Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Шамил Анак 

Шагыйрь Шамил Анак (Мәхмүтов) татар, башкорт һәм рус телләрендә шигырь китаплары аша укучыга яхшы таныш. Дөнья поэзиясен тирэнтен өйрәнгән, атаклы төрек шагыйре Базыйм Хикмәт әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап итеп бастырган шагыйрь Уз иҗатында да яңа форма, ритмнар эзли, заманча яңгырашка омтыла. Ш. Анак татар шигырендә ирекле шигырь-верлибр кулланучыларның берсе. Бу айда аңа 50 яшь тула. Шагыйрьне укучыларыбыз исеменнән бәйрәме белән котлыйбыз һәм берничә яңа шигырен тәкъдим итәбез. Көн белән саубуллашу Менә тагын бер көн үтте йөзендә саф нур белән, тынып калган кошлары, моңсу зәңгәр агачлары, назлы, җылы туфрагы белән. Менә тагын бер көн үтте, гомрем мулрак булды бер көнгә — бер матурлыкка, бер мәхәббәткә, бер табышка. Менә тагын бер көн үтте, күңлем тулырак булды бер көнгә — бер фикергә, бер чын сүзгә, бер шат тавышка. Менә тагын бер көн үтте, мин олырак булдым бер көнгә — бер җыерчыкка, бер хатирәгә, бер сагышка. Үткән көн, син үтмәдең буш, рәхмәт һәм хуш. Туган төяк Өйсез-гаиләсез кеше — ышыксыз, кая барыр, бәлаләрдән качып? Бөтен өметләре, бөтен уйлары бар җилләргә, бар шомнарга ачык. Ил-төяксез кеше — узгынчыдай, ят юлларның йота кара тузанын. Ялгызлыкта тиеш ул көтәргә чигенә җиткәнче гомер ызаны. Ләкин ил-төякле тиеш белергә: шушы җирдә кендекләр киселсә, бабайларның ятса изге сөяге, башка җирләр, башка илләр түгел, нәкъ шушы җир изге синең өчен, нәкъ шушы җир синең туган төягең. Очрашу Кайчак, узып барышлый, туктап юл сорыйсың алтмыш яшәр авыл картыннан, я күрәсең алты яшәр баланы — күз тутырып карап кала артыңнан... Кыска бер очрашу, гади бер гәп — күпме генә булдыгыз бергә?! Ләкин нидер кала күңелдә, гүя кагылдың син бу мәлдә әллә нинди гаҗәп сергә һәм ары киттең. Нинди сер ул — белмисең син үзең дә, ләкин шатлык алып киттең күзеңдә... Ә бит очраттың ни бары, узган чакта тормыш аланын, бөкрәйгән бер карт белән уш кермәгән баланы. Җир кешеләре Җиргә мәхәббәтләре шундый зур — үзләре дә белмиләр аның зурлыгын; яшиләр, балалардай, сизмичә йөрәкләрендә шыткан сөю орлыгын. Иген игәләр, тудыралар, күмәләр, һәм ачы түгел хәләл икмәкләре; ваз кичмиләр, күнәләр язмышларына: нәкъ кичәгедәй яшиләр бүген дә — яттан белеп җирнең бөтен хикмәтләрен. Җир белән кушылганнар алар гомергә: җирме яши аларда, алармы җирнең терек өлеше — үзләре дә аермый; яшиләр җир белән мәңгегә килешеп. • «к. У.» м п 81 Җир аларны туйдыра, тереклек бирә, алар исә — җиргә хезмәт күрсәтә, кызганмыйча кулларының көчен; җан аямый үлемнәргә баралар, бердәнберләре, аналарыҗир өчен. Бар яклары белән җиргә охшашлар, хикмәт иясе һәм хәйләсез балалар, җан тәслимдә дә хәтта җирнең үзедәй сабыр калалар; вөҗданнары газапсыз; мең кат үлеп, мең кат туып җирдә, тыныч карыйлар зилзиләләр уенына: иң соңгы юллары да — җиргә: аналарыдай, сыеналар җир куенына. Реквием Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына Ниндидер сәгатьтә, ниндидер минутта төнлә, ә нинди сәгатьтә — без белмибез ансын, мәңгелек елгасыннан, төптән, үлекләр