Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Саҗидә Сөләйманова VWVW4VVVV>/I/VVV\AAZVVVV\A/VVVV4V\AASVVWWVVWW V>AA Сузган ике кулым Туу турында уйлар I Җырдагыдай: берегез анда хәзер, берегез инде әллә кайларда. Ти эләк чоры бетереп алып китте Бәйгеләрдә мәйдан яуларга. Ике улым — сузган ике кулым, хыял кораб сезгә, кис — диңгез. Дулкыны да кубар, давылы да, һәлакәтсез барып җитегез. Ә мин җирнең үзәк тәңгәлендә, теләкләрнең теләп изгесен, ялгыз гына бүген кичәм әле тәнгә хатирәләр диңгезен. Бүгенгедәй: мартның утыз бере, Иске Әлмәтнең яңа барагы, хатыннарның изге газабыннан иске җирдә тормыш яңару. Стенада сәгать. Төн уртасы. Яңа көнгә кала минутлар... Ашык, бала, алдау көне алда, Ялганнарга баштук юлыкма!.. Күзләремә карап, сукма, сәгать!.. Йолып калды минут арасы... Ышан, дөнья, бүген һич харамсыз — җирдә яңа кеше авазы! Улым... Гомер юлың хәл иттеме дәнья күргән шушы сәгатең.—• Ялган белмәс ихлас табигатең, ■чын дөреслек эзләү гадәтең. Шул гадәтең иҗтимагый фәнгә алып китте, үзенә эз ярып. Кеше гомерен илләр язмышына Ялгар ечен кирәк үз җаның. Кабатлау, я кабатламау өчен һәр кешенең гомере гыйбрәтле. Кайнар чакта салкын кала бел дип, тормыш утка салып өйрәтте. Кайчан гына әле еебездә бер юаныч идең, и балам... Йөрәгемне учыма кысамын да, салкын акыл белән юл сабам. Табигатьтә, җәмгыятьтә булсын, газап белән туа һәр яңа. Юл башында, юл чатындагыны ияртерлек бул син, ир бала. Өйрәнәсең тарих сабакларын, күзәтәсең дөнья хәлләрен, — кан түкмичә алу юлы бармы ил тәненнән дошман хәнҗәрен. Төрле кануннарның чиге була, яңарышның гына юк чиге. Яңалыктан безне малдырмаска вакытын белеп килдең, төпчегем. Без, өлкәннәр, өреккәндәй иттек «хобби>лардан, хиппиләрдөн дә. Көн бизәген йөзгә төрләндереп, яңа яшьләр уйный әргәндә. Мамык җептән сугып, ярлык таккан гади чалбар хәзер кыйммәтле. Таушалдырып кию зәвыклы ди ситсы яки киндер күлмәкне. Кире кагу, үз-үзеңне табу, ясалмага гомум каршылык... Үрелгәндә бергә, җил купса да сыгылмый, әй, сыек талчыбык. Кабул иттек мыек-сакалларны, «чәчле» егетләрне, ниһаять. Мини күлмәкләрен салып, кызлар озын чалбар кисә, бигайбә. Бердәмлекнең таныл гомум көчен, читкә ордың чорның чүп-чарын. Сүндермичә саклар утлы кузын юл башында калган учагың. Вәсвәсәгә һәвәс диссидентлар — ваемсызга сабак вакыйга. Бар фәннәрдән өстен ил намусы, Ватан кануннары катгыйлар. Сәфәр чыктың тарих эзләреннән, яу кырында бармы урталык? Артык осталарны сөйми халык, остазларга сизелә мохтаҗлык. Бик оста да һәм остаз да түгел, ана булып сиңа юл сабам: юл чатында, юл очында булсын — Кеше булып кал син, и балам. Фәлсәфәләр күпме — яңа чорда яңа кеше туу хакында. Кеше — сәнгать, иҗат ителәдер яшәгәндә йөрәк катында. Юк, аннан да алда туа кеше: сакланганда күңел түрендә, мәхәббәттә, яшьлек җырында. Яралгысы йөрәк серендә. II Сез гел юлда, өлкәнем дә кечем, хыял кораб сезгә, хис — диңгез. Берегез кораб булса, берегез диңгез ике ярда хәзер икегез. Илдә, көндә, еллар шаукымында тәрбиянең миллион чарасы. Иң мөһиме: Кеше күңелдә үк хыянәтсез, шиксез яралсын. ... Карурмандай серле киләчәгем, Агыйделдәй алкын үткәнем. Алда нидер көтеп җилкенгән чак — син булгансың икән, өлкәнем. Яшәр өчен җайлы урын да юк, кияр өчен җылы туным да. Уй-хисләрем укучыларымда,— көн-төн эштә, мәктәп юлында. Май бәйрәмен