үпкәләшеп килде. Чаллыга вакытын нан алда кайтуының сәбәбен сораштыра башлагач, бу күңелсезлекнс Миңлеәхмәткә дә чишеп салды. Егет ул вакытта актан-карадан сүз әйтмәде. Октябрь бәйрәме җитәрәк, бу вакыйганы яңартып — Мин эштән бер-нке көн сорадым, әйдә, Маринам, әниеңнең хәлен белеп килик! — диде.— Әниләр белән ачуланышып яту — эш түгел! Әллә кайчан кайтып күренәселәре генә калган икән. Миңлеәхмәтне Мариналарның бөтен поселогы, чират төзеп, кунакка йөртте. Әни кариык канаты чыккан кош кебек талпынды. — Әллә туйны да хәзер үк ясыйкмы, Мнннахматушка? — диде хәтта. — Диплом алгач, — диде Миңлеәхмәт. — Алдан ук шулай сөйләштек, маманя, хәзер килеп житә ул, самогонны әзерли тор! Яшьләрне Чаллыга озатканда, поселоктагы бөтен халык үзара туганлашып беткән иде инде. Бер-берсенә иң кадерле сүзләрен, иң изге теләкләрен әйтештеләр. Миңлеәхмәт тамбурдан — Хай живе, раданська Украина! —дип кычкырды. Бу —аның украинча белгән бердәнбер жөмләсе иде. Аңа җавап итеп, украин картлары: — Рахмат, рахмат! — дип кул болгадылар. ... Марина иртәнге нурга өртелгән дымсу үлән арасында ауный. Кыз баланың күңелләрен күккә күтәрергә күп кирәкме? Шул кара егетнең килделекиттеле җыры сызгаланган кәгазь кисәге дә җитеп ашкан! Каян гына болай таң-иртәдәи кулга килеп керде соң әле? Марина сискәнеп китте. «Зөһрә ничек монда килеп чыккан сон? Чаллыда бөтенләйгә калганмы ул? Кайда эшли? Кайда яши? Ник болар- ның берсен дә сорашмады ул? Кеше кайгысы төштән соң дигәннәре шул микәнни соң?» ... Сизә Зөһрә: Маринаның туе да озакламаячак. Туйда счкереп- спкереп бииселәр бар әле! Иң очып биючесе Зөһрә булачак. Ул. шыпырт кына, украинча бию өйрәнеп йөри. Башына кияргә мен тасмалы такыя да әзерләде. Шундый чакта китәләр димени?.. Көч сынашканда Участок кызларын сменадан соң цех начальнигы бүлмәсенә чакырдылар. Зөһрә җыелышларны яратмый. Бүген ул иртәдән үк чаңгылар күтәреп килгән иде — эштән соң завод белән ГЭС поселогы арасын шуа-шуа үтмәкче. Җыелышка калсаң, чаңгылы сәфәр турындагы ният барып чыкмый. Шулай да бүгенге җыелыш турындагы хәбәр Зөһрәнең ачуын кабартмады. Җыелышы чаңгыга караганда кы- зыклырак, файдалырак булачак. Кыз бу көнне күптән көтеп йөрде. Начальник җыелышның максатын бер-ике сүз белән генә аңлатты, һәр ел башында булып уза торган вакыйга иде бу. Коючылар ел дәвамында башкарылырга тиеш эшне билгелиләр, планда каралганга өстәп, йөкләмәләр алалар. Ярыш оештыралар. Ярышның һәр шарты, йөкләмәнең күләме һәм сыйфаты кәгазьгә теркәлә, үзара ярышучылар. шунда язылганнар белән ризалыкларын белдереп, имзаларын куялар. Башта коллективлар арасында килешүләр төзелде. Аннары аерым эшчеләр үзләренә тиң кеше сайлаштылар, көч сынашыр иптәшләрен билгеләделәр. Чират Зөһрәгә дә җитте. — Я. Алмаева! — диде цех начальнигы. — Сине остазың Мәрвия апаң үзе ярышка чакыра. Ни диярсең? Икенче разрядың белән Мәрвия апаңа каршы тору кыенрак булыр булуын... Разрядының түбәнлегенә Зөһрә зур әһәмият бирми. Мәрвия койган катлаулы калыпларны инде аның да койганы бар. Брак бирмәде. Аерма хезмәт хакында гына. Бер үк эш өчен югары разрядлылар күбрәк ала. Хикмәт анда түгел. Зөһрә тәвәккәлләде. — Мин риза! — диде. — Тик килешүдә алдан каралган шартларга өстисе бер шартым бар. Бөтен ыгы-зыгы шуннан башланды. Зөһрә кою заводында чималны янга калдыру турында сүз кузгатты. Моның гаҗәеп зур мөмкинлеген ачты. — Безнең болванкалардан