Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН САРЬЯН

Шушы елның 21 сентябрендә татар совет язучысы Хәсән Сарьян кинәт вафат булды. Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов 1930 елның 24 мартында Баш- кортстанның Илеш районы. Иске Аю авылында туа. Ул егет чакта ук туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1951 елда Бөре педагогия училищесын тәмамлап, Башкорт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң шунда ук тел һәм әдәбият укыта. Хәсән Сарьян «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталарында, «һәнәк», «Азат хатын» журналларында әдәби бүлекләрне алып бара. 1964 елда ул — СССР Литфондының Татарстан бүлеге директоры. Ул озак еллар Татарстан Язучылар союзы каршындагы проза секциясен җитәкләде. Хәсән Сарьян яшь язучылар өчен оста киңәшче, әйбәт дус иде. 1962 елдан башлап аның берничә хикәяләр җыентыгы басылып чыга. 1967 елда ул СССР Язучылар союзы члены. Аның беренче чор иҗатында балалар өчен язылган әсәрләр күп урын алып тора. Үз сәләтенә иҗат мәйданын ул хикәяче булып таба. Әмма Хәсән Сарьянга аеруча уңыш китергән әсәрләре — «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» повестьлары. Алар татар совет әдәбиятына лаеклы өлеш булып керделәр. Шул ук вакытта ул тел галиме дә иде, бу өлкәдә күп кенә гыйльми эшләр башкарды. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнашты, тел һәм стиль мәсьәләләренә кагылган китаплар бастыр ды, радиодан тел мәсьәләләренә багышланган күп санлы әңгәмәләр алып барды. Хәсән Сарьянның повесть, хикәяләрендәге лиризм, җылылык укучыларга күчә. Аның әсәрләрендәге геройлар изге ният, якты омтылыш, югары идеаллар белән янып яшиләр. Хәсән Сарьянның әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт телләренә тәрҗемә ителде. Ул кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Гүзә лем Әсәл» повестен татарчага тәрҗемә итте. Хәсән Сарьянның исеме татар совет әдәбияты тарихында якты сәхифә булып сакланыр.