Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

КИЛӘЧӘК БУЫН ХАКЫНА

Бүгенге балалар эдгбияты турында уйланулар езнең балалар әдәбияты зур традицияле, күренекле әдипләре, та* тар совет әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән әсәрләре булган бай әдәбият. Әмма соңгы елларда гомуми әдәбиятыбыз фонында ул тонык* ланып, югалып калды шикелле. Чыннан да, менә ничә еллар инде бер тирәдә таптана. Алга да китми, артка да калмый. Тотып алып селкеп салырлык урта кул әсәрләр дөнья күрә торса да, күтәреп алып мактарлык, вакыйга, бәйрәм булырлык, бетен союз укучысына тәкъдим итәрлек әсәрләр соңгы берничә елда бик сирәк күренә. Сүздә юк, күренекле язучыларыбыз Шәүкәт Галиевнең, Ләбибә Ихсанованың актив эшләүләре, чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр иҗат итүләре күңелне күтәреп җибәрә. Укучыларыбыз талантлы әдипләр — Ш Рәкыйпов, X. ХалЯков. А. Тимергалин, Р. Батуллин, Р. Мингалимов, Ф. Шәфигуллин язган әсәрләрне дә көтеп алалар, яратып укыйлар. Шулай да балалар әдәбиятының гомум торышы һаман да үзгәрешсез кала бирә. Сәбәп нидә соң? Бездә ни өчендер балалар әдәбияты бары тик балалар өчен генә дигән караш яшәп килә. Чынлыкка мотлак туры киләме бу? Безгә калса, өлешчә генә Әйтик, без әле булса Тукайның «Кәҗә белән Сарыгмын, «Су анасымн, «Гали белән Кәҗә» сен яттан беләбез. Перро, Андерсен әкиятләрен. «Мең дә бер кичәмне бирелеп укыйбыз. Гайдар әсәрләрен яратабыз. Ике-өч яшьлек малайларга-кызларга кушылып «Крокодил Гена җыры»н җырлап йөрибез. Мультфильм күрсәтә башласалар, кырык эшебезне кырык җирдә ташлап, телевизор экраннарына капланабыз. Ә бит алар балалар өчен иҗат ителгәннәр Аларга безнең бер катнашыбыз да юк кебек. Күрәсең, чын сәнгать әсәре балаларга да, олыларга да бердәй тәэсир итә Ә менә урта кул әйберләрне ни балалар, ни олылар кабул итә алмыйлар. Шуңа күрә балалар әдәбиятына «баласытып», кимсетеп карау бөтенләй хак түгел. Балалар әдәбияты — балалар язучылары эше генә дип уйлау да бар әле бездә. Ә менә әдәбият тарихына күз салсак, моның киресен күрәбез. Татар әдәбияты классикларының күпчелеге балалар әдәбиятын зурлар өчен әдәбияттан аерып карамаган. Алар нәниләр өчен дә классик әсәрләр биреп калдырганнар. Тукайны гына алыйк. Без аның «Туган телмен, «Шүрәлемсен, «Ел фасылларымн, «Бала белән кү- бәләгмен, балаларга атап язган тагын бик күп шигырьләрен телебез ачылуга ук көйләп йәрмәсөк, ул шигырьләр безнең күңелләргә ана сөте белән кермәсә, Тукай безнең рухи дөньябызда бу кадәр олы булып, мәгърур булып яши алыр идеме? һәрбер татар укучысы Тукайның колач җитмәс иҗаГына нәкь әнә шул шигырьләр аша киле түгелме соң? Ә Галимҗан Ибраһимов? «Яз башы», «Карт ялчым, «Көтүчеләр» ■Табигать балаларым . Татар укучысы өчен Ибраһимовның бөеклеге шушы хикеяләрБ дән башлана лабаса' Укучы язучының зурлыгына, бөеклегенә ышана. Чөнки Ибраһи. мовның иҗаты кечкенәдән үк аның аңына, канына сеңгән. Ә инде кечкенә чакта укыганнар, ишеткәннәр, күргәннәр — алар гомерлек! Ә Такташ, Җәлил, Фатих Кәрим Рус әдәбиятыннан Пушкин, Толстойлар, Маяковский һәм башкалар _ Дөрес, балалар әдәбияты, аеруча поэзия, гаҗәп тә катлаулы һәм күпләрне куркыта торган өлкә. Хәтта Блок. Пастернак, Есенин кебек титаннар балалар өчен язарга тырышып та, уңышсызлыкка очраганнар... М Горький балалар әдәбиятын зур бер «суверен держава» дип атаган иде. Күргәнебезчә, төп әдәбият белән әлеге «суверен держава» арасында тирән дипломатик мөнәсәбәтләр урнашып җитмәгән әле бездә. Ә инде ике держава арасында шул мөнәсәбәтләр урнашмаса, алар үзара янәшә сыешып яшәмәсә, нәтиҗәләр бер дә матур булмас шикелле. Инде соңгы вакытта дөнья күргән әсәрләргә күз салыйк. Повестьларның