Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР

1922 елның көзендә мин «Кызыл Татарстан» газетасында штаттан тыш хәбәрче (хроникер) булып эшли башладым. «Штаттан тыш»нын нәрсә икәнен аңлатып тору кирәк микән? Кыска гына итеп әйткәндә, ул болан: мин редакциянең даими сотруднигы булып саналмыйм һәм айлык тәгаен бер хезмәт хакы да алмыйм. Мин көнлекче сыйфатындагы бер кеше: кушсалар — эшлим, кушмасалар — тик йөрим. Эшем исә төрле җирдән хәбәр ташу. Әгәр табып китергән хәбәрем яраса, басыла калса, миңа бераз гонорар тия, басылмаса— бер тиен дә тими, билгеле. Бу эшкә мине редакциянең жаваплы секретаре Мөрти Якуп иптәш чакырткан иде.' Әлбәттә, мин бик тәжрибәсез идем, чөнки моңарчы әле минем редакцияләр тирәсендә бер дә эшләп караганым юк иде. Шуңа күрә минем эшем белән дә Мөрти Якуп үзе житәкчелек итә иде. һәр көнне ул мине берәр оешмага яки учреждениегә барып, фәлән кеше белән сөйләшергә яки фәлән нәрсәне белеп кайтырга дип кушып жибә- рә. Мин барам, сорашам, сөйләшәм һәм кайтып, ишеткән-белгәнемне язам да Мөрти агайга китереп тапшырам. Ул шунда ук укып карый да, ярарлык булса, чираттагы номерга жибәрербез дип әйтә. Ярамаслык булса, йомарлый да кәрзингә ташлый һәм яңадан язып китерергә куша. Кыскасы, минем эшем тулысынча Мөрти Якуп кулында иде. Мин инде, билгеле, кадәри хәл тырыша торган идем, чөнки хәбәрнең үтүе ул минем өчен хаят мәсьәләсе иде. Үтсә — мин тук, үтмәсә — юк. Әйтергә кирәк, минем матди як бик хөрти иде ул чакларда. Еш кына ун тиен, унбиш тиен табалмыйча, «ураза тотып» үткәргән көннәр дә булгалый иде. Өстә иске пальто, башта чүпрәк кепка, аякта сай ботинкалар — шулар белән салкын кышны да үткәреп җибәрергә туры килде. Ни әйтсәң дә, яшь чак, башта куе чәч тә бар иде әле — ничек тә түзәргә, бирешмәскә була иде. Билгеле инде, мин гонорар көнен бәйрәм таңын көткәндәй сабырсызланып көтеп ала идем. Ялгышмасам, ул чакта да айга ике тапкыр бирәләр иде. Башта штаттагы кешеләр (бәхетле кешеләр!) хезмәт хакларын алалар, шуннан соң, бер-ике көн узгач, гонорар да бирә башлыйлар. Ул елларда редакциянең кассиры булып Харис абзый Фәйзуллин эшли иде. Тарихта билгеле шәхес. Заманында дәреслекләр чыгарган һәм «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыткан кеше. Композитор Җәүдәт Фәйзинең атасы. Бу урында тагын шуны да әйтеп үтәсем килә: бер-ике ел элегрәк мин Харис абзыйның өендә, аның уллары Мидхәт белән Җәү 1929 дәт янында да булгалаган идем. Җәүдәт ул чагында кыска гына хикәяләр язу белән мавыга иде. Без аның язганнарын тыңлый идек тә: «Син, егет, ахрысы, Чехов булырга чамалыйсын!» — дип әйтә торган идек. Соңыннан Җәүдәт музыкага кереп китте һәм шунда үзенең талантына лаек чын урынын да тапты. Әмма каләмен дә ташламады. Безнең композиторлар арасында ул татарча әйбәт яза белгән бердәнбер кеше иде дисәм, һич тә хата булмас, минемчә. Мәгълүм булганча, Җәүдәт Фәйзи музыка сәнгате турында күп язды һәм берничә бик әйбәт китаплар да калдырды. Инде яңадан Харис абзыйның үзенә килсәк, ул урта буйлы, юка гәүдәле, ак чырайлы, элекке зыялыларны хәтерләткән мөлаем бер кеше иде. Менә шул кеше редакция коридорының караңгы бер башындагы кечкенә чолан шикелле кассаның бәләкәй генә тәрәзәсеннән безгә. ведомостька кул куйдырып, акча бирә торган иде. Бухгалтер, счетовод кебек работникларның барлыгын хәтерләмим. Юк иде шикелле. Бөтен эшне — ведомостьлар төзүне дә. банктан акча алып кайтып өләшүне дә — шул бер Харис абзый башкара иде бугай, һәрхәлдә, мин бары тик аны гына белә идем. Ике атнада җыелган гонорарның күләме дә бер дә тигез булып чыкмый иде. Кайчагында бик аз гия, ә кайчагында ярыйсы гына да төшкә- ли иде. Ләкин иң күп төшкән чагында да барыбер очны-очка ялгап булмый иде. Күрәсең, «эшләп табуым» бик чамалы гына булгандыр инде. Әйткәнемчә, мин хәбәр ташучы. Көн дә берәр җирдән хәбәр табып китермичә калмыйм, ләкин аларның барысы да газета битенә эләкми, шактый өлеше туп-туры кәрзингә китә торган иде. Аннары бик күбесе вак кына хәбәрләр, эрерәкләре ни сәбәптер сирәк языла иде. Шуңадыр инде, бер материал да минем үз фамилиям белән дөньяга чыкмады. Ваклары имзасыз гына басыла, ә зурракларына берәр төрле псевдоним куя идем. Хәер, «төрле псевдоним» дип бик арттырып җибәрәм түгел микән?! Чөнки бер псевдоним гына минем хәтеремдә сакланып калган, ләкин аны да менә хәзер нигәдер ачасым килми. Башта әйткәнемчә, минем «хуҗам» Мөрти Якуп иде. Бу юанрак бәдәнле. шопшома битле, җитез-хәрәкәтчән кеше бик күптәнге газетчы һәм редакциянең барлык эшләрен үз кулында тотучы иде. Билгеле, ул мина өйрәнчек малай итебрәк карый иде. Шулай да минем аңа бер төрле дә үпкәм юк. Киресенчә, исемә төшкәндә^рәхмәт кенә әйтәсе килә, чөнки хәлем авыр чакта ул мина эш биреп, күпмедер дәрәҗәдә мине бөлгенлектән коткарды. Кызганычка каршы, мин аның соңгы язмышын белмим. Кыскасы, мин бары Мөрти агай кушуы буенча гына йөрим, табып кайткан хәбәрне дә тик ана гына тапшырам. (Газетаның баш редакторы ул чакта буе-сыны һәм калын, кара тәртәле күзлекләре белән дә Михаил Кольцовны бик нык хәтерләткән Сафа Борһан иптәш иде. Ләкин бер генә тапкыр да миңа аның янына керергә туры килмәде.) Хуш, ниндирәк хәбәрләр табып китерә идем мин?.. Берике генә мисал. Күптән түгел Яна бистәдә ябылган мәчетләрнең берсе кичләрен бала тавышы белән елый, имеш, дигән хәбәр халык арасында таралды. Бөтен җирдә шуны сөйлиләр. Ниһаять, бу хәбәр редакциягә дә килеп керде. Әлбәттә, аңа ышанучы юк. бары кы IUK өчен тагы да куертып сөйлиләр генә. Ләкин шулай да Мөрти агай мине чакырып алып задание бирде: бар, шул уйдырманың кемнән, нәрсәдән чыкканын үз күзең белән күреп, үз колагың белән ишетеп кайт, диде. Задание бик сәер, әкәмәт тоелса да. мин кышкы кичләрнең берсендә тәвәккәлләп Яна бистәгй чыгып киттем. Бардым, елый торган мәчетне эзләп таптым. Башта урамга җыелган карт-корылар янында туктап, елаган тавыш ишетелмәсме дип тыңлап тордым. Аннары нидер ишетелгән шикелле булгач, мәчетнең эченә кереп, мана ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф ра баскычыннан кыек астына үтеп, дөм-караңгыда тагын колак салып, көтеп тордым. Баксаң, шунда оялаГан мәче башлы ябалак елап утыра, имеш! Мин бу кошның кыек астыннан очып чыкканын үз күзем белән күреп төштем. Икенче көнне редакциягә килгәч, бөтен ишеткән-күргә- немне Мөрти агайга сөйләп бирдем. Хәзер инде әйтә алмыйм, бу турыда газетада берәр нәрсә чыкты микән, юк микән?.. Ләкин күп еллар узгач, мин шулай да «Мәчет елый» дигән бер хикәя язып бастырдым. Икенче мисал. Шул ук елның көзендә, Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы бер йортның кечерәк залында «Красин» бозваткычына багышланган күчмә фотокүргәзмә оештырылган иде. Бозваткычның Төньяк боз диңгезендә йөзүен күрсәткән күп кенә фоторәсемнәр куелган иде анда. Исеме дә аның «Красин панорамасы» дип атала иде. Миңа менә шул күргәзмәне барып карарга һәм аның хакында бер заметка сыман нәрсә язып бирергә кушылды. Мин бардым, карадым һәм язып та бирдем. Ул тиз генә газетада басылып та чыкты. Ләкин газетаны кулыма алып карагач, минем күзләрем шар була язды: ахыргы биттә эре хәрефләр белән «Кирасин панорамасы» дип басылган иде. (Ягъни безнең лампага сала торган «керәчинебез» була инде.) Минем моңа, әлбәттә, эчем бик пошты, ләкин Мөрти агай төзәтү-мазар биреп тормады. Ул чакларда шуның ише симез хаталар газета битләрендә еш киткәли һәм аңа газета кешеләренең артык исләре дә китми иде. Тик зур политик хата китсә генә сискәнеп аякка баса торгаңнар иде. Мин эшләп йөргәндә редакцияләр хәзерге Ленин урамындагы почтага каршырак, «Икенче Советлар йорты» дип йөртелгән матур бинаның