ИДЕЛКӘЙНЕҢ АК ТАШЫ
Учак өньяда ике көчле булса, аның берсе Идел дияр идем. Үзе болай салмак кына, сабыр гына аккан кебек, ө үзе, кеше кадәр кешене таң калдырып, корыч кебек чыкылдап торган тау ташны ярып төшкән. Шаян дулкыннарын кагып уйнарга тек» яр теләдеме икән Иделкәй? Әллә яшел урман куенында изрәп яткан түгәрәк тауның бөтен яшерен байлыгын һәм матурлыгын кешегә күрсәтергә ниятләгәнме? Төсле катламнарны ачкан. Алары кояш нурларында зиннәтле таш сыман җемелдәп күзне камаштыра. Ә аста учак яна. Аның күңелгә рәхәт тавышы ишетелә: яр читенә дулкын кагып чыгарган һәм кояшлы җилдә кипшенгән агачбогач утта урман коры-сарысы шикелле шарт-шорт килә. Учакның әчкелтем күксел төтене тау чишмәсе юлындагы уйсулыкка, аның җиләкле һәм мәтрүшкәле аланына тарала. Ә алан ар тында, тауга үрмәләгән юкәлекләр арасында, шәүлегән кычкыра. Ул сызгырырга өйрәнүче малай кебек итенә дә, кинәт туй мәчесенен сискәндергеч авазын чыгарып куя. Аргы киртләчтән аңа икенчесе җавап бирә. Юрий Вячеславовичның яңгыр теләүче бу кошларда гаме юк. Ул бөтен күңеле белән шөгыленә бирелгән. Учакка менә тагын бервг.ч» агач кисәге атты. Ут, шуны гына көткәндәй, талпынып куйды, анна ры, ядкын телләрен сузып сикерә-сикерә, сөремле чиләкне ялый башлады. Чиләктәге шулпа да, ташыр хәлгә җитеп, күпереп чыкты. Юрий Вячеславович шуны гына көткән иде. Ул чишмә буенда балык чистартучы егеткә кычкырды: — Салырга вакыт. Түгәрәклә! Егет, көмештәй балыкларны савытка алып, учак янына ашыкты. Учак дөрләтүче кеше белән кичә үк танышканмын булып чыкгы Кама тамагы гипс руднигына барырга җыенгач, районда кайбер мәгълүматлар бирделәр. Фамилиясен ишеткәч исә күңелгә аеручь якын булып китте. Куркусыз партизан Полетаев шикелле пәһлеван затны күз алдына китердем. Ә минем белән үзен бик басынкы тоткан яшь кеше күреште. Ялгышмадым, «Полетаев» диде, «Юрий Вячесле ОЧЕРКЛАР вович» дип өстәде. Шул кеше кайнаша учак янында. Базык гәүдәле, киң җилкәле. Маңгае да киң һәм тигез. Түгәрәк йөзе җитдилек бирә. Менә ул бизәге кырылган агач кашык белән шулпа чумырып алган да сөйләнә-сөйләнә тәмен татый: — Балык шулпасын ихлас яратам. Ашаудан бигрәк пешерүе тәмле. Хәзер бергәләп авыз итәрбез. Кыстатмыйча ашарсыз. Шәп чыккан!—Аның, шулпадан бигрәк, бүгенге шөгыленнән канәгать булуын сизеп торам. Ул минем фикерне раслагандай һәм очынып киткән сыман боерык бирә:—Кашыкларыгызны әзерләгез! Ә минеке үзем белән: кая күчсәм дә, аш кашыгы белән касканы калдырмыйм. Кызык кеше булып чыкты бит, әй! Техникум төгәлләгәч, Донбасс шахтасына тау мастеры итеп җибәргәннәр. Матур бизәкле, чүмеч тикле агач кашык, каска биргәннәр. Каска киеп шахтага төшкән. Буш вакытта кашыгын алып иптәшләре белән елга буена балык шулпасы пешерергә йөргән. Шулай гадәтләнгән. Енисей ярының карьер хуҗалыкларында смена начальнигы, биш инженер, шахта начальнигы булып эшләгәндә дә шул гадәтен онытмаган. Гадәтен дә, каска белән кашыгын да. Идел буенда рудник директоры итеп билгеләнгәч тә чемоданга беренче булып кашык белән каскасын салган. Рудникка да егерме ел элек, мастер чакта кулына алган касканы киеп керә. Ял көннәрендә шахтерлар белән Идел буена чыкканда инде бизәге кырылган кадерле кашыгын ала һәм яңа җирдә беренче мәртәбә бүгенгечә тәмле балык шулпасы пешереп күрсәтә. Ә бүгенге табынны яшел чирәм өстендә ачканнар иде. Аякларны бөкләп утырып, мактый-мактый кайнар шулпа ашыйбыз. Тау урманында шәүлегән өзгәләнә. Ә якында гына кечкелдек дулкыннарында кояш нурлары уйнатып Идел ага. Ул дулкыннарны ак теплоход кузгата бугай. Кызык, үзен су өстендә гамьсез генә чайкалып утыручы кара кәләпүшле аккошка тиңлиләр: пароходым-акчарлагым. имеш. Ә ул, чынлап