күбесе «Яшь ленинчы» газетасы белән «Ялкын» журналында басылып чыкты. М. Хәсә- новның «Шайтан малае», Җ. Рәхимовның «Девон хәбәрчесе». Ф Яруллинның «Язмышлар язылганда», Ф. Шәфигуллинның «Бер малай, өч аргамак», Р. Хафизованың «Без әле кайтырбыз» повестьлары. Болар һәммәсе узган елда — Бөек Октябрьның 60 еллык юбилее елында дөнья күргән әсәрләр. Шунысы характерлы, повестьлар үзләренең вакыйгалары белән дә 60 елны иңлиләр, бер-берсен эзлекле рәвештә дәвам иттерәләр, вакыйга һәм фикер үсешләрен тулыландыралар, көчәйтәләр. Әйтик, «Шайтан малае» гражданнар сугышы чорын тасвирлый. Бәләкәй генә татар малаеның олы батырлыгын чагылдыра. Шушы кечкенә вакыйганы язучы шактый матур детальләр аша күрсәтеп бирә алган. Җ. Рәхимов исә үзенең «Девон хәбәрчесе» повестенда бүгенге нефть якларындагы сугыш алды елларын, сугыш чорын сурәтли. Андагы кечкенә геройлар — Напалиун, Питыр, Бытбылдык Әхәт, Нәби, Мәрди авыр сугыш елларында үссәләр дә, бәхетле малайлар. Алар беренче булып буровойны күргәннәр, беренче булып вышкага менгәннәр, шуннан бөтен дөньяны күзәткәннәр, беренче булып нефть исен иснәп караганнар. Шөгер нефте тора-бара ул малайларның язмышына әверелгән. Гомумән, автор геройларының кичерешләрен, хыялларын җылы гына тасвирлаган. Бу бәләкәй повесть та Татарстан нефтенә багышланган әсәрләр рәтенә басарга хаклы. Ф. Шәфигуллинның «Бер малай, өч аргамак» повесте сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Автор үзенең әсәрен укучыга түбәндәге мондый юллар белән тәкъдим итә. «Бала чагыбыз басулары... Игеннәр хуш ис бөрки, чикерткәләр сайрый, юл читендә зәңгәр чәчәкләр балкып утыра — барысы да нәкъ безнең бала чактагыча. Тик хәзер инде монда башка малайлар урак урдыра... Дәһшәтле сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыр еллар икмәгенең кояштай балкып табынга килгәнче нинди юллар узуын беләләр микән дә, тракторлар аз чагында җир эшкәртүнең, икмәк үстерүнең кыенлыкларын, кырыс романтикасын күз алдына китерәләр микәналар? Бу әсәрдә сугыштан соңгы бер урак өстенең ике-өч кенә көне турында суз бара. Бу әсәрнең асылында — икмәк. Шуңа күрә бәләкәй героем Рәсимнең уй-тойгы- ларына, кичерешләренә, аның кешеләргә, атларга, хезмәткә һәм, ниһаять, икмәккә- булган мөнсәбәтенә бүгенге укучылар битараф калмаслар дип өметләнәм». Авторның өмете акланды. Повестьтан соң авторга укучылардан бик күп хатлар килде. Язучының әлеге сүзләре чыннан да әсәрнең идея-эчтәлеген, бөтен асылын ачып бирә. Ләкин хикмәт икмәктә генә түгел. Повестьның уңышы ни белән аңлатыла соң? Иң элек, әлбәттә, татар совет әдәбиятының әлеге чорны чагылдыруда бай тәҗрибә туплавы беләндер Аннары авторның материалны төгәл белүе, тирән кичерүе һәм әдәби осталыгы да үзенекен итә— Повестьның үзәк герое Рәсим — сугыштан соңгы авыл малайларының типик вәкиле Дөньяга ниндидер бер ачу саклап яшәүче, шул ук вакытта ат кебек эшләүче Бор- һанны да без тиз арада танып алабыз. Күрәсең, һәр авылның үз Борһаны булгандыр. Рәсимнең әнисе дә. бригадир хатын да таныш шикелле. Аларның килешкилбәтләре һәм сөйләшүләре дә хәтергә сеңеп кала. Гомумән, образлар истә калырлык һәм тулы канлы итеп иҗат ителгәннәр. Яшь кешенең шәхес буларак формалашуы, гадәттә, мәктәпнең соңгы классларына туры килә дигән фикер яши. Ә баксаң, повесть герое Рәсим — дүртенче классны тәмамлаган бот буе малай — шәхес буларак инде өлгереп килә икән. Аның каты күңелле Борһан белән бәхәсләре — чын мәгънәсендә көрәш. Малайның теләк-омтылыш- лвры. эчке каршылыклары оста тотып алынган. Ул Борһанның усал, кансыз икәнлеген дә, эшнең авыр буласын да белә. Ләкин сер бирми. Күңелендәге эчке бер ♦ омтылыш, үзенең батырлыгын исбатлау