ВИТАМИНЛЫ ШИГЫРЬЛӘР
Иҗат портретына эскизлар 4ЛГЛ елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында яшь шагыйрь I xjQl Шәүкәт Галиев лирик шигырьләр авторы буларак катнаша. Биредә ул. үз тавышын ишеттерү белән бергә, каләмдәшләренең һәм, гомумән, бөтен татар сәнгатенең үсешен дә өр-яңадан күздән кичерү бәхетенә ирешә. Күренекле балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең дәртләнеп-илһамланып, елмая-елмая, шигырьләр сөй- ләвен Ш. Галиев аерым бер эчке дулкынлану, ләззәтләнү хисе белән тыңлый. Өлкән каләмдәшенең шигъри талпынышы яшь шагыйрь күңелендә ниндидер серле бер көч уяткандай тоела, аны үзе артыннан яңа киңлекләргә чакырып ишарәли... Әнә ул. сүзсез генә башын иеп, әле берничә сәгать элек үзе сокланып тыңлаган шагыйрьнең гәүдәсен самолетта Мәскәүдән Казанга алып кайтыша... Шигъри эстафетаны тапшыру өчен язмыш әйтерсең лә алдан шундый шартлар әзерләп куйган— Олы шагыйрьнең әлеге биеклектә, шигырьләре очышын дәвам итәргә теләгәндәй, соңгы тапкыр тирбәлүе гүя яшь каләмдәшенә үзе яулаган биеклекне күрсәтү өчен кирәк. Яшь шагыйрь исә, булачак остазы белән бергә, әйтерсең үзенең төп шигъри очышына әзерләнә... Кем белә, шагыйрьдә юморга һәм балалар әдәбиятына булган олы мәхәббәт очкыны да беренче тапкыр чын-чынлап әнә шунда кабынгандыр... һәм инде менә егерме ел буе ул, шигъри эстафетаны дәвам итеп, үстерә килә. Балалар поэзиясе Ш. Галиев иҗатының төп көзгесе ул. Бүгенге көнгәчә чыккан утыз китабының егермесе балаларга адресланган булуы да, нәкъ шушы өлкәдәге уңышлары өчен 1972 елда аңа республикабызның Г. Тукай исемендәге премиясе бирелү дә- шул хакта сөйли, һәм, әлбәттә, барыннан да элек, бу турыда аның әсәрләре, ши- гырьдән-шигырьгә үсә-ачыла барган осталыгы сөйли. Лирикада да, юмор өлкәсендә дә үз тавышын тапкан шагыйрьнең шигъри таланты ни өчен шушы юнәлештә үсеп китте соң? «Яңа көйләр» исемле беренче китабы турында ук Әхмәт Фәйзи: «Ш. Галиевнең җыентыгы безнең поэзиядәге бик күп бертөрле иске көйләр арасында үзенә колак салырга мәҗбүр итә торган «яңа көйләр» булып яңгырый»,— дип язган иде. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» поэмасы, лирик җырлары, балладалары, хикмәтле шигырьләре, шулай ук «Сөзгәк үгез маҗаралары» исемле юмористик поэмасы, «Фокусник килгән авылга», «Шалт, Мөхәммәтҗан», «Мәхәббәт уставы» һәм башка бик күп юмористик шигырьләре күптән инде укучыларның яраткан әсәрләре булып әверелде. Ләкин, минемчә, Ш. Галиевнең лирикасы — аның үз уңышы булса, юмор-сатирасы — татар поэзиясенең уңышы. Соңгысы әле бөтенләй диярлек бәяләнмәгән, ләкин, һичшиксез, безнең татар әдәби тәнкыйте ул хакта үз сүзен бер әйтер. Инде шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә килгәндә, алар — моны һич икеләнмичә әйтергә мөмкин — күп милләтле совет балалар поэзиясенең иң матур үрнәкләре рәтенә куярлык, аның уңышы итеп бәяләнерлек әсәрләр Димәк. Ш. Галиев иҗаты турымда сөйләшкәндә иң элек балалар өчен язылган әсәрләренә тукталабыз икән, бу аның иҗатын чикләү түгел, ә бәлки үткән һәм әле үтәчәк шигъри очышын бөтен дәвамлылы- гында һәм биеклегендә бер бөтен итеп күрү теләге. Ш. Галиевкә кадәр балалар шигъриятендә төп игътибар балага тормыш турында төшенчә бирүгә — аны табигать, җәнлекләр, кеше, хезмәт-профессия, туган ил. бәхетле бала чак һ. б. белән таныштыруга юнәлдерелә иде. Ә балалар психологиясен ачу. ничектер, икенче лландарак кала килде, Заманның күтәренке рухын, ирекле күмәк тормыш матурлыгын балалар күңеле аша ачыл бирүче шагыйрьләрнең берсе Б. Рәхмәт булды. Ш. Галиеа балалар поэзиясенә әнә шушы кыйммәтле һәм төп үзлекме югалтмаска, аның үстерелергә тиешлеген аңлап килде. Тик ул тематиканы шушы яссылыкта төрлеләндерү юлыннан китмәде — үзенчәлекле юмористик танып белү аша чынматик яктан чыгып кына системага салу-аңлату мөмкин түгел. Ш. Галиев шигырьләре иң элек үзләренең тематик... «сәерлеге» һәм шаян характерда булулары белән игътибарны җәлеп итә Әлеге сыйфат аерым чорда язылгаи әсәрләрдә генә түгел, аның бөтен иҗаты буенча сузылып килә; шигырьдән-шигырьгә күчә барып, художестволы фикерләү үзенчәлеген һәм иҗат принцибын