икенче катына урнашкан иде. һәм бу берләшкән редакцияләрнең уртак исемен «ГӘҖУР» дип атыйлар иде. Шундагы ике-өч бүлмәдә дүрт редакция— «Кызыл Татарстан», «Крестьян газетасы», «Азат хатын» һәм «Чаян» журналлары эшләп яталар. Бары баш редактор Сафа Борһан- ның гына аерым кабинеты бар, калганнар исә зур бүлмәдә кечкенә өстәлләр билиләр. Беренче бүлмәнең ишегеннән керүгә, уң кулда Гали- әсгар абзый Камалның бик кечкенә өстәле тора. Шул өстәлдә ул зур башын иеп, редакциягә килгән вак-төяк игъланнарны тәрҗемә итеп утыра. Сотрудниклар арасында яше белән аңардан да өлкән кеше юк иде бугай. Хәер, тагын бер өлкән кеше булса, ул «Йолдыз», «Кояш»лар заманыннан бирле газеталарда эшләп килгән, бик остарган, хәбәрләрне дә бик күп ташучы репортер Гариф абзый Латыйпов иде. Калганнар исә алардан күп яшьләр. Галиәсгар абзый үзенең кечкенә эшен шактый иртә бетереп, сәгать берикеләрдә үк редакциядән чыгып китә торган иде. Ул башкалар белән күп аралашмый, күп сөйләшми, аңа монда кызык та түгел шикелле, тик ара-тирә Такташ белән генә уен-көлке сөйләшеп ала — шулай хәтеремдә калган минем. Атаклы драматургны артист дуслары күбрәк тарткан булса кирәк, чөнки миңа аның «Болгар», «Амур» тирәсендәге сыраханәләрдә Бари Тарханов, Вәли шин, Мохтар Мутиннар белән бергә утырганын күргәләргә дә туры килде. Ә ишектән сул якта, Галиәсгар абзый өстәленә каршы гына Һади Такташ өстәле тора Ләкин Такташ ни сәбәптер өстәле янында аз утыра, күбрәк бүлмә уртасында әрле-бирле йөренә. Шул чакта авыз эченнән генә нидер кабатлап, ниндидер шигъри өзекләр әйткәли. Минем үземә дә ишетеп калырга туры килгәләде: Миннән соң туачак жырчыларның Даны күмәр минем атымны, Ләкин, Еллар сезгә зур» бер легенданы Саклап алып барган шикелле, Алып барыр шушы хатымны... Мин бу гаҗәеп юлларның кайдан, нинди шигырьдән икәнен белми идем әле. Әмма сизәм, моңарчы ишетелмәгән яна нәрсәдән булырга тиеш. Тик соңыннан, басылып чыккач кына белдем: «Киләчәккә хатлар»- дан икән бу хикмәтле юллар! Димәк, Такташ нәкъ шул чакларда үзенең соңгы поэмасын язган, утырып кына түгел, йөри-йөри, авыз эченнән генә тәкърарлый-тәкърар- лый да иҗат иткән, һәрхәлдә, минем шулай дип әйтәсем килә. Һади Такташ.... Аның хакында белгәннәремне язасы килү мине бик күптән борчый иде инде. (Бу «төеннәрне» сүтәргә керешүем дә башлыча шуның дркасында булды дияргә ярый.) Дөрес, мин Такташны якыннан белә идем дип мактана алмыйм. Шулай да 1925 елның ахырыннан алып, шагыйрьнең үлгән көненә кадәр миңа аны урамда, җыелышларда, әдәби кичәләрдә күп кенә күрергә, шигырь укуын яки сүз сөйләвен еш кына ишетергә туры килде. Шулай ук тар кругта, иптәшләре арасында көлеп-сөйләшеп торган чакларын да күргәләдем һәм читтәнрәкбулса да тыңлап та торгаладым. Әлбәттә, безне таныштыручы булмады, һәм бу гаҗәптә түгел, чөнки Такташ шөһрәтенең зенитына күтәрелгән гаять популяр шагыйрь, яше белән дә миннән шактый олы, ә мин ул чакта әле язучыларның җыелышларына, шәкерт шикелле, бик ихлас йөрүче, «Безнең юл»да берничә вак-төяк зәгыйфь кенә нәрсәләр бастырган япьяшь кенә үсмер егет идем. Шулай да Такташ мине күреп тә, танып та белә иде. (Әнә шул җыелышларга йөрү аркасында инде.) Әле күптән түгел, Хатип Госман миңа: «Син бит мине Такташ белән таныштырдың, без өчәү сөйләшеп тә утырдык»,— дип әйтте. Мин үзем инде моны хәтерләмим, ләкин Хатипның сүзләренә ышанам; димәк, үзем кебек бер яшь егетне атаклы шагыйрь белән таныштыра алгач, без инде бер-беребезне яхшы ук белгән булып чыгабыз. Аннары бер вакытны без, бер төркем яшь язучылар, Вахитов заводының бүрәнә клубына әдәби кичә үткәрергә бардык. Төркемдә Такташ белән Кутуй да бар иде. Хәер, бу барудан мин бик кәефсезләнеп кайттым. Хикмәт шунда, минем мондый кичәгә беренче мәртәбә генә катнашуым иде. Шуның өстенә укуым да начар, каушап калуым да мөмкин иде. Шуңа күрә мин кичәне алып баручы Кутуйга әйттем мине алдан- рак, Такташка кадәр чыгар, дидем. Чөнки Такташ кичәнең «кадагы», аңардан соң чыгып укуның бер кызыгы да булмаячак,— моны бик яхшы белеп тора идем. Без инде икәү генә калган да идек. (Алданрак чыгып сөйләүчеләрнең кемнәр икәнен хәзер әйтә алмыйм — онытылган, кызганычка каршы.) Ләкин Кутуй ни өчендер минем үтенечне тыңламады, тотты да бик зурлап Такташка сүз бирде. Такташның гаять популяр чагы, аның чыгуын халык көтеп кенә тора. Менә ул башын ия төшеп, ашыкмыйча гына сәхнә уртасына чыгып баса. Залда утыручылар аңа бер шаулап кул чабып алалар. Шагыйрь залга карап елмая, сүзен башлаганчы аз гына көттереп тора. Әгәр берәр көлке шигырен укырга җыенса, башлап үзе сабыйларча бер көлеп куя. Халык та, билгеле, ана ияреп, елмая-көлә башлый. Әнә шулай авызын ачмас борын ук инде шагыйрь тыңлаучыларын күпмедер дәрәҗәдә сихерләп тә өлгерә. Такташ сәхнәдә үзен бик гади һәм иркен тота иде. Ниндидер бер самнми- лек, сөйкемлелек бөркелеп тора иде аның бөтен кыяфәт-торышыннан. Шигырьләрен исә аз гына мишәр акценты белән гаҗәеп ягымлы, үтемле итеп сөйли иде. Миңа калса, бу җәһәттән Такташны уздырган башка бер язучы яки бер шагыйрь дә булмагандыр — һәрхәлдә, мин берәүне дә белмим, хәтерләмим. Хәтта бик оста сөйләүче, матур тавышлы Кутуй да тыңлаучыларны Такташ хәтле үк әсир итә алмый иде. Йә, шулай булгач, Такташтан соң сәхнәгә чыгып кара ннде! Билгеле, мин чыгып сөйләүдән баш тарттым. Вакыт узып, редакциядә эшли башлагач, мин ннде Такташны көн дә диярлек күрә идем. Әлбәттә, сүз алышу, сөйләшүләр дә булгандыр, тик ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф сүзләр бит, кызганычка каршы, безнең хәтердә язылып калмый. Яки бик сирәге генә, бик мөһим берәр момент белән бәйләнгәннәре генә сакланып калса кала. Редакциядә чакта Такташ белән азмы-күпме аралашуның бер мисалы итеп шуны да әйтә алам: яңарак чыккан «Дус кеше» исемле, кәгазь тышлы юка гына беренче китабымны мин аңа -язып та биргән идем. Ул китап мәрхүмнең архивында сакланмадымы икән дип хәзер дә әле уйлап куйгалыйм. Эшләрем бик шәптән булмаса да һәм матди ягым бик хөрти булса да, редакциядә эшләве күңелле иде. Кешеләре кызыклы иде. Аннары көлке күп иде —ул чакта кешеләр юктан да көләргә, көлке уйлап чыгарырга яраталар иде. Такташ үзе юмор капчыгы, Исмәгыйль Рәми бик чая телле, Кутуй — фантазер. Тик бу урында шуны өстисе килә, Такташның бик уйланып калган, бүтәннәрдән читләшеп, үзалдына гына башын иеп йөргән чаклары да була иде. Ә менә Кутуйның андый чагын мин күрмәдем диярлек. Әйтергә кирәк, ул елларда Кутуйның бик парлак чагы иде. Исеме бөтен җирдә шаулый, үзе гаять өлгер-житез... Менә ул редакциягә озын, нечкә сыйраклы әкәмәт бер кош шикелле килеп керә. Өстендә сары эт тиресеннән теккән, тезләренә дә җитмәгән, шунлыктан гәүдәсен бик калынайтып җибәргән галәмәт йонлач, авыр тун, ә нечкә аякларында кыска галифе дә обмотка урап кигән кара ботинкалар. (Меховойлар тегеп чыгарган андый туннар бер вакыт бик модага кереп киткән иде. Шундый туннарның бер чуарын Такташ та киеп йөрде. («Тун трагедиясе»н хәтерләгез.) Кутуй килеп керү белән редакция бүлмәсе җанланып китә. Барысы да «Кутуй!» да «Кутуй!» дип төрле яктан аңа дәшә башлыйлар. Ул үзе дә бүлмә буйлап бөтерелә, бөтен өстәлләрне йөреп чыга, барысы белән дә кул биреп күрешә. Тавышы көр, кычкырып, кызыклы итеп сөйли һәм гел генә диярлек берәр төрле яңалык та китерә — кешеләр бер мәлгә эшләрен дә онытып торалар... Мин аның редакциядә эшләп утырган чагын күрмәдем диярлек. (Өстәле дә юк иде шикелле.) Газетаның штаттагы сотруднигы идеме, түгелме — ул кадәресен дә белмим. Әмма аның үз исеме яки «һималай» имзасы куелган зур-зур мәкаләләре һәм рецензияләре газета битендә бик еш чыгып тора иде. Ихтимал, ул да минем шикеллерәк редакциянең ирекле бер кешесе булгандыр, ләкин дә инде бөтенләй аерым исәптәге, бик кирәкле һәм бик авторитетлы кешесе — бу кадәресе минем өчен бәхәссез иде. Алар, ягъни Такташ белән Кутуй, бик дуслар иде. Жан дуслар дип әйтәсем килә, чөнки алар — аерылгысыз, кая гына барма, алар гел бергә!.. Җыелышларда, кичәләрдә, театрда җиңел сөякле Кутуй белән салмаграк хәрәкәтле Такташ, энә белән җеп шикелле, гел бёр-берсенә тагылып йөриләр — шулай калган минем хәтеремдә. Ә бит болай чынлабрак караганда, алар бер-берсеннән шактый нык аерылалар иде. Табигатьләре дә бер түгел, иҗатларында да охшашлык юк. (Сүз биредә башлыча аларның шигырьләре турында бара.) Такташ басынкырак, сабыррак, кешеләр белән мөгамәләдә йомшаграк булса. Кутуй, киресенчә, дәртлерәк, кайнаррак, кискенрәк кеше иде. Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе, ә Кутуй — эрудит, поэзияне бик шәп белүче, әмма шигърияте ягыннан Такташка караганда йомшак, зәгыйфьрәк. Гомумән, икесе ике төрле шагыйрь. Янәшә куеп та булмый аларны, минемчә... Соң, алайса, каян килә алар арасындагы әлеге чын дуслык? Дөрес, алар икесе дә бик популяр шагыйрь, татар әдәбиятының ике йолдызыIX , исемнәрен дә һәр вакыт диярлек гел бергә кушып сөйлиләр.— һнчшик- IX Нигъмәти үзенең бер мәкаләсендә («Безнең юл», 1927 ел, 6—7 саннар! биш язучыны татар әдәбиятының биш йолдызы дип атаган иде. Болар — Такташ. Кутуй, Нәҗми, Толымбайский һәм Туфан. сез, шушы нәрсә дә аларны бер-берсенә бик якынайткан булырга тиеш. Ләкин моның белән генә дуслыкны аңлатуы читен. Ә бәлки табигатьләрендәге әнә шул аермалык башлыча аларны бер-берсенә тарткан- бәйләгәндер дә?.. Мондый хәлнең булуы, минемчә, бик мөмкин, һәрхәлдә, алар арасындагы дуслык вакытлы һәм очраклы моментлар аркасында гына түгел, ә зуррак, тирәнрәк сәбәпләр нәтиҗәсендә, әйтик, күңел таләбеннән, тирән симпатиядән, сокланудан, ниһаять, бер-берсенә мохтаҗлыктан туган булырга тиеш. Ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәтләрен азмы-күпме үз күзләрем белән күргәнлектән, мин бары әнә шулай гына аңлата алам. Әмма бу дуслыкның ахыры ни белән бетте соң? Хәер, тарих моны белә, тарихка мәгълүм. Шулай да мин үзем күреп белгәнне дә сөйләргә телим, тик бераз соңга табарак. Инде тагын редакциядәге хәлләргә кайтыйк. Әйткәнемчә, анда һәртөрле мәзәк, кызык, көлке сүз күп була торган иде. Менә шундый кызыкларның берсе: көннәрдән бер көнне игъланнар өчен коридорда эленеп торган кара тактада үзеннән-үзе стена газетасы сыман нәрсә пәй- да булды. Башта кемдер көлке бер әйбер яза да шуны тактага кнопка белән кадап куя. Аңа ияреп икенче берәү тагын нидер язып элә. Җыелышып укыйлар, шаулап көлешәләр, һәм шуннан китә дә инде һәркем ни дә булса язып, беркетә башлый — кара тактаның буш урыны да калмый. Контроль дә юк, редколлегия дигән нәрсә дә юк, теләсәң ни яз, полный хөрлек! Тик газетага охшасын өчен редакция художнигы «Сыбызгы» дигән матур гына баш ясап, тактага ябыштыра Аннары, озак та үтми, Такташ көзге Ташаяк ярминкәсеннән бер кызыл билле калай сыбызгы да алып кайтып, шуны әлеге исем өстенә элеп куя. (Ул елны атаклы Ташаяк ярминкәсе соңгы мәртәбә булды шикелле — шулай хәтеремдә калган.) Хәзер инде «газетаның» исеме дә бар — «Сыбызгы»! Хәтта түгәрәк кәпәчле калай сыбызгы да эленеп тора. Билгеле, кара тактага кнопка белән беркетелгән «материаллар» да «газетаның» исеменә бик туры килә— болар торганы редакция кешеләренең бер-берссннән көлеп, берберсең үртәп язган нәрсәләре... Шундыйларның берсе ничектер хәтердә сакланган. Редакциягә алып менә торган киң баскычның нәкъ борылмадагы стенасында ике куыш бар иде. Куышларның берсендә шәрә хатын-кыз статуясы басып тора, ә икенчесе — буш, статуясы әллә югалган, әллә төшеп ватылган. Кыскасы, симметрия бозылган. һәм менә кемдер «Сыбызгы» га шундыйрак тәкъдим язып беркетә: симметрияне саклау өчен әлеге буш куышка шагыйрь Исхак Хәйрул- лин белән тәрҗемәче Абдулла Төхфәт, анадан тума чишенеп, алмашлап басып торсыннар иде! Моны укып без барыбыз да рәхәтләнеп бер көлештек. Чөнки икесе дә бик кечкенә буйлы бер тигез Исхак белән Төхфәт теге буш куышта статуя урынына басып торыр өчен бик тә туры киләләр иде. Тагын шунысы да кызыклы монын ише көлкегә эләккән кешеләр ничектер үпкәли дә, ачулана да белмиләр иде. Күрәсең, үзләре дә җавапсыз калмаганнардыр инде. «Сыбызгы» шул хәлендә күпме дәвам иткәндер—ул кадәресен әйтә алмыйм, чөнки мин хроникер булып бер дә мантый алмагач, бушка «эшләп» йөрүне ташлап, озакламый редакциядән китәргә мәҗбүр булдым. Кыскасы, чыкмады миннән гәзитчс! Мин яңадан меховойда эшли башладым. Электә бер монда эшләп киткән идем инде, хәзер тагын шунда кайттым. Хезмәт хакы алып эшләүгә ни җитә! Бу —утызынчы елның язы иде. Язучылар тирәсеннән бөтенләй ераклаштым дияргә ярый, барып күренеп йөрергә вакытым да юк, аннары әллә ни теләгем дә юк иде. Тик читтән генә ул тирәдәге хәлләрне « «к у. м п. 129ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф ишеткәли идем. Ләкин минем максат та ишеткәнне түгел, күргәнне язу. Ә ул чакта күргәннәрдән ин зурысы, иң нык хәтергә сенеп калганы — бу Һади Такташны күмү вакыйгасы... Әйе. менә Такташ үлде... Салкын, шыксыз, караңгы декабрь аенда... Ничек кенә моны акылга сыйдырырга, ничек кенә кабул итәргә?! Бу шул кадәр көтелмәгән бер вакыйга булды ки, беренче ишеткәндә моңа ышануы да. моның белән килешүе дә мөмкин түгел иде. Юк. кабул итми күңел. Әле кайчан гына сау-сәламәт йөргән утыз яшьлек тап-таза кеше үлеп китсен, имеш!.. Күпләр аның авырып ятуын да ишетми калдылар булса кирәк. Хәе£, мин үзем ничектер ишеткән идем, ләкин күңелемә ник бер шик яки шом килсенме! Гомумән, ул елларда без үлем турында уйлый да белми идек әле. (Дөресен генә әйткәндә, мин Такташның нидән, ничек итеп үлүен хәзер дә әле аңлап житкәнем юк. Тифтан диделәр, әмма врачлар тифны гына җиңәргә тиешләр иде кебек...) Ләкин ни генә уйлама, күпме генә үрсәләнмә, аяусыз хакыйкать бу: Такташ үлгән. Такташ юк инде. Көтелмәгән зур үлем кешеләрне хәрәкәткә китерә. Битараф калу мөмкин түгел. Менә мин дә кайгылы хәбәрне ишетү белән завкомга йөгереп бардым, аннары кем беләндер директор янына да кердек. Тәкъдимебез шул: цехларда кайгы митингысы үткәрәсе иде һәм шагыйрьнең җеназасына эшчеләрдән делегация сайлап җибәрәсе иде. Такташның никадәр популяр шагыйрь булуы бәхәссез, анын исемен ишетмәгән кеше юк. Директор, рус кешесе булса да, моны яхшы белә икән, шуңа күрә безнең тәкъдимне хуплап каршы алды. Төшке аш вакытында эшчеләрне бер цехка җыеп, кыска гына кайгы митингысы үткәрелде һәм шунда ук шагыйрьне озата барыр өчен коллектив исеменнән биш-алть» кешелек делегация дә сайланды. Алар арасында мин дә бар идем. Тәнәфестән соң без, сайланган кешеләр, ашыга-ашыга шәһәргә киттек. Юлыбыз — Татар мәдәнияте йортына (хәзерге ТЮЗ бинасына). Такташ аның түбәнге фойесында җир өстендәге иң соңгы төнен уздырды. Бүген аны шуннан алып чыгачаклар. Декабрь көне тиз сүнә, тиз караңгылана. Димәк, озатуны да тиз тотарлар... Без килеп җиткәндә Мәдәният йорты тирәсендә халык шыгрым тулы иде. Кешеләрне эчкәре кертмиләр икән инде. Соңгы бәхилләшүчеләр әкрен генә урамга чыгалар. Шулай да безне, мехчылардан килгән делегация булгач, эчкәре уздырдылар. Менә стеналары гарәп стилендәге нәкыш белән бизәлгән тар, озын гына зал. Уртасында озынча өстәл, өстәл тирәсендә кара каймалы кызыл табут. Табутта Такташ ята. Сап-сары йөз, очлаеп киткән борын, күзләре йомык. Мин әле хәзер дә мәет йөзенә карый алмыйм, ә яшь чагымда туры караудан бөтенләй кача торган идем. Ләкин барыбер күз төшә, төшмичә кала алмый. Әмма соңыннан