теләге малайны шунда этәрә. Нәтиҗәдә, < малай җиңүче булып чыга. Ә бит шул малайлар хәзер басуларда иген үстерәләр, КамАЗ төзиләр, тормышның төбенә җигелеп тарталар. Әсәрдәге психологик тирән- * лек, нечкәлек сөендерә, ул үзенең табигыйлеге белән күңелне бөтереп ала Аю х егарлык кайбер малайлар, егетләр урамда бер эшсез трай тибеп йөргән бүгенге х көндә бу әсәрнең актуальлеге, бәясе бермә-бер арта. Кыскасы, Ф Шәфигуллин «Бер > малай, өч аргамак» повесте белән үз иҗатын да, балалар әдәбиятын да бизәде диясе килә. 2 Ф. Яруллинның «Язмышлар язылганда» повесте туган җиргә, аның табигатенә, 6 хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ул бер чите белән демографик проб- з лемага да кагылып китә. Авылларда яшьләр азайган заманда әлеге әсәрнең язылуы, әлбәттә, әһәмияткә ия. Аның сюжеты катлаулы түгел Председатель кызы, лирик ♦ «мин» нең аласы сигезенче классны бетергәч, башкача укырга теләми, авылда ка- s лып эшләргә була. Шул ният белән ул умартачылар курсында укып кайта. Умарта- — лыкта э(или башлый. Аның энесе, ягъни лирик «мин», аңа һәрчак ярдәм итеп йөри. Умартачы кыз образы шактый кызыклы, шулай ук каршылыклы да итеп иҗат > ителгән. Бар да тәртиптә кебек. Ләкин повестьтагы бер нюанс сискәнергә мәҗбүр — итә. һәм ул әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр дәвам итеп, төп максатка нык _ кына басым ясаган шикелле. Ул да булса, лирик геройның артык күп акча белән j мавыгуы, байлык белән кызыксынуы, бик күп матур әйберләрне байлыкка, материаль и якка кайтарып калдыруы Бу — кайберәүләр тормышында бәлки, чыннан да, шулай- о. дыр Әмма, нич^к кенә булмасын, малайның мещанлык, комагайлык сыйфатлары л (автор моны үзе дә сизми булса кирәк) күңелдә авыр тәэсир калдыра. Менә бер- О ничә мисал; «Уйлап табучыларга премия бирәләр. Миңа нәрсә эләгер икән?.. Ә премиягә нәрсә бирәсең?.. Миңа зарплата язарсыңмы соң, әти?.. Рәйханә апаның умарталары баллый башласа, баербыз әле . Маташып карармын, әмма бушка түгел, туйганчы бал ашатырсың... һәр елдагы кебек быел да сабан туе алдынгыларны бүләкләүдән башланды. 'Безнең өй эченнән генә беркемне дә андый бәхет көтми иде Әти председатель булгач, үзен-үзе бүләкли алмый. Әни врач, район кешесе санала Врачларга премия дә, бүләк тә юк. Менә Рәйханә апага хет берәр яулык бирсәләр, ярап куяр иде» Повестьның буеннан-буена малайның менә шундый фәлсәфәсе дәвам итә Әсәрдәге кайбер конфликтлар да, кыз белән ата арасындагы бәхәсләр дә шул фәлсәфәгә корылган. Инде шушыннан чыгып, малайның кем булып үсәсе көн кебек ачык. Роза Хафизованың «Без әле кайтырбыз» повесте да мөһим темага язылган. Пионер тормышы турында, пионер эшләре турында язу, гомумән, мактаулы эш. Чөнки балалар әдәбиятының «күтәрелмәгән чирәме» — әле булса мәктәп, пионерия һәм укучылар дөньясы. Авторның бу темага тотынуы гаҗәп тә түгел. Ул мәктәпләрдә еш €ула, пионер проблемалары белән яхшы таныш, укучыларның уй-кичерешләрен аңлый, тоя белә. Әсәрдә вакыйгалар бар. материал бар, характерлары белән бик үк яңа булмасалар да, персонажлар да бар. Ләкин биредә әнә шуларны бергә укмаштыра торган җилем юк — илаһи сәнгать юк Автор вакыйгаларны бер-бер артлы тезеп, сөйләп чыга. Әмма вакыйгаларның фәлсәфи эчтәлеген ачу юк. психологик тирәнлек җитми. Повесть бит нәни хикәя түгел, ул бер генә катлы булмаска тиеш. Анда терпе пластлар, катламнар булуы да шарт Повестьның теле дә мактанырлык түгел. Дөрес, һәркемнән Әмирхан Еники ос- тальиын яисә Хәсән Сарьян телен таләп итеп булмый. Әмма үзебезнең гап-гади татар телебез бар бит әле Язучы үзенең туган телен яратырга, хөрмәт итәргә бурычлы! Әсәрдә игезәк алымнар, игезәк чагыштырулар, игезәк җөмләләр бик