ТЫНГЫСЫЗ ӘДӘБИЯТЧЫ
туган илгә хезмәт итәргә омтылучы яшь комсомолец Исхак Зәбиров комсомол путевкасы белән Урта Азиягә удар төзелешкә китеп бара. Ул анда төзүче-инженер, төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары, комсомолның, аннары партиянең Ташкент шәһәр комитеты инструкторы, төзелеш эшчеләре профсоюзының Ташкент өлкә комитеты председателе кебек җаваплы эшләр башкара. Ул партия кушкан һәрбер эшне җиренә җиткереп эшли. Удар төзелешләрдә актив катнашканы өчен Исхак Зәбиров 1957 елда Мәскәүгә яшьләр һәм студентларның VI бөтендөнья фестиваленә кунак булып та бара. И Зәбиров кайда гына эшләсә дә, әдәбият белән, культура тарихы белән кызыксынуын бер дә туктатмый. Үзе дә каләмен сынап карый. Үзен кызыксындырган. борчыган мәсьәләләр турында газетажурналларга мәкаләләр язып тора. 1957—1958 елларда «Строительная газета"ның Үзбәкстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. Соңрак И. Зәбиров Ташкент дәүләт университетын, аннары шунда ук рус һәм чит ил әдәбиятлары буенча аспирантура тәмамлый. 1972 елда исә Мәскәүдә «Муса Җәлил һәм татар шагыйрьләренең Моабит группасы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Яклауда катнашкан күренекле галим-җәлилче Гази Кашшаф. СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты В Р Щербина кебек танылган әдәбиятчылар әлеге фәнни хәзмәткә югары бәя бирәләр И. Зәбировның әлеге хезмәте — Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә керткән зур хезмәт. Анда Муса Җәлилнең соңыннан табылган шигырьлә нинград, Славск шәһәрләрендә вазифаларын башкара, яшьләр Филология фәннәре кандидаты Исхак Зә- биров исемен журнал укучылар да. гомумән, әдәбият белән кызыксынучылар да яхшы белә. Без аны иң элек патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тормышын өйрәнүче тынгысыз һәм эзләнүчән әдәбият галиме дип беләбез. Исхак Хөсәен улы Зәбиров соклангыч язмышлы, тынгысыз җанлы, көчле рухлы кешеләрнең берсе. Аның романтика белән тулы тормышы илебезнең хезмәт энтузиазмы кайнап торган иң мөһим урыннары белән бәйле. Ул илебездә барган социалистик төзелешнең иң кайнап торган нокталарында катнаша һәм алгы сафларның берсендә бара. 1928 елда Пенза өлкәсенең Синар авылында туган егет сугыш афәтләрен күреп үсә, үзе дә сугыш алып килгән җимереклекләрне торгызуда актив катнаша гомерен төзелешкә багышларга уйлый. Шул ният белән ул төзелеш техникумын тәмамлый. Пенза. Кали- барган төзелешләрдә төзүче-техник, төзүче-инженер арасында комсомол вожагы була. Җаны-тәне белән ренә анализ ясалган, җәлилчеләрнең батырлыгын исбатлаучы өр-яңа фак'лар документлар тупланган. Галим Җәлил тормышын өйрәнү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый: илебезнең төрле шәһәрләрендә, авылларында була, Җәлилнең көрәштәшләре белән очраша, алардан яңа мәгълүматлар ала, җәлилчеләрнең туганнарын табып сөйләшә. ГДРда яшәүче немец язучылары Леон Небенцаль һәм Эрих Мюллер белән элемтәгә керә. Э. Мюллер — Җәлилгә багышланган «Кызыл ромашка» исемле телевизион фильмның авторы, Җәлил шигырьләрен немец теленә тәрҗемә итүче. Бер хатында ул болай дип яза: «Йолдызларга геройлар исемен бирәсе иде. Әйдәгез, без дә Денсб йолдызын Җәлил йолдызы дип атыйк». И. Зәбировның «Җәлил белән янәшә» исемле китабы үзенең пафосы белән интернационализм һәм патриотизм, социалистик Ватанга бирелгәнлек һәм җәлилчеләрнең легендар батырлыгы турында. Автор Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына табынучы гына түгел, ә аның ялкынлы шигъриятен пропагандалаучы да, Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы яңа материалларны җыйнаучы һәм барлаучы да. И. Зәбиров бүген дә иҗат дәрте белән янып яши. Аның публицистик язмаларына һәм очеркларына тирән психологизм, патриотизм хас, бүгенге көн турында уйланулар һәм бүгенге көн кешесенең эчке дөньясына үтеп керергә омтылу хас. Ул матбугатта М. Ю. Лермонтов, А. Н. Радищев. А. П. Чехов иҗатына, СССР халыклары әдәбиятына багышланган мәкаләләр белән дә катнаша. Үзбәк-татар әдәбиятлары бәйләнеше, Җәлил һәм аның көрәштәшләре темасына багышланган мәкаләләре һәм публицистик чыгышлары «Казан утлары» журналында да ел саен диярлек басылып тора. Ул илебезнең төрле шәһәрләре һәм авылларында, эшчеләр һәм колхозчылар, студентлар һәм укучылар алдында Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында лекцияләр укый, Җәлил тормышын өйрәнүне дәвам итә. Каләмдәш дустыбызның тынгысыз иҗаты өчен без дә шатланабыз һәм аңа яңа иҗат уңышлары телибез.