мәет йөзе күз алдыннан озак китмичә мине газаплый... Әйткәнемчә, шагыйрь белән хушлашу туктатылган, залда язучылар да Такташның иң якыннары гына калган иде. Почет каравылы да тора иде әле. Менә тагын каравылны алыштырдылар. Кемдер миңа да басарга кушты. (Язучылар барысы да үз нәүбәтләрен үткәргәннәр күрәсең инде.) Мин шагыйрьнең баш очына бастым, һәм безне бүтән алыштыручы булмады, шул сәбәпле шактый озак басып торырга туры килде. Соңгы әзерлек, соңгы минутлар!.. Мәетне фоторәсемгә төшерү башланды. Фотограф, ялгышмасам, газет-журналларда бик күптән эшләп килгән чүл гарәбедәй кара-көрән Солтан абзый иде. Башта ул табут янында шагыйрьнең иң якыннарын — хатынын, сеңелесе белән энесен төшерергә жыенды. Үзенчә аларны табутның бер ягына тезеп бастырды. ләкин төшереп алырга өлгермичә калды; нәкъ шул мизгелдә хәсрәттән бик бетеренгән Гөлчирә ханым, үксеп. Такташның күкрәгенәкапланды, һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Ә мин табутның икенче ягында гына басып торам — аз гына селкенергә, кыймылдарга’ ла ярамый. Иреннәр тыелгысыз дерелди, яшьләрем менә-менә бәреп - чыкмакчы, белмим, ничек кенә чыдап калганмындыр инде... Солтан абзый да шактый җәфаланды, шулай да ул үзенә кирәк мизгелне тотып, ахырда төшереп алды. Бу эш беткәч, табут янына язучылар тезелде. Алар шактый ишле иде. Солтан абзый язучылар белән эшен тиз бетерде. Шуннан соң кешеләр таралды, без дә, ниһаять, каравыл постын калдырдык... Табут яныннан тик Гөлчирә ханым гына китмәде. Ул миңгерәүләнер дәрәҗәгә җиткән иде шикелле... Миңа, соңыннан күп җеназаларны күреп үткәргән кешегә, мәет өстендә Гөлчирә ханым кебек шул кадәр авыр газап кичергән икенче берәүне күрергә туры килмәде дисәм, һич тә хата булмас. Вакыт җитте шикелле... Инде мәетне алып чыга да башларга тиешләр. Ләкин күмү комиссиясенең членнары ни өчендер бер бүлмәгә кереп киттеләр. Алар артыннан башка язучылар да иярде. Калган берничә кеше — без дә кызыксынып шунда кердек. Сүз әйтүче булмады. Без ишек төбендә генә басып торабыз, ә түрдә комиссия членнары аягүрә генә сөйләшәләр. Табутны беренче башлап кемнәр күтәреп чыгарга тиеш, һәм чыккач, күмү мәрасиме ничек, нинди тәртиптә барачак — сөйләшү менә шул хакта иде. Әйткәнемчә, бирегә мәрхүмнең замандашлары барысы да диярлек җыелган, тик алар арасында Кутуй гына юк иде. Табут янында да күренмәде ул. Ахрысы, килмәскә булгандыр.. Күренеп йөрмәскә.. Хәер, килмичә каламы соң?! Кутуй үзенең Такташын озатырга килмәсен, имеш! Кем ышаныр моңа?! Нәкъ менә комиссия членнары үзара тыныч кына киңәшләшкән чакта ишек төбеннән аның соңгы вакытларда «югалыш» торган ачык тавышы ишетелде — Иптәшләр, рөхсәт итегез әле миңа да бер сүз әйтергә! Түрдәгеләр барысы да бу көтелмәгән тавышка борылып карадылар һәм кайберәүләр аптырап, кайберәүләр исә уңайсызланып, бер мәлгә пи әйтергә белмичә тынып калдылар. Ахырда комиссия членнарыннан берсе, ялгышмасам Закир Гали, артык гаҗәпләнүдән булса кирәк, суза төшеп: — Ку-туй?!—дип куйды, аннары кинәт кызып:—Каян килеп кердең әле син, кем чакырды? Такташка синең бернинди дә мөнәсәбәтең юк, хәзер үк чыгып кит!— диде. Кутуй тагын нидер әйтергә омтылып карады, ләкин аңа авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Бу юлы инде берничә кеше, кайсы ачуланып, кайсы үтенгәндәй итеп, чыгып китәргә куштылар. Шуннан соң Кутуйның тавышы ишетелмәде, чыгып китте булса кирәк, хәер, мин артыма борылып карарга ничектер җөрьәт итә алмадым. Кечкенә бүлмәдә әнә шундый хәл булып алды. Ләкин вакыйга моның белән генә бетмәде әле. Шагыйрьнең гәүдәсен Мәдәният йортыннан алып чыккач. Кутуй юл буе диярлек күтәрешеп барырга күпме генә омтылып караса да, аны табутка якын җибәрмәделәр. Зиратка барып җиткәннән сон, кабергә туфрак ташларга хәтта көрәк бирмичә үзен азапладылар. Кыскасы, шагыйрьнең мәете тирәсендә чуалып йөрүче* ләрдән кайберәүләр үлгән Такташны тере Кутуйдан әнә шулай «сакларга» тырышты. Инде хәзерге укучыларның исләре китеп, бу ни эш, Кутуйга ни булган, сәбәп нәрсәдә соң дип сораулары бик табигый. Әмма ләкин безгә, «пул хәлләрне күреп уздырган кешеләргә, моның сәбәпләре билгеле иде. (һәрхәлдә, тарих өчен бу сер түгел.) Кыска гына итеп әйткәндә, эш менә нәрсәдән гыйбарәт утызынчы елның башындарак булса ки ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф рәк, әдәбият дөньясында зур шау-шу куптарган «җидегәнчеләр» дигән кечкенә бер төркем язучылар «фаш ителде». Менә шуларның берсе һәм иң күренеклесе Гадел Кутуй икән >. Әлбәттә, бу сенсация иде. Әле кайчан гына әдәби хәрәкәтнең эчендә кайнаган дәһшәтле Кутуй үзе дә «гөнаһлы», «гаепле» бер кеше булып чыга. Ләкин бу очракта аның өчен бәхетсезлек моның белән генә бетми. Саф күңелле, намуслы Такташ мәрхүм кичәге дустының «юлдан язуына» чынлап ышанган булса кирәк, «җидегәнчелек» фаш ителгәннән соң бер шагыйрьгә җавап итеп язган шигырендә ул Кутуйга шактый ямьсез исем тагып уза. Билгеле инде, кайберәүләргә Кутуйны үлгән Такташ янына якын җибәрмәс өчен бу да җитә кала. (Әнә бит Такташ үзе Кутуйдан ваз кичкән, янәсе!) Кыскасы, Такташның үлеме һәм аны җирләү Кутуйның әнә шундый бик авыр, мөшкел чагына туры килә. Әмма ул, һичнигә карамастан, Такташны озатырга килеп җитә, кусалар да, табуты артыннан бер адым да калмыйча ияреп бара, шагыйрьнең гәүдәсен җиргә биргән чакта, кысылакысыла булса да кабер якасында басып тора — күпме чыдамлык һәм «әрсезлек» кирәк булгандыр аңа?!. Үлмәскә тиешле дуслык хакына! Әгәр Такташның гомере булып еллар узу белән «җидегәнчелекнең принципсыз бер кешедән чыккан, соңыннан исә гаять күпертелгән уйдырма, юк бер эш икәнлеген белгәч, бик ихтимал, ул Кутуйдан үзе үк: «Кәбәм, кичер мине!»—дип гафу да үтенгән булыр иде. Әмма шагыйрьнең күзләре мәңге ачылмаска йомылган иде инде. Күп хәлләрне күрергә өлгермичә китеп барды ул бу фани дөньядан! Әйтергә кирәк, Һади Такташның җеназа мәрасиме моңарчы күз күрмәгән дәрәҗәдә зур матәм белән узды. Декабрь көне шактый салкын булуга карамастан, халык урамны бөтен иңе белән тутырып, язгы та- шудай агылып барды. Бигрәк тә укучы яшьләр, студентлар күп иде. Такташ аларның иң сөекле шагыйре иде ул заманда. Матәм митингысы Ирек мәйданында үткәрелде. Кемнәрнең нәрсә сөйләгәнен хәтерләү мөмкин түгел хәзер, тик гарнизон начальнигы Якуб Чанышевның гына бик ялкынлы нотык тотуы ничектер истә калган. Митингтан соң күмү мәрасиме Арча кырына таба юнәлде. Такташка әзерләнгән кабер хәзерге ял паркы эчендәге кечкенә зиратта иде — табутны иңнән төшермичә җәяүләп кенә шунда илттеләр. Анда да кемнәрдер нотык тотты. Ә кабер күмелеп беткәч, Якуб Чаны- шев китергән гарнизон солдатлары берничә тапкыр мылтыктан атып, шагыйрьгә соңгы хөрмәт салютын бирделәр. ...