билгеләүче төп факторга әверелә. Чыннан да . аның кыярлары — түбәтәйле, песие — мөгезле һәм сакаллы; чебешләре самолетта оча, куяны физзарядка ясый, ә шөпшәсе, мылтык көпшәсеннән атылып... филне бәреп ега. Әйе, «колакны торгызырлык» сәер хәлләр ич һәм алар шаянлык белән бергә үрелеп килә. Шагыйрь үзенең бер китабын «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр» дип атаган иде Әлеге «гаҗәп» сәерлек һәм «мәзәк» шаянлыкның болай янәшә торуы, үзара тыгыз бәйләнештә килүе бер дә очраклы түгел. Чыннан да, сәерлек — юморның аерылгысыз бер үзлеге бит ул. Мәшһүр Чарли Чаплин әйткәнчә, бетен комик ситуацияләр — гадәти булмаган шартларда гына ачылырга мөмкин Юмористик иҗат принцибы гадәти системалылыктан читкә чыга, чынбарлыкны ул «бер читеннән» (Н В Гоголь) эләктереп ала. Ш. Галиевнең «Узып киттем мин автобусларны» шигырендә, мәсәлән. Шәвәли җәяүләп... автобус, троллейбус, «Волга», «Жигулипларны артта калдырып китә. Башта шикләнебрәк торсак та, без соңыннан моңа ышанабыз —ул аларны туктап торганда узган икән... Әйе, предметлар без күрергә гадәтләнгән үзлекләре белән генә яшәми. Кайчакта аларның очраклырак билгеләре дә «баш калкыта». Әлеге мисалда да шулай: машина турында сүз чыккач, без иң элек аның хәрәкәт итү үзлеген күзаллыйбыз Ләкин ул туктап та тора лабаса. Юмор чынбарлыкны өнә шундый «туктап калган» моментында • К у к а |> к н и А. Чарли Чаплин М . 1960. 74 бит. барлыкның яңа катламнарын тикшерергә кереште. Аңа эзләнергә, иҗади экспериментлар үткәрергә аларны вакыт сынавы аша уздырырга кирәк иде. Ул турыдан-туры татар балалар поэзиясе традициясенә: фольклор, Тукай, Ә. Фәйзи. Б. Рәхмәт иҗатларына таянды Ш. Галиев шигырьләре күктәге йолдызлар кебек сибелеп, төрлесе төрле зурлыкта, төрле яссылыкта бер-берсеннән аерылып торалар. Шагыйрь юмористик анализ аша гадәти генә нәрсәне дә кырыкка ярып карый белә. Шуңадыр, аның шигырьләрен те РАВИЛ КУКУШКИН ф ВИТАМИНЛЫ ШИ1 ЫРЬЛЭР ф эләктереп ала да инде, һәм безнең, туктап торырга кирәк булганда, хәрәкәт итүебез — алдануыбыз — көлке тудыра. Шулай итеп, беренчедән, гадәти күренешләр дә кинәт сәер үзенчәлекләре аша экзотик бер тамашага әверелеп килеп баса; икенчедән, тасвирланган объект күпкырлы булып ачыла (очраклы һәм, әлбәттә, асыл үзлеге белән дә); өченчедән, әлеге каршылык аша ачылган образ безгә көчлерәк тәэсир итә һәм хәтердә озаграк саклана. Димәк, юмористик әсәр тормышны «бер читеннән» генә эләктерсә дә берәгәйле эләктерә. Юмор-сатира чынбарлыкны билгеле бер киселештә алып өйрәнә. Тормыш күренешләренә «зурайткыч пыяла» (Маяковский) аша карау гадәти, күзгә күренмәгән вак кына нәрсәләрне дә ачык итеп, калку итеп күрү, җентекле анализ ясау мөмкинлеге тудыра. Юмор-сатирадагы сәерлек теманың тормыш үзәгеннән «читкә китүе» яки кайбер арттырукиметүләр белән генә чикләнми. Автор еш кына чынбарлыкның реаль контурларын бөтенләй «ватып ташлый». Әйтик, «Балыктан кайткач» шигырендә бала кармагын... болытлар арасына сала: Тилгәннәр әйләнеп йөри Калкавыч асларында. Бәртәсләр өере йөзә Ак каен башларында. Ләкин боларның судагы болыт, каен, тилгән шәүләләре икәнлеген белгәч, әлеге сәерсенү югала —без яңадан реаль тормышка кайтабыз Чынбарлык безнең күз алдыбызда үзенең чын төсен ала Тик бу кайту — дөньяга шигъри караш, күңелдә шаянлык тойгысы алып кайту. Күрүебезчә, көлү принцибы күл төрле «җимерүи-үзгәртуләрне үз эченә ала. Алар үзләренең реальлекләре белән фантастик, хыялый булулары белән реаль. Дөньяга юмор аша карау — үзенчәлекле танып белү чарасы, һәм ул җитдилектән аз гына да ким түгел (артык булмаса). Дөньяның кайсыбер бик мөһим якларына бары тик көлү аша гына үтеп керергә мөмкин '. Безнеңчә, балалар дөньясында көлү генә барып җитә торган мөһим почмаклар аеруча күп. Балалар дөньясы — үзенчәлекле һәм гаҗәеп сәер дөнья. Теге яки бу темага балаларча «ачкыч»ны нәкъ менә юморның гына бирә алуы да очраклы түгелдер. Билгеле, сәерлек юмор-сатирага гына карамый. Ул киңрәк төшенчә. Ләкин аны авторның оригинальлеккә омтылуы итеп кенә аңлау да дөрес булмас иде. Сәерлек ул — бала (кеше) психологиясе үзенчәлеге. Аның бала психологиясенә таянган