баксаң, гипс ташы кебек ак икән. Теплоход кинәт кычкыртып җибәрде. Юрий Вячеславович сискәнеп китте. Иделгә карап алды да: — Безгә килә дип торам,— диде. Мин аның йөзендә үзгәреш сиздем. Ул күңелсезләнгән һәм җитдиләнгән кебек иде. Гадилеге үзе белән. Анысы кеше буларак. Ләкин ул җилкәсендә үзгә йөкне — җитәкченең эш өчен җаваплылык йөген дә йөртә. Бүген, нәфесе белән дип әйтимме, елга буена ял итәргә чыккан. Ә үзенең күзләре мөлдерәп Иделгә карый. Баржа көтә Юрий Вячеславович. Яр буе складында вакланган гипс ташы күп тупланган. Тизрәк аны озатырга кирәк. Заказчылар да телеграмма яудыралар. Ә монда баржа юк. Төяү краннары икенче көн колга кебек тора. Бөтен тормышын тыйгысызлыкта үткәргән кеше өчен бик кыендыр андый көтүләр, эчке әрнү, хәтта ярсу тудырадыр. Шул галәмәт йөзгә сугадыр, безгә сәер җитдилек булып чагыладыр. Ә учакта мәтрүшкәле чәй пешә. Аның борынны кытыклаган тәмле исе яшел печән һәм мәтрүшкәләр үсеп утырган аланга җәелә, хәтта Идел ярына җитеп аңкып тора. Теплоход борылыш артына китеп күздән югалды. Ул күтәрелгән дулкыннар ярга бәрелеп чупылдашып алдылар да юкка чыктылар. Анда хәзер тик керәшәләр генә очалар иде. Бу нәфис кошлар уктай атылып киләләр дә йомшак күкрәкләре белән суны сөзеп-ярып үтәләр. Артларында су, балык уйнагандагы шикелле, бөтеркәчләнеп кала. Алар тын Иделдә шулай рәхәтләнеп су керәләр. Шушы бәләкәй җан ияләрен нык беләкле, ихтыярлы шахтерларга тиңлисе килә. Идел кискән ярда үз итәрлек катламны эзләп табалар да, кечкелдек томшыклары белән туктаусыз чокып, шахтер теле белән әйтсәк, штольня ачалар. Яр буйлап тезелеп киткән менә шул штольняояларда әртил булып көн күрәләр, бала чыгаралар. Идел өстендә көзге томаннар торганда моңсуланып китсәләр дә, язга чыккач, тау урманында күке тавышы җәйри башлагач, яр ояларына тагын кайталар. Шул ояларын сипли, ә яңасын ача башлыйлар. Кешеләр дә гипс шөгыленә яр карлыгачларыннан өйрәнделәр микән? Алар да, су читендәге ак таш катламын кәйләләр белән чокып, штольнялар ачып караганнар. Бу гасыр башында ук булган. Берен ташлап икенчесен ачканнар, өченчесен... Ләкин әллә ни эчкә үтә алмаганнар. Текә ярдагы карлыгач оясыдай уелдыклар шуннан калган. Алар кешенең изалану шаһиты булып һәм серле мәгарәләрне хәтерләтеп торалар. Ярым ишелгән һәм авызларына куак сарган шул тау куышларыннан әкиятләрнең килбәтсез җен-пәриләре килеп чыгар төсле тоела. Ә кешеләр иң дәү штольняны — җир астына керү юлын—түгәрәк тауның Идел ярган кыясында ачканнар. Йөзләрчә мең тонна гипс байлыгын тиуннан алалар. Юрий Вячеславович штреклар буйлап тышка чыгарылган һәм тегермәндә тартылган шул гипс онын төяп озату өчен атлыгып баржа көтә иде. Мәгарә Җиде кат җир асты мәгарәләрендәге маҗаралар турында китаплардан укыган бар иде. Ә менә хәзер штольня дигән олы капкадан үзебез мәгарәгә керәбез. Профсоюзның рудник комитеты председателе, шахтер Кәрим Халиков алдан бара, мин арттан юыртам. Табель- чы кыз Рәйсә Ибраһимова янына туктап каска һәм иңгә элә торган электр фонаре алабыз да, җилгә ияреп, тагын эчкәрәк үтәбез. Менә тамаша! Яп-якты бер үзәккә килеп чыктык. Уң кулда — ашханә. Сул якта — җир өстендәгечә матур бизәлгән бүлмәләр. Ишекләренә язылган: «Смена начальнигы», «Бораулау һәм шартлату эшләре мастеры». Кызыл почмагы да, душ һәм бүтән көнкүреш бүлмәләре дә шунда. Бары да әкияттәге кебек таш диварлы. Ә ашханәнең идәненә келәм кебеген дә җәйгәннәр. Тау мастерының «куышында» утырып җир астында йөр£р юлыбызны билгелибез. Фәлән штректан фәләненә күчеп, фәлән камерага тикле барырга исәплибез. Ә фәлән дигәне саннар белән йөртелә, мәгарәдә төгәл адрес булып тора. Чөнки штреклар шәһәр урамнары кебек сузыла. Шул урамның ике ягында гипс ташы актарып алынган номерлы камералар тезелгән. Алары йортларны хәтерләтә. Мәгарә шәһәре диярсең! Без, тәпиләп бара торгач, өченче штрекка килеп чыктык. Кәрим алтынчы камера янында туктап калды: — Беренче мәртәбә гипс ташы белән менә шушында очрашкан идем инде,— диде ул.