Җирләү шуның белән бетте, тәмамланды. Суык та көчәйде, өшеп бөрешкән халык та ашыгып тарала башлады. Элек кабер очында таза киенгән берәр чиста карт утырып кала торган иде. Янәсе, ләхетендә уянган мәетнең фәрештәләргә биргән җавабын ишетер өчен... Бусы бер әкият кенә... Әмма кеше мәет булса да ялгыз калмаган. Гүя ул үзе: «Китмәгез әле барыгыз да!» дип үтенгәндер кебек... Көн әкрен генә сүнде, зират өстенә томанлы караңгылык иңде. Шушы урында аз гына туктап торасым килә. Мине һаман бер нәрсә уйландыра: ни өчен мәрхүм Такташ үзенең әлеге җавап шигырендә Кутуйга махсус тиеп узды икән? Төп сәбәп нәрсәдә? Кутуйның «җидегәнче» булуы өчен генәме? Әлбәттә, чынлап ышанса, Такташның аңа мөнәсәбәте үзгәрмичә калмас иде, ләкин бит ул Кутуйны үтә яхшы белгән кеше, ачыктан-ачык аңа авыр сүз ташлаганчы, башта бик нык 1 Бу мәсьәлә белән кызыксынган кешеләр шул еллардагы матбугатны актарып карасыннар. уйларга тиеш иде кебек. Каләм язганны соңыннан балта белән дә юнып булмый диләр ич! Әллә тагын берәр төрле сәбәп булды микән? Әйтик, алар арасыннан элегрәк, «җидегәнчелек» ачылганчыга кадәр, берәр кара мәче йөгереп узмадымы икән? Кайчагында бик якын дуслар арасында да андый хәлләр булгалый бит. Хәер, бу очракта моны бик икеләнеп кенә фараз кылырга мөмкин... Ә бәлки Такташның үз хәле аны шулай каты әйтергә мәҗбүр иткәндер? Чынлап та! Алар арасында күптән килгән якын дуслыкны һәркем белә, ә хәзер исә Кутуйны әнә нинди ямьсез эштә гаеплиләр — я, ничек итеп аның турында дәшмичә калырга мөмкин ди?!. Моны бит көтеп торучылар да булгандыр, билгеле... Аннары Такташның үзенә һәм иҗатына кайбер вульгар тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәйләнүләр дә һаман булып тора. Шулай ук ТАПП сафында да аны, берәүгә дә куймаган таләпләр куеп, зур кисәтү белән генә калдыралар. (Бу хакта ТАППны чистарту комиссиясенең йомгаклары белән танышырга була. «Атака» журналы, 1930 ел, 8—9саннар). Менә шундый шартларда яшәгән шагыйрьнең үзен акларга да, якларга да һәм үз нәүбәтендә бүтәннәрне аяп тормаска да мәҗбүр булуы гаҗәпмени?! Уйлап карагыз, шул ук 1931 елны Такташ үз әсәрләренең беренче томына язган сүз башында моңарчы иҗат иткән шигырьләренең басылырга хаклы һәм тиешле булуын исбат итәргә тырыша! Бу факт үзе генә дә күп нәрсәләр турында сөйли түгелме соң?! Без, гомумән, Такташның тормыш юлын начар беләбез. Бигрәк тә соңгы гомерен һәм... вакытсыз үлемен диясем килә минем... Елларга бүлеп, айлап, атналап өйрәнелмәгән әле ул. Шуңа күрәдер инде күңелдә төрле уйлар туа һәм күп сораулар хәзергә җавапсыз да кала. Гадел Кутуй Такташка караганда бер унбиш ел чамасы озаграк яшәде. Шул сәбәпле минем аның белән танышлыгым да якыннанрак һәм дәвамлырак булды. Дөрес, башта бу танышлык бик өстән генә иде; әлеге әдәби җыелышларга катнашып йөргәнлектән, мин аны бе- ләм, ул мине күреп белә — бары шул кадәр генә иде. Аннары яшь аермасы да шактый! зур, шуның өстенә исем ягыннан да безнең аралар ерак, бик ерак иде. Асылда мин әле бөтенләй «исемсез» диярлек, ә ул «Кутуй» дигән исеме белән әдәбият дөньясында шаулый иде инде. Татар поэзиясендә беренче футурист шагыйрь — һәрхәлдә, үзен шулай дип игълан иткән кеше. Кайнар заман. Кутуй шул чактагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә тора; трибунада ул, матбугатта ул—>яза, бәхәсләшә, якалаша!.. Яшь, чибәр, гаять дәртле, энергияле, үзе бик оста оратор, тавышы көр, шигырьләрен ялкынлы пафос белән сөйли; күп укыган, бик күгтне белә, русчасы шәп, татарчасы да әйбәт. Кыскасы, ул өстен, күп өстен иде бездән ул чагында. Шулай да без, әйткәнемчә, таныш идек, әмма бу танышлык ара- тирә күрешкәләп һәм сөйләшкәләп йөрүдән узмады диярлек. Ә «җидегәнчелек» шаушуы купкан вакытларда мин инде, гомумән, язучылар тирәсеннән шактый ераклашкан идем. Көндез меховойда эшлим, кичләрен хезмәтне фәнни оештыру институтында (бар иде шундый институт) укып йөрим, шул сәбәпле язучылар арасында кайнашырга вакытым да, әллә ни теләгем дә юк иде. Шулай да мин үземчә Кутуйны яхшы ук белә идем шикелле. Чөнки ул йомылып, серле кыяфәткә төренеп йөрүчеләрдән түгел иде. Бөтен бары белән ачык кеше, сүзгә юмарт кеше. Теләсә кем белән бик тиз таныша, бик ансат сөйләшеп китә. Теләсә кем алдында да үзен хөр, иркен тота, әмма һавалану яки ялагайлану кебек нәрсә юк иде аңарда. Сүзен, фикерен туры әйтергә ярата һәм... бик алай хәтер дә саклап тормый иде. (Хәер, бу сыйфат ул заманда күпләргә хас нәрсә иде.) Минем үземә дә аның туры сүзен ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф татырга туры килде. Мин бит баштарак зәгыйфь кенә нәсерләр язгалый идем. Мәхәббәт турында язылган шундый бер нәсеремне аңа да күрсәттем. Кутуй укып чыкты да туп-туры әйтте — Кемгә кирәк бу? Башка язар нәрсә тапмадыңмыни? Ташла!— диде, һәм игътибарсыз гына нәсеремне кире үземә тоттырды. Билгеле, миңа авыр булды Ләкин Кутуйдан мондый каты хөкемне ишеткәч, мин инде ул әйберне башка беркемгә дә күрсәтергә җөрьәт итмәдем. Әйтергә кирәк, ул заманда мәхәббәтнең үзе турында гына язу мактаулы эштән саналмый иде. Язган чакта да аны. ягъни мәхәббәтне, производство белән яки сыйнфый көрәш белән бәйли белергә кирәк иде. Фатих дус та бит бер шигырен юкка гына «Машиналар арасындагы мәхәббәт» дип атамагандыр инде... Хәтта Такташның «Мәхәббәт тәүбәсендә» дә бу «бәйләү» бар: хәтерлисездер, аның кызы — комсомолка, ә егете — наборщик. Гомумән, минем язу эше ул елларда бер дә көйләнә алмады. Язганым бик аз, булган кадәресе дә. нә эчтәлеге, нә формасы белән дигәндәй. игътибарны җәлеп итәрлек түгел иде. Дөрес, телең бар дип әйтәләр иде әйтүен, әмма бер тел белән генә ерак китеп буламыни?!. Кыскасы, мин ул чакта әдәбият дөньясына ничектер ансат кына кереп китә алмадым, хәтта керер-кермәс кире чыгып торырга да туры килде. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр дип уйлыйм. Табигый, һәркемнең үз юлы. үз язмышы. Объектив һәм субъектив сәбәпләр билгели аны. Минем замандашларым арасында әдәбиятка шактый җиңел кереп китүчеләр һәм тиз арада танылып өлгерүчеләр дә булды. Күрәсең, аларның бәхетеннән әлеге ике төрле сәбәпләр үзара бик тәнгәл-туры килгәннәрдер инде. Менә шундыйлардан иҗат юлын аеруча уңышлы башлаган бер замандашым турында Кутуй хәтта: «Безнең әдәбиятта да Толстой кебек язучы туып килә», дигән сүзләрне дә әйткән иде. (1928 елны Лев Толстойның йөз еллыгына багышланган тантаналы җыелышта.) Мин үзем бу сүзләргә артык гаҗәпләнмәдем дә. чөнки, бердән, зур өметләр уяткан егетнең бик күтәрелеп барган чагы иде. ә икенчедән, Кутуйның кайчан шулай чаманы югалтып җибәрүен дә белә идем. Кызганычка каршы, бер мактауда гына түгел — шундый ук чамасыз, әмма кире мәгънәсендәге чыгышлары да булгалады аның... Ләкин аңардагы бу гадәтне бары аңа гына хас нәрсә итеп күрү дөрес булмас иде. чөнки чӨХш мактау яки бетереп ташлау үзенә күрә бер шаукым иде ул чакларда... Әйе, безнең әдәбиятка юлыбыз да. үсүжитлегүебез дә. шулай ук керткән өлешебез дә бер булмады. Чебешне көз көне саныйлар. Менә яшәдек, көчебездән килгән кадәр яздык, әдәбиятыбызны күпмедер дәрәҗәдә үстердек, баеттык та шикелле, әмма беребез дә. мәгълүм ки, Лев Толстой була алмадык. Чак кына да ичмасам. Даһилар кабатланмый икән ул! Такташны күмгәннән соң, мин Кутуйны шактый озак вакыт күрмичә тордым. Хәер, кайда күрәсең — үзем редакцияләргә барып йөрмим һәм. беләм, Кутуйның да ул тирәләрдән эзе суынган чагы. Урамда гына очратмасам, башка урын да юк. Әмма шулай да без Кутуй белән нәкъ шушы чорда ныграк танышып, якынаеп киттек. Моңа башлыча уртак танышларның булуы ярдәм итте. Шуларның берсе — Шәйхулла Утяшев иде. Буйга озын-таза. төскә бик чибәр кеше иде ул, тик бер күзен кара материядән түгәрәкләп кискән япма белән каплап йөри иде. (Гражданнар сугышы вакытында әллә акларга, әллә кызылларга олаучы малай булып барган чагында пуля тиеп, бер күзен югалткан булган.) Минем замандашлардан аны бәлки хәтерләүчеләр дә бардыр әле, чөнки егерменче елларның урталарында Шәйхулла Утяшев та язучылар белән аралашып йөргән иде. Әдәбиятны бик яхшы белә иде ул — «Безнең юл»да аның иҗат психо- логиясе турында язган бер мәкаләсе дә басылып чыкты Кутуй белән алар педагогия институтында бергә укыганнар, күптәнге танышлар. Ләкин мин Шәйхулла белән якыннан аралашып йөри башлаган чакта ул инде математика укытучысы иде. (Мин үземдә аңардан математика дәресләре алып йөрдем.) Шуны әйтергә кирәк, башта әдәбият белән мавыгып та, соңыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бүтән тармакка < күчүчеләр безнең заманда аз булмады. Саный китсәң, аларны