күп. Әй- тик, мена мондыйлар: «Әти белән әни бездән көлеп җибәрделәр... Әни, елмаеп, башымнан сыйпады... Ул миңа карап елмаеп куйды— Әти аңа карап елмайды... Ул рәхәтләнеп көлеп җибәрде... Әти белән Габдрахман абый көлеп куйдылар— Айсылу пырхылдап көлеп җибәрде... Үзләре рәхәтләнеп көлешә башладылар— Мостафа абый елмаеп җибәрде.» Ул Фәүзия апага карап елмаеп куйды... Әни елмаеп куйды— Габдрахман абый көлеп җибәрде... Абыем көлемсерәп куйды... Абый шунда ук көлеп җибәрде...» Боларны укыгач, укучы да, һич югында, елмаеп куячак. Әгәр дә авторга нәшрият тарафыннан ярдәм булса, үзе дә җаваплырак караса, повесть, әлбәттә, уңышлырак чыгар иде. Яшь буын бабайлар һәм әтиләр данын мирас итеп алды. Хәрби-патриотик тәрбия мәктәп елларыннан ук башлана, һәм батырлык турында без балаларга һәр даим исләренә төшереп торырга тиешбез. Ә батырлык һәрчак янәшәдә генә: игенче батырлыгы, эшче батырлыгы, солдат батырлыгы. «Комсомольская правда» газетасында чыккан «Бары дүрт секунд» исемле мәкаләне һәркем укыгандыр. Аның беренче битендәге моңсу йөзле, ләкин бөркет карашлы татар егетенең рәсеменә карап һәркем тетрәнгәндер. Үзенең гранатасы өстенә күкрәге белән капланып һәлак булган, ләкин үз гомере исәбенә иптәшләрен һәм командирларын коткарып калган совет солдаты ул. Газинурлар, Бари Шәвәлиевләрнең энесе. Балалар язучыларына өр-яңа материал. Ләкин батырлык темасына алынырга теләүче язучылар бездә күл түгел. Ә батырлык дәвам итә... Ш. Рәкыйпов батырлыкка баш ия, батырлыкка ышана торган язучы. Ул бер үк темага язса да, әсәрдән-әсәргә яңа формалар эзли, таба һәм шуның белән ота да. «һәйкәлләр янында» повесте да үзенчәлекле формада язылган. Ул татар халкының күренекле полководецы генерал Гани Сафиуллин батырлыгына багышланган киноповесть. Патетик-публицистик рухта, күтәренке тонда язылган бу әсәрне патетик поэма дип тә атарга булыр иде. Дөрес, ул бигүк йөгерек укылмый. Нишлисең, формасы шундый. Без киноповестьлар укып үсмәгән бит, ә экраннардан карап өйрәнгәнбез. Хикәя жанрында исә, өлкән һәм урта буын язучылар белән бергә, яшьләр дә актив эшли. Мәсәлән, вакытлы матбугатта кызыклы гына хикәяләр белән LU. Ман- напов, Н. Әхмәдиев, Р. Низамиев, Р. Гыйззәтуллин һ. б. яшьләр катнашты, һәркайсы үз темалары, үз стильләре белән килүче яшь хикәячеләрнең узган ел күренгән әсәрләре күңелдә өмет уята. Ә менә өлкәннәрдән Гариф ага Галиевнең соңгы вакытта аеруча активлашып китүе яшь укучылар өчен зур куаныч булды. Аның бигрәк тә «Безнең Сафуаныбыз» хикәясе күңелдә торып калган. Ул җан җылысы белән өртелгән. Язучы яшь буынга битараф түгел, балаларга хөрмәт белән, мәхәббәт белән мөрәҗәгать итә. Ш. Бикчуринның «Табылдык» хикәясенә дә тукталып узасы килә. Фәрит исемле малай мәктәптән кайтканда машина астына кереп баручы көчекне,* урамда йөрү кагыйдәсен бозып булса да, коткарып кала. Аңа милиционердан шактый эләгә, әлбәттә. Малай көчекне өенә алып кайта һәм урамда йөрү кагыйдәләренә өйрәтә башлый. Этне өйрәтә-өйрәтә, ул үзе дә урамда йөрүнең бөтен кагыйдәләрен, юл тәртипләрен өйрәнеп бетә. Ә көчек, әлбәттә, шул килеш кала, бернәрсәгә дә өйрәнә алмый.» Әсәр табигый итеп, балаларча язылган, рәхәтләнеп укыйсың, рәхәтләнеп елмаясың. Нәкъ менә шундый хикәяләр җитми дә инде безгә. Соңгы вакытта табигый агышлы, табигый диалогларга, табигый уйлануларга корылган хикәяләр языла башлады. Мәсәлән, яшь язучы Камил Кәримов теле, стиле, шигъри фикерләве белән башка хикәячеләрдән аерылып тора. Балаларның эчке дөньясын хикәя юлларына күчерә белүче бу егет киләчәктә әйбәт хикәяче булыр дигән өмет бар. Ә Р. Мингалимовның «Бүген төнлә күккә кара» һәм «Ансар» хикәяләре исә үзләренең хыялга бай, чишелешләренең