бармак башы чаклы деталь килеп чыга. Металлның яртысыннан артыгы яңадан чималга әйләнеп кала, әрәм була. Юкны бушка бушатабыз... Әле биш-алты ел гына элек бу җирдә шып-шыр басу иде. Хәзер монда баһадир завод эшләп утыра. Коючыларның май кебек җылы бүлмәсендә, авыз җәеп, шул сүзләрне әйтергә кирәк бит, ә?! Кем сөйли диген әле син аны? Аягы керсә, башы кермәгән, бүген эшләсә, иртәгә заводыңны ташлап шәһәргә, институтка сызарга торган бер кыз бала. Башына мондый уй кергәч, Зөһрә үзе ачкан яңалыкка ирешү юлларын да эзләп карады. Бик катлаулы булып чыкты. Зөһрә башы гына җитәрлек түгел. Күп исәпләргә, сынаулар үткәрергә кирәк. Эш калыплар ясала торган формаларның үзен үзгәртүдән башлана. Станокларны туктатырга кирәк. Конвейер дигәнең исә бер генә минут та тукталмаска тиеш. Завод дәүләт тарафыннан кабул ителгән, димәк, ана план салынган. Минут саен диярлек заводның баш конвейерын нан машина килеп чыгып торырга тиеш. Ун меңнәрчә эшчеләр әнә шул машина ясалсын өчен көч сарыф итә. Зөһрә дигән бер кыз әмере белән кинәт шул бөек хәрәкәт тукталып калсын, имеш. Белә Зөһрә, үз сүзенең зур гауга куптарасын бик яхшы белә. Әмма әйткәненнән кире чигәргә теләми ул. — Исраф малның күплеген исәпләп караган идем — чәчләр үрә торды. Күз йоммыйк әле, җәмәгать! Яна шартым менә шул кем дә кем яңа төр калыпка күчеп, экономия өлкәсендә моңарчы күрелмәгән резервтан файдаланырга риза, әйдәгез минем белән ярышка! Станокларның барын берьюлы туктатмабыз, берәм-берәм. Аның каравы, соңыннан тагын да ныграк тырышачакбыз. Башлангычы куркыныч булса, тәвәккәллекнең нәтиҗәсен күзаллап карагыз! Тонна-тонна җирән балчыгыбыз янга калачак. Балчык кына дисәк тә. аның составына кергән кайбер матдәләр әллә кайлардан китертелә бит, үзегез беләсез, алтын бәясенә төшә... Бу кадәресе һәркемгә аңлашыла иде. Кызлар кайчак ул балчык ның җитешмәвен дә татыйлар. Смена азагына балчык җитми кала. Измәгә салынырга тиешле ниндидер бер матдә юклык аркасында бал чык әзерләүчеләр чарасыз утыра. Балчыкны янга калдыра башласаң, эштәге өзеклекләрдән котылыр идең. — Нигә аптырап калдыгыз? Зөһрәнең бу соравы партоешма секретарен айнытып җибәргәндәй итте. Ул әлегәчә сүзгә кушылмый утырды. Мәсьәләнең җитдилеге ашыгуларга урып калдырмый. — Син нәрсәне нәрсәгә бушатасыңдыр, сеңел?—дип, цех начальнигы кара көеп, кисәтү ясады. — Мондагы күпчелек заводның нигезен салуда катнашкан кадровый рабочийлар. Егерме биш яшьләре тулмас борын заводның ветераннарына әйләнгән кешеләр алар. Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетсен! Зөһрә аңа да үпкәләмәде. Беренчедән, сүзенең хаклыгына ышануы көчле иде аның, икенчедән, фикеренең каршылыкка очравын алдан белеп, көтеп торды. Ул, үзе койган калыпларның кайда барып керүе, нинди эшкә яравы белән кызыксынып йөри торгач, гаҗәеп бер хакыйкатьне ачыклады Калыплар үзләре дә коточкыч калын итеп коела, аларга салып катырыла торган металл да, ясалачак детальгә караганда, искиткеч зур иде. Кыз чималның шул кадәр күпләп исраф ителүенә гаҗәпкә калды. Ярты гына миллиметр юкарак итеп коелса да. смена саен әллә ничә тонна калыплык балчык һәм металлны саклап калырга мөмкин. КОЯШ ТИМВИКОВА ф АГЫМ УРТАСЫНДА — Син, сенел, кем, Алмаева иптәш, хәзергә, элекке шартларга нигезләп төзелгән килешүгә кул куй. Ә бу яңа фикереңне рационализаторлык бюросына җиткерергә кирәк. Икесе ике төрлерәк нәрсәләр