шактый җыярга була. Хәер, һәр заман өчен дә бу табигый күренеш булса кирәк, чөнки сәнгать белән әдәбият претендентларны нечкә иләктән үткәрергә ярата. Аннары кешенең теләге белән мөмкинчелеге дә күп кенә очракта туры килеп бетми. Туры килсә дә, төшеп калуың бар —тормыш ул һәр вакытта бездән көчлерәк. Шәйхуллада Кутуй белән кайчан очрашуымны хәзер инде төгәл генә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, утыз өченче елдан да иртәрәк булмаска тиеш. Әйткәнемчә, безнең очрашмаганга шактый вакыт узган иде. Шулай да мин Кутуйда бертөрле дә үзгәреш тапмадым диярлек. Ә бит шундый көтелмәгән зур бәхетсезлек һәм авыр кичерешләрдән сон аның эчке халәтендә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш иде. Булмыйча калуы мөмкин дә түгел. Әмма тыштан элекке Кутуй! Дәртле, көләч, хәрәкәткә җиңел, сүзгә юмарт!.. Ихтимал, ул эчендәгесен яшерә белгәндер, ихтимал, мин дә күрә-сизә белмәгәнмендер Ничек кенә булмасын, мин менә хәзер күпме генә уйлансам да, аның зарланып яки акланып сөйләгәнен һич тә искә төшерә алмыйм. Бәлки вакыт дигән нәрсә аны тынычландырып өлгергәндер, чөнки «җидегәнчелек» вакыйгасыннан соң ике ел чамасы үтеп киткән иде инде. Юк, шулай да Су вакыйга турында сүз булмыйча калма1андыр, ышанмыйм, әмма... онытылган, бары Кутуйның гадәттәге көләч йөзе дә дәрт бөркеп торган какча кыяфәте генә истә калган. Шулай ук Такташ турында да... сөйләшмичә калу мөмкинмени?! һәрхәлдә, мнн үзем сүз ачмыйча калмаганмындыр инде. (Такташны күмгән чакта пи булганын искә төшерү дә җитә бит). Әмма кырык биш ел вакыт узганнан соң, Такташ тарында Кутуй фәлән әйтте, төгән әйтте дип аның исеменнән сүз сөйләргә мин җөрьәт итә алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам, Кутуйдан Такташка карата мин начар сүз (мәсәлән, хәтере калудан үпкәләү, рәнҗү кебек сүзне) ишетмәдем, ишетсәм—андый сүз .хәтердә ничек тә сакланыр иде. Заман алар арасын бутап ташласа да, үлгән Такташ белән тере Кутуйны бер берсенә каршы кую. минемчә, мөмкин түгел иде. Әйткәнемчә, Кутуйның кәефе әйбәт иде. Бер очрашуны әле дә булса оныта алмыйм Июнь аеның нркәйомшак, таманча гына эссе, бик матур бер көне иде. Табигатьнең әле кул тимәгән яшь, саф, ләкин инде тулыланып, җитешеп килгән чагы, (һәм кешеләрне дә яшәртә торган чак). Нәкъ шундый көнне без өчәү — Кутуй, Шәйхулла, мнн — ничектер туры килеп очраштык та, гүя алдан сүз куешкандай, кая да булса шәһәр читенәрәк чыгып китәргә уйладык. Билгеле, буш кул белән генә барасы килми иде, әзрәк капкаларга анысын-монысын да алырга булдык. Кесә төпләреннән акчаларыбызны кырыштырып чыгардык, ләкин, һәр вакыттагыча, акчабыз җитәрлек түгел иде. Шуннан Кутуй гадәттәге өлгерлеге белән «Туктагыз, мин өйгә кереп чыгыйм әле»,—диде. Ул чакта аның квартирасы Комлев урамында, ишегалдындагы бер агач йортта иде. Шунысы кызыклы, бу йортның капка номеры да җиде иде. Туры килүен кара син!.. Кутуйның көлгән булып, әмма ачынып «Бу каһәр суккан җиде» дән минем котыласым юк, ахрысы»,—дип әйткәне дә бар. • Кутуйның чыкканын без урамда көтеп тордык. Бераздан ул чыкты, ләкин акча урынына бүлмә ишегенә кертеп куела торган зур гына бер ӘМИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР йозак күтәреп чыккан иде. «Менә шуны илтеп сатабыз!»—диде ул, малайларча бер ваемсызлык белән. Өчәүләшеп Чехов базарына таба киттек — ул елларда «Толкучка» да шунда иде. Тимер-томырлар рәтендә йозакны күрсәтеп йөри торгач, без аны бер татар агаена күпме- гәдер саттык та. Иш янына куш булды һәм без бар акчабызга яшел суган, пешкән йомырка, кара икмәк, аннары юл өстендәге кибеттән бер шешә кызыл шәраб та алып, рус зиратына таба атладык. Зиратны үтеп, Казанкага караган тау битенә чыктык та шундагы яшел чирәмКэ бик әйбәтләп кенә аякларны сузып урнаштык. Кутуй өеннән бер кечкенә стакан да эләктерергә онытмаган икән, шуның белән кызыл шәрабны чиратлашып, ашыкмыйча гына эчә-эчә, әңгәмәгә керешеп киттек. Бу урында шуны әйтергә кирәк, Кутуй эчү белән һич тә мавыга торган кеше түгел иде. Эчкәндә дә бик аз эчә һәм шул аздан да бик тиз кәефләнә иде. Бүген исә аның бу «эчүне» оештыруда активлык күрсәтүе, бердән, компания өчен булса, икенчедән, бәлки җәй башының шушы гаҗәеп матур тансык көне өчен дә булгандыр. (Мондый көнне үтә тәүфыйк иясе дә азрак кәефләнеп утырудан тыела алмас иде. Безнең инде әйткән дә юк!) Шулай да йозак сатып, шәраб алу бу, башлыча, очрашу шәрәфенә иде. Шәйхулла Кутуйның күптәнге дусты, минем белән дә беренче тапкыр гына утыруы түгел. Безнең аралар әкренләп якыная, гадиләшә бара. Сүзләрдә килешә кебек, һәрхәлдә, менә шулай очрашкан чакларда без бик теләп, иркенләп ачык сөйләшәбез. Минем ана мөнәсәбәтем элек тә, хәзер дә бер төсле, ягъни бернинди конъюнктура белән бәйләнмәгән, ул шуны сизә һәм үз нәүбәтендә миңа карата да ышану, үз итү күрсәтергә тырыша иде. Билгеле, бүгенге очрашу да әнә шул әкренләп туып, ныгып килгән дуслыкның дәвамы иде. Тау битендә кырын ятып «сыйланган» чакта Кутуй миңа, иске портфеленнән чыгарып, бер фоторәсемен дә бүләк итеп бирде. Рәсем артына түбәндәге сүзләрне язган иде: «Янәкәй иптәшкә истәлек — йозак истәлеге. Г. Кутуй 18.6. 33». Әмма бу очрашуның чын яме, мәгънәсе үзара ашыкмыйча, иркен генә сөйләшеп утыруда иде. Гәп нәрсә турында? Замана турында, агымдагы вакыйгалар турында, әдәбияттагы хәлләр турында, ихтимал, хатын-кыз турында да. Кемнең ни сөйләгәнен хәзер искә төшерү һич тә мөмкин түгел, ләкин сүзнең нәкъ әнә шул темалар тирәсендә әйләнгәнен бер дә шикләнмичә әйтергә була. Чөнки болар «мәңгелек темалар», чөнки без балигъ булганнан бирле шулар турында уйлыйбыз һәм җай чыккан саен дуслар үзара сөйләшәбез. Менә илле ел инде... Кутуйны тыңлавы күңелле. Тиз сөйли, ачык сөйли, кызыклы итеп сөйли ул. Еш кына зур фикер ияләренең, мәшһүр язучыларның әйткән сүзләрен кулланырга ярата. Хәтерем ялгышмаса, ул андый кешеләрнең тирән мәгънәле тапкыр сүзләрен махсус дәфтәргә язып та бара иде шикелле. Ничек кенә булмасын, Кутуй тыңлаучыны авызына карата белә иде. Дөрес, аның һәр әйткәне белән килешмәскә дә мөмкин, еш кына бәхәсләшәсе дә . килеп китә— ул бит үзе дә бәхәсләшергә бик ярата иде. Үз сүзендә нык торып, ләкин каш җимереп түгел, елмаеп кына. Ә елмаю аның кыяфәтендәге иң характерлы билгесе (чалымы), хәтта урам буйдап кызу-кызу ялгыз китеп барган чагында да йөзеннән елмаю китми — шулай сакланып калган ул минем күз алдымда. Тау битендә күңелле сөйләшеп, кәефләнеп утырганнан соң Кутуй белән без тагы да якыная төштек. Без инде хәзер очрашканда исәнләшеп узып китүчеләр генә түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә дус, үз кешеләр — һәр вакытта туктап, хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп тә торабыз. Ничектер көтеп, теләп алынгандай була иде бу иттифакый очрашулар— һәрхәлдә, минем өчен ул шулай иде. Мин инде аның өенә дә баргалый идем. Капкасына «7» каккан агач өнгә барып керү белән нәкъ каршыда гына озынча, таррак бүлмә— Кутуйнын эш бүлмәсе. Сул кулда ялан кадәр зур зал, анда Галимә ханым балалары белән. Сары бөдрә чәчле бик матур кыз бала хәтеремдә калган. Бүлмәдә стена буйлап әллә кушетка, әллә тар гына карават, кечкенә өстәл һәм бер генә урындык тора. Кутуй үзе кушеткага күчеп, урындыгын миңа бирә. Сөйләшеп китәбез... Бәлки нәкъ шушы урында әйтергә кирәктер, Кутуй язучылар тирәсеннән китеп торырга мәҗбүр булса да, үзен әдәбияттан киткән кеше дип һич тә санамый иде. Юк, китү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ул әдәбият белән яши, әдәбият дөньясындагы бөтен яңалыкларны белеп тора, һәм иң мөһиме — ул яза, уңга-сулга карамыйча яза. Әлбәттә, ул әдәбиятка