көтелмәгән булулары белән яңача яңгырыйлар. Риф Мөхәммәтовның турыдан-туры мәктәп тормышына кагылышлы кыс- ка-кыска хикәяләре шулай ук җылы гына тәэсир калдыра. Балалар вакытлы матбугатында әкиятләргә дә мул гына урын бирелә. Араларында Җ. Дәрзамановның «Язбикә», Г. Латыйпның «Дөл-дөл дөя». Э. Касыймовның «Серле курай» әкиятләре кызыклы гына язылган. Ләкин әкиятләрнең күбесе һаман да иске калыпка тутырылган «старомодный» әкиятләр, аларның авторларын «татар халык әкиятләре язучылар» дип атыйсы килә. Фән-техника заманында мондый гына әкиятләр укучыларны һич тә канәгатьләндермидер. Халкыбызның театр сәнгатенә аерым бер мәхәббәте, хөрмәте бар. Ул балалар •расында да шулай. Бер бәйрәм дә спектакльсез-тамашасыз үтми диярлек. Балалар •чен махсус пьесалар булмаса, зурларныкын алып куялар, «хан заманыннан* калган пьесаларны эзләп табалар. Ничек итсәләр итәләр, барыбер куялар. Укучыларга өр-яңа пьесалар белән очрашу бәхете еш эләкми эләгүен. Шулай да узган елда алар ике пьесалар җыентыгы алдылар: Т. Миңнуллинның «Иптәш командир», Батулланың ■Пәһлеваннар иле» китаплары. «Иптәш командир» пьесасы сугыш чоры балаларының батырлыгына багышланган. «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» исемле маҗаралы комедия бүгенге мәктәп тормышын чагылдыра. Алар һәр икесе балаларның рухына туры килә, «балалар дулкынына* көйләнгән әсәрләр. «Гафият турында әкият» дигән пьеса-әкият тә җор тел белән кызыклы, мавыктыргыч итеп язылган. Аны укыганда туктаусыз көләсе килү хисен кичерәсең. Ләкин шуны искәртергә кирәк, биредә әкият жанры белән реаль тормыш вакыйгалары бутала кебек. (Бу Батулла әсәрләрендә дә сизелә.) Персонажлар әрепләшкән вакытта артык реалистик итеп әрепләшәләр. Берберсенә «карт җен», «хәшәрәт» һ.б. дип дәшәләр. Әйтик, пьесадагы җен карт та булсын, юхасы да бик кыяфәтсез булсын, ди. Ләкин әкияттә каргану да әкиятчә һәм, әлбәттә, мәдәни булсын идө. Әйтик, дию пәрие убырлы карчыкка «чибәрем» дип дәшсә, шүрәлене «акыллым» яки «фикер иясе» дип үртәсәләр, ничек җанлы чыгасы. Батулла китабына курчак театрлары өчен дүрт пьеса кертелгән. Аларның икесе Казан курчак театрында уңыш белән уйнала. Бу үзе үк пьесаларның уңай якларын раслап тора. Шулай да авторның, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, иске сүзләр белән артык мавыгуы сизелә. Гомумән, телгә, сүзгә карата талымсызлык, әледән-әле очрап торган дорфалык һәм ясалмалык пьесаларның тәмен җибәрәләр. Алардагы җыр текстлары да, безгә калса, канәгатьләнерлек түгел. Әсәрләрне бизәмиләр, киресен чә. аерылып, әсәрдән бүселеп чыгып торалар алар. ш ю Узган елда мәктәп яшендәге укучыларга кайбер публицистик әсәрләр дә тәкъ- о дим ителде. Шуларның берсе — В. Ихсанованың «Тырыш хуҗалар илендә» исемле ки-“• табы. Ул укучыларны партиябезнең XXV съезды куйган олы бурычлар белән таныштыра, унынчы бишьеллыкка сәяхәткә алып чыга, бишьеллыкта эшләнгән һәм эшләнәчәк зур эшләр турында укучылар күңеленә барып җитәрлек итеп сейли. Автор үзен иркен сизә, кем белән әңгәмә алып барганын яхшы аңлый, әңгәмәдәшләрен нәрсәләр кызыксындырганын яхшы белә. Китапның буеннан-буена авторның үткен телле публицист һәм тәҗрибәле педагог булуы сизелеп тора. «Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт» исемле китап М. Госмановның элекке әсәрләренә аваздаш. Укучыны ул ерак тарихка алып китә, Туваның бүгенгесе белән таныштыра. Азия үзәгенең экзотик гүзәллеге, кабатланмас табигате укучы күңелен шундук яулап ала. М. Госманов, галим буларак та, язучы буларак та, балалар ечен әйбәт китап язган. Табигать турында, тереклек, кош-корт турында язганда балалар психологиясен, яшь спецификасын исәпкә алмаска да