Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУРКУ

 Әмир ничәмә-ничә сәгать Казанның иң караңгы урамнарында, тыкрыкларында йөри. Һич кенә дә өйгә кайтасы килми аның. Кайтмый да мөмкин түгел, урамда кунмассың бит? Ничек тә вакытны сузарга тырышып, теләмичә генә урый-урый өенә кайтып килә. Инде үзләре яшәгән йортка да ерак калмаган иде. Шулвакыт аның колагына кемнәрнеңдер ямьсез итеп көлгәне ишетелеп китте. Әмирне ниндидер эчке бер көч шул якка тартты. Анда әзмәвердәй дүрт егет яшь кенә кызны уратып алганнар да, төрле мыскыллы сүзләр яудырып алалар иде. Кызның төсе качкан, кузгалырга да куркып тора. — Безнең барыбызны да үп,— ди колга буйлысы,— шунсыз җибәрмибез... — Үбәсе килмәсә биесен, без аңа да риза,— дип кеткелди икенчесе. — Без аны, егетләр, хәзер биетәбез. Пальтосын салдырып алсаң, өенә кайтып җиткәнче биер. Ну, чибәркәй, пальтоңны үзең салып бирәсеңме, әллә ярдәм итәргәме? һәм берсе кызның пальто төймәләрен ычкындырырга да тотынды. Әмирнең инде йөрәге тәмам ярсыган, акылы үзен-үзе белмәс хәлгә килеп җиткән иде. Йөгереп килгән уңайга ул кызны чишендереп торучының ияк астына бик каты итеп берне кундырып та алды. Теге әйләнеп юл кырыендагы карга барып төште. — Кач,— дип кычкырды Әмир кызга һәм, теге исләренә килеп өлгергәнче, тагын бер-икесенә саллы гына итеп тамызып алды. Әмма төнге өрәкләр, Әмирнең ялгыз икәнен төшенгәч, батыраеп киттеләр. Берсе аның арт ягыннан ниндидер каты әйбер белән китереп сукты, икенчесе аягына тибеп җиргә екты. Калганын ул хәтерләми... Таңны ул больницада каршылады. — Нәрсә булды, бәбкәм? — дип килеп керде икенче көнне әнкәсе. Ул инде улының нинди сәбәп аркасында больницага эләгүен милиция аша белешкән иде.— Кемнәр болай харап итте? — Әнисе кечкенә сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күз яшьләрен сөртергә тотынды. Әмирнең сөйләшәсе килми иде. — Нигә эндәшмисең? Бер генә сүз әйт инде ичмасам,— дип өзгәләнде ана. Ләкин Әмир иренен дә селкетмәде. Шул вакыт палатага врач килеп керде. Ана кеше сүзләр белән врачны күмеп ташлады: Ә Бигрәкләр дә әйбәт бала иде бит. Унсигез яшенә җитеп сүзебездән чыкмады. Ни кушсаң, шуны тыңлады. Әллә кемнең гомерен коткарам дип, үзе үлем түшәгенә ятты, мескенем. Ныклап тикшерсәң, ул кыз бер урам себеркеседер әле. Рәтле кызлар төн уртасында йөрмәс. Әнисенең сүзләреннән Әмир иреннәрен тешләп куйды. Ә ана дәвам итте: * Рәтле кеше булса, үзен коткаручыны ташлап качмас иде. * Больницасына да килмәгән бит. Әллә кемнәр «Скорый» чакырганнар. > Яраланган бүреләр дә берсенберсе ташламый. — Җитәр сиңа, әни! —дип әйтеп куйды Әмир.