кайтачак! Мәсьәлә тик вакытта гына. Ә хәзергә әле ул шул ук тел-әдәбняттан укытып йөри (мәсәлән, төзүчеләр институтында) һәм үзенә хәерхаһ яки аңардан читләшмәгән кешеләр белән бик теләп аралаша, йөрешә дә иде. Менә безнең арада башланган якынлашу да торабара гаилә мөнәсәбәтләренә дә күчте; Кутуй Галимә ханым белән бездә бер-ике тапкыр кунакта булды, мин дә хатын белән аларда кунакта булгаладым. Аннары, минемчә, Кутуйның театр дөньясы белән дә арасы бер вакытта да өзелеп тормады. Әүвәлгечә ул театраль кеше, спектакльләрне калдырмый, артистлар белән дә һаман яхшы, якын мөнәсәбәттә. Бу уңай белән кызыклы бер эпизодны искә төшерәсе килә. Шул елларда кайбер артистлар карта уйнау белән мавыгып киткәннәр иде. Ял көннәрендә яки спектакльдән буш кичләрдә әле берәүнең, әле икенченең квартирасына җыелып, бик иркенләп карта сугарга утыралар. Моңа һәр даим актив катнашучылар Сәет Булатов, Гали Ильясов, Шакир Шамильский һәм театрның баш художнигы Мортаза Абдуллин иде. Мортаза минем бик якын дустым иде, шуңа күрә аңа җыелганда мин дә уенга катнаша идем. Уен, билгеле, акчага — «Рамс» дигән гади бер уен. Менә шушы уенга бер-ике тапкыр Кутуй да катнашты. Ләкин картадан бәхете юк икән — гел оттыра иде ул. һәм бу гаҗәп тә түгел иде. Чөнки карта уены кешенең характеры белән бик нык бәйләнгән. Кутуй кебек тынгысыз, сабырсыз кеше бер вакытта да чынлап уйный да, юньләп ота да алмый ул. Ә менә*мәрхүм Сәет Булатов һәр вакытта да ота торган иде. Кутуйның бәхете, күрәсең, башка нәрсәдә булгандыр. Заман дәрьясы ургылып, сикереп ага. Берәүләр өскә калка, икенчеләр төпкә китә. Ул да булмый, өстәгеләр төпкә чума, ә төптәгеләр өскә сикереп чыга. Шулай ага заман дәрьясы! Утыз бишенче елның көзендә, ниһаять, Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы басылып чыкты. Әсәр шунда ук игътибар үзәгенә дә әверелде. Ябырылып укый башладылар, телдән төшмәс булды, хәтта геройларның прототипларын да эзләргә тотындылар. Әсәр бит мәхәббәт турында, яхшы хатын белән шактый тотрыксыз ир турында, ә бу ул еллар әдәбиятында сагындырган, тансык тема иде Шуның өстенә повесть, исеменнән күренгәнчә, укыр өчен җиңел алым белән (хатлар рәвешендә) язылган да Кыскасы, «Тапшырылмаган хатлар» Кутуйның моңарчы язган әсәрләре арасында ин уңышлысы һәм отышлысы булып чыкты. Бәлки шуңа күрәдер, ул инде бу әсәреннән соң вакытын һәм көчен поэзиядән бигрәк прозага бирә башлады. Шулай итеп, Кутуй берни булмагандай, яңадан әдәбиятка килеп керде’ яңадан үз урынына кайтты, элекке шикелле яңадан популяр язучыга әйләнеп китте. Дәрт, энергия үзенә бик нык ышану — Кутуй- дагы менә бу сыйфатлар ана түзәргә һәм җиңәргә, теләгенә ирешергә ӘМИРХАН Е И И К И ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф мөмкинлек бирде. Рухи какшама}, нык бу.-: у иҗат кешесе өчен иң зарури нәрсә икән ул! „ Кызганычка каршы, Кутуйпың эшләре җайлангач, безгә озак аралашырга туры килмәде. Утыз алтынчы елнын җәендә мин Казаннан китеп бардым. Гомумән, ул елларда мина күбрәк читтә яшәргә туры -килде. Шул сәбәпле Кутуй белән дә арабыз өзелде. Соңгы очрашуыбыз безнен сугыш башланган көннәрдә булды. Мин яңарак кына Урта Азиядән кайткан идем. (Сугышның башлануын да юлда гына ишетеп белдем). Билгеле, бик киеренке, бик борчулы көннәр иде. Сугыш бездән каядыр еракта башланса да, һәркем аның дәһшәтен сизә, һәркем бары шул хакта гына уйлана иде чын сугышмы, зур сугышмы бу, озакка барырмы, кайчан бетәр ул? (Ә җиңү мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта ике төрле фикер юк иде кебек: күпләр сугышның көзгә чаклы ук инде безнең җиңү белән бетәчәгенә бик нык ышанып торалар иде. Хәтта немецларның бөтен чикләр аша безнең илгә утлы ташкындай ургылып кертләренә дә карамастан). Шул ук вакытта һәркем үз язмышы, үз хәле турында да уйланырга мәҗбүр. Шәһәрдә бик кызу мобилизация бара,, кешеләр военкоматтан чакыру көтә, мин дә шуны көтеп йөрүчеләрнең берсе идем. Кайчан чакырырлар, кайчан алырлар, кая җибәрерләр — менә нәрсә бер дә баштан чыкмый иде. Ихтимал, шушы эчке киеренкелек, борчылу-уйланулар аркасын тадыр инде, кайткач та кемнәр белән очрашуым, ниләр күрүем ничектер ачык кына хәтердә калмаган. Әмма Кутуй белән очрашуыбыз хәтеремдә яхшы сакланган, чөнки бу очрашу үзенә күрә кызыклы гына булды. Ул көннәрдә язучылар Матбугат йортына күп йөриләр иде. Кайсылары газетага тиз генә нидер язып китерә, кайсылары редакция кушуы буенча хәбәр-информаиня ташый, ә бүтәннәр, эшләре булса-булмаса да. бер-берсен күрер өчен, яңа хәбәрләр ишетү өчен Союз идарәсенә киләләр. Мин дә яңагына кайткан эшсез кеше булгач, шул тирәгә баргалап йөрим Менә шундый кызу көннәрнең берсендә без Кутуй белән Матбугат йортының ишек төбендә очраштык. Ул мине күрү белән үк гадәтенчә кычкыра биреп «һа. Янәкәй. син түгелме соң бу?!>— дип, ашыгып яныма килде. Без дусларча кулларны кысып, җылы гына күрештек. Миннән кайчан, кайдан кайтуымны тиз генә сорашып алды Кутуй һәр вакытта берәр эш белән ашыгып йөри торган кеше, мин инде безнең беренче күрешүебез шушы кыска гына сүз алышу белән бетәр дип уйлаган идем, ләкин ул бу юлы Матбугат йортына кереп тормыйча, мине ни өчендер колхоз базарына таба ияртеп алып китте. Казанда әле тормыш искечә бара, магазиннар ачык, ашханәләр, рестораннар ачык, базары да гөрләтеп сатуын итеп ята. Кутуйдан кайчагында балаларга хас сәер генә эшләр чыгып куйгалый иде. Менә ул мине катык-сөт сатучы апалар янына алып барды да, очрашу шәрәфенә дигәндәй, шуларның берсеннән ике шешә кайнаган сөт сатып алды. Аннары бер буш прилавка табып, аякларыбызны салындырып утырдык та. шешә авызыннан гына бөрчекле куе сөтне тәмләп эчәэчә, сөйләшә башладык. Дөресрәге, ул миңа сөйләргә кушты. Нәрсә сөйлим соң дигәч, ул: барысын да, диде: кайларда булдың, ниләр күрдең, нәрсәләр эшләдең, берсен дә калдырма!.. Хәзерге шартларда үткән эшләрне сөйләп утыруның хаҗәте юк та кебек иде. шулай да мин аңа үз хәлемне кыскача гына сөйләп бирдем. Шуннан соң ул миннән, инде монда нишләргә уйлыйсың? дип сорады. Менә военкомат чакыр\ ын көтеп йөрим, дидем мин. Сүз. билгеле, шунда ук бүгенге гадәттән тыш хәлләргә күчте. Сугыш башланганга күп булса бер атна чамасы вакыт узгандыр. әмма ул инде һәркемнең язмышын үзенә бик нык бәйләп өлгергән иде. Тик ачык кына белеп булмый әле: ни дәрәҗәдә куркыныч бу һәм озакка барырмы икән? Кутуйның бу турыда нәрсә әйткәнен хәтерлә мим, ләкин истә калганы шул — мин аңарда артык хәвефләнү, борчылу кебек нәрсә сизмәдем. Хәер, бу сугышның нинди сугыш буласын аңлап җиткермәү һәм шуңардан тугай беркадәр ваемсызлык ул көннәрдә бик күпләргә хас иде шикелле. Әле дә хәтеремдә, нәкъ шул көннәрдә күз күргәнрәк бер иптәш миннән сорый: — Таранның нәрсә икәнен беләсеңме?—'ди. — Юк, белмим,— мин әйтәм.