мөмкин дип санаучылар бар. Ләкин үзенең тормыш тәҗрибәсе белән баладан уздырган язучы табигатьне күрә белүе белән де, табигатькә соклана, гаҗәпләнә белүе белән дә баладан калышмаска бурычлы. Аның табигатькә бала күзе белән дә. язучы күзе белән дә, табигать белгече буларак та каравы мәҗбүри. Табигать, кош-корт турында язылган һәр әсәр балаларны кешелекле итеп, гуманлы итеп тәрбияләүгә хезмәт итәргә тиеш. Бу җәһәттән. Г. Хесә- новның «Ялкыннда басылган парчалары матур тәэсир калдыра. Г Шәрәфинең «Яшь ленинчымдагы «Күрше малае» исемле хикәяләр циклы да кечкенәләр эчен атал язылган. Тереклеккә, табигатьтәге һәртөрле җан иясенә мәхәббәт хисләре җор тел белән язылган хикәяләрдә шулай ук зур урын алган. Балалар эчен язылган шигырьнең беренче вазифасы — Туган илгә, кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү, шул ук вакытта бала күңеленә туган телебезнең тәмен, тирәнлеген. нечкәлеген, шигъриятен сеңдерү Биредә инде гадилек кирәк. Корней Чуковский үзенең «Икедән бишкә кадәр» китабында балалар шигыренең 13 хасияте бар дип искә ала. Менә шуларның берничәсе: МИҢНУЛЛИҢ ф КИЛӘЧӘК БУЫН ХАКЫНА ф — Шигырьнең һәр строфасы рәссамга материал булырга тиеш. Ягъни шигырь юллары күз алдына килерлек булсын. — Шигырь музыкаль булырга тиеш. — Рифмалар мөмкин кадәр бер-берсенә якынрак булырга, ягъни янәшә булырга тиеш. — Шигырьнең һәр ике юлы, һәр строфасы төгәлләнгән булырга тиеш һ. б. Бездә әле К. Чуковскийның әлеге принципларын күпләр белми, белсә дә куллана алмый кебек. Кайсы гына балалар китабын алып укысаң да, алар традицион калык җырлары калыбына шыплап тутырылган булыр: 8 дә 7, 8 дә 7. Бу бертөрлелек нәниләрне, әлбәттә, арыта, туйдыра. Өстәвенә рифмалар да янәшә түгел. Нәтиҗәдә шигырьнең динамикасы, тыгызлыгы, бөтенлеге югала. Андый шигырьне бала хәтерендә калдыра алмый. Ә инде хәтердә калмый икән, шигырьне балалар яттан сөйләп йөрми икән, шигырь үз максатына ирешмәде дигән сүз. Нәниләр поэзиясендә, образлар белән беррәттән, шигырь техникасы һәм шигъри тел да зур әһәмияткә ия. Шигырь нәниләр өчен мавыктыргыч уенга әверелергә тиеш. Әмма уенга әйләнерлек, ритмик яктан төрле рәвешләр алган шигырьләр юк дәрәҗәсендә аз иҗат ителә. Нәниләр өчен язылган шигырьләр туган телне өйрәнүнең беренче күнекмәләрен бирә. Шуңа күрә дә биредә сүзгә аеруча сак булу шарт Шигырьдәге сүзләр зәвык белән сайлап алынган булырга тиеш. Сүз тезмәләре, шигырь юлларының юаи- лерларча эшкәртелгән булуы зарури Чөнки бала нәкъ шул яшьтә үз теленең тәмен, кадерен белергә өйрәнә. Бу яшьтә аны үз телен яратучы, хөрмәт итүче итеп тә тәрбияләргә мөмкин, киресен дә эшләп була. 1977 елда Б. Рәхмәт, 3. Туфайлова, Р. Мингалимовның сайланма шигырьләре укучылар кулына барып иреште. Нәшрият төсле рәсемнәр белән бизәлгән ике бөртек китап та чыгарды (Р. Фәйзулинның «Күмәч пешерүчеләр җыры» исемле шигыреннән гыйбарәт булган уч төбе кадәр китап һәм Р. Бәшәровның матур гына ун шигырьдән торган «Бәйрәм» исемле җыентыгы.) Балалар поэзиясендә өлкән шагыйрь Зәки Нури актив эшләде. Аның вакытлы матбугатта чыккан шигырьләре дә, «Уйлан да син, елмай да син» исемле яңа җыентыгына кергән сатирик һәм юмористик парчалары да Зәки Нурига гына хас чәнечкеле юмор һәм үткен сатира белән сугарылган. Алар укучылардагы кимчелекле яклардан көлә, матур гадәт һәм әхлакый нормалар өчен көрәшә... Роза Хәлиуллинаның «Чүкеч — нәни булышчы» җыентыгында матур гына шигырьләр бар Ләкин бик наив һәм эшләнеп бетмәгәннәре дә юк түгел. Мәсәлән, «Чүкеч» шигыре болай төгәлләнә: Кулга чүкеч алганнар Ташка кадак кагарлар, Хезмәт кадерен белерләр, Бәхетләрен табарлар. Ә бит бала бу сүзләрне укыгач ук, бәхетле булыр өчен, һичшиксез, кулга