булуы гына үзен аклый һәм ул, үз чиратында, теге яки бу теманы балаларча телгә күчереп, бала күңеленә шигъри ачкыч биргән хикмәтле поэтик табыш булып әверелә. Сәерлек ул — баланы билгеле бер дәрәҗәдә каршылык алдында калдыру. Аның педагогикадагы проблемалы укыту белән бер үк принципка таянуын күрми мөмкин түгел. Димәк, шагыйрь һәр шигырен проблемалы ситуациягә кора. Димәк, шигырьдә бала өчен поэтик һәм педагогик орлык алдан ук салынып куела. «Бозны кем алган?» шигырендә, мәсәлән, кулына боз тотып йөргән нәни кызны күрәбез: Ә салкын боз торган саен эри. Кыз шуңа тыз-быз чабып йөри: — Мин аны өйгә алып керәм, ди. Мич алдына куеп киптерәм, ди, Җып-җылы иттерәм, ди, Кыз шулай эшли дә, тик., бозы гына югала. Аның бозын укучы белән бергәләп эзләргә туры килә. Инде эшнең серенә төшенгән баланың сөенечен күз алдына китерү авыр түгел. Шулай итеп, гади генә табигать күренеше белән танышу да бала өчен олы бәйрәмгә әверелә. Шунысы характерлы, әлеге сәерлек бала психологиясе үзенчәлегенә — бу очракта аның тәҗрибәсезлегенә нигезләнеп туа. Нәни кыз урынында берәр олы кеше булса, сәерлек безне ышандыра алмас иде. ‘Бахтин М Кара А 3 В у ,т н с .Метаморфоза комического. .М., 1976. 108 бит. Димәк. Ш. Галиев шигырьләрендәге сәерлек, бер яктан, даими фикерләү һәм сәнгать закончалыкларына таянса, икенче яктан, һәр очрак яңа эчтәлек, яңа чишелеш, яңа сәерлек, яңа шигъри табыш сорый, һәр очрак бала рухиятенең конкрет чагылыш формасын таләп итә. Авторның көлке ясау арсеналындагы алымнарны берәм-берәм санап тормастан (бу мемкин дә түгел), фикерләү үзенчәлекләренә, иҗат процессының объектив психологик закончалыкларына таянып, образлар ясалышындагы еч төрне: логик-рациональ, картииалы-халәт, ироник-пародияле төрләрне аерып карарга мөмкин Беренче төргә без шагыйрьнең рациональ фикерләүгә нигезләнеп оешкан образларын кертәбез. Баланың танып-белүе, логик фикер йөртә башлавы турыдан-туры сүзләр дөньясы* на бәйле. Чөнки ул кечкенәдән һәрнәрсәгә туган теле аша, андагы төшенчәләр вша карарга өйрәнә. Ш. Галиев исә телгә аеруча игътибарлы, аеруча сизгер һәр сүзне аның шигъри мәгънәсе белән күрү теләге шагыйрь иҗатында махсус каламбур алымы үсешен китереп чыгарган. Төрле мәгънә аңлаткан сүзләрнең яки сүзтезмәлернең охшаш яңгырашына нигезләнгән бу алым шигырьгә комизм — шаяру төсмере бире, сүз үткенлеге тудыра. Ш. Галиевтә омоним, омограф һәм шаян этимологиягә таянган бик күп матур үрнәкләр очратабыз: Без безсез яшәмибез. Безсез без эшләмибез — Итекче без өчебез. Өчебезгә ике без. Сүз-төшенчәләр белән шагыйрь, оста жонглер таш чөеп уйнагандай, җиңел эш итә. Бала аларның төрле төсләр, төрле формалар алып чиратлашу картинасын йотылып күзәтә. Баланы тел нечкәлегенә өйрәтү, аңа тел күнекмәсе бирү ягыннан да моның әһәмияте зур. Ә бит чынлап торып карасаң, бу сүз уйнаклавы гына түгел, бу — шигъри уен, шигъри шаяру. Омоним сүзләр кайчакта әсәрне оештыручы төп көчкә әверелә. Шагыйрьнең иБалалар туп уйныйлар», «Чабалар», «Менә нинди чебиләр» һ. б. шигырьләре телнең әнә шул хасиятенә корылган. Каламбур эффектының табышмакларга килеп керүе де әлеге охшашлыкның кинәт ачылып китү үзлегенә бәйле: — Кетүче сумкасы таптым, һәм өнгә алып кайттым. — Көтүчегә бирмәдеңме! — Юк. сыерга ашаттым! Телнең этимологиясен ачканда да, охшаш яңгырашлы сүзләр капма-каршы мәгънә ала: Шәвәли әйтә: — Ялгыш сөйлиләр «Бала-чага» дип, Бала чакмый бит! Әйтергә кирәк: «Бала-чаба» дип. Баланың һәр сүзне туры мәгънәсендә аңларга тырышуы бик табигый. Авторның • «Сикерткә», «Сарыкмахерская» шигырьләре дә нәкъ әнә шушы принципка нигезләнеп туган. Шагыйрь телебездәге бер генә сүзне, бер генә хәрефне дә игътибардан читтә калдырмый. Шәвәли әнә сүзләрне гел үзенчә күрә: Бабай тикмәгә Таянмый таяк. ■Таяк» эчендә Бар икән «аяк». Елан чагуның да үз хикмәте бар икән — «чагу» эчендә «агу» бар. РАВИЛ КУКУШКИНф ВИТАМИНЛЫ ШИГЫРЬЛӘР ф «Кызык» палиндромы шулай ук телдәге «сәерлекпнең бер ачык гәүдәләнеше. Уп балаларны үзенең оригиналь формасы белән җәлеп итә. Ике яктан да бер төсле укыла торган сүзләрдән төзелгән әлеге шигырьнең нигезендә яткан 20 сүзне табу өчен