— Бүреләр, имеш. * Ә менә сез кем? х — И ходаем, әллә акылына зыян килгән инде. Сез, доктор, берүк ц аның тегенди-мондый сүзен чынга ала күрмәгез. Авыру кеше ни сөй- ч ләмәс. Ул әтисен дә, мине дә бик ярата. И, онытып торам икән, әтиең * дә килгән иде бит. Хәзер кертәм. Синең теге кечкенә магнитофоныңны « да алып килдек. Музыка тыңларга ярыйдыр бит, иптәш доктор? u Шулай сөйләнә-сөйләнә, ана палатадан чыгып китте. — Әти дә, магнитофон да кирәкми, кертмәгез,— диде врачка * Әмир.— Берсен дә күрәсем килми. е —" Ата-анаңа андый шәфкатьсез булырга ярамый,— диде врач.— Күрәсең ич, синең өчен ничек өзгәләнә. — Беләм мин аларның ничек өзгәләнгәннәрен... / Ә беркөнне Әмир янына үзе коткарган кыз килде. Ул бик кыюсыз иде. Матур зәңгәр күзләрен тутырып Әмиргә карарга да куркып кына исәнләште. — Сез мине тиргисездер инде, билгеле,— диде кыз. Әмир каршы нидер әйтмәкче иде, кыз ашыгып-ашыгып яңадан сөйләргә тотынды:— Дөрес, дөрес, сезнең урыныгызда булсам мин дә ачуланыр идем. Качып киттем бит. Артыма әйләнеп карарга да курыктым. Шунда телефоннан милиция чакырасы иде дә бит. Курыктым... Кызның «курыктым» дигән сүзләре Әмирне әллә нишләтеп җибәрде. Үзенең фаҗигасе дә әнә шулай куркудан башланды түгелме соң? ...Көзге көннәрнең берсе иде. Әмирләр үзләренең машиналары белән авылдан кайтып киләләр. Көн бик елак, өзми дә, куймый да яңгыр сибәли. Казанга җитәргә әле шактый юл узасы бар, ә караңгы төшеп килә. Шуңа күрә Әмирнең әтисе машинаны бөтен тизлегенә куа. Әмир мондый кызу йөрүләрне ярата, аның үзенең дә менә шулай җилдереп машина йөртәсе килә. Дөрес, ул инде шактый мәртәбәләр руль тотка лады. Машинаны матур гына «иярли» белә. Менә бүген дә ул әтисенә үзенең теләген белдерде. — Әйдә, өйрәнә тор,— дип, әтисе рульне Әмиргә тапшырды. Үзе, арткы утыргычка ук күчеп, тәмәке пыскытып җибәрде. Көчле машинаның бик җиңел үзенә буйсынуы Әмирнең күңелен күтәрде. Ул тизлекләрне алыштырды. Машина ярсып чапты. Шулвакыт әллә каян бер карачкы пәйда булды да юл уртасына чыгып басты. Әмир әле бер карарга да килергә өлгермәде, әнисе: — Туктама,— дип, улын кисәтеп куйды.— Бәлки ул әллә ниндн жуликтыр. Берсе кул күтәрсә, бишесе чокырда качып ятадыр. Машинаңны да тартып алырлар, үзеңне дә бәреп үтерерләр. Әмирнең дә бик туктыйсы килми иде. ул выжлатып кына кул күтәрүче кеше яныннан узмакчы булды. Тегене бәрдермәс өчен машинасын кинәт читкә борды. Әмма... соң иде инде. Төнге юлчының хәрәкәтсез гәүдәсе пычрак юлда аунап калды. Күпмедер ара киткәч, Әмир аңына килеп, машинасын туктатты. — Нигә туктадың, аңгыра?! — диде аңа әнисе.— Тизрәк моннан качарга кирәк, качарга. — Соң бит, әни, теге кешене...— Әмир теге кешене юлда калдырып китеп булмый бит инде, бәлки әле ул үлмәгәндер, ярдәм кирәктер димәкче иде, әмма әнисе аңа авыз ачарга ирек бирмәде: — Төш рульдән, җебегән. Әнә, әтиең утырсын. Әмир инде үзе дә машина йөртерлек түгел иде, карышусыз гына әтисенә рульне бирде. Атасы үзен бик тиз кулга алып өлгерде, бөтенләй икенче якка кереп китеп, әйләнеч юлдан Казанга юл тотты. — Карагыз аны,— диде ул.