— Аннары көрсенеп куйгандай итте:—Әй, ул чакларны күз алдына китерсәң!.. Кәрим үзенең хикәяте белән безне үткән көннәргә алып чыкты. Илленче еллар башында була бу. Рудник өчен үзгәреш заманы. Тачкага алмашка атлы вагонеткалар килгән. Кәрим үзедәй нык беләкле егет Госман Сибгатов белән ул чагында шушы камерадан вагонеткаларга таш төягән. Әй, ул чаклар... Смена төгәлләнергә күп тә калмаган иде инде. Бик арыткан. Атлар да үшән генә йөри. Суфия аларны әледән-әле чыбыркы белән дәртләндереп ала. Якынрак килеп селтәнгәндә, аягын вәлүккә бәреп МӘРДИ РАФИКОВф ИДЕЛКӘЙНЕҢ АК ТАШЫ ф сызланган чаклары да була. Анысын егетләр күрсә, билгеле, авыз ералар: җир астында, янәсе, җәннәт кенә түгел... Хәер, үзләре дә уфылдыйлар. — Госман, шушы зәхмәтне күтәреп салыйк әле,— ди Кәрим, чүмәлә хәтле ташка күрсәтеп. Таш гөрселдәп вагонеткага төшә. Ә икенчесе кыймылдатырлык та түгел. Зур чүкеч белән дөмбәслиләр. Ярыгы күренсә, чөй җибәрәләр. Кулларыннан көнозын кәйлә, чүкеч, көрәк төшми. Суфия тулы вагонетканы элдертеп китте. Ә беравыктан тагын ат пошкырганы ишетелде. Ул да түгел Нюра аваз салды: — Вагон төште, егетләр, күтәрергә булышыгыз әле.— Егетләрне каршылады да, үзенчә акланырга тотынды: — Тизрәк җитим дип, атка бераз суккалаган идем дә... шап вагон җиргә! Күтәрә генә алмыйм бит. — Ярар, сайрама, рәхмәт әйтсәң, күтәрербез. — Икенче дилбегәңне турырак тот. Рельсы дигәч ig... Вакыт, вакыт! Суфия Мөбәракшина, Нюра Матвеева, Кәрим һәм Госманнарда гыма түгел, ә рудник тарихының үзендә шундый әзләр калдырып киткәнсең ич син! Ә Шакир бабай Корбанов кебек ветераннарны тыңласаң, эзләрең тагын да тирәнрәккә киткәнен күрәсең. Сүки дигән авылның Большаков атлы бай урысы шушы тауда алебастр заводы корган. Кече Мәрәтхуҗа авылының Корбан батрак малае Шакир әртилчеләргә кушылып, көнгә ун-унбиш тиен хакына, монда килеп кәйлә белән таш чокый һәм шул ташны завод мичләрендә яндыра башлаган. Ташын тачкага җигелеп ташыганнар. Шушы мих- еәтле һөнәр атадан балага, баладан оныкка күчә килгән. Кәйлә белән лампа да озак яшәгән, тачка да адәм затының беләк егәрлеген байтак какшаткан. Тарихны тыңлыйсың, вакыт дигән үлчәгечнең дәвер эзләрен капшыйсың — соклануың арта. Барыннан да бигрәк кешенең үзенә сокланасың. Нинди зат бу адәм баласы, дисең, нинди холыклы?! Үткәнендә күргән авырлыкларны да ләззәт белән сөйли белә. Әйтер- сен лә кәйлә тотмаган, әйтерсең лә ун тиен хакына җан тирен чыгарып тачка этмәгән! Ул ләззәтләнеп сөйли, ә син, гыйбрәтләнерлек һәм чагыштырырлык сәләтең булса, мыегыңа үзең чорна. Бүгенге шахтерларның эшен күреп куануларын да искәрмичә калма! Вакыт дигәнең бүгенгегә килеп төртелгән икән, шөкер, бүгенгесе — шатлыклы. Без шахтер Кәрим хезмәткә старт алган җирдә басып үткәнгә бәләкәй сәяхәт ясап кайттык та, кузгалып, электр белән гөлт иткән дүртенче штрекка чыктык. Безне тау хәтле үзбушаткыч куып җитте. Ул тормозлары белән хәтәр пошкырып яныбызга туктады. Кабинадан шоферның башы күренде. — Исәнмесез. Кәрим Идиятович! — Бик әйбәт. Саша. — Болай кая юл тоттыгыз? — Унберенче штрекка. — Унберенчегә! Җәяүләп!..— Шофер гаҗәпләнеп баш еелекте до кабина ишеген ачты.