А. С. ПУШКИННАН ЯҢА ТӘРҖЕМӘЛӘР
Һәйкәл Кеше кулы ясый алмас һәйкәл куйдым үземә, Үлән басмас аңа салган халык сукмагын. Патша баганасыннан да ашып менде күгенә Иелмәүчән горур башы, — тиңе юк аның. Юк, мин үлмәм бөтенләйгә, — лирасында җаным, Тәнем туфракка дүнгәч тә яшәр гомергә — Айлы күк астында калыр мәңге минем даным, Хәтта тик бер генә шагыйрь калса да җирдә. Шаным китәр җәелеп бөек Рус дәүләте буйлап, Исемем йөрер кабатланып барлык телләрдә, Атар мине горур славян, кыргый тунгус олылап, Киң далалар дусты калмык, тагын финнар дә. Халык мине озак ядлар — аның йөрәгендә Яхшы хисләр уяттым мин лирамда уйнап. Җырладым мин замананың авыр көннәрендә Изелгәннәр хакын яклап, ирекне зурлап. Буйсын тәңрең кушканнарга, шигъриятем минем, Курыкма син рәнҗеткәннән, таләп итмә дан, һич китмәсен исең мактау, хурлауларга синең, Бәхәсләшмә — ерак бул син әрсез-ахмактан. 1836 Мәгъдән базларында — Себердә Түземлекне горур саклагыз сез. Юкка чыкмас кыен хезмәтегез. Бөек уйлар сүнмәс сөргендә. Өмет сезгә куәт, рух бирер, Бәхетсезлек белән ул бер туган, Алып чыгар сезне караңгыдан, Зарыгып көткән гаҗәп көн килер: 8 «к У • м 19. 113 Зиндан ишекләре аркылы Сөю, дуслык барып җитәр сезгә, Җиткән кебек ерак өнегезгә Азат тавышым — җырым ялкыны. Өзелеп төшәр авыр богаулар, Бар зинданнар хәрабәгә калыр, Ирек сезне көләч каршы алыр, Тагын кылыч бирер туганнар. 1827 Вакх җыры Шат өннәр ник тынып калдылар? Яңгыра, гыйш-гашрәт җырлары! Яшәсен нәзакәт кызлары һәм безне сөйгән яшь хатыннар! Җамнарны тутырып алыгыз! Төбендә чыңласын, Шәрабка чылансын, Кадерле балдаклар салыгыз! Алыйк та җамнарны, күтәрик без бергә! Яшәсен шигърият һәм акыл гомергә! Син, изге кояш, ян! Бу шәмдәл калтырап яктырган урнында Сүрелгән төсле таң алдыннан, Акылның үлемсез кояшы нурында Ясалма хикмәт тә сүрелә — була фаш. Югалсын җәһаләт, мең яшә таң-кояш! 1825 Хыяллардан тәмам җаным бизде, Күңелдә юк хәзер теләк тә, Тик газаплар гына борчый мине, Җан бушлыгы салып йөрәккә. Явыз язмыш давылы харап итте Таҗга үргән чәчкә-гөлемне, Мин хәсрәтле, ялгыз көтәм инде Килерме дип соңгы көнемне. Кышкы җилләр тавышы шулай кайчак Килә сыкрап көзге салкында, Соңгакалган япа-ялгыз яфрак Ботагында тетри — талпына!.. Карт Мин элекке алчак түгел инде Бик күпләрне үзенә караткан: Матур язым, җәем үтеп китте Мәңгелеккә, кайтмас кабаттан. Амур, Амур7 , яшьлектәге аллам! Хезмәтеңдә бөктем билемне; Аһ, яңадан әгәр туа калсам, Алай гына бөгелер идемме! 1814 Шигырь чыгаручы үлеменә эпиграмма Җәннәт күрмәс мәрхүм Клит җаны: Гөнаһларның кылды зурларын, Оныт, тәңрем, яманлыгын аның, Ил оныткан кебек җырларын! 1814 Воронцовка Ярым милорд, ярым сәүдәгәр, Ярым хаким, ярым — җаһилдер, Ярым — кабих, өмет бар мәгәр, Бөтенләй дә кабих булыр бер. 1824 НУРИ АРСЛАНОВ тарҗемәпәр*