күтәрелә — сансыз. Иреннәрен кыскан, күзләрен йомганнар, күккә төбәгәннәр көлдәй күк йөзләрен, мәңгелек салкыны бәрә алардан, безгә күренмиләр үзләре, җансыз, бозлы карашларыннан йолдызлар бөрешә төнге ерак күктә, бөтен үлекләр күтәрелә төптән, нинди теләкләр били йөрәкләрен — без белмибез ансын, ни кычкыра төндә өнсез өрәкләре? Җирнең бөтен үлекләре күтәрелә төптән, бөтен яндырылган, асылган, атылганнар, ни турында ялваралар алар күктән? Әллә ләгънәт укыйлармы, мәңгелек йокыларын бүлеп? Кемгә? Алар барсы — илле миллион үлек. WWWVWVSA Марсель Галиев Еллар чалымы Еллар чалымы — яры тарайган инеш-суларда, җилдән каерылып арган талларда. Еллар чалымы — шушы заманга яшьтәш сүзендә, безгә юл биргән остаз күзендә. Еллар чалымы — Идел яктысы төшкән күгемдә, Идел күк борынгы телемдә. Еллар чалымы — туган җиремдә, кая карама, шул җир күтәргән яңа калада. Еллар чалымы — бездән калачак бакый дөньяда... Безнең чалымнар — килер елларда. Болгарда Кура зеңләп куйды җәя кылы сыман. Тетрәп киттем. Үткәннәрдән атылган ук гүя минем аша үтте. Ни булды соң әле, ни булды бу мәлдә? Археолог пәкесе ерак бабамның баш сөягенә тиеп китте мәллә?.. Тымызык көн Тымызык көн. Күкләр асылынган. Офыкларны томан чикләгән. Жан тарыга, киңәясе килә күңел биләп алган чикләрдән. Куныкланган таш өстенә басып, каршы ярны эзлим ерактан. Бу җаныңны чайкап алыр өчен дөнья гүя сулар яраткан. Бик тирәннән, тетрәүләрдән калкып ярга бәрә дулкын кагышы. Сулар шавы тынган кабырчыктан ишетелә тояк тавышы. Ни җитмәгән, әгәр берни тоймый, бүгенеңдә генә яшәсәң? Ишетәм күк Болгар шәфәгыннан ялгыз тавыш: «Минем баш исән!».. Карачкысын күрәм бу тавышның, кем искәрер тагын, кем тыңлар?! Берсен-берсе изеп юкка чыга кабарынып килгән дулкыннар. Күзаллау Мәшәкатьле чуар урам. Ялкау гына карлар төшә. Үткән гасыр буйлап барам. Соры йортлар ышыгыннан бүрек кадәр эт җитәкләп ханым үтә купшы гына. Урам юеш җепшек кардан. Шәһәр үзәгенә җиткәч, «барабыз»дан төшеп калам. Нәни максат — түбәң булу, сатылулар һәм сатулар — сәүдәгәрләр төбәге бу. Печән базарында арыйм, «Кисекбашпны күреп калгач, үз башымны тотып карыйм. Кыюланган, кызып алган бер мөсафир җырлап уза. Җыры язылганмы тузга? — Байлар кайда саклый икән безгә дигән хәмерләрне, ханнар әллә үлми микән, булыр иде каберләре?.. Ә бер чатта чегән кызы язмышларны юрап тора. Ышанганнар чират тора. Мәшәкатьле чуар урам. Ялкау гына карлар төшә. Үткән гасыр буйлап барам. Оренбург даласында Утырып байый дала кояшы, җиргә сеңеп ага ак томан. Монда хыял — арканнарын өзеп үрә баскан кыргый ат сыман. Тарихның бу япан киңлегендә яшерелми берни, ачыла... Курганнардан-курганнарга басып, канатсыз кош булып Ай чыга. Төштә миңа берәү килде: — Мин үземне оныттым. Хәтеремне кайтарсана, хәтеремне кайтарсана, мин телемне оныттым. Төштә ничек аңлашканны уянгач мин оныттым. Сугыш инвалиды Ике җирдә кабере бар. Үзе исән, кемнәр күргән андый сыналуны? Бер аягын күмгән туган җирдә, Европада калган сыңар кулы. Ике кабере бар... Үзе яши әле! Тыныч кына ятмый түшәгендә. Ыргыталмый калган гранатасын кулсыз кулы эзли төшләрендә...