болар. — Секретарь бик аңлаешлы итеп сөйләде. — Эштә арыганбыз, сүзне озакка сузмыйк. Ярышка тәвәккәлләсәң, кул куй! — Мин ел саен кабатланучан шаблон шартларга риза түгел. Зөһрәнең кыланышы кырдан узды, һәрхәлдә, җыелыштагыларга бу шулай тәэсир итте. — Ярый алайса, фикер алышыйк! — диде секретарь. — Алмаева иптәшнең тәкъдимен кем кабул итә? Мәрвия урыныннан сикереп торды. — Нигә без һәр капризга җавап биреп торырга тиеш әле? Без ачкан ярыш станокларны туктатачак, кем риза булсын аңа? Мәрвия үзе белән ярышырлык башка кеше тапты. Зөһрәнең сүзен үргә алган кеше булмады. Секретарь гына бу фикерне, алдан бик җитди әзерләп, завод күләм киңәшмәдә кузгатачагын әйтте. Зөһрәне шул кадәресе дә шатландырды. Димәк, аның башына тузга язмаган борчу кермәгән, кирәкле уй кунган! Бөтен коллектив бер булып ярыш килешүләре төзегән u _р ялгызы читкә тибәрелеп калса да, өйгә кайтканда, Зөһрәнең кәефе начар түгел иде. Мәрвиянең эндәшми торуын да, ул, үтәр әле, диг көтте. Әйтер әле бер сүз — күңелләр арасына салкын өрүче җил тынар да куяр. Аһ, бу кеше күңеле шул җилләр, сулар, бозлар кебек кенә булса- чы! Җиленнән ышыкланып котылырга; бозын, ут ягып, эретергә; суының агым юнәлешләренә кадәр үзгәртеп бетерергә мөмкин. Кеше күңеленең бер генә талпынышын үз теләгенә буйсындырып кара син! Зөһрә хәзер Мәрвия апасының борчуларын басарга, ике арага кереп оялаган аңлашылмаучылыкны юкка чыгарырга җанын да кызганмас иде. Әйтсен иде бер сүз! — Син, Зөһрә, яхшы чакта, кит бездән, кит!.. Барыбер беркая да китә алмасын белеп әйтүе микән’ Мәрвия бүлмәдән чыккач, Зөһрә үзенә шөгыль таба алмый интекте. Кин тәрәзә төбендәге радиоалгычны да боргалап карады. Уйларын басарлык сүз дә, җыр да ишетмәде. Газеталарга күз йөгертеп чыкты. Күзләре генә сүзләр укыды, башындагы борчу сөреме барыбер таралмады. Китаплар актарды. Җан тынычланмады. Мәрвиянең рәнҗеше йөрәккә кан саудырган. Зөһрә, бер китапны ачты да, диалоглар күп булуын хуп күреп, шуны укырга ниятләде. Караватына барып утырды. Әсәрдәге вакыйгалар эченә кереп чумарга, үз хәлләрен онытырга теләде Булмады. Әгәр шул вакытта, ишек ачылып китеп, аннан авызы-күзе көлеп торучы Табибә килеп кермәсә, барыбер дә тынычлана алмаган булыр иде ул. Табибә, исәнлек-саулык та сорашып тормастан. — И-и, җаныемдыр ла, ярый әле, син өйдә туры килдең!—дип, Зөһрә янына килеп утырды.—Очам, очам, кая барып кунар җир тапмыйм. Зөһрә ни дияргә дә белми иде әле. — Бәхти әйтә, син — хыялбаш, ди. — Табибә кыткылдап көләргә тотынды. — Хыялбаш, имеш! Бу сүзнең бит. мин әйтәм. ике мәгънәсе бар. Кайсыдыр якта тиле-миле ксиегә хыялый диләр. Җыры да бар әле. , Суга балык оялый. Я булырмын бик бәхетле, Я булырмын хыялый. Табибә, җырлап туктагач, аңлатып та бирде. — Менә мондагы «хыялый» дигән сүз саташу, акылдан язуны ан- лата бит. Табибәнең шулай тиктомалдан жыр көйләве, такмак уңаена биеп биеп алуы сәер иде. — Ни булды соң сиңа, Табибә апа? — Бәхти әйтә, син, Табибә, җир ярыгы майлап йөрисең, ди. * — Кайчан күрдең? Мәрвия апа янына килгәнмени? — Юк. Мәрвия янына түгел. Бәхти әйтә, синең кебек жир ярыгы = майлаучылар булмаса, ди, бу дөнья күңелсезләнеп калыр иде, ди. J — Ник алай әйтә? Нәрсәне жир майлау ди соң ул? Ниһаять, Табибә тыныч кына аңлатуга күчте. Хикмәт шунда — кыз л көздән үк тавыш күтәреп йөргән иде. Ул чакта Табибә жылылык үзә- | генең яңа бинасын салуда эшләде. Вакыт тар булгач, ул тирәгә шә - һәрнең иң уңган төзүчеләрен жыйдылар. Нәкъ шул чакта, үч иткән дәй, шәһәр өстен сөттәй томан каплады. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәсе мондый көннәрдә манара краннарын эштән тыя. Кая барып бәрелер урын тапмады Табибә. Өзгәләнде. Төзелеш на- о чальнигыннан: — Нишләп прожекторлар көйләп куймыйбыз сон? — дип тә сорап 2 карады. Анысы: — Аны син генә уйламаган, мин дә бик яхшы белом, баш каты рып йөрмә! — диде. — Шул кадәр краннарга прожектор каян алып * бстермәк кирәк? Начальникның вагоныннан чыгып барганда, Табибә дүрт ягыннан * дүрт прожектор белән яктыртылган бер плакатны күреп алды. Аңа «ТЭЦның яна чиратын срогыннан алда сафка бастырыйк!» дигән сүзләр язылган. Кызның башына уй килде. «Бу плакат өчен көн як тысы да житкән бит инде!» Ул кире борылып начальнигына керде. Үсеп житмәс борын кәкрәйгән кыяр сыйфатлы агай бу юлы аны ачуланып куып чыгарды. — Кушмаган эш артыннан аяк киеме туздырып йөрмә! — диде — Бар, кант та ял ит! Синең средниең түләнә, атаң башы кирәкме тагын? Табибә юл буенча үзалдына үртәләп кайтты. «Средний да средний, диләр. Әйтерсең мин акча сорарга кергән!» Бу юлы кыз шәһәр үзәге нә, партия комитетына ук килде. Беренче секретарьның ишек төбен дә утыручы ханым Табибәгә: — Сүзең эш турында булса гына, биш минутка кертәм, — диде. — Миңа биш минут кирәкми, ике минуты да житкән! Керде Табибә. Аңлатты. Башта ул сораулар тезеп куйды: — ТЭЦның икенче чиратын сафка бастырырга кирәкме? Ашыгыч мы? — Кирәк һәм ашыгыч, — диде секретарь. — Тәкъдимегез нинди5 — Минем утыз-утыз биш тонна күтәрә торган краным менә инде өч көн тик тора. Кран эшенә бәйле алты әзмәвердәй ир вагонда, кы рын ятып, шашка шакмагы шуыштыра. Ә плакат тора. Көндез дә, кич тә. Безне мыскыл иткән кебек тора. Кирәкми аңа ул прожекторлар' Көн яктысы да бик житкән! Секретарьның йөзендә теләктәшлек галәмәтләре күрмәгәч, үзенең «жаныемдыр ла»ларын кыстырып инәлергә тотынды Табибә. — Томан беткәч, кире илтеп куярмын, үзем жавап бирермен' дип тә карады. Секретарь телефонга сузылды. Икенче көнне томан тагын да куерак иде. Куркынычсызлык сак лау техникасы инженеры, койрыгы пешкән песи кебек, кран тирәли сәгатьләр буе әйләнеп йөрде. Табибәгә бәйләнер урын тапмады, кы < кагыйдәне һич кенә дә бозмаган хәлдә, рәхәтләнеп эшли бирде. 4 ■бара, матурлана, җылына, җанны тәмам шаштыра инде! < Шактый ара узгач кына, Зөһрә үзе утырган вагонда ук Мәрвиянең = дә кайтып килүен күрде. Заводта чакта: «Бүген бергә кайтып булмас, ж мин комитетка керәм әле», — дигән иде, үзе шул ук трамвайга өлгергән. = Зөһрә, ашыгып килеп, аның янына басты. — «Пятачок»ка чыгабызмы бүген, Мәрвия апа? — Минем белән генә биергә булсаң, чыгам. — Синең белән генә, Мәрвия апа! Без икәү биербез, Бәхтя абый = гармун уйнар!.. о Кызлар килгәндә, мәйданда «пыр» килеп танцевать итәләр иде инде. * Баянда, чыннан да, Бәхти уйный. Зөһрә туп-туры аның янына үтте. Мәрвия читтәрәк калды. Бу хәлгә Зөһрә үзенчә бәя бирде. Мәрвия апа дөрес эшли дип уйлады ул. Кайсы татар кызының, яраткан егетен күргәч, атылып-бәрслсп, аңа сарылганы бар? йөрәгенә генә буйсынса, бик барыр иде дә, башкалардан ким сарылмас та иде, борыннан килгән гадәт җибәрми. Әйбәт гадәтме бу, начармы - - кем белсен?! Ни буласы булган, ул кадэресен бүгенге яшьләргә кадәр ата-баба хәл итеп куйган, шуны канына сеңдергән: яратам, дип. ир-егет