чүкеч елырга кирәк икән, дип уйлаячак һәм әтисен кибеткә чүкечкә йөгертәчәк. «Ә чүкеч тотмаганнар бәхетсез буламы?» — дип тә сораячак. Ә менә бу дүрт юллык шигырьне ни дип аңларга?.. Шырпы тартмасына сыйган Нәп-нәни эт, һай, матур. Бик үртәсәң, түш кесәңә Керер дә... ырлап ятыр. «Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Я өрәкме, нәрсә бу?» дигән шикелле, нәрсә бу? Шигырьме бу? Ни өчен әлеге җыентыкка килеп кергән ул? Аңлашылмый. Р. Мингалимовның «Бәхетле исем» китабына укучыга таныш шигырьләр белән күп кенә яңа әсәрләр дә тупланган. Кереш сүз авторы X. Камалов болай ди: «Р. Мин- галимов шигырьләре табигый килеп чыга, бернинди ясалмалылык, үз сүзен укучыга көчләп тагарга тырышу кебек нәрсә аңарда сизелми. Ул үгетләрен дә, мораль чисталыкка, сәяси сизгерлеккә өйрәтүен дә, артык нык сиздермичә, ләкин күңелгә мәңгегә сеңеп калырлык итеп сәнгатьчә тәкъдим итә белә... Аннары бала өчен шигырь- нан мавыктыргыч булуы бик кирәк бит әле Бу яктан да Р. Мингалимов татар балалар поэзиясеЛдә үзенә күрә ачышлар ясый. Ачышның асылы болайрак автор баланың хыялга бай күңелен үзенә ияртә белә, табигый булмаган хәлне дә табигый итеп ала һәм шул контраст-хикмәт белән бала күңелен җәлеп итә». Чынлап та, Рәстәмнең балалар поэзиясендә үз юнәлеше, табышлары бар. Аның киң колачлы фантазиясе, бала күңелендәге зәңгәр хыялга тәңгәл килеп, аның белән бергә үрелә бара. Ул баланың үз фантазиясе булып кабул ителә. Шагыйрьнең нәни геройлары бераз сәеррәк тә, хыялыйрак та. Әмма кайчакта шагыйрь үзе шул хыялый малайларны да уздырыл җибәрә. Малайларның түгел, аксакалларның да күз алдына килмәслек образлар тудыра, үзе дә сизмәстән, хыял стихияс енә бирелеп китә. Аның шигырьләренең ба« лалар күңеленә барып ирешүенә тоткарлык ясый торган бер «ләкин» дә бар Ул — шигырь техникасының кайбер очракларда артык катлаулы булуында Р. Мингалимов зурлар шигъриятендә үзе кулланган формаларны, шигъри техниканы, әйләнмәләрне турыдан-туры балалар поэзиясенә күчерергә тырыша кебек. Шигырьдә форма белән эчтәлек ярашмаса. балалар аны кабул итә алмыйлар — укый башлагач та абыналар да. шигырьне әйләнеп үтәләр Мәсәлән. Э. Межелайтис та гаҗәп ка»лаулы шагыйрь Үзе балалар ечен дә яза. Аның әнә шул шигырьләре шул кадәр гади, самими, хәтта Межелайтис язганына да ышанасы килми Күрәсең, бу ике поэзия бер-берсен- нән халәтләре, хасиятләре ягыннан нык аерылалардыр Әдхәт Синегуловның «Чалгы җыры» китабындагы беренче шигырь үк сагайтып җибәрә. «Көнебез бакчада үтә. без әлегә — нәниләр» дигән юллар бар анда. Ә бит Цезиең беребез дә «мин бәләкәй язучы» димәгән кебек, дөньядагы бер генә бала да «мин бәләкәй, мин нәнипдип әйтмәс. Бу сүз җыентыкта бер генә урында да очрамый әле. Ул — шагыйрьнең үз сүзе, бала сүзе түгел, ул — шагыйрьнең бала булып кылануы. Күрәсең, баланың кызык та. мавыктыргыч та дөньясына үтеп керә алмау, бала күңелен аңламау, белмәү авторга коры, ясалма шигырьләр тудырырга булышкан. Менә тагын «Уенчыклар уены» исемле шигырь. Ул түбәндәгечә тәмамлана: Үгез ялгыш шул чакны Сөзде екты курчакны. Көлке булды шул чакны. Бала булса, әлбәттә, бу усаллыктан курчакны жәлләп елап җибәрер иде. Кайгырыр иде, курчакны юатыр иде. Ә лирик герой, ягъни автор, шушы хәлдән авызын ерып тора. Әгәр дә чистартып, иләп, җилпеп чыгарсаң, әлеге җыентык сыйфаты ягыннан бу кадәр фәкыйрь булмас иде Чөнки әйбәт кенә шигырьләр дә бар анда. С. Шакирның «Яңгыр тамчысы» китабы гадәти шигырьләрдән тора. Арада җылы гына язылганнары бар. табышлар да очрый. Тик менә «Милиционер Ханнан» шигыре бераз гаҗәпкә калдыра. Степа дәдөйнең киресе буларак, ул кечкенә — йомгак кебек. Әмма кечкенә булса да, аннан бер