авторга татар теленең бөтен сүз байлыгын яхшы белү таләп ителә. Шунысын да истә тотыйк: биредә шагыйрьнең иҗат мөмкинлекләре соң дәрәҗәдә чикләнгән —ул шушы 20 «сәер» сүзгә бәйле. Әйтергә кирәк, шагыйрь үз бурычын уңышлы үтәп чыккан. Әлеге палиндромны укыгач, күңелгә бер уй килә: 20 сүзле тел материалы белән шигырь язып булгач, безнең 50 000 (I) сүзле телебездә ниләр тудырмаска мөмкин! Авторның әлеге эксперименты безне әнә шул турыда уйланырга этәрә. Ш. Галиевнең бу тәҗрибәсе очраклы түгел. Ул 1964 елда олылар өчен язылган «Куркыныч Аюларпында ук тел үзенчәлекләренең кызыклы һәм шигъри ягын ачып күрсәткән иде. Димәк, тәҗрибәләр дәвам итә. Тел сәерлегенә корылган шигырьләр тормышның үзеннән түгел, ә бәлки теп үзенчәлекләреннән чыгып ясалалар. Ш/ңа да теләсә нинди сүз охшашлыгын, яки очраклы билгене шигырь нигезе итеп алу үзмаксат булмаска тиеш. Бу ясалмалыкка китерә. Ш. Галиевнең башлангыч чор иҗатында әлеге мавыгуны һәм бик үк уңышлы килеп чыкмаган тәҗрибәләрне күрми мөмкин түгел. «Тылсымлы көзге» җыентыгына кергән «Минем күркәм». «Тиеннәр», «Тукмак», «Куык». «Бурыч» шигырьләренә, мәсәлән, нәкъ менә шул кимчелек хас. Шагыйрь телдәге омоним сүзләрне, төрле сүз уйнатуларны тормыш күренешләрен, бала психологиясен чагылдыруда да актив куллана. Алар шигырьгә, башка тасвирлау чаралары белән аралашып, аерым бер алым-образ буларак килеп керәләр. Бу очракта эффект та зуррак. Чөнки тел үзе генә көлке була алмый Ә инде билгеле бер психологик-комик ситуацияләрдә ул юморны көчәйтеп җибәрә. «Пәрәмәч», «Борау», «Бабай килә» һ. б. шигырьләрдә, әйтик, аның роле кечкенәдән түгел. Авторның «Сызгырып йөрим», «Мунча керттеләр!-, «Пешмәгән ул». 'Яхшы мин-минлек» исемле сатирик шигырьләре дә, нигездә, әнә шул сүз уйнату, каламбурлык эффектына корылганнар. Гомумән, көтмәгәндә ялтырап килеп кергән үткен сүз уйнатулар аның бөтен иҗаты буйлап бик юмарт сибелгән, алар башка образлар системасында эретелгән хәлдә зур шигъри көчкә әвереләләр. Рациональ-логик образлар, барыннан да бигрәк, логик фикерләү үзенчәлекләренә нигезләнеп ясалалар. Бала фикерләвенең каршылыклы характеры биредә юмор тудыручы шигъри чара булып китә. Логик контрастлык бик күп төрле формаларда гәүдәләнә. Бер очракта ул, әйтик, «сәер каршылыкны»—алогиэмны логик чишү юлы белән ясала. Башта без, көтмәгәндә, уйламаганда, күрмәгән, ишетмәгән «ят» каршылык алдында калабыз: Велосипед Актүшкә Кирәк димсең ни эшкә! Инде алга таба әлеге каршылык кинәт үзенең логик чишелешен таба: Бик кирәк ул аңарга — Арттан җәяү чабарга! «Жәл» шигырендә көлү укучыны логик «адаштыру», икенче логик яссылыкка күчерү юлы белән ясала: юкәгә менеп атынган малай агачны сындырып каты гына егылып төшә, һәм кешеләр барысы да кызганып үтә: — Жәп, дигәннәр, жәл бик тә. Харап булган бит юкә!.. Шәвәли дә, гадәтенчә, безне «адаштырып» ала: Йөгерә торгач Шәвәли Тәмам өйрәнеп җиткән, — Йөз метрлы араны да Илле метрда үткән. Рациональ-логик образлар логик санау юлы белән дә ясала. Биредә мәгънәләре белән төрле дәрәҗәдә торган предмет-төшенчәләр бер логик рәткә куеп бирелә. Әйтик, «Эш күп, эш күп» шигырендә бала «эш» дигән логик җепкә уенын да, рәхмәт әйтүне дә кертеп карый. Баланың белеме дә, тәҗрибәсе дә аз булу — күп нәрсәне тышкы яктан — механик күзаллауга, механик кабул итүгә китерә. Әлифә әнә кәбестәнең кабыкларын әрчеп бетерсә дә. һаман эченнән кәбестәсен таба алмый интегә («Ә кәбестәсе кайда?»), шәһәрдән кайткан Эльвира исә бозауларның сыерны имүен күреп: «Бозаулар сыер ашый»,— дип куркып кала. Ә Вәлит кишерне тартып чыгара алмагач, «ай-һай. бабай нык каккан» дип шакката. Бала телдәге образлы тәгъбирләрне, читләтеп сөйләшүләрне гел үзенчә аңлап эш итә. Аның үсәрменме дип көзгедән карап торуы да («Көзге янында»), редискадан витамин эзләве дә («Витамин эзли»), урамга чыгып «туфли ашаган асфальтның тешләрен эзләп йөрүе» дә шул хакта сөйли. Бала фикерләвенең каршылыклы характеры логик гомумиләштерүләрдә дә нык сизелә. Бала һәр очраклы нәрсәдән зур гомумиләштерүләр чыгарырга мөмкин. Авторның «Шәвәли көче», «Ялгыш юлда», «Ни югалттың» шигырьләре шушы үзенчәлеккә корылган. Реаль