— Тиз барып җитә алмассыз, утырыгыз, әйдә! Кәрим миңа ымлады да: — Алдынгы шофер янына бер утырып карыйк әле,— диде. Аннары, ат куалаучы кызларны хәтерләп булса кирәк, шаяртып куйды:— Рельстан җиргә шапылдамаса. Монда шапылдарлык түгел иде. Шоферлар юлны укыл йөриләр* тиешле һәр урында күрсәткеч-кисәткеч билге куелган. Ул боры лышта да бар, түшәм түбәнәйгән җирдә дә. Штректа һава агымыз тоткарлаучы капкага җитәрәк тә, икенче катка менеп киткән (анда да штреклар ачалар) авыш юлга борылганда да шәһәр урамнарын дагы шикелле билгеләр күрәсең. * Рудникның баш инженеры Владимир Петруцик белән сөйләшүем э искә төшә. — Штрекларның озынлыгы йөз чакрым исәпләнә,— дигән иде * Владимир Борисович. Җир асты шоферлары менә нинди озын юл йөриләр. Анысы бер хәл. Тәртипле булулары хәйран итә. Каршы оч f рашканда, машиналарының кече күзләрен җемелдәтеп, бер-берен | сәламләп алалар. Ә сигнал дигәннәрен җиң очы белән дә пипелдәт 2 миләр. Юл күрсәткеч билгеләргә ихлас буйсыналар. Штректа җәяүл. f шахтер очратсалар, машинаны туктатып, хәлен-юлын сорыйлар, юл 5 уңае туры килсә, амбар кебек кабинага алалар. ф Күпме үткәнбездер, Александр Тананов машинаны туктатты. — Мин уңга борылам,— диде ул, экскаватор үкереп эшләгән як : ка ымлап.— Сез унберенчегә турыдан гына чыгарсыз. Без кабинадан төштек. Машина кузгалып үз юлына китте. ё — Булган шофер,— диде Кәрим, күзе белән озатып.— Бар бездә ; андый егетләр. Шофер Ринат Гыйльметдинов, экскаваторчы Алек * сандр Дорофеев... Тегеләй әйтсәк: ут чыгаралар, чакматаш диярсең Ул мактанмый иде. Ул нибары горурлыгын белдерә иде. Ә : ?ше нең хезмәтен таный һәм горурлана белү үзе бер матур сыйфнттыо ' бит. Авыр хезмәттә беләген ныгытып җитәкче эшкә күтәрелгән ш ' төшнең шахтер хезмәтенә сокланып һәм горурланып каравы пичеь тер күңелгә якын, шатлыклы иде. Йөз ун метрлы «тыкрыкны» артта калдырып, унберенчегә чы тык. Унөченче камера гөлт иткән. Өстә, доломит түшәм астында жуылдау ишетелә. Анда гипс катламын бораулыйлар. Шикәрдәй ак таш кыяда кеше күреп туктап калдым. Ул м <гл шундый горур күренде, хәтта бермәлгә аптырап киттем. Гипстьь яхшы сыйфатлы цемент эшлиләр. Гипсны медицинада кулланалар Гипс белән сарайлар, заллар бизиләр. Гипстан батырларның исемен мәңгеләштергән мәһабәт һәйкәлләр иҗат итәләр. Каршыдагы кыяда да һәйкәл түгелме соң?! Унике метрлы кыяда электр боравы белев шпурлар тишүче кеше, чыннан да, мәйданнарга куелган горур һәй кәлгә охшаш иде. Ләкин ул, шахтер данын үстереп, бу минутта да корыч боравы белән тау токымына үтә иде. Кәрим кулын авызына бүрәнкәләп куйды да шул җанлы һәйкәлгә мөрәҗәгать итте: — Эшең җайлы барамы, Госман? «һәйкәл» безгә йөзе белән борылды. Аның бите пинжәге кеое- ап-ак. кашлары да гипс оныннан «бәсләнгән» иде. — Җиңәм!— дип кычкырды ул кыядан.— Циклы белән таишь рам, рәхәтләнеп шартлатсыннар. Бу — өченче штректа Кәрим белән бергә эшли башлаган, б ген тау токымын бораулауда рекордлары белән танылган Госм,: Сибгатов иде. Вакыт, вакыт! Син мәгарәдә дә могҗизаларың күрсәтәсең. К’т:« синең белән бергә, тау токымын адымлап актарып, өченчедән 1 if рснче штрекка килгән. Хәзер монда да ут чыгара. Күрше камерада борау жуылдый. Анда Геннадий Смирнов ■ Ул да, Идел ярындагы керәшәләр кебек, кыяда актарына. Б^знс F рү белән зарын сиптерә башлады: — Бүгенге планны үтәмим, Кәрим Идиятович. — Ни булды, Геннадий Николаевич? — Синякка төртелдем. Кәрим «һе» диде дә, кыяга сөялгән баскычтан бораулаучы янына менеп китте. Озак кайнаштылар. Ниһаять, Геннадий, канәгать елмаеп, Кәримгә кул бирде һәм аңа баскычтан төшәргә булышты. Кәримнең кулында зәңгәрсу ангидрит кисәге иде. — Менә шушы таш азаплый инде шахтерны. Татары да, русы да синяк ди үзен. Күз төбендәге «фонарь»га ошатып әйтәләр,— диде ул. — Ә чакматаш эләксә — бәланең бәласе. Очкын гына чыгара. Сөйләшә-сөйләшә, без алдан билгеләнгән юл