җырлап озатуга — көтмәгәнчә... көткән минутлар!.. Сүзләр көчсез сөйләп аңлатырга, күздән чәчрәп чыккан ул утлар — гомер буе бергә җылынырга җитәр иде, саклап яндырсак... Сыкранмасын беркем, тын кал, дөнья тавыш сыный нәни ал курчак!.. Иркәләүдән иртә аерганбыз, читтән хәзер ачык күрәмен, мин энеңне юындырган чакта син кыйналып кайтып керәйдең. һәм сайладың: хоккей, бокс, самбо! Без андыйга гаҗәп битараф, тамак төбе белән заманча җыр, дусиш, өзек кыллы гитара... Сыгылмалы сөлек гәүдәң белән кулларыңда йөрдең йөзтүбән... Бу тынгысыз дөнья төрле хәлгә әзер итеп сине үстергән. Ил чакырды — киттең ил сакларга. Үз юлыңны эзләп, руль тоттың. Бүгенгедәй: йөрәгемне кагып, миннән тормыш даулау минутың. Кабаланып, каударланып килдең, әзерлексез идек, бишексез. Сайлап алу мөмкинлеге булса, сине сайлар идем һичшиксез, — батырлыгың, җан хөрлегең белән, интеллигент — нәсел-нәсәбең, кайчан кереп калды яшь башыңа тимер йөкләр тарту исәбе? Ил юллары — шпал, таш, рельслар... Сезнең иңдә фәннәр — өскорма. Тизлекләрнең корыч нигезләре, тигезләнгән таулар, чокырлар. Яшьлек чаба юлда җан-фәрманга, калышырдан түгел, узардан! Юл башлаган һәм туктаган нокта — җирдә. Җирдән — җанга көч-дәрман. Резин көпчәк җирдән аергачтын, рейсларда, диләр, арыла — төшеп-төшеп җиргә таян, чын ул җиргә кагылышлы ырымнар. Ни киңәше сиңа, ни табышы, ай үтәсен елда үтәсе... Шикләндермә әле, тайга төне, ' сискәндермә, салкын иртәсе. Чаңнар кагып, заман чакырганда күтәрергә КамАЗ, БАМнарны, шикләнүне, чикләнүне белми җилкенәдер егет җаннары. Алышларсыз, узыш-ярышларсыз кызу бармый день я, аһ, белем, тик уз улкаема яшәү телим йөрәк белән түгел, аң белән. И өлкәнем, хисси үсмерлектән иртә чыгыл киткән яшь егет, җәя киереп, күккә баккан чагың —• яшеннәргә янәш яшьлегең. Сак чыршылар, ят күршеләр ягы, бик еракта бездән, читтәсең, эш кайнаган тормыш уртасында, ук-җәяңне тартыр чиктә син. Тимер йөкләр белән шомлы күкләр арасыннан эзләп урталык, уфтанучыларны сөйми халык, юл салучыларга мохтаҗлык. Ике улым, сузган ике кулым, хыял кораб сезгә, хис — диңгез. Керабы да, дулкыны да үзегез, маякларны барлап үтегез. Шуңа өстәп сезгә әйтер сүзем — Җирдә кеше туу хакында. Кеше — сәнгать, иҗат ителәдер сизелгәндә йөрәк катында. Юк, аннан да элек туа кеше, төсмерләнә күңел серендә, мәхәббәттә, яшьлек җырында. Сүзем сезгә — шушы турыда. <977 Салих Баттал Кышны урмаңда тем. Йомшак аланнар... Агач башларында яфраклар юк, тик йолдызлцр гына калганнар. Ә агачлар шундый тирен йокыга талганнар. әйтерсең ле алар тешләрендә яфрак ярганнар. Шундый тынлык, әгәр берәү шул тынлыкны бозын кСине сөям!» дисә— ялганлар. Көтеп сөйгән кызы килөсен, җыештырды егет бүлмәсен. «Килмееә дә ярый инде, — ди, — чөнки бүлмәм рәткә керде», — ди... Йоклыйм. Кемдер шакый ишекне. Тик бүләсем килми тешемне: кочагымда, имеш, гүзәлем, — аны җуйсам ничек түзәрем! Аннан башка сөйгән кешем юк, шакысыннар, минем эшем юк.- Тордым. Алдым ишек астыннан, —• шул ук кыз бит!.. — язу калдырган: «Хуш, артык мин сиңа килмәм,— дип,—- Гырлау тансык сиңа миимен», — дая. Картайгач та еллар кыскаралар. Менә килеп җитәр җәй янә. Елт-елт итеп көз, кыш, яз, җөй гүя карусельдә куышып әйләне! Ә мии аның сөен кетәм, еллар үтмәсен д-п түгел, үтсен дип; тизрәк үтсен, яшьләр тизрәк үсссн, мине аңлар яшькә җитсен, дмтъ