чынбарлыкны үзләштерә-үзләштерә. бала еш кына фантазия ярдәмендә төрле сюжет, мавыктыргыч бәйләнешләр уйлап чыгара. «Элпәкем» шигырендә әнә мәче үзенең мыегын кәҗәгә биреп, аның сакалын һәм мөгезен ала «Мөгез чыгару»- ның ни икәнен дә ул шуннан соңгы вакыйгалар аша белә. Әлеге гыйбрәтле, сатирик шигырь-чуалтмыш, әлбәттә, баланың бу бәйләнешләрне әйбәт үзләштергән булуы турында сөйли. Шагыйрь «Ник соң әле итек җитмәде?» мәзәгендә мондый төр уенны логик санау чуалтмышы итеп тә тәкъдим итә. Төрле механик буталуларны да бала шундый шигъри уен ител кабул итә Котбетдин мәргән, мәсәлән, чаңгы таягы белән төлкегә суга, әмма егылган — каз булып чыга. Шуннан ул мылтыгын ала, тик аткан саен... я кәҗәсе егыла, я бозавы җиргә ава, ахыр чиктә төлке аның үзен атып яралый... Рациональ-логик образларга характерлы арттыру-киметүләрне бала бик тиз эләктереп ала һәм бик җанлы кабул итә. «Очты киптергеч» шигырендә ул юри генә булса да куркуга кала: Күлләвекләрне Төшеп киптерер, Инеш суларын Эчеп бетерер!.. Авторның «Тәмлетамаклар». «Тәмле күмәч» шигырьләрендәге юмор да әнә шушы эффектка — арттыру-киметүгә бәйле төстә туа. Кайчакта логик арттырулар абсурд дәрәҗәсенә җиткерелә. «Шәвәли ярдәме»ндә мәсәлән. Вәли мәктәпкә ашыга. Ул өлгерсен дип: Әбисе күкәйләр әрчеп. Тозга ук манып тора. Тагын да тизрәк булсын дип. Шәвәли кабып тора! Мондый арттыруларда логик фикер үзенең орбитасыннан ычкынып китә һәм ул көлү объектына әверелә Рациональ логик образларның логик дедукциягә охшавын да әйтеп китәргә кирәк Биредә билгеле бер гомуми тезис хосусый чишелешкә башлангыч нокта, чыганак, нигез була. Бу тезистан соң килгән конкрет ачылу аның белән төрлечә (без аларның каиберләрен карап та үттек) каршылыкка кереп, көлү тудыра. «Уйлый торган машина» шигырендә, әйтик, без алдан «килешеп» куябыз. Ах, булсачы минем өчен Уйлый торган машина. һем ул була да... Малай аңа уйларга кушып чыгып китә. Кайтса, теге уйсыз-нисез тик басып тора: РАВИЛ КУКУШКИН | ВИТАМИНЛЫ ШИГЫРЬЛӘР ф Синең ечен уйлаганга Синең кебек булдым, ди. Алдагы шартлы сөйләшү — шартлы тезис соңыннан конкрет логика белән каршы* лыкка керә, хосусый логиканың без көтмәгәндә яңадан килеп чыгуы зур эффект тудыра. Шагыйрь «Хәлим, Сәлим, Мәсәлим» циклында да нәкъ әнә шушы принципны куллана. Биредә без бер бер артлы үсеп килгән өч малай белән очрашабыз. Гомуми алшарттан безгә әнә шул мәгълүм. Инде аның конкрет-хосусый чишелеше башлана: Таң белән уяндылар. Кармакларын алдылар, Балыкка кузгалдылар. — Кояш чыкты! — ди Хәлим. — Чыгып килә! — ди Сәлим. — Күренми... — ди Мәсәлим, һәркем әйтә дөресен, Курәлгән кадәресен. Ә инде кайтканда, киресенчә, Мәсәлиме «баеган» ди, Сәлиме «баеп бара» ди, Хәлиме «баемаган» ди. Дөньяга өч кырлы призма аша карау, әлбәттә, шагыйрьгә чынбарлыкны чагылдыруда зур мөмкинлекләр ача. Аның башка төр образ-алымнар белән аралашып, баланың рухи дөньясындагы иң аулак почмакларына үтеп керә алачагы бер дә гаҗәп түгел. Без бу шигырьләргә әле тулыланасы, байыйсы, үзенең өр-яңа ачышлары белән укучыларны сөендерәсе цикл итеп карыйбыз. Ш. Галиев иҗатында ясалыш һәм психология бирү үзенчәлеге ягыннан икенче төр юмористик образларны — картиналы-халәт образларын аерып карарга мөмкин. Алдагы образларның төп таяну нигезе логик фикерләү булса, әлеге төр образлар, башлыча, предметлы, тоемлы фикерләүгә, сиземле кабул итүгә нигезләнәләр: Карагыз итекчегә: Ул, интегә-интегә. Шундый зур итеп тегә — Шундый зур итек тегә — Тирәли йөреп тегә. Эченә кереп тегә, Өстенә менеп тегә! («Филгә итек тектеләр».) Бала үзе дә бит тормышны нәкъ әнә шулай конкрет-картиналы итеп күзаллый. Дөрес, аны тышкы конкретлык итеп кенә аңларга ярамый. Авторның «Физзарядка ясый куян» шигырен исә төшерик. Төгәл детальләр аша тышкы һәм эчке халәт картиналарының бер бөтен булып китүен шагыйрьнең «Маэмай бара күргәзмәгә», «Аптекада очрашу», «Ерткыч» шигырьләрендә дә күрәбез. Әйе, шигырьнең эчке үсеше күзгә күренеп торган конкрет картиналардан гына тормый. Бу уңайдан, «Мин» шигыренең юмор туу үзенчәлегенә, аның тасвир-белдерү мөнәсәбәтенә якынрак килеп карыйк. Биредә «Тыйнак мин» дигән