алдында туарылма, тешеңнең агын күрсәтмә! Яратуы хак булса, нишләргә кирәген егет үзе белер. Син — кыз, алдыңны-артыңны карап йөр, хисләреңне тезгендә тот, бәхетең сәгате сукканны көтәргә өйрән! Кызларны яшьсез елата, ■сусыз батыра, суыксыз өшетә, утсыз көйдерә торган бу гадәткә Мәрвиянең буйсынырга теләмәгәнен, Бәхтигә: «Син кирәк миңа!» дип таләп куйганын Зөһрә белми иде. Мәрвиянең хәзер дә Бәхтидән читтә торуын ул бик урынлы, гадәтчә дип санады. Мәрвиянең күзенә исә ак-кара күренми. Алдында — бары Бәхти генә, колаклары фәкать баяннан Бәхти бармаклары басып чыгарган авазларны гына ишетә. Ник шунда җирнең асты-өскә килми — Мәрвиянең хәзер анда кайгысы юк. Ул бер генә нәрсәне белә монда, бер-ике генә адым ераклыкта Бәхти бар, Бәхти баян уйный. Бу баяннан таралган көй башка берәү дә белмәгән, бары Мәрвиягә генә аңлаешлы мең төрле вәгъдәләр бирә. Өметсез — шайтан, диләр, бәлки әле Бәхти бүген алармы озата кайтыр, Мәрвияне үз янында калырга чакырыр да «Минеке бул!» — дигән үтенечен белдерер. Кыз күз кырые белән генә егетне күзли. Әнә Зөһрә аның янына барып та җитте. Гөлдер-гөлдер сөйләшә дә башладылар. Зөһрә, мөгаен «Без килдек. Бәхти абый. — дигәндер. — Мәрвия апа да монда!» Хәзер егет күзләре белән Мәрвияне эзләп табар. Күз карашлары очрашыр. . Әй. дөнья! Ник соң син үз кешеләреңнең теләкләрен шулай сансыз- лыйсың?! Нигә вакыт-вакыт аларның көткәненә капма-каршы нәрсәләр китереп чыгарасың, ник кешедән «Тумавым яхшырак булган икән!» — дигән мескенлек сыгып чыгарасын?! — Исәнмесез-саумысыз. Бәхти абый! — диде Зөһрә.— Без килдек, яле, без ярата торган көйне уйнале! Башка чакта, Зөһрәне күреп алгач, Бәхти уенын «шып» туктата, кыз белән иркенләп сөйләшергә тотына торган иде. Майдандагылар теләсә нишләсен — Бәхти Мәрвияләр бүлмәсе турында хәл-әхвәл сорашмыйча баяныннан ялгыш бер аваз да чыгармый. Шул арада янга Мәрвия дә килеп баса. Сәламләшәләр. Сүзсез генә. Карашып кына. Аннары Бәхти Мәрвия яраткан «Яшьлегем» вальсын сузып җибәрә. Егет уйный, Зөһрә белән Мәрвия туйганчы бииләр. Мәйданны бер урап чыккач. Мәрвия тагын да кыюлана төшә, җырның сүзләрен дә әйтә-әйтә әйләнә. ...Әгәр, иркәм, ай шикелле Булалсам иде мин дә. Алдыңа туктар идем лә Айрылмас идем бер дә1 Шушы кичәләрдә Зөһрә үзен Бәхти белән Мәрвиянең элемтәчесе итеп тоя иде. Тик бүген, бу ни галәмәт — Бәхти уенын һаман туктатмый. уйный да уйный. Сәламне да башын кагып кына кабул итте, йөзен кире якка ук борып куйды, һаман бер көй биючеләрне ялыктыргач, мәйдан уртасында кеше калмагач кына, ул беразга туктап торды. Шунда «Табибәне күрмәдеңме?» — дип сорады. Зөһрә үзен ут белән су арасында калгандай хис итте. Ул бер Бахтинең кире якка борылган тузгак башына, бер шактый еракта басып калган Мәрвиягә карады. Аны үз янына чакырып кул да изәгән иде. Мәрвия ашыкмады. Инде өченче биюне башладылар. Зөһрә һәр бию артыннан «Яшьлегем»не көтте. Бер-бер артлы бөтенләй кызыксыз көйләр яңгыраган иде, яңасы барыннан да яманрак килеп чыкты. Үзара сөйләшкәндә. Мәрвия гел: «Мин аны яратмыйм!» — дип телгә ала торган «Барыня» көе иде бу. Бусы — бер хәл. Калганы тагын да шаккаткычрак булды: әлеге үзе өнәп бетермәгән көйгә. «пятачок»ның баянчыга каршы ягыннан, туфли үкчәсе белән асфальт «идәннән» очкыннар чәчрәтә-чәчрәтә. Мәрвия килеп чыкты. Ул аның, эреэре атлатып, әйләнеп узулары, ул аның, баянчы каршына килеп җиткәч, теттереп «Чәчетка» сиптерүләре — мәйдандагы халык «аһ» итте. Мәрвия шактый вакыт ялгызы гына биегәч, аны хуплау, куәтләү йөзеннән, бию мәйданына Зөһрә дә кыяр-кыймас кына аяк басты Бо- ларның парлап тыпырдавы башкаларга үрнәк күрсәтте, икенче якта да биергә тотындылар, өченчеләр, дүртенчеләр кушылды. Ниһаять, үзләренең игътибардан читтәрәк калуларын искәреп. Мәрвия Зөһрәгә — Әйдә ычкындык! — диде дә мәйданның иң караңгы читенә атылды. Зөһрә аның адымына көчкә иярә иде. — Кая чабасың шул кадәр? — Йөрәгемә чыдаша алмыйм! Мәрвиядән мондый сүзләрне сирәк ишетәсең, кичерешләре турында тел тибрәтергә дә яратмый. Менә хәзер. Мәрвиядән нидер ишетергә өметләнгәч тә. Зөһрә кырт кисеп сорау бирергә батырчылык итмәде. Күңел сизенүен сизенә: Мәрвиянең җене сөймәгән көйгә сиптерүе дә. соңыннан караңгылыкка уктай кереп чумуы да. инде менә чатыр чабып өйгә ашыгуы да тикмәгә түгел, бу — Бәхтигә булган мәхәббәт әкәмәтләре. Зөһрә Мәрвиянең беләгенә сарылды. Юл буе сүзсез атладылар. Зөһрә, эчтән генә, Мәрвиянең чишелеп китүен. Бәхти белән ике араларындагы мөнәсәбәтне тәфсилләбрәк сөйләвен көтте. Ник дисәң, кыз күңеле үзенә дә шул көннәр якынлашуын тоя. Ничек буласын гына белми: кем яндырыр аның йөрәген, кай тарафтан килеп чыгар ул егет? Болары әлегә билгесез. Жан гына талпына, очына, эзләнә. Бүлмәгә кергәч, юл буе ишетергә теләп тә ишетә алмаган сүзләрне сөйләтергә ниятләп, Зөһрә — И, бәхетле дә син, Мәрвия апа, ээме? — диде. Мәрвиягә шул сүз генә җитмәгән икән. Ул, гөрселдәп, караватына ауды. — Бала шул син, бала! Бәхет белән бәхетсезлекне генә дә аера •белмисен. * Зөһрә шатланды: менә хәзер ул үз бәхетенең нәрсәдә икәнен аңлатып й бирәчәк, көткәнне сөйләп китәчәк. — Беләм! — Зөһрә, шаянланып, үчекләргә тотынды.—Син шундый^ итеп биедең, шул кадәр көйгә китереп бастың, бәхетле икәнеңә берәү- £ нен дә шиге калмады! Мәрвия ятагына капланган җирдән кинәт күтәрелде. Чәчләре тузгы- з ган, кешелеккә кия торган иң матур күлмәге таушалып та өлгергән, ка- < рашлары билгесез ераклыкка юнәлгән. ♦ — Бәхеттән генә бииләрмени, бала? < — Бәхеттән бииләр, жырлыйлар, ә бәхетсезлектән елыйлар. — Бии-бии елап та була ул, сеңелкәем. Менә мин бүген, жаныма ° урын таба алмый, сагышымны кая куярга белми, аптыраганнан бие- = дем. Елау иде ул, елау иде! — Ул тагын караватына капланды. Мендәр- * ләр, юрганнар аша аның үзәк өзгеч тонык сулкылдавы ишетелә баш- J лады. • Аны юатырдай сүз таба алмасын тоеп, Зөһрә коридорга чыкты. Нигә комачауларга? Еласын. Бушансын кеше. Шаһитларның кирәге юк. Q Ары сугылды, бире кагылды Зөһрә, туктатырлык җай таба алмын * йөрде. Кызыл почмактагылар телевизор карый, әллә ничә серияле фильмның азагын күрсәтәләр. Зөһрә аның баштагыларын карамаган иде, монысын гына күрүдән мәгънә юк. «Кызлар клубы»на челтәр бәйләргә өйрәнүчеләр тулган. Зөһрә бу түгәрәккә язылмаган иде, хәзер генә кушылып китеп булмый. Киләсе ел башыннан ук йөрер инде: бәйләргә дә, тегәргә дә ярата ул. Монда бит барысына да нечкәләп өйрәтәләр. Түгәрәк җитәкчесенең; «Сулга биш күз чалдыгызмы? Ярый. Хәзер — уңга!