— Бу хакта бер кешегә дә ләм-мим. Төн яңгырлы, эзне бик тиз юар. Юлдан машиналар йөрми диярлек. Әгәр белә-нитә калсалар, беребезгә дә рәт булмас. Әмир ул көнне ничек кайтып кергәнен һич хәтерләми. Йокысы качты. Подъезд ишеге шыгырдап ачылган саен, сискәнеп, сикереп торды. Менә-менә милиция килеп керер дә бөтенесен алып китәр кебек тоелды аңа. Ләкин ул көнне дә, башка көннәрне дә аларның артларыннан килүче булмады. , — Әгәр шулай тавышсыз-тынсыз гына үтсә, үзеңә бик шәп магнитофон алып бирермен, улым,— диде әнисе Әмиргә.— Берүк иптәшләреңә ычкындыра күрмә. — Кеше таптаттык бит, әни, кеше,— диде Әмир, ачынып. — Нишлисең бит, улым, без бит аны юри таптатмадык. Кермәсен иде машина астына. Бәлки әле ул куркуыннан гына егылып калгандыр. Үлсә яки имгәнсә-нитсә, әллә кайчан артыбыздан эзләп килеп җитәрләр иде. Милиция йокламый ул. — Барыбер, туктап, без аңа ярдәм күрсәтергә тиеш идек... Улының бу сүзләренә әнисенең ачуы чыкты. — Алай бик кешелекле булсаң, бар әнә милициягә. Мин кеше таптаттым диген. Кулымда правам да юк иде диген. Алып китсеннәр әтиеңне төрмәгә. — Нигә әтине? — Нигә, имеш. Белмәгән булып маташма. Син инде бәби түгел. Унсигезгә чыктың. Машинасын правасыз кешегә биргән өчен, иң беренче, әтиеңә эләгәчәген беләсең. Кеше таптаткан өчен дә, машинасын сиңа тоттырган өчен дә статья чәпәрләр. Әтиеңнең башы төрмәдә черер. Әнисе еларга ук кереште. Улы аның сүзләренә каршы да төшмәде, юатмады да. Аның ничектер күңеле каткан иде. Тизрәк килеп тотсалар, җиңелрәк кебек тоелды аңа. Көн артыннан көн үтә торды. Карлары, бураннары белән кыш якынлашты. Әмирнең әтисе машинасына көн саен диярлек берәр яңалык кертте. Башта ул барлык тәгәрмәчләрен салдырып, алар урынына яңаларын куйды. Иске тәгәрмәчләрне ваклап-ваклап дачада чүп- чарлар белән яндырып бетерде. Машинасының сул як крылосында бераз яньчелгән урын бар иде, аны бер якын танышынан төзәттереп алды. Машинада шикләнер нәрсә калмады, юллар да әкренләп кар астында калды. Алар тәмам тынычландылар. Әнисе улына бик шәп магнитофон алып бирде. Әмир үзе дә тынычлана башлаган иде, ләкин бер хәл өр-яңадан аның күңелен кузгатты... Сания белән күпме дуслашып йөреп, Әмирнең әле бер тапкыр да аларның өйләрендә булганы юк иде. Ә ул көнне Сания егетне өйләренә чакырды. — Әйдә,— диде ул,— әни белән танышып чыгарсың. Әллә кайчаннан бирле инде Әмирең белән таныштыр дип йөдәтте. Тик менә... — Нәрсә менә... — Әй, ярар инде... Кергәч күрерсең. Сания ишекне үзе ачып керде. — Әни,— дип эндәште ул керә-керешкә,— без әле бу. Әмир белән. Исәнмесез! — диде Әмир һәм ишек төбендә туктап калды. Киң диванкроватьта берничә мендәргә сөялеп утырган чырайсыз хатынны күргәч, ул сискәнеп китте. Саниянең