логик тасвир, гәрчә алда килгән «Мин шук малай, үткен малай, ут малай, мин бик уңган, бик өлгер, бик тапкыр мин, җыйнак мин» кебек юлларның дәвамы булып килсә дә, шигырьнең исеме һәм бөтен бер образлар системасы каршында берүзе торып кала. Чөнки алда санап кителгән сыйфат-сүзләр тасвирлауның артык «куертылуы» һәм аларга ияреп килгән «мининең еш кабатлануы нәтиҗәсендә үзләренең логик мәгънәләрен югалталар. Алар «тыйнак» төшенчәсенең киресен аңлаткан эчке белдерүгә әвереләләр. «Мин—тыйнак» сүзе геройның шигырь системасыннан саркып чыккан яңа сыйфаты каршында көчсез булып кала, ул ышану түгел, юмор гына тудыра. Күргәнебезме, шигырьнең бар көче — аның белдерүендә. Шигъри мәгънәне логик төшенчәләрдән генә эзләү хата булыр иде. Шигъри образга килеп кергән сүз, мөстәкыйльлеген һәм элеккеге гадәти мәгънәсен югалтып, образлар системасы җирлегендә яши башлый, аның шигъри әһәмияте дә әнә шуннан чыгып бәяләнә. Шуңа да кайчак сүзнең төп мәгънәсенә караганда очраклы бер үзлеге (әйтик, аның формасы, нинди авазлардан торуы һ. б.) шигырьнең төп идея-фикерен ачуда зуррак эш баш- ♦ кара. Ул әсәрнең эчке үсешенә якын торганлыктан, кеше психологиясен чагылдыруда да турыдан-туры катнаша, һәм әлеге психологиянең, рухи халәтнең күренмәле, картиналы булып китүе дә нәкъ менә аңарга бәйле. Бу төр образлар әнә шундый нечкә тасвир чаралары ярдәмендә тудырыла. Шагыйрь биредә җанлы күзәтүгә таяна һәм эчке халәтне бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып ача Нәтиҗәдә индукция методына нигезләнгән образ, һәртөрле вак детальләрдән җыелып, кешенең иң нечкә күңел тирбәлешләрен дә ачып бирүче шигъри образ булып җитешә. Ш. Галиев иҗатында алар- ның гаять киң Һәм күп төрле кулланышын очратырга мөмкин. Кайчакта ул печенье ашамыйча, «ви-ви-ви-ви-ви, витамин күбрәк» дип, яшел чирәм йолкучы бәбкә авазы булып төсмерләнә. Кайчак без аны песи баласы белән танышып кергән тычкан баласының кичерешләрен күрсәтүче морфологик чара итеп күрәбез: Теш кайрады Бүген мыр-мыр. Дер-Дергә ни Булырдырдыр... Ә кайчак ул үзенчәлекле синтаксик әйләнмәләр рәвешен ала. Халәт төсмерләре төрле кабатлаулар ярдәмендә бирелергә мөмкин. Ш. Галиев шигырьләренең рифмалары мәгьнә-халәт төсмерләренә аеруча бай. Чөнки рифма, бер яктан, балалар шигыренең нигезе булган ритмга буйсынып, икенче яктан, тасвирны мәгънәви яктан ачыклап, бу ике үзлекне үзендә берләштереп килә. Ш. Галиев янәшә рифмаларны яратыг) куллана. Алар халәт нюансларын ачуның хәрәкәтчән һәм җанлы бер алымы булып китәләр. Картиналы-халәт образлары тудыруда шулай ук эпитетларның роле бик зур. Алар үзләренең кыскалыклары һәм эчке халәтне гаҗәп төгәл тотыл алулары белән аерылып торалар. Менә бала яңгыр астына керә һәм «рәхәткә батып чыланып йөри» («Яңа зонтик»). Яисә ул караңгылык белән очраша: Ирек кереп каранды: Бүлмә тулы караңгы. Үзе болай тыптыныч, Эче тулы куркыныч. «Файдалы җиләк» шигырендә нәни герой тәмләп кенә трамвайда җиләк ашал кайта. Бакса, янәшәдә генә бер кыз да бар икән: Мөлдерәп утыра әнә Бер апаның кызы да— Әлеге «мөлдерәп» утырган кызның эче-тышы безгә әнә шулай бер сүз аша онытылмаслык итеп гәүдәләндерелә. Бу төр образларда бала психологиясенең теге яки бу үзенчәлеге турыдан туры үзе үк тасвирланырга мөмкин: Усал эт күргәч, Ул болай диде: Мин тәмле түгел, Ашама мине. (■Шәвәли хәйләсе».) «Борау» һәм «Тешем сызлый» шигырьләре дә бала рухының эчке үсеш үзгәрешен, аның психологиясендәге төрле үзенчәлекләрне күрсәтүләре белән шагыйрь иҗатында аерылып торалар. Кайбер шигырьләрдә без баланың үз гаебен тиз генә башкаларга күчерея куярга яратуын («Ясыйрв, «Кадак», «Күнегү» һ. б.) күрәбез. Әлеге «кеше гаепләү» үзенчәлеге, гомумән, юмор сатирада аерым бер елым буларак кңң кулданыла. РАВИЛ КУКУШКИНф ВИТАМИНЛЫ ШИГЫРЬЛӘР Шулай ук көчсезләрнең (кечкенәләрнең) көчле-зур нәрсәләрне җиңеп хур игу моментлары да шактый еш очрый. Котбетдин әнә сабан туе батырын, батыр икәнен онытып, селтәп үк бәргән. «Ерткыч» шигырендә бәби генә песинең бозау хәтле этне куркытуы тасвирлана. Шулай итеп, картиналы-халәт образларында без шагыйрьнең бала психологиясе» тирән һәм нечкә итеп