> —дип аңлатуы ишетелеп калды. Зөһрә ишекне ябып куйды. Табибәләр ишеген шакыганда, Зөһрә аның өйдәлегенә өметтә итмәгән иде. Җавап-фәлән ишетелмәгәч, ул тотканы тартып та карады. Ишек ачылып китте. Бүлмә яп-якты. Табибә өйдә берүзе. — Йокламыйсыңмы әле, Табибә апа? Берәр партия шахмат уйныйбызмы? Зөһрә Табибә янына еш керә. Монда рәхәт ана. Табибәнең үз күрүен, туган итүен тоя. Яңа шигырьләрен дә ул хәзер беренче булып Зөһрәгә укый. Кайчак алар эштән кайтышлый трамвайда очрашалар. Табибә һаман ТЭЦ төзелешендә, кою заводы ягында эшли. Трамвай вагонында чакта өсләренә карасаң, талчыгулары да сизелә: берсе кою станогы янында көн уздырган, икенчесе яна гына гына кран кабинасыннан төшкән. Башта сүз дә ялганмый. Сәламне дә ым белән генә бирешәләр. Бераз баргач, Табибә кинәт ачылып китә. Сумкасыннан таушалып беткән куен дәфтәре чыгара. — Яна шигырь яздым. Төш вакытында гына күчереп куйдым әле, менә укып кара! —ди. Трамвай бара да бара. Яна шәһәр турысына жнтә. Җир астын уеп ясалган араны кичә, кызлар аны сизмиләр дә: сүз — шигырь, китаплар, киләчәк өметләр турында. Бүлмәләрдә әллә ни еш очрашып булмый. Зөһрә — сменалы эштә. Бер берең белән өйдә очрашу тагын да рәхәтрәк. Табибә хәзер дә, иң кадерле туганын күргәндәй, Зөһрәне күрүгә, кнтап-дәфтәрләрен читкә этте. Шахмат тезделәр. Табибә ак һәм кара пешкаларны кулына алып, артына яшерде. — Кайсы? — Мин сораганда, син гел сул кулдагысын аласың, аннары отасын. Мин дә сулдагысын сорыйм әле! — Сул кул — йөрәк ягы бит ул, җаныемдыр ла! Мин аны шуна күрә генә яратам. Мат куюга бер катышы да юк. Мат куюда йөрәк түгел, баш кирәк! — Йөрәк ягы булса, ни? — Зөһрә уенны башлап та җибәрде. — Йөрәк — мәхәббәт учагы! Кызлар, телләренә ни туры килсә, шуны такылдый-такылдый, уенга бирелделәр. Берсе йөрешен ясап куя да өзелгән сүзне дәвам итә, икенчесе уйлый, яңа йөрешкә юл эзли, тозак кора. — Мин күлмәклек алып кайттым әле бүген, әнә, тумбочкада! — Шаһ сиңа! — Зөһрә, тактаның Табибә ягындагы өслегендә җайлы бер юл тапкан булып, фил белән бер пешканы сугып алды. Корольгә куркыныч белдерде. Аннан урыныннан ук торып китеп, Табибәнең күлмәклеген карый башлады: — Аб-бау. Табибә апа, бигрәк матур, гел челтәр генә, гипюр диләрме әле? Үзе ап-пак, кер күтәрмәс инде? Бусы эчлегемени? Ак атлас. — «Шаһ» биргән буласың, ашыйм бит мин синең бу слонынныГ Ачуланма, җаныемдыр ла! — Табибә Зөһрәнең уйламый ясалган йөрешен үзенә зур файда белән ябып куйды. — Ефәк җептән бәйләнгән гипюр ул, җаныемдыр ла! Ак, ап-пак! Миңа нәкъ шундые кирәк иде. Кер күтәрә торган күлмәкләрдән туйган. Кер тидерергә ярамый торганын эзләдем. — Мин йөрдем, Табибә апа. — Зөһрә сүзне тагын күлмәклеккә китереп ялгады. — Моны кайда гына киеп булыр икән соң? Зөһрәгә мода җене кагылмаган әле. Башта уку белән бик мавыкты, аннан яңа эшкә күнекте. Менә хәзер генә толымнарын сүтеп, чәч очларын бөтеркәләндереп йөри башлады әле. — Бу пешканы ат белән алабыз, королеңә шаһ, икенче йөрештән ферзең оча! — Табибә ат белән йөреш ясаган кулын югары күтәрде — Ә бу ак челтәр күлмәкне, җаныемдыр ла, Табибә апаң туйда киячәк! Белдеңме? Әйтсәм әйтим инде: без Бәхти абыең белән загска гариза бирдек, тиздән — туй! Зөһрә җиңелде. Уен башында ук ферзеннән колак каккан шахматчы ничек җиңсен инде? Тик монысы гына аны гарьләндермәде. Табибә ни сөйли диген син, Табибә?! Зөһрәнең күзләре мат алудан түгел, яңа хәбәрдән шар булды. Табибә исә туй хәбәренең тулай торактагы кызларга, бигрәк тә Мәрвия бүлмәсендә яшәүче Зөһрәгә ничек тәэсир итәсен белеп тора. — Менә шулай, җаныемдыр ла! Ул ишек ягына күчеп басты. Шактый озак сүзсез торды. Зөһрә анын килешле итеп кистерелгән кыска чәченә, түгәрәк йөзенә, бөтен бүлмәне шатлык белән тутырган нурлы күзләренә сокланып карады. Табибә күкрәк тирәнлегенән чыккан басынкы, йомшак тавыш белән шигырь сөйли башлады: ...