буйлап машиналар янына киттек. Бераздан экскаватор тавышы ишетелде. Икенче катта да куәтле җир асты экскаваторы эшли иде. Электр машиналары. Дөньяңны күчерерлек. Шоферларга сулу алырга да бирмиләр. Ярышып кара син мәгарәнең шул аждаһалары белән. Бик тиз тының кысылыр. Ә теге елларда кеше машина белән дә ярышкан. Кеше икәнен күрсәтү өчен, үҗәтлек белән көрәшкән. Кәримнәр рудникка аяк баскан елларда вагонеткага гипс ташы төяүчеләрнең күкрәк терәп ярышкан чаклары була. Сменага унбиш тоннаны чама дип саныйлар. Ә Николай Терентьевич Мокшин уфылдамыйча утызны бирә. Шушы әгъзалы машинаны берсе дә уза алмый. Бервакыт штрекка ОМ килә. Ә икенче көнне җир астында «Мокшин ОМны җиңгән» дигән хәбәр тарала. Кеше шулай беренче җир асты экскаваторын узып эшләгән. Мәгарәдә машина белән кеше очрашкан заманда шулай булган. Ә хәзерге аждаһалар белән мәйданга чыгып кара! Берсе-берсе сменага алты йөз тонна таш төйи. Адәм баласы, көрәк, кәйләсен куеп, җиде кат җир астында шундый куәт алган. Тәгәрмәчкә утырткан борауларны күр син! Шахтер, зиһенен куертып, тау куышындагы мастерскоенда үзйөрешле бораулау установкасы төзегән. Баш механик Андрей Солоненков, баш инженер Владимир Петруцик, баш энергетик Юрий Агафонов һәм Өмет Мө- хәммәдуллин чын конструкторлык хезмәте үтәгәннәр. Шул могҗизаны карыйбыз. Харис Гобәйдуллин һәм Анатолий Петровтан торган экипаж алтынчы штрек түшәмендә калган токымны бораулыйлар. Түшәм астында берьюлы алты борау жуылдый. Түбәнгә ярма гипс коела. Кеше машинаның эшен кү&әтә, юнәлеш бирә. Шулай шәбрәк! Инде төш тә җиткән икән. Тау цехы кешеләре ашханәдә тамак ялгарга туктадылар. Пешекче Рифа Гайнуллина тәлинкәләргә кайнар аш сала башлады. Җир асты һавасын итле токмач исе басты. Җилкуарлар Җилкуар исемен ишеткәч, авыз тәмсезләнә язды. Безнең җир өстендә тырай тибүче шалапайга якты йөз күрсәтмиләр, аны әрле- бирле тәгәри йөрүче дала дүңгәләге урынына күрәләр. Тере дүңгәләккә сүз әйтәсе килеп авыз ачылып тора. Бу сүзне җир астында ишеткәч тә бермәлгә аптырап калдым. Карале, дим, мәгарәгә дә тәгәрәп кергән икән. Усал сүз тамакка килеп төртелде —чыгам, көй- дерәм дип атлыга. Ә баксаң... мәгарәнең җилкуарлары би-ик тә хөрмәттә икән. Мария һәм Бибинур, Зинаида һәм Александрадан, гомумән, тузан-вентиляция хезмәте кешеләреннән башка шахтерлар «эһ» тә итә алмыйлар икән. Штольнядан фәлән чакрымдагы штректа көн буе эшләп кара әле син, тының бик тиз кысылыр. Тузаны борак оныдай уйнап теңкәгә тияр. Ә монда брезент җиңсә бәргәләнә. Ул җан бирүче көлтә кебеК лепердәпсикергәләп ала. Җир астының җилкуарлары шул җиңсә белән камерага Иделнең тәмле, саф һавасын суырталар. Һава шахтерга ипи кебек, су кебек кирәк, ул дәрт тә, көч тә алып килә. Җилкуарлар тузан, газ кебек нәмәстәкәйләрне өфертеп чыгаралар. Аннары бозылган җил-һавага мәгарә буйлап типтереп йөрергә ирек бирмиләр: чыгарыр юллары бар, капкалары бар. Капкаларның берсен ябалар, берсен ачалар. Юлың белеп йөр, янәсе, тизрәк бар җилкугыч торбасына. Тәмле һавага да, бик үк таралып-нитеп китмәсен дип, коридор ясап куялар. Шахтерга мондый һава сулап эшләве җиңел. Кайсыдыр тау куышында утырган җилкуарлар, ягъни операторлар, эңгер кешеләренә дә саф һава әзерләп куйганнар иде. Карт мастер Иван Михайлович Лизунин шартлатучыларны бүген дә өч группага бүлде. Эш йөкләде. Үзе басмалы автомашина алып һәм Вил Галиев, Геннадий Фадеев, Вәкил Садыйков белән бергә алтынчы штрек түшәмендә калган гипс ташларын куптарып төшерергә китте. Мәгарәгә табигый тынлык урнашты. Әйтерсең лә монда байгыш та кереп карамаган. Тик кайдадыр таш арасыннан саркыган тамчы гына чултылдый. Икенче яктан мәгарә чишмәсенең саңгырау авазы