тоюын, иң әһәмиятлесе, аны ниндидер ясалма матур рамка — «теплицаларпга салмыйча, бөтен чынлыгында, каршылыгында — реаль яшәешендә җанлы-сиземле итеп тасвирлап бирүен күрдек. Ш. Галиев иҗатындагы тагын бер төр юмористик образларны күзаллап үтик. Болары— ироник-пародияле образлар. Без алда карап узган беренче төр — логик образлар контрастлык, икенче төр — картиналы образлар охшашлык ассоциацияләрен» таянсалар, әлеге өченче төр образлар янәшәлек ассоциациясенә нигезләнеп туа. Димәк, биредә бер үк вакытта бер-берсенә охшаган һәм бер-берсенә контраст карщр- лыкта торган янәшә ике объект (предмет, халәт, төшенчә һ. б.) алына. Образлар ясалышындагы һәртөрле чагыштыру, метафора, параллель һ. б. нәкъ әнә шушы принципка нигезләнә. «Рус казлары: га-га-га» шигырендә, мәсәлән, мәче бөтенләй көтелмәгән, икенче яссылыкта торган төшенчә — тәрҗемәче белән чагыштырылып тасвирланган: Русча мәче: мияу, ди. Татарча да: мияу, ди, Анда-монда йөри мәче! Шул мәллә тәрҗемәче! Инде әлеге төр образларга психологик яктан, геройның характер үзенчәлекләре кебек зур «күзәнәкләр» яссылыгыннан чыгып карыйбыз икән, ике объект урынына биредә герой һәм аның прототибы алына. Белгәнебезчә, бу ике төшенчә һәр вакыт янәшә яши: алар үзара охшаш һәм шул ук вакытта капма-каршы полюста торучы ике көч. «Жираф белән Зариф» шигырендә әнә ике герой бер-берсен «ерактан таныйлар»: Муен дигәнең. Берсенең — озын. Берсенең — кыска. Муен дигәнең. Кыскасы — кара. Озыны — чиста... Күрәбез, биредә аларны берләштереп һәм контраст итеп капма-каршы куйган уртак нәрсә — муен. Алар бер-берсен «муеннан таный». Билгеле бер предмет (үзлек) әнә шулай чагыштырылып, пародия рәвеше алып, күренмәле-сиземле көлке объектына әверелә. Шигырьнең исеменә генә игътибар итегез: хәтта алар да бер-берсенә охшаган һәм охшамаган булулары белән әлеге принцип үзенчәлеген искәртеп торалар, ягъни, үзенә күрә, «ачкыч» ролен үтиләр. Мондый исемнәрне дә, мондый образларны да шагыйрь иҗатында бик еш очратырга була. Әнә бер малай чәчәкне иснәп: «Ай-Һай, хуш исле!»—ди. Чәчәк тә аның Борынын исни, — Бу бәя белән Бер дә килешми.» («Чисталыкны тикшерү») Дөрес, кайчакта бу ике объектның берсе булган кеше (пародия объекты) шигырьдәге образлар системасына алай турыдан-туры катнашмый да. Хәер, җанлы һәм җансыз нәрсәләрне тасвирлаганда, гомумән, пародия кешегә карый. Бер генә җансыз предмет та үзе генә көлке объекты була алмый. Алар бары кеше кыяфәте алып кына көлкегә әвереләләр. Җәнлекләр дөньясыннан кешеләргә күперчек салуны без «Билет тикшергәндә» шигырендә бик ачык күрәбез. Җәнлекләр трамвайда бара. Ул да түгел, билет тик шерә башлыйлар. ■'Йоклаганга салышма, хәйләңне беләбез»—дип. бер аю куянны төрткәләргә керешә. Ә тегесе нишли дисез? Салып куян беретын. Алып бирә билетын: «Хөрмәтле Аю ага, сез Нигә яла ягасыз! Кайбер малайлар гадәтен Куяннарга тагасыз!» Күргәнебезчә, биредә автор җәнлекләрне кешеләштереп кенә дә калмый. «Кайбер малайлариның начар гадәтен «җәнлекләштереп» карауларына куян зур үпкәсен белдерә. Шулай итеп, «кешеләштерү» һәм «җәнлекләштерүюләр ярдәмендә арага берьюлы ике күперчек салына. Әсәрнең балаларча җылы юмор белән ертелеп реаль яңгыраш алуы да шушы шартлылык — күперләр ныклыгына бәйле бит. Көлү үзе дә шушы пародия аша туып, «үзеннән-үзе» барлыкка килә. Кайчакта пародия «ясалып ук бетми» — ул геройның теге яки бу үзлегенә дәгъва буларак тәкъдим ителә. «Шөпшә» шигырендә, мәсәлән, шөпшә көпшәдән атылып филне бәреп ега һәм фил дә, үз чиратында, аңа көпшәгә кереп атылу белән яный. «Физзарядка ясый куянпда да шул ук хәл — куянны тота алмагач, аучы иртән торып куян сыман физзарядка ясарга керешә бу. әлбәттә, көлү эффекты тудыра. Пародия объекты үз-үзен кабатлап килеп тә көлү уята: әнә тауга менгәндә «Майла... маайлаа...» дип сөйрәлгән көпчәкләр, таудан түбән төшкәндә, "майламасаң майлама. җайламасаң җайлама!» дип ничек җиңел генә тәгәриләр... «Бабай килә!» шигырендә дә «Бабай килә» дип куркып йөргән малайлар бер заман «Бабай китә!» сүзеннән курка башлыйлар. Әлеге ироник пародияле образлар функциональ яктан да гаять үтемле һәм төрле-төрле. Автор идеясе биредә еш кына гыйбрәтле картиналар аша гәүдәләндерелә. «Курыкма, тимим!», «Кызык гадәт» шигырьләрен генә искә алыйк. Шунысы кызык, биредә кайчакта пародия ягы өскәрәк чыга: — Безнең холодильник ЗИЛ! — һм, Зилне без беләбез. Ә менә безнеке Җил — Форточкадан эләбез!.. «Сунарчы кайта» шигыре дә шундый ук характерга ия. Бу шигырьләрдә безнең игътибар янәшә килгән ике объектның көтелмәгәндә кушылуыннан туган эффект — ларо- .