әнисен башкачарак, чибәр, таза, Сания кебек алсу йөзле итеп күз алдына китерә иде ул. Ә аның алдында урыныннан да кузгала алмый ятучы бео апа. Менә син нинди таза, чибәр егет икәнсең,— диде Саниянең әнисе. Аннары ул кызына карап: — Син бар, кызым, ашарга берәр нәрсә хәстәрлә, ө без Әмир белән таныша торыйк. — Син Санияне кыерсыттырма, рәнҗеттермә инде, балам,— диде Ул -— Саниянең күңеле бик нечкә. Тик менә тормыш дигән нәрсә генә кырысрак кыланды. Врач булам дип очынып йөри иде, мескенем. Имтиханнарын да бик әйбәт биреп кергән иде, укырга гына туры килмәде. Мин болай булгач, укуын ташлап эшкә урнашты. — Сез терелерсез, апа,— диде Әмир, бу хатынны юатырга теләп. — Мин үзем өчен борчылмыйм,— диде ана.— Менә Саниянең генә канаты сынйасын. Әтисенең ташлап китүен бик авыр кичерә. Мин аңлатып-аңлатып карыйм да бит: әтиең әле яшь, авыру хатын белән нишләп торсын, дип, юк, барыбер ярсуы кимеми. Гаделсезлекне бер дә кичерә алмый. Болар сөйләшеп утырган арада Сания ашарга өлгертте, өстәл әзерли башлады. — Син, әни, Әмиргә әллә ниләр сөйләмә анда,— диде ул. — Юк, без синең турыда сөйләшмибез, кызым. Тормыш турында сөйләшәбез. Ә тормышта кешеләрнең бер-берләренә әйтер сүзләре күп. Күңелле генә гәпләшеп ашап-эчтеләр. Әмир ничектер авыру кеше янында утыруын да онытты. Сәгатенә карагач кына: — И вакыт соң икән инде,— дип, урыныннан кузгалды. Сания ялт кына савытсабаларны җыештырып алды. — Бар, кызым,— диде анасы.— Әмирне озата чык. Савытларыңны соңыннан юарсың. Әнисе авызыннан рөхсәт сүзе ычкынгач, Сания дәртләнеп киенергә тотынды. Бүген аның кәефе шәп иде. Әмирнең шулай якын итеп, тартынмыйча әнисе белән сөйләшеп утыруы, рәхәтләнеп чәй эчүе аның күңелен күтәргән иде. Кайвакыт килгән кешеләр никадәр кыстасаң да чәйгә утырмыйлар. Сания андыйларны әнисеннән чиркәнә- ләр дип уйлый. Андый чакта бик нык хәтере кала. Озак вакыт сөйләшми йөри. Ә бүген аның җаны тыныч. Әмиргә ягымлы сүзләр әйтәсе килә, тик кыюлыгы гына җитми. — Син әнигә ошадың, ахры,— диде ул, урамга чыккач,— йөзе ачылып китте. Кайвакыт аның авызыннан бер сүз тартып ала алмыйсың. Мин әнә шунысыннан бик куркам: ачулансын, дуласын, тик үз эченә генә йомылмасын иде. Кешегә үз эченә йомылудан да куркыныч нәрсә юк, шулай бит, Әмир? Әмир андый нечкәлекләрне белми иде, шулай да кызның сүзен хуплап куйды. Ә соңыннан: — Әниең нәрсә белән авырый соң? — дип сорады. — Эй,— диде кыз нык әрнү белән.— Бер машина бәргән иде... Саниянең шушы сүзләреннән соң Әмирнең күз аллары караңгыланып китте. Кайда? Кайчан? Күптәнме? дип сорарга да батырчылыгы җитмәде. Ул сания белән таркау гына саубуллашты. Ләкин аның өенә кайтасы килми иде. Ниндидер бер үкенечле җилкенү' белән Казан урамнарын урап йөргәндә, хулиганнарга тап булды, һәм менә селкенә дә алмыйча больницада ята.