ишетелә. Ул гүя шушы таш диварлар арасында кысылып калуына, җылы, сөйкемле кояшны күрә алмавына уфтана. Үзендә ташып тор ган дәртенә юл таба алмаган кеше дә ничектер сукранучан була: - аны күрмиләр, янәсе, хәлен аңламыйлар. Янәсе, әнә ничек тибә бит J аның йөрәге. о Көн саен, эңгер төшкәч, шушы шомлы тынлыкка унау керәләр. £ Шартлату хикмәтләрен алып һәм өчәрләп бүленеп, даладай тау цехының төрле почмакларына юнәләләр. Мастер иң җаваплы һәм хәтәр участокка бара. Алтынчы штрек. Карт мастер электр фонареның яктылыгын түшәмгә юнәлдерде. Анда керәшә оясыдай шпурлар тишелгән. Шпурларның һәркайсы исәптә, һәркайсы бораулаучылар төзегән схемада күрсәтелгән. Иван Михайлович шул схеманы карап алды, аннары егетләргә эндәште: — Әйдәгез, хәерле сәгатьтә! Вәкил машина кабинасына керде. Вил белән Геннадий күперчеккә мепеп бастылар. Бераздан унике метрлы түшәм астына күтәрелделәр. Машина күперчегенә баскан хәлдә, шпурларга шәмгә охшатып төрелгән патронлы аммонит салырга керештеләр. Тишекләрне «кызыл шәм» белән тутыралар да кабызгыч куялар. Кабызгычлар шнур белән тоташтырыла. Ай-Һай, вак эш, тамбурлап чигү чиккән кебек. Сабырлык кына җитсен, каерылган муен гына түзсен. Мәгарә тамчысы чултылдый-чултылдый вакыт санады. Түшәм асты гипсын тамбурлап чыкканчы сәгатьтән артык узды бугай. Егетләр шөкерана кылып таш идәнгә төштеләр. Автомашина читкә алынды. Мастер, кесә фонарен төбәп. Вил белән Геннадийның эшен тикшереп чыкты. Эштән канәгать калгач, шнур сузарга Һәм прожекторларны куркынычсыз урынга күчерергә кушты. Ә берничә минуттан алар, шнур сузып, күрше штрекның стенасына ышыкландылар. Геннадий Федорович бүген җаваплы дежурный иде. Ул транзистор кебек тартмалы конденсаторны корды да, нидер пышылдап, кнопкага басты. Әйтерсең лә дөнья җимерелде. Шартлау авазы, штрекка сыймыйча, диварларга бәргәләнә-бөргә- ләнә. мәгарә эченә таралды, батыр белән сугышып җан бирүче әкият аждаһасыдай иңрәп-иңрпп юк булды. Әле генә егетләп эшләгән РАФИКОВ ф ИДЕЛКӘЙНЕҢ АК ТАШЫ ф урында, Яңа ел кичәсенең сөйкемле кар бөртекләре кебек, гипс тузаны гына җемелди иде. Тынлыкны башлап Геннадий бозды. —Өйдәгеләр дә. шаять, ишеткәндер,— диде ул.— Кәстрүлләрне шалтырата башларлар. — Сиңа аш җитештерүдәме соң уйлары. Телевизор каршында утыралардыр әле, мөгаен. — Бүген бишенче сериясе шул. Әй, ул кызның маҗаралары. Үзе чибәр дә инде, каһәр. Егетләр чибәр кыздан бигрәк эшләреннән канәгать, шуңа күнел- ле әңгәмә кузгатканнар, көрсенүләре исә күңелне очындырган шатлык белән бер иде. — Безнекеләр беренче дөмберне көтеп кенә торалар,— диде Геннадий, гәпне дәвам иттереп.— Җир *гүләп тәрәзә зыңгылдадымы, димәк, бер сәгатьтән мин кайтам, димәк, чәй куя башларга ярый. Сүзгә Вил дә кушылды. Ул каш астыннан серле генә карап елмайды да: — Мин киткәндә үк табын әзерли калганнар ие,— диде.— Мөгаен, көтәләрдер. Туган көнем бит әле бүген, егетләр. Барысына да берьюлы шүрәле кагылгандай булды, барысы да берьюлы рәхәт елмаеп һәй-һәйләп җибәрделәр. Барысы да сүзен әйтергә ашыкты. — Ник алдан ук белгертмәдең, Вил Хәйдәрович? — Котлыйбыз, дускай. — Нишләп торасың, әйдә, сыпырт өеңә. — Рәхмәт, егетләр,— диде юбиляр.— Тагын берне гөрселдәтәбе» дә, кыенсынмасагыз, мин йөгерәм. Икенчесе булачак гаражның ремонт мастерское урынында гөрселдәде. Вил кайтырга чыкты. — Саубуллашмыйм, егетләр,— диде ул, борылып.