дә ким түгел: Көтүдәге угез качкач, Милиционер Ханнан Аның мөгезеннән тотып Җиргә аударып салган. Көтүдән качкан үгезләрне дә хәзер милиционерлар эзли микәнни? Югыйсә, аларга башка эш тә җитәрлек ләбаса! Аннары качса да. үгезне нигә җиргә аударып салырга тиеш әле ул? Шигырь болай төгәлләнә Ханнан сабан туйда үзе хәтле ике пәһлеванны җиргә сала да мәйданнан чыгып китә. Аңа бүләк өяләр. Ләкин ул кул гына селти: «Мин — милиционер Ханнан, бурычымны үтәдем». —ди. Бәй. теге пәһлеван дигәнебез хулиган яки рецидивист булып чыккан түгелме соң? Милиционерның бурычы нәкъ шуларны тоту бит... Җ. Дәрзамановның «Солдат булдым» исемле җыентыгы И. Әхмәдиевнең матур рәсемнәре белән бизәлеп чыккан. Шагыйрьнең балаларны яратуы, еларга изге бер эш эшлисе килүе күренеп тора. Аның геройлары тиктормаслар, шаяннар, беркатлылар һәм сейкемлеләр дә. Җәүдәтнең шигырьләре якты. җылы, хәрәкәтчән Аларда артык сүзләр, артык җөмләләр юк. Ул шигырьләрне оста итеп үрә белә, ритмик сиземләве кечле. Бер гонө теләк бар: балалар дөньясына ныграк үтеп керергә иде. РОБЕРТ МНҢНУЛЛИ11 ф КИЛӘЧӘК БУЫН ХАКЫНА Балалар дөньясы үзе бер континент бит. Алар тимер аякта яки чанада гына шумыйлар, балык кына тотмыйлар... Безнең халыкта легендар геройлар бар: Алып батыр, Хуҗа Насретдин, Шомбай._ Боларын халык уйлап чыгарган, ө бәлки чыннан да булганнардыр. Шуларга өстәл, Ш. Галиев тә уз иҗатында куп кенә популяр геройлар тудырды. Сәйфетдин, Котбетдин мәргән, татар балаларының яраткан герое — Хуҗа Насретдинның оныгы — Шәвәли, Хәлим, Сәлим, Мәсәлим... Шагыйрь бу геройларын бергә җыеп, мөгаен, берәр күңелле шигъри пьеса да язар әле. Узган ел балалар шагыйрьнең яңа герое «Булат хикмәтләре» белән таныштылар. Бу малай белән дә укучылар чын-чынлап дуслашыр дип ышаныйк. X. Халиковның Леонид Ханбиков тәрҗемәсендә «Кәнфит агачы» исемле китабы рус телендә чыкты. «Яшь ленинчылда шигырь белән язылган уеннары, яңа шигырьләре дә дөнья күрде. Авторның кечкенә уеннары җиңел тел белән язылган, Һәрберсенә тәрбияви мәгънә салынган була. Рәшит Әхмәтҗановның тирән эчтәлекле лирик шигырьләре, Ф. Яруллинның оптимизмга, батырлыкка әйдәүче әсәрләре, Н. Мадьяровның туган җиргә мәхәббәт хисләре белән язылган парчалары, И. Юзеевнең «Бакчачы турында баллада»сы укучыларга менә дигән шигъри бүләк булды. Р. Гәрәй, Ф. Сафин һәм М Әгьләмовларның балалар рухын тоеп, оста язылган шигырьләрен укып та шатланмый мөмкин түгел. Балалар хәзер русчаны туган телләре кебек үк яхшы беләләр. Шуңа күрә дөнья әдәбияты тудырган шедеврлар алар игътибарыннан читтә кала алмый. Ләкин ничек кенә булмасын, укучыларыбыз (биредә авыл укучылары күздә тотыла) иң элек үзебезнең татар язучылары әсәрләрен укып баралар, һәм. әйтергә кирәк, рәттән, сай- ламый-нитми укыйлар. Татар язучылары бу яктан горурлана ала. Ләкин әлеге рәттән укып баруның һәм уңай, һәм тискәре яклары бар. Күрүебезчә, яхшы әсәрләр белән бергә, әле өлгереп җитмәгән, зәвыксыз, татар әдәбиятының дәрәҗәсен, бәясен төшерә торган әйберләр дә укучылар кулына барып керә тора. Ә бит нәни яисә яшүсмер укучы аларның һәр икесен дә еш кына «саф алтын» итеп кабул итә... Без бүген тәрбияләгән балалар — XXI гасырда яшисе кешеләр. Аларның интеллектлары, фантазияләре, күңелләренең сафлыгы ни дәрәҗәдә булыр? Бу кадәресе безнең дә ескә төшкән олы җаваплылык. Балалар өчен язу — ул иртәгесе көннең өлкән укучыларын әзерләү, аларда эстетик зәвык булдыру, коммунизм төзүчеләр тәрбияләү. Әгәр дә без киләчәк буынны урта кул әйберләр белән генә тәрбияләсәк, аларның якты хыялларын, күңелләрен шул начар әсәрләр белән алдасак, аларның зәвыкларын тупасландырсак, алар безне бервакытта да кичермәсләр. Кичермәсләр!