— Нәрсә соң ул таран? — Таранмы? Ха, ул шундый коточкыч нәрсә, әгәр безнекеләр аны ходка җибәрсәләр, фашистларның бөтенесен таптап-изеп бетерәчәкләр! Озак та үтми, бу иптәш үзе дә фронтка китеп барды. Дүрт елдан соң без яңадан очраштык. Ул кырык беренче елның каты сугышларында булган, аннары пленга эләккән, фашистлар лагеренда яткан, ахырда лагерьдан качкан, партизаннарга кушылган. Сугышны да партизан булып тәмамлаган. Менә аның дүрт ел эчендә фронтларда үткән юлы. Хәзер инде таран турында ләм-мим, таран күптән онытылган. Чөнки сугыш турында башта уйлаган белән соңыннан үзен күреп белү ул — җир белән күк арасы. Хәер, бу урында аны гаепләп буламыни? Дошманны җиңү мәсьәләсендә ул түгел, кайбер маршаллар да заманында ялгыштылар. Ә нинди мнхнәт-авырлыклар кичереп, күпме корбаннар бәрабәренә без фашистларны җиңүгә ирештек — моны кырык бишенче елны инде жиде-сигез яшьлек бала да белә иде. Өстәп тагын шуны әйтәсем калган, минем таныш егетем зур бер әманәт белән кайткан иде. Ул Абдулла Алиш белән бер лагерьда булган икән. Моның качарга җыенганын белгәч, Алиш аңа әйткән: әгәр исән-сау илгә кайта алсаң, хатынымны табып, аңа һәм балаларыма минем сәламемне тапшыр, мондагы хәлемне сөйлә дигән. Егет шул әманәтне җиткерергә теләвен миңа белдерде, һәм мин Рокыя ханымны чакырып, аларны күрештергән дә идем. Соңыннан ул егет каядыр гаип булды. Аның әллә исеме Исмәгыйль, әллә фамилиясе Исмәгыйлев иде — хәзер инде, утыз елдан артык вакыт узгач, ачык кына хәтерли дә алмыйм. Булмаса тагын сугышның башына күчик әле. Колхоз базарында Кутуй белән кайнаган сөт эчә-эчә дусларча ачык кына сөйләшеп аерылышканнан соң, берничә көн узгач, Тукай клубында җыелышып, Сталинның халыкка мөрәҗәгатен тыңладык. Бик нык истә калды бу вакыйга... Мөрәҗәгатьне трибунадан Кутуй укыды. Бөтен кеше аны шылт та итмичә тыңлап торды. Сталинның һәр сүзен ул чакта ничек кабул итүебезне әйтеп тору кирәк микән?! Пәйгамбәр сүзе дә андый кодрәткә ия булмагандыр. Шуның өстенә Кутуйның көчле-көр тавыш, ачык дикция белән, бернинди акцентсыз, ноктасын ноктага, өтерен өтергә туры китереп укуы да тыңлаучыларны беткәнче биләп алды. Уку беткәч тә әле алар күпмедер вакыт тып-тын калып, селкенергә дә кыймыйча тордылар. Әмма эмоциональ тәэсирдән тыш Сталин мөрәҗәгате безгә — моңарчы җиңелрәк уйлап йөргән кешеләргә сугышнын искиткеч колачын, дәһшәтен, ил өстенә нинди зур, җитди куркыныч килүен, һәрбер кешене нинди авыр, җаваплы сынау көтүен беренче мәртәбә бөтен тирәнлеге белән ачып бирде. Юк, бу сугыш турында хәзер: «Менә тиздән бетәр, фашистларны безнең армия нке-өч ай эчендә тар-мар итеп ташлар», дип һич тә уйларга ярамый иде. Шул ук вакытта Сталин үзенең мөрәҗәгатендә «Жиңү безнең якта булачак!»— дип, бик нык ышанып һәм ышандырып әйтә. Бу мөрәҗәгатьне тыңлаганнан соң кешеләр ничектер бердән җитдиләнеп киткәндәй һәм уйчанланып калгандай булдылар. ...Язучыларның күбесе үз эшләрендә, фронтка китмәгәннәр нде әле. Мин белгәннәрдән тик Муса гына юк, Муса гына бик нртә китеп бар* Ә М ИРХАН ЕНИКИ ф ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР ф ran. Миңа инде аны күрергә туры килмәде. Үз хәлем дә әллә ничек шунда, чакыру көтеп, һаман эшсез йөрим. Шулай каңгырып йөргәндә Мин Шабайны очратып, аның белән танышып киттем. Кыю, үткен егет иде ул бу чакларда. Кайсыдыр газетага көн дә хәбәрләр ташый — мин дә аңа ияреп, фабрик-заводлардагы митингларга баргаладым. Ләкин болай. ятим бозау шикелле, кешегә тагылып йөрү эш түгел иде. Ә чакыру килми дә килми. Азмы-күпме алып кайткан акчам да бетте диярлек. Яшәү турында нидер уйларга кирәк иде. Ахырда мин Нар- компроска барып, үземә эш сорадым. Нарком урынбасары — ялгыш- масам, Мөэминов дигән кеше — күп сөйләшеп тормыйча, мине Татарстанның бер районындагы ятим балалар йортына эшкә җибәрергә булды. Кулыма приказ бирделәр һәм, иртәгәдән калмыйча, чыгып китәргә дә куштылар. Мин эшкә урнашуыма куанып, өйгә кайттым да, юлга чыгарга кичтән үк әзерләнеп, үзебезнең бакчада йокларга яттым. Ә иртән иртүк, әле кояш та чыгып өлгермәс.борын, инәй килеп, мине әкрен генә уятты. — Улым, тор әле, менә язу калдырып киттеләр,— диде ул борчылуын сиздергән тавыш белән. Мин, күземне ачып, аның кулындагы язуны алдым. Бу военкоматтан килгән повестка иде. һәм бу көн унсигезенче июль көне иде. Язмыш!.. Шулай итеп, мин, бүген районга чыгып китәсе урынга, повесткада кушылган кружка, кашык һәм бер пар чиста күлмәк-ыштан алып, военкоматка киттем. Шул китүдән инде мин өйгә яңадан кайта алмадым. Татвоенкоматның зур ишегалдында берничә көн тотканнан сон, безне төнлә белән сафларга тезеп, вокзалга алып киттеләр. Төн уртасы булуга карамастан, военкомат капкасы төбендә бихисап халык җыелган иде. Әниләр, апалар, сеңелләр, сөйгән ярлар, якын туганнар колоннаның ике ягыннан урам тутырып, кыюраклары исә сафлар эченә дә кереп, китүчеләрнең беләкләренә тотынып, иңнәренә сарылып, кызу атлаудан тирләп-пешеп, төенчекләре белән вокзалга чаклы озата бардылар. Минем хәлем җиңелрәк иде — озатучы булмады. Өйдәгеләр белмичә калдылар... Аннары безне кызыл вагоннарга төяделәр дә, сызылып кына таң аткан чакта фронт тарафларына алып киттеләр. Әнә шул сугышның беренче көннәрендә очрашканнан соң миңа инде Гадел Кутуйны яңадан күрергә дә, аның белән хәбәрләшергә дә туры килмәде. Дөрес, фронттан мин аңа бер хат язган идем, әллә алган, әллә юк— белмим, ләкин аңардан хат-хәбәр булмады. Мәгълүм ки, Кутуй кесәсендә бронь булуга карамастан, үз ирке белән фронтка киткән кеше, гади солдат булып, дошманга каршы сугышкан, батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән, ниһаять, фронтта партия сафына кергән, кыскасы, үзен чын патриот итеп күрсәткән кеше. Җиңү көнен күрү бәхетенә дә иреште ул... Бәлки без аны югалтмаган да булыр идек, әгәр дә ки... ...Кутуйның әлеге бер дә яратмаган, шомланырга мәҗбүр иткән «7» саны һич көтмәгәндә аны тагын бер мәртәбә үзенең ыргагына эләктерә. Мойысын инде мина мәрхүм Гази Кашшаф сөйләде. Кырык дүртенче елның көзендә булса кирәк, Кутуй кыска гына вакытка Казанга кайткач, аны армия сафыннан алып, сәнгать эшләре идарәсенең начальнигы итеп куймакчы булалар. Кандидатура бик лаеклы — Кутуй сәнгатьне бик яхшы белә, үзе бай эрудицияле, гаять уңган эшлекле кеше иде. Ләкин аның кандидатурасы югары бер урында расланырга тиеш була. Менә шул раслау вакытында кемдер бик җитди генә: «Ул бит «җидегәнче!»— дип әйтеп куя. һәм шушы бер сүз Кутуйның язмышын хәл итәр өчен җитә кала. Ул яңадан фронтка китеп бара. Ахырын без беләбез— фронт шартларында каты авырып, кыска гына вакыт эчендә ул үлеп үк китә... Әйе, әгәр дә ки... «Әгәр дә ки» — бик үкенечле сүз! Инде иң соңгысы. Фронтта чакта мин кайбер күргән төшләремне язып куя торган идем. Бу гадәтемне фронттан кайткач та тиз генә ташлый алмадым. Менә бер аерым кәгазьгә түбәндәге шушы төшемне дә язып куйганмын. Вакыйгасын һич үзгәртмичә, тик тел җәһәтеннән аз гына төзәткәләп, минем аны бирегә дә күчерәсем килде. «Казан вокзалы, имеш. Ләкин мин күреп өйрәнгән вокзалга ничектер бер дә охшамаган. Өстәвенә, вокзал алдындагы мәйданны да биек такта койма белән әйләндереп алганнар. Менә шул мәйданга мин әллә кайдан гына килеп кердем. Ерак та түгел бер эскәмия янында Кутуй басып тора, имеш. Җирдә чемоданы, солдат капчыгы, ә эскәмиядә, кулына яшь кенә бала тотып, Галимә ханым утыра, имеш... Ашыгып, Кутуй янына бардым... Башта без кочаклаштык, аннары, кулларыбызны җибәрмичә, озак кына бер-беребезгә карашып тордык. Кутуй кара костюмнан, яланбаш, кысыла төшкән кара күзләре миңа нигәдер бик җитди карыйлар... Ул бер дә үзгәрмәгән, ябыккан дип тә булмый, тик шунысы гаҗәп — бите аның шадра, имеш. Әмма шадрасы килешә икән үзенә. Мин Кутуйның үлгәнен беләм икән инде, шуңа күрә аның вокзалга төшүе турында эчемнән генә болай уйлыйм, имеш: «Менә ул яңадан бер вакытта да әйләнеп кайтмас, мәңге торыр урынына китәр өчен төшкән. Шуңа ул бик җитди, шуңа кайгылы...» ...Без шактый озак карашып тордык. Әмма ләкин ул мина бер сүз дә әйтмәде, мин дә аңа бер авыз сүз әйтә алмадым. Галимә ханым эскәмиядә башын күтәрмичә елап утыра. Аның кыяфәте бөтенләй үзгәргән—озынча битле, ябык, кара хатын, имеш». Бу төшне мин кырык бишенче елның унсигезенче июлендә, ягьни Кутуй үлгәннән соң бер ай вакыт узгач күргәнмен һәм шул ук көнне язып та куйганмын. Кайчагында уйлаганың төшкә керә, диләр. Бик мөмкин, чөнки ул чакта без югалган якын кешеләребез, дусларыбыз, иптәшләребез турында еш кына уйлана идек әле. 1977 ел. август