— Кайткан ja миңа сугылырсыз. • — Уйлап карарбыз. Вил чыгар юлга йөгерде, ә башкалар икенче һәм өченче группага ярдәмгә киттеләр. Беравыктан еракта, группалар эшләгән унынчы һәм унберенче штреклар ягында, саңгырау шартлау авазлары ише телде. Ул, тоташ гүелдәп, урман артындагы күк күкрәүне хәтерл- "» иде. Штрекларда тынлык урнашты. Тик каядыр куәтле вентиляторның үкереп эшләве ишетелде. Җилкуарлар шартлау булган штрек лардан, үзләре салган коридор буенча, газ һәм тузан суырта башладылар. Мәгарә операторлары төнге сменага килүче шахтерлар һәм транспортчылар өчен саф һава әзерләргә тиеш. Эңгер кешеләре дә, кичке табельчы кыз Асия Хәсәновага каска Һәм фонарьларын калдырып, чыгу юлына борылдылар. Штольня авызында аларны Иделнең йомшак җиле каршылады. Ул кулларга сеңгән аммонит исен кагып төшергәндәй итте. Бу вакытта төпсез күл суыдай кучкылланган күк гөмбәзендә йолдызлар чекерәешә, ә нечкә билле ай гүя мәгарә түбәсендәге урманга эленеп уйланып калган иде. Баскычлар Иделгә көз килде. Иртә-кич елга өстендә куе томан тора. Ул томан күңелгә авыр кургаш булып тоелган суны да каплый, судноларның юлын да киртәли. Теплоходлар, баржа этүче буксирлар, хәлебезне аңлагыз дигән сыман, ачы итеп кычкырталар. Тик йөзмә кран гына, берни дә булмаган кебек һәм чыгырларын туктаусыз шыгырдатып, штольня авызындагы складтан киң баржага гипс ташы төйи. Гипсны яр кырыена кадәр бульдозер белән эттереп китерәләр. Тау цехыннан шахтерлар чыкты. Митингта булганнар. Аны рудникның партбюро секретаре Чыңгыз Шәймәрдәнов үткәргән. Шимбә өмәсе оештыру турында сөйләшкәннәр. Хәзер тау өстендәге поселокка кайталар. Сукмаклар яр буйлап килә дә текәлеккә төртелә. Телә сә-теләмәсәләр дә, шунда сөялгән киң басмалы баскычлардан күтәрелергә туры килә. Юрий Вячеславович Полетаев белән аның эш бүлмәсендә очрашканда да сүзебезне шул текә яр баскычларыннан башладык. Төгәлрәге, директор үзе кузгатты шул баскычлар турында. Күңелендәген бушату, уй-фикерләрен уртаклашу өчен. — Олысы бар, кечесе бар. Бөтенесе дә шуннан сөйрәлеп менә бит,— дип куйды да ул борчылуларын сөйли башлады. Әйе шул, гипсны бульдозер белән күчерергә була. Ярдан баржага кран белән ыргытасың. Ә кешеләр бит таш түгел. Кешеләрне кран чүмечендә күтәреп булмый. Алар җир асты кыясын җимереп чыга лар да, яр кырыйлап үзләре салган сукмак белән баскычка киләләр. Басмасына басасың — шыгырдап куя. Икенчесенә күтәреләсең — тагын ыңгыраша. Нишләмәк кирәк, кеше тез буыннарын калтырата калтырата саный менә: өч йөз алтмыш дүрт басма — шул кадәр сыкрану. Култыксаларга тотынып менгән шахтер өчен баскычның озынлыгы шул сыкрану белән исәпләнә түгелме соң? Юрий Вячеславович тынып калды. Бераздан, кисәк кенә талпы нып, алдындагы ниндидер кәгазьләрне кырыйга этәреп куйды. Кыс ка, юантык бармакларын тырпайтып, уч төбе белән көзгедәй ялты раган өстәлгә шапылдатты һәм, алмасарлыктан котылгандай, әйтеп салды: —Бик вакыт баскычны бульдозер белән төрттерергә. Асылмалы юл кирәк. Ансыз кешеләрнең рәхмәтен ишетә алмассың. Кара, нинди шәп буласы икән. Тау шуган кебек кенә төшәсең. Иделкәйнең бөтен матурлыгын карый-карый, күңелең белән хәтта каршы ярның нарат урманына үрелеп һәм бетмәс ләззәт алып күтәреләсең. Талуларың сизелмәс була... Чишелеп киткән Юрий Вячеславовичның сөйләвен тыңлыйм да ниндидер бер канәгатьләнү кичерәм. Кеше үткән эзне югалтса, бик кирәкле мәсьәләне хәл иткәндә әйле-шәйле, алмасар булып йөрсә, чын җитәкче булыр идеме? Эзен югалткан — адашкан, ал маякны күрмәгән — юлдан язган. Полетаев үлчи, исәпли белә. Үз чамасын белеп, коллектив мөмкинлеген күреп эш итә. Рудник та текә баскычның басмаларын шыгырдатып күтәрелгән. Җитмеш ел элек, тирә-як авыллардан килеп ялланган крестьяннар Большаков заводының учагын кабызгач, гипсны яшәү хакына, тп- мак хакына кәйләләр белән чокыганнар. Большаков алебастр белән Мәскәү базарына җиткән, сезонлы эшләүче крестьянның азаплы хезмәтенә ун тиен түләп кесә калынайткан. Завод совет кулына