дик сурәткә юнәлә. Ләкин ирония ягы көчлерәк үсеш алган шигырьләр дә шактый еш очрый: Булыр иде чистарак. Булыр иде урынлы.— Чәй кәгазенә төреп Өйдә тотсаң борынны.„ Ә кайчакта алар бертигез дәрәҗәдә ачылалар Хәлим. Хәлим, теләсәң дә һич яшерә алмассың — Маңгаеңа үсеп чыккан Күршеләрнең алмасын! Без алда карап үткән өч төр юмористик образлар, әлбәттә, гел болай «чиста килеш» кенә килмәскә дә мөмкин. Аларның кече — аралашып килүләрендә, алар- ныңкоче — бала күңелен, бала җанын тирәнрәк, тулырак, күпкырлырак һәм кызыйлырак итеп тәкъдим итә алуларында. Шагыйрьнең иң яхшы шигырьләре нәкъ әнә шундый «синтез» образлардан тора да РАВИЛ КУКУШКИНф ВИТАМИНЛЫ ШШЫРЬЛӘР Ш. Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре турындагы сөйләшүне юморча, тирага гына кайтарып калдыру — шагыйрь иҗатын нык чикләп кую булыр иде. Җитди жанр аның шигырьләрендә торган саен киңрәк урын ала бара. Моны без авторның «Күңелле сәфәр» китабында бик ачык тоябыз. Ш. Галиев үзенең иҗат юлын җитди жанрда башлады. Аның юл башына билгеле бер дәрәҗәдә яңадан әйл». неп кайтуы бик табигый. Әлбәттә, бу — юмор белән баетылып, үзгәреп кайту. Без әлеге үзгәрешне шагыйрьнең олылар лирикасында да күрәбез. Аның башлангыч чор> га хас «кичерешләр лирикасы» хәзер ике төп юнәлештә — сюжетлы балладалар һәм хикмәтле сүз әйтү юнәлешендә үсеп китте. Балалар өчен язылган җитди шигырьләрендә дә шулай: алар я берәр хикмәтле сүз әйтүгә, я нинди дә булса шигъри табышы булган гыйбрәтле вакыйгага корылганнар. Танып белүдә һәм балага тәрбия бирүдә аларның нәкъ әнә шул «хикмәтле» яки «гыйбрәтле» ягы төп шигъри көчкә әае- релә дә. Авторның җитди шигырьләргә кайтуының төп сәбәбе шулай да — рухи бөтенлеккә сусау булса кирәк: кеше дөньяда көлеп кенә яши алмый. Бала да шулай. Чынбарлыкны көлү аша гына иңләп карау мөмкин түгел. Юмористик принцип, әйткәнебезчә, чынбарлыкны «җимерә». Ә бит бала өчен реаль чынбарлык бәйләнешен сиземләү дә, җитди рәвештә әрнү, кызгану, ярату, нәфрәтләнү кебек тойгыларны кичерү дә бик мөһим. Бу — тормыш таләбе. Кеше шуңа күрә туктаусыз рухи бөтенлеккә, эчке хисләр гаммасының тулылыгына омтыла да. Ш. Галиев җитди шигырьләре белән әнә шул бөтенлекне алып кайтты. Моны авторның чынбарлыкны системалы итеп күрергә теләве дип тә аңларга кирәктер. «Күңелле сәфәра китабындагы табигать һәм аны саклауга багышланган, шулай ук Хәлим, Сәлим, Мәсәлим турындагы шигырьләрнең дә цикл булып тууы әнә шул хакта сөйли. Бу урында авторның Шәвәли образы хакында берничә сүз әйтеп үтәсе килә. Белгәнебезчә, Шәвәли унбиш елдан бирле шагыйрь иҗатының аерылгысыз бер герое. Шунысы кызык, автор кичергән бөтен иҗат үзенчәлекләрен аңарда да күрергә мөмкин. Әйтик, соңгы вакытта ул юмористик герой гына булудан туктал, лирик яктан да ачыла башлады, һәм ул тагын да ачыкланыбрак китте. Авторның йөзләп шигыре Шәвәли турында. Ул — балаларның үз герое — чын-чынлап типик образ. Аңарда балаларга хас бөтен үзлекләр бар, ул аларны үз исеме астында берләштереп, җыеп килә. Әмма Шәвәлигә масштаблы индивидуальлек сыйфатлары җитмәвен дә әйтергә кирәк. Шагыйрь иҗатында «Камырша» кебек кабатланмас индивидуаль йөзе булган геройларны күбрәк күрәсе килә. Без автордан Чуковскийның «Бармалей». «Юындыр», Тукайның «Шүрәле», «Су анасы» кебек эре колачлы, онытылмас образлар көтәргә тулы хакыбыз бар — иҗатын күзаллау шундый нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә Ш. Галиевнең иҗат мөмкинлекләре зур. Ул үзенең укучыларын нәкъ балаларча ачкычта табылган гүзәл шигъри табышлары белән әле бер генә сөендермәс. Чөнки шагыйрь үз шигырьләренең балалар күңеленә, алар рухына җан сораган витаминнар кебек үк, кирәкле һәм кадерле икәнен яхшы белә.