Дәрья таптым, яна дәрья ачтым: Киңлекләре чиксез, үзе тирән, төпсез! Канла соң ул? Кайсы кыйтгада? Беркем белми! Табалмыйсыз минсез! Кыз, шигыренең һәр сүзенә аерым басым ясап, эчке мәгънәләр сала- сала, ашыкмыйча гына укый. Сүзе саен тавышы ныгый бара, ятлаганлыгы гел сизелми, онытмаммы, алда ялгышмаммы, дип. һич шикләнми. Шигырь юллары ана гүя күктән иңә. Тора-бара тавышка кисәтү, дөнья белән бәхәскә керү, кешеләрне сынашка чакыру сыман янгыраш өстәлде. Сусызлыктан сусаганнар ялварсыннар. Дөнья коргаксысын, ташлар ярылсыннар. Барыбер әйтмим, бирмим, дәрья — үземнеке! Үзем таптым, миңа булсын, миңа гына' Тулы дәрья сиңа нигә, димсез? — Олы хәсрәт, тынычсызлык — ул нәрсәгә? Үз өлешем минем хәсрәт, минем бәхет. Кайгым белән шатлык янәшә!.. Зөһрәнең япь-яшь башы бу хәлләрнең барын да сыйдыра алмын, кызның япьяшь йөрәге бу кичерешләрнең барын да кабул итми. Киләчәген уйлый башласа, күз алдына пи китереп бастырырга белми: бу Чаллы, бу КамАЗ хәлләренең бүгенгесе генә шулай акыл ирешмәс, колач иңләмәс, җан җилкендергсч булыр дисеңме? Зөһрә, коридорга чыккач, яңа гына ишеткәннәреннән бераз айныр өчен, караңгырак якка китеп, тын гына басып торды. «Табибә күңеленә яңа шигырь китергән вакыйга Мәрвияне авыруга сабыштырды. Кайчанга кадәр барыр бу буталчыклар, кайчан тын гына яши башларлар соң? Хәер, тып-тын яшәүнең ни кызыгы бардыр дип беләсең?!.» ... Яз килде. Шәһәрдә кышкы аяусыз суыклар шаукымыннан яшел лсген дә үзгәртми котылган наратларның хуш исе аңкый. Таңнарда кешеләрнең йөзен сыйпап-назлап, Кама ягыннан дымлы, йомшак җил исү- чән. Беренче җылы яңгырдан соң урамнар сафланып, чүп-чарлардан арынып калды. Туң хәлендә өнсез яткан җир дә җылынды, киң күкрәге белән иркен сулыш ала башлады кебек. Язгы һава, язгы җилләр, язгы сулар кызлар күңеленә өр-яңа җыр булып күчте, һәрберсенекенә. Аерым-аерым. Төрледән-төрле җыр булып... Зөһрә китап кибетеннән бер кочак инглиз китаплары алып кайтты, тәрәзә төбендә бармак төртерлек тә урын калдырмады. Заводның техник информация бүлегенә инглиз теле белүче лаборантка кирәк, ди. Мәрвия, кадрлар бүлегенә кереп, Зөһрә кандидатурасын күрсәтеп чыккан. Өйрәтеп тә куйды: — Үзеңне чакырып алып сөйләшсәләр, икеләнеп торма! — диде.— Булдырам диген. Өйрәнерсең. Бераздан укырга да җибәрәчәкләр, чит илләргә командировкаларга да йөртәчәкләр, Кызлар әле бүген генә Матрена түтинең бүлмәдәшен котларга бала табу йортына бардылар. Тәвәккәл хатын игез бала тапкан, игез кыз. Ул хатын больницадан сон монда кайтмый инде, яңа өйләнешүчеләр йортыннан үзенә квартира биргәннәр. Матрона түти белән Степан дәдәй һаман никах яңартып туймыйлар. Авызлары —авызда. Кайчан кермә, өстәлләрендә — самавар, чүтн-чү- гн килеп чәй эчәләр. Шатлыклары эчкә сыймый. Мәрвиянең баскан җирси ут алды. Шул хәлендә дә кеше язмышын кайгыртып йөрергә көч каян ала икән! Кем белә, бәлки кеше кайгысы артыннан йөргәндә, үзенеке бераз онытылып торадыр. Ялгыз башың уфтанырга калсаң, очына чыгып җитәрлекмени? Марина Украинага ялга китәргә җыена Кызлар шаярталар «Миң леәхмәтеңне дә алып кайт!» - диләр. Егетнең күзенә ак-кара күренер чакмы соң? Соңгы сынау язы. диплом язы аның. Марина юлга ялгыз гына чыга. Табибә шау чәчәкле ап-ак челтәрдән күлмәк тегә. Тиздән - туй!