күчкәч, кәйләне корыч борау белән алыштырганнар. Ярдәмгә аммонит килгән. Кеше уйланган. Дизельле станция корып, кул боравын электр боравына алыштырган. Тачка урынына атлы вагонетка кергән. Тагын бер баскыч күтәрелгәннәр. Дәүләт электр линиясеннән көчле егәрлек, куәтле автомашина һәм электрлы төягечләр кергәч, эш тагын да җайлана төшкән. Ләкин проблемалар кала. Ансыз тормыш юк, үсеш юк. Үз биләмәсендәге проблемаларны барлый һәм ил ихтыяҗларыннан чыгып күрә белмәгән җитәкче күкрәк кага алмый. Хакы юк батыраерга. Җитәкче булырлык дәрәҗәгә күтәрелмәгән ул. МӘРДИ Р А Ф И К О В ф IIJH ЛКӘПНЕК АК ТАШЫ ф Юрий Вячеславовичны кул хезмәтенең яшәве борчый. Шахтерлар электр борауларын кул белән кысып жуылдаталар бит. Азаплы бу хезмәт. Ләззәте аз аның. Бик аз! Карьер хуҗалыкларына, рудникларга заманча камилләшкән куәтле машиналар, бер үк урыннан торып горизонталь һәм вертикаль бораулаучы установкалар кирәк. Шул куәтне иҗат итәргә кайсы конструкторлык бюросы, кайсы завод алына? Бүген тел дә ачма. Чөнки сериягә куя алмыйсың. Чөнки илдә мондый рудниклар санаулы, елга күп дигәндә бер дистә машинага ихтыяҗ булыр. Кемгә йөклисең шундый кыйммәт эшне? Ә йөкләргә кирәк. Иртәме-соңмы йөкләрләр аны. Ул өметен ышаныч белән әйтте дә, монысы да калмасын дигән кебек, күңелен тырнаган бер шиген бәян итте. — Ә бүгенгә рудник осталары төзегән машина белән эшлибез,— диде.— Тау куркынычсызлыгы хезмәткәрләре ни әйтер. Алар катгый халык. Директор мәгарәдә без күргән күчмә установка турында сөйли иде. Рудникның инженер-техник ларында үзе фикер уяткан. Тегеләре җир асты мастерскоенда төзеп-монтажлап куйганнар. Завод-анасы булмаса да, исем кушылган: СБУ-76 — «үзйөрешле бораулау установкасы», җитмеш алтынчы елда төзелгән, димәк. Ә беренче установканың туган елы — җитмеш. Хәйран эшлиләр. Берьюлы алты борау белән вертикаль шпурларны шытырдаталар гына. Чын иҗат җимеше: сериягә куярсыңмыни! Сүз уңаенда бүлмә белән танышам. Җиһазлы. Стенада директор өчен махсус эшләнгән диаграмма бар. Үсеш юлын, күпме гипс әзерләнүен күрсәтә. Стена буендагы шкафны карыйм. Шүрлегенә гипс ташы үрнәкләре куелган. Кар кебек аппагы бар. «Синяк» күренә. Мәрмәр плитә итеп шомартылганы ята. Тау токымыннан табып алынган ниндидер җәнлекнең баш сөяге дә директор коллекциясенә эләккән. Шкаф өстендә Юрий Вячеславовичның шахта-рудниклар гизгән кадерле каскасы да тора. Бәхетле кашык та, мөгаен, ерак түгелдер, ял көнен көтәдер. Ә күрше бүлмәдән директор урынбасары Җәүдәт Хәйруллинның телефон трубкасына өзеп-өзеп кычкырганы ишетелә: «Мәскәү. Мәскәү». Ул шулай башкала белән гипсны җибәрү юлын, транспорт мәсьәләсен ачыклый. Ә Идел гипсына ихтыяҗ зур, ул илнең күп шәһәрләренә китә. Соңгы елларда гипс юлы тагын да озайды: мәгарә чималын төягән суднолар Совет иле флагы астында Скандинавия илләренә чыга. Валютага китә Иделкәем гипсы, илне баета! Җитмеш алтының декабренда директорны Мәскәүгә. товарлар экспортлау советы утырышына чакыралар. Дөньяны күп таныган белгечләр Идел ташы турында да сүз алып баралар. Иделкәйнең ак ташы валюта товарына яраклы дип бәяләнә. Илнең эчке ихтыяҗларын башка карьерларга йөкләп, Кама тамагы гипс руднигы әзерләгән ташны тулысы белән дөнья базарына кую турында карар кабул ителә. Швеция, Финляндия, Норвегия, Дания фирмалары күпләп заказ бирәләр. Рудник ил каршында яңа баскычка күтәрелә. Юрий Вячеславович тартмадан калын папка алып өстәлгә куйды. Тышына эре итеп «Экспорт» дип язылган. Телеграммалар «Кама тамагы руднигы, Полетаев» исеменә ява... Без урамга чыктык. Инде шахтерлар поселогында ут алынган, ә астагы йөзмә кран